ПАУЛДАН РИМЛЫЛАРГА ХАТ
Паулның сәламе
11 Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү ѳчен сайлап куелган, Мәсих Гайсәнең рәсүл булырга чакырылган колы Паулдан сәлам!
2 Аллаһы Яхшы хәбәрне алдан, Үзенең пәйгамбәрләре аркылы, Изге язмаларда вәгъдә иткән. 3 Бу Яхшы хәбәрдә Аның Улы турында сѳйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаһы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих. 5 Аның аркылы һәм Аның исеме хакына без, бар халыклар арасындагы кешеләрне Аллаһыга итагатькә һәм иманга китерү ѳчен, мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык. 6 Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылган бу кешеләр арасында сез дә бар.
7 Аллаһының Рим шәһәрендә яшәүче барлык сѳеклеләренә, изгеләр булырга чакырылганнарга: Атабыз Аллаһыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Паул Римга барырга тели
8 Иң элек Гайсә Мәсих аркылы һәммәгез ѳчен Аллаһыма рәхмәтләр укыйм, чѳнки иманыгыз хакында бѳтен дѳньяда сѳйләнелә. 9 Сезне бертуктаусыз искә алуыма Аллаһы шаһит, Аның Улы хакындагы Яхшы хәбәрне белдереп, Аңа бѳтен рухым белән хезмәт итәм. 10 Аллаһы Үз ихтыяры белән, ниһаять, яныгызга килергә мѳмкинлек бирсен иде дип, догаларымда һәрвакыт ялварам. 11 Чѳнки сез ныгысын дип, сезгә нинди дә булса рухи бүләк бирү ѳчен, ягъни уртак иманыбыз нигезендә бер-беребезне дәртләндерү ѳчен сезне бик күрәсем килә. 13 Имандашлар, сезнең белми калуыгызны теләмим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүд булмаган башка халыклар арасындагы кебек, сездә дә уңыш җыя алуымны телим. 14 Мин греклар һәм вәхшиләр, зирәкләр һәм наданнар алдында да бурычлымын. 15 Шуңа күрә, мин сезгә, Римда яшәүчеләргә дә, Яхшы хәбәрне белдерергә атлыгып торам.
16 Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаһының кодрәте бит. 17 Чѳнки Яхшы хәбәр Аллаһының кешеләрне иман аша һәм бары тик иман аша гына хак* 1:17 Хак – Аллаһы алдында дѳрес, Аңа карата дѳрес мѳнәсәбәттә. санавын* 1:17 Хак санавын – ягъни «аклавын». ача. Изге язмада язылганча: «Аллаһы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк».
Кешеләрнең гаеплелеге
18 Яманлык кылып хакыйкатьне танырга комачаулаучы кешеләрнең һәртѳрле имансызлыгына һәм яманлыгына күктән Аллаһының ярсуы ачыла бара. 19 Чѳнки Аллаһы хакында белергә мѳмкин булган һәрнәрсә алар ѳчен ачык, аларга аны Аллаһы ачып бирде бит. 20 Галәм барлыкка китерелгәннән бирле Аның күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аның мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла. Шулай итеп, ул кешеләрнең акланырга дәлилләре юк.
21 Алар, Аллаһыны белсәләр дә, Аллаһы итеп Аны тиешенчә данламадылар һәм Аңа шѳкер итмәделәр. Киресенчә, алар буш уйларга бирелделәр, һәм аларның аңларга теләмәгән йѳрәкләрен караңгылык каплады. 22 Алар, үзләрен зирәккә санап, тинтәкләнделәр 23 һәм үлемсез Аллаһының данын фани кешеләргә, кошларга, дүрт аяклыларга һәм сѳйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алыштырдылар.
24 Шуның ѳчен Аллаһы аларны үзләренең азгын теләкләренә һәм бозыклыклары карамагына тапшырды, алар үз тәннәрен бер-берсе белән мәсхәрә итә башладылар. 25 Алар Аллаһы хакыйкатен ялган белән алыштырдылар һәм Тудыручыга түгел, бәлки тудырылганга табындылар һәм хезмәт иттеләр. Тудыручыга исә мәңгегә дан булсын. Амин.
26 Шул сәбәптән Аллаһы аларны хурлыклы нәфесләргә дучар итте: аларның хатыннары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алыштырды. 27 Алар кебек үк, ирләр дә, хатын-кыз белән табигый якынлык кылуны ташлап, бер-берсенә карата хайвани теләк белән яндылар вә бер-берсе белән рисвайлык кылдылар һәм үзләренең азгынлыклары ѳчен тиешле җәза алдылар.
28 Шулай итеп, Аллаһы турында белүне истә тотуны мѳһим дип исәпләмәгән ѳчен, Аллаһы аларны, эшләнергә тиешле булмаган эшләрен кыла бирсеннәр ѳчен, бозык акылга дучар итте. 29 Аларның күңелләре һәртѳрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар кѳнчелек, кеше үтерү, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр, 30 яла ягучылар, Аллаһыны нәфрәт итүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагатьсезләр, 31 акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар һәм шәфкатьсезләр, мәрхәмәтсезләр. 32 Алар мондый нәрсәләрне эшләүчеләрнең Аллаһының гадел хѳкеме буенча үлемгә лаек булулары турында беләләр; әмма мондый эшләрне эшләп кенә калмыйлар, бәлки андый эшләр кылучыларны хуплыйлар да.
Аллаһының гадел хѳкеме
21 Әй, син, башкаларны хѳкем итүче адәм, үзеңне аклап һичнәрсә әйтә алмыйсың; чѳнки башкаларның эшләрен хѳкем итүең белән үзеңне дә хѳкем итәсең, син үзең дә шул ук эшләрне эшлисең бит. 2 Без исә беләбез: андый эш эшләүчеләр ѳчен Аллаһының хѳкеме гадел. 3 Әй, син, адәм, андый гамәл кылучыларны хѳкем итәсең, ә үзең шул ук эшләрне эшлисең! Әллә син Аллаһы хѳкеменнән качып котылырмын дип уйлыйсыңмы? 4 Яки, Аллаһының игелеге сине тәүбәгә китерәчәген аңламыйча, Аның зур игелеген, сабырлыгын һәм түземлеген санга сукмыйсыңмы? 5 Ләкин кирелегең һәм тәүбә итәргә теләмәгән йѳрәгең аркасында син Аллаһының гадел хѳкеме ачылачак ачу кѳненә җәзаңны арттырасың. 6 Аллаһы һәркемгә аның эшләренә карап түләр: 7 сабырлык белән игелекле эшләр кылып данга, хѳрмәткә һәм үлемсезлеккә омтылучыларга Ул мәңгелек тормыш бирә. 8 Ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча, явызлык артыннан баручылар ѳстенә Аллаһы Үз ачуын һәм ярсуын тѳшерәчәк. 9 Явызлык кылучы һәркемгә – башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга – михнәт һәм газап булачак. 10 Ә игелек кылучы һәркемгә – башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга – дан, хѳрмәт һәм иминлек булачак. 11 Чѳнки Аллаһы һәркемгә бертигез карый.
12 Кануны булмаган хәлдә гѳнаһ кылганнар шул хәлдә һәлак булачаклар да; ә инде канунны белә торып гѳнаһ кылганнар канун буенча хѳкем ителәчәкләр. 13 Чѳнки канунны ишетүчеләр түгел, бәлки канунны үтәүчеләр Аллаһы каршында акланган дип игълан ителәчәк. 14 Мәҗүсиләрнең кануны юк, ләкин алар, табигый тойгылары белән канун буенча эшләгән вакытта, кануннары булмаса да, үзләренә үзләре канун. 15 Бу исә аларның йѳрәкләренә канун таләпләре язылганлыгын күрсәтә; моны аларның вѳҗданы да раслый, чѳнки аларның уй-фикере кайвакыт аларны гаепли, ә кайвакыт хәтта яклый да. 16 Мин сѳйләгән Яхшы хәбәр буенча, кешеләрнең серләрен Гайсә Мәсих аркылы Аллаһы хѳкем итәчәк кѳндә әнә шулай булачак.
Яһүдләр һәм Аллаһы кануны
17 Менә син үзеңне яһүд дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһы белән мактанасың, 18 кануннан ѳйрәнеп, Аллаһының ихтыярын һәм яманнан яхшыны аера беләсең. 19 Сукырларның юл күрсәтүчесе, караңгылыктагылар ѳчен яктылык, 20 наданнарның остазы, тәҗрибәсезләрнең укытучысы син үзең булуына ышанасың һәм, канун белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерә, дип саныйсың. 21 Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны ѳйрәтеп тә, үзеңне-үзең ѳйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы? 22 «Зина кылма» дисең, ә үзең зина кыласыңмы? Потлардан җирәнәсең, ә үзең аларның табыну урынын талыйсыңмы? 23 Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисеңме? 24 Изге язмада язылганча, «мәҗүсиләр Аллаһы исемен сезнең аркада мәсхәрәлиләр».
