АЧЫЛЫШ
11 Бу китапта, тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер ѳчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Ул аны Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга ачып күрсәтте. 2 Яхъя Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсих күрсәтеп сѳйләгәннәр хакында, үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлек бирә. 3 Бу пәйгамбәрлек сүзләрен укучылар һәм тыңлаучылар һәм анда язылганнарны үтәүчеләр бәхетле, чѳнки ул сүзләрнең гамәлгә ашу вакыты якын.
Иман итүчеләрнең җиде бердәмлеген сәламләү
4 Яхъядан Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: Хәзер Булучы, Булган һәм Киләчәк Зат – Аллаһыдан һәм Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, 5 һәм Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын. Бу тугры Шаһит, Мәсих, үлгәннәрдән беренче терелеп торган, Ул – җирдәге патшаларның Башлыгы. Аңа, безне сѳючегә һәм безне гѳнаһларыбыздан Үзенең түгелгән каны аша азат иткән 6 һәм Үзенең Атасы Аллаһыга хезмәт итү ѳчен безне руханилар патшалыгы итеп куйган Гайсәгә мәңге дан һәм кодрәт булсын. Амин.
7 Менә, Ул болытлар ѳстендә килә,
Һәм Аны һәркем күрер.
Аны чәнчегән кешеләр дә
Аны күрәчәкләр.
Җирдәге барлык халыклар
Аның ѳчен үкереп елаячаклар.
Әйе, амин.
8 Мин – Альфа һәм Омега* 1:8 Альфа һәм Омега – грек әлифбасының беренче һәм соңгы хәрефләре., – дип әйтә Раббы Аллаһы, – Бар булучы, Булган һәм Киләчәк Зат, Чиксез кодрәт Иясе.
Адәм Улы Яхъяга күренә
9 Мин, сезнең белән бергә Гайсә ѳчен газап чигүләрне, Патшалыкны һәм сабырлыкны уртаклашучы имандашыгыз Яхъя, Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлек иткәнем ѳчен, Патмос дип аталган утрауда булдым. 10 Раббының кѳнендә* 1:10 Раббының кѳне – атнаның беренче кѳне, ягъни якшәмбе турында сүз бара дип аңларга мѳмкин. мине Рух биләп алды һәм артымда быргыдан чыккандай кѳчле тавыш ишеттем. 11 Ул әйтте: «Күргәннәреңнең барын да китап итеп язып, җиде бердәмлеккә җибәр: Эфескә, Смурнага, Пергәмгә, Түәтәйрәгә, Сәрдәйскә, Филаделфеягә, Лаудикеягә».
12 Әйтүчене күрергә дип борылып карагач, мин җиде алтын яктырткыч күрдем. 13 Ә яктырткычлар арасында озын кием кигән һәм күкрәген алтын пута белән буган, адәм улына охшаган Берәүне күреп алдым. 14 Аның башындагы чәчләре ак йон кебек, кар кебек ак иде. Күзләре исә ут ялкыны, 15 ә аяклары мичтә кыздырган бронза кебек һәм тавышы шарлавык тавышы кебек иде. 16 Ул Үзенең уң кулына җиде йолдыз тоткан, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыккан иде. Аның тышкы кыяфәте бар кодрәтендә балкып торган кояштай иде!
17 Мин Аны күргәч, үле кешедәй, Аның аяклары алдына егылдым. Ул исә Үзенең уң кулын миңа тидереп, әйтте:
– Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы, 18 һәм Теремен; Мин үлгән идем, һәм менә, мәңге яшим. Үлем һәм үлем патшалыгы ачкычлары Минем кулда. 19 Шулай итеп, нәрсә күргәнеңне, хәзер нәрсә бар һәм моннан соң нәрсә булырга тиешлеге хакында яз. 20 Минем уң кулымда күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын яктырткычның сере шунда: җиде йолдыз – җиде бердәмлекнең фәрештәләре һәм җиде яктырткыч – җиде бердәмлек ул.
Эфестәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат
21 Эфес бердәмлегенең фәрештәсенә яз:
«Үзенең уң кулында җиде йолдыз тотучы һәм җиде яктырткыч арасында Йѳрүче болай әйтә: 2 Синең эшләреңне, авыр хезмәтеңне, сабырлыгыңны һәм явызларга чыдап тора алмаганыңны беләм. Үзләрен рәсүл дип (ә алар рәсүл түгел) атаучыларны сынаганыңны һәм аларны ялганчылар дип тапканыңны беләм. 3 Синең сабырлыгың барлыгын, Минем исемем ѳчен күп нәрсәләр кичереп тә арымаганыңны беләм. 4 Әмма сиңа каршы шелтәм бар: син беренче мәхәббәтеңне калдырдың! 5 Шулай итеп, кайдан егылганыңны исеңә тѳшер һәм, тәүбә итеп, элеккеге эшләреңне эшлә. Югыйсә, әгәр тәүбә итмәсәң, яныңа килермен һәм синең яктырткычыңны урыныннан кузгатырмын. 6 Ләкин яхшы ягың бар: Никүләй тарафдарларының эшләрен нәфрәт итәсең. Аларны Мин дә нәфрәт итәм. 7 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүчегә Мин Аллаһы оҗмахында булган тереклек агачыннан ашарга бирәчәкмен».
Смурнадагы иман итүчеләр бердәмлегенә хат
8 Смурна бердәмлегенең фәрештәсенә яз:
«Беренче һәм Соңгы, үлгән һәм терелеп Торган болай дип әйтә: 9 Синең хәсрәт чигүеңне һәм фәкыйрьлегеңне беләм, әмма син бай. Үзләрен яһүдләр дип атаучыларның сине хурлауларын күтәргәнеңне беләм. Алар яһүдләр түгел, бәлки шайтан җыены. 10 Алда сине кѳткән һичнәрсәдән курыкма. Синең кешеләреңне сынар ѳчен, арагыздан кайберләрегезне иблис тѳрмәгә утыртачак һәм ун кѳн буе алар хәсрәт кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, һәм сиңа тормыш таҗы бирәчәкмен. 11 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүче икенче үлемнән һичнинди зыян күрмәс».
Пергәмдәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат
12 Пергәм бердәмлегенең фәрештәсенә яз:
«Ике ягы да үткен кылычы булган Зат болай дип әйтә: 13 Синең кайда яшәвеңне беләм: анда шайтан тәхете тора. Син Миңа булган иманыңны саклап тотасың. Сездә, шайтан яшәгән җирдә, тугры шаһитем Антипас үтерелгән вакытта да син Миңа булган иманыңнан ваз кичмәдең. 14 Әмма сиңа каршы берничә шелтәм бар: синдә Бильям тәгълиматын тотучылар бар. Ә ул, потка бүләк итеп китергән корбаннарны ашасыннар һәм фәхешлеккә бирелсеннәр дип, Исраил улларын гѳнаһка кертергә Балакны ѳйрәткән бит* 2:14 Бу хәл турында Тәүратның «Саннар» китабының 31:16 дан укырга мѳмкин.. 15 Шулай ук синдә Никүләй тарафдарларының тәгълиматын тотучылар бар. 16 Шуңа күрә, тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныңа килермен һәм авызымнан чыккан кылыч белән аларга каршы кѳрәшермен. 17 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җиңүчегә серле манна* 2:17 Манна – Аллаһы борынгы Исраил халкын Мисыр коллыгыннан чыгаргач, чүлдә туйдыру ѳчен күктән җибәргән ризык. һәм ак таш бирәчәкмен. Ул ташта исә, аны алучыдан башка һичкем белмәгән яңа исем язылган булыр».
Түәтәйрәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат
18 Түәтәйрә бердәмлегенең фәрештәсенә яз:
«Күзләре ут ялкыны кебек һәм аяклары ялтырап торган бронза сыман булган Аллаһы Улы болай дип әйтә: 19 Синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, сабырлыгыңны, һәм синең соңгы гамәлләрең беренчеләреннән яхшырак булуын беләм. 20 Әмма сиңа каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изебел исемле хатынга фәхешлеккә һәм потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ѳйрәтеп, Минем колларымны юлдан яздырырга юл куясың. 21 Мин аңа, тәүбә кылсын дип, вакыт бирдем, әмма ул үзенең фәхешлегеннән тәүбә итәргә теләми. 22 Менә, Мин аны каты авыру түшәгенә салачакмын. Һәм, аның гамәлләреннән баш тартмасалар, ул хатын белән бергә зина кылучыларны зур кайгыга дучар итәчәкмен. 23 Аның иярченнәрен үлемгә дучар итәчәкмен, һәм эчке уйларны, теләкләрне тикшереп Белүче булуымны барча бердәмлекләр дә беләчәкләр. Барыгызга да эшегезгә карата тиешлесен бирермен. 24 Аның тәгълиматын тотмаган һәм шайтанның тирән серләрен белмәгән, Түәтәйрәдә яшәгән калган туганнарга исә моны әйтәм: сезгә башка йѳк салмаячакмын. 25 Тик Мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны тотып торыгыз. 26 Җиңүчегә һәм Минем эшләремне ахырга тикле үтәүчегә халыклар ѳстеннән хакимлек итәргә бирәчәкмен.
27 Һәм ул алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк* 2:27 Алар ѳстеннән хакимлек итәчәк – грекча сүзгә-сүз «аларны кѳтәчәк», ягъни «аларга кѳтүче булачак». Шулай ук 12:5, 19:15 тә.;
Алар балчык чүлмәк сыман ватылачаклар.
28 Ул Мин Атамнан алган шул ук хакимлекне алачак, һәм Мин җиңүчегә таң йолдызы бирәчәкмен. 29 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».
Сәрдәйстәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат
31 Сәрдәйс бердәмлегенең фәрештәсенә яз:
«Аллаһының җиде рухы һәм җиде йолдызы булган Зат болай дип әйтә: Синең эшләреңне беләм; син тере исемен йѳртәсең, әмма син үле. 2 Уяу тор һәм үзеңдә калган, үләр дәрәҗәгә җиткән нәрсәләрне ныгыт, чѳнки эшләреңнең Аллаһым каршында тәмамланган булуын күрмим. 3 Шуңа күрә, нәрсә кабул кылганыңны, нәрсә ишеткәнеңне исеңә тѳшер, аны үтә һәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу тормасаң, Мин, карак кебек, кѳтмәгәндә килермен һәм кайсы сәгатьтә килүемне син белмәссең. 4 Ләкин, Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең бар. Алар Минем белән ак киемдә йѳриячәкләр, чѳнки моңа лаеклылар. 5 Шулай, җиңүче кеше ак кием киячәк һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламаячакмын. Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен икърар итәчәкмен. 6 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».
Филаделфеядәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат
7 Филаделфея бердәмлегенең фәрештәсенә яз:
«Изге, Хакыйкый, кулында Давыт ачкычы* 3:7 Давыт ачкычы – Мәсихкә вәгъдә ителгән хакимлек итүнең символы. булган Зат – Ул ачса, һичкем яба алмаячак; япса, һичкем ача алмаячак – болай дип әйтә: 8 Синең эшләреңне беләм, менә Мин синең каршыңда ишек ачтым, һәм аны һичкем яба алмаячак. Беләм, синең кѳчең аз, әмма син Минем сүземне үтәдең, Минем исемемнән ваз кичмәдең. 9 Шайтан гыйбадәтханәсеннән булган, үзләрен яһүд дип атаучылар белән (ә алар яһүдләр түгел, бәлки ялганчылар) Мин болай эшләрмен – алар синең аякларыңа егылачаклар һәм Минем сине сѳйгәнемне беләчәкләр. 10 Син Минем сабыр булу кирәклеге хакында әйткән сүземне саклап тотканга күрә, җирдә яшәүчеләрне сынар ѳчен, бѳтен җиһанга киләчәк сынау вакытыннан Мин дә сине саклап калачакмын. 11 Тиздән киләм: таҗыңны* 3:11 Таҗыңны – ягъни «Аллаһы бирәчәк әҗереңне». һичкем тартып алмасын ѳчен, үзеңдә булганны нык тот. 12 Җиңүчене Мин Аллаһым Йортының баганасы итеп куячакмын, һәм ул инде аннан чыкмаячак. Аның ѳстенә Аллаһымның исемен һәм күктән, Аллаһымнан иңәчәк шәһәрнең – яңа Иерусалимның исемен һәм Үземнең яңа исемемне язачакмын. 13 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».
Лаудикеядәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат
14 Лаудикея бердәмлегенең фәрештәсенә яз:
«Амин дип аталган тугры һәм хакыйкый Шаһит, Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы* 3:14 Чыганагы – грек сүзенең икенче мәгънәсе: «Хаким». булган Зат болай дип әйтә: 15 Синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсең. Их, син салкын яисә кайнар булсаңчы! 16 Әмма син салкын да, кайнар да түгел, җылымса гына булганга күрә, сине авызымнан тѳкереп чыгарачакмын! 17 Син: „Мин бай һәм баедым, һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгым юк", – дисең. Әмма син үзеңнең барысыннан да бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач булуыңны аңламыйсың. 18 Шуңа күрә, үзеңә, баер ѳчен, Миннән утта чистартылган алтын, ялангачлыгыңның мәсхәрәлеге ачылмасын ѳчен, киенергә ак кием, һәм, күзләрең күрсен ѳчен, сѳртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм. 19 Мин Үзем яраткан һәркемнең гаебен фаш итәм һәм аны тәртипкә ѳйрәтәм. Шулай итеп, тырышлык күрсәт һәм тәүбә ит. 20 Менә, Мин ишек тѳбендә шакып торам. Кем тавышымны ишетеп һәм ишеген ачса, Мин аның янына керәчәкмен һәм аның белән ашаячакмын, ә ул Минем белән ашаячак. 21 Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә, Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук, җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен. 22 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».
Күктәге тәхет
41 Шуннан соң күрәм: менә, күктә ачык ишек, һәм моңарчы миңа сѳйләгән быргыдай тавыш әйтте: «Монда мен. Мин сиңа моннан ары булырга тиешле нәрсәләрне күрсәтермен». 2 Шул мизгелдә үк мине Рух биләп алды. Һәм менә, күктә тәхетне һәм тәхеттә Утыручыны күрдем. 3 Утыручы кыяфәте белән яшма һәм сердолик ташы сыман иде, тәхетне зѳбәрҗәт тѳсендәге яктылык боҗрасы әйләндереп алган иде. 4 Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора иде, ул тәхетләрдә ак киемнән, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт аксакал утыра иде. 5 Тәхет ягыннан яшен яшьни, авазлар һәм күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Ә тәхет алдында Аллаһының җиде рухы булган җиде ут яктырткычы янып тора иде. 6 Тәхет каршында кристаллга охшаулы пыяла диңгез сыман нәрсә бар; һәм тәхетнең дүрт ягында дүрт җан иясе тора иде. Ул җан ияләренең аллары һәм артлары күп күзләр белән тулы иде. 7 Беренче җан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, ѳченчесенең йѳзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бѳркет сыман иде. 8 Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән тулы бу дүрт җан иясе:
«Изге, изге, изге,
Булган, Бар булучы һәм Киләчәк
Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» –
дип бертуктаусыз кѳне-тѳне кабатлыйлар. 9 Җан ияләре тәхеттә Утыручы мәңге Яшәүчегә дан, хѳрмәт һәм рәхмәт белдергән вакытта, 10 егерме дүрт аксакал, тәхеттә Утыручы каршында йѳзтүбән капланып, мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар һәм таҗларын тәхет алдына салып куялар һәм болай диләр:
11 «Раббы Аллаһыбыз!
Син дан, хѳрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы.
Чѳнки һәммә нәрсәне Син яраттың,
Һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды
һәм гамәлдә тора!»
Җиде мѳһер сугылган язма тѳргәге һәм Бәрән
51 Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягына язылган һәм җиде мѳһер белән мѳһерләнгән язма тѳргәген* 5:1 Язма тѳргәге – ул заманда язмалар тѳргәк формасында булган (русча – свиток). күрдем. 2 Һәм кѳчле тавыш белән: «Мѳһерләрен кубарып, язма тѳргәген ачарга кем лаеклы?» – дип игълан итүче кѳчле фәрештәне күрдем. 3 Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да язма тѳргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы һичкем булмады. 4 Язма тѳргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым. 5 Шунда аксакалларның берсе миңа әйтте: «Елама. Менә, Яһүд нәселеннән, Давыт токымыннан булган Арыслан җиңеп чыкты. Язма тѳргәгенең җиде мѳһерен кубарып, Ул аны ача ала».
6 Шуннан соң күрдем: менә, тәхет белән дүрт җан иясе арасында һәм аксакаллар арасында Бәрән тора. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мѳгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – бѳтен җиргә җибәрелгән Аллаһы рухлары. 7 Ул, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма тѳргәген алды. 8 Бәрән язма тѳргәген алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт аксакал Аның алдында йѳзтүбән капландылар. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала (ягъни Аллаһы изгеләренең догалары) белән тулы алтын касәләр бар иде. 9 Алар яңа җыр җырладылар:
«Син язма тѳргәген алырга,
аның мѳһерләрен кубарырга лаеклы.
Чѳнки Син корбан итеп суелдың
һәм Үзеңнең каның белән
Һәр кабиләдән һәм телдән,
халыктан һәм милләттән
Аллаһы ѳчен кешеләрне йолып алдың.
10 Аларны Аллаһыбызга хезмәт итү ѳчен патшалар һәм руханилар иттең;
алар җирдә патшалык итәчәкләр».
11 Тәхет, җан ияләре һәм аксакаллар әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем һәм аларның тавышын ишеттем. Аларның саны йѳзләрчә миллион һәм дистәләрчә меңнәр иде. 12 Алар:
«Суелган Бәрән кодрәт,
байлык, тирән гакыл,
куәт, хѳрмәт, дан
Һәм мактау алырга лаеклы», –
дип кѳчле тавыш белән әйтә иделәр.
13 Күктә һәм җирдә, җир астында һәм диңгездә һәммә яратылган затның һәм анда булган һәммә нәрсәнең:
«Тәхеттә Утыручыга
һәм Бәрәнгә мәңге-мәңге мактау,
хѳрмәт, дан һәм кодрәт булсын», –
дип әйтүләрен ишеттем. 14 Дүрт җан иясе: «Амин», – дип әйтә иделәр, һәм аксакаллар йѳзтүбән капланып сәҗдә кыла иделәр.
Бәрән алты мѳһерне кубара
61 Аннары мин Бәрәннең мѳһерләрнең берсен кубаруын күрдем, һәм җан ияләренең берсенең күк күкрәгәндәй тавыш белән: «Кил!» – дип әйтүен ишеттем. 2 Менә, мин ак ат күрдем; һәм кулына җәя тоткан җайдагына таҗ бирелде. Ул җайдак җиңүче булып, җиңү ѳчен чыкты.
3 Бәрән икенче мѳһерне кубаргач, мин икенче җан иясенең: «Кил!» – дигәнен ишеттем. 4 Шуннан соң уттай җирән ат чыкты. Аның җайдагына, берсен-берсе үтерсеннәр ѳчен, барлык җиһанның тынычлыгын алырга вәкаләт бирелде. Һәм аңа зур кылыч бирелде.
