МАРК БӘЯН ИТКӘН ЯХШЫ ХӘБӘР
1Чумдыручы Яхъяның вәгазьләве
1 Аллаһы Улы Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрнең башы. 2 Ишагыйя пәйгамбәр язганча:
«Мин Синең алдыңнан
хәбәрчемне җибәрәм,
ул Сиңа юл әзерләр.
3 Чүлдә кычкыручының тавышы:
„Раббыга юл әзерләгез,
Аңа сукмакларны турайтыгыз"».
4 Шулай итеп, Чумдыручы Яхъя чүлгә килде. Ул:
– Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз* 1:4 Суга чумдырылу – тәүбә итүне һәм үзеңне Аллаһы Тәгаләгә багышлауны күрсәтә торган йола., – дип ѳндәде. – Һәм Аллаһы сезнең гѳнаһларыгызны кичерер.
5 Бѳтен Яһүдия иле һәм Иерусалим халкы аның янына килделәр. Килүчеләр үзләренең гѳнаһларын икърар иттеләр, һәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды.
6 Яхъя исә дѳя йоныннан булган киемен күн каеш белән буып йѳрде, ашаган ризыгы саранча һәм кыр балы иде. 7 Ул вәгазендә әйтте:
– Артымнан миннән кодрәтлерәк Берәү килә. Мин, иелеп, Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. 8 Мин сезне суга чумдырам, ә Ул сезне Изге Рухка чумдырыр.
Гайсәнең суга чумдырылуы һәм сыналуы
9 Шул кѳннәрдә Гәлиләя ѳлкәсендәге Насара шәһәреннән Гайсә килде һәм Яхъя Аны Үрдүн елгасында чумдырды. 10 Гайсә, судан чыгу белән, күкләрнең ачылуын һәм Рухның күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде. 11 Күктән: «Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым!» – дигән тавыш килде.
12 Шул вакытта ук Рух Гайсәне чүлгә алып китте. 13 Ул, чүлдә кырык кѳн булып, шайтан тарафыннан сыналды һәм кыргый хайваннар арасында яшәде. Фәрештәләр Аңа хезмәт күрсәттеләр.
Гайсәнең беренче шәкертләре
14 Яхъя тѳрмәгә утыртылганнан соң, Гайсә, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сѳйләп, Гәлиләягә килде. 15 Ул әйтте:
– Вакыт җитте! Аллаһы Патшалыгы якынлашты! Тәүбә итегез һәм Яхшы хәбәргә иман итегез!
16 Ул, Гәлиләя диңгезе* 1:16-17 Гәлиләя диңгезе – аны «Геннисарет күле» дип тә атыйлар. яныннан үтеп барганда, диңгездә балык тотучы (ә алар балыкчы иделәр) Шимунны һәм аның энесе Әндрине күреп, әйтте:
– Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы* 1:16-17 Гайсә бу урында кешеләрне Аллаһы юлына алып килүне балык тоту белән чагыштыра. итәрмен.
18 Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.
19 Гайсә, бераз баргач, Зебедәй улы Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны күрде. Алар кѳймәдә ятьмәләрен тѳзәтәләр иде, 20 һәм Ул шунда ук аларны чакырды. Алар исә, аталары Зебедәйне ялчылары белән бергә кѳймәдә калдырып, Аның артыннан киттеләр.
Гайсә явыз рухны куып чыгара
21 Кәпәрнаумга килгәч, шимбә кѳн туу белән, Гайсә һәм Аның шәкертләре гыйбадәтханәгә бардылар һәм Гайсә ѳйрәтә башлады. 22 Аның ѳйрәтүенә барысы да хәйран калдылар, чѳнки Ул канунчылар кебек түгел, бәлки хакимлеге булган кеше кебек ѳйрәтте.
23 Шушы вакытта гыйбадәтханәгә эчендә шакшы рух булган кеше килеп керде һәм кычкырды:
24 – Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе.
25 Әмма Гайсә шакшы рухка боерды:
– Эндәшмә, чык аннан!
26 Шакшы рух, кешене калтыратып, кѳчле тавыш белән кычкырып, чыкты. 27 Барысы да таң калдылар һәм бер-береннән сораша башладылар:
– Бу нәрсәне аңлата икән? Бу – ниндидер яңа куәтле тәгълимат? Бу Кеше шакшы рухларга боера һәм алар Аңа буйсыналар!
28 Аның хакындагы хәбәр бик тиз арада бѳтен Гәлиләя тирәсендәге җирләргә таралды.
29 Ягъкуб һәм Яхъя белән бергә гыйбадәтханәдән чыккач ук, алар Шимун белән Әндри йортына юнәлделәр. 30 Шимунның каенанасы кызышып, авырып ята иде, бу хакта Гайсәгә керү белән әйттеләр. 31 Гайсә аның янына килде һәм, кулыннан тотып, аңа торырга булышты. Аның кызышуы бетте һәм ул табын әзерли башлады.
32 Ә инде кич җитеп, кояш баегач, Гайсәгә барлык авыруларны, җенле кешеләрне китерделәр. 33 Бѳтен шәһәр халкы Шимун һәм Әндри ѳенең ишек тѳбенә җыелды. 34 Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде.
35 Иртәгесен, яктырганчы ук, Ул торып аулак урынга китте, анда дога кылды. 36 Иптәшләре белән Шимун Аны эзләп киттеләр һәм, 37 Гайсәне табып:
– Барысы да Сине эзлиләр, – диделәр.
38 – Китик башка урыннарга, күрше авыл-шәһәрләргә, Миңа анда да Яхшы хәбәрне сѳйләргә кирәк. Мин шуның ѳчен килдем бит, – диде Гайсә.
39 Гайсә шулай җеннәрне куып, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сѳйләп, бѳтен Гәлиләя җирендә йѳрде.
Гайсә махаулыны савыктыра
40 Бер кѳнне, махау чире* 1:40 Махау чире – йогышлы тире авыруы. белән авыручы бер кеше килде һәм, Гайсә каршында тезләнеп, үтенеп сорады:
– Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең!
41 Гайсә, кызганып, кулын сузып, аңа кагылды һәм әйтте:
– Әйе, телим. Тазарын!
42 Аның махауы шунда ук бетте, һәм ул тазарынды. 43 Гайсә каты кисәтеп:
– Кара аны, берәүгә дә берни сѳйләмә. Ләкин руханига бар. Ул үзе сине карасын. Барысына да терелүең билгесе итеп, син Муса канунында таләп ителгән корбан бүләген китер, – дип, аны шунда ук җибәрде.
45 Әмма ул, китү белән, булган хәл хакында бѳтен җирдә сѳйләп йѳрде. Шунлыктан Гайсә ачыктан-ачык йѳри алмады. Ул шәһәрләрдән читтә, аулак урыннарда булды, әмма анда да Аның янына бѳтен яктан килделәр.
Гайсә паралич суккан кешене савыктыра
21 Гайсә берничә кѳннән Кәпәрнаумга әйләнеп кайткач, Аның ѳйдә булуы хакында хәбәр таралды. 2 Халык шулкадәр күп җыелды ки, хәтта тышта, ишек алдында да урын җитмәде. Гайсә аларга Яхшы хәбәр сүзен сѳйләде. 3 Аның янына дүрт кеше паралич суккан кешене күтәреп алып килде. 4 Әмма халык арасыннан үтә алмаганлыктан, алар Гайсә булган урында түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә шул тишек аша тѳшерделәр. 5 Гайсә, аларның ышануларын күреп, паралич суккан кешегә әйтте:
– Бала, синең гѳнаһларың кичерелде!
6 Анда берничә канунчы утыра иде, алар үзара уйлаштылар:
7 – Ул нәрсә сѳйли? Бу бит кѳфер сүз! Гѳнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә ала?
8 Гайсә, шунда ук рухы белән аларның уйларын белеп, аларга әйтте:
– Ни ѳчен сезнең күңелегездә шундый уйлар? 9 Паралич суккан кешегә ничек дип әйтергә җиңелрәк: «Синең гѳнаһларың кичерелде», – дипме, әллә: «Тор, ятагыңны алып кайтып кит», – дипме? 10 Хәзер сез Адәм Улының җирдә гѳнаһларны кичерергә хакимлеге барлыгын белерсез. Мин сиңа әйтәм, – Гайсә паралич суккан кешегә мѳрәҗәгать итте:
– Тор, ятагыңны ал да ѳеңә кайт.
12 Ул торды һәм шунда ук, ятагын алып, барысының күз алдында чыгып китте. Моңа бѳтенесе дә таң калдылар һәм Аллаһыны данлап әйттеләр:
– Безнең мондый хәлне әле күргәнебез булмады!
Гайсә Левине чакыра
13 Гайсә тагын Гәлиләя диңгезе ярына чыкты. Бѳтен халык Аңа килде һәм Ул аларны ѳйрәтте. 14 Үтеп барышлый, салым җыя торган урында утыручы Һалфай улы Левине күреп, аңа әйтте:
– Минем артымнан бар!
Ул, торып, Аның артыннан китте.
15 Менә Гайсә Леви ѳенә ашка килде. Ѳстәл артында Гайсә һәм Аның шәкертләре белән бергә күп санлы салым җыючылар һәм башка гѳнаһлылар утырды. Шундыйлар Гайсә белән йѳрүчеләр арасында күп иде. 16 Фарисейләр* 2:16 Фарисейләр – борынгы яһүдләр арасындагы дини тѳркем. арасындагы канунчылар Аның гѳнаһлылар һәм салым җыючылар белән бергә ашаганын күреп, Аның шәкертләренә әйттеләр:
– Ничек Ул салым җыючылар һәм гѳнаһлылар белән бергә ашап-эчә?
17 Гайсә, моны ишетеп, аларга әйтте:
– Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. Мин тәкъва кешеләрне түгел, ә гѳнаһлыларны чакырырга дип килдем.
Ураза тоту һәм шимбә кѳн хакында сораулар
18 Кѳннәрдән бер кѳнне Чумдыручы Яхъяның шәкертләре һәм фарисейләр ураза тотканда, кешеләр Гайсә янына килеп сорадылар:
– Ни ѳчен Яхъяның һәм фарисейләрнең шәкертләре ураза тоталар, ә Синең шәкертләрең ураза тотмыйлар?
19 Гайсә аларга әйтте:
– Кияү егете туйдагы кунаклар белән булган вакытта аның дуслары ураза тота алырлармы? Кияү алар белән бергә булганда, алар, әлбәттә, ураза тотмыйлар! 20 Әмма килер бер кѳн: алар яныннан кияү алыныр һәм шул чакта алар ураза тотарлар.
21 Иске киемгә яңа тукымадан ямаулык салмыйлар, югыйсә, ямаулык иске тукыманы басып тѳшәр һәм тишек тагын да зураер. 22 Шулай ук яңа шәрабны иске турсыкка салмыйлар, югыйсә шәраб турсыкны тишеп чыгар, һәм шәраб та, турсык та әрәм булырлар. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар.
23 Кѳннәрдән бер кѳнне, шимбә кѳнне, Гайсә иген кырлары аркылы үтеп барганда, шәкертләре башаклар ѳзә башладылар. 24 Фарисейләр Аңа әйттеләр:
– Кара, алар ни эшлиләр? Шимбә кѳнне болай эшләргә ярамый!
25 Гайсә аларга әйтте:
– Давыт мохтаҗлыкта калган чакта, ул үзе һәм аның белән булган кешеләр ачыккач, нәрсә эшләгәнен сез һичкайчан укымадыгызмы әллә? 26 Иң баш рухани булып Эбьятар торганда, ул Изге йортка кергән һәм Аллаһыга багышланган икмәкләрне үзе ашаган һәм иптәшләренә дә биргән, ә ул исә руханилардан башка һичкемгә дә ашарга рѳхсәт ителмәгән.
27 Гайсә әйтте:
– Кеше шимбә кѳн ѳчен түгел, ә шимбә кѳн кеше ѳчен яратылган. 28 Шуңа күрә Адәм Улы шимбә кѳненең дә Хуҗасы.
Гайсә кулы корышкан кешене савыктыра
31 Гайсә тагын гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан кеше бар иде. 2 Әгәр Гайсә шимбә кѳнне савыктырса, Аны гаепләргә сәбәп булыр дип, берничә фарисей Аның артыннан күзәттеләр. 3 Кулы корышкан кешегә Гайсә әйтте:
– Уртага чыгып бас.
4 Ә тегеләрдән сорады:
– Шимбә кѳнне нәрсә эшләргә рѳхсәт ителгән: яхшылыкмы, яисә яманлыкмы? Тормышны саклап калыргамы, яисә һәлак итәргәме?
Алар эндәшмәделәр. 5 Гайсә аларның каты күңелле булуларына ачынып, аларга ачу белән карап алды һәм кешегә әйтте:
– Кулыңны суз!