25 Канунны үтәсәң, сѳннәтле булуың файдалы; ә инде син аны бозасың икән, ул чакта сѳннәткә утыртылмаган кебек буласың. 26 Шулай булгач, сѳннәтсез кеше канун кагыйдәләрен үтәсә, ул сѳннәткә утыртылган булып саналмасмы? 27 Тышкы яктан сѳннәтсез булган, әмма канунны үтәүче кеше, син язылган канунга һәм сѳннәтлелеккә ия булсаң да, сине канунны бозганың ѳчен хѳкем итәр. 28 Чѳнки тышкы яктан гына яһүд булган – чын яһүд түгел, һәм тәндә генә булган сѳннәтләнү чын сѳннәт түгел. 29 Әмма эчке яктан яһүд булган гына чын яһүдтер; һәм язылган канун түгел, бәлки, Рух китергән, йѳрәк түрендә булган сѳннәт кенә чын сѳннәттер. Мондый кешегә мактау кешеләрдән түгел, бәлки Аллаһыдан килә.
31 Шулай итеп, яһүд булуның ѳстенлеге яки сѳннәтле булуның файдасы бармы? 2 Һәрьяктан зур ѳстенлек бар! Аллаһы сүзе иң элек нәкъ аларга әманәт ителгән. 3 Шулай булгач, кайберәүләр Аллаһыга тугрылыклы булмаган икән, ни булыр? Аларның тугры булмаулары Аллаһының тугрылыклыгын юкка чыгарырмы? 4 Һич тә алай түгел! Һәр кеше ялганчы булса да, Аллаһы хак, Үз сүзенә турылыклы. Шуңа күрә, Аның турында Изге язмада язылганча:
«Синең сүзләрең хак дип танылыр,
һәм хѳкем ителгәндә җиңәрсең».
5 Әгәр безнең гаделсезлегебез Аллаһының хаклыгын ачыграк күрсәтә икән, Аллаһы ѳстебезгә ачуын яудырып дѳрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләрчә фикер йѳртәм). 6 Һич тә! Юкса Аллаһы дѳньяны ничек хѳкем итә алыр иде? 7 Әмма минем ялганым аркылы Аллаһының хакыйкате ачыграк күренгәнгә Аның даны һаман арта икән, ни ѳчен соң әле мин гѳнаһлы дип хѳкем ителәм? 8 Ни ѳчен соң: «Әйдәгез, яхшылык килсен дип, яманлык кылыйк!» – дип әйтмәскә? Кайберәүләр, безне яманлап, имеш, без шулай әйтәбез, дип сѳйлиләр. Алар үзләренә тиешле хѳкемне алырлар.
Бер тәкъва кеше дә юк
9 Шулай итеп нәрсә? Безнең хәлебез яһүд булмаганныкылардан яхшыракмы? Һич тә юк; чѳнки без инде ачык күрсәттек: яһүдләр дә, яһүд булмаганнар да – барысы да гѳнаһ хакимлеге астында. 10 Изге язмада язылганча:
«Бер тәкъва кеше дә юк, бер генә дә.
11 Акылга ия булучы беркем дә юк, Аллаһыны эзләми беркем дә.
12 Барысы да Аллаһыдан читләштеләр һәм Аңа яраксыз булдылар;
яхшылык эшләүче юк, берәү дә юк.
13 Аларның бугазлары – ачык кабер,
иреннәрендә елан агуы, телләре белән алдыйлар,
14 аларның авызы ләгънәт һәм әрнү белән тулы.
15 Аларның аяклары кан түгү ѳчен җитез,
16 алар булып узган җирдә бары җимерек һәм һәлакәт кенә кала.
17 Алар иминлек юлын белмиләр.
18 Аллаһыны хѳрмәт итү турында уйлап та карамыйлар».
19 Ә без беләбез: үзен акларга дип авызын да ачмасын ѳчен һәм бар дѳнья Аллаһы каршында гаепле булсын ѳчен, канун нәрсә дә булса сѳйли икән, ул канун хакимлеге астында булганнарга сѳйли, 20 канун таләпләрен үтәү белән Аның каршында беркем дә акланган булмас бит. Дѳресрәге, без канун аркылы гѳнаһның нәрсә икәненә тѳшенәбез.
Иман аша аклану
21 Әмма хәзер Аллаһының кешене Муса кануныннан бәйсез рәвештә хак санавы* 3:21 Хак санавы – ягъни «аклавы». күренде. Бу турыда канун һәм пәйгамбәрләр шаһитлек итә. 22 Аллаһы Гайсә Мәсихкә иман итү аша барлык ышанучыларны хак саный. Кеше белән кеше арасында аерма юк, 23 чѳнки барысы да гѳнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар. 24 Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар. 25 Аллаһы Гайсәне, Аның үлеме аша Гайсәгә иман итүчеләрнең гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Аллаһы белән татулаштыручы, кичерү алып килүче корбан итеп билгеләп куйды. Шулай эшләп, элек кылынган гѳнаһлар ѳчен җәза бирмичә, Ул, зур сабырлык күрсәтеп, Үзенең хаклыгын раслады. 26 Ул шулай итеп хаклыгын хәзер дә күрсәтә: Ул Үзе хак һәм Гайсәгә иман итүчеләрне аклый.
27 Без хәзер нәрсә белән мактана алабыз? Бер нәрсә белән дә мактана алмыйбыз. Нинди кагыйдә белән? Канун таләпләрен үтәү беләнме? Юк, иманыбыз булу белән. 28 Чѳнки без раслыйбыз: кеше, канун таләпләрен үтәүдән тыш, иман белән Аллаһы тарафыннан аклана. 29 Аллаһы – яһүдләр Аллаһысы гынамы, башка халыклар Аллаһысы да түгелмени? Әлбәттә, башка халыклар Аллаһысы да, 30 чѳнки Аллаһы бер, Ул яһүдләрне иман белән һәм яһүд булмаганнарны иман аша аклый. 31 Шулай итеп, без иман итү белән канунны юкка чыгарабызмы? Һич тә алай түгел, киресенчә, без аны раслыйбыз.
Ибраһим үрнәге
41 Халкыбызның нәсел башлыгы Ибраһим хакында нәрсә әйтә алабыз? Ул нәрсәгә ия булды соң? 2 Әгәр Ибраһим үз гамәлләре белән акланган дип саналган икән, аның мактанырга хакы булган, әмма Аллаһы каршында түгел. 3 Чѳнки Изге язмада нәрсә диелгән? «Ибраһим Аллаһыга ышанды, һәм моның белән хак саналды».
4 Эшчегә түләнгән хезмәт хакы бүләк дип түгел, бәлки бирелергә тиешле нәрсә булып санала. 5 Әгәр кеше үзенең эш-гамәлләренә таянмыйча, гаеплеләрне аклаучы Аллаһыга ышана икән, ышануы белән ул хак санала. 6 Шулай ук Давыт та, Аллаһы, эш-гамәлләренә карамастан, хак исәпләгән кешенең сәгадәтлеге турында сѳйләгәндә, болай ди:
7 «Явыз эшләре кичерелгән, гѳнаһлары бетерелгән кешеләр сәгадәтле.
8 Раббы тарафыннан гѳнаһлары исәпкә алынмаган кеше сәгадәтле».
9 Бу сәгадәтлелек сѳннәтлеләргә генәме, әллә сѳннәтсезләргә дә кагыламы? Без: «Ибраһим үзенең ышануы белән хак саналды», – дип әйттек. 10 Кайчан саналды? Сѳннәтле булгачмы, әллә сѳннәтле булганчымы? Сѳннәтле булгач түгел, бәлки сѳннәтле булганга кадәр. 11 Әле сѳннәтсез чакта, ышануы белән ул хак саналды. Аның сѳннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Шулай итеп, Ибраһим, сѳннәтләнмәгән булсалар да, барлык иман итүче, хак саналучы кешеләрнең рухи атасы булды. 12 Ибраһим – шулай ук сѳннәтлеләрнең дә атасы, ягъни, сѳннәткә утыртылып кына калмыйча, атабыз Ибраһимның әле сѳннәтләнмәгән чакта йѳргән иман сукмакларыннан йѳрүчеләрнең атасы.
Аллаһының вәгъдәсе һәм иман
13 Аллаһының, дѳнья синеке булыр, дигән вәгъдәсе Ибраһимга һәм аның токымына канун таләпләрен үтәгән ѳчен түгел, бәлки иман итеп, хак исәпләнгәнгә күрә бирелде. 14 Чѳнки, канунны тотуга таянучылар Аллаһы вәгъдә иткәнне алалар икән, ул чакта иманның мәгънәсе юк, вәгъдә дә юкка чыгарыла. 15 Канун Аллаһының ачуын китерә, әмма канун булмаса, канун бозу да булмый.
16 Аллаһының вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын ѳчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраһим токымының һәммәсе ѳчен дә: канунны тотучылар ѳчен генә түгел, бәлки аның кебек иман итүчеләр ѳчен дә ышанычлы. Чѳнки, Изге язмада «Мин сине күп халыкларның атасы итеп куйдым» дип язылганча, Ибраһим – безнең һәммәбезгә ата. Үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче Аллаһыга ышанган Ибраһим – Аның каршында безнең барыбыз ѳчен дә ата. 18 Ул бернинди ѳмете булмаган вакытта да ѳмет белән ышанды һәм, «Синең токымың шулкадәр күп санлы булачак», – дип әйтелгән сүзләр буенча, күп халыкларның атасы булды. 19 Ул, йѳз яшьтә диярлек булса да, тәненең инде үлеп барган булуы һәм Сара карынының бала тудырырга сәләтсез булуы хакында уйланганда, иманда зәгыйфьләнмәде. 20 Аллаһы вәгъдә иткәнгә ышанмыйча, аңа шикләнеп карамады, бәлки, иманда ныгып, Аллаһыны данлады. 21 Аллаһының вәгъдә иткәнен үти алачагына инанып, 22 Ибраһим үзенең ышануы белән «хак саналды». 23 Хәер, «ул хак саналды» дигән сүз бер аның ѳчен генә түгел, 24 бәлки безнең ѳчен дә язылды. Раббыбыз Гайсәне үледән терелткән Аллаһыга иман итүчеләр булган безне дә Аллаһы хак санар. 25 Гайсә безнең гѳнаһларыбыз ѳчен үлемгә тапшырылды һәм, без Аллаһы тарафыннан аклану алсын ѳчен, үледән терелтелде.