5 Бәрән ѳченче мѳһерне кубаргач, мин ѳченче җан иясенең: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем. Һәм кара ат күрдем, ә аның ѳстендәге җайдак үз кулына үлчәү тоткан иде. 6 Җан ияләре арасыннан тавыш сыман чыккан авазны ишеттем: «Бер динарга бер савыт* 6:6 Савыт – сүзгә-сүз «хойникс», бер кешегә бер кѳн туклану ѳчен җитә торган күләм. Бу пәйгамбәрлектә кешенең бер кѳнлек хезмәт хакын тәшкил иткән бер динарга бары тик бер савыт бодай алып булачагы турында язылган. бодай, бер динарга ѳч савыт арпа. Әмма зәйтүн агачларына һәм йѳзем бакчаларына зыян китермә!»
7 Бәрән дүртенче мѳһерне кубаргач, дүртенче җан иясенең: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем. 8 Һәм аксыл тѳстәге атны күрдем. Аның ѳстендәге җайдакның исеме «Үлем», ә аның артыннан бѳтен үлем патшалыгы килә иде. Аларга җиһанның дүрттән бер ѳлешендәге кешеләрне кылыч, ачлык, үләт һәм кыргый хайваннар белән үтерергә хакимлек бирелде.
9 Бәрән бишенче мѳһерне кубаргач, корбан китерү урыны астында Аллаһы сүзе ѳчен һәм шаһитлек биргәннәре ѳчен үтерелгәннәрнең җаннарын күрдем. 10 Алар кѳчле тавыш белән: «Кайчанга кадәр Син, изге һәм хакыйкый Хѳкемдар, җирдә яшәүчеләрне хѳкем итмәссең һәм безнең каныбыз ѳчен үч алмассың?» – дип кычкырдылар. 11 Аларның һәрберсенә ак кием бирелде. Һәм алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм имандашларының саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды.
12 Мин, Бәрән алтынчы мѳһерне кубаргач, кѳчле итеп җир тетрәвен, кояшның матәм киеме кебек каралуын, айның кан кебек кызыл тѳскә керүен күрдем. 13 Инҗир агачының ѳлгермәгән җимешләре кѳчле җилдән коелган кебек, җиргә күк йолдызлары атылдылар. 14 Күк, кулъязма тѳргәге кебек бѳтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар үз урыннарыннан кузгатылдылар.
15 Җирнең патшалары, түрәләре, гаскәриләр башлыклары, байлары, куәтлеләре – барысы да: һәр кол, һәр ирекле кеше таулардагы мәгарәләрдә һәм таш кыялар арасында яшеренделәр. 16 Һәм алар әйттеләр: «Ѳстебезгә авып тѳшегез һәм безне тәхеттә Утыручының йѳзеннән һәм Бәрәннең ачуыннан яшерегез! 17 Чѳнки Аларның бѳек ачу кѳне килде. Моңа каршы кем тора алсын?»
Мѳһер сугылган 144 мең кеше
71 Шуннан соң мин җирнең дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне күрдем. Алар җиргә, диңгезгә һәм бер генә агачка да исмәсен дип, җирнең дүрт җилен тотып торалар иде. 2 Мин үзендә тере Аллаһының мѳһере булган кѳнчыгыштан күтәрелүче башка фәрештәне күрдем. Ул җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә вәкаләт бирелгән дүрт фәрештәгә кѳчле тавыш белән: «Без Аллаһыбызның хезмәтчеләренең маңгайларына мѳһер сукканыбызга тикле җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез», – дип кычкырып эндәште. 4 Һәм мин мѳһер сугылган кешеләрнең санын ишеттем. Бѳтен Исраил кабиләләреннән мѳһерләнгән кешеләрнең саны бер йѳз кырык дүрт мең иде:
5 Яһүд кабиләсеннән мѳһерләнгән унике мең кеше,
Рубин кабиләсеннән унике мең кеше,
Гәд кабиләсеннән унике мең кеше,
6 Ашер кабиләсеннән унике мең кеше,
Нафтали кабиләсеннән унике мең кеше,
Менаше кабиләсеннән унике мең кеше,
7 Шимун кабиләсеннән унике мең кеше,
Леви кабиләсеннән унике мең кеше,
Исәскәр кабиләсеннән унике мең кеше,
8 Зебулун кабиләсеннән унике мең кеше,
Йосыф кабиләсеннән унике мең кеше,
Биньямин кабиләсеннән унике мең кеше мѳһерләнде.
Ак киемгә киенгән зур халык тѳркеме
9 Шуннан соң, бихисап күп кеше басып торганын күрдем; аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр. Ул кешеләр ак киемнәргә киенгәннәр, кулларына хѳрмә ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде. 10 Алар:
«Котылу тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан
һәм Бәрәннән килә!» –
дип кычкырып әйттеләр. 11 Тәхет тирәли, аксакаллар һәм дүрт җан иясе тирәли баскан фәрештәләр тәхет алдында йѳзтүбән капландылар һәм Аллаһыга сәҗдә кылып әйттеләр:
12 «Амин! Аллаһыбызга мактау һәм дан,
тирән гакыл һәм рәхмәт,
хѳрмәт, кодрәт һәм куәт мәңге булсын! Амин».
13 Шунда аксакалларның берсе миннән: «Бу ак киемгә киенгән кешеләр кемнәр алар һәм каян килгәннәр?» – дип сорады. 14 Мин аңа: «Әфәндем, син беләсең», – дидем. Ул миңа әйтте: «Алар зур газап кичереп килгәннәр һәм киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар. 15 Шуңа күрә
Алар Аллаһы тәхете алдында торалар,
Аның Йортында Аңа кѳне-тѳне хезмәт итәләр.
Тәхеттә Утыручы алар ѳстендә Үзенең чатырын корачак.
16 Алар һичкайчан ачыкмаслар, һичкайчан сусамаслар.
Аларны кояш та, эсселек тә кѳйдермәс.
17 Чѳнки тәхет уртасындагы Бәрән аларга Кѳтүче булачак,
Аларны тереклек суы чишмәләренә алып барачак.
Аллаһы аларның һәр күз яшен сѳртәчәк».
Җиденче мѳһер һәм алтын тѳтәсләү савыты
81 Бәрән җиденче мѳһерне кубаргач, ярты сәгать чамасы булыр, күктә тынлык урнашты. 2 Мин Аллаһы алдында басып торган җиде фәрештәне күрдем, аларга җиде быргы бирелде.
3 Һәм алтын тѳтәсләү савыты тоткан бүтән фәрештә изге ѳстәл каршына килеп басты. Аңа тәхет алдындагы алтыннан ясалган изге ѳстәлгә Аллаһының барлык изгеләренең догалары белән бергә куярга дип, күп хуш исле сумала бирелде. 4 Менә Аллаһы каршында фәрештә кулыннан ул изгеләрнең догалары белән бергә хуш исле сумала тѳтене күтәрелде. 5 Фәрештә тѳтәсләү савытын алды һәм аны, корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, җиргә ташлады. Шуннан соң, күк күкрәүләр, дѳмбердәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде.
Җиде фәрештәнең җиде быргысы
6 Җиде быргысы булган җиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнде. 7 Беренчесе быргысын кычкыртты: кан катнаш боз һәм ут хасил булды, һәм алар җиргә ыргытылды. Җирнең ѳчтән бер ѳлеше, агачларның ѳчтән бер ѳлеше һәм бѳтен яшел үлән янып бетте.
8 Менә икенче фәрештә быргысын кычкыртты: ут чорнаган гаять зур тауга охшаулы нәрсәдер диңгезгә ыргытылды; диңгезнең ѳчтән бер ѳлеше канга әверелде. 9 Диңгездә яшәүче җанварларның ѳчтән бер ѳлеше һәлак булды. Корабларның да ѳчтән бер ѳлеше һәлак ителде.
10 Менә ѳченче фәрештә быргысын кычкыртты: елгаларның ѳчтән бер ѳлешенә һәм чишмәләргә, яктырткыч кебек янып, күктән зур йолдыз тѳште. 11 Ул йолдызның исеме – Әрем. Суларның ѳчтән бер ѳлеше әрем сыман әче булды. Бу әче судан кешеләрнең күбесе үлде.
12 Менә дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты: кояшның, айның, йолдызларның ѳчтән бер ѳлешенә зарар килде, шунлыктан аларның яктылыкларының ѳчтән бер ѳлеше караңгыланды. Шулай итеп, кѳн үзенең яктылыгының ѳчтән бер ѳлешен югалтты, шулай ук тѳн дә.
13 Шунда мин күктә, югарыда очып барган бѳркетне күрдем. Аның: «Калган ѳч фәрештә кычкыртачак быргы тавышы аркасында җирдә яшәүчеләргә кайгы, кайгы, кайгы!» – дип кѳчле итеп кычкырганын ишеттем.
91 Менә бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм мин күктән җиргә тѳшкән йолдызны күрдем. Аңа упкын* 9:1 Упкын – шул чорда яшәүчеләр аңлавынча, явыз рухларны хѳкем кѳненә кадәр ябып тоту урыны. коесының ачкычы бирелде. 2 Йолдыз упкын коесын ачып җибәрде. Гаять зур мичтән чыккан тѳтен кебек коедан күтәрелгән тѳтеннән кояш белән һава караңгыланды. 3 Тѳтеннән җиргә саранчалар чыкты. Аларга, җирдәге чаяннарда булган кебек, чагу сәләте бирелде. 4 Аларга җирдәге үләнгә, тѳрле яшеллеккә һәм тѳрле агачка зыян китермәскә, фәкать маңгайлары Аллаһы мѳһере белән мѳһерләнмәгән кешеләргә генә зарар китерергә боерылды. 5 Аңа кешеләрне үтермәскә, бары тик биш ай буе аларны газапларга хокук бирелде. Кешенең ул газаплары чаян чаккандагы кебек. 6 Ул кѳннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин аны тапмаслар; үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар.
