ПАУЛДАН ТИТУСКА ХАТ
11 Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле Паулдан сәлам. Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга һәм диндарлыкка илтүче хакыйкатьне танып белүгә китерү ѳчен җибәрелдем мин. 2 Безгә бу иман һәм хакыйкатьне танып белү – Аллаһы вакыт башланганчы ук вәгъдә иткән мәңгелек тормышка ѳмет бирә, ә Ул беркайчан да ялганламый. 3 Билгеләнгән вакыт җиткәч, Коткаручыбыз Аллаһы боерыгы буенча миңа ышанып тапшырылган вәгазь аша, Ул Үзенең бу хәбәрен игълан итте. 4 Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын улым Титуска Ата Аллаһы вә Коткаручыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Титусның Крит утравындагы вазифалары
5 Тѳгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерү һәм барлык шәһәрләрдә мин боерганча иман итүчеләр бердәмлекләренең ѳлкәннәрен билгеләү ѳчен, мин сине Критта калдырдым. 6 Ѳлкән бер гаепсез, бер генә хатынның ире булырга тиеш. Аның балалары шулай ук иман итүчеләр, акылсызлыкта яки буйсынмаучанлыкта гаепләнмәүчеләр булырга тиеш. 7 Чѳнки бердәмлектәге җитәкче, Аллаһы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел, 8 бәлки кунакчыл, яхшылык сѳючән, тѳпле, гадел, изге, үз-үзен тота белүче булырга тиеш. 9 Башкаларны дѳрес тәгълиматта нәсыйхәтләү һәм аңа каршы кешеләрне фаш та итә алу ѳчен, шул тәгълиматка туры килгән тугры сүзне тотарга тиеш.
Ялган укытучыларны фаш итү
10 Чѳнки буйсынмаучан, такылдык һәм ялганчылар бигрәк тә мәсихче-яһүдләр арасында күп. 11 Аларны авызларын ябарга мәҗбүр итәргә кирәк, чѳнки алар хурлыклы табыш хакына, тиеш булмаганнарны ѳйрәтеп, бер бѳтен гаиләләрне җимерәләр. 12 Алар арасыннан берәү, бер акыл иясе: «Критлылар – һәрвакыт алдакчы, явыз ерткычлар, ялкау һәм гуҗлар», – дигән. 13 Бу шаһитлек хак.
Шуңа күрә алар хак иманны тотсыннар һәм яһүдләрнең риваятьләренә һәм хакыйкатьне кире кагучыларның кагыйдәләренә таянмасыннар ѳчен, аларны бик нык тәнкыйтьлә. 15 Сафлар ѳчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр ѳчен бернинди саф нәрсә юк, чѳнки аларның акыллары һәм вѳҗданнары бозык. 16 Алар, Аллаһыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аннан ваз кичәләр. Алар әшәке, тыңлаусыз һәм һәрбер игелекле эш ѳчен файдасыз.
Иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен кагыйдәләр
21 Әмма син аек тәгълиматка туры килгәннәрне ѳйрәт. 2 Ѳлкән яшьтәге ир-атларга әйт: алар тотнаклы, ихтирамга лаек, тѳпле булырга һәм иман, мәхәббәт, түземлектә нык торырга тиеш. 3 Шулай ук ѳлкән яшьтәге хатын-кызларга да әйт: алар үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга, гайбәт сѳйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә һәм башкаларны яхшылыкка ѳйрәтергә тиеш. 4 Аллаһы сүзенә карата хурлык килмәсен ѳчен, алар яшь хатыннарны үз ирләрен һәм балаларын яратырга, 5 тѳпле, саф, яхшы хуҗабикә булырга һәм ирләренә күндәм булырга ѳйрәтергә тиеш. 6 Шул рәвешчә, яшь ир-атларга да тѳпле булырга нәсыйхәт бир. 7 Аларга барлык яхшы гамәлләрдә үрнәк күрсәт. Ѳйрәтүләреңдә намуслы һәм җитди бул; 8 каршы торучылар безнең турыда һичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын ѳчен, сѳйләмең тәнкыйть итә алмаслык дәрәҗәдә дѳрес булсын. 9 Колларга нәсыйхәт бир: алар бар нәрсәдә хуҗаларына буйсынсыннар, ярарга тырышсыннар, бәхәсләшмәсеннәр, 10 урлашмасыннар, бәлки үзләренең һәрнәрсәдә чыннан да тугры булуларын күрсәтсеннәр. Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматы кешеләрнең игътибарын бар нәрсәдә үзенә җәлеп итә торган булсын ѳчен, аларга боларны эшләү кирәк.
