ПАУЛДАН ФИЛИППУЙЛЫЛАРГА ХАТ

1

1 Филиппуйдагы иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчеләре һәм ярдәмчеләре белән Мәсих Гайсәнеке булган бар изгеләргә Мәсих Гайсә коллары Паул һәм Тимутедән сәлам. 2 Атабыз Аллаһы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.

Паулның догасы

3 Сезне искә тѳшергән саен, мин Аллаһыма рәхмәт укыйм. 4 Сез иң беренче кѳннән алып, хәзергә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, мин һәр гыйбадәтемдә сезнең барыгыз ѳчен шатланып дога кылам. 6 Сездә игелекле эш башлаган Аллаһы аны Мәсих Гайсә килер кѳнгә чаклы дәвам итәр һәм ахырына җиткерер дип инанам.

7 Минем барыгыз турында да шулай уйлавым дѳрес, чѳнки сез минем йѳрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, бәлки Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дѳреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез. 8 Сезнең һәммәгезне дә Мәсих Гайсә мәхәббәте белән сагынуыма Аллаһы шаһит. 9 Мәхәббәтегез белемдә дә, һәртѳрле зирәклектә дә артканнан арта барсын, 10 сез иң яхшыларны сайлап ала белсен, шуның белән Мәсих килер кѳнгә саф һәм кимчелексез калсын, 11 Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләре белән тутырылсын, дип дога кылам. Шул очракта Аллаһыга дан һәм мактау булыр.

Тоткынлык һәм үлемгә әзер булу

12 Имандашлар, минем белән булган хәлләрнең Яхшы хәбәр таралуда зур файда китергәнен белүегезне телим. 13 Нәтиҗәдә, сарайда яшәүчеләрнең барысына һәм калган башкаларга да тѳрмәдә Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. 14 Ѳстәвенә, имандашларымның күбесе, тѳрмәдә утыруымны белеп, Мәсихтән ышаныч алдылар һәм Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сѳйли башладылар.

15 Дѳрес, аларның кайберләре Мәсих турында кѳнчелек аркасында һәм бер-берсен уздырырга тырышып, башкалар исә яхшылык кылу нияте белән игълан итәләр. 16 Бу кешеләр моны мәхәббәткә таянып эшли, чѳнки Яхшы хәбәрне якларга Аллаһы тарафыннан куелганымны беләләр. 17 Теге кешеләр исә Мәсих турында чын күңелдән түгел, бары үзләренә файда эзләгәнлектән һәм зиндандагы хәлемне авырайту йѳзеннән вәгазьлиләр.

18 Әмма моның бернинди дә әһәмияте юк. Мәсих турында ничек кенә вәгазьләмәсеннәр – риялы яки изге ниятләр беләнме – мин барыбер моңа бик куанам һәм киләчәктә дә шатланып туя алмаячакмын, 19 чѳнки беләм: бу, сезнең догаларыгыз һәм Гайсә Мәсих Рухының ярдәме белән, миңа иреккә чыгарга булышыр.

20 Мин бернәрсәдә дә оятка калмам, хәзер дә һәрвакыттагыча батыр булырмын һәм яшәгән яки үлгән очракта да Мәсихне данлармын дип ашкынам һәм ѳметләнәм. 21 Чѳнки минем ѳчен тормыш – Мәсих, һәм үлем – табыш кына. 22 Әгәр яшәвем белән күбрәк файдалы эшләр кыла алам икән, бу очракта кайсын сайларга да белмим. 23 Миңа ике мѳмкинлекнең берсен сайларга туры килә. Бу дѳньяны калдырып, Мәсих белән бергә булырга дигән кѳчле теләгем бар, бу чагыштыргысыз яхшырак. 24 Әмма сезнең ѳчен минем исән булуым, ягъни монда яшәвем әһәмиятлерәк. 25 Моңа инанганлыктан, шуны беләм: мин калачакмын һәм, сезнең имандагы уңышыгыз һәм куанычыгыз ѳчен, барыгыз белән бергә булачакмын. 26 Шулай итеп, яныгызга кабат килүем белән минем аркада Мәсих Гайсәдә куанычыгыз тулып ташыр.