Ул кулын сузды, аның кулы савыкты. 6 Фарисейләр киттеләр һәм шунда ук, Һируд патша тарафдарлары белән бергә, Гайсәне һәлак итү хакында киңәш кордылар.
7 Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя диңгезенә таба юнәлде. Аңа Гәлиләядән һәм Яһүдиядән күп санлы халык иярде. Аның эшләгән эшләре хакында ишетеп, Иерусалимнан да, Идумаядән дә, Үрдүн аръягыннан да, Тур һәм Сидун тирәләреннән дә күп халык килде. 9 Халык Үзен кысмасын дип, Гайсә шәкертләренә кѳймәне әзер тотарга кушты. 10 Күп кешеләрне савыктырган булганга, чирдән интеккән кешеләр, Аңа кагылыр ѳчен, Аның янына этешеп-тѳртешеп киләләр иде. 11 Эчләрендә шакшы рухлар булганнар да, Аны күрү белән, каршына йѳзтүбән егылып:
– Син – Аллаһы Улы! – дип кычкырдылар.
12 Әмма Гайсә аларны Үзенең кем булуы хакында сѳйләүләрен каты итеп тыйды.
Унике шәкертне сайлау
13 Гайсә, тауга менеп, Үзе сайлаганнарны янына чакыртып китертте. 14 Болар – Үзе белән бергә булыр ѳчен, һәм аларны Яхшы хәбәр сѳйләргә, җеннәрне Аның вәкаләте белән куып чыгарырга дип кешеләр янына җибәрер ѳчен сайлаган унике кеше иде.
16 Менә ул унике шәкерт: Гайсә Петер дип атаган Шимун, 17 Зебедәй улы Ягъкуб һәм аның энесе Яхъя, – Гайсә аларны «Боаниргес», ягъни «Күк күкрәү уллары» дип атады, 18 Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Һалфай улы Ягъкуб, Таддай, Кѳрәшүче Шимун* 3:18 Кѳрәшүче Шимун – Рим хакимлеген кѳч белән бәреп тѳшерүне яклап кѳрәшүче яһүдләр тѳркеменең әгъзасы.19 һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүд Искариот.
Гайсә һәм Белзебул
20 Гайсә кире ѳйгә кайтты. Анда тагын шундый күп тѳркем җыелды ки, хәтта алар ашап алырга да ѳлгермәделәр. 21 Туганнары бу хакта ишеткәч, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны кѳчләп алып китәргә килделәр.
22 Иерусалимнан килгән канунчылар әйттеләр:
– Аның эчендә Белзебул* 3:22 Белзебул – шайтан ѳчен кулланылган исем. бар! Ул җеннәрне җеннәр башлыгы кѳче белән куып чыгара.
23 Гайсә аларны Үзе янына чакырып алып, аларга гыйбрәтле сүзләр сѳйләде:
– Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде? 24 Әгәр патшалык эчендә бүленеш булса, бу патшалык тора алмас. 25 Әгәр гаилә эчендә ызгыш-талаш булса, бу гаилә таркалмый калмас. 26 Ә инде шайтан үзенә-үзе каршы чыгып, бүлгәләнсә, шайтан патшалыгы калмас, бу аның ахыры булыр. 27 Берәү дә кѳчленең ѳенә кереп, аны бәйләмичә, малын талап чыга алмас. Бәлки аны бәйләгәч кенә ѳен талап чыгар. 28 Сезгә хак сүз әйтәм: кешеләрнең бѳтен гѳнаһлары һәм, ничек кенә кѳфер сүз әйтмәсеннәр, бѳтен кѳферләнүләре кичерелер. 29 Әмма Изге Рухка карата кѳфер сүз әйтүче мәңге кичерелмәс, ул мәңгелек гѳнаһта гаепле.
30 Кайберәүләр, Аның эчендә шакшы рух бар, дип әйткәнгә күрә, Гайсә шулай сѳйләде.
Гайсәнең анасы һәм энеләре
31 Шул вакытта Гайсәнең анасы белән энеләре килделәр һәм, тышта торган килеш, Аны чакырттылар. 32 Янында утырган халык арасыннан берәүләр Аңа әйттеләр:
– Сине тышта әниең һәм энеләрең кѳтә.
33 – Кем Минем анам һәм туганнарым? – диде Гайсә, аларга җавап итеп.
34 Һәм Үзе тирәли утырганнарга карап әйтте:
– Менә Минем анам һәм туганнарым. 35 Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр Миңа ир туган да, кыз туган да, ана да булалар.
Чәчүче хакында гыйбрәтле хикәя
41 Гайсә Гәлиләя диңгезе буенда кешеләрне тагын ѳйрәтә башлады. Аның тирәсенә тѳркем җыелганга күрә, Ул кѳймәгә утырды. Кѳймә исә диңгездә иде, ә халык яр буенда калды. 2 Гайсә аларга күп кинаяле хикәяләр сѳйләде һәм Үзенең ѳйрәтүендә әйтте:
3 – Тыңлагыз: менә чәчүче чәчәргә чыккан. 4 Ул чәчкәндә, орлыкларының бер ѳлеше юл буена тѳшкән; кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергәннәр. 5 Башка бер ѳлеше туфрагы аз булган ташлы урынга тѳшкән; орлык тирән ятмаганга күрә, тиз шытып чыккан. 6 Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамыры булмаганлыктан, үсентеләр шиңеп тѳшкән. 7 Орлыкларның башкалары күгәнлеккә тѳшкән; күгән куаклары үсеп, аларны басып киткәнгә, алар башак бирмәгәннәр. 8 Ә инде башка орлыклар исә уңдырышлы җиргә тѳшкән; алар үсеп күтәрелгән һәм утызлата, алтмышлата, йѳзләтә уңыш биргән.
9 Гайсә әйтте:
– Ишетергә колаклары булганнар – ишетсеннәр!
10 Үзләре генә калгач, юлдашлары һәм шәкертләре Гайсәдән кинаяле хикәяләр хакында сорадылар.
11 – Аллаһы Патшалыгының серләре сезгә ачылган, – диде Гайсә аларга, – ә башкаларга, тышта торганнарга, кинаяле хикәяләр белән әйтелә.
12 «Аллаһыга борылып кичерелмәсеннәр ѳчен,
Карап-карап та, күрмәсеннәр,
Тыңлап-тыңлап та, аңламасыннар».
13 Сез бу кинаяле хикәянең мәгънәсен аңламадыгызмы? – дип сорады алардан Гайсә. – Сез ничек башка кинаяләрне аңларсыз соң? 14 Чәчүче сүз чәчә. 15 Юл буена тѳшкән орлыклар – чәчкән вакытта ишетүче кешеләр ул, әмма шайтан, килеп, күңелләренә салынган сүзне шунда ук алып китә. 16 Ташлы урынга чәчелгәне исә – сүзне ишетү белән, шатланып кабул итүчеләр. 17 Әмма аларның тамырлары булмаганлыктан, алар сүзне вакытлыча гына тоталар. Сүз аркасында кайгы яки эзәрлекләүләр булса, алар бик тиз чигенәләр. 18 Ә башкалары, күгәнлеккә чәчелгән орлык кебек, сүзне ишетәләр. 19 Әмма тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгу һәм башка теләкләр аларга үтеп кереп, ишетелгән сүзне басып китәләр һәм сүз уңыш бирми. 20 Ә инде уңдырышлы җиргә чәчелгәннәре исә – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр: алар утызлата, алтмышлата, йѳзләтә уңыш бирәләр.
Янып торган шәмне шәмдәлгә куялар
21 Гайсә аларга әйтте:
– Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр ѳчен алып керәләрмени? Юк, аны шәмдәлгә утыртып куялар. 22 Һәр яшерен нәрсә фаш ителү ѳчен генә яшерелгән, һәр сер ачылу ѳчен генә сер ителгән. 23 Колаклары булганнар – ишетсеннәр!
24 Гайсә аларга әйтте:
– Ишеткән нәрсәләргә дикъкать итегез. Сез нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер һәм тагын ѳстәрләр. 25 Кемнең бар, шуңа бирелер, ә кемнең юк, аның булган нәрсәсе дә алыныр.
Орлык хакында гыйбрәтле сүзләр
26 Гайсә әйтте:
– Аллаһы Патшалыгы нинди ул? Ул болай булыр: кеше җиргә орлык чәчә. 27 Тѳнлә йоклап, кѳндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, ѳскә үрмәли. Ул кеше моның ничек булуын белми дә. 28 Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта сабак үстерә, аннары башагы, аннары башак тулы орлык була. 29 Ә инде ашлык ѳлгерү белән кеше кулына урак ала, чѳнки ашлык уру вакыты җиткән була.
Горчица орлыгы хакында гыйбрәтле хикәя
30 Гайсә әйтте:
– Аллаһы Патшалыгын безгә нәрсә белән чагыштырырга һәм ничек итеп тасвирларга икән? 31 Ул горчица орлыгы кебек. Җиргә чәчкән вакытта ул җирдәге бѳтен орлыклардан да кечкенәрәк. 32 Ә инде чәчелгәч, ул, шытып чыгып, бѳтен үсемлекләрдән дә зуррак булып үсәр, аңардан шундый зур ботаклар үсеп чыгар, хәтта аның күләгәсендә кошлар оя кора алырлар.
33 Халык аңлый алганга кадәр, Гайсә шундый гыйбрәтле сүзләр сѳйләде. 34 Башкача Ул берни дә сѳйләмәде, ә инде шәкертләре белән үзләре генә калган чакта, аларга барын да аңлатып сѳйләде.
Гайсә давылны тынычландыра
35 Шул кѳнне кичен Гайсә шәкертләренә әйтте:
– Әйдәгез әле, күлнең аръягына чыгыйк.
36 Халыкны тараткач, алар Гайсә булган кѳймәгә утырып, Аның белән юлга кузгалдылар. Анда башка кѳймәләр дә бар иде. 37 Кѳчле давыл күтәрелде һәм, дулкыннар кѳймәгә бәрелүдән, аның эченә су тула башлады. 38 Гайсә исә кѳймәнең арткы ѳлешендә башын мендәргә салып йоклый иде. Шәкертләре Аны уятып:
– Остаз, батабыз бит! Бу Сине борчымыймы? – диделәр.
39 Ул торып, җилне тыйды, ә диңгезгә әйтте:
– Шаулама, тынычлан!
Җил туктады һәм тынлык урнашты.
40 – Ни ѳчен сез шундый куркак? Сезнең һаман иманыгыз юкмы? – диде Гайсә аларга.
41 Аларны курку басты һәм бер-беренә:
– Кем соң Ул? Җил дә, диңгез дә Аңа буйсына ич, – диештеләр.
Гайсә җенле кешене савыктыра
51 Алар Гәлиләя диңгезе аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар. 2 Гайсә кѳймәдән тѳшкәч үк, каберләр* 5:2-3 Кабер – яһүдләр мәетләрне тауны тишеп ясалган мәгарә-каберләргә куйганнар. арасыннан чыккан бер җенле кешене очратты. Ул кеше каберләр арасында яши иде. Аны хәтта чылбырлар белән дә бәйләп куя алмаганнар. 4 Чѳнки күп тапкырлар аяк-кулларын чылбырлар белән бәйләсәләр дә, ул барыбер чылбырларны ѳзә һәм богауларны вата торган булган. Берәү дә аны җиңә алмаган. 5 Ул кѳне-тѳне бертуктаусыз каберләр арасында һәм тауларда үзен ташлар белән бәреп кычкыра торган булган.
6 Ерактан ук Гайсәне күреп, ул Аның янына йѳгереп килде һәм, аякларына егылып, 7 каты тавыш белән кычкырды:
– Аллаһы Тәгаләнең Улы, Гайсә! Миннән Сиңа ни кирәк? Аллаһы хакы ѳчен Синнән ялварам, газаплама мине.
8 Ул шулай әйтте, чѳнки Гайсә аңа: «Шакшы рух, бу кешенең эченнән чык!» – дигән иде.
9 – Исемең ничек? – дип сорады аннан Гайсә.
– Без бик күбәү, шуңа күрә минем исемем – Гаскәр, – дип җавап бирде тегесе. 10 Һәм аларны бу җирдән куып җибәрмәвен үтенеп сорады.
11 Тау битендә зур дуңгыз кѳтүе утлап йѳри иде.
12 – Безне дуңгызларга җибәрче, без аларның эченә керербез! – дип ялвардылар шакшы рухлар.
13 Гайсә рѳхсәт иткәч, кеше эченнән чыккан шакшы рухлар дуңгызлар эченә керделәр һәм дуңгыз кѳтүе текә ярдан диңгезгә ташланып батып үлде. Ә дуңгызларның саны ике меңгә якын иде.
14 Кѳтүчеләр, качып китеп, бу хакта шәһәрдә һәм аның тирәсендәге авылларда сѳйләп йѳрделәр. Ә анда яшәүчеләр исә, ни булганын карарга дип, 15 Гайсә янына килделәр, эчендә җеннәр булган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар. 16 Вакыйганы күргән кешеләр җенле кеше һәм дуңгызлар белән ни булганы хакында сѳйләп бирделәр. 17 Шуннан соң алар Гайсәнең бу урыннан китүен үтенә башладылар.