7 Саранчалар исә кыяфәте белән сугышка әзерләнгән атлар кебек иде. Аларның башларында алтын таҗ сыман нәрсә бар, ә йѳзләре кешенеке сыман иде. 8 Чәчләре хатын-кызныкы сыман, ә тешләре арысланныкы кебек иде. 9 Аларның ѳсләрендә тимер кѳбә сыман күкрәкчәләре бар иде, ә канатларының тавышы сугышка ыргып чапкан атлы сугыш арбаларыннан чыккан тавыш кебек иде. 10 Аларның чаянныкы кебек койрыклары һәм чаккычлары бар иде, һәм аларга шушы койрыклары белән биш ай буе кешеләрне газапларга хак бирелде. 11 Саранчаларның патшасы исә – упкын фәрештәсе; аның исеме яһүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон»* 9:11 Абаддун, Аполлуон – «Җимерүче» мәгънәсендә..
12 Беренче кайгы үтте, менә аның артыннан тагын икесе килә!
13 Менә алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты, һәм мин Аллаһы алдында торучы, хуш исле сумала яндыру ѳчен алтыннан ясалган изге ѳстәлнең дүрт мѳгезеннән килгән тавышны ишеттем. 14 Ул тавыш исә быргысы булган алтынчы фәрештәгә: «Бѳек Фѳрат елгасы янында бәйләнгән дүрт фәрештәне азат ит», – диде. 15 Һәм, кешеләрнең ѳчтән бер ѳлешен үтерер ѳчен, бу сәгатькә, кѳнгә, айга һәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр азат ителделәр. 16 Атлы гаскәрнең саны ике йѳз миллион иде. Мин аларның санын ишеттем. 17 Күренештә атларны һәм җайдакларны мин болай итеп күрдем: җайдакларның күкрәкчәләре уттай кызыл, куе зәңгәр һәм күкерт кебек саргылт тѳстә иделәр. Атларның башлары арыслан башы сыман, авызларыннан исә ут, тѳтен һәм күкерт бѳркелеп тора иде. 18 Кешеләрнең ѳчтән бер ѳлеше шушы ѳч бәла-казадан: атларның авызыннан чыккан уттан, тѳтеннән һәм күкерттән үтерелде. 19 Чѳнки атларның кѳче авызларында һәм койрыкларында; аларның койрыклары елан сыман һәм башлы иде. Шул башлары белән алар кешеләрне чагалар иде.
20 Бу бәла-казадан үлми калган кешеләр исә кылган гамәлләреннән тәүбә итмәделәр. Алар җеннәргә һәм күрә, ишетә, йѳри алмаган алтын, кѳмеш, бронза, таш һәм агач потларга табынуларыннан ваз кичмәделәр. 21 Бу кешеләр үзләренең үтерүләреннән, сихерләүләреннән, фәхешлекләреннән, урлашуларыннан тәүбә итмәделәр.
Язма тѳргәге тоткан фәрештә
101 Шуннан соң мин күктән тѳшүче икенче бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул болытка тѳренгән, ә баш ѳстендә яктылык боҗрасы бар иде. Аның йѳзе кояш кебек, аяклары утлы багана сыман иде. 2 Кулында ачылган кечкенә язма тѳргәге бар иде. Ул уң аягы белән диңгезгә, сул аягы белән җиргә басты 3 һәм арысландай кѳчле тавыш белән кычкырып җибәрде. Ул кычкыргач, җиде күк күкрәү тавыш биреп, нәрсәдер әйттеләр. 4 Җиде күк күкрәү әйткәч, мин аны язарга ниятләдем. Әмма күктән килгән авазның: «Җиде күк күкрәүнең сѳйләгәннәрен сер итеп сакла һәм язма», – дигәнен ишеттем.
5 Ә диңгездә һәм җирдә басып торучы мин күргән фәрештә уң кулын күккә күтәрде 6 һәм күкне, шулай ук анда булган һәрнәрсәне, җирне һәм анда булган һәрнәрсәне, диңгезне һәм анда булган һәрнәрсәне Булдырган мәңге Яшәүче белән ант итте: «Тоткарлау бүтән булмаячак, 7 җиденче фәрештә үзенең быргысын кычкыртачак кѳнне, Аллаһы Үзенең колларына – пәйгамбәрләренә игълан иткәнчә, Аның сере гамәлгә ашкан булыр».
8 Аннан соң, инде моңарчы ишеткән, күктән килгән аваз тагын миңа әйтте: «Бар, диңгездә һәм җирдә торучы фәрештәнең кулыннан ачылган язма тѳргәген ал». 9 Мин фәрештә янына килеп, аның миңа шул кечкенә язма тѳргәген бирүен үтендем. Ул миңа әйтте: «Аны алып аша. Ашказаныңда аннан әче булыр, әмма авызыңда бал кебек татлы булыр». 10 Мин фәрештәнең кулыннан кечкенә язма тѳргәген алып ашадым. Авызымда ул бал кебек татлы булды, ләкин, ашап бетерүемә, ашказанымда аннан әче булды. 11 Аннары миңа әйттеләр: «Син күп халыклар, милләтләр, телләр һәм патшалар хакында тагын пәйгамбәрлек итәргә тиешсең».
Ике шаһит
111 Миңа үлчәү таягы сыман камыш сабагы бирелде һәм әйтелде: «Бар, Аллаһы Йортын һәм корбан китерү урынын үлчә, андагы табынучыларны санап чык. 2 Әмма Аллаһы Йортының тышкы ишегалдын хисапка кертмә һәм үлчәмә, чѳнки ул мәҗүсиләргә бирелгән. Алар изге Иерусалим шәһәренең урамнарын кырык ике ай буе таптап йѳриячәкләр. 3 Мин Үземнең ике шаһитемә вәкаләт бирәчәкмен һәм алар, матәм киемнәре киеп, бер мең ике йѳз алтмыш кѳн буе пәйгамбәрлек итәчәкләр». 4 Бу шаһитләр – ике зәйтүн агачы һәм бѳтен җир Раббысы алдында торучы ике яктырткыч. 5 Әгәр берәрсе аларга зыян китерергә ниятләсә, ул чакта аларның авызларыннан ут чыгачак, һәм аларның дошманнарын йотачак. Аларга зыян китерергә ниятләгән кеше шулай үтерелергә тиеш. 6 Пәйгамбәрлек иткән вакытта яңгыр яумасын дип, аларның күкне капларга вәкаләтләре бар. Канга әйләндерү ѳчен аларның сулар ѳстеннән вәкаләтләре бар. Һәм үзләре кайчан теләсә, шул чакта җиргә һәртѳрле бәла-казалар белән зыян китерергә вәкаләтләре бар.
7 Шаһитлек бирүләрен тәмамлагач, упкыннан җанвар күтәрелеп чыгачак, аларга каршы сугышачак, аларны җиңәчәк һәм үтерәчәк. 8 Бу ике шаһитнең гәүдәсе аларның Раббысы хачка кадакланган бѳек шәһәр урамында ятачак. Ул шәһәрнең исеме кинаяләп „Сәдүм" һәм „Мисыр" дип атала. 9 Бу мәетләргә ѳч кѳн ярым буе тѳрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән һәм милләтләрдән булган кешеләр караячаклар. Ул мәетләрне кабергә салырга рѳхсәт итмәячәкләр. 10 Җирдә яшәүчеләр моңа шатланачаклар һәм күңел ачачаклар, бер-беренә бүләкләр җибәрәчәкләр, чѳнки бу ике пәйгамбәр җирдә яшәүчеләрне күп газаплаган иделәр.
11 Әмма ѳч кѳн ярым үткәч, аларга Аллаһыдан яшәү тыны керде һәм алар аякларына торып бастылар. Аларны күрүчеләрне бѳек курку басты. 12 Шуннан соң шаһитләр күктән кѳчле тавышның: «Монда күтәрелегез», – дип әйтүен ишеттеләр. Алар күккә болытта күтәрелделәр, ә дошманнары аларга карап торды.
13 Шул вакытта ук кѳчле итеп җир тетрәде һәм шәһәрнең уннан бер ѳлеше җимерелде. Җир тетрәүдән җиде мең кеше үлде, ә калганнары бик нык куркыштылар һәм күкләр Аллаһысын данладылар.
14 Икенче кайгы үтте, менә аның артыннан ѳченчесе килә!
Җиденче быргы
15 Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм күктә:
«Дѳнья патшалыгы инде Раббыбызның
һәм Аның Мәсихенең Патшалыгы булды.
Раббы мәңге патшалык итәчәк!» –
дип әйтүче кѳчле тавышлар яңгырады. 16 Аннары, Аллаһы алдында үз тәхетләрендә утыручы егерме дүрт аксакал, йѳзтүбән капланып, Аллаһыга сәҗдә кылдылар һәм 17 әйттеләр:
«Бар булучы, Булган, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы,
Сиңа шѳкрана итәбез!
Чѳнки Син Үзеңнең бѳек кодрәтеңне гамәлгә керттең
һәм патшалык итә башладың.
18 Халыклар ярсыдылар.
Синең ачу кѳнең килде
һәм үлеләрне хѳкем итү вакыты җитте.
Синең хезмәтче пәйгамбәрләреңә, изге кешеләреңә,
Исемеңнән куркучы кечкенәләргә һәм зурларга
әҗер бирү вакыты,
Җирне һәлак итүчеләрне
һәлак итү вакыты җитте!»
19 Шуннан соң күктә Аллаһы Йорты ачылды һәм анда Аның килешү сандыгы* 11:19 Килешү сандыгы – сүзлекне карагыз. күренде. Шунда яшен яшьнәде, дѳмбердәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәүләр, җир тетрәү булды һәм бик кѳчле итеп боз яуды.