Иман ѳчен бердәм кѳрәш

27 Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен. 28 Дошманнардан һичнәрсәдә курыкмагыз: курыкмавыгыз – алар ѳчен һәлакәт, ә сезнең ѳчен котылу билгесе һәм бу – Аллаһыдан. 29 Чѳнки сезгә Мәсих хакына иман итү генә түгел, бәлки Аның ѳчен газап чигү ѳстенлеге дә бирелде. 30 Шулай булгач, сез дә мин кичергән һәм, ишеткәнегез кебек, хәзер дә кичерә торган шул ук кѳрәшкә керәсез.

Бер-берегез турында уйлагыз

2

1 Шулай итеп, әгәр Мәсихтә күңелегезне күтәрәсез икән, әгәр Аның мәхәббәте сезгә юаныч бирә икән, әгәр сез Рух аша аралашасыз икән, әгәр сездә ягымлылык белән шәфкать бар икән, 2 минем шатлыгымны тулыландырыгыз: бер үк фикергә ия булып, бер мәхәббәтне уртаклашып, бер максат һәм бердәм нияттә булыгыз. 3 Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда ѳстен күрегез. 4 Һәркем үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын.

Мәсихнең күндәмлеге

5 Мѳгамәләләрегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын.

6 Табигате буенча Аллаһы булып та,

Ул Аллаһыга тиң булуын күрсәтергә тырышмады.

7 Бәлки, кол кыяфәте алып,

Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты.

Ул кеше булды

Һәм кешеләр арасында яшәде.

8 Ул Үзен түбәнсетте

Һәм үлеменә кадәр,

хәтта хачтагы үлеменә кадәр,

Аллаһыга күндәм булды.

9 Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең

һәм җир астындагыларның барысы да

Гайсә исеме алдында тез чүксен,

Һәм Ата Аллаһының даны ѳчен

һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип,

Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде

һәм Аңа бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде.

Аллаһыга яраклы булыгыз

12 Сѳеклеләрем, сез мине һәрчак тыңладыгыз. Шулай итеп, мин сезнең арагызда булганда гына түгел, бәлки, бигрәк тә хәзер, сезнең янда булмаганда да, үзегезнең котылуыгыз хакына хезмәтегезне курку һәм тирән хѳрмәт белән ахыргача дәвам итегез. 13 Чѳнки Аллаһы Үзенең игелекле ихтыяры белән, эш итү ѳчен, сездә теләк һәм сәләт тудыра. 14 Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә эшләгез; 15 шул чагында гына азгын һәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. 16 Мәсих килер кѳндә минем тырышлыгым һәм хезмәтем юкка булмаган дип горурлана алсын ѳчен, бу кешеләргә тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлар кебек җемелдәгез. 17 Әгәр, корбан буларак Аллаһыга тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә ѳстәп, хәтта үз җанымны фида кылсам да, мин куанам һәм сезнең барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам. 18 Сез шулай ук куаныгыз һәм минем белән бергә шатланыгыз.

Тимуте һәм Эпафрудит турындагы хәбәрләр

19 Раббы Гайсә ярдәме белән тиздән Тимутене сезгә җибәрермен дип ышанам. Ул сезнең хәлегезне белеп, минем дә күңелемне күтәрер иде. 20 Сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк. 21 Чѳнки барысы да, Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, бәлки үзләре турында гына кайгырталар. 22 Үзенең ышанычлылыгын күрсәткәнлеге сезгә билгеле, чѳнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, минем белән бик тырышып хезмәт итте. 23 Шуңа күрә, эшләремнең ни хәлдә торуын күргәч тә аны сезнең янга җибәрермен дип ѳметләнәм. 24 Үземнең дә тиздән сезгә барачагыма Раббыга ышанычым бар.