Аллаһының мәрхәмәте
11 Чѳнки Аллаһының һәр кешегә котылу бирүче мәрхәмәте килде. 12 Бу мәрхәмәт, алласызлыкны һәм дѳньяви нәфесләрне кире кагып, безне бу дѳньяда тѳпле, гадел һәм Аллаһыны хѳрмәт итеп яшәргә ѳйрәтә. 13 Шул ук вакытта бѳек Аллаһы һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең шѳһрәте килүенә куанычлы ѳметебез бар. 14 Мәсих безне һәртѳрле гѳнаһтан йолып алу ѳчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе ѳчен чистартырга дип, Үзен корбан итте.
15 Моның барысын һәртѳрле хакимлек белән сѳйлә, нәсыйхәт ит һәм фаш ит. Сиңа беркем дә түбәнсетеп карамасын.
Мәсихченең яхшы гамәлләре
31 Башлыкларга, хакимлеккә буйсынырга һәм аларны тыңларга, һәртѳрле яхшы эшләргә һәрвакыт әзер торырга кирәклеген иман итүчеләрнең исләренә тѳшер. 2 Аларны шулай ук беркемне дә яманламаска, бәлки бар кешеләргә карата һәрнәрсәдә басынкылык күрсәтеп, тыныч һәм игътибарлы булырга ѳйрәт. 3 Чѳнки кайчандыр без дә тинтәк, тыңлаусыз, алданган, тѳрле нәфес һәм ләззәтләр коллыгында идек; без тормышыбызны явызлыкта һәм кѳнчелектә үткәрдек; безгә нәфрәтләнделәр, һәм без дә бер-беребезгә нәфрәтләндек. 4 Әмма Коткаручыбыз Аллаһы Үзенең игелеклелеген һәм кешеләргә карата мәхәббәтен күрсәткәндә, 5 безне кылган тәкъва эшләребез аркасында түгел, бәлки Үзенең шәфкате буенча, Изге Рух белән яңадан тудыру вә яңарту аркылы, Үзенең юып чистарту гамәле аша коткарды. 6 Без Аның мәрхәмәте аркылы акланып, үзебез ѳмет иткән мәңгелек тормышка ия булу ѳчен, Ул бу Рухны Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аша безгә мул итеп яудырды. 8 Бу сүзләр хак. Синең бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүеңне телим, Аллаһыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын, чѳнки болар әйбәт һәм кешеләргә файдалы. 9 Ә тинтәк бәхәс, шәҗәрәләр һәм канун турындагы ызгыш-талаш һәм кычкырышулардан читләш, чѳнки алар файдасыз һәм мәгънәсез. 10 Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соң, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшең булмасын! 11 Син беләсең, андый кеше бозык һәм ул гѳнаһ кыла, шуның белән үз-үзен хѳкемгә дучар итте.
Шәхси киңәшләр һәм үтенечләр
12 Мин синең янга Әртимәс яки Тухикны җибәрәм. Алар килеп җиткәч, үзең минем янга Никәполискә килү ѳчен бѳтен кѳчеңне куй, чѳнки мин кышны анда чыгарга уйлыйм. 13 Канунчы Зинәс һәм Апуллусны, алар бернәрсәгә мохтаҗ булмаслык итеп, бик тырышлык белән юлга әзерлә. 14 Безнең иман итүчеләр, башкаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын ѳчен, үзләрен игелекле эшләргә багышларга ѳйрәнсеннәр. Аларның тормышлары файдасыз булмасын.
15 Минем белән булганнарның барысы да сине сәламли. Безне яратучы иман итүчеләрнең барысына да сәлам тапшыр. Мәрхәмәт сезнең барыгыз белән дә булсын. 1