ЛҮК БӘЯН ИТКӘН ЯХШЫ ХӘБӘР
11 Мѳхтәрәм Тәүфил!
Күпләр безнең арабызда булып үткән вакыйгалар турында язарга алындылар. Алар ул вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күрүче Сүз хезмәтчеләре булган кешеләр безгә хәбәр иткәнчә яздылар. 3 Шулай итеп мин дә, хѳрмәтле Тәүфил, башыннан ук барысын да җентекләп тикшергәннән соң, Сез үзегезгә ѳйрәтелгәннәрнең дѳреслеген белсен ѳчен, Сезгә вакыйгаларның барышын эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килдем.
Яхъяның туачагы алдан әйтелә
5 Яһүдиядә* 1:5 Яһүдия – монда бѳтен Фалыстын җиренә карый. 4:44, 6:17, 7:17 һәм 23:5 нче аятьләрдә дә бу сүзнең мәгънәсе хәзер күрсәтелгәнчә. Һируд патша заманында Абия нәселеннән булган руханилар тѳркеменнән Зәкәрия атлы бер рухани яшәгән. Аның хатыны Элисабет тә руханилар нәселеннән булган. 6 Алар икесе дә, Раббының әмерләрен һәм Ул кушканнарны тѳгәл үтәп, Аллаһы алдында тәкъва булганнар. 7 Элисабет балага уза алмаганлыктан, аларның балалары булмаган. Алар икесе дә инде олы яшьтә булган.
8 Үз тѳркеменең Аллаһы Йортында хезмәт итү вакыты килеп җиткәч, Зәкәрия Аллаһы алдында рухани хезмәтен башкарды. 9 Руханилар арасындагы гадәт буенча жирәбә салдылар, һәм Аллаһы Йортына кереп, хуш исле сумала белән тѳтәсләү йоласын үтәү Зәкәриягә туры килде.
10 Ул Аллаһы Йортында хуш исле сумала белән тѳтәсләгәндә тышкы яктагы бар халык дога кылып торды. 11 Шул вакыт Зәкәрия алдында, хуш исле сумала яна торган урынның уң ягында, Раббының фәрештәсе пәйда булды. 12 Фәрештәне күреп, Зәкәрия каушап калды һәм бик курыкты. 13 Фәрештә исә аңа:
– Курыкма, Зәкәрия, синең догаң ишетелде. Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырачак, син аңа Яхъя дигән исем кушарсың. 14 Ул сиңа сѳенеч һәм шатлык китерер, күпләр аның тууына куанырлар. 15 Чѳнки ул Раббы каршында бѳек булыр, шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс һәм анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр. 16 Ул Исраил балаларының күбесен Раббыга, аларның үз Аллаһысына кире кайтарыр. 17 Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, ул Раббы алдыннан барыр, аталарны һәм балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмаучыларны тәкъва кешеләрнең фикер йѳртү юлына борыр һәм шулай итеп халыкны Раббының килүенә әзерләр.
18 Зәкәрия фәрештәдән:
– Мин моның шулай буласын ничек белә алам? – дип сорады. – Мин инде карт, хатыным да олы яшьтә.
19 – Мин – Җәбраил, мин Аллаһыга хезмәт итәм. Мин сиңа менә шушы куанычлы хәбәрне белдерү ѳчен җибәрелдем. 20 Белеп тор, шушы сүзләр тормышка ашканчы телсез булырсың һәм сѳйләшә алмассың, чѳнки мин әйткән сүзләргә ышанмадың. Ә бу сүзләр үз вакытында тормышка ашачак, – диде аңа фәрештә.
21 Халык Зәкәрияне кѳтеп торды һәм аның Аллаһы Йортында тоткарлануына аптырады. 22 Зәкәрия исә, Аллаһы Йортыннан чыккач, сѳйләшә алмады һәм кешеләр аның илаһи күренеш күргәнлеген аңладылар. Ул алар белән ишарәләр ярдәмендә аңлашты һәм һаман сѳйләшә алмады.
23 Хезмәт итү кѳннәре тәмамлангач, ул ѳенә кайтты. 24 Күпмедер вакыттан соң хатыны Элисабет балага узды һәм биш ай буена кеше арасына чыкмады.
25 – Минем ѳчен моны Раббы эшләде, Ул минем хакта кайгыртты һәм кешеләр алдындагы хурлыгымны алып ташлады, – дип уйлады Элисабет.
Гайсәнең туачагы алдан әйтелә
26 Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя ѳлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде. 28 Фәрештә, Мәрьям янына килеп:
– Сәлам сиңа! Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүче – син. Раббы синең белән! – диде.
29 Мәрьям исә кыенсынып калды һәм бу сүзләрнең мәгънәсен аңларга тырышты. 30 Фәрештә аңа әйтте:
– Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт күрсәтте. 31 Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә* 1:31 Гайсә – яһүдчә «Йеһошуа»; бу исемнең мәгънәсе: «Раббы коткара». дигән исем кушарсың. 32 Ул бѳек булачак, Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталачак. Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, 33 Ул Ягъкуб халкы ѳстеннән мәңгегә патшалык итәчәк, Аның патшалыгының ахыры булмаячак.
34 Мәрьям исә фәрештәдән:
– Ничек шулай була ала, минем бит әле ир-ат белән якынлык кылганым юк? – дип сорады.
35 – Сиңа Изге Рух иңәчәк, – дип җавап бирде фәрештә, – һәм синең ѳстеңә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте тѳшәчәк, шуңа күрә син тудырачак Бала изге булачак һәм Аллаһы Улы дип аталачак. 36 Менә, кардәшең Элисабет тә картайган кѳнендә балага узды, ул ир бала кѳтә. Кешеләр аның турында, авырга уза алмый, дип әйтәләр иде, ә ул инде алтынчы ай авырлы. 37 Чѳнки Аллаһы булдыра алмаслык бернәрсә дә юк.
38 Шуннан соң Мәрьям:
– Мин – Раббы колы, минем белән син әйткәнчә булсын, – диде.
Һәм фәрештә аның яныннан китте.
Мәрьям Элисабет янында
39 Озак вакыт үтмәстән, Мәрьям ашыгыч рәвештә Яһүдия тауларында урнашкан шәһәргә Элисабетләргә китте. 40 Килеп җиткәч, Зәкәриянең ѳенә кереп, Элисабет белән исәнләште. 41 Мәрьямнең сәламләү сүзләрен ишетү белән, Элисабетнең карынындагы баласы хәрәкәтләнеп куйды, һәм Элисабет Изге Рух белән сугарылды. 42 Ул күтәренке тавыш белән:
– Хатын-кызлар арасында син иң мѳбарәк! Туачак Балаң да фатихалы!
43 Раббымның анасы минем яныма килгән! Ничек миңа шундый хѳрмәт күрсәтелә? 44 Мин синең сәламләвеңне ишетү белән, карынымдагы балам шатлыгыннан хәрәкәтләнеп куйды. 45 Раббы тарафыннан үзенә әйтелгән сүзләрнең тормышка ашачагына ышанган хатын бәхетле! – диде.
Мәрьямнең мәдхиясе
46 Мәрьям әйтте:
– Күңелем минем Раббыны данлый,
47 Рухым Аллаһы Коткаручымны уйлап шатлана,
48 Чѳнки Ул Үзенең күндәм колына игътибар итте.
Шушы вакыттан башлап мине барлык буыннар
бәхетле дип атарлар,
49 Чѳнки Кодрәт Иясе минем ѳчен бѳек эшләр кылды –
Аның исеме мѳкатдәс!
50 Ул Үзен ихтирам итүчеләргә буыннан-буынга шәфкать күрсәтә.
51 Үз кулы белән куәтле эшләр кылды:
Күңелләреннән тәкәббер уйлаган кешеләрне таратты.
52 Түрәләрне тәхетләреннән тѳшерде,
ә түбәндәгеләрне күтәрде.
53 Ачларны яхшы нәрсәләр белән туендырды,
ә байларны буш кул белән җибәрде.
54 Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенча
хезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте,
халкын исендә тотып,
Ибраһимга һәм аның нәселенә
мәңгегә шәфкать күрсәтте.
56 Мәрьям ѳч айга якын Элисабет янында булганнан соң үз ѳенә кайтты.
Яхъяның тууы
57 Элисабетнең бала табар вакыты җитте һәм ул ир бала тапты. 58 Күршеләре һәм кардәшләре, Раббының Элисабеткә зур шәфкать күрсәткәнен ишетеп, аның белән бергә куандылар. 59 Сигезенче кѳнне алар баланы сѳннәткә утыртырга килделәр һәм аны атасы исеме белән – Зәкәрия дип атарга теләделәр. 60 Ләкин баланың анасы каршы килде:
– Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш.
61 Ә алар аңа:
– Синең кардәшләрең арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит, – диделәр 62 һәм, ишарәләр белән, баланың атасыннан нинди исем кушарга теләвен сорадылар.
63 Зәкәрия язу ѳчен такта сорап алды һәм: «Аның исеме Яхъя», – дип язды. Барысы да хәйран калдылар. 64 Шул мизгелдә үк аның теле ачылды, һәм ул Аллаһыны данлап сѳйли башлады. 65 Зәкәрия белән Элисабетнең күрше-тирәсендә яшәүчеләр барысы да куркуга тѳштеләр, бѳтен таулы Яһүдиядә шушы вакыйгалар турында сѳйлиләр иде. 66 Ишеткән һәр кеше:
– Бу бала кем булыр икән? – дип уйлады.
Чѳнки дѳрестән дә Раббының кодрәте аның белән булды.
Зәкәриянең мәдхиясе
67 Баланың атасы Зәкәрия, Изге Рух белән сугарылып, Аллаһыдан бирелгән сүзләрне игълан итте:
68 – Раббыны, Исраилнең Аллаһысын, данлыйк,
чѳнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте,
69 Үзенең колы Давыт нәселеннән
куәтле Коткаручыны күтәрде,
70 Ул бу турыда күп еллар элек
Үзенең изге пәйгамбәрләре аша әйткән иде.
71 Бу Коткаручы безне дошманнарыбыздан
һәм безгә нәфрәт итүчеләрдән коткарырга дип килде.
72 Дошманнарыбыз кулыннан котылгач,
гомеребезнең барлык кѳннәрендә,
бернәрсәдән курыкмыйча,
Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып,
без Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен,
Аллаһы шулай итеп безнең ата-бабаларыбызга
шәфкать күрсәтте,
Үзе тѳзегән изге килешүне –
атабыз Ибраһимга биргән антын –
исендә тотты.
76 Һәм син, сабый,
Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип аталырсың,
чѳнки, Раббыга юлны әзерләп,
Аның алдыннан барырсың.
77 Һәм Аның халкына
гѳнаһларының кичерелүе аша булган
котылу хакында белдерерсең,
78 Аллаһыбызның шәфкате ташып тора,
һәм шуңа күрә безгә
югарыдан таң кояшы иңәчәк;
79 Караңгыда һәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирү ѳчен,
Аякларыбызны тынычлык юлына юнәлтү ѳчен
киләчәк Ул.
80 Ә бала үсте һәм рухи яктан ныгыды. Исраил халкына күренгәнче, ул чүлдә яшәде.
Гайсәнең тууы
21 Ул кѳннәрдә Август кайсар тарафыннан бѳтен Рим империясендәге бар кешеләрне исемлеккә теркәргә дигән боерык бирелде. 2 Бу теркәү беренче тапкыр уздырылды. Ул вакытта Сурия ѳлкәсе белән Күрини идарә итә иде. 3 Язылу ѳчен һәркем үз нәселе шәһәренә китте. 4 Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәренә, Бәйтлехемгә китте, чѳнки Йосыф Давыт нәселеннән иде. 5 Йосыф исемлеккә теркәлергә үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Мәрьям авырлы иде. 6 Алар Бәйтлехемдә булганда Мәрьямнең бала табар вакыты җитте. 7 Мәрьям үзенең беренче Баласын – Ир Баланы тудырды. Ул Аны биләде һәм утлыкка салды, чѳнки аларга кунак йортында урын булмады.
Кѳтүчеләр һәм фәрештәләр
8 Ул тирәләрдә шул тѳнне берничә кѳтүче кырда сарык кѳтүе саклый иде. 9 Алар алдында Раббының бер фәрештәсе пәйда булды, һәм алар булган урын Раббының даныннан балкып китте. Кѳтүчеләр бик нык куркып калдылар.
10 Фәрештә исә аларга әйтте:
– Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бѳтен халык ѳчен зур шатлык алып килдем: 11 бүген Давыт шәһәрендә сезнең ѳчен Коткаручы туды. Ул – Мәсих* 2:11 Мәсих – «май сѳртелгән» дигән мәгънәдә. Сүзлекне карагыз., Раббы! 12 Менә сезгә билге: сез Баланы табарсыз. Ул биләүгә биләнгән булыр һәм утлыкта ятар.
13 Кинәт фәрештә янында күп санлы күк фәрештәләре гаскәре күренде, һәм алар:
14 – Күкләрдәге Аллаһыга дан!
Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек! –
дип Аллаһыны данладылар.
15 Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң, кѳтүчеләр бер-берсенә:
– Әйдәгез, Бәйтлехемгә барыйк, Раббы әйткән анда булган хәлне барып күрик, – диештеләр.
16 Алар ашыгып Бәйтлехемгә килделәр һәм анда Мәрьям белән Йосыфны һәм утлыкта яткан Баланы таптылар. 17 Баланы күргәч, бу Бала хакында үзләренә хәбәр ителгәнне аларга сѳйләп бирделәр. 18 Кѳтүчеләр сѳйләгәнне ишеткән кешеләр барысы да хәйран калдылар. 19 Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйлап йѳрде.
20 Ишеткән һәм күргән барлык нәрсәләр ѳчен Аллаһыны данлап һәм мактап, кѳтүчеләр кѳтүләре янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды.
21 Сигез кѳннән соң, Баланы сѳннәткә утырту вакыты җиткәч, Аңа Гайсә дигән исем куштылар. Анасы Мәрьям балага узганчы ук фәрештә Аңа шушы исемне кушкан иде.
22 Муса кануны буенча пакьләнү йоласын башкару вакыты җиткәч, Мәрьям белән Йосыф, Раббы алдына китерү ѳчен, Баланы Иерусалимга алып бардылар. 23 Чѳнки Раббының канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган һәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган. 24 Шулай ук алар, Раббының кануны буенча, корбан китерү ѳчен: «ике урман күгәрченен яки ике күгәрчен баласын» бирү ѳчен дә бардылар.
25 Ул вакытта Иерусалимда Шимун атлы тәкъва һәм диндар бер кеше бар иде. Ул Исраилгә юаныч килүен кѳтеп яши, аңарда Изге Рух иде. 26 Изге Рух аңа: «Раббының Мәсихен күрмичә үлмәячәксең», – дип әйткән булган. 27 Изге Рухның кушуы буенча, Шимун Аллаһы Йортына килде. Балага карата Муса кануны кушканны башкару ѳчен әти-әнисе нарасый Гайсәне Аллаһы Йортына алып килгәч, 28 Шимун сабый Баланы кулларына алды һәм Аллаһыны данлап әйтте:
29 – Хәзер инде, Хѳкемдар, үтәп вәгъдәңне,
иминлектә җибәрәсең колыңны.
30 Барлык халыклар күреп торганда
Үзең әзерләп куйган котылуны,
Мәҗүсиләрне яктыртачак,
Исраилне, Синең халкыңны
данлыклы итәчәк яктылыкны
күрде күзләрем.
33 Гайсәнең атасы һәм анасы Шимунның Бала хакында әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап тордылар. 34 Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә әйтте:
– Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына һәм күтәрелүенә сәбәп булсын ѳчен һәм билге итеп сайланган. Бу билгене кире кагарлар. 35 Шуның аркылы күпләрнең күңелләрендәге уйлары ачылыр. Һәм синең үзеңнең күңелеңә кылыч белән кадаган кебек булыр.
Ханна Аллаһыга шѳкрана кыла
36 Анда Ашер ыруыннан Пенуил кызы Ханна да бар иде. Ханна – пәйгамбәр һәм бик карт иде. Ул, кияүгә чыккач, ире белән җиде ел яшәп, 37 тол калган, һәм аңа хәзер сиксән дүрт яшь иде. Ул, һәрвакыт ураза тотып һәм дога кылып, Аллаһы Йортында кѳне-тѳне Аллаһыга хезмәт итә иде.
38 Ханна, нәкъ шул вакытта, алар янына килеп, Аллаһыга шѳкрана кылды һәм Иерусалимның азат ителүен кѳтеп торучы кешеләрнең барысына да Бала хакында сѳйләде.
39 Раббы кануны буенча башкарырга тиеш булганны үтәп бетергәннән соң, Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәһәргә, Гәлиләядәге Насарага кайтып киттеләр. 40 Бала исә үсә, ныгый һәм зирәк акыл белән тула иде. Аллаһының фатихасы Аның ѳстендә булды.
Яшүсмер Гайсә Аллаһы Йортында
41 Һәр елны Гайсәнең әти-әнисе Иерусалимга Коткарылу бәйрәменә баралар иде. 42 Гайсә унике яшьлек вакытта, алар гадәттәгечә Иерусалим шәһәренә бәйрәмгә килделәр. 43 Бәйрәм кѳннәре үткәч, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә исә Иерусалимда калды, ә әти-әнисе бу турыда белмәделәр. 44 Алар Аны, башка юлчылар белән бергә бара, дип уйладылар. Бер кѳнлек юл үткәннән соң, Аны кардәшләре һәм таныш-белешләре арасыннан эзли башладылар. 45 Һәм, таба алмагач, Гайсәне эзләп, кире Иерусалимга килделәр. 46 Ѳч кѳннән соң Аны Аллаһы Йортында таптылар. Ул яһүд укытучылары арасында аларны тыңлап һәм сораулар биреп утыра иде. 47 Гайсәне ишеткәннәрнең барысы да Аның тирән акылына, Аның җавапларына хәйран калганнар. 48 Аны күреп, әтисе-әнисе бик гаҗәпләнде. Әнисе:
– Улым, ни ѳчен Син безнең белән шулай эшләдең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде.
49 Гайсә аларга:
– Сез мине нигә эзләдегез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә? – дип әйтте.
50 Ләкин алар Ул әйткән сүзләрне аңламадылар. 51 Гайсә алар белән бергә Насарага кайтты һәм әти-әнисенә итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын да күңелендә саклады. 52 Гайсә исә үсте, акыл җыйды, Аллаһыга да, кешеләргә дә бик ошый иде.
Чумдыручы Яхъяның вәгазьләве
31 Тибери кайсар хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә, ә Һируд Гәлиләя башлыгы, аның ир туганы Филип Итурая һәм Трахунитис ѳлкәсе башлыгы, ә Лусани Абилини башлыгы булганда, 2 Һаннас һәм Кәяфәс иң баш руханилар булган вакытта чүлдә яшәгән Зәкәрия улы Яхъяга Аллаһыдан сүз булды. 3 Шуннан соң Яхъя Үрдүн елгасы тирәсендәге барлык җирләрдә: «Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, һәм Аллаһы сезнең гѳнаһларыгызны кичерер», – дип ѳндәп йѳрде. 4 Ишагыйя пәйгамбәрнең китабында бу хакта болай дип язылган:
– «Чүлдә кычкыручының тавышы ишетелә:
„Раббыга юл әзерләгез,
Аңа сукмакларны турайтыгыз.
5 Һәрбер үзән тутырылсын,
Һәр тау һәм калкулык җир белән тигезләнсен,
Бормалы-бормалы юллар турайтылсын,
Сикәлтәлеләре тигезләнеп шомарсын.
6 Һәм барлык кешеләр
Аллаһының коткаруын күрерләр"».
7 Яхъя янына, суга чумдырылырга дип, күп халык килә иде. Ул кешеләргә:
– Әй, сез, елан токымнары! Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип кем әйтте сезгә? – диде. – 8 Агачлар җимеш биргән кебек, тәүбә иткәнегезне эш белән күрсәтегез! «Безнең бит атабыз – Ибраһим», – дип уйламагыз да. Мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы менә шушы ташлардан Ибраһимга балалар булдыра ала. 9 Балта агачлар тѳбендә ята, ул инде әзерләп куелган: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар.
10 Халык аннан:
– Безгә нәрсә эшләргә соң? – дип сорады.
11 Яхъя аларга:
– Ике күлмәге бар кеше берсен бер күлмәге дә булмаганга бирсен. Кемнең ризыгы бар, ашарына булмаган кеше белән бүлешсен, – дип җавап бирде.
12 Суга чумдырылырга дип, салым җыючылар да килделәр һәм Яхъядан:
– Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар.
13 Ул аларга:
– Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип җавап бирде.
14 Гаскәриләр дә аннан:
– Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар.
– Беркемнән дә кѳчләп, янап әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – диде Яхъя.
15 Халык кѳтә иде, һәркем күңеленнән Яхъя турында: «Бу Мәсих түгелме икән?» – дип уйлады. 16 Яхъя исә аларның барысына да болай дип җавап бирде:
– Мин сезне суга чумдырам. Әмма миннән кодрәтлерәк бер Зат килә, мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Ул сезне Изге Рухка һәм утка чумдырыр. 17 Аның кулында җилгәргеч. Ул ындырда ашлыкны җилгәреп, бодаен аерып, ашлык бурасына салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр.
18 Яхъя Исраил халкына тагын башка тѳрле үгет-нәсыйхәтләр биреп, Яхшы хәбәрне вәгазьләп йѳрде. 19 Әмма идарәче Һируд, абыйсының хатыны Һирудия белән булган мѳнәсәбәтләре һәм башка явызлыклары ѳчен Яхъя аның гаебен күрсәткәнгә, 20 шундый эшләре ѳстенә тагын берне ѳстәп, Яхъяны тѳрмәгә утыртты.
Гайсәнең суга чумдырылуы
21 Халык чумдырылганда Гайсә дә чумдырылды. Ул дога кылган вакытта күкләр ачылды, 22 һәм Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде. Күкләрдән:
– Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым! – дигән сүзләр ишетелде.
Гайсәнең нәсел шәҗәрәсе
23 Үзенең хезмәтен башлаганда Гайсәгә утыз яшьләр чамасы иде. Кешеләр Аны Йосыф улы дип уйладылар. Ә Йосыф – Эли улы, 24 Эли – Маттат улы, Маттат – Леви улы, Леви – Мәлки улы, Мәлки – Яннай улы, Яннай – Йосыф улы, 25 Йосыф – Маттати улы, Маттати – Амос улы, Амос – Нахум улы, Нахум – Һесли улы, Һесли – Нәггәй улы, 26 Нәггәй – Махат улы, Махат – Маттати улы, Маттати – Шими улы, Шими – Йосых улы, Йосых – Йода улы, 27 Йода – Йоханан улы, Йоханан – Риса улы, Риса – Зеруббабел улы, Зеруббабел – Шеһалтиел улы, Шеһалтиел – Нири улы, 28 Нири – Мәлки улы, Мәлки – Адди улы, Адди – Кѳсам улы, Кѳсам – Элмадам улы, Элмадам – Эр улы, 29 Эр – Ешуа улы, Ешуа – Элигазәр улы, Элигазәр – Йорим улы, Йорим – Маттат улы, Маттат – Леви улы, 30 Леви – Шимун улы, Шимун – Яһүд улы, Яһүд – Йосыф улы, Йосыф – Йонам улы, Йонам – Эльякыйм улы, 31 Эльякыйм – Мелеа улы, Мелеа – Майнан улы, Майнан – Маттата улы, Маттата – Натан улы, Натан – Давыт улы, 32 Давыт – Ишай улы, Ишай – Обид улы, Обид – Богаз улы, Богаз – Салмун улы, Салмун – Нахшун улы, 33 Нахшун – Амминадаб улы, Амминадаб – Админ улы, Админ – Арни улы, Арни – Хесрун улы, Хесрун – Перес улы, Перес – Яһүд улы, 34 Яһүд – Ягъкуб улы, Ягъкуб – Исхак улы, Исхак – Ибраһим улы, Ибраһим – Терах улы, Терах – Нахур улы, 35 Нахур – Серуг улы, Серуг – Регу улы, Регу – Пелег улы, Пелег – Эбер улы, Эбер – Шела улы, 36 Шела – Кыйнан улы, Кыйнан – Әрпәкшәд улы, Әрпәкшәд – Шем улы, Шем – Нух улы, Нух – Ләмек улы, 37 Ләмек – Мәтушалах улы, Мәтушалах – Ханух улы, Ханух – Ярид улы, Ярид – Маһалалил улы, Маһалалил – Кыйнан улы, 38 Кыйнан – Энош улы, Энош – Шет улы, Шет – Адәм улы, Адәм – Аллаһы улы.
Гайсәнең сыналуы
41 Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн елгасы буеннан чүлгә китте, һәм Рух Аны чүл буйлап йѳртте. 2 Гайсә анда кырык кѳн буена иблис вәсвәсәсе астында булды, бернәрсә дә ашамады. Соңгы кѳннәрендә Ул ачыкты. 3 Иблис исә Аңа әйтте:
– Әгәр син Аллаһы Улы булсаң: «Бу таш ипигә әйләнсен», – дип әйт.
4 Гайсә аңа болай дип җавап бирде:
– Изге язмада: «Кеше икмәк белән генә яшәми», – дип язылган.
5 Шуннан соң иблис Гайсәне биеклеккә алып менде һәм Аңа мизгел эчендә галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте.
6 – Шушы патшалыкларның барысы ѳстеннән хакимлекне дә, аларның даннарын да сиңа бирермен, – диде Аңа иблис, – чѳнки боларның барысы да миңа бирелгән һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. 7 Шулай итеп, миңа табынсаң, барысы да Синеке булыр.
8 Моңа каршы Гайсә җавап бирде:
– Изге язмада: «Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип язылган.
9 Шуннан соң иблис Гайсәне Иерусалимга алып китте. Ул Аны Аллаһы Йортының иң биек урынына бастырды:
– Әгәр дә Син Аллаһы Улы булсаң, шушы урыннан түбәнгә ташлан. 10 Изге язмада:
«Ул Үзенең фәрештәләренә
Синең хакта кайгыртырга әмер бирер.
11 Алар Сине күтәреп алырлар,
аякларың ташка бәрелмәс», –
дип язылган бит.
12 Гайсә аңа:
– Изге язмада: «Раббы Аллаһыңны сынама», – дип язылган, – диде.
13 Иблис, вәсвәсәсен бетергәч, икенче бер уңайлы вакытка кадәр Аның яныннан китте.
14 Рухның кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аның хакындагы хәбәр бѳтен тирә-якка таралды. 15 Ул аларның гыйбадәтханәләрендә ѳйрәтте, һәм барысы да аны мактады.
Гайсә Насарада инкяр ителә
16 Гайсә Үзе үскән шәһәргә – Насарага килде һәм, гадәттәгечә, шимбә кѳнне гыйбадәтханәгә керде. Изге язманы укырга дип, урыныннан торгач, 17 Аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең язмасын бирделәр. Гайсә, кулъязма тѳргәген ачып, шундый сүзләр язылган урынны тапты:
18 «Раббының Рухы Минем ѳстемдә,
Чѳнки Ул Мине майлап махсус эшкә сайлады.
Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне* 4:18-19 Яхшы хәбәр – сүзлекне карагыз. җиткерергә,
Әсирләргә – азатлык, сукырларга – күрә башлауны игълан итәргә,
Җәберләнгәннәрне иреккә чыгарырга,
Раббының шәфкать күрсәтә торган елын хәбәр итәргә җибәрде».
20 Гайсә, тѳргәкне җыеп, аны кире хезмәтчегә бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәге һәммәсенең күзе Аңа текәлде.
21 Ул аларга:
– Бүген, сез Язманы тыңлаганда, бу сүзләр тормышка ашты, – диде.
22 Барысы да Гайсәне мактадылар һәм, Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калып:
– Бу Йосыф улы түгелме соң? – диештеләр.
23 Гайсә аларга әйтте:
– Әлбәттә, сез Миңа «Табиб! Үзеңне-үзең дәвала» дигән мәкальне әйтерсез. «Кәпәрнаумда кылган эшләреңне ишеттек. Монда да, Үз шәһәреңдә дә шуларны эшлә», – диярсез.
24 Ул дәвам итеп әйтте:
– Сезгә хак сүз әйтәм: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр. 25 Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр кѳннәрендә ѳч ел ярым күкләр ябылып яңгыр яумады һәм бѳтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күп иде, 26 ләкин Ильяс аларның берсе янына да түгел, ә Сидун җирендәге Сарепта шәһәрендә яшәүче бер тол хатын янына гына җибәрелде. 27 Шулай ук, Элиша пәйгамбәр вакытында Исраилдә махау авырулылар күп булды, әмма сурияле Нагаманнан башка бер махаулы да чистарынмады.
28 Шушы сүзләрне ишетеп, гыйбадәтханәдәге кешеләрнең барысы да бик нык ачуланып ярсыдылар. 29 Алар, урыннарыннан торып, Гайсәне шәһәрдән кѳчләп алып чыктылар һәм, кыядан тѳртеп тѳшерергә уйлап, шәһәрләре салынган тауның чыгып торган ѳлешенә алып менделәр. 30 Әмма Гайсә, халык арасыннан үтеп, алар яныннан китеп барды.
Гайсә явыз рухны куып чыгара
31 Шуннан соң Гайсә Гәлиләянең Кәпәрнаум шәһәренә килде һәм шимбә кѳнне халыкны ѳйрәтте. 32 Аның ѳйрәтүенә хәйран калдылар, чѳнки Ул хакимнәрчә сѳйли иде. 33 Гыйбадәтханәдә эчендә шакшы рух булган бер кеше кѳчле тавыш белән:
34 – И, насаралы Гайсә, Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең кем икәнеңне беләм. Син – Аллаһының Изгесе, – дип кычкырды.
35 Ә Гайсә аңа каты итеп боерды:
– Эндәшмә, аның эченнән чык!
Җен, теге кешене бар халык алдында егып ташлап, аңа һичбер зыян китермичә, аның эченнән чыкты. 36 Барысы да таң калып:
– Нинди сүзләр бу? Ул шакшы рухларга хакимлек һәм кодрәт белән боерык бирә һәм алар чыгалар, – диделәр.
37 Аның хакындагы хәбәр бѳтен тирә-якка таралды.
Шимунның каенанасы савыга
38 Гайсә гыйбадәтханәдән Шимунның ѳенә барды. Шимунның каенанасы бик нык кызышып, авырып ята икән. Гайсәдән аңа ярдәм итүен сорадылар. 39 Ул хатын янына килде, аңа таба иелеп, кызышуга чыгарга әмер бирде һәм кызышу аны калдырды. Шимунның каенанасы шундук торып басты һәм аларга табын әзерли башлады.
Гайсә күпләрне савыктыра
40 Кояш баеган вакытта тѳрле авырулардан газап чигүче якыннары булган бар кешеләр аларны Гайсә янына алып килделәр. Ул, авыру кешеләрнең һәрберсе ѳстенә кулларын куеп, аларны савыктырды. 41 Шулай ук күпләрдән: «Син Аллаһы Улы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр чыкты. Ә Гайсә аларны сѳйләүләреннән тыйды, чѳнки алар Аның Мәсих икәнлеген беләләр иде.
42 Кѳн тугач, Гайсә, шәһәрдән чыгып, аулак урынга китте. Халык тѳркемнәре Аны эзләделәр, эзләп тапкач, янына килеп, Аны үзләре яныннан җибәрмәс ѳчен тотып калырга тырыштылар.
43 Ләкин Ул аларга:
– Мин башка шәһәрләргә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чѳнки Мин шуның ѳчен җибәрелдем, – диде.
44 Ул яһүдләр җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сѳйләп йѳрүен дәвам итте.
Гайсәнең беренче шәкертләре
51 Бервакыт Геннисарет күле* 5:1 Геннисарет күле – бу күлне Гәлиләя диңгезе дип тә атаганнар. буенда, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, халык Аны бар яктан кысрыклаганда, 2 Гайсә яр буенда ике кѳймә күрде. Балыкчылар, кѳймәләреннән тѳшеп, ятьмәләрен юалар иде. 3 Гайсә кѳймәләрнең берсенә менеп, – ул кѳймә Шимунныкы иде – ярдан бераз эчкәрәк керергә сорады һәм, кѳймәдә утырып, халыкны ѳйрәтте. 4 Сүзен тәмамлагач:
– Шимун, тирәнгәрәк кер дә ятьмәләрегезне салыгыз, – диде.
5 Шимун Аңа:
– Ѳйрәтүче! Без тѳн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.
6 Шулай эшләделәр һәм аларга бик күп балык эләкте, ятьмәләре аздан гына ертылмый калды. 7 Балыкчылар, башка кѳймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп, ике кѳймәне дә шыгрым тутырдылар, хәтта кѳймәләре аздан гына батмый калды. 8 Шимун Петер исә, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды:
– Раббым, кит минем янымнан, мин гѳнаһлы кеше.
9 Ул да, аның белән булганнарның барысы да, тотылган балыкның күплегенә гаҗәпләнеп, куркып калдылар. 10 Шулай ук Шимунның иптәшләре Зебедәй уллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга:
– Курыкма, шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсың, – диде. 11 Кѳймәләрен ярга тартып чыгаргач, бѳтен нәрсәләрен шунда калдырып, алар Гайсәгә ияреп киттеләр.
Гайсә махаулыны савыктыра
12 Гайсә бер шәһәрдә булган вакытта, Аның янына бѳтен тәне махаулы бер кеше килде һәм, Гайсәне күргәч, йѳзтүбән капланып:
– Әфәнде! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең, – дип ялварды.
13 Гайсә, кулын сузып, аңа кагылды һәм:
– Әйе, телим. Тазарын! – диде.
Аның махауы шундук бетте. 14 Гайсә аңа бу турыда беркемгә дә сѳйләмәскә кушты.
– Бар, руханига күрен һәм, кешеләр ѳчен терелүең билгесе итеп, Муса канунында әмер ителгәнчә, корбан бүләген китер, – диде Ул.
15 Әмма Гайсә хакында сүз таралганнан тарала барды. Күп халык, Аны тыңлау ѳчен һәм чирләреннән савыктырылу ѳчен, Аның янына агылды. 16 Ә Гайсә вакыт-вакыт аулак урыннарга китеп дога кыла иде.
Гайсә паралич суккан кешене савыктыра
17 Бер кѳнне, Гайсә ѳйрәткән вакытта, Гәлиләянең һәм Яһүдиянең барлык авылларыннан, Иерусалимнан килгән фарисейләр* 5:17 Фарисей – борынгы яһүдләр арасындагы дини тѳркем әгъзасы. һәм канун укытучылары да шунда утыра иделәр. Раббының кодрәте Аның белән иде, һәм Ул авыруларны савыктырды.
18 Берничә ир-ат паралич суккан бер кешене ятагы белән күтәреп алып килделәр һәм аны, Гайсә алдына куяр ѳчен, ѳйгә алып керергә тырыштылар. 19 Ләкин, халык арасыннан үтә алмаганга күрә, ѳй түбәсенә менеп, түбәнең чирәпләрен сүтеп алдылар һәм авыруны ятагы белән бергә Гайсәнең алдына тѳшерделәр. 20 Гайсә, аларның ышануларын күреп, теге кешегә:
– Дустым, синең гѳнаһларың кичерелде, – диде.
21 Канунчылар һәм фарисейләр:
– Кѳфер сүз сѳйләүче бу Кеше – Кем ул? Гѳнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә ала? – дип уйладылар.
22 Гайсә, аларның уйларын белеп, болай диде:
– Ни ѳчен сез шулай уйлыйсыз? 23 Ничек дип әйтергә җиңелрәк: «Синең гѳнаһларың кичерелде», – дипме, әллә: «Тор һәм йѳр», – дипме? 24 Адәм Улының җирдә гѳнаһларны кичерергә хакимлеге барлыгын белеп торыгыз.
Һәм Гайсә паралич суккан кешегә:
– Сиңа әйтәм: тор, ятагыңны ал да ѳеңә кайт, – диде.
25 Ул кеше шундук барысының күз алдында торды һәм, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый, ѳенә кайтып китте. 26 Барысы да таң калдылар, Аллаһыны данладылар. Һәммәсе, куркып калып:
– Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диделәр.
Гайсә Левине чакыра
27 Шуннан соң Гайсә ул урыннан китте һәм салым җыю йорты янында утыручы Леви атлы салым җыючыны күрде.
– Минем артымнан бар, – диде Ул аңа.
28 Леви торып басты һәм, бѳтен нәрсәсен калдырып, Гайсә артыннан китте.
29 Леви үзенең ѳендә Гайсә хѳрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар һәм башка кешеләр дә күп иде. 30 Фарисейләр һәм аларның тѳркеменнән булган канунчылар, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә:
– Ни ѳчен сез салым җыючылар белән, гѳнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диделәр.
31 Гайсә аларга:
– Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. 32 Мин тәкъваларны түгел, ә гѳнаһлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем, – дип җавап бирде.
Ураза тоту хакында сорау
33 Кайбер кешеләр Гайсәгә:
– Яхъяның шәкертләре дә, фарисейләрнекеләр дә еш ураза тоталар һәм дога кылалар, ә Синекеләр ашыйлар, эчәләр, – дип әйттеләр.
34 Ә Ул аларга:
– Кияү егете туйдагы кунаклар янында булган вакытта аның дусларын ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы? 35 Әмма килер бер кѳн: алар яныннан кияү алыныр һәм шул кѳннәрдә ураза тотарлар, – диде.
36 Ул аларга киная белән сѳйләде:
– Беркем дә яңа киемнән ямаулык ертып алып иске киемне ямамый, чѳнки яңасы да бозыла, иске киемгә дә яңа тукымадан алынган ямаулык бармый.
37 Беркем дә яңа шәрабны иске турсыкка салмый, чѳнки яңа шәраб турсыкны тишә һәм шәраб та агып бетә, турсык та әрәм була. 38 Киресенчә, яңа шәраб яңа турсыкка салынырга тиеш.
39 Беркем дә иске шәрабны эчкәннән соң яңасын эчәргә теләмәс. «Искесе яхшырак шул», – дияр.
61 Бер шимбә кѳнне Гайсә иген кырлары аша үткәндә, шәкертләре, башаклар ѳзеп, учларында уып, бодай бѳртекләрен ашап бардылар.
2 Кайбер фарисейләр исә аларга:
– Ни ѳчен сез шимбә кѳнне эшләргә ярамаганны эшлисез? – диделәр.
3 Гайсә аларга:
– Давыт һәм аның белән булган кешеләр ачыккач, Давытның нәрсә эшләгәне хакында укымадыгызмы әллә? 4 Ул, Изге йортка кереп, руханилардан башка беркемгә дә ашарга рѳхсәт ителмәгән Аллаһыга багышланган икмәкләрне алып ашаган, үзе белән булган кешеләргә дә биргән, – дип җавап бирде. 5 Һәм сүзен тәмамлап: – Адәм Улы – шимбә кѳненең Хуҗасы, – диде.
Гайсә кулы корышкан кешене савыктыра
6 Икенче бер шимбәдә Гайсә гыйбадәтханәгә килде һәм ѳйрәтте. Анда уң кулы корышкан бер кеше бар иде. 7 Канунчылар һәм фарисейләр исә, Гайсәне гаепләргә сәбәп табу ѳчен, шимбә кѳнне авыруларны савыктырмасмы икән дип, Аны күзәтеп тордылар. 8 Ә Гайсә аларның уйларын белә иде. Ул кулы корыган кешегә:
– Тор да уртага бас, – диде.
Теге кеше уртага килеп басты.
9 – Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде аларга Гайсә, – шимбә кѳнне яхшылык эшләргә рѳхсәт ителәме, әллә начарлык эшләргәме? Кешенең тормышын коткарыргамы, әллә аны һәлак итәргәме?
10 Гайсә барысына да әйләнеп карады һәм теге кешегә:
– Кулыңны суз! – диде.
Ул кеше шулай эшләде, һәм аның кулы савыкты. 11 Ә фарисейләрнең һәм канунчыларның ачулары бик нык кабарды һәм алар, Гайсәгә каршы нәрсә эшләргә икән дип, бер-берсе белән сѳйләшә башладылар.
Унике рәсүлне сайлау
12 Шул кѳннәрдә Гайсә дога кылу ѳчен тауга менде һәм тѳн буе Аллаһыга дога кылды. 13 Иртәгесен шәкертләрен Үзе янына чакырды да алар арасыннан уникесен сайлап алды һәм аларны рәсүлләр дип атады. 14 Ул Петер дип атаган Шимунны һәм аның энесе Әндрине, Ягъкубны һәм Яхъяны, Филипне һәм Бартулумайны, 15 Маттайны һәм Томасны, Һалфай улы Ягъкубны һәм Кѳрәшүче кушаматлы Шимунны, 16 Ягъкуб улы Яһүд һәм хыянәт итәчәк Яһүд Искариотны сайлап алды.
Гайсә күпләрне савыктыра
17 Рәсүлләр белән бергә Гайсә таудан тѳште. Тау итәгендә, тигез җирдә, Аның күп шәкертләре, бѳтен Яһүдиядән, Иерусалимнан һәм диңгез буендагы Тур һәм Сидун шәһәрләреннән килгән бик күп халык җыелган иде. 18 Алар Гайсәне тыңларга, авыруларыннан савыгырга дип килгәннәр иде. Шакшы рухлардан газап чигүчеләр дә савыктылар. 19 Һәммәсе Гайсәгә кагылырга тырышты, чѳнки Аннан чыккан кодрәт барысын да савыктыра иде.
Нәрсәдә бәхет, нәрсәдә кайгы
20 Гайсә шәкертләренә карап сѳйли башлады:
– Фәкыйрьләр, сез бәхетле,
чѳнки Аллаһы Патшалыгы сезнеке.
21 Хәзер карыннары ачлар, сез бәхетле,
чѳнки сез туеначаксыз.
Хәзер елаучылар, сез бәхетле,
чѳнки кѳләчәксез.
22 Кешеләр сезгә Адәм Улы ѳчен нәфрәт иткәндә, сезне куып җибәргәндә, хурлаганда, сезне кабул итмәгәндә сез бәхетле. 23 Шул кѳнне куаныгыз һәм шатлыктан сикерегез, чѳнки күктә сезгә әҗер зур булачак. Ул кешеләрнең ата-бабалары пәйгамбәрләр белән дә шулай ук эшләгәннәр.
24 Байлар, ә сезгә кайгы!
Сез инде җитәрлек юандыгыз.
25 Хәзер тук булганнар, сезгә кайгы!
Чѳнки сез ачыгырсыз.
Хәзер кѳлүчеләр, сезгә кайгы!
Чѳнки сез хәсрәткә тѳшәрсез һәм еларсыз.
26 Сезне бар кешеләр мактый икән,
сезгә кайгы!
Чѳнки аларның аталары да
ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаганнар.
Дошманнарыгызны яратыгыз
27 – Ә сезгә, мине тыңлаучыларга, әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез, 28 сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр ѳчен дога кылыгыз. 29 Бер яңагыңа суккан кешегә икенче яңагыңны да куй, ѳс киемеңне тартып алучы кешегә күлмәгеңне дә тартып алырга комачаулама. 30 Үзеңнән сораучы һәр кешегә бир, һәм синекен алган кешедән кире сорама. 31 Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, кешеләргә шуны эшләгез. 32 Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә ѳчен сезгә рәхмәт әйтергә? Үзләрен яратучыларны гѳнаһлылар да яраталар. 33 Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә ѳчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гѳнаһлылар да шулай эшлиләр. 34 Бурычка биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, нәрсә ѳчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гѳнаһлылар да башка гѳнаһлыларга бурычка биргәндә: «Шулкадәр үк кайтарып алырмын», – дип уйлап бирәләр. 35 Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырмын дип ѳметләнмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, сезгә әҗер зур булыр һәм сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз. Чѳнки Ул яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы. 36 Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз.
Башкаларны хѳкем итмәгез
37 Хѳкем итмәгез, үзегезне дә хѳкем итмәсләр. Гаепләмәгез, үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез һәм үзегезне дә кичерерләр. 38 Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер, итәгегезгә күп итеп салып бирерләр, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәү белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәү белән үлчәрләр.
39 Гайсә аларга гыйбрәтле сүзләр сѳйләде:
– Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып тѳшмәсләрме?
40 Шәкерт үзенең остазыннан ѳстен булмый, ә ѳйрәнеп җиткәннән соң һәркем остазы кебек була.
41 Ничек син туганыңның күзендәге чүп бѳртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? 42 Ничек син, үз күзеңдә бүрәнә була торып, туганыңа: «Кая, туган, күзеңдәге чүпне алыйм әле», – дип әйтә аласың? Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрең ачык күрер һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың.
43 Бер яхшы агач та начар җимеш бирми, һәм, киресенчә, бер начар агач та яхшы җимеш китерми. 44 Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йѳзем җыймыйлар. 45 Яхшы кеше үз күңелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык алып чыга, ә явыз кеше күңелендәге явызлык хәзинәсеннән явызлык алып чыга. Чѳнки кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була.
Ике тѳзүче
46 Ни ѳчен сез Миңа: «Раббым! Раббым!» – дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез? 47 Минем яныма килеп, Мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тиңләп була: 48 ул, йорт тѳзегәндә җирне тирән итеп казып, аны таш нигез ѳстенә салган кеше кебек. Ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чѳнки ул нык итеп тѳзелгән булган. 49 Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче кеше – нигез кормыйча гына җир ѳстенә йорт салган кеше кебек. Ташкын сулары йортка килеп бәрелгән, һәм ул шундук авып тѳшкән, бик нык җимерелгән.
Йѳзбашының хезмәтчесен савыктыру
71 Халыкка әйтәсе сүзләрен сѳйләп бетергәннән соң Гайсә Кәпәрнаумга килде.
2 Бер йѳзбашының үзе бик ихтирам иткән хезмәтчесе авырып үлем хәлендә ята иде. 3 Йѳзбашы, Гайсә турында ишеткәч, килеп хезмәтчемне коткарсын иде, дигән үтенеч белән яһүдләрнең аксакалларын Гайсә янына җибәрде. 4 Алар, Гайсә янына килеп җиткәч:
– Ул йѳзбашы Синең ярдәмеңә лаек, чѳнки ул безнең халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип, чын күңелләреннән ялвардылар.
6 Һәм Гайсә алар белән китте. Йѳзбашының ѳенә җитәргә бераз калгач, йѳзбашы, Гайсәгә шушы сүзләрне әйтергә дип, дусларын җибәрде:
– Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаеклы түгел. 7 Шуңа күрә Синең каршыңа барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм минем хезмәтчем савыгачак. 8 Мин үзем дә башка берәүгә буйсынам, һәм минем кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берсенә: «Кит», – дисәм, китә. Икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә. Хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.
9 Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм, борылып, Үзе артыннан ияреп баручы халыкка:
– Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде.
10 Җибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайткач, авыру хезмәтченең савыккан булуын күрделәр.
Тол хатынның үлгән улын терелтү
11 Озак вакыт үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәһәргә китте. Шәкертләре һәм күп халык Аңа ияреп барды. 12 Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән мәет күтәреп чыгалар иде. Бер тол хатынның бердәнбер улы үлгән икән. Шәһәрдән хатын белән бергә күп кешеләр чыгып килә иде. 13 Раббы, хатынны күргәч, аны бик кызганды.
– Елама, – диде Ул хатынга.
14 Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә:
– Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде.
15 Үлгән егет торып утырды һәм сѳйләшә башлады. Шулай итеп Гайсә аны анасына кайтарып бирде. 16 Барысы да куркып калдылар һәм Аллаһыны данладылар.
– Безнең арадан бѳек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.
17 Гайсә хакындагы мондый хәбәр бѳтен яһүдләр иленә һәм аның тирә-ягына таралды.
Гайсәнең Яхъяга җавабы
18 Яхъя пәйгамбәрнең шәкертләре бу хәлләрнең барысы хакында остазларына сѳйләделәр. Ул: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне кѳтикме?» – дип сорарга Раббы янына ике шәкертен җибәрде. 20 Гайсә янына килгәч, алар:
– Чумдыручы Яхъя Синнән: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне кѳтикме», – дип сорарга җибәрде, – диделәр.
21 Ул вакытта Гайсә күпләрне сырхаулардан, кѳчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде.
22 Гайсә Яхъядан килгәннәргә болай дип җавап бирде:
– Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сѳйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йѳри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелтелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.
23 Кем Минем хакта шикләнми, шул бәхетле.
24 Яхъя җибәргән кешеләр киткәч, Гайсә халыкка Яхъя хакында сѳйли башлады:
– Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме? 25 Нәрсә карарга бардыгыз соң сез? Купшы киемнәргә киенгән кешенеме? Ә бит кыйммәтле киемнәргә киенүчеләр һәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында. 26 Ул чакта, нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бѳегрәк! 27 Изге язмада:
«Мин Синең алдыңнан
хәбәрчемне җибәрәм,
ул Синең алдыңнан Сиңа юл әзерләр», –
дип язылган сүзләр аның турында.
28 Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Яхъя пәйгамбәрдән бѳегрәк берәү дә юк. Ә Аллаһы Патшалыгында иң кечесе дә аннан бѳегрәк, – дип әйтте Гайсә.
29 Бу сүзләрне ишеткән бѳтен халык, хәтта салым җыючылар да, Аллаһының хак икәнен икърар иттеләр, чѳнки алар Яхъя тарафыннан суга чумдырылган иделәр. 30 Ә Яхъя тарафыннан чумдырылмаган фарисейләр һәм канун укытучылары Аллаһының үзләренә карата булган ихтыярын кире кактылар.
31 Гайсә дәвам итеп:
– Шулай итеп, бу буын кешеләрен нәрсәгә тиңләп була, алар нәрсәгә охшаган? – диде. – 32 Алар:
«Без сезгә күңелле кѳйләр уйнадык,
ә сез биемәдегез.
Без кайгылы җырлар җырладык,
ә сез еламадыгыз», –
дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый. 33 Чумдыручы Яхъя килде, икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез: «Ул – җенле», – дисез. 34 Адәм Улы килде. Ашый да, эчә дә, һәм сез: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гѳнаһлыларның дусты», – дисез.
35 Ә Аллаһының Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителде.
Гѳнаһлы хатын Гайсәнең аякларын майлый
36 Фарисейләрнең берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейнең ѳенә кереп, табын янына утырды. 37 Шул шәһәрдә яшәүче гѳнаһлы бер хатын, Гайсәнең фарисей ѳендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып, шул йортка килде. 38 Ул Гайсәнең артында елап басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сѳртеп, Аның аякларын үбә-үбә, хуш исле май белән майлады.
39 Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатынның нинди икәнлеген белер иде. Ул бит гѳнаһлы хатын», – дип уйлады.
40 Гайсә аңа:
– Шимун! Мин сиңа бер нәрсә әйтергә телим, – диде.
– Әйт, Остаз, – диде фарисей.
41 Гайсә әйтте:
– Ике кешенең әҗәткә биреп торучы берәүгә бурычлары бар икән: берсенең бурычы биш йѳз динар* 7:41 Динар – кѳмеш тәңкә. Эшченең бер кѳнлек хезмәт хакын тәшкил иткән., ә икенчесенең – илле динар. 42 Ләкин, алар түли алмаганлыктан, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсың, аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?
43 – Бурычы күбрәк булганыдыр, дип фараз кылам, – диде Шимун.
Гайсә аңа:
– Син дѳрес уйлыйсың, – диде. 44 Һәм, хатынга таба борылып, Шимунга:
– Бу хатынны күрәсеңме? Мин синең ѳеңә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдең. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сѳртте. 45 Син Мине үпмәдең, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый. 46 Син Минем башыма май сѳртмәдең, ә ул Минем аякларымны хуш исле май белән майлады.* 7:44-46 Яһүдләр кунакларга аяк юарга су тәкъдим итә торган булганнар, гадәттә кешеләр яланаяк яки ачык аяк киеме киеп йѳргәнгә күрә, аяклары бик тузанлана торган булган. Шулай ук, хуҗа кеше кунакның битләреннән үпкән һәм аерата хѳрмәтле кунакның башына хуш исле май сѳрткәннәр.47 Мин әйтермен ни ѳчен икәнлеген: аның гѳнаһлары күп иде, һәм алар кичерелде, шуңа күрә аның мәхәббәте зур. Ә кемгә аз кичерелә, ул аз ярата.
48 Һәм Гайсә хатынга:
– Гѳнаһларың кичерелде, – диде.
49 Табын артында утыручылар бер-берсе белән:
– Кем Ул? Ул хәтта гѳнаһларны да кичерә! – дип сѳйләшә башладылар.
50 Гайсә исә хатынга:
– Ышануың сине коткарды, имин йѳр, – диде.
81 Шуннан соң Гайсә шәһәрләр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләп йѳрде. Унике шәкерте Аның белән булды. 2 Гайсә явыз рухлардан һәм авырулардан савыктырган хатын-кызларның берничәсе: эченнән Гайсә җиде җенне куып чыгарган Мәрьям, аны Магдалалы дип йѳрткәннәр, 3 Һируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, Сусанна һәм башка күп хатыннар да Аның белән иделәр. Хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үзләре хисабына ярдәм итәләр иде.
Чәчүче хакында гыйбрәтле хикәя
4 Үзе янына тѳрле шәһәрләрдән күп халык җыелганда Гайсә гыйбрәтле хикәя сѳйләде:
5 – Бер чәчүче үзенең орлыкларын чәчәргә чыккан. Чәчкән вакытта орлыкларның кайберләре юл буена тѳшкән һәм тапталган, аларны кошлар чүпләп бетергән. 6 Кайберләре ташлы туфракка тѳшкән һәм тишелеп чыксалар да, дым булмаганлыктан кипкәннәр. 7 Кайбер орлыклар күгәнлеккә тѳшкән. Күгән куаклары, алар белән бергә үсеп, аларны басып киткән. 8 Ә башка орлыклар яхшы җиргә тѳшкән һәм, үсеп китеп, бер орлыктан йѳз бѳртек уңыш китергән.
Сѳйләп бетергәч, Гайсә кычкырып:
– Ишетергә колаклары булганнар – ишетсен! – диде.
9 Гайсәнең шәкертләре исә Аннан:
– Бу кинаяле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорадылар.
10 Ул аларга:
– Аллаһы Патшалыгының серләрен белү сезгә бирелгән, ә башкаларга, караганда күрмәсеннәр, тыңлаганда тѳшенмәсеннәр ѳчен, кинаяле хикәяләр белән сѳйлим.
11 Кинаяле хикәянең исә мәгънәсе менә шундый: орлык – Аллаһы сүзе. 12 Орлыкларның юл буена тѳшүе: кешеләр сүзне ишетәләр, әмма иблис килә һәм, сүзне ишеткән кешеләр ышанып котылмасын ѳчен, аларның күңелләрендәге сүзне алып китә. 13 Орлыкларның ташлы туфракка тѳшүе исә: кешеләр сүзне ишетәләр, аны шатланып кабул итәләр, әмма тамырлары булмаганлыктан, ышанулары кыска вакытлы була, һәм алар сынау вакытында чигенәләр.
14 Ә орлыкларның күгәнлеккә тѳшүе: кешеләр сүзне ишетә, ләкин тормыштагы тѳрле мәшәкатьләр, байлык һәм ләззәтләр аларны басып китә һәм андый кешеләрнең җимешләре ѳлгерми.
15 Ә орлыкларның уңдырышлы җиргә тѳшүе исә: сүзне ишетеп, ихластан һәм яхшы күңел белән ул сүзне тотучы кешеләр. Андыйлар, түземлелек күрсәтеп, җимеш бирәләр.
Янып торган шәмне шәмдәлгә куялар
16 Шәмне яндырып җибәргәч, савыт белән капламыйлар, сәке астына да куймыйлар. Киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен ѳчен, шәмдәлгә утырталар. 17 Чѳнки фаш ителмичә калачак бер яшерен нәрсә дә, беленмичә, ачылмыйча калачак бер сер дә юк. 18 Шулай итеп, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Чѳнки кемнең бар, шуңа бирелер; ә кемнең юк, аның, бар дип, уйлаганы да тартып алыныр.
Гайсәнең анасы һәм энеләре
19 Анасы белән энеләре Гайсә янына килгәч, халык күп булганлыктан, Аның янына керә алмаганнар.
20 – Әниең белән энеләрең Сине күрергә телиләр, алар тышта торалар, – дип әйттеләр Гайсәгә.
21 Ә Ул аларга:
– Минем анам һәм туганнарым – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр, – дип җавап бирде.
Гайсә давылны тынычландыра
22 Шулай бер кѳнне Гайсә шәкертләре белән кѳймәгә утырды:
– Күлнең аръягына чыгыйк, – диде Ул һәм алар кузгалдылар.
23 Кѳймәдә барганда Ул йоклап китте. Күл ѳстендә кѳчле давыл купты, кѳймәгә су тула башлады: аларга куркыныч яный иде.
24 Янына килеп, шәкертләр Гайсәне уяттылар.
– Ѳйрәтүче! Ѳйрәтүче! Батабыз! – дип кычкырдылар алар.
Ә Гайсә исә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды. Бар да туктады һәм тынлык урнашты.
25 Ул аларга:
– Иманыгыз кайда? – диде.
Алар исә курыктылар һәм гаҗәпләнеп бер-берсенә:
– Кем соң Ул? Җилгә дә, суга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсына, – диештеләр.
Гайсә җенле кешене савыктыра
26 Кѳймәдәгеләр Гәлиләя ѳлкәсенә каршы күлнең икенче ягында урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр. 27 Гайсә ярга тѳшкәч, шундагы шәһәрнең бер кешесе, җенле кеше, Аның каршына чыкты. Ул кеше инде күптәннән кием кими, йортта түгел, ә каберләр* 8:27 Кабер – яһүдләр мәетләрне тауны тишеп ясалган мәгарә-каберләргә куйганнар. арасында яши иде. 28 Гайсәне күргәч, акырып, Аның алдына егылды һәм каты тавыш белән:
– Аллаһы Тәгаләнең Улы Гайсә, Сиңа миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм, газаплама мине, – диде.
29 Чѳнки Гайсә шакшы рухка ул кешедән чыгарга боерган иде. Шакшы рух аны инде күптәннән газаплаган. Чылбырлар һәм богаулар белән бәйләп саклаганда да ул кеше богауларны ѳзгән, җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган.
30 Гайсә аннан:
– Исемең ничек? – дип сорады.
Ул:
– Гаскәр* 8:30 Гаскәр – грекча «легион» – римлыларның 6000 сугышчыдан торган иң зур хәрби тѳркеме., – диде. Чѳнки аның эченә күп җеннәр кергән иде.
31 Җеннәр Гайсәдән үзләрен тѳпсез упкынга җибәрмәвен үтенеп сорадылар.
32 Андагы тауда зур дуңгыз кѳтүе утлап йѳри иде. Җеннәр, шул дуңгызлар эченә керергә рѳхсәт сорап, Гайсәгә ялвардылар. Ул аларга рѳхсәт итте. 33 Теге кешенең эченнән чыгып, җеннәр дуңгызлар эченә керделәр. Кѳтү, чабып китеп, текә ярдан күлгә ташланды һәм батып үлде.
34 Кѳтүчеләр исә, булган хәлне күреп, качып киттеләр, шәһәрдә һәм шәһәр тирәсендәге авылларда барысын сѳйләп йѳрделәр. 35 Кешеләр, нәрсә булды икән, дип, шул урынга киттеләр. Алар Гайсә булган җиргә килеп җиткәндә, эченнән җеннәре чыккан кешенең Гайсә янында киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар. 36 Бу хәлне күргән кешеләр аларга җенле булган ирнең савыктырылуы хакында сѳйләп бирделәр.
37 Герәсә җире тирәсендә яшәүче бѳтен кеше бик нык куркып калды, шуңа күрә Гайсәнең ул җирләрдән китүен сорадылар. Ул, кѳймәгә утырып, юлга кузгалганда, 38 җеннәре куып чыгарылган кеше:
– Синең белән китәргә рѳхсәт ит, – дип ялварды.
Әмма Гайсә:
– Ѳеңә кайт һәм, Аллаһы синең ѳчен нәрсә эшләде, шул турыда сѳйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде.
Ул кеше Гайсәнең аның ѳчен нәрсә эшләгәне хакында бѳтен шәһәр буйлап сѳйләп йѳрде.
Гайсә үлгән кызны һәм авыру хатынны терелтә
40 Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да кѳтәләр иде, шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды. 41 Шунда гыйбадәтханә башлыгы Яһир Гайсә янына килде. Ул, Гайсәнең аякларына егылып, ялварып, Аны үзенең ѳенә чакырды, 42 чѳнки аның унике яшьләр тирәсендәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята иде. Яһирнең ѳенә барганда Гайсәне бар яктан халык тѳркеме кысрыклады.
43 Шунда унике ел буе кан китүдән газап чиккән бер хатын-кыз бар иде. Ул бѳтен байлыгын табибларга сарыф иткән, аны беркем дә савыктыра алмаган. 44 Хатын, арттан Гайсә янына килеп, киеменең чабуына кагылды, һәм аның кан китүе шундук туктады.
45 Гайсә:
– Кем Миңа кагылды? – дип сорады.
Барысы да инкяр иттеләр. Петер:
– Ѳйрәтүче! Сине урап алганнар. Бар яктан кысрыклыйлар! – диде.
46 Ләкин Гайсә:
– Кемдер Миңа кагылды, Мин Үземнән кѳч чыкканын сиздем, – диде.
47 Теге хатын исә, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде. Аның алдына егылып, ни ѳчен кагылганлыгын һәм ничек итеп шундук савыкканлыгын бѳтен халык алдында сѳйләп бирде.
48 Гайсә аңа:
– Кызым! Ышануың сине савыктырды! Имин йѳр, – диде.
49 Гайсә шул сүзләрне әйткән арада, гыйбадәтханә башлыгының ѳеннән килгән бер кеше:
– Кызың вафат булды, Остазны бүтән борчыма, – диде.
50 Әмма Гайсә, аның шулай дигәнен ишетеп, Яһиргә:
– Курыкма, ышан гына һәм кызың савыгачак, – диде.
51 Яһирнең ѳенә килеп җиткәч, Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның әти-әнисеннән башка берәүгә дә керергә рѳхсәт итмәде.
52 Барысы да елый, кыз ѳчен хәсрәтләнә иделәр* 8:52 Хәсрәтләнә иделәр – грекча сүзгә-сүз «үзләренең күкрәкләрен кыйный иделәр»; яһүдләр матәм хисләрен шулай күрсәткәннәр.. Әмма Гайсә:
– Еламагыз, ул үлмәгән, йоклый гына, – диде.
53 Ә андагы кешеләр исә Аңардан кѳлделәр, чѳнки кызның үле икәнен беләләр иде.
54 Гайсә, кызның кулыннан тотып:
– Балам, тор, – дип кычкырып әйтте.
55 Кызга җан керде һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә аны ашатырга кушты.
56 Кызның әти-әнисе хәйран калдылар. Ә Гайсә аларга бу хәл турында беркемгә дә сѳйләмәскә кушты.
Гайсә унике шәкертен җибәрә
91 Гайсә унике шәкертен чакырып китерде дә, бѳтен җеннәрне куып чыгарырга, авыруларны дәваларга куәт, вәкаләт биреп, 2 аларны Аллаһы Патшалыгы хакында вәгазь сѳйләргә һәм авыру кешеләрне савыктырырга җибәрде. 3 Ул аларга:
– Юлга бернәрсә дә алмагыз. Юл таягы да, биштәр дә, акча да, алмаш күлмәк тә алырга кирәк түгел, – диде. – 4 Нинди йортка керсәгез, ул шәһәрдән киткәнче, шул йортта калыгыз. 5 Әгәр сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән киткәндә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып тѳшерегез.
6 Шәкертләр юлга чыктылар һәм, бѳтен җирдә Яхшы хәбәрне таратып, авыруларны савыктырып, авылдан-авылга йѳрделәр.
Һируд аптырашта кала
7 Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашта кала. Чѳнки кайберәүләр: «Бу – үледән терелеп торган Яхъя», 8 кайсылары: «Ильяс җиргә килгән», башкалары исә: «Борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелгән», – дип әйтәләр иде. 9 Ә Һируд:
– Яхъяның башын мин үзем кистердем, ә Монысы кем соң: миңа Аның турында шундый нәрсәләр ишеттерәләр? – диде.
Һируд Аны күрергә теләде.
Биш меңне ашату
10 Әйләнеп кайткач, башкарган эшләре турында рәсүлләр Гайсәгә сѳйләп бирделәр. Үзе белән аларны гына алып, Ул Бәйтсайда дигән шәһәргә китте. 11 Ләкин, Гайсәнең кая киткәнен белеп, халык Аның артыннан барды. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сѳйләде һәм савыгуга мохтаҗларны савыктырды. 12 Кѳн кичкә авыша башлады. Унике шәкерт Гайсә янына килеп:
– Зинһар ѳчен, халыкны тарат, якын-тирәдәге авылларга, утарларга барып, үзләренә кунар урын эзләсеннәр. Монда бит кеше йѳрми торган урын, – диделәр. 13 Ә Гайсә:
– Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде.
– Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Мондагы кешеләрнең барысына ризыкны без сатып алыйкмы? – диделәр шәкертләр.
14 Ә анда биш мең чамасы кеше бар иде. Гайсә шәкертләренә:
– Аларны тѳркемнәргә бүлеп, якынча иллешәр кеше итеп утыртыгыз, – диде.
15 Шәкертләр шулай эшләделәр, бѳтен булган кешене утырттылар. 16 Шуннан соң Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны кулларына алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен, шәкертләренә бирде. 17 Барысы да ашадылар һәм туйдылар, калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.
Кем ул Гайсә?
18 Бервакыт Гайсә Үзе генә дога кылганда, шәкертләре Аның янында иделәр, һәм Ул аларга:
– Халык Мине кем дип белә? – дигән сорау бирде.
19 Алар Аңа:
– Кемдер Чумдыручы Яхъя ди, башкалары исә Ильяс, ә кайберләре, борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелгән дип исәплиләр, – дип җавап бирделәр.
20 Гайсә алардан сорады:
– Ә сез, сез Мине кем дип беләсез?
Петер Аңа:
– Син Аллаһының Мәсихе, – дип җавап бирде.
21 Ә Гайсә җитди рәвештә моны беркемгә дә әйтмәскә кушты. 22 Ул:
– Адәм Улы күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга, үтерелергә әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиеш, – диде.
Үз-үзеңнән баш тарт
23 Гайсә барысына да әйтте:
– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр кѳн үзенең хачын алып Миңа иярсен. 24 Чѳнки кем үзенең тормышын саклап калырга тели, аны югалтыр, ә кем тормышын Минем хакка югалта, ул аны саклап калыр. 25 Үзен югалта яки үзен һәлак итә икән, бѳтен дѳньяны үзенеке итүдән кешегә ни файда? 26 Кем Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Адәм Улы да Үзенең балкып торган шѳһрәте белән, Атаның һәм изге фәрештәләрнең даны белән килгән вакытта ул кешедән гарьләнер. 27 Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Аллаһы Патшалыгын күргәнче үлемне татымаячаклар.
Гайсәнең тышкы кыяфәте үзгәрә
28 Шушы сүзләрне сѳйләгәннән соң сигез кѳн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга менде. 29 Гыйбадәт кылган вакытта Аның йѳзе үзгәрде, киеме ялтырап торган ак тѳскә керде. 30 Шул вакыт ике кеше, балкып торган шѳһрәттә пәйда булып, Аның белән сѳйләшә башладылар. Алар, Муса белән Ильяс, Гайсәнең Иерусалимда гамәлгә ашырырга тиеш булган дѳньядан китүе хакында әйттеләр. 32 Петер һәм аның белән бергә булган шәкертләрне йокы баскан иде. Уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шѳһрәтен һәм Аның янында торган ике кешене күрделәр. 33 Ул кешеләр Гайсә яныннан киткән вакытта, Петер Гайсәгә:
– Ѳйрәтүче! Безнең монда булуыбыз нинди яхшы! Без монда ѳч чатыр корыйк, берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска, – диде.
Ул нәрсә әйткәнен дә белми иде. 34 Петер әйтеп тә бетермәде, бер болыт пәйда булды һәм аларны каплап алды. Алар болыт эчендә калгач, шәкертләр курыктылар. 35 Болыттан:
– Бу – Минем сайлап алынган Улым. Аны тыңлагыз! – дигән сүзләр ишетелде.
36 Тавыш әйтеп бетергәч, шәкертләр Гайсәнең бер Үзе генә калганын күрделәр. Алар бу хәлне сер итеп сакладылар, күргәннәре хакында ул кѳннәрдә беркемгә бернәрсә сѳйләмәделәр.
Гайсә җенле малайны савыктыра
37 Икенче кѳнне, алар таудан тѳшкәч, Гайсәне күп халык каршы алды. 38 Шунда халык арасыннан берәү:
– Остаз! Ялварып сорыйм Синнән, минем улымны килеп кара, зинһар ѳчен. Ул минем бердәнбер балам, – дип кычкырды. – 39 Явыз рух аңа һѳҗүм итә һәм бала кинәт кычкыра башлый, тәне тартыша, авызыннан күбекләр чыга. Явыз рух аны бер дә калдырмый, ул аны харап итә! 40 Шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем, чыгара алмадылар.
41 – Әй, имансыз һәм бозык буын! Миңа сезнең белән күпме вакыт булырга, сезне күпме түзеп торырга? Улыңны алып кил, – диде аңа Гайсә.
42 Малай Гайсә янына килгән вакытта җен аны җиргә екты һәм ул тартыша башлады. Әмма Гайсә шакшы рухны тыйды һәм баланы савыктырды, аннары үсмерне атасы кулына тапшырды.
43 Аллаһының бѳеклеген күреп барысы да таң калдылар.
Гайсә Үзенең китүе хакында әйтә
Халык Гайсә кылган эшләргә гаҗәпләнеп торган арада, Ул шәкертләренә:
44 – Бу сүзләрне хәтерегезгә салыгыз: Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә тиеш, – диде.
45 Ләкин алар аңламадылар. Бу сүзләрнең мәгънәсе алардан яшерелгән иде, шуңа күрә тѳшенмәделәр. Ә Гайсәдән сорарга курыктылар.
Кем иң бѳеге?
46 Шәкертләр үзләре арасыннан кемнең иң бѳек булуы турында бәхәсләшә башладылар. 47 Гайсә, аларның уйларын белеп, бер баланы алды да Үзе янына бастырды:
48 – Бу баланы Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше Мине Җибәрүчене кабул итә. Арагызда иң кечкенәгез чын мәгънәсендә бѳек кеше.
Сезгә каршы булмаган кеше сезнең яклы
49 Шуннан соң Яхъя әйтте:
– Ѳйрәтүче! Бер кешенең, Синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек, һәм ул безнең белән Синең артыңнан йѳрмәгәнгә күрә, без аңа туктарга куштык.
50 Гайсә аңа:
– Туктатмагыз. Сезгә каршы булмаган кеше сезнең яклы, – диде.
Гайсәне кабул итмиләр
51 Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимга барырга булды һәм юлга чыкты. 52 Ул Үзе алдыннан хәбәрчеләр җибәрде. Алар, Гайсәнең килүенә бѳтен нәрсәне әзерләп кую ѳчен, Самарея җирендәге бер авылга керделәр. 53 Әмма, Ул Иерусалимга юл тотканга күрә, Гайсәне анда кабул итмәделәр. 54 Гайсәнең шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя исә, моны күреп:
– Раббыбыз! Күктән ут тѳшсен һәм аларны юкка чыгарсын, дип боеруыбызны телисеңме? – диделәр.
55 Ләкин Гайсә, аларга таба борылып, аларны тыйды* 9:55 Аларны тыйды – Кайбер кулъязмаларда: «аларны тыйды һәм әйтте: „Сез үзегезнең нинди рухныкы икәнегезне белмисез. Адәм Улы кешеләрне һәлак итү ѳчен түгел, ә коткару ѳчен килде"» дигән сүзләр дә бар.. 56 Һәм алар икенче авылга киттеләр.
Гайсәгә иярергә теләүчеләрнең кайберләре
57 Юлда барганда кемдер Гайсәгә:
– Син кая гына барсаң да, мин Синең артыңнан барырмын, – дип әйтте.
58 Гайсә аңа:
– Тѳлкеләрнең ѳннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының башын терәр урыны да юк, – дип җавап бирде.
59 Гайсә икенче берәүгә:
– Миңа ияр! – диде.
Ә теге кеше:
– Әфәнде! Ѳемә кайтып башта атамны күмеп килергә рѳхсәт ит, – диде.
60 Ләкин Гайсә аңа әйтте:
– Үлеләрне үле кешеләр үзләре күмсен. Ә син бар һәм Аллаһы Патшалыгы турындагы Хәбәрне тарат.
61 Тагын икенчесе:
– Мин Синең артыңнан барырмын, Әфәнде! Ләкин башта ѳемдәгеләр белән саубуллашып килергә рѳхсәт ит, – диде.
62 Ә Гайсә:
– Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы ѳчен ышанычлы түгел, – диде.
Җитмеш ике шәкертне хезмәткә җибәрү
101 Раббы, тагын җитмеш ике шәкертен сайлап, Үзе барырга җыенган һәр шәһәргә һәм авылга икешәр-икешәр итеп Үзе алдыннан җибәрде. 2 Һәм аларга әйтте:
– Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуңа күрә ашлыкның Хуҗасына ялварыгыз, Үзенең ашлыгын урып алу ѳчен, эшчеләр җибәрсен. 3 Барыгыз! Мин сезне бүреләр арасына бәрәннәрне җибәргән кебек җибәрәм. 4 Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм юлда сәлам бирү ѳчен туктамагыз. 5 Нинди ѳйгә керсәгез дә иң элек: «Бу йортка иминлек булсын», – диегез. 6 Анда иминлеккә лаеклы кеше яшәсә, сезнең иминлегегез аның белән калыр; әгәр юк икән, үзегезгә кире кайтыр. 7 Шул ѳйдә калыгыз, алар нәрсә бирсә, шуны