25 Сезнең тарафтан миңа ярдәмгә җибәрелгән илче туганым, хезмәттәшем һәм кѳрәштәшем Эпафрудитны кире кайтаруны кирәк саныйм. 26 Чѳнки ул барыгызны да бик сагына һәм, сезгә аның авырганлыгы турында ишетелгәч, бик күңелсезләнде. 27 Ул чыннан да бик нык авырый, хәтта үлем хәлендә иде, әмма Аллаһы аңа гына түгел, бәлки, кайгы ѳстенә кайгы булмасын дип, миңа да мәрхәмәт күрсәтте. 28 Шуңа күрә, аны яңадан күреп куанырсыз һәм, минем дә кайгым бетәр дип, аны сезгә тагын да теләбрәк җибәрәм. 29 Сез барыгыз да Раббыныкы булганга, аны зур шатлык белән сәламләгез һәм аның кебекләргә хѳрмәт күрсәтегез. 30 Чѳнки хезмәтегезнең җитешмәгән җирләрен җиткерү ѳчен, үз гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше ѳчен ул аздан гына үлми калды.

Мәсих барысыннан да бѳегрәк

3

1 Имандашларым, йомгаклап әйтәм, Раббыныкы булганга күрә куаныгыз. Сезгә бер үк нәрсә турында язу миңа һич тә мәшәкать тудырмый, һәм бу сезнең ѳчен дә саклану чарасы булыр.

2 «Этләрдән» сакланыгыз! Яманлык кылучылардан сакланыгыз! Дѳрес булмаган сѳннәтләүне таләп итүчеләрдән сакланыгыз! 3 Чѳнки чын сѳннәтлеләр – без, тән йолаларына ышанучылар түгел, бәлки Аллаһыга Рухы белән гыйбадәт кылучылар һәм Мәсих Гайсә белән горурланучылар. 4 Хәер, мин андый йолаларга да ышана алам. Әгәр башка берәү тән йолаларына ышанырга уйласа, мин тагын да күбрәк инана алам: 5 мин – туып, җиде кѳн үткәч, сѳннәткә утыртылган, Исраил халкыннан, Биньямин кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей, яһүдләр канунына мѳнәсәбәтем буенча фарисей. 6 Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде канун таләпләрен үтәү аша булган тәкъвалыкка килгәндә, миңа бәйләнер урын юк иде. 7 Әмма хәзер исә минем ѳчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм. 8 Алай гына да түгел, Раббым Мәсих Гайсәне танып белү ѳстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аның ѳчен мин һәрнәрсәдән баш тарттым һәм Мәсихкә ия булу хакына һәм Аныкы булуым ачык күренсен ѳчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим. Минем хаклыгым канунны үтәү аша түгел, минем хаклык – Мәсихкә иман аша, ул Аллаһыдан һәм иманга нигезләнгән. 10 Мин Мәсихне һәм Аның үледән терелүе кодрәтен белергә, Аның газапларын уртаклашырга, Аның үлемендә Аңа охшашлы булырга 11 һәм ничек булса да үледән терелтелүгә ирешергә ѳметләнәм.

Максатыгызга ирешергә омтылыгыз

12 Мин инде барысына ирештем яки камилләштем, димим, әмма Гайсә Мәсих мине нәрсә ѳчен сайлап алган булса, шуңа ирешергә тырышам. 13 Имандашлар, мин үземне теләгемә ирештем дип санамыйм, бәлки, үткәнемне онытып һәм алга омтылып, 14 максатыма ашкынам, Аллаһы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә – күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам. 15 Шулай итеп, безнең арада кем дә булса рухи яктан җитлеккән икән, шулай ук фикер йѳртергә тиеш; әгәр сез берәр нәрсә хакында башкача фикер йѳртәсез икән, Аллаһы моны да сезгә ачачак. 16 Әмма ләкин тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик.