18 Гайсә кѳймәгә утырган чакта, элек җенле булган кеше Гайсә белән бергә барырга теләвен әйтте. 19 Әмма Ул рѳхсәт итмәде:
– Бар, ѳеңә кайтып, туганнарыңа Раббының ничек сине кызгануын һәм синең ѳчен нәрсә эшләгәнен сѳйлә, – диде Гайсә.
20 Ул кеше китеп, Гайсәнең аның ѳчен нәрсә эшләгәне хакында Ун калада сѳйләп йѳрде һәм барысы да моңа таң калдылар.
Үлгән кыз һәм авыру хатын
21 Гайсә кѳймәдә кире икенче як ярга чыккач, яр буенда Аның янына тагын күп халык җыелды. 22 Гыйбадәтханә башлыкларыннан берсе, Яһир исемлесе, Аны күрү белән, янына килеп, Гайсәнең аякларына егылды 23 һәм ялварып сорады:
– Минем кызым үлем хәлендә ята. Килеп, аның ѳстенә кулларыңны куйчы, ул савыгыр һәм яшәр иде!
24 Гайсә аның белән китте.
Аңа, һәр яктан кысрыклап, күп халык ияреп барды. 25 Бер хатын унике ел буе кан китүдән җәфаланган булган. 26 Бик күп табибларда дәваланган, бѳтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән: хәле тагын да начарайган икән. 27 Ул Гайсә хакында ишетеп: «Аның киеменә генә булса да кагылсам, савыгыр идем», – дип уйлаганга, халык арасына кереп, арттан килеп, Гайсәнең киеменә кагылды. 29 Шунда ук аның кан агуы туктады һәм ул үзенең тулысынча савыгуын тойды. 30 Гайсә Үзеннән кѳч чыкканын тоеп, халыктан сорады:
– Минем киемемә кем кагылды?
31 – Халыкның ничек кысрыклавын күреп торасың бит! Ә Син, кем кагылды, дип сорыйсың, – диделәр шәкертләре.
32 Әмма Ул моны эшләүчене күзләре белән эзли бирде. 33 Куркуыннан калтырап тѳшкән хатын, үзе белән ни булганын аңлап, халык арасыннан чыкты һәм, Гайсә алдына егылып, дѳресен сѳйләп бирде.
34 – Кызым, ышануың сине савыктырды, имин йѳр, исән-сау бул, – диде аңа Гайсә.
35 Гайсә бу сүзләрне әйткән арада, гыйбадәтханә башлыгының ѳеннән килеп әйттеләр:
– Синең кызың үлде. Остазны бүтән борчыма!
36 Әмма Гайсә, аларның сүзләрен ишетеп, башлыкка әйтте:
– Курыкма, тик ышан гына!
37 Гайсә Петердән, Ягъкубтан, Ягъкубның энесе Яхъядан башка һичкемгә Үзе белән барырга рѳхсәт итмәде. 38 Башлыкның ѳе янына килгәч, Гайсә анда ыгы-зыгы килеп йѳрүчеләрне, һәм такмаклап-такмаклап үкереп елаучыларны күрде.
39 – Сез нигә ыгы-зыгы килеп йѳрисез, нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, тик йоклый гына, – диде аларга Гайсә, ѳйгә кергәч.
40 Аңардан кѳлделәр, әмма Ул аларны куып чыгарып, кызның атасын, анасын, Үзенең юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде. 41 Баланың кулыннан тотып, аңа әйтте:
– Талита, кум! (Ягъни, «Кызым, сиңа әйтәм, тор!»)
42 Кыз бала шунда ук торды һәм йѳри башлады, аңа унике яшь иде. Барысы да күргәннәреннән хәйран калдылар. 43 Гайсә бу хакта һичкем белергә тиеш түгеллеген кисәтеп әйтте, кызны исә ашатырга кушты.
Гайсә Насарада инкяр ителә
61 Гайсә шул урыннан китеп, шәкертләре белән бергә Үзе яшәгән шәһәргә кайтты. 2 Шимбә кѳнне Гайсә гыйбадәтханәдә ѳйрәтте. Аны тыңлаган һәммәсе:
– Бу Аңа кайдан килгән икән? Нинди тирән акыл бирелгән? Аның куллары белән шундый кодрәтле эшләр эшләнә бит! – дип таң калдылар. 3 – Ул – балта остасы; Мәрьямнең улы, Ягъкубның, Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы түгелме соң? Аның сеңелләре безнең арабызда түгелме соң? – диделәр.
Алар Аны кире кактылар.
4 – Пәйгамбәр һәр җирдә дә ихтирам ителә, тик үз ватанында, үз туганнары һәм гаиләсе тарафыннан гына хѳрмәт күрми, – диде аларга Гайсә.
5 Шуңа күрә Ул анда бер генә дә кодрәтле эш күрсәтә алмады, фәкать ѳсләренә кулларын куеп, берничә авыру кешене савыктырды. 6 Аларның ышанмаулары Аны гаҗәпләндерде.
Гайсә унике шәкертен җибәрә
Гайсә, авылдан-авылга күчеп, ѳйрәтеп йѳрде. 7 Ул Үзе янына унике шәкертен чакырып, аларга шакшы рухларны куып чыгарырга вәкаләт биреп, икешәрләп-икешәрләп кешеләр янына җибәрде. 8 Юлга үзләре белән юл таягыннан башка икмәк тә, биштәр дә, акча да алмаска, 9 аяк киемнәре кияргә кушты һәм:
– Үзегез белән алмаш күлмәк алмагыз, – диде. – 10 Нинди йортка керсәгез, ул урыннардан киткәнче, шул йортта калыгыз, – диде Ул аларга.
11 – Әгәр берәр җирдә сезне кабул итмичә, тыңлап та тормасалар, ул чакта, ул урыннан киткәндә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып тѳшерегез.
12 Һәм алар китеп, кешеләрне тәүбә итәргә ѳндәп йѳрделәр, 13 күп җеннәрне куып чыгардылар һәм, зәйтүн мае сѳртеп, күп авыру кешеләрне савыктырдылар.
Чумдыручы Яхъяның үлеме
14 Гайсәнең исеме киң танылгач, ул хакта Һируд патшага да ишетелде. Кайберәүләрнең сѳйләвенчә, Бу – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар, 15 башкалары сѳйләвенчә, Ул – Ильяс, бүтәннәре исә, борынгыда булган пәйгамбәр кебек бер пәйгамбәр Ул, дигәннәр.
16 Әмма Һируд, тыңлап торып, әйтте:
– Ул – Чумдыручы Яхъя! Мин аның башын кистердем, әмма ул үледән терелеп торды!
17 Һируд үзенең абыйсы Филипнең хатынына – Һирудиягә ѳйләнгәнлектән, Яхъяны кулга алып, тѳрмәгә утыртырга әмер биргән иде. 18 Чѳнки Яхъя Һирудка: «Сиңа абыеңның хатыны белән яшәргә ярамый», – дип әйткән иде. 19 Шуның аркасында Һирудия аңа нәфрәт итеп, аны үтертергә теләгән, әмма берни эшли алмаган. 20 Яхъяның тәкъва һәм изге кеше булуын белгәнгә, Һируд аннан курка һәм яклап килә иде. Аның сүзләре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыңлый иде.
21 Һируд үзенең туган кѳне уңае белән, зур дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя ѳлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыкты. 22 Анда Һирудиянең кызы да килгән иде. Аның биюе Һирудка һәм аның кунакларына бик ошады. Патша аңа:
– Ни теләсәң, барын да миннән сора: барын да бирермен! – диде. 23 Һәм ул, ант итеп, әйтте:
– Хәтта, патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирермен!
24 Кыз, барып, анасыннан сорады:
– Миңа нәрсә сорарга?
– Яхъя пәйгамбәрнең башын сора, – диде тегесе.
25 Ул шунда ук патша янына барып:
– Чумдыручы Яхъяның башын хәзер үк тәлинкәгә салып китерүеңне телим! – дип таләп итте.
26 Патша зур кайгыга тѳшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, аңа каршы килергә батырчылык итмәде. 27 Ул шунда ук сакчысын, Яхъяның башын китерергә кушып, тѳрмәгә җибәрде. Ул анда барып, Яхъяның башын кисте 28 һәм аны тәлинкәгә салып, кызга китереп бирде, ә анысы исә анасына тапшырды. 29 Яхъяның шәкертләре бу хакта ишетеп, аның гәүдәсен килеп алдылар һәм кабергә салдылар.
Биш меңне ашату
30 Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, эшләгән эшләре һәм ѳйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сѳйләп бирделәр. 31 Ул аларга әйтте:
– Ә хәзер, берәр аулак җиргә барып, ялгыз гына бераз ял итеп алыгыз.
Чынлап та, кешеләр берсе артыннан берсе килгәнгә күрә, аларга ашап алырга да вакыт калмый иде.
32 Алар кѳймәгә утырып, үзләре генә аулак урынга киттеләр. 33 Әмма, кѳймәгә утырган чакта, кешеләрнең күбесе аларны таныдылар, һәм тирә-яктагы барлык шәһәрләрдән килгән кешеләр яр буйлап йѳгерә-йѳгерә алар барасы урынга алардан алда килеп җиттеләр. 34 Гайсә ярга чыккач, зур халык тѳркемен күрде һәм аларны кызганды, чѳнки алар кѳтүчеләре булмаган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә ѳйрәтә башлады. 35 Вакыт соң иде инде һәм шәкертләре Аның янына килеп әйттеләр:
– Бу кеше йѳрми торган урын, вакыт та соң инде. 36 Җибәр аларны, якын-тирәдәге авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар.
37 – Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә.
– Әллә үзебезгә барып, алар ѳчен бер ике йѳз динарлык* 6:37 Динар – кѳмеш тәңкә. Эшченең бер кѳнлек хезмәт хакын тәшкил иткән. икмәк сатып алыргамы? – диделәр алар.
38 – Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, – диде Ул. Алар карагач, җавап бирделәр:
– Биш икмәк һәм ике балык.
39 Гайсә шәкертләренә, халыкны тѳркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты. 40 Алар, йѳзәр һәм иллешәр кешегә бүленеп, тезелешеп утырдылар. 41 Гайсә биш икмәкне, ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкне сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен шәкертләренә бирде. Ул ике балыкны да һәммәсенә бүлеп бирде. 42 Алар барысы да ашап туйдылар. 43 Шәкертләр ипидән һәм балыктан калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар. 44 Ашаучыларның саны биш мең ир кеше иде.
Гайсә су ѳстеннән атлап килә
45 Аннары Гайсә шәкертләренә, Аның халыкны җибәрүен кѳтмичә, хәзер үк кѳймәгә утырып, каршы як ярдагы Бәйтсайдага Үзеннән алданрак китәргә кушты. 46 Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр ѳчен тауга менде. 47 Кич җиткәндә кѳймә диңгез уртасында иде инде, ә Ул яр буенда берүзе калды. 48 Каршы искән җил белән кѳрәшүләрен, аларның ишүдән хәлдән тайганнарын күреп, иртәнге ѳч белән алты арасында* 6:48 Иртәнге ѳч белән алты арасында – грекча сүзгә-сүз «тѳннең дүртенче сак вакытында». Рим системасы буенча, тѳн ѳчәр сәгатьтән торган дүрт сак вакытына бүленгән булган. Ул, су ѳстеннән атлап, алар янына китте. Ул аларны узып китәргә теләде, 49 ә шәкертләре Аның су ѳстеннән килүен күреп, ѳрәктер дип уйладылар һәм куркышып, кычкырып җибәрделәр.
– Кыю булыгыз, бу – Мин! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә 51 һәм алар янына кѳймәгә кереп утырды. Шул вакытта ук җил туктады. Һәм бу аларны тагын да ныграк гаҗәпләндерде. 52 Икмәк белән булган хәл нәрсә аңлатканны алар бит аңламадылар, чѳнки аларның йѳрәкләре каткан иде.
53 Алар, диңгезне кичеп, Геннисарет ярына килеп туктадылар. 54 Кѳймәдән чыгу белән, кешеләр, Аны танып, 55 бу хәбәр белән бѳтен тирә-якны йѳгереп әйләнделәр. Гайсәнең кай җирдә тукталганын ишетеп, шул урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар. 56 Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы, бѳтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды.
Ата-баба йолалары
71 Гайсә янына фарисейләр белән бергә Иерусалимнан килгән кайбер канунчылар җыелдылар. 2 Алар Аның кайбер шәкертләренең кул юмыйча, пычрак, ягъни, йола буенча юылмаган кул белән ашаганнарын күргән иделәр.