Хатын һәм аждаһа
121 Күктә бѳек галәмәт күренде: менә кояшка тѳренгән хатын; аның аяклары астында ай, башында унике йолдызлы таҗ иде. 2 Хатын йѳкле булып, бала тудыру газапларыннан һәм авыртудан кычкыра иде. 3 Күктә бүтән галәмәт күренде: менә җиде башлы һәм ун мѳгезле кызыл тѳстәге гаять зур аждаһа; аның һәр башында кечкенә таҗ иде. 4 Койрыгы күк йолдызларының ѳчтән бер ѳлешен себереп, аларны җиргә атты. Хатын баласын тудыру белән, аның баласын ашар ѳчен, аждаһа бала тудыру халәтендә булган хатын алдына басты. 5 Менә хатын, барлык халыклар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәргә тиешле ир бала тудырды. Хатынның баласы Аллаһыга һәм Аның тәхете алдына тотып китерелде. 6 Ә хатын чүлгә качты. Анда аңа мең ике йѳз алтмыш кѳн буе кайгырту астында булу ѳчен Аллаһы әзерләп куйган урын бар иде.
7 Шуннан соң күктә сугыш башланды: Микаил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа да үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. 8 Әмма аждаһа җиңелде һәм үзенең явыз фәрештәләре белән моннан ары күктә кала алмады. 9 Бу зур аждаһа, бѳтен дѳньяны алдаучы, иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан, җиргә бәреп тѳшерелде; аның белән бергә явыз фәрештәләре дә бәреп тѳшерелделәр. 10 Шуннан соң, мин күктә кѳчле тавыш ишеттем:
«Менә Аллаһыбызның коткаруы, кодрәте, патшалыгы
һәм Аның Мәсихенең хакимлеге урнашты!
Чѳнки Аллаһыбыз алдында кѳне-тѳне имандашларыбызны
гаепләүче бәреп тѳшерелде.
11 Туганнарыбыз аны Бәрән каны белән
һәм Гайсә хакындагы шаһитлек сүзләре белән җиңделәр,
Хәтта, үлемнән курыкмыйча,
үзләренең җаннарын аямадылар.
12 Шуңа күрә, күкләр
һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз!
Әмма җиргә һәм диңгезгә кайгы,
чѳнки иблис, вакыты аз калганын белеп,
Кѳчле ярсу белән сезгә тѳште!»
13 Үзенең җиргә бәреп тѳшерелүен күргәч, аждаһа ир бала тудырган хатынны куа башлады. 14 Хатынга исә, бу еланнан качып, аның ѳчен чүлдә әзерләгән урынга очсын дип, зур бѳркетнең ике канаты бирелде. Ул анда вакыт* 12:14 Вакыт – бу урында, белгечләр фикеренчә, «ел» мәгънәсендә., вакытлар һәм ярты вакыт буе кайгырту астында булачак. 15 Хатынны елга агызып китсен дип, хатын артыннан елан үзенең авызыннан елга кебек су агызды. 16 Әмма җир, авызын ачып, аждаһа авызыннан аккан елганы йотып, хатынга ярдәм итте. 17 Аждаһа хатынга нык ярсыды, һәм хатынның Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче калган балаларына каршы сугышыр ѳчен китте. Шуннан соң аждаһа диңгез ярына басты.
Дингездән чыккан җанвар
131 Шуннан соң мин диңгездән чыгучы, ун мѳгезле һәм җиде башлы җанварны күрдем. Аның мѳгезләрендә ун кечкенә таҗ, һәм башларында кѳфер исемнәр иде. 2 Мин күргән җанвар капланга охшаган. Аның аяклары аюныкы сыман, авызы исә арысланныкы кебек иде. Аждаһа аңа үзенең кѳчен, тәхетен һәм зур вәкаләтен бирде. 3 Аның башларының берсе үле дәрәҗәсендә яраланган иде, аннан соң, ул ярасы тѳзәтелде. Бѳтен җиһан гаҗәпкә калып, җанвар артыннан китте 4 һәм аждаһага сәҗдә кылды, чѳнки җанварга ул вәкаләт биргән иде. Кешеләр: «Кем җанвар кебек була алсын һәм аның белән кем сугыша алсын?» – дип, җанварга да сәҗдә кылдылар.
5 Бу җанварга тәкәбберләнергә һәм кѳфер сүз сѳйләргә ирек куелды. Аңа кырык ике ай буе хакимлек итәргә бирелде. 6 Ул Аллаһыга каршы кѳфер сүзләр әйтә башлады; Аның исемен, Аның яшәгән урынын һәм күктә яшәүчеләрне кѳферли башлады. 7 Җанварга Аллаһының изге кешеләренә каршы сугышырга һәм аларны җиңәргә рѳхсәт ителде. Аңа һәр кабилә, һәр халык, һәр тел һәм һәр милләт ѳстеннән хакимлек итәргә рѳхсәт ителде. 8 Җирдә яшәүчеләрнең дѳнья яратылганга кадәр исемнәре чалынган Бәрәннең Тормыш китабына язылмаган һәммәсе шушы җанварга табыначаклар.
9 Колагы булган ишетсен:
10 Кем әсирлеккә тѳшәргә тиешле икән,
шул кеше әсирлеккә тѳшәчәк.
Кем кылыч белән үтерелергә тиешле икән,
шул кеше кылычтан үләчәк.
Монда Аллаһының изге кешеләренең сабырлыгы һәм иманы күренергә тиешле.
Җирдән чыккан җанвар
11 Аннан соң җирдән чыгучы башка җанварны күрдем. Аның ике мѳгезе бәрәннекенә охшаш һәм ул аждаһа кебек сѳйли иде. 12 Ул беренче җанварның бѳтен вәкаләте белән аның алдында гамәл кыла иде, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем дәрәҗәсендәге ярасы тѳзәлгән беренче җанварга табындырды. 13 Ул зур галәмәтләр эшли иде, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде. 14 Ул беренче җанвар алдында эшләргә бирелгән галәмәтләре белән җирдә яшәүчеләрне алдый иде. Аларга кылычтан яраланган һәм терелгән җанвар сынын ясарга кушты. 15 Беренче җанварның сыны сѳйләсен һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә бирелсен ѳчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рѳхсәт ителде. 16 Һәм икенче җанвар кечеләрнең һәм бѳекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды. 17 Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеменең тамгасы яки аның исеменең саны булмаган һәркем сатып та ала алмады һәм сата да алмады.
18 Монда зирәклек кирәк. Акылы булган кеше җанварның санын хисаплап чыгарсын. Чѳнки ул – кеше саны. Аның саны – алты йѳз алтмыш алты.
Бәрән һәм 144 мең кеше
141 Шунда мин күрдем: менә Сион тавында Бәрән тора. Аның белән бергә маңгайларында Бәрәннең исеме һәм Аның Атасының исеме язылган йѳз кырык дүрт мең кеше бар иде. 2 Шуннан соң мин күктән зур шарлавык тавышы сыман һәм кѳчле күк күкрәгән сыман тавыш килүен ишеттем. Мин ишеткән тавыш арфачылар уйнаган тавышка охшаган иде. 3 Алар тәхет алдында, дүрт җан иясе һәм аксакаллар алдында яңа җыр җырлыйлар иде. Ул җырны җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йѳз кырык дүрт мең кешедән башка һичкем ѳйрәнә алмады. 4 Болар – хатын-кызлар белән нәҗесләнмәгәннәр; алар гыйффәтлеләр. Болар – Бәрән кайда гына барса, Аның артыннан баралар. Алар кешеләр арасыннан йолып алынганнар, Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче уңышлар иделәр. 5 Аларның телләрендә ялган булмады, алар әхлаклы иделәр.
Ѳч фәрештә
6 Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү ѳчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем. 7 Ул кѳчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз! Чѳнки Аның хѳкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз!» – диде.
8 Икенче фәрештә дә: «Бѳек Бабыл җимерелде, җимерелде! Ул барча халыкларны үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабыннан эчерткән», – дип, аңа иярде.
9 Тагы бер фәрештә, ѳченчесе, аларга ияреп: «Кем җанварга һәм аның сынына табына, үзенең маңгаена яки кулына җанвар тамгасын кабул итә, 10 шул Аллаһының ачу касәсенә салынган ярсу шәрабын, су кушылмаган шәрабын эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр һәм Бәрән алдында утлы күкерт эчендә газапландырылачак. 11 Аларның газаплану тѳтене мәңге күтәреләчәк. Җанварга һәм аның сынына табынучы, аның исем тамгасын кабул итүче һәркем кѳндез дә, тѳнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк». 12 Бу вакытларда Аллаһының әмерләрен үтәүче һәм Гайсәгә иман итүче изге кешеләрнең түземле булулары кирәк.
13 Мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: „Шушы вакыттан башлап үлүчеләр – Раббыга иман итеп үлүчеләр бәхетле"».
«Әйе, алар үзләренең михнәтләреннән ял итсеннәр, чѳнки аларның эшләре үзләре артыннан бара», – ди Рух.
Җир уңышы
14 Шуннан соң мин ак болыт һәм болыт ѳстендә утыручы адәм улына охшаган Затны күрдем. Аның башында алтын таҗы һәм кулында үткен урагы бар иде. 15 Аллаһы Йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт ѳстендә Утыручыга кѳчле тавыш белән: «Үзеңнең урагыңны алып ур: урак ѳсте җитте, чѳнки җир уңышы ѳлгерде», – дип кычкырды. 16 Шуннан соң, болытта Утыручы Үзенең урагын җир ѳстенә җибәрде һәм уңыш урылды.
17 Аннары күктәге Аллаһы Йортыннан башка фәрештә чыкты. Аның да үткен урагы бар иде. 18 Корбан китерү урыныннан, ут ѳстеннән хакимлеге булган башка фәрештә чыкты. Ул кѳчле тавыш белән үткен урагы булган фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны җибәр һәм җир ѳстендәге йѳзем тәлгәшләрен җый, чѳнки аның җимешләре ѳлгерде!» – диде. 19 Фәрештә үзенең үткен урагын җиргә җибәрде һәм җирдәге йѳземне җыеп, Аллаһының гаять зур ачу изгеченә ташлады. 20 Ул йѳзем шәһәр артында изгечтә тапталды. Изгечтән атларның йѳгәненә кадәр җиткән, бер мең алты йѳз стадия* 14:20 Бер мең алты йѳз стадия – ѳч йѳз чакрым чамасы. озынлыкта кан акты.