Аклауның нәтиҗәсе
51 Шуңа күрә, без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мѳнәсәбәте урнаша. 2 Мәсих безгә мәрхәмәткә ирешергә мѳмкинлек бирде. Иманыбыз аша бу мәрхәмәттә торабыз. Шуның ѳчен, үзебез Аллаһы данын уртаклашырбыз, дигән ѳмет белән куанабыз. 3 Моңа гына түгел, бәлки михнәт чигүгә дә шатланабыз. Чѳнки беләбез: михнәт түземлек тудыра, 4 түземлектән тотрыклылык, тотрыклылыктан ѳмет хасил була. 5 Ә ѳмет алдамый, чѳнки Аллаһы Үзенең мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йѳрәкләребезгә мул итеп яудырган.
6 Без әле ярдәмгә мохтаҗ вакытта, Аллаһы билгеләгән бер заманда, Мәсих имансызлар ѳчен үлде. 7 Кем дә булса тәкъва кеше ѳчен үләргә теләр микән? Хәер, игелек күрсәтүче кеше ѳчен, бәлки, кемнең дә булса үләргә җѳрьәт итүе дә мѳмкин. 8 Әмма Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гѳнаһлылар булган чакта ук безнең ѳчен үлде. 9 Шуңа күрә, хәзер, Аның түгелгән каны белән акланган дип игълан ителгәнгә, Аның аркылы Аллаһының ачуыннан без тагын да ныграк котылачакбыз. 10 Чѳнки без Аллаһыга дошман булган вакытта, Улының үлеме аркылы Аллаһы белән татуланганбыз икән, бигрәк тә хәзер, татулангач, Аның тормышы белән котылачакбыз. 11 Һәм әле бу гына да түгел, бәлки Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы Аллаһы ѳчен шатланабыз, Аның белән безне Мәсих дуслаштырды бит.
Кеше һәм Мәсих
12 Бер кеше аркылы гѳнаһ һәм гѳнаһ белән бергә үлем дѳньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чѳнки барлык кешеләр гѳнаһ кылдылар. 13 Инде канунга кадәр дә дѳньяда гѳнаһ бар иде; әмма канун булмаганда берәүнең дә гѳнаһы исәпкә алынмый. 14 Әмма ләкин Адәмнән алып Муса пәйгамбәргә кадәр, барысы ѳстеннән, Адәмнең гѳнаһы кебек гѳнаһ кылмаганнар ѳстеннән дә, үлем хакимлек иткән. Адәм исә, кайсыдыр ягы белән, киләчәк Зат кебек булган.
15 Әмма Аллаһының мәрхәмәт бүләген гѳнаһ белән чагыштырып булмый. Чѳнки берәүнең гѳнаһы күпләрне үлемгә дучар итә икән, Аллаһының мәрхәмәте дә, бер Кешенең – Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте белән бирелгән бүләк тә күпләр ѳчен чагыштыргысыз дәрәҗәдә зур була. 16 Аллаһының бүләген бер кешенең гѳнаһы белән чагыштырып булмый; бер гѳнаһ нәтиҗәсендә гаепле дигән хѳкем карары чыгарылды, ә күп гѳнаһлардан соң Аллаһы кешеләргә, «сез гаепсез» дип, Үзенең мәрхәмәтен күрсәтә. 17 Чѳнки бер кешенең гѳнаһы аркасында шул кеше аркылы үлем хакимлек итә икән, Аллаһының мул мәрхәмәтен һәм Аның алдында хак булу бүләген кабул иткәннәр исә бер Зат – Гайсә Мәсих аркылы тормышта бигрәк тә хакимлек итәчәк.
18 Шулай булгач, бер гѳнаһ барлык кешеләргә хѳкем китергән кебек, бер хак эш барлык кешеләргә аклану һәм тормыш китерә. 19 Чѳнки, бер кешенең итагатьсезлеге аркасында күпләр гѳнаһлы ителгән кебек, бер Кешенең итагать итүе аркасында күпләр акландырылачак. 20 Җинаятьнең авырлыгын кѳчәйтү ѳчен Муса кануны кертелгән булган. Гѳнаһ күбәйгән җирдә Аллаһының мәрхәмәте тагын да арткан. 21 Шулай итеп, кешеләрне үлемгә китереп, алар ѳстеннән гѳнаһ хакимлек иткән кебек, Аллаһының мәрхәмәте дә хаклык белән хакимлек итәр һәм Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы мәңгелек тормышка илтер.
Без гѳнаһка карата үле
61 Нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте артсын дип, гѳнаһ кылуны дәвам итәргәме? 2 Һичбер вакытта да! Без гѳнаһка карата үле: шулай булгач, ничек гѳнаһ кылуны дәвам итә алабыз? 3 Суга чумдырылу йоласын үтәп, Мәсих Гайсәгә чумдырылган һәммәбезнең дә Аның үлеменә чумдырылуы турында беләсездер. 4 Шулай итеп, Атаның бѳек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек, яңа тормыш белән яшәү ѳчен, чумдырылу йоласы аша без Аның үлемен уртаклаштык һәм Аның белән бергә күмелдек. 5 Мәсих белән бертѳрле үлемдә берләшкәнбез икән, үледән терелүдә дә Аның белән берләшкән булачакбыз.
6 Без беләбез: без гѳнаһ коллары булудан туктасын дип, гѳнаһлы асылыбызның хакимлеге юкка чыгарылсын ѳчен, элекке кеше Аның белән бергә хачка кадакланды. 7 Үлгән кеше инде гѳнаһ хакимлегеннән азат ителде. 8 Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз. 9 Чѳнки беләбез: үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлми; инде үлем Аның ѳстеннән хакимлек итми. 10 Ул бер тапкыр үлде, һәм гѳнаһка карата бѳтенләйгә үлде. Ә Аның гомер кичерүе – Аллаһы ѳчен яшәү. 11 Шулай ук сез дә үзегезне гѳнаһка карата үле, әмма Мәсих Гайсә аша Аллаһы ѳчен тере дип исәпләгез.
12 Шуңа күрә, фани тәнегез ѳстеннән гѳнаһ хакимлек итмәсен, шул вакытта сез тәнегез нәфесләренә буйсынмассыз. 13 Тәнегездәге кайсы да булса ѳлешнең явызлык коралы булып, гѳнаһка хезмәт итүенә юл куймагыз, киресенчә, үлемнән тормышка күчерелгәннәр буларак, үзегезне Аллаһыга һәм әгъзаларыгызны тәкъвалык коралы итеп Аңа тапшырыгыз. 14 Гѳнаһ сезнең ѳстән хакимлек итми, чѳнки сез канун астында түгел, бәлки Аллаһының мәрхәмәте астында яшисез.
Гѳнаһтан азат булу
15 Инде нишлик? Канун астында түгел, бәлки Аллаһының мәрхәмәте астында булганга күрә, безгә гѳнаһ кылыргамы? Бер вакытта да! 16 Сез моны беләсездер: үзегезне итагатьле кол итеп кемгә тапшырсагыз, шуның коллары булырсыз: гѳнаһ коллары булсагыз, бу сезне үлемгә китерер; Аллаһыны тыңлаучанлыкның коллары булсагыз, бу сезне Аллаһы алдында хак саналуга алып килер. 17 Аллаһыга шѳкер, элек гѳнаһ коллары булсагыз да, хәзер үзегез кабул иткән тәгълимат тѳренә чын күңелдән итагать иттегез. 18 Гѳнаһтан азат ителгәч, тәкъвалык коллары булдыгыз. 19 (Сезнең табигый кѳчсезлегегез сәбәпле, кешеләр фикер йѳрткәнчә сѳйлим.) Элек тәннәрегезне явыз эшләргә китерүче бозыклыкка һәм явызлыкка кол итеп тапшырганыгыз кебек, хәзер аларны, изге тормыш итү ѳчен, тәкъвалыкка кол итеп тапшырыгыз.
20 Сез, гѳнаһ коллары булган вакытта, тәкъвалык гамәлләренә карата азат идегез. 21 Элек кылган яман эшләрегездән сез нинди файда алдыгыз? Ул чакта алган нәрсәләрдән хәзер сез ояласыз, чѳнки аларның ахыры – үлем. 22 Ләкин хәзер, гѳнаһтан азат ителгәнлектән, Аллаһының коллары булгач, изгелеккә илтүче уңышка ия буласыз, нәтиҗәдә мәңгелек тормыш алырсыз. 23 Чѳнки гѳнаһ ѳчен әҗер – үлем, ә инде Аллаһының мәрхәмәт бүләге – Раббыбыз Мәсих Гайсәдә мәңгелек тормыш.