3 Барлык яһүдләр кебек үк, фарисейләр, гадәткә кертелгәнчә, ата-бабадан килгән йолаларны үтәп, кулларын юмыйча ашарга утырмыйлар. 4 Базардан кайту белән дә юынмыйча ашарга утырмыйлар. Һәм бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касәләрне, чүлмәкләрне, бакырдан эшләнгән савытларны юуга караган күрсәтмәләрне үтиләр.
5 Фарисейләр һәм канунчылар Гайсәдән сорадылар:
– Ни ѳчен Синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны үтәмиләр, ризыкны пычрак куллары белән ашыйлар?
6 Ә Ул аларга җавап бирде:
– Сез монафикълар! Ишагыйя пәйгамбәр сезнең хакта, алдан күреп, дѳрес әйткән. Ул болай дип язган:
«Бу халык Мине теле белән хѳрмәт итә,
ә күңелләре исә Миннән еракта.
7 Аларның Миңа табынулары бушка:
алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә ѳйрәтәләр».
8 Аллаһы әмерен читтә калдырып, сез кеше урнаштырган йолаларны үтисез.
9 Үзегезнең йолагызны үтәр ѳчен, ничек оста итеп Аллаһы әмерен кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. – 10 Муса болай дип әйткән: «Атаңны һәм анаңны хѳрмәт ит» һәм «Атасын һәм анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш». 11 Ә сез: «Әгәр кеше атасына, яки анасына: „Мин сиңа бирергә тиеш булган әйберне Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итеп вәгъдә иттем", – дип әйтә икән, 12 ул чакта ул кешегә атасы яки анасы ѳчен берни эшләмәскә мѳмкин», – дип ѳйрәтәсез. 13 Сез үзегезнең йолагыз белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуңа охшаган тѳрле эшләр эшлисез.
14 Ул тагын халыкны чакырып, аларга әйтте:
– Барыгыз да Мине тыңлагыз һәм аңлагыз! 15 Тыштан кергән һичнәрсә кешене пычрата алмый, әмма аның эченнән чыкканы аны пычрата. [ 16 ]* 7:16 Кайбер кулъязмаларда 16 нчы аять тә бар: «Колаклары булган ишетсен!»
17 Гайсә халыкны калдырып ѳйгә кергәч, шәкертләре Аннан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.
18 – Әллә сез дә һаман аңламыйсызмы? – диде Ул. – Кешенең эченә тыштан кергән һичнәрсә аны пычрата алмаганын аңламыйсызмы? 19 Чѳнки аның йѳрәгенә түгел, ә карынына керә һәм аннан чыгарылып ташлана! (Моның белән Гайсә бѳтен ризыкның да чиста булуын белдерде.)
20 Һәм Гайсә дәвам итте:
– Ә кешенең эченнән чыкканы исә аны пычрата. 21 Фәхешлеккә, урлашуга, кеше үтерүгә, 22 зиначылыкка китерүче явыз ниятләр кешенең йѳрәгеннән килә; шуннан ук саранлык, кабәхәтлек, мәкерлек, әхлаксызлык, кѳнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык килә. 23 Бу барлык яманлык кешенең эченнән чыга, шул аны пычрата да инде.
Мәҗүси хатынның иманы
24 Аннан Гайсә Тур шәһәре тирәләренә юл тотты. Ул андагы бер йортта тукталды, һәм бу хакта берәүнең дә белүен теләмәгән иде дә, әмма мѳмкин булмады. 25 Аның хакында кечкенә кызының эчендә шакшы рух булган бер хатын ишетеп алды. Ул шунда ук, килеп, Гайсәнең аякларына егылды. 26 Бу мәҗүси хатын чыгышы белән Сурия Фойникәсе ѳлкәсеннән иде. Ул Гайсәдән кызы эчендәге җенне куып чыгаруын үтенде.
27 – Башта балалар туенсыннар, – диде аңа Гайсә. – Икмәкне балалардан алып, кѳчекләргә ташлау яхшы түгел.
28 – Әфәнде, – дип җавап бирде ул, – ләкин кѳчекләр дә ѳстәл астына балалардан коелган валчыкларны ашый бит.
29 – Шулай дип әйтәсең икән, ѳеңә кайт: кызыңның эченнән җен чыкты, – диде Гайсә.
30 Хатын ѳенә әйләнеп кайтты һәм кызының исән-сау түшәктә ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде.
Гайсә телсез һәм чукрак кешене савыктыра
31 Аннан соң, Тур тирәләреннән китеп, Сидун аша һәм Ун кала тирәләреннән үтеп, Гайсә Гәлиләя диңгезенә чыкты. 32 Аның янына чукрак һәм начар сѳйләшә торган кешене китереп, аның ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. 33 Гайсә, аны халык тѳркеменнән читкәрәк алып китеп, аның колакларына Үзенең бармакларын тыкканнан соң, тѳкереп, аның теленә кагылды. 34 Аннары Гайсә күккә карап һәм тирән сулап әйтте:
– Эффата! (Ягъни, «Ачыл!»)
35 Шунда ук аның колаклары ишетә башлады һәм теле чишелде, һәм ул ачык итеп сѳйләшә башлады. 36 Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сѳйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен алар тагын да күбрәк сѳйләп йѳрделәр. 37 Аларның гаҗәпләнүләренең чиге булмады.
– Бѳтен нәрсәне дә Ул яхшы итеп эшли: чукраклар ишетәләр һәм телсезләр сѳйләшәләр! – диделәр алар.
Дүрт меңне ашату
81 Ул кѳннәрдә тагын күп кеше җыелды, ә аларның ашарларына ризыклары юк иде. Шәкертләрен чакырып, Гайсә әйтте:
2 – Кешеләрне кызганам. Алар Минем белән инде ѳч кѳн буе, ә ашарларына һич нәрсәләре юк. 3 Әгәр Мин аларны ач килеш ѳйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, чѳнки аларның кайберләре ерактан килгәннәр.
4 – Барысын да туендырыр ѳчен чүлдә шулкадәр икмәкне кайдан алыйк соң? – дип сорадылар шәкертләре.
5 – Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә.
– Җиде, – диделәр алар.
6 Шуннан соң Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып, Аллаһыга шѳкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм халыкка ѳләшү ѳчен шәкертләренә бирде. Алар икмәкне ѳләшеп чыктылар. 7 Аларның берничә балыклары да бар иде. Гайсә, шѳкрана кылгач, аларны да ѳләшергә кушты. 8 Кешеләр ашап туйдылар, һәм шәкертләре, калган сыныкларны җыеп, җиде кәрзингә салдылар. 9 Ашаучыларның саны дүрт меңгә якын иде. Гайсә аларны ѳйләренә кайтарып җибәрде, 10 ә Үзе шунда ук шәкертләре белән кѳймәгә утырып, Далманута җирләренә китте.
11 Фарисейләр килеп, Гайсә белән бәхәсләшә башладылар. Аны сынарга теләп, алар күктән илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 12 Гайсә, авыр сулап, аларга әйтте:
– Бу буын кешеләре ни ѳчен илаһи билге таләп итә икән? Сезгә хак сүз әйтәм: бу кешеләргә илаһи билге бирелмәячәк.
13 Ул аларны калдырып, тагын кѳймәгә утырды һәм икенче як ярга йѳзеп китте.
Фарисейләр һәм Һируд ачыткысы
14 Шәкертләре үзләре белән икмәк алырга оныткан булганнар, кѳймәдә аларның бер икмәкләре генә бар иде. 15 Гайсә аларга кисәтеп әйтте:
– Карагыз аны, фарисейләр ачыткысыннан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз!
16 Ә шәкертләре үзара: «Ул безнең икмәгебез булмаганга шулай әйтә», – дип сѳйләнделәр.
17 Гайсә, моны белеп, аларга әйтте:
– Сез ни ѳчен икмәгегез юклыгы турында сѳйләшәсез? Сез берни дә аңламыйсызмыни? Сез һичнәрсә тѳшенмисезмени? Йѳрәкләрегез катканмы? 18 Күзләрегез бар, сез күрмисезме, колакларыгыз бар, сез ишетмисезме? Әллә хәтерләмисезме? 19 Мин биш икмәкне биш меңгә бүлеп биргәндә, сез калган сыныкларны җыеп, ничә кәрзингә тутырдыгыз?
– Унике, – дип җавап бирделәр.
20 – Ә инде җиде икмәкне дүрт меңгә бүлгәндә, калган сыныкларны ничә кәрзин тутырып җыйдыгыз?
– Җиде, – дип җавап бирделәр.
21 – Әллә сез һаман тѳшенмәдегезме? – диде Гайсә.
Гайсә Бәйтсайдада сукырны савыктыра
22 Алар Бәйтсайдага килделәр. Кешеләр, Гайсә янына бер сукырны китереп, ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. 23 Гайсә сукырны җитәкләп авылдан чыгарды. Аның күзләренә тѳкереп һәм башына кулларын куеп сорады:
– Берәр нәрсә күрәсеңме?
24 Ул карарга тырышты һәм әйтте:
– Мин кешеләрне күрәм. Алар агачлар булып күренәләр, ләкин алар йѳриләр.
25 Гайсә аның күзләренә тагын кулларын тидергәч, ул текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады.
26 – Авылга кире барма, – дип, Гайсә аңа ѳенә кайтырга кушты.
Кем ул Гайсә?
27 Гайсә Үзенең шәкертләре белән Филип Кайсариясе шәһәре тирәсендә урнашкан авылларга китте. Юлда барганда, Ул шәкертләреннән сорады:
– Кешеләр Мине кем дип белә?
28 – Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, башкалары – Ильяс, ә кайберләре исә пәйгамбәрләрнең берсе дип исәплиләр, – диделәр алар.
29 – Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан.
– Син – Мәсих, – дип җавап бирде Петер.
30 Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сѳйләмәскә кушты.
Гайсә Үзенең үлеме хакында әйтә
31 Гайсә, Адәм Улының күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга һәм үтерелергә, әмма ѳч кѳннән соң терелеп торырга тиешлеге турында шәкертләренә сѳйли башлады. 32 Бу хакта Гайсә ачык итеп сѳйләде. Шунда Петер Аны читкәрәк чакырып, Аңа каршы әйтә башлады. 33 Ләкин Гайсә борылып шәкертләренә карады һәм Петерне шелтәләде:
– Кит янымнан, шайтан! Синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кешенеке.
34 Үзе янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә әйтте:
– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Миңа иярсен. 35 Үзенең тормышын саклап калырга теләүче тормышын югалтыр. Ә инде ул тормышын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына югалтса, тормышын саклап калыр. 36 Әгәр берәү бѳтен дѳнья милкен үзенә алып, җанын һәлак итсә, моннан аңа ни файда? 37 Кеше нәрсә биреп үзенең җанын кайтарып ала алыр икән? 38 Кем бу иманы булмаган һәм гѳнаһлы кешеләр арасында Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Үзенең изге фәрештәләре белән Атасының балкып торган шѳһрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кешедән гарьләнер.
91 Гайсә әйтте:
– Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгының кодрәт белән килгәнен күргәнче, үлемне татымаячаклар.
Гайсәнең тышкы кыяфәте үзгәрә
2 Алты кѳннән соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсәнең тышкы кыяфәте аларның күз алдында үзгәреп китте. 3 Аның киемнәре ялтырап, җир йѳзендә һичкем агарталмаслык дәрәҗәдә, күз чагылдырырлык ак тѳскә керде. 4 Шәкертләр алдында Ильяс белән Муса пәйгамбәрләр хасил булды, һәм алар Гайсә белән сѳйләштеләр. 5 Һәм Петер Гайсәгә әйтте:
– Остаз! Безнең монда булуыбыз нинди яхшы! Ѳч чатыр корыйк: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска.
6 Ул бу сүзләрне нәрсә дип әйтергә дә белмәгәнлектән әйтте, чѳнки шәкертләр шулкадәр куркып калган иде.
7 Шул вакытта болыт тѳшеп, аларны каплады һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. 8 Шәкертләр тиз-тиз як-якларына каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка беркемне дә күрмәделәр.
9 Таудан тѳшкәндә, Гайсә аларга ни күргәннәрен Адәм Улының үледән терелеп торуына кадәр берәүгә дә сѳйләмәскә кушты. 10 Алар моны үтәделәр, әмма үзара: «Аның: „үледән терелеп тору" дигәне нәрсәне аңлата икән?» – дип сѳйләштеләр. 11 Гайсәдән сорадылар:
– Канунчылар ни ѳчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр?
12 – Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни ѳчен соң Изге язмада Адәм Улына күп газаплар чигеп кимсетелергә туры киләчәк дип язылган? 13 Ләкин Мин сезгә әйтәм: Ильяс килде инде һәм, аның турында язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр.
Гайсә җенле малайны савыктыра
14 Алар калган шәкертләр янына әйләнеп кайткач, болар янына күп халык җыелганын һәм канунчыларның болар белән бәхәсләшеп торуларын күрделәр. 15 Гайсәне күреп гаҗәпләнгән халык тѳркеме шунда ук Аны сәламләргә йѳгерде. 16 Гайсә:
– Алар белән нәрсә хакында бәхәсләшәсез? – дип шәкертләреннән сорады.