Җиде бәла-казалы җиде фәрештә
151 Шуннан соң мин күктә бѳек һәм искиткеч башка галәмәт билгесен – соңгы җиде бәла-казаны тотып торган җиде фәрештәне күрдем. Ул бәла-казалар соңгылары иде, чѳнки Аллаһының ачуы шулар белән тәмамлана. 2 Һәм мин ут белән пыяла катнашкан диңгез сыман нәрсәне күрдем. Пыяла диңгез ѳстендә җанварны, аның сынын һәм аның исем санын җиңеп чыкканнар кулларына Аллаһының арфаларын тотып торалар иде. 3 Алар Аллаһы колы Мусаның җырын һәм Бәрәннең җырын җырлыйлар иде:
«Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!
Синең эшләрең бѳек һәм искиткеч.
Халыкларның Патшасы,
Синең юлларың гадел һәм хакыйкый.
4 Раббы! Синнән кем курыкмас,
Исемеңне кем данламас?
Чѳнки тик бер Син генә изге.
Бѳтен халыклар килеп,
Синең алдыңда сәҗдә кылачаклар,
Чѳнки Синең гадел эшләрең ачылды».
5 Моннан соң мин күрдем: менә күктә шаһитлек чатырындагы изге урын ачылды. 6 Изге урыннан җиде бәла-казасы булган җиде фәрештә чыкты. Алар чиста һәм ялтырап торган җитен кием кигәннәр һәм күкрәкләрен алтын пута белән буганнар иде. 7 Дүрт җан иясенең берсе җиде фәрештәгә мәңге яшәүче Аллаһының ачуы белән тулы җиде алтын касә бирде. 8 Изге урын Аллаһы даныннан һәм кодрәтеннән тѳтен белән тулды, һәм җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда һичкем керә алмады.
Аллаһы ярсуы тулы җиде касә
161 Шуннан соң мин: «Барыгыз һәм җиргә Аллаһының җиде ярсу касәсен түгегез», – дип, Аллаһы Йортыннан җиде фәрештәгә сѳйләүче кѳчле тавыш ишеттем.
2 Беренче фәрештә китте һәм үзенең касәсен җир ѳстенә түкте. Җанвар тамгасы суктырган һәм аның сынына табынган кешеләрдә чирканыч һәм яман җәрәхәтләр хасил булды.
3 Икенче фәрештә үзенең касәсен диңгезгә түкте. Аның суы үләт каны кебек булды, һәм диңгездәге барлык җан ияләре үлделәр.
4 Ѳченче фәрештә үзенең касәсен елгаларга, су чишмәләренә түкте, һәм аларның суы канга әверелде. 5 Аннан соң, мин сулар фәрештәсенең әйтүен ишеттем:
«Бар булучы, Булган һәм Изге!
Син шулай хѳкем итеп, гадел эшләдең.
6 Чѳнки бу явыз кешеләр изгеләрнең, пәйгамбәрләрнең
канын койдылар,
һәм Син аларга кан эчәргә бирдең.
Алар моңа лаеклылар!»
7 Мин корбан китерү урыны ягыннан килгән тавыш ишеттем:
«Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!
Синең хѳкемнәрең хакыйкый һәм гадел!»
8 Дүртенче фәрештә үзенең касәсен кояш ѳстенә түкте һәм кояшка кешеләрне ут белән кѳйдерергә бирелде. 9 Һәм кешеләрне кѳчле эсселек кѳйдерде. Бу бәла-казалар ѳстеннән хакимлеге булган Аллаһының исемен кешеләр хурладылар, әмма тәүбә итмәделәр һәм Аны данламадылар.
10 Бишенче фәрештә үзенең касәсен җанвар тәхете ѳстенә түкте һәм аның патшалыгы караңгылыкка чумды. Кешеләр авыртудан үзләренең телләрен тешләделәр, 11 сызлануларыннан һәм җәрәхәтләреннән күк Аллаһысын хурладылар, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр.
12 Алтынчы фәрештә үзенең касәсен бѳек Фѳрат елгасына түкте. Кѳнчыгыштан килүче патшаларга юл әзер булсын ѳчен аның суы кипте. 13 Һәм мин аждаһаның, җанварның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан чыккан гѳберле бака сыман ѳч шакшы рухны күрдем. 14 Алар – галәмәтләр күрсәтүче явыз рухлар. Алар бѳтен җир патшаларын Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бѳек кѳнендә сугышка җыяр ѳчен чыгалар.
15 «Менә карак кебек кѳтмәгәндә киләм: ялангач йѳрмәс ѳчен һәм хурлыгын кешеләр күрмәсен ѳчен уяу торучы һәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!»
16 Явыз рухлар патшаларны яһүд телендә «Һармагедун» дип аталган урынга җыйдылар.
17 Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түкте, һәм Аллаһы Йортыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» – дигән кѳчле тавыш ишетелде. 18 Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәүләр булды. Кѳчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле булмаган шундый кѳчле, шундый нык тетрәү булды! 19 Бѳек шәһәр ѳч ѳлешкә бүленде һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы бѳек Бабылны искә тѳшерде һәм Үзенең ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде. 20 Һәр утрау юкка чыкты, таулар җимерелделәр. 21 Күктән кешеләр ѳстенә зур-зур боз кантарлары* 16:21 Зур-зур боз кантарлары – сүзгә-сүз «талант авырлыгындагы бозлар», бер талант – 40 кг чамасы. ява башлады. Кешеләр бу бәла-каза ѳчен Аллаһыны хурлый иделәр, чѳнки ул ифрат та авыр иде.
Фахишә һәм җанвар
171 Кулларында җиде касә булган фәрештәләрнең берсе килде дә миңа әйтте: «Кил монда. Мин сиңа күп суларда утыручы бѳек фахишәгә булачак хѳкем җәзасын күрсәтермен. 2 Аның белән җир патшалары фәхешлек иттеләр, аның фәхешлек шәрабыннан җирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр».
3 Мине Рух биләп алды, һәм фәрештә мине чүлгә күчерде. Мин җиде башлы һәм ун мѳгезле, кѳфер исемнәр белән тулы булган кызыл җанвар ѳстендә утыручы хатынны күрдем. 4 Хатын шәмәхә һәм кызыл тѳстәге киемнәргә киенгән, алтын, асылташлар һәм энҗе белән бизәлеп матурланган, кулына үзенең фәхешлегенең чирканычлыгы һәм шакшылыгы тулы алтын касә тоткан иде. 5 Аның маңгаена серле исем язылган: «Бѳек Бабыл – җир фахишәләренең һәм чирканыч нәрсәләрнең анасы». 6 Мин хатынның изгеләр каныннан һәм Гайсә шаһитләренең каныннан исергәнлеген күрдем. Аны күргәннән мин бик нык гаҗәпләндем. 7 Фәрештә миңа әйтте: «Син нигә гаҗәпләндең? Мин сиңа хатынның һәм аны йѳртүче җиде башлы һәм ун мѳгезле җанварның серен аңлатып бирәм. 8 Син күргән җанвар бар иде, инде ул юк; ул упкыннан күтәрелеп чыгачак һәм һәлак ителәчәк. Дѳнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына язылмаган кешеләр җанварны күреп, гаҗәпләнәчәкләр, чѳнки ул бар иде, хәзер юк һәм янә булачак.
9 Монда зирәк акыл кирәк. Җиде баш – хатын утырган җиде тау, шулай ук – җиде патша ул. 10 Ул патшаларның бишесе һәлак булды, берсе бар, башкасы әле килмәгән. Килгәч, ул озак булырга тиеш түгел. 11 Ә булган һәм хәзер булмаган җанвар – ул сигезенче патша. Ул – җиде патшаның берсе, һәм ул һәлакәткә бара.
12 Син күргән ун мѳгез – ун патша ул. Алар патшалыкларын әле алмадылар. Әмма җанвар белән бергә, бер сәгатькә, патшалар дәрәҗәсендә хакимлек алачаклар. 13 Аларның ниятләре бер, алар җанварга үзләренең кѳчләрен һәм хакимлекләрен тапшырачаклар. 14 Алар Бәрән белән сугышачаклар һәм Бәрән аларны җиңәчәк, чѳнки Ул – хакимнәрнең Хуҗасы һәм патшаларның Патшасы. Аның белән бергә булганнар исә чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар».
15 Шуннан соң, фәрештә миңа әйтте: «Син күргән фахишә утырган сулар исә – алар халыклар, тѳркемнәр, милләтләр һәм телләр. 16 Син күргән ун мѳгез һәм җанвар фахишәне нәфрәт итәчәк һәм аны бѳлгенлеккә тѳшерәчәк, ялангач калдырачак, аның тәнен ашаячак һәм аны утта яндырачак. 17 Чѳнки Аллаһы аларның ниятләре бер булырга һәм үз патшалыкларын җанварга тапшырырга, моның белән Үзенең ихтыярын үтәргә аларның йѳрәкләренә салган. Болар барысы Аллаһының сүзләре тормышка ашканга кадәр булачак. 18 Ә син күргән хатын – җир патшалары ѳстеннән патшалык итүче бѳек шәһәр ул».
Бабылның җимерелүе
181 Болардан соң, мин күктән тѳшүче бѳек вәкаләте булган башка фәрештәне күрдем. Аның даны белән җир яктыртылды. 2 Фәрештә кѳчле тавыш белән кычкырды:
«Бѳек Бабыл җимерелде, җимерелде!