Кануннан азат булу
71 Имандашлар, сез канунны белгәнлектән, хәзер әйтәсе сүзләремне сез белергә тиеш: кеше исән вакытта гына аның ѳстеннән канун хакимлек итә. 2 Мәсәлән, кияүдәге хатын ире исән чакта канун буенча ире белән бәйләнгән; ә ире үлсә, хатын үзен иренә бәйләп торучы кануннан азат ителә. 3 Шуңа күрә, ире исән чакта, башка ир-атныкы булса, зина кылучы дип аталачак; ә инде ире үлсә, хатын бу кануннан азат ителә һәм башка берәүгә кияүгә чыкса да зина кылучы булмый. 4 Менә шулай сез дә, имандашларым, Аллаһыга хезмәт итүдә файдалы булыйк дип, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелтелгән Мәсихнеке булу ѳчен, Аның тәне аркылы Муса канунына карата үлдегез. 5 Чѳнки кешелек табигатебез йогынтысы астында булган чакта, канун уяткан гѳнаһлы нәфесләр безнең әгъзаларыбызда эш иттеләр, һәм без кылган һәммә нәрсәнең нәтиҗәсе үлем булды. 6 Әмма хәзер, элек безне бәйләп торган канунга карата үлгәч, бу кануннан азат булдык һәм хәзер Аллаһыга искечә – язылган канун буенча түгел, бәлки яңача – Рух буенча хезмәт итәбез.
Аллаһы кануны һәм гѳнаһ
7 Инде нәрсә әйтик? Әллә канун гѳнаһмы? Һич тә юк! Әмма мин гѳнаһны канун аркылы гына белдем. Әгәр канун: «Башка кешенекенә нәфесеңне сузма», – димәсә, мин нәфесләнүнең нәрсә икәнен аңламаган булыр идем. 8 Әмма гѳнаһ, бу әмердән файдаланып, миндә һәртѳрле нәфес теләкләре уятты. Кануннан башка, гѳнаһ үле. 9 Кайчандыр мин кануннан башка яши идем; әмма Аллаһы тарафыннан әмер бирелгәч, гѳнаһ терелде, 10 һәм мин үлдем. Шулай итеп, яшәү китерергә тиешле әмер чынлыкта исә үлем китерде. 11 Чѳнки, әмерне сылтау итеп, гѳнаһ мине алдады һәм шуның белән әмер ярдәмендә мине үтерде. 12 Шулай булгач, канун – изге; әмер дә изге, гадел һәм яхшы.
13 Шулай итеп, яхшы нәрсә миңа үлем китердемени? Һич тә алай түгел! Әмма гѳнаһ, гѳнаһ булып танылсын ѳчен, яхшы нәрсә аркылы миңа үлем китерде. Һәм гѳнаһ әмер аркылы чиктән тыш гѳнаһлы булды.
Гѳнаһ белән кѳрәшү
14 Без беләбез, канун – рухи; ә мин – дѳньяви, гѳнаһка кол итеп сатылганмын. 15 Хәтта нәрсә эшләвемне дә аңламыйм; чѳнки теләгәнемне түгел, бәлки нәфрәт иткәнемне эшлим. 16 Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, канун яхшы дип, аның белән килешәм. 17 Шулай булгач, инде моны үзем түгел, бәлки миндә яши торган гѳнаһ эшли. 18 Чѳнки беләм: миндә, ягъни кешелек табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк; хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм. 19 Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, бәлки теләмәгән явызлыкны эшлим мин. 20 Теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, бәлки миндә яшәүче гѳнаһ эшли.
21 Шулай итеп, моннан шундый кагыйдә табам: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм. 22 Эчемнән Аллаһы канунына шатланам, 23 әмма үз тәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Бу канун акылым хуплаган канунга каршы кѳрәшә һәм мине үземдә эш итүче гѳнаһ канунына буйсындыра. 24 Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр? 25 Мине Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы коткаручы Аллаһыга шѳкер! Менә мин акылым белән Аллаһы канунына, ә кешелек табигатем белән гѳнаһ канунына хезмәт итәм.
Рух буенча яшәү
81 Шулай итеп, Мәсих Гайсәдә яшәүчеләргә хәзер һичнинди хѳкем юк, 2 чѳнки тормыш бирүче Рухның кануны Мәсих Гайсә аркылы сине* 8:2 Сине – кайбер борынгы кулъязмаларда «мине». гѳнаһ вә үлем кануныннан азат итте. 3 Кешелек табигате кѳчсез булганга, канун башкара алмаганны Аллаһы Үзе башкарды. Гѳнаһлы кешегә охшашлы рәвештә, Ул Үзенең Улын гѳнаһ ѳчен корбан итәргә җибәреп, кешедә гѳнаһны хѳкем итте. 4 Аллаһы моны канунның гадел таләпләре бездә, кешелек табигатебез буенча түгел, бәлки Рух буенча яшәүчеләрдә, гамәлгә ашсын ѳчен эшләде.
5 Чѳнки кешелек табигате буенча яшәүчеләр шул табигать теләге буенча гына фикер йѳртәләр, ә Рух буенча яшәүчеләр – Изге Рух теләгәнчә фикер йѳртәләр. 6 Кешелек табигате буенча уйлау – үлемгә, ә Рух буенча уйлау – тормышка һәм иминлеккә китерә. 7 Чѳнки кешелек табигате буенча фикер йѳрткән кеше – Аллаһыга дошман; ул Аллаһы канунына буйсынмый һәм буйсына да алмый. 8 Кешелек табигате буенча яшәүчеләр Аллаһыга ярый алмыйлар.
9 Әмма ләкин сездә Аллаһы Рухы яши икән, сез кешелек табигате буенча түгел, бәлки Рух буенча яши торган буласыз. Инде берәүдә Мәсих Рухы юк икән, димәк, ул Аныкы түгел. 10 Ә инде Мәсих сездә икән, сезнең тәнегез гѳнаһ аркасында үле, әмма, Аллаһы сезне хак санаганга күрә, Изге Рух сезнең ѳчен тормыш була. 11 Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһының Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаһы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк.
12 Шулай булгач, имандашлар, без бурычлы, ләкин без кешелек табигатенә, аның буенча яшәү ѳчен бурычлы түгел. 13 Кешелек табигате буенча яшәсәгез, сез үләчәксез; ә инде гѳнаһлы эшләрегезне Изге Рух кѳче белән үтерәсез икән, сез яшәячәксез. 14 Аллаһы Рухы йѳрткән кешеләрнең һәммәсе дә – Аллаһы балалары. 15 Чѳнки сез, коллыкка тѳшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: «Абба, Әти», – дип Аллаһыга мѳрәҗәгать итәбез. 16 Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. 17 Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз.
Булачак дан
18 Мин болай уйлыйм: хәзерге вакытлы газаплар, безнең ѳчен килеп, ачык күренәчәк дан белән чагыштырганда, бернәрсәгә тормыйлар. 19 Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәннәрнең барысы да Аңардан Үз балаларын ачыктан-ачык күрсәтүне түземсезлек белән ѳметләнеп кѳтә, 20 чѳнки Аллаһы бар иткәннәрнең һәммәсе ыгы-зыгыга буйсындырылды. Бу аларның ихтыяры буенча түгел, бәлки Буйсындыручының ихтыяры буенча эшләнде. 21 Аллаһы тарафыннан яратылганнарның бѳтенесе фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаһы балаларының данлы азатлыгын уртаклашачак дигән ѳмет булганга бу шулай эшләнде.
22 Чѳнки без беләбез: Аллаһы тарафыннан яратылганнарның һәммәсе хәзергә кадәр сыкрана һәм бала тудыргандагы газапларны кичерә. 23 Һәм алар гына түгел, Аллаһы бүләкләренең беренчесе булган Изге Рухка ия булып, Аллаһының безне Үз балалары итүен, тәнебезнең азат ителүен кѳтеп, без дә эчебездән сыкранабыз. 24 Чѳнки без бу ѳмет белән котылдык. Әмма ѳмет иткән нәрсәне күрсәк, ул инде ѳмет түгел; чѳнки үзе күргән нәрсәне кем ѳмет итә соң? 25 Ә инде үзебез күрмәгән нәрсәгә ѳметләнәбез икән, ул чакта моны сабырлык белән кѳтәбез.
26 Шулай ук Рух та зәгыйфьлегебездә безгә ярдәм күрсәтә; чѳнки без ничек дога кылырга кирәк икәнен белмибез, әмма Рух Үзе сүз белән әйтеп булмаслык кѳрсенүләр белән безнең ѳчен Аллаһыга ялвара. 27 Йѳрәкләрне карап белүче Аллаһы исә Рухның фикерен белә, чѳнки Изге Рух, Аллаһы ихтыяры буенча, изгеләр ѳчен Аңа ялвара.
28 Белгәнебезчә, Аллаһыны сѳючеләргә, Аның нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын ѳчен һәрнәрсә ярдәм итә.* 8:28 Бу аятьне грек теленнән болай да аңларга мѳмкин: «Белгәнебезчә, Аллаһы Үзен яратучыларга, Аның нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын ѳчен, һәрнәрсәдә алар белән бергә эш итә».29 Чѳнки, Аллаһы Улы күп санлы туганнары арасында беренче туган Угыл булсын ѳчен, Аллаһы алдан кемнәрне сайлаган булса, шуларны ук Үз Улына охшаш булырга алдан билгеләде дә. 30 Ә кемнәрне алдан билгеләгән булса, Ул шуларны чакырды; кемнәрне чакырган булса, шуларны аклады; һәм кемнәрне аклаган булса, шуларга Үзенең бѳеклеген уртаклашырга мѳмкинлек бирде.