17 Халык арасыннан бер кеше җавап бирде:
– Остаз! Мин Сиңа үземнең улымны китергән идем. Аның эченә шакшы рух кереп, улымны телсез итте. 18 Шакшы рух аны кайда гына эләктермәсен, аны җиргә атып бәрә. Малайның авызыннан күбекләр ага, ул тешләрен шыкырдата, ә аннан соң бѳтен гәүдәсе катып кала. Синең шәкертләреңнән шакшы рухны куып чыгаруларын үтенгән идем, әмма алар моны булдыра алмадылар.
19 – Әй, имансыз буын! – диде аларга Гайсә. – Миңа сезнең белән күпме булырга? Күпме сезне түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез!
20 Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән шакшы рух малайны калтыратырга тотынды һәм ул җиргә егылды, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәде.
21 – Аның белән мондый хәл күптәннән була башладымы? – дип сорады Гайсә малайның атасыннан.
– Балачактан бирле шулай, – дип җавап бирде анысы. – 22 Аны шакшы рух күп тапкыр һәлак итәргә тырышты: әле утка ташлады, әле суга. Әгәр нәрсәдер эшли алсаң, кызган безне, ярдәм итче!
23 – Ул ни дигән сүз: «әгәр эшли алсаң»? Ышанган кешегә һәммәсе дә мѳмкин.
24 Һәм малайның атасы кычкырып җибәрде:
– Ышанам! Ышанычым аз булганга күрә, миңа ярдәм ит!
25 Гайсә, халыкның җыелуын күреп, шакшы рухка боерды:
– Телсезлек һәм чукраклык рухы, Мин сиңа боерам: аның эченнән чык һәм башка кермә!
26 Шакшы рух, малайны кѳчле итеп калтыратып, үкереп чыкты. Малай исә, үлгән сыман булды. Шуңа күрә күбесе, үлде, дип сѳйләнделәр. 27 Әмма Гайсә аңа, кулыннан тотып, торырга ярдәм итте, һәм ул аягына басты.
28 Ѳйгә кереп, Гайсә белән үзләре генә калгач, шәкертләре Аннан:
– Ә ни ѳчен аны без куып чыгара алмадык? – дип сорадылар.
29 – Мондый җеннәрне тик дога белән генә куып чыгарып була, – диде Гайсә.
30 Алар аннан китеп, инде Гәлиләя җире аша үттеләр. Гайсә исә бу турыда һичкемнең дә белүен теләмәде, 31 чѳнки Үзенең шәкертләрен ѳйрәтә иде. Ул аларга әйтте:
– Адәм Улын кешеләр кулына тотып бирерләр һәм алар Аны үтерәчәкләр, әмма Ул ѳч кѳннән соң терелеп торачак.
32 Әйткән сүзләрен шәкертләре аңламадылар, әмма Гайсәдән сорарга курыктылар.
Кем иң бѳеге?
33 Алар Кәпәрнаумга әйләнеп килделәр. Ѳйдә Гайсә алардан:
– Юлда барганда сез нәрсә хакында бәхәсләштегез? – дип сорады.
34 Алар исә эндәшмәделәр, чѳнки юлда барган чакта, араларында кайсысы иң бѳек, дип бәхәсләшкән иделәр. 35 Гайсә, утырып, унике шәкертен янына чакырды һәм әйтте:
– Кем алдынгы булырга тели, шул иң соңгы булырга тиеш һәм бѳтенесе ѳчен дә хезмәтче булырга тиеш.
36 Гайсә урталарына бер баланы бастырып, кочаклап алды һәм шәкертләренә әйтте:
37 – Шушындый балаларның берсен Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә. Ә Мине кабул иткән кеше Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә.
Сезгә каршы булмаган кеше сезнең яклы
38 – Остаз, – диде Яхъя, – без бер кешенең, Синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнең белән бергә йѳрмәгәнгә күрә, без аңа туктарга куштык.
39 Гайсә җавап бирде:
– Аны туктатмагыз. Минем исемемнән кодрәтле эш булдыра алган кеше Мине начар сүзләр белән тиз генә хурламас. 40 Безгә каршы булмаган кеше безнең яклы. 41 Сезгә хак сүз әйтәм: кем дә кем, Мәсихнеке булуыгыз ѳчен, сезгә эчәргә дип бер чынаяк су бирә, ул әҗереннән мәхрүм калмаячак.
42 Әмма Миңа иман итүче бу кечкенәләрнең берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, диңгезгә ташласалар, аның ѳчен яхшырак булыр иде. 43 Әгәр кулың сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып тѳшер! Җәһәннәмгә, сүнмәс утка ике кулың белән ташланганчы, тормышка бер кулың белән керүең синең ѳчен яхшырак. [ 44 ]* 9:44 Кайбер кулъязмаларда 44 нче һәм 46 нчы аятьләр дә бар: «Анда кешеләрне бертуктаусыз кортлар ашап тора һәм ут сүнми».45 Әгәр аягың сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып тѳшер! Ике аягың белән җәһәннәмгә ташлануга караганда, тормышка бер аягың белән керүең синең ѳчен яхшырак. [ 46 ]* 9:46 44 нче аятьнең искәрмәсен карагыз.47 Әгәр күзең сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны алып ташла! «Кешеләрне бертуктаусыз кортлар ашап торган һәм уты сүнмәгән» җәһәннәмгә ике күзең белән ташлануга караганда, бер күзең белән Аллаһы Патшалыгына керүең синең ѳчен яхшырак.
49 Һәркем ут белән «тозланыр».
50 Тоз – яхшы нәрсә. Әмма тоз тозсызланса, аны ничек тозлы итәрсез? Тоз сезнең үзегездә булсын! Һәм бер-берегез белән тату булыгыз.
Гайсә аерылышу хакында ѳйрәтә
101 Ул урыннан Гайсә Яһүдиягә һәм Үрдүн аръягындагы җирләргә юнәлде. Тагы күп халык Аңа ияреп китте һәм Ул, гадәттәгечә, аларны ѳйрәтте.
2 Гайсә янына фарисейләр килделәр һәм, Аны сынарга теләп, сорадылар:
– Ир кешегә хатынын аерып җибәрергә канун рѳхсәт итәме?
3 – Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соң? – диде Гайсә.
4 – Муса ир кешегә хатынын, аерылышу кәгазе язып, аерып җибәрергә рѳхсәт бирде, – дип җавап бирделәр алар.
5 – Ул сезгә шундый әмерне күңелләрегез каты булганга күрә язган, – диде Гайсә. 6 – Әмма баштан ук, һәммә нәрсә яратылганда, Аллаһы «аларны ир һәм хатын итеп бар итте. 7 Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр 8 һәм икесе дә бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бер бѳтен. 9 Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын.
10 Ѳйдә вакытта шәкертләре бу хакта кабат Гайсәдән сорадылар.
11 – Ир кеше, хатыны белән аерылышып, башкага ѳйләнә икән, ул чакта хатынына каршы зина кыла, – диде Гайсә. – 12 Шулай ук, хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, иренә каршы зина кыла.
Гайсә балаларга фатиха бирә
13 Фатихалау ѳчен кулларын куйсын дип, Гайсә янына кешеләр балаларны алып килделәр, шәкертләре исә аларны шелтәләделәр. 14 Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде һәм Ул шәкертләренә әйтте:
– Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чѳнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы. 15 Сезгә хак сүз әйтәм, Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.
16 Һәм Ул балаларны кочаклап, ѳсләренә кулларын куеп, аларны фатихалады.
Гайсә һәм бер бай
17 Гайсә юлга чыккач, янына бер кеше йѳгереп килде һәм Аның каршында тез чүгеп сорады:
– Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алу ѳчен миңа нәрсә эшләргә кирәк?
18 – Ни ѳчен син Мине игелекле дип атыйсың? – диде Гайсә. – Бары тик Аллаһы гына игелекле. 19 Аның әмерләрен син беләсең: кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаһитлек итмә, ялганлама, атаңны һәм анаңны хѳрмәт ит.
20 – Остаз, мин боларның барысын да яшьтән үк үтәп килдем, – дип җавап бирде тегесе.
21 Гайсә аңа карады һәм ул Аның күңеленә хуш килде. Ул аңа әйтте:
– Сиңа тик бер нәрсә җитми. Бар һәм нәрсәң бар, шуны сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр.
22 Егет исә, бу сүзләрне ишетеп, борчуга тѳште һәм китеп барды. Чѳнки ул бик бай кеше иде.
23 Гайсә исә, як-ягына карап, шәкертләренә әйтте:
– Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!
24 Аның бу сүзләре шәкертләрен бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә кабатлап әйтте:
– Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! 25 Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дѳягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
26 Алар, гаҗәпләнеп, үзара сѳйләштеләр:
– Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?
27 Гайсә аларга карап:
– Кешеләргә бу мѳмкин түгел, әмма Аллаһыга мѳмкин. Аллаһыга һәр нәрсә мѳмкин, – дип әйтте.
28 Шуннан соң Петер:
– Менә без, бѳтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек, – диде.
29 – Сезгә хак сүз әйтәм: йортын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-аналарын яки балаларын яки басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем 30 хәзерге вакытта йѳз тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар, басулар һәм, әлбәттә, эзәрлекләүләр дә алачак. Ә инде киләчәк дѳньяда мәңгелек тормышка ия булачак. 31 Әмма беренче булганнарның күбесе ахыргы булырлар, ә ахыргылары исә беренче булырлар.
Гайсә янә Үзенең үлеме хакында әйтә
32 Алар Иерусалимга бара торган юлдан баралар иде. Гайсә алда барды, шәкертләре хәйран калган хәлдә, ә артларыннан баручылар куркынган хәлдә иделәр. Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, Үзе белән нәрсә буласы хакында сѳйли башлады.
33 – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк. Алар Аны үлемгә хѳкем итеп, Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. 34 Тегеләре, мыскыллап, Аңа тѳкереп, камчылаячаклар һәм Аны үтерәчәкләр. Әмма Ул, ѳч кѳн үткәч, үледән терелеп торачак.
Гайсә һәм Зебедәй уллары
35 Гайсә янына Зебедәй уллары – Ягъкуб белән Яхья килеп:
– Остаз, без сораганны үтәсәң иде, – диделәр.
36 – Сезнең ѳчен Мин нәрсә эшләргә тиеш соң? – дип сорады Ул.
37 Алар җавап бирделәр:
– Дан патшалыгыңда безгә Синең белән янәшә утырырга рѳхсәт бирсәң иде – беребезгә уң ягыңда, икенчебезгә исә сул ягыңда.
38 – Сез нәрсә сораганыгызны белмисез, – диде Гайсә. – Мин эчә торган касәдән эчә алырсызмы, яки Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырыла алырсызмы?
39 – Алырбыз, – дип җавап бирделәр алар.
Шуннан соң Гайсә аларга әйтте:
– Сез Мин эчә торган касәдән эчәрсез, Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырылырсыз. 40 Ә инде Минем уң ягымда яки сул ягымда утырырга рѳхсәт бирү Минем кулда түгел. Анда кемгә билгеләнгән булса, шулар утырырлар.
41 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең ачулары чыкты. 42 Әмма Гайсә аларны чакырып алып әйтте:
– Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнгәннәр халыклар ѳстеннән хакимлек итәләр. Бѳекләр халыкларны үз куллары астында тота. 43 Ләкин сездә алай булмасын: сезнең арагызда бѳек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын. 44 Һәм арагызда беренче булырга теләүче барыгыз ѳчен дә кол булсын. 45 Адәм Улы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр ѳчен дип килмәде, ә Үзе хезмәт итеп, күпләрне йолып алу ѳчен Үзенең тормышын бирергә дип килде.
Гайсә сукыр Бартимәйне савыктыра
46 Алар Әрихә шәһәренә килеп җиттеләр. Гайсә Әрихәдән шәкертләре һәм күп санлы халык белән чыгып барганда, юл читендә сукыр фәкыйрь Бартимәй (ягъни, Тимәй улы) теләнеп утыра иде. 47 Насаралы Гайсәнең үтеп баруы хакында ишетеп, ул кычкырып җибәрде:
– Давыт Улы Гайсә! Кызган мине!
48 Күпләре аның эндәшмәвен таләп иттеләр, әмма сукыр тагын да кѳр тавыш белән кычкырды:
– Давыт Улы, кызган мине!
49 Гайсә баруыннан тукталып әйтте:
– Чакырыгыз аны!
– Курыкма, Ул сине чакыра, – дип сукырны чакырдылар.
50 Бартимәй исә, ѳс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына йѳгереп килде.
51 – Синең ѳчен нәрсә эшләвемне телисең? – дип сорады аннан Гайсә.
– Остаз, күзләрем күрсен иде! – диде сукыр кеше.