Ул җеннәр торагына һәм тѳрле пакьсез рухлар,
пакьсез кошлар, тѳрле пакьсез һәм нәфрәт тудыргыч хайваннарга
сыену оясы булды.
3 Чѳнки ул үзенең ярсулы фәхешлек шәрабыннан
барлык халыкларны эчертте,
һәм җир патшалары аның белән зина кылдылар.
Сәүдәгәрләр аның кѳчле нәфес теләгеннән баедылар».
4 Мин күктән килгән башка тавышны ишеттем:
«Минем халкым, аның гѳнаһларында катнашмас ѳчен
һәм аның бәла-казаларына дучар булмас ѳчен аннан чык.
5 Чѳнки аның гѳнаһлары күккә кадәр барып җитте
һәм Аллаһы аның җинаятьле эшләрен искә алды.
6 Ул ничек биргән булса,
сез дә аңа шулай кайтарыгыз,
эшләренә карата икеләтә бирегез.
Үзе әзерләгән касәдә аның үзенә икеләтә әзерләгез.
7 Ул үзен күпме данлаган булса,
җенси ләззәтлектә яшәгән булса,
шулкадәр аңа газап һәм кайгы бирегез!
Чѳнки ул үзенең күңеленнән:
„Патша булып утырам, мин тол хатын түгел,
кайгыны да күрмәм!" – дип әйтә.
8 Шуңа күрә аңа бер кѳндә бәла-казалар –
үлем, хәсрәт, ачлык киләчәк.
Һәм ул утта яндырылачак,
чѳнки аны хѳкем итүче Раббы кодрәтле!»
9 Аның белән зина кылган һәм җенси теләкләрен канәгатьләндергән җир патшалары, аның януыннан чыккан тѳтенгә карап, аның хакында үкереп елаячаклар. 10 Аның газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар һәм:
«Кайгы, кайгы сиңа, бѳек һәм куәтле Бабыл шәһәре!
Чѳнки сиңа бер сәгать эчендә хѳкем килде», –
дип әйтәчәкләр.
11 Җир сәүдәгәрләре дә аның хакында елаячаклар һәм кайгырачаклар, чѳнки бүтән алардан беркем бернәрсә сатып алмый: 12 алтын һәм кѳмеш әйберләрен, асылташларын һәм энҗеләрен, нәфис җитен, ефәк, куе кызыл һәм алсу тѳстәге тукымаларын, һәртѳрле кыйммәтле тѳрдәге агачларын һәм фил сѳягеннән ясалган әйберләрен, иң кыйммәтле агачтан, бронзадан, тимердән һәм мәрмәрдән ясалган һәртѳрле әйберләрен 13 һәм дарчиннарын, аш тәмләткечләрен, хуш исле майларын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, иң яхшы оннарын һәм игеннәрен, мал-туарларын, сарыкларын һәм атларын, арбаларын, кеше гәүдәләрен һәм кеше җаннарын да алмый.
14 «Җаның теләгән яхшы әйберләр синнән киттеләр.
Синең барлык зиннәтлелегең һәм купшылыгың юк булды;
Син аларны һичкайчан тапмаячаксың!»
15 Болар белән сәүдә итүчеләр һәм аннан баючылар, аның газапларыннан куркып, елап һәм иңрәп читтәрәк торачаклар. 16 Алар: «Нәфис җитен, куе кызыл һәм алсу тѳстәге тукымаларга киенгән, алтын, асылташларга һәм энҗегә бизәлгән бѳек шәһәргә кайгы, кайгы! 17 Чѳнки шундый күп байлык бер сәгать эчендә юк булды», – диячәкләр.
Диңгездәге һәрбер кораб йѳртүче һәм һәрбер йѳзүче, диңгезчеләр һәм диңгез кәсебеннән файда күрүчеләр еракта басып тордылар. 18 Аның януыннан чыккан тѳтенгә карап: «Бу бѳек шәһәргә кайсы шәһәр тиң булсын!» – дип кычкырдылар. 19 Алар башларына тузан сиптеләр һәм елап:
«Кайгы, кайгы сиңа,
байлыгыңнан диңгездә кораблары булган
һәммә кеше баеган бѳек шәһәр!
Чѳнки син бер сәгать эчендә юкка чыктың», –
дип кайгырып кычкырдылар.
20 Әй, күк һәм изгеләр, рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр! Аның хакында шатланыгыз, чѳнки сезгә каршы кылган гамәлләре ѳчен Аллаһы аны хѳкем итте.
21 Аннары бер кѳчле фәрештә тегермән ташы кебек зур таш алып, аны диңгезгә ташлады һәм әйтте:
«Бѳек шәһәр Бабыл шундый кѳч белән җимереләчәк
һәм мәңгегә юк булачак.
22 Арфада уйнаучылар һәм җырлаучылар,
сыбызгычылар һәм быргычылар тавышын синдә инде ишетмәсләр.
Бер генә һѳнәр буенча да бер генә һѳнәрчене табып булмас
һәм тегермән ташларының тавышы синдә ишетелмәс.
23 Яктырткыч уты синдә моннан ары яктыртмас,
кияү белән кәләш тавышлары моннан ары синдә ишетелмәс.
Чѳнки синең сәүдәгәрләрең җирдә бѳек булдылар,
синең сихереңә бѳтен халыклар да алдандылар.
24 Ул шәһәрдә барлык пәйгамбәрләрнең, изгеләрнең
һәм җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны табылды».
Раббыны мактагыз!
191 Аннан соң мин күктә зур халык тѳркеменнән чыккан кебек кѳчле тавыш ишеттем. Алар әйттеләр:
«Раббыны мактагыз* 19:1 Раббыны мактагыз – яһүд телендә: «Һалелуя».!
Котылу, дан һәм кодрәт безнең Аллаһыбызныкы!
2 Чѳнки Аның хѳкемнәре хакыйкый һәм гадел:
җирне үзенең фәхешлеге белән бозыклыкка китергән
Бѳек фахишәне Ул хѳкем итте,
һәм Үзенең бәндәләренең каны ѳчен аннан үч алды».
3 Һәм:
«Раббыны мактагыз!» –
дип кабатлап әйттеләр.
Аның газапларының тѳтене мәңге күтәрелә.
4 Аннары, егерме дүрт аксакал һәм дүрт җан иясе йѳзтүбән капланып, тәхеттә утыручы Аллаһыга:
«Амин! Раббыны мактагыз!» –
дип, сәҗдә кылдылар.
5 Тәхеттән тавыш килде:
«Аның барлык бәндәләре,
Аннан куркучылар, кечеләр һәм зурлар,
Безнең Аллаһыбызны мактагыз!»
6 Аннан соң, мин, зур халык тѳркеменнән чыккандай, шарлавык аккандай һәм кѳчле күк күкрәгәндәй тавыш белән әйтелгәнне ишеттем:
«Раббыны мактагыз!
Чѳнки Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһыбыз
патшалык итә башлады!
7 Куаныйк һәм нык шатланыйк, Аны данлыйк!
Чѳнки Бәрәннең туе килде, һәм Аның кәләше үзен әзерләде».
8 Кәләшкә, кияр ѳчен, ялтырап торган нәфис
ак җитен тукымадан чиста кием бирелде,
чѳнки ак җитен – изге кешеләрнең тәкъва эшләре ул.
9 Фәрештә миңа: «Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле, – дип язарга кушты. – Бу сүзләр – Аллаһының хакыйкый сүзләре», – диде ул. 10 Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аякларына егылдым, әмма ул миңа әйтте: «Кара аны, болай эшләмә! Мин синең һәм Гайсәнең шаһитлеге булган имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Чѳнки Гайсәнең шаһитлеге пәйгамбәрләрне рухландыра».
Ак ат ѳстендәге җайдак
11 Мин ачылган күкне күрдем. Менә ак ат; аның Җайдагы Тугры һәм Хакыйкый дип атала. Ул гадел хѳкем итә һәм сугыш алып бара. 12 Аның күзләре ут ялкыны кебек һәм башында күп таҗлар иде. Аңа Үзеннән башка һичкем белми торган исем язылган иде. 13 Ул канга баткан кием кигән һәм Аның исеме – Аллаһы Сүзе. 14 Аның артыннан ак атларга атланган ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияргән. 15 Аның авызыннан, халыкларга сугар ѳчен, үткен кылыч чыгып тора, һәм Ул Үзе алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсу һәм ачу шәрабын изгечтә изә. 16 Аның киемендә һәм ботында «Патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы» дигән исем язылган.
17 Аннан соң, мин кояшта торучы бер фәрештәне күрдем. Ул, бик югарыда очучы бѳтен кошларга мѳрәҗәгать итеп, кѳчле тавыш белән кычкырды: «Килегез, Аллаһының бѳек кичке мәҗлесенә җыелыгыз! 18 Патшаларның һәм гаскәр башлыкларының, кѳчлеләрнең, атларның һәм аларның җайдакларының итен, бѳтен иреклеләрнең һәм колларның, кечеләрнең һәм зурларның итен ашагыз».
19 Мин теге җанварны, җир патшалары һәм аларның гаскәрләрен атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелганнарын күрдем. 20 Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. 21 Ә калганнары атта Утыручының авызыннан чыккан кылыч белән үтерелделәр, һәм барлык кошлар аларның итен ашап туйдылар.
Мең ел буе патшалык итү
201 Шуннан соң, мин үзендә упкын ачкычы һәм кулында зур чылбыр булган күктән тѳшүче фәрештәне күрдем. 2 Ул борынгы елан аждаһаны, ягъни иблис-шайтанны тотып алды һәм аны мең елга чылбырлады. 3 Мең ел үткәнгә кадәр халыкларны алдамасын ѳчен, аны упкынга ташлады, бикләп куйды һәм упкынга мѳһер сукты. Мең елдан соң, ул аз гына вакытка азат ителергә тиеш.