Аллаһының Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәте
31 Моңа нәрсә әйтергә соң? Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала соң? 32 Үзенең Улын кызганмыйча, Аны безнең һәммәбез ѳчен биргән Аллаһы, Аның белән бергә һәрнәрсәне безгә бүләк итеп бирмәс микәнни? 33 Аллаһы сайлаганнарны кем гаепли алыр? Һичкем гаепли алмас! Аллаһы аларны гаепсез дип игълан итә. 34 Кем аларны хѳкем итә алыр? Мәсих Гайсә үлде, әмма алай гына да түгел – үледән терелтелде; Ул Аллаһының уң ягында тора һәм безнең ѳчен Аллаһыга ялвара. 35 Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәтме яки газапмы, эзәрлекләүме, ачлыкмы яки ялангачлыкмы, хәвефме яки кылычмы?
36 Изге язмада болай дип язылган:
«Синең ѳчен безне һәрвакыт үтерерләр,
Безне суеласы сарыкларга саныйлар».
37 Әмма без боларның һәммәсен дә безне Яратучы ярдәмендә тулысынча җиңеп чыгабыз. 38 Чѳнки мин инанам: үлем һәм тереклек тә, фәрештәләр, күктәге башлыклар һәм кѳчләр дә, хәзерге вә киләчәктәге нәрсәләр дә, 39 биеклек һәм тирәнлек тә, барлыкка китерелгән һичбер нәрсә дә Аллаһының Раббыбыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән безне аера алмаячак.
Аллаһы һәм Исраил халкы
91 Мәсихнеке булганга хакыйкать сѳйлим, алдамыйм, вѳҗданым Изге Рух аркылы алдамавымны раслый: 2 йѳрәгем үз халкым ѳчен зур кайгы һәм ѳзлексез газап белән тулы. 3 Бу үз милләтемә, кан кардәшләремә ярдәм итә алса, үземнең каһәрләнгән һәм Мәсихтән аерылган булуымны теләр идем. 4 Алар – исраиллеләр, Аллаһы аларны Үз балалары итте, аларга Үзенең данын күрсәтте, алар белән килешүләр тѳзеде, аларга канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде. 5 Алар – безнең олы аталарыбызның токымы, Мәсих чыгышы белән алар арасыннан. Ул – һәрнәрсәдән ѳстен Аллаһы; Ул мәңге данлансын* 9:5 Икенче җѳмләне грек теленнән болай да аңларга мѳмкин: «Һәрнәрсәдән ѳстен Аллаһы мәңге данлансын».. Амин.
6 Әмма, Аллаһының сүзе гамәлгә ашмады, дип әйтергә мѳмкин түгел. Чѳнки Исраил халкының һәммәсе дә чын исраилле түгел. 7 Ибраһим нәселеннән булганнарның һәммәсе дә аның чын балалары түгел; Изге язмада: «Синең нәселең Исхак аркылы булыр», – диелгән бит. 8 Ягъни табигый рәвештә туган балалар Аллаһы балалары дигән сүз түгел; бәлки, Аллаһының вәгъдәсе нәтиҗәсендә туган балалар Аллаһы балалары булып санала. 9 Ә вәгъдә сүзе болай иде: «Билгеләнгән вакытта әйләнеп килермен, һәм Сараның улы булыр».
10 Әле бу гына да түгел; Рабига Исхак атабыздан игезәк угылларга узган. 11 Игезәкләр әле туганчы һәм бернинди яхшылык та, яманлык та эшләргә ѳлгергәнче үк Аллаһы Рабигага: «Зурысы кечесенә хезмәт итәчәк», – дигән. Ул моның белән Үзенең сайлап алу турындагы ниятенең хәерле эшләргә түгел, бәлки чакыручы Аллаһыга бәйле булуын күрсәткән. 13 Бу турыда Изге язмада болай язылган бит: «Мин Ягъкубны яраттым, ә Эсауга нәфрәтләндем».
14 Моннан нәрсә килеп чыга соң? Әллә Аллаһы гадел түгелме? Һич тә алай түгел! 15 Чѳнки Ул Мусага әйтте:
«Кемгә телим, шуңа шәфкать күрсәтермен;
Кемне кызганырга телим, шуны кызганырмын».
16 Димәк, һәммәсе кемнеңдер теләгенә яки тырышлыгына түгел, бәлки шәфкать күрсәтүче Аллаһыга бәйле. 17 Изге язмада Аллаһы фиргавенгә болай дигән: «Синең аша Үземнең кодрәтемне күрсәтү ѳчен, һәм бѳтен җир йѳзендә Минем исемем игълан ителсен дип, Мин сине патша итеп куйдым». 18 Шулай итеп, Аллаһы Үзе теләгән кешегә шәфкать күрсәтә һәм Үзе теләгән кешене үҗәт итә.
Аллаһының ачуы һәм шәфкате
19 Берәрегез миннән: «Аллаһы безне ни ѳчен гаепли соң? Аның ихтыярына кем каршы килә ала?» – дип сорар. 20 Әй адәм, Аллаһы белән бәхәсләшергә син кем соң? Чүлмәк чүлмәкчегә: «Ни ѳчен мине болай итеп ясадың?» – диярме? 21 Чүлмәкченең бер үк балчык кисәгеннән бер савытны махсус куллану ѳчен, ә икенчесен гадәти куллану ѳчен ясарга хокукы юкмыни?
22 Аллаһы да шулай ук эшләде түгелме соң? Ул, Үзенең ачуын күрсәтергә һәм кодрәтен белдерергә теләп, Үзенең ачуы юнәлгән, һәлакәткә дучар ителгән чүлмәкләргә зур сабырлык белән түзде. Ул моны Үзенең даны ѳчен Үзе әзерләгән, шәфкать күрсәткән чүлмәкләргә Үзенең бай данын белдерү ѳчен эшләде. 24 Яһүдләрдән генә түгел, бәлки башка халыклардан да – Ул чакырган шундый чүлмәкләр без. 25 Һошея китабында Аллаһы болай ди:
«Минем халкым булмаганны Үз халкым дип,
сѳекле булмаганны сѳеклем дип атармын.
26 Һәм аларга: „Сез Минем халкым түгел", – дип әйтелгән урында
алар тере Аллаһының уллары дип аталырлар».
27 Ә Ишагыйя Исраил хакында шуны игълан итә:
«Исраил улларының саны диңгез ярындагы ком бѳртекләре кадәр булса да,
бик азлар гына котылачак.
28 Чѳнки Раббы җир йѳзендә кешеләр ѳстеннән
эшен тиз тормышка ашырачак».
29 Ишагыйя алдан әйткәнчә:
«Чиксез Кодрәтле Раббы безгә нәсел калдырмаган булса,
без Сәдүм кебек һәм Гамурага охшашлы булыр идек».
Исраил халкы һәм Яхшы хәбәр
30 Инде нәрсә әйтик? Аллаһының аклавын эзләмәгән чит халыклар Аллаһы тарафыннан аклау алдылар. Бу аклау иман аша булды. 31 Ә инде Аллаһының аклавын бирүче канунны эзләгән Исраил халкы ул канунга ирешә алмады. 32 Ни ѳчен? Чѳнки аны, иман белән түгел, бәлки, эш-гамәлләр белән ирешергә мѳмкин дип, канун гамәлләре аша эзләде. Алар ташка абындылар. 33 Ә Изге язмада бу таш турында болай язылган:
«Менә, Сионда кешеләрне абындырачак бер таш,
алар абынып егылачак бер кыя куям;
әмма Аңа иман итүче һичкем оятка калмас».
101 Имандашлар! Мин чын күңелдән Исраил халкының котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыга дога кылам. 2 Мин шаһитлек итә алам: алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар, әмма бу хак белемгә нигезләнмәгән. 3 Аллаһының кешеләрне ни рәвешле хак итүен белмичә, алар үзләренчә хак булуны урнаштырырга тырышып, Аллаһының хаклык юлына буйсынмадылар. 4 Ә Мәсих канунга чик куйды, һәм Аллаһы һәр иман итүчене хак дип игълан итә.
Котылу бѳтен кешеләр ѳчен
5 Канунны үтәү аркылы Аллаһы алдында хак булу турында Муса болай дип яза: «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк». 6 Ә иман аркылы Аллаһы алдында хак булу турында Изге язмада болай диелә: «Күңелеңнән: Күккә кем менәр (ягъни Мәсихне тѳшерергә)? 7 Яки: Упкынга кем тѳшәр (ягъни Мәсихне үлеләрдән алып чыгу ѳчен)? – димә». 8 Изге язмада нәрсә диелә соң? «Аллаһы сүзе синең яныңда, авызыңда һәм күңелеңдә тора». Менә бу сүз – без игълан итә торган иман турындагы хәбәр. 9 Гайсәне Раббы дип икърар итсәң һәм Аллаһының Аны үледән терелтүенә чын күңелдән инансаң, котылачаксың. 10 Чѳнки йѳрәк белән иман итү Аллаһы биргән хаклыкка* 10:10 Хаклыкка – ягъни «аклауга». алып килә, ә иманны икърар итү – котылу бирә. 11 Изге язмада болай диелә: «Аңа иман итүче беркем оятка калмас». 12 Яһүдләр белән яһүд булмаганнар арасында аерма юк, чѳнки бер Раббы – барысының да Раббысы. Аңа мѳрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе ѳчен дә Ул юмарт. 13 Изге язмада болай дип язылган: «Ялварып Раббыга мѳрәҗәгать иткән һәркем котылачак».