52 – Бар, сине ышануың савыктырды, – диде Гайсә.
Ул шунда ук күрә башлады һәм Гайсәгә ияреп китте.
Гайсәнең Иерусалимга тантана белән керүе
111 Алар Иерусалимга якынлашканда, инде Бәйтфәгидән һәм Бәйтәниядән ерак түгел, Зәйтүн тавы янында Гайсә ике шәкертен чакырып, 2 аларга әйтте:
– Алда күренгән авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге, һичкем атланмаган яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, монда алып килегез. 3 Әгәр берәрсе: «Сез нәрсә эшлисез?» – дип сораса: «Ул Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кайтарып бирер», – дип җавап бирегез.
4 Алар барып, тыкрыкта ишек янына бәйләп куелган яшь ишәкне табып, аны чишә башладылар. 5 Анда булган кешеләр алардан:
– Сез ни эшлисез? Ни ѳчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.
6 Әмма Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны җибәрделәр. 7 Ишәкне Гайсә янына китереп, ѳс киемнәрен ишәк ѳстенә салдылар һәм Гайсә аңа атланды. 8 Халыкның күбесе ѳс киемнәрен юл ѳстенә җәйделәр, ә башкалары исә, кырдагы агачларның ботакларын кисеп түшәделәр. 9 Һәм алда баручылар да, арттагылары да кычкырдылар:
– Һошанна* 11:9 Һошанна – яһүд телендә «ярдәм ит» яки «Аллаһыга дан» дигәнне аңлата.!
Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!
10 Атабыз Давытның киләчәк патшалыгы мѳбарәк!
Югарыда Һошанна!
11 Гайсә, Иерусалимга кереп, Аллаһы Йортына юнәлде. Барын да карап чыккач, инде соң булганга, унике шәкерте белән бергә Бәйтфәгигә әйләнеп кайтты.
Аллаһы Йорты – дога кылу йорты
12 Икенче кѳнне алар Бәйтфәгидән чыккач, Гайсәнең карыны ачты. 13 Ерактагы инҗир агачын күреп, Ул, җимеше булмасмы дип, аның янына килде, әмма яфрактан башка берни дә тапмады: инҗир ѳлгерергә әле иртә иде. 14 Гайсә аңа әйтте:
– Синең җимешеңне һичкайчан берәү дә ашамасын!
Шәкертләре исә моны ишетеп тордылар.
15 Алар Иерусалимга килделәр. Аллаһы Йортына керү белән, андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны Гайсә куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларның ѳстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады. 16 Һәм Аллаһы Йорты аша берәүгә дә һичбер әйбер алып үтмәскә кушты. 17 Гайсә аларны ѳйрәтеп әйтте:
– Изге язмада әйтелмәгәнмени: «Минем Йортым барча халыклар ѳчен дога кылу йорты дип аталыр», – дип? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез!
18 Бу хакта баш руханилар һәм канунчылар ишеткәч, алар Гайсәне һәлак итү әмәлен табарга тырыша башладылар. Чѳнки бѳтен халык Аның ѳйрәтүен таң калып тыңлаганга күрә, алар Аннан курыктылар.
19 Кич җиткәч, Гайсә шәкертләре белән шәһәрдән китте.
Корып тѳшкән инҗир агачы
20 Икенче кѳнне иртә белән инҗир агачы яныннан үтеп барганда, алар аның очыннан алып, тамырына тикле корып тѳшкәнен күрделәр. 21 Петер исә, кичәгесен ни булганын исенә тѳшереп, Гайсәгә әйтте:
– Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корып тѳшкән!
22 Гайсә аларга җавап бирде:
– Аллаһыга ышаныгыз! 23 Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр кем дә кем бу тауга: «Күтәрелеп, диңгезгә ташлан!» – дип әйтсә, һәм күңеленнән һич тә шикләнмичә әйткән сүзләренең үтәләчәгенә ышанса, шулай булачак. 24 Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: сез Аллаһыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, һәм сез алачаксыз да! 25 Һәм дога кылып торган чакта, берәрсенә карата үпкәгез булса, Күктәге Атагыз сезнең гѳнаһларыгызны кичерсен ѳчен, үзегез дә һәммәсен кичерегез. [ 26 ]* 11:26 Кайбер кулъязмаларда 26 нчы аять тә бар: «Ә инде кичермәсәгез, Күктәге Атагыз да сезнең гѳнаһларыгызны кичермәс».
Гайсәнең вәкаләте кемнән?
27 Алар тагын Иерусалимга килделәр. Гайсә Аллаһы Йортының ишегалдысы буйлап йѳргән чакта, Аның янына баш руханилар, канунчылар һәм аксакаллар килделәр.
28 – Синең боларны эшләргә нинди хокукың бар? Боларны эшләргә Сиңа кем вәкаләт бирде? – дип сорадылар алар.
29 – Мин сезгә бер сорау бирәм, – диде Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 30 Яхъяның суга чумдыруы күктән идеме яки кешеләрдәнме? Җавап бирегез!
31 Алар үзара:
– Әгәр: «Аллаһыдан», – дип әйтсәк, ул чакта Ул: «Ә ни ѳчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип әйтер. 32 «Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – диештеләр.
Барча халык тѳркеме Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан курыктылар. 33 Шуңа күрә:
– Белмибез, – дип җавап кайтардылар.
– Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим, – дип җавап бирде Гайсә.
Йѳзем үстерүче явызлар хакында гыйбрәтле хикәя
121 Гайсә аларга гыйбрәтле хикәя сѳйли башлады.
– Бер кеше йѳзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алганнан соң, чокыр казып, йѳзем изү ѳчен махсус урын әзерләгән. Бакчаны саклау ѳчен манара торгызган һәм йѳзем үстерүчеләргә бакчасын куллану ѳчен биреп, үзе чит якларга китеп барган. 2 Уңыш җыяр вакыт җиткәч, йѳзем бакчасыннан үз ѳлешен алырга дип, үзенең хезмәтчесен җибәргән. 3 Ә тегеләре исә, аны тотып кыйнаганнар һәм буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 4 Инде икенче хезмәтчесен җибәргән. Ләкин аның башын яралаганнар, мыскыл иткәннәр. 5 Тагын берсен җибәргән – аны үтергәннәр. Башкаларын да җибәреп караган: кайсысын кыйнаганнар, кайсысын үтергәннәр. 6 Аның иң соңгы бер генә кешесе – сѳекле улы калган. Һәм: «Минем улымны хѳрмәт итәрләр», – дип уйлап, аны җибәргән. 7 Әмма йѳзем үстерүчеләр үзара: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик, һәм аңа каласы мирас безнеке булыр», – дип сѳйләшкәннәр. 8 Алар аны тотып үтергәннәр һәм йѳзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар.
9 Инде йѳзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, әйләнеп кайткач, йѳзем үстерүчеләрне үтерер һәм йѳзем бакчасын башкаларга бирер. 10 Изге язмада:
«Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш
иң мѳһим почмак ташы булды.
Бу Раббы тарафыннан эшләнде
һәм безнең алда гаҗәп нәрсә», –
дигәнне әллә сез укымадыгызмы?
12 Гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, яһүд башлыклары Гайсәне кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Шуңа күрә алар Аны калдырып китеп бардылар.
Кайсарга салым түләү хакында сорау
13 Аннан соң Гайсә янына, Ул берәр бәйләнерлек сүз әйтмәсме дип, фарисейләрне һәм Һируд тарафдарларын җибәрделәр. 14 Алар килеп әйттеләр:
– Остаз! Синең дѳрес Кеше булуыңны без беләбез. Кешеләрнең Синең хакта нәрсә уйлаганнары Сиңа мѳһим түгел. Кешенең иҗтимагый торышына игътибар итмисең, әмма Аллаһы юлына хакыйкать буенча ѳйрәтәсең. Әйтче, кайсарга* 12:14 Кайсар – борынгы Рим императорының рәсми исемнәреннән берсе. салым түләүне канун рѳхсәт итәме, әллә юкмы? Безгә түләргәме соң, әллә түләмәскәме?
15 Аларның икейѳзлеләнүләрен белеп, Гайсә әйтте:
– Сез нигә Мине сыныйсыз? Миңа динар күрсәтегез әле!
16 Аңа динар бирделәр һәм Гайсә алардан сорады:
– Монда кемнең сурәте һәм кемнең исеме?
– Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр алар.
17 Һәм Гайсә аларга әйтте:
– Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез.
Аның бу җавабына алар таң калдылар.
Үледән терелү турында сорау
18 Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар* 12:18 Саддукейлар – яһүдләрнең йолаларын тотучы дини тѳркем. килде һәм Аннан менә нәрсә хакында сорадылар:
19 – Остаз! Муса канунда безгә: «Әгәр берәүнең бертуганы бала тудырмаган килеш үлеп китеп, хатыны калса, ул бу тол хатынны үзенә алсын һәм үлгән бертуганның буынын дәвам иттерсен», – дип язган. 20 Җиде бертуган булган. Беренчесе ѳйләнгән һәм баласы булмыйча үлеп киткән. 21 Аның хатынын икенче туганы үзенә алган, ләкин бала булдырмыйча үлеп киткән. Ѳченчесе белән дә нәкъ шулай булган. 22 Җиде агай-эне арасында берсе дә токым калдыра алмаган. Барысыннан соң хатын үзе дә үлеп киткән. 23 Үлеләр терелгән вакытта, ул хатын аларның кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире булган бит!
24 – Сез ничек ялгышасыз! – диде аларга Гайсә. – Беләсезме, ни ѳчен алай? Чѳнки сез Изге язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмисез. 25 Үлгәннәр терелеп торганда, алар ѳйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар. Алар күктәге фәрештәләрдәй булачаклар. 26 Ә инде үлгәннәрнең терелеп тору мәсьәләсенә кагылсак, Муса китабының янып торган күгән агачы хакындагы ѳлешендә Аллаһының: «Мин – Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы», – дигәнен укымадыгызмыни? 27 Аллаһы – үлеләр Аллаһысы түгел, бәлки тереләр Аллаһысы. Сез бик тә ялгышасыз.
Иң мѳһим әмер
28 Аларның бәхәсләшүләрен ишетеп һәм Гайсәнең аларга яхшы итеп җавап бирүен күреп, бер канунчы Аның янына килеп:
– Әмерләрнең кайсысы иң мѳһим? – дип сорады.
29 – Иң мѳһим әмер, – дип җавап бирде Гайсә, – «Тыңла, Исраил! Раббы Аллаһыбыз – бердәнбер Раббы! 30 Раббы Аллаһыңны бѳтен йѳрәгең, бѳтен җаның, бѳтен акылың һәм бѳтен кѳчең белән ярат». 31 Ә менә икенчесе: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Бу әмерләрдән дә бѳегрәге юк.
32 – Яхшы әйттең, Остаз, – диде канунчы. – «Аллаһы бердәнбер һәм Аннан башка илаһ юк», – дип Син дѳрес итеп әйттең. 33 «Аны бѳтен йѳрәгең, бѳтен уйларың һәм бѳтен кѳчең белән ярату» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярату» бѳтен корбан итеп чалынган хайваннардан да һәм корбан итеп яндырылган бүләкләрдән дә мѳһимрәк.
34 Аның акыл белән җавап бирүен күреп, Гайсә әйтте:
– Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгелсең.
Моннан соң бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде.
35 Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә Гайсә әйтте:
– Мәсихне Давыт Улы дип канунчылар ничек әйтә алалар? 36 Изге Рух белән илһамланып, Давыт үзе:
«Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте:
Мин дошманнарыңны салганчы
Синең аякларың астына,
Утыр Минем уң ягымда», –
дип әйткән бит. 37 Давыт үзе Аны «Раббым» дип атый. Шулай булгач, ничек итеп Ул аның Улы була ала?
Күп халык Аны хозурлык белән тыңлады. 38 Халыкка нәсыйхәт биреп, Гайсә әйтте:
– Канунчылардан сакланыгыз. Алар озын киемнәр киеп йѳрүне, җыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне, гыйбадәтханәләрдә иң яхшы урыннарда утыруны, мәҗлесләрдә иң түрдә утыруны яраталар. 40 Алар хәйләләп, тол хатыннарның йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Мондыйлар тагын да катырак хѳкемгә тартылачаклар.
Тол хатын бүләге
41 Гайсә, сәдака сандыгы янына утырган килеш, халыкның акча салуын күзәтеп торды. Байларның күбесе күп итеп салды. 42 Шунда бер фәкыйрь тол хатын килеп, ике вак акча (бер кодрант* 12:42 Кодрант – римлыларның акча берәмлеге. 64 кодрант бер динарга тигез булган.) салды. 43 Гайсә, шәкертләрен чакырып, аларга әйтте:
– Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын акча салган кешеләрнең барысына караганда да күбрәк салды. 44 Сәдака сандыгына салучыларның барысы да үзләреннән артканын салдылар, ә ул, фәкыйрь була торып, үзендә булганнарның барысын, яшәү ѳчен кирәк булганнарның бѳтенесен дә салды.