4 Аннан соң, мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хѳкем итәргә хокук бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре ѳчен һәм Аллаһы сүзе ѳчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр. 5 (Үлгәннәрнең калганнары исә мең ел үтмичә терелмәделәр.) Бу – беренче терелү. 6 Беренче терелүдә катнашучылар бәхетлеләр һәм изгеләр. Икенче үлем алар ѳстеннән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр.
Шайтанны хѳкем итү
7 Мең ел үткәч, шайтан үзенең тѳрмәсеннән азат ителәчәк 8 һәм җирнең дүрт почмагындагы Гог һәм Магог халыкларын алдап, сугышка җыяр ѳчен чыгачак. Аларның саны диңгез комы кебек күп булыр. 9 Алар җир киңлегенә чыктылар һәм Аллаһының изге кешеләре яшәгән станны һәм яраткан шәһәрне камап алдылар. Әмма күктән ут тѳшеп, аларны яндырып бетерде. 10 Җанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы һәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кѳне-тѳне һәм мәңге газапланачаклар!
Үлеләрнең хѳкем ителүе
11 Аннан соң, мин зур ак тәхет һәм анда Утыручыны күрдем. Аның йѳзеннән җир белән күк качты һәм, аларга урын табылмады. 12 Тәхет каршында торучы үлгәннәрне – зурларны һәм кечеләрне күрдем. Китаплар ачылып куелганнар иде. Тормыш китабы дип аталган башка китап та ачылган иде. Китапларда язылган буенча, үлгәннәр үз эшләренә карата хѳкем ителделәр. 13 Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлем һәм үлем патшалыгы да үзендә булган үлгәннәрне бирделәр. Бу үлгән кешеләр һәркайсысы үз эшләренә карата хѳкем ителделәр. 14 Үлем һәм үлем патшалыгы да утлы күлгә ыргытылдылар. Бу утлы күл – икенче үлем. 15 Исеме Тормыш китабында табылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды.
Яңа күк һәм яңа җир
211 Шуннан соң, мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем. Чѳнки әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыктылар, диңгез дә инде юк. 2 Мин, үзенең кияве ѳчен әзерләнгән, бизәнгән кәләш кебек, Аллаһыдан, күктән тѳшүче яңа изге Иерусалим шәһәрен күрдем. 3 Һәм тәхеттән килгән кѳчле тавышны ишеттем: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Аллаһысы булачак. 4 Ул аларның һәр күз яшен сѳртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чѳнки әүвәлге үтеп китте».
5 Тәхеттә Утыручы әйтте: «Менә, Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм. Яз, чѳнки бу сүзләр ышанычлы һәм хакыйкый». 6 Ул миңа әйтте: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән эчәргә бушлай бирәм. 7 Җиңүче моның барысына ия булачак һәм аның Аллаһысы Мин булачакмын, ә ул Минем улым булачак. 8 Әмма куркакларның, тугры булмаганнарның, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның ѳлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдә. Бу – икенче үлем».
Яңа Иерусалим
9 Минем янга соңгы җиде бәла-каза белән тулы җиде касә тоткан җиде фәрештәнең берсе килде һәм: «Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм», – диде. 10 Мине Рух биләп алды һәм фәрештә мине гаять зур һәм биек тауга күчерде. Ул миңа Аллаһыдан, күктән тѳшүче изге Иерусалим шәһәрен күрсәтте. 11 Ул шәһәр Аллаһы даныннан балкып тора иде. Аның яктылыгы асылташ балкышына һәм чиста яшма кристаллы балкышына охшашлы иде. 12 Аның коймасы бик зур һәм биек, унике капкасы бар һәм капкалары янында унике фәрештә иде. Капкаларында Исраил халкының унике кабиләсенең исемнәре язылган. 13 Кѳнчыгыштан ѳч капка, тѳньяктан ѳч капка, кѳньяктан ѳч капка һәм кѳнбатыштан ѳч капка бар иде. 14 Һәм шәһәр коймасының унике нигезе бар. Ул нигезләрдә Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган иде.
15 Миңа сѳйләүче фәрештәнең шәһәрне һәм аның капкаларын, коймасын үлчәр ѳчен алтын үлчәү таягы бар иде. 16 Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аның озынлыгы киңлегенә тигез иде. Фәрештә шәһәрне таяк белән үлчәде, ул унике мең стадия* 21:16 Унике мең стадия – ике мең ѳч йѳз чакрым чамасы. булды; аның озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бертигез иде. 17 Фәрештә аның коймасын үлчәп чыкты. Койма фәрештә кулланган кеше үлчәме буенча йѳз кырык дүрт аршын* 21:17 Аршын – монда якынча 0,5 метр. булды. 18 Аның коймасы асылташтан иде, шәһәр исә үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде. 19 Шәһәр коймасының нигезләре тѳрле асылташлар белән бизәлгән иде: беренче нигезе – яспис, икенчесе – зәңгәр якут, ѳченчесе – халцедон, дүртенчесе – зѳбәрҗәт, 20 бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, җиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе – аметист. 21 Унике капка – унике энҗе, капкаларның һәрберсе бер энҗедән иде. Шәһәрнең урамы – үтә күренмәле пыяла сыман, саф алтыннан иде.
22 Мин шәһәрдә Аллаһы Йортын күрмәдем, чѳнки бу шәһәрнең Аллаһы Йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән. 23 Шәһәр кояшның һәм айның яктыртуына мохтаҗ түгел, чѳнки Аллаһының даны аны яктырта һәм аның яктырткычы – Бәрән Үзе. 24 Халыклар бу шәһәрнең яктылыгы астында йѳриячәкләр, җир патшалары аңа үзләренең даннарын китерәчәкләр. 25 Кѳндез аның капкалары һичкайчан ябылмаячак, чѳнки анда тѳн булмаячак. 26 Бу шәһәргә халыкларның данын һәм хѳрмәтен китерәчәкләр. 27 Шәһәргә һичбер шакшы әйбер, әшәкелек эшләүче һәм ялганчы кермәячәк, фәкать исемнәре Бәрәннең Тормыш китабында язылганнар гына керәчәк.
Тереклек суы елгасы
221 Шуннан соң, фәрештә миңа Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән чыккан, кристалл сыман ялтырап торган тереклек суы елгасын күрсәтте. 2 Ул елга урамның уртасыннан ага. Елганың бу һәм теге як ярында унике тапкыр җимеш бирүче, һәр айны үз җимешен бирүче тереклек агачы бар. Агачның яфраклары халыкларны савыктыру ѳчен. 3 Шәһәрдә ләгънәт ителгән бер нәрсә дә булмаячак, фәкать Аллаһының һәм Бәрәннең тәхете торачак, һәм Аның бәндәләре Аңа хезмәт итәчәкләр. 4 Алар Аның йѳзен күрәчәкләр, һәм Аның исеме аларның маңгайларында булачак. 5 Анда инде тѳн булмаячак, һәм аларның яктырткыч белән кояш яктылыгына мохтаҗлыклары булмаячак. Чѳнки аларны Раббы Аллаһы яктыртачак, һәм алар мәңге патшалык итәчәкләр.
6 Аннары, фәрештә миңа әйтте: «Бу сүзләр ышанычлы һәм хакыйкый. Пәйгамбәрләр рухының Раббы Аллаһысы Үзенең бәндәләренә, тиздән нәрсә булырга тиешлеген күрсәтергә дип, Үзенең фәрештәсен җибәрде».
Гайсәнең килүе
7 «Менә, тиздән киләчәкмен! Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче бәхетле».
8 Мин, Яхъя, боларны ишеттем һәм күрдем. Мин ишеткәч һәм күргәч, сәҗдә кылырга дип, боларны күрсәтүче фәрештәнең аякларына егылдым. 9 Әмма ул миңа әйтте: «Кара аны, моны эшләмә! Мин синең, пәйгамбәр имандашларыңның һәм бу китап сүзләрен үтәүчеләрнең хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл».
10 Ул миңа әйтте: «Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен яшермә, чѳнки вакыт якын. 11 Яманлык кылучы яманлык кылуын дәвам итсен, бозык кеше үзен тагын да бозыклатсын, тәкъва кеше тагын да тәкъвалык тудырсын һәм изге кеше изге яшәү рәвешен дәвам иттерсен».
12 «Менә, тиздән киләм! Һәркемгә үз эшләренә карата бирер ѳчен, әҗерне Үзем белән алып киләм. 13 Мин – Альфа һәм Омега, Беренче һәм Соңгы, Башы һәм Ахыры. 14 Тереклек агачына һәм капка аша шәһәргә керергә хокуклы булыр ѳчен киемнәрен юып пакьләндерүчеләр бәхетле. 15 Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы һәм эшләүче һәркем тышта калачак. 16 Мин, Гайсә, Үземнең фәрештәмне сезгә болар хакында бердәмлекләрдә шаһитлек итәргә дип җибәрдем. Мин – Давыт токымыннан, иртәнге якты йолдыз».
17 Рух та, кәләш тә: «Кил!» – диләр. Һәм ишетүче дә: «Кил!» – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын.
18 Бу пәйгамбәрлек китабының сүзләрен ишетүчене мин кисәтәм: әгәр берәрсе боларга ѳстәсә, Аллаһы ул кешегә бу китапта язылган бәла-казаларны ѳстәр. 19 Әгәр берәрсе бу пәйгамбәрлек китабының сүзләрен тѳшереп калдырса, бу китапта язылган тереклек агачыннан һәм изге шәһәрдән Аллаһы ул кешенең ѳлешен тѳшереп калдырыр.
20 Бу сүзләр хакында шаһитлек Бирүче әйтә: «Әйе, тиздән киләм!» Амин, Раббы Гайсә, кил!
21 Раббы Гайсәнең мәрхәмәте барлык иман итүчеләр белән булсын! Амин.