14 Әмма Раббыга иман итмәгән килеш, Аңа ничек ялварып мѳрәҗәгать итә алырлар? Аның хакында ишетмәгән килеш, Аңа ничек иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар? 15 Әгәр игълан итәргә җибәрелмәгән булса, ничек итеп кем дә булса игълан итә алыр? Изге язмада болай дип язылган: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!» 16 Әмма Яхшы хәбәрне барысы да кабул итмәде. Ишагыйя болай ди бит: «Йа Раббым! Без сѳйләгән хәбәргә кем ышанды икән соң?» 17 Шулай итеп, кешеләргә иман Яхшы хәбәрне ишетүдән килә, ә ишетү – Мәсих турындагы Яхшы хәбәрдән туа. 18 Әмма болай дип сорыйм: әллә Исраил халкы шул хәбәрне ишетмәде микән? Әлбәттә, ишеттеләр:
«Аларның тавышы бѳтен дѳнья буйлап үтте,
һәм аларның сүзләре җир йѳзенең барлык читләренә барып җитте».
19 Һәм яңадан сорыйм: әллә Исраил халкы аңламады микән? Беренче булып Муса җавап бирә:
«Мин сездә халык дип атап булмаган халык аркылы кѳнчелек уятачакмын,
аңсыз халык аркылы сездә ачу кузгатачакмын».
20 Ә Ишагыйя тагын да кыюрак итеп әйтә:
«Мине эзләмәгән кешеләр Мине тапты,
Мине сорамаганнарга Үземне күрсәттем».
21 Исраил халкы турында исә: «Мин тыңлаусыз һәм үзсүзле халыкка кѳне буе кулларымны сузып тордым», – ди.
Аллаһы Үз халкын кире какмады
111 Шулай итеп, сездән сорыйм: әллә Аллаһы Үз халкын кире кактымы? Һич тә алай түгел! Мин үзем Ибраһим нәселеннән, Биньямин кабиләсеннән булган исраиллемен. 2 Аллаһы Үз халкын кире какмады, чѳнки Ул аны алдан ук сайлап алды. Әллә сез Изге язмада Ильяс хакында нәрсә әйтелгәнне белмисезме? Исраил халкы турында Аллаһыга зарланып, ул менә нәрсә дигән: 3 «Йа Раббым! Синең пәйгамбәрләреңне үтерделәр, корбан китерү урыннарыңны җимерделәр; бер мин генә калдым, минем җанымны да эзлиләр». 4 Аңа Аллаһының җавабы нинди булды соң? «Ялган илаһ Багал каршында тезләнеп, аңа табынмаган җиде мең кешене Мин Үзем ѳчен саклап калдым». 5 Хәзерге вакытта да Аллаһы Үзенең мәрхәмәте буенча сайлап алган кешеләр бар, әмма алар күп түгел. 6 Әмма Аллаһының сайлавы Үзенең мәрхәмәте буенча икән, димәк, кешеләрнең хәерле эшләренә карап түгел; югыйсә мәрхәмәт чын мәрхәмәт булмас иде.
7 Алайса нәрсә соң? Исраил эзләгәненә ирешмәде, ә сайланганнар аны алдылар, башкалар исә туң күңеллегә әйләнделәр. 8 Изге язмада язылганча:
«Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаһы аларны сизмәүчән итте,
аларга күрми торган күзләр
һәм ишетми торган колаклар бирде».
9 Давыт та әйтә:
«Үзләренең аш табыны алар ѳчен тозак һәм ятьмә,
абындыручы нәрсә һәм җәза булсын.
10 Аларның күзләре күрмәс ѳчен томалансын,
аркалары гомер буе бѳкрәйгән хәлдә калсын».
Башка халыклар коткарылачак
11 Шулай булгач, сорыйм: әллә исраиллеләр, абынганда, бѳтенләй егылдылармы? Һич юк! Аларның абынулары аркасында башка халыкларга котылу килде һәм бу исраиллеләрдә кѳнчелек уятты. 12 Әгәр аларның абынулары дѳньяга, уңышсызлыклары башка халыкларга мул фатихалар бирсә, исраиллеләрнең Аллаһыны тулысынча итагать итүе* 11:12 Исраиллеләрнең тулысынча итагать итүе – Бу сүзләрне «исраиллеләрнең тулы санлы булуы» дип тә аңларга мѳмкин. шулкадәр күбрәк фатиха китерер!
13 Сезгә – яһүд булмаганнарга әйтәм: яһүд булмаганнарның рәсүле буларак, үз хезмәтемне ихтирам итәм. 14 Үз халкымнан булганнарда, шул рәвешчә кѳнчелек уятып, аларның кайберләрен коткара алуыма ѳметләнәм. 15 Әгәр аларның кире кагылуы дѳньяны Аллаһы белән дуслаштыра икән, Аның тарафыннан кабул ителүләре нәрсә булыр соң? Бу – үлеләр ѳчен тереклек булыр! 16 Әгәр Аллаһыга бүләк ителгән беренче икмәк изге икән, шул камырдан пешерелгән башка икмәкләр дә изге; әгәр тамыр изге икән, ботаклар да изге була.
17 Әгәр зәйтүн агачының кайбер ботаклары сындырылып, калган зәйтүн ботаклары арасына син – кыргый зәйтүн агачының ботагы – ялганып, зәйтүн агачының юан тамырыннан шулай ук туенасың икән, 18 сындырылган ботаклар алдында тәкәбберләнмә. Тәкәбберләнсәң, хәтереңә тѳшер: син тамырны түгел, бәлки сине тамыр тотып тора. 19 Син исә болай әйтерсең: «Алар урынына мине ялгау ѳчен ботакларны сындырдылар». 20 Дѳрес. Алар иман итмәгәнгә сындырылдылар, ә син иман итүең белән урыныңда торасың; борыныңны күтәрмә, киресенчә, сак бул! 21 Чѳнки, Аллаһы табигый ботакларны кызганмаган икән, сине дә кызганмас. 22 Шуның ѳчен, күр: Аллаһы игелекле дә, кырыс та. Ул юлдан язганнарга карата кырыс, ә инде Аның игелегенә ѳмет багласаң, сиңа игелек була, югыйсә син дә кисеп ташланырсың. 23 Әмма юлдан язганнар да, имансыз булып калмасалар, кире ялганырлар, чѳнки Аллаһы аларны яңадан ялгый ала. 24 Әгәр син, кыргый зәйтүн агачыннан киселеп, табигатькә каршы, бакчада үскән зәйтүн агачына ялгангансың икән, сындырылган табигый ботаклар яңадан үз агачына бигрәк тә тиз ялганачаклар!
Исраил халкының коткарылуы
25 Имандашларым, сез үзегезне акыллыга санамасын ѳчен, бу сернең сездән яшерен булып калуын теләмим: башка халыкларның кирәк кадәр тулы саны Аллаһы Патшалыгына кергәнгә кадәр Исраил ѳлешчә тискәрелегендә дәвам итәчәк. 26 Һәм бѳтен Исраил шул рәвешчә котылачак, Изге язмада язылганча:
«Сионнан Коткаручы киләчәк
һәм имансызлыкны Ягъкуб токымыннан алып ташлаячак.
27 Мин аларның гѳнаһларын алып ташлаганда,
алар белән килешүем менә шул булыр».
28 Яхшы хәбәргә килгәндә, исраиллеләр Аллаһыга сезнең хакка дошманнар; ә Аллаһының сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаһының сѳеклеләре булып калалар. 29 Чѳнки Аллаһының бүләкләре һәм чакыруы кире алынмас. 30 Кайчандыр сез Аллаһыга итагатьсез булдыгыз, ә хәзер аларның итагатьсезлеге нәтиҗәсендә шәфкать алдыгыз. 31 Шулай ук, сезгә күрсәтелгән шәфкать ѳчен, хәзер исраиллеләр Аллаһыга итагатьсез булдылар. Бу хәзер аларга да шәфкать күрсәтелсен ѳчен эшләнде.
32 Аллаһы, барысына да шәфкать күрсәтү ѳчен, бар кешеләрне итагатьсезлек тоткыны итте.
33 Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур!
Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән!
Аның хѳкемнәре акыл ирешмәслек,
Аның юллары эзләп тапмаслык!
34 Раббының уй-фикерләренә кем тѳшенде?
Яки Аңа кем киңәш бирә ала?
35 Яки, Аллаһы кире кайтарырдай,
кем Аңа нәрсә дә булса биргән?
36 Һәммәсе Аннан, Аның аша һәм Аның ѳчен бит.
Аңа мәңгегә дан! Амин.
Гайсә Мәсихтә яңа тормыш
121 Шулай итеп, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаһыга сезнең чын гыйбадәтегез була. 2 Бу дѳньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз.
3 Аллаһы биргән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз; бәлки һәрберегез, Аллаһы биргән иман микъдарынча, аек фикерле булыгыз. 4 Безнең бердәнбер тәнебездә әгъзалар күп, аларның эшләре тѳрле-тѳрле. 5 Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә һәрберебез икенчебезнең әгъзасы була. 6 Безгә Аллаһы биргән мәрхәмәт буенча, һәрберебезнең Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи сәләтләре тѳрле: кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелсә, шул, иманы нисбәтенчә, әлеге сәләтне куллансын. 7 Кемгә хезмәт итү сәләте бирелсә, ул хезмәт итсен; кемгә ѳйрәтү сәләте бирелсә, ѳйрәтсен. 8 Кемгә башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелсә, ул аларның күңелен күтәрсен. Кем үзенекен башкалар белән уртаклашса, юмартлык белән уртаклашсын; кем җитәкче булса, ул тырышып җитәкчелек итсен; кем шәфкать күрсәтүче булса, шатланып шәфкать күрсәтсен.
9 Мәхәббәтегез саф булсын; яманлыкны нәфрәт итегез, яхшылыкка ихлас күңелдән бирелгән булыгыз. 10 Бер-берегезгә туганнарча, эчкерсез мәхәббәт күрсәтегез, бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз. 11 Тырышлыгыгызны какшатмагыз, Рух белән янып торыгыз, Раббыга хезмәт итегез. 12 Ѳмет итеп сѳенегез, михнәт чигүдә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз. 13 Мохтаҗ булган имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз. 14 Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; аларга каргыш түгел, бәлки фатиха сорагыз. 15 Куанучылыр белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз. 16 Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, бәлки гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне акыллыга санамагыз.
17 Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз, киресенчә, барлык кешеләр алдында игелекле булган эшләр эшләргә тырышыгыз. 18 Әгәр мѳмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез. 19 Әй, сѳеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чѳнки Изге язмада болай язылган: «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен, – ди Раббы». 20 Киресенчә, Изге язмада язылганча, «Дошманың ач булса, аны ашат; әгәр сусаган булса, эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер ѳясең* 12:20 Син аның башына утлы күмер ѳясең – Бу сүзләр «Син аны оялтырсың» дигән мәгънәгә ия.».
21 Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң.
Хакимияткә буйсыну
131 Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чѳнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган. 2 Шуңа күрә, хакимлеккә каршы килүче кеше Аллаһы билгеләгәнгә каршы килә; ә каршы килүчеләр үз-үзләрен хѳкемгә дучар итәрләр. 3 Чѳнки идарә итүчеләр яхшылык эшләүче ѳчен түгел, бәлки яманлык кылучы ѳчен куркыныч. Хакимлек итүчедән курыкмаска телисеңме? Яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар. 4 Чѳнки хакимлек итүче – синең мәнфәгатең ѳчен Аллаһыга хезмәт итә. Әмма яманлык кыласың икән, курык! Чѳнки ул тикмәгә генә кылыч тагып йѳрми: ул, Аллаһы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларны Аллаһының ачуына дучар итеп, җәза башкара. 5 Шуның ѳчен, җәза алудан куркып кына түгел, бәлки вѳҗдан кушуы буенча да башлыкларга буйсынырга кирәк.
6 Менә шуның ѳчен сез салым түлисез дә; чѳнки алар, үз хезмәтләрен башкару белән, Аллаһыга хезмәт итәләр. 7 Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым булса – салым; кемгә имана булса – имана түләгез; кемнән куркырга тиеш булсагыз – шуннан куркыгыз; кем хѳрмәткә лаек булса – шуны хѳрмәт итегез.
Бер-берегезгә мәхәббәт күрсәтегез
8 Үзара мәхәббәттән башка, беркемгә дә һичнәрсә белән дә бурычлы калмагыз; чѳнки якынын яратучы Муса канунындагы таләпләрне үтәгән була. 9 «Зина кылма», «кеше үтермә», «урлама», «хирыслык кылма», «башка берәүнекенә нәфесеңне сузма» дигән һәм барлык башка әмерләр, кыскача бер сүз белән әйткәндә, «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән сүзләр белән аңлатыла. 10 Мәхәббәт башка кешегә явызлык китерми; шуңа күрә бѳтен канун мәхәббәт белән үтәлгән була.
11 Боларның барысын да эшләгез, чѳнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Хәзер безгә йокыдан уяну сәгате килеп җитте. Чѳнки иман китергән вакытка караганда, хәзер котылуыбыз якынрак. 12 Тѳн үтеп бара, кѳн туа. Инде караңгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк. 13 Сыйлану вә эчкечелек, фәхешлек һәм азгынлык, ызгыш-талаш вә кѳнчелек белән түгел, бәлки, кѳндездәге кебек, әдәп белән гомер итик. 14 Тормышыгыз белән Раббы Гайсә Мәсих идарә итсен* 13:14 Тормышыгыз белән Раббы Гайсә Мәсих идарә итсен – Бу сүзләр тѳп нѳсхәдә сүзгә-сүз: «Кигән киемегез Раббы Гайсә Мәсих булсын»., һәм кешелек табигатегезнең азгын нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйлаудан туктагыз.
Имандашыңны хѳкем итмә
141 Иманы зәгыйфь булганны, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез. 2 Кайберәүләрнең иманы аңа һәртѳрле ризыкны ашарга рѳхсәт итә, ә башка берәү, иманда зәгыйфь булганга, фәкать яшелчәләр генә ашый. 3 Һәрнәрсәне ашаучы ашамаучыны кимсетмәсен; ашамаучы исә ашаучыны хѳкем итмәсен; чѳнки Аллаһы аны Үзенә кабул иткән. 4 Башканың хезмәтчесен хѳкем итәргә син кем? Ул үз Хуҗасы алдында басып тора яки егыла; һәм басып торачак, чѳнки Раббы аны бастырып тотарга кодрәтле.
5 Берәүләр ниндидер бер кѳнне башка кѳннән мѳһимрәк дип исәпли, ә башка берәү һәр кѳнне бертѳрле дип саный. Һәркем үз фикерендә нык торсын. 6 Кем бер кѳнне икенчесеннән мѳһимрәк саный икән, ул аны Раббы хѳрмәтенә мѳһим дип исәпли. Кем ашый икән, ул Раббы хѳрмәтенә ашый, чѳнки Аллаһыга шѳкер итә. Кем ашамый икән, ул Раббы хакы ѳчен ашамый һәм Аллаһыга шѳкер итә. 7 Чѳнки безнең беребез дә үзе ѳчен яшәми һәм беребез дә үзе ѳчен үлми. 8 Әгәр яшибез икән – Раббы ѳчен яшибез, үләбез икән – Раббы ѳчен үләбез. Шуңа күрә, яшибезме яки үләбезме – без һәрвакыт Раббыныкы. 9 Чѳнки Мәсих нәкъ шуның ѳчен – үлеләр һәм тереләр ѳстеннән Раббы булып хакимлек итү ѳчен үлде дә, терелде дә. 10 Шулай булгач, син ни ѳчен имандашыңны хѳкем итәсең? Ә син ни ѳчен имандашыңны кимсетәсең? Без барыбыз да Аллаһының хѳкем итү урыны алдына басачакбыз. 11 Чѳнки Изге язмада болай дип язылган:
«Минем тере булуым хак булган кебек, –
Минем алда һәрбер кеше тез чүгәчәк,
һәр тел Минем Аллаһы икәнемне икърар итәчәк, – ди Раббы».
12 Шулай итеп, безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш.
Имандашыгызны вәсвәсәгә салмагыз
13 Шуңа күрә, бер-беребезне хѳкем итүдән туктыйк, моның урынына имандашыгызның юлына киртә куймаска яки вәсвәсәгә бирелү ѳчен сәбәп тудырмаска карар кылыгыз. 14 Мин Раббы Гайсәгә иман иткәнгә, һичнәрсә дә үзеннән-үзе хәрәм түгел, дип инанам. Ә кем берәр нәрсәне хәрәм дип уйласа, шул нәрсә аның ѳчен хәрәм була. 15 Әгәр ашаган ризыгың имандашыңа кайгы китерә икән, димәк, син яратып эш итмисең; аңа ризыгың белән һәлакәт китермә, Мәсих аның ѳчен дә үлде бит. 16 Үзегез яхшы дип исәпләгән нәрсәне мәсхәрәләргә юл куймагыз. 17 Аллаһы Патшалыгы ризык һәм эчемлектән тормый, бәлки Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан һәм шатлыктан тора. 18 Кем Мәсихкә болай хезмәт итә, ул Аллаһыга яраклы була һәм кешеләр тарафыннан хупланыла.
19 Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшик һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк. 20 Ризык аркасында Аллаһының эшен җимермә: һәр ризык саф, әмма кеше ашаган ризык башка берәүне вәсвәсәгә тѳшерсә, бу яхшы түгел. 21 Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм имандашыңны рәнҗетерлек яки вәсвәсәгә тѳшерерлек яисә аның хәлсезләнүенә сәбәп булырлык һичнәрсә эшләмәү яхшы.
22 Үз карашларыңны үзең белән Аллаһы арасында гына саклап тот. Үзе дѳрес дип санаган нәрсә ѳчен үзен хѳкем итәрлек сәбәп тапмаучы бәхетле. 23 Кайсы да булса ризыкны ашарга ярыймы яки юкмы дип шикләнеп тә кеше аны ашаса, ул хѳкем ителер, чѳнки ашавы иман буенча түгел; ә иман буенча булмаган һәрнәрсә – гѳнаһ.
151 Без, кѳчлеләр, кѳчсезләрнең йѳкләрен күтәреп йѳрергә тиеш, һәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел. 2 Безнең һәрберебез, якыныбызның иманын ныгыту ѳчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш. 3 Чѳнки Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады, бәлки Изге язмада язылганча: «Сине яманлаучыларның хурлаулары Минем ѳстемә тѳште». 4 Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә ѳмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү ѳчен язылган. 5 Сабырлык һәм илһам чыганагы булган Аллаһы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бүләк итсен. 6 Шулай итеп, сез бердәм рәвештә, бер авыздан Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысын һәм Атасын данларсыз.
Яхшы хәбәр башка халыкларга игълан ителә
7 Шуңа күрә, Аллаһыга дан булсын ѳчен, Мәсих сезне кабул иткән кебек, бер-берегезне шулай кабул итегез. 8 Шуны әйтәм: ата-бабаларга бирелгән вәгъдә үтәлсен дип, Аллаһының тугрылыклы икәнен күрсәтү ѳчен, Мәсих яһүдләргә хезмәт итәргә килде. 9 Ул, шулай ук, Аллаһының башка халыкларга күрсәткән шәфкате ѳчен, алар Аны данласын дип тә килде. Чѳнки Изге язмада:
«Шул сәбәпле, Сине халыклар арасында данлармын,
Синең исемеңне мактап җырлармын», –
дип язылган. 10 Аннары тагын:
«Әй, бар халыклар, Аллаһы халкы белән бергә шатланыгыз!» –
диелгән. 11 Һәм тагын:
«Бар халыклар, Раббыны мактагыз,
әй, бар милләт кешеләре, Аны данлагыз!» –
дип язылган. 12 Ишагыйя да болай ди:
«Ишай нәселеннән Берәү килер
һәм халыклар ѳстеннән хакимлек итү ѳчен күтәрелер;
алар Аңа ѳмет баглаячаклар».
13 Изге Рухның кодрәте аша ѳметегез артканнан-арта барсын ѳчен, ѳмет бирүче Аллаһы сезне, Аңа иман итүчеләрне, бар шатлык һәм иминлек белән сугарсын.
Паул – башка милләтләр арасында хезмәт итүче
14 Имандашларым, мин ышанам, сез игелек белән тулы, бар белем белән сугарылгансыз һәм бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә беләсез. 15 Шуңа да карамастан, миңа Аллаһы тарафыннан бирелгән мәрхәмәт буенча, имандашларым, сезнең исегезгә тѳшереп, кайбер мәсьәләләр турында шактый кыю рәвештә яздым, чѳнки Аллаһы Үзенең мәрхәмәте белән 16 мине яһүд булмаганнарга Мәсих Гайсәнең хезмәтчесе итте. Аның хезмәтчесе буларак, яһүд булмаганнар Аллаһыга яраклы, Изге Рух тарафыннан изгеләндерелгән корбан булсын ѳчен, мин, Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итеп, рухани хезмәтен башкарам.
17 Шулай итеп, Мәсих Гайсәнеке булганлыктан, Аллаһыга хезмәт итүем белән горурлана алам. 18 Чѳнки яһүд булмаганнарны Аллаһыга буйсынучан итү ѳчен, Мәсих минем аша гамәл кылганнардан башка нәрсәләр хакында һичнәрсә сѳйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүз һәм эш белән, галәмәтләр һәм могҗизалар кѳче ярдәмендә, Аллаһы Рухының кодрәте белән башкарды. Мин Иерусалимнан Иллүрикүн ѳлкәсенә кадәр йѳреп, Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрне тулысынча җиткердем. 20 Ә башка берәү салган нигезгә кормас ѳчен, мин һәрвакыт Яхшы хәбәрне Мәсихнең исеме билгеле булмаган урыннарда белдерергә тырыша идем. 21 Изге язмада язылганча:
«Аның хакында ишетмәгән кешеләр күрәчәкләр
һәм ишетмәгәннәр аңлаячаклар», –
дип эшләдем.
Паулның Римга бару нияте
22 Моның ѳчен, мин күп тапкырлар яныгызга барырга теләсәм дә, әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. 23 Хәзер исә, бу тѳбәкләрдә эшләү мѳмкинлеге булмаганга һәм күп еллардан бирле сезгә барырга бик теләгәнлектән, 24 Испаниягә юл тотып, яныгызга барырмын. Анда барышлый, сезне күрермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр ләззәт алганнан соң, сез мине юлга озатырсыз дип ѳмет итәм. 25 Ә хәзер изгеләргә хезмәт итү ѳчен, Иерусалимга барам. 26 Чѳнки Македуния белән Ахаядәге иман итүчеләр бердәмлекләре Иерусалимдагы изгеләр арасындагы ярлыларга акчалата ярдәм итәргә риза булдылар. 27 Алар шулай эшләргә карар кылдылар; һәм, дѳрестән дә, яһүд булмаганнар яһүдләр алдында бурычлы. Чѳнки, яһүд булмаганнар яһүдләрнең рухи фатихаларын уртаклашканга, яһүд булмаганнар матди нәрсәләр белән ярдәм күрсәтергә тиешләр. 28 Моны башкарып чыккач һәм җыелган акчаны исән-имин аларга тапшырганнан соң, мин Испаниягә китәрмен һәм юл уңаенда сезнең янга тукталып үтәрмен. 29 Яныгызга килгәндә исә, Мәсихнең тулы фатихасы белән киләчәгемне беләм.
30 Имандашларым, Раббыбыз Гайсә Мәсих һәм Рух мәхәббәте белән сезгә ялварам: минем белән бергә тырышлык күрсәтеп, минем ѳчен Аллаһыга дога кылыгыз. 31 Яһүдиядәге иман итмәүчеләр миңа зыян китермәсен, һәм Иерусалимдагы изгеләр мин алып килгән акчалата ярдәмне кабул итсен ѳчен, дога кылыгыз. 32 Шулай итеп, Аллаһы насыйп итсә, мин шат хәлдә яныгызга килермен һәм, сезнең белән аралашып, кѳч җыя алырмын. 33 Иминлек бирүче Аллаһы сезнең һәммәгез белән булсын! Амин.
Шәхси сәламнәр
161 Сезгә Кенхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенең ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбәне тәкъдим итәм: 2 Ул Раббыныкы булганга, аны изгеләргә лаек булганча кабул итегез һәм аңа үзегездән тиешле ярдәм күрсәтегез; чѳнки ул күпләргә һәм минем үземә дә игелек эшләде.
3 Минем белән бергә Мәсих Гайсәгә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез. 4 Алар минем җаным хакына тормышларын куркыныч астына куйдылар, аларга мин генә түгел, бәлки яһүд булмаганнарның барлык бердәмлекләре дә рәхмәт белдерәләр. 5 Аларның ѳендә җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә дә сәлам әйтегез.
Асия ѳлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман иткән сѳекле дустым Эпайнетка сәлам тапшырыгыз. 6 Сезнең ѳчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез. 7 Минем белән бергә тѳрмәдә булган кардәш-ыруларым Андроник вә Юниягә сәлам әйтегез. Рәсүлләр арасында алар киң танылган һәм Мәсихкә миннән алда иман китергән. 8 Раббыныкы булган кадерле дустым Амплиәткә сәлам әйтегез. 9 Минем белән Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга һәм сѳекле дустым Стахуска сәлам белдерегез.
10 Мәсихкә хезмәттә сыналып, яхшы дип табылган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсендәгеләргә сәлам җиткерегез. 11 Кардәш-ыруым Һирудиунга сәлам әйтегез. Нәркис ѳеннән булганнарның Раббыга иман итүчеләренә сәлам диегез. 12 Раббы ѳчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Раббы ѳчен күп тырышлыклар куйган кадерле дустым Персисәгә сәлам әйтегез. 13 Раббы тарафыннан сайланган Руфуска һәм шулай ук аның анасына да сәлам. Ул минем ѳчен дә ана. 14 Асункриткә, Флегүнгә, Һермискә, Патрубка, Һермаска һәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез. 15 Филолүгкә һәм Юлиягә, Нирегә һәм аның сеңлесенә, Олумпас һәм алар белән булган барлык изгеләргә сәлам әйтегез.
16 Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнең барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыралар.
17 Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез ѳйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дѳрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез. 18 Чѳнки андый кешеләр Раббыбыз Мәсихкә түгел, бәлки үзләренең карыннарына хезмәт итәләр, ышандырырлык сүзләр сѳйләп һәм ялагайланып, ихлас күңеллеләрне алдыйлар. 19 Сезнең иманга итагатегез һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә мин сезнең ѳчен шатланам. Әмма ләкин яхшылыкка карата зирәк, яманлыкка карата керсез күңелле булуыгызны телим. 20 Иминлек бирүче Аллаһы шайтанны тиздән аякларыгыз астында изәчәк. Раббыбыз Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын!
21 Хезмәттәшем Тимуте һәм кардәш-ыруларым Луки, Ясун һәм Сосипатыр сезгә сәлам җибәрәләр.
22 Бу хатны язып торучы мин, Терти дә, имандашыгыз буларак сәламлим.
23 Мине һәм бѳтен иман итүчеләр бердәмлеген ѳенә кабул иткән Гәй сезгә сәлам җибәрә. Шәһәр милкен саклаучы Эрасты һәм имандашыбыз Кварт сезгә сәлам әйтәләр. [ 24 ]* 16:24 Кайбер кулъязмаларда 24 нче аять тә бар: «Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең һәммәгез белән булсын! Амин».
25 Аллаһыга дан! Гайсә Мәсих турында мин сѳйләгән Яхшы хәбәр буенча, Ул сезне ныгытырга кодрәтле. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп тотылган, әмма хәзер ачылган сер. Мәңгелек Аллаһының әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аркылы кешеләр Аңа иман китерсен һәм итагать итсен ѳчен, бу сер бар халыкларга игълан ителде. 27 Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын. Амин.* 16:25-27 Кайбер кулъязмаларда 25-27 нче аятьләр юк.