Ахыр заман билгеләре
131 Гайсә Аллаһы Йортыннан чыгып барганда, шәкертләренең берсе Аңа әйтте:
– Остаз! Кара әле, нинди зур ташлар, нинди матур биналар!
2 – Син бу зур биналарны күреп, таң калдыңмы? – диде Гайсә. – Монда таш ѳстендә таш калмаячак, барысы да җимереләчәк!
3 Гайсә Зәйтүн тавында Аллаһы Йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри Аның белән берүзләре калгач, сорадылар:
4 – Безгә әйтче, бу хәлләр кайчан булачак? Боларның тиздән гамәлгә ашачагын нинди билге аша беләчәкбез?
5 Гайсә әйтте:
– Сак булыгыз, сезне алдамасыннар! 6 Күпләр, Минем исемем белән килеп: «Мин – Ул», – дип әйтерләр һәм күпләрне алдарлар. 7 Сез якындагы сугышлар тавышын һәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишеткәндә, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш тә. Әмма бу әле ахыры түгел. 8 Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән җир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар – тулгак тоту газапларының башлануы гына.
9 Сез исә әзер торыгыз: сезне, мәхкәмәләргә тапшырып, хѳкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Сез Минем аркада, Минем хакта шаһитлек бирү ѳчен, патшалар һәм идарәчеләр каршына басарсыз. 10 Әмма ахыры килеп җиткәнче, бѳтен халыкларга да Яхшы хәбәр таратылырга тиеш. 11 Сезне хѳкемгә тапшыру ѳчен алып барганда исә, нәрсә әйтербез, дип хафаланмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә бирелсә, шуны сѳйләгез. Сез үзегез түгел, ә Аллаһы Рухы сѳйләр. 12 Туган туганны, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертерләр. 13 Минем ѳчен барысы да сезне нәфрәт итәр. Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр.
14 Әмма сез «ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсәнең» торырга тиеш түгел урында булуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше аңласын), Яһүдия җирендә булганнар тауга качсыннар. 15 Ѳй түбәсендә булганнар, әйберләрен алырга дип, ѳйгә тѳшеп тормасын, 16 кырда булганнар ѳс киемнәрен алырга ѳйләренә кайтмасыннар. 17 Ул кѳннәрдә йѳкле хатыннарга һәм бала имезүчеләргә кайгы! 18 Болар кышка туры килмәсен иде дип, дога кылыгыз. 19 Ул кѳннәрдә иң баштан ук, Аллаһы дѳньяны булдырган кѳннән алып, бүгенге кѳнгә кадәр булмаган һәм булмаячак афәт килер. 20 Әгәр Раббы ул кѳннәрне кыскартмаса, һичкем исән кала алмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләре хакына Раббы ул кѳннәрне кыскартты.
21 Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул анда!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз! 22 Чѳнки ялган мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, сайланганнарны алдау ѳчен, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтерләр. 23 Әмма сез сак булыгыз – барысы хакында Мин сезгә алдан әйттем.
24 Ләкин ул кѳннәрдә, афәттән соң,
«Кояш каралыр,
ай яктыртмас,
25 Күкләрдән йолдызлар коелыр һәм
күк кодрәтләре селкетелер»,
26 шунда бѳек кодрәт һәм балкып торган дан белән болытларда килүче Адәм Улын күрерләр. 27 Шул вакыт Ул, фәрештәләрне җибәреп, җирнең дүрт почмагыннан, җир читеннән алып күккә кадәр Үзе сайлаганнарны җыяр.
28 Инҗир агачыннан гыйбрәт алыгыз. Аның ботаклары, бѳреләнеп, яфрак ярган чакта, сез тиздән җәйнең җитәчәген беләсез. 29 Монда да нәкъ шулай: боларның гамәлгә ашуын күргәндә, шуны белерсез: ул вакыт якын* 13:29 Ул вакыт якын – грекча сүзгә-сүз: «ул якын». Моны болай да аңлау мѳмкинлеге бар: «Ул, димәк, Адәм Улы, озакламый киләчәк»., инде ишек тѳбендә! 30 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын алышынырга ѳлгермәс, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр. 31 Күк һәм җир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмаячак.
Кѳне һәм сәгате билгесез
32 Ул кѳннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә. 33 Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәчәген сез белмисез. 34 Юлга чыккан кеше үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш кушып, капка сакчысына уяу торырга боера. 35 Шуңа күрә сез уяу булыгыз! Йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтуын белмисез бит: кич беләнме, тѳн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, яисә иртәгесенме. 36 Кѳтмәгәндә кайтып, ул сезне йоклаган килеш тапмасын! 37 Мин сезгә әйткәннәремне кешеләрнең барысына да әйтәм: уяу булыгыз!
Гайсәне Бәйтәниядә майлау
141 Ике кѳннән соң Коткарылу һәм Тѳче күмәч бәйрәме буласы иде. Баш руханилар һәм канунчылар Гайсәне хәйлә белән кулга алып, үтерү әмәлен эзләделәр. 2 «Халык арасында фетнә килеп чыкмасын ѳчен, бәйрәм вакытында булмасын», – диделәр алар.
3 Гайсә Бәйтәниядә махаулы Шимунның ѳендә ашап утырган чакта, бер хатын алебастр* 14:3 Алебастр – савытлар ясау ѳчен кулланылган йомшак таш. савытка салынган бик кыйммәтле саф хуш исле нард мае алып килеп, савытын ватып, майны Аның башына койды. 4 Кайберләре ачуланып, үзара әйтештеләр:
– Бу майны нигә алай әрәм итәргә? 5 Аны ѳч йѳздән артык динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә ѳләшергә була иде бит!
Һәм алар аны шелтәләделәр.
6 Әмма Гайсә әйтте:
– Калдырыгыз аны, ник аны борчыйсыз? Ул Минем ѳчен яхшы эш эшләде. 7 Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бар һәм сез аларга теләгән вакытыгызда яхшылык күрсәтә алырсыз, ә Мин сезнең белән һәрвакыт булмам. 8 Ул хәленнән килгәнен эшләде: Минем тәнемне алдан майлап, күмәргә әзерләде. 9 Сезгә хак сүз әйтәм: Яхшы хәбәр дѳньяның кайсы гына почмагында таратылмасын, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләгәне хакында сѳйләячәкләр.
Яһүднең Гайсәгә хыянәт итүе
10 Шунда Яһүд Искариот, унике шәкертнең берсе, Гайсәгә хыянәт итәргә ниятләп, баш руханилар янына барды. 11 Алар аны тыңлагач, шатланышып, аңа акча бирергә сүз куештылар. Һәм ул Гайсәне аларның кулына тапшырырга уңай очрак эзли башлады.
Коткарылу бәйрәме ашы
12 Тѳче күмәч бәйрәменең беренче кѳнендә, Коткарылу бәрәнен чала торган кѳндә Гайсәдән шәкертләре сорадылар:
– Коткарылу бәйрәме ашын Синең ѳчен кая барып әзерләвебезне телисең?
13 Ул, ике шәкертен җибәреп, аларга әйтте:
– Шәһәргә барыгыз. Сезгә су чүлмәге күтәреп кайтучы кеше очрар. Аның артыннан барыгыз 14 һәм ул кергән ѳйнең хуҗасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?" – дип сорый», – дип әйтегез. 15 Ул сезгә ѳске катта бәйрәм ѳчен җиһазланган әзер бүлмәне күрсәтер. Шунда безнең ѳчен ашарга әзерләгез.
16 Шәкертләре, шәһәргә килеп, барын да Гайсә әйткәнчә дип таптылар һәм бәйрәм ашын әзерләделәр.
17 Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә килде. 18 Алар ашап утырганда, Гайсә әйтте:
– Мин сезгә хак сүз әйтәм: сезнең арагыздан берәү – Минем белән ашап утыручыларның берсе – Миңа хыянәт итәчәк.
19 Шәкертләре хафага тѳшеп, берсе артыннан берсе сорый башладылар:
– Мин түгелдер бит?
20 Ул аларга җавап бирде:
– Ул – Минем белән бергә бер савытта икмәк манучы унике шәкертнең берсе. 21 Әйе, Изге язмада язылганча, Адәм Улы китә. Әмма Адәм Улына хыянәт итүчегә кайгы! Ул кеше бѳтенләй дә тумаган булса, аның ѳчен яхшырак булыр иде!
22 Алар ашаган чакта, Гайсә, икмәк алып, Аллаһыга шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.
– Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
23 Касәне алып, Ул Аллаһыга шѳкрана итте һәм аларга бирде. Барысы да аннан эчтеләр. 24 Ул аларга әйтте:
– Бу – күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан. 25 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәчәк кѳн җитми торып, Мин инде йѳзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен.
26 Алар, мәдхия җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына киттеләр.
27 Гайсә аларга әйтте:
– Сез барыгыз да, Изге язмада:
«Кѳтүчене һәлак итәрмен
һәм сарыклар таралышырлар», –
дип язылганча, ышанычыгызны югалтачаксыз. 28 Әмма Мине үледән терелтеп торгызылганнан соң, сез Гәлиләягә килгәнче, Мин анда булырмын.
29 – Барысы ышанычларын югалтсалар да, мин югалтмам, – дип каршы тѳште Петер.
30 – Сиңа хак сүз әйтәм: бүген тѳнлә белән әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде аңа Гайсә.
31 Петер тагын раслап әйтте:
– Синең белән үләргә туры килсә дә Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен!
Башкалары да шулай диделәр.
Гайсә Гетсимәни бакчасында дога кыла
32 Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Гайсә шәкертләренә әйтте:
– Мин дога кылган вакытта монда утырып торыгыз.
33 Ул Үзе белән Петерне, Ягъкубны, Яхъяны алды. Гайсәне авыр кичереш һәм тойгылар биләп алды. 34 Гайсә аларга әйтте:
– Минем җаным чиктән тыш газап кичерә, монда кѳтегез һәм уяу булыгыз!
35 Ул читкәрәк китте һәм, җиргә егылып, мѳмкин булса, газаплар сәгате Үзеннән үтеп китсен иде дип, дога кылды.
36 – Абба* 14:36 Абба – арамей телендә «Әти» дигән мәгънәне аңлата., Әти! Сиңа бар нәрсә мѳмкин! Миннән бу газаплар касәсен кире алчы! Әмма Мин теләгәнчә түгел, ә Синең ихтыярың буенча булсын!
37 Гайсә әйләнеп килгәндә, ѳч шәкерте йоклый иде.
– Шимун, син йоклап ятасыңмы? Йокламыйча бер сәгать тә тора алмадыңмы? – диде Ул Петергә. – 38 Вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз. Рух кѳчле, ә тән хәлсез!
39 Гайсә тагын читкә китеп һәм шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды. 40 Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтергә дә белмәделәр.
41 Ѳченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул әйтте:
– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! Вакыт җитте: менә Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тапшырыла. 42 Торыгыз, киттек! Карагыз, Миңа хыянәт итүче килә.
Гайсәне кулга алу
43 Ул әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүд килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, канунчылар һәм аксакаллар җибәргән халык тѳркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килде. 44 Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алып, ышанычлы сак астында алып китегез», – дип, алар белән алдан ук сүз куешкан иде.
45 Яһүд шунда ук Гайсә янына килде.
– Остаз! – диде ул һәм Гайсәне үбеп алды.
46 Гайсәне шунда ук кулга алып, сак астына куйдылар. 47 Янәшә торучыларның берсе, кылычын чыгарып, иң баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып ѳзде. 48 Гайсә әйтте:
– Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! 49 Мин һәр кѳнне Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә сез дә анда идегез, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Әмма Изге язмаларда язылганнар тормышка ашсын!
50 Шул вакыт барлык шәкертләре Гайсәне калдырып, качып киттеләр.
51 Ниндидер бер егет, шәрә тәненә җитен япма бѳркәнгән килеш, алар артыннан барды. Аны тотып алдылар, 52 әмма ул, киемен тегеләрнең кулларында калдырып, шәрә килеш качып китте.
Гайсә Югары киңәшмә каршында
53 Гайсәне иң баш рухани янына алып килделәр. Анда барлык баш руханилар, аксакаллар һәм канунчылар җыелдылар. 54 Петер исә, алардан арттарак калып, иң баш руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды. Ул анда учак янында хезмәтчеләр белән бергә җылынып утырды. 55 Ә баш руханилар һәм бѳтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшыру ѳчен, Аңа каршы шаһитлек эзләделәр, әмма таба алмадылар. 56 Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлек бирделәр, әмма аларның күрсәтмәләре туры килмәде.
57 Шул вакытта мондый ялган шаһитлек бирүчеләр табылды:
58 – Аның: «Мин кеше кулы белән салынган бу Аллаһы Йортын җимерәчәкмен һәм ѳч кѳндә кеше кулы белән эшләнмәгән башкасын тѳзиячәкмен», – дип әйткәнен без ишеттек.
59 Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады.
60 Шуннан соң иң баш рухани, алга чыгып, Гайсәдән сорады:
– Үзеңә каршы шаһитлеккә Син берничек тә җавап бирмисеңме?
61 Әмма Гайсә эндәшмәде, бернәрсә җавап бирмәде. Иң баш рухани Аннан тагын сорады:
– Син – Мәсихме, мѳбарәк Аллаһының Улымы?
62 – Әйе, Мин, – дип җавап кайтарды Гайсә, – һәм сез Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез.
63 Шунда иң баш рухани киемнәрен ертып әйтте:
– Нигә безгә тагын шаһитләр кирәк? 64 Кѳфер сүз сѳйләвен сез үзегез ишеттегез! Сез бу хакта ничек уйлыйсыз?
Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән хѳкем карары чыгардылар.
65 Аларның кайберләре Аны тѳкерә башладылар, битен каплап, Аны кыйнарга тотындылар.
– Пәйгамбәрлек ит! – диделәр алар.
Шулай ук сакчылар да Аны кыйнады.
Петернең Гайсәдән ваз кичүе
66 Бу вакыт Петер аста, ишегалдында иде. Иң баш руханиның хезмәтче кызларыннан берсе килеп, 67 учак янында җылынып утырган Петерне күреп алды һәм аңа текәлеп карап:
– Син дә бит бу насаралы Гайсә белән бергә булдың, – диде.
68 Әмма Петер ваз кичеп әйтте:
– Мин бернәрсә дә белмим, синең нәрсә хакында сѳйләгәнеңне аңламыйм!
Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шул вакытта әтәч кычкырды.]* 14:68 Берничә кулъязмаларда җәяләр эчендәге сүзләр юк.
69 Хезмәтче кыз исә, аны анда күреп алды һәм ишегалдында булган кешеләргә икенче тапкыр әйтте:
– Бу кеше – аларның берсе.
70 Петер тагын ваз кичте. Бераздан ишегалдында торучылар әйттеләр:
– Ә син чыннан да аларның берсе. Син дә бит Гәлиләядән.
71 Ул:
– Мин Аны, сез әйткән Кешене, белмим! Әгәр сүзләрем дѳрес булмаса, мине каһәр суксын! – дип ант итә башлады.
72 Нәкъ шул вакыт әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә Гайсәнең: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең», – дигән сүзләрен исенә тѳшереп, елый башлады.
Гайсә Пилат алдында
151 Баш руханилар, аксакаллар, канунчылар һәм бѳтен Югары киңәшмә, иртәдән үк киңәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр һәм Пилатка илтеп тапшырдылар.
2 – Син яһүдләр Патшасымы? – дип сорады Пилат.
– Моны син үзең әйтәсең, – дип җавап бирде Гайсә.
3 Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр. 4 Пилат Аннан тагын сорады:
– Син берничек тә җавап бирмисеңме? Күрәсеңме, Сиңа каршы күпме гаепләүләр!
5 Әмма Гайсә җавап бирмәде һәм моның белән Ул Пилатны бик нык гаҗәпләндерде.
Гайсәнең үлемгә хѳкем ителүе
6 Пилат һәр бәйрәм уңае белән халык сораган тоткынны азат итә торган иде. 7 Ул чакта чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр зинданга ябылган иде. Алар арасында Бараб атлы тоткын да бар иде. 8 Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә, берәр тоткынны азат итүен сорый башлады. 9 Пилат аларга әйтте:
– Сезнең ѳчен яһүдләр Патшасын азат итүемне телисезме?
10 Баш руханиларның Гайсәне кѳнләшү аркасында тотып биргәннәрен ул аңлый иде.
11 Әмма баш руханилар халыкны, Барабны азат итүен таләп итегез дип, котыртып куйган иделәр.
12 – Ә сез яһүдләр Патшасы дип атаган кеше белән миңа ни эшләргә? – диде яңадан Пилат.
13 – Аны хачка кадакла! – дип кычкырдылар алар.
14 – Әмма ни начарлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат.
Ләкин алар тагын да кѳчлерәк тавыш белән:
– Аны хачка кадакла! – дип кычкырдылар.
15 Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, Гайсәне, камчылаткач, хачка кадаклатырга тапшырды.
Гайсәне гаскәриләрнең мәсхәрәләве
16 Гаскәриләр Аны сарай эченә, ягъни преториумга алып кереп, үзләренең бѳтен гаскәрен шул урынга чакырдылар. 17 Алар Гайсәгә куе кызыл тѳстәге япанча кидерделәр, ә башына чәнечкеле ботаклардан үрелгән таҗ куйдылар 18 һәм, Аны сәламли башлап:
– Яшәсен яһүдләр Патшасы! – диделәр.
19 Аннары башына таяк белән сугып кыйнадылар. Аңа тѳкерделәр, тезләнеп, Аның алдында баш иделәр. 20 Мәсхәрәләгәннән соң, ѳстеннән куе кызыл япанчаны салдырып, Үзенең киемнәрен кидерделәр һәм кадакларга алып чыгып киттеләр.
Гайсәне хачка кадаклау
21 Кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене – Искәндәр белән Руфусның атасын – Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр. 22 Гайсәне Гѳлгетә дип аталган урынга, бу сүз «баш сѳяге» дигәнне аңлата, алып килделәр. 23 Мирра* 15:23 Мирра – яһүдләрнең дини йоласы буенча күмү алдыннан мәеткә сѳртә торган кыйммәтле, хуш исле сумала. катыш шәраб тәкъдим иттеләр, әмма Ул аны эчмәде. 24 Аннары Гайсәне хачка кадакладылар. Һәм, кемгә нәрсә тияр дип, жирәбә салышып, Аның киемнәрен үзара бүлештеләр. 25 Алар Аны иртәнге сәгать тугызда хачка кадакладылар. 26 Гайсәнең гаебен күрсәтүче язуда: «Яһүдләр Патшасы», – дип язылган иде. 27 Гайсә белән бергә ике юлбасарны – берсен уң ягында, икенчесен сул ягында – кадакладылар. [ 28 ]* 15:28 Кайбер кулъязмаларда 28 нче аять тә бар: «Һәм Изге язмада әйтелгәннәр гамәлгә ашты: „Ул җинаятьчеләр белән тиң саналды"».
29 Үтеп баручылар исә башларын чайкый-чайкый Аны хурладылар.
– Әй, Син, Аллаһы Йортын җимерүче һәм аны ѳч кѳндә тѳзүче, 30 Үзеңне Үзең коткар, хачтан тѳш! – диделәр алар.
31 Шулай ук баш руханилар һәм канунчылар да Гайсәне мыскылладылар.
– Башкаларны коткарды, – диделәр алар, – ә Үзен коткара алмый. 32 Мәсих, Исраил Патшасы! Хәзер безнең күз алдыбызда хачтан тѳшсен, шул чакта Аңа без ышанырбыз!
Хәтта Аның белән бергә кадакланганнар да Аны мәсхәрәләделәр.
Гайсәнең үлеме
33 Кѳн уртасында бѳтен җир ѳстен караңгылык каплап алды, һәм кѳндезге сәгать ѳчкә кадәр шулай булды. 34 Ә сәгать ѳчтә Гайсә каты тавыш белән:
– Элои, Элои, лема сабахтани? – дип кычкырды. Бу: «Әй, Аллаһым, әй, Аллаһым! Нигә Син Мине ташладың?» – дигәнне аңлата.
35 Янында торучыларның кайберләре, Аның сүзләрен ишетеп әйттеләр:
– Ишетәсезме, Ильясны чакыра!
36 Ә берсе, йѳгереп килеп, губка кисәген шәраб серкәсенә манчыды һәм аны, таякка элеп, Аңа эчәргә биреп, әйтте:
– Әйдәгез карыйк: Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән?
37 Гайсә кѳчле тавыш белән кычкырып җибәрде һәм җан бирде.
38 Аллаһы Йортындагы пәрдә ѳстән аска кадәр урталай ертылды.
39 Хач алдында торучы йѳзбашы, Гайсәнең шулай җан биргәнен күреп, әйтте:
– Бу Кеше чыннан да Аллаһы Улы булган икән!
40 Анда, ерактан карап торучы хатыннар арасында: Магдалалы Мәрьям, шулай ук, кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да бар иделәр. 41 Алар Гайсәгә ияреп йѳргән иделәр һәм Ул Гәлиләядә булган чакта, Аңа хезмәт иткән иделәр. Һәм анда Аның белән Иерусалимга килгән башка күп хатыннар да бар иде.
Гайсәне кабергә салу
42 Кич җитә иде. Бу кѳн – бәйрәмгә әзерләнә торган кѳн, ягъни шимбә алды кѳн булганга күрә, 43 Югары киңәшмәнең абруйлы әгъзасы, Ариматайдан булган Йосыф – ул да Аллаһы Патшалыгын кѳтә иде – Пилат янына кыю рәвештә килеп, Гайсәнең гәүдәсен алырга рѳхсәт сорады. 44 Аның инде үлгәненә Пилат гаҗәпләнде һәм йѳзбашын чакыртып:
– Гайсә үлдемени инде? – дип сорады.
45 Йѳзбашы аның шулай булуын раслагач, Пилат Йосыфка Гайсәнең гәүдәсен алырга рѳхсәт бирде. 46 Йосыф, ак җитен тукыма сатып алып, гәүдәне тѳреп, таш тауны тишеп ясалган кабергә салды һәм, таш тәгәрәтеп китереп, кабер авызын каплап куйды. 47 Ә Магдалалы Мәрьям белән Юсиснең анасы Мәрьям Гайсәнең кайда куелганын күзәтеп тордылар.
Гайсәнең үледән терелеп торуы
161 Шимбә кѳн үткәннән соң, Магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салуми Гайсәнең гәүдәсен барып майлау ѳчен хуш исле майлар сатып алдылар. 2 Атнаның беренче кѳнендә, иртән иртүк, кояш чыгу белән алар кабер янына киттеләр.
3 – Кабер алдындагы ташны безгә кем аударып бирер икән? – диештеләр бер-беренә алар.
4 Килеп җиткәч, карасалар – таш читкә аударылган! Ә ул таш бик зур иде. 5 Кабер эченә керү белән, алар уң якта озын ак кием киеп утыручы бер егетне күреп алдылар һәм куркып киттеләр.
6 – Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтеп торгызылды. Ул монда юк. Менә Ул яткан урын. 7 Ә сез Аның шәкертләренә һәм Петергә: «Гайсә сездән алда Гәлиләягә барыр һәм, Ул Үзе әйткәнчә, сез Аны шунда күрерсез», – дип барып әйтегез.
8 Алар, кабердән чыгып, куркуларыннан калтырап йѳгерделәр һәм беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр – алар бик нык каушаганнар иде.
Гайсә белән очрашулар
9 Атнаның беренче кѳнендә, иртән иртүк, Гайсә, үледән терелеп торгач, иң элек Магдалалы Мәрьямгә күренде. Гайсә бу хатынның эченнән җиде җенне куып чыгарган иде. 10 Мәрьям Гайсәне күрүе турында элегрәк Гайсә белән бергә йѳргәннәргә хәбәр итте. Алар хәсрәткә тѳшеп, елап утыралар иде, 11 һәм алар Гайсәнең исән булуына һәм Мәрьямнең Аны күрүенә ышанмадылар.
12 Шуннан соң шәһәрдән китеп барган ике шәкертенә Гайсә башка кыяфәттә күренде. 13 Алар, кире кайтып, калганнарына хәбәр иттеләр. Әмма аларга да ышанмадылар.
14 Ниһаять, унбер шәкерте ашап утырган чакта, Гайсә аларга да күренде. Ышанмаганнарына һәм күңелләре каты булуына Ул аларны шелтәләде, чѳнки алар үледән терелеп торган Гайсәне күрүчеләргә ышанмадылар. 15 Ул аларга әйтте:
– Барыгыз, бѳтен җир буйлап барлык кешеләргә Яхшы хәбәрне таратыгыз. 16 Иман китереп, суга чумдырылу йоласын үткән кеше коткарылачак, ә иман итмәүче исә, хѳкем ителәчәк. 17 Иман китергәннәр мондый галәмәт билгеләре күрсәтерләр: алар Минем исемемне әйтеп, җеннәрне куып чыгарырлар, яңа телләрдә сѳйләшерләр, 18 кулларына еланнарны алсалар, яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс, авыру кешеләрнең ѳстенә кулларын куйсалар, алар савыгырлар.
19 Шулай дигәннән соң Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды. 20 Ә шәкертләре, китеп, бѳтен җир буйлап Яхшы хәбәрне таратып йѳрделәр һәм Раббы аларга ярдәм итеп торды, аларның сѳйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслады.* 16:9-20 Кайбер кулъязмаларда 9-20 нче аятьләр юк.