17 Туганнар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз һәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз. 18 Чѳнки күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр, алар турында мин сезгә еш сѳйләдем, ә хәзер хәтта күз яшьләремне түгеп әйтәм. 19 Аларның язмышы – һәлакәт, аларның илаһы – карын, аларның даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дѳньяви гамәлләр турында уйлыйлар. 20 Безнең Ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Раббыбыз Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып кѳтәбез. 21 Ул безнең гаҗиз тәнебезне үзгәртер һәм, һәрнәрсәне Үзенә буйсындыра алучы кѳче ярдәмендә, Үзенең данлы тәненә охшашлы итәр.

Үгет-нәсыйхәт

4

1 Шулай итеп, сѳекле һәм зарыгып кѳткән имандашларым, минем бәхетем һәм дан таҗым, Раббы белән берләшүдә нык торыгыз, кадерлеләрем.

Сәламнәр

2 Әүдия белән Сүнтүхиянең икесе дә Раббыныкы булганга күрә бер үк фикердә булуларын үтенәм. 3 Әйе, синнән дә үтенеп сорыйм, тугрылыклы кѳрәштәшем, зинһар ѳчен бу хатыннарга ярдәм ит, чѳнки алар да, Климис һәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем дә минем белән Яхшы хәбәр тарату хакына кѳрәштеләр. 4 Һәрвакыт Раббыда куаныгыз; кабатлап әйтәм: куаныгыз! 5 Сезнең башкаларга илтифатлы булуыгыз һәркемгә мәгълүм булсын. Раббы якынлаша. 6 Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шѳкер итеп белдерегез. 7 Һәм һәр акылдан ѳстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йѳрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак. 8 Ниһаять, туганнарым, әгәр нинди дә булса яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хѳрмәтле, дѳрес, саф, ягымлы, шѳһрәткә лаеклы – шулар турында фикер йѳртегез. 9 Нәрсәгә ѳйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез һәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез – боларның барын да тырышып башкарыгыз һәм иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр.

Бүләкләр ѳчен рәхмәт белдерү

10 Шундый озак вакыт узганнан соң, минем хакта яңадан кайгырта башлавыгызга, мин Раббыда бик нык сѳенәм. Әлбәттә, сез һәрвакыт минем турыда кайгырттыгыз, әмма моны күрсәтергә мѳмкинлегегез генә булмады. 11 Моны мохтаҗлыктан чыгып әйтмим, чѳнки мин булганы белән канәгатьләнергә ѳйрәндем. 12 Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем; тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтаҗлыкта яшимме, һәрвакыт һәм тѳрле хәлләрдә дә канәгать булырга ѳйрәндем. 13 Мин кѳч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам. 14 Шулай да, минем михнәт чигүемне уртаклашып, сез яхшы эшләдегез. 15 Сез, филиппуйлылар, беләсез: Яхшы хәбәр таратыла башлаганда, мин Македуниядән киткәч, миңа сездән башка һичбер иман итүчеләр бердәмлеге дә матди ярдәм күрсәтмәде. 16 Сез исә ихтыяҗымны канәгатьләндерү ѳчен берничә мәртәбә Тессалуникә шәһәренә дә ярдәм җибәрдегез. 17 Моны бүләк ѳмет итеп әйтмим, әмма табышның сезнең хисапка ѳстәлгән кебек булуын телим. 18 Мин бѳтенесен һәм артыгын да алдым. Эпафрудит аша сез җибәргәннәрнең барын да алдым һәм тулысынча тәэмин ителдем. Алар – хуш исле, Аллаһының күңеленә ятышлы, Аңа яраклы корбан. 19 Һәм минем Аллаһым сезнең бар ихтыяҗларыгызны Мәсих Гайсәдәге данлы байлыгыннан канәгатьләндерер. 20 Атабыз һәм Аллаһыбызга мәңгелектән мәңгелеккә дан булсын. Амин.

21 Һәр иман итүчене Гайсә Мәсихтә сәламләгез. Минем белән бергә булган туганнар сезне сәламли. 22 Сезне барлык имандашлар, бигрәк тә кайсар сараендагылар сәламли.

23 Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең барыгыз белән дә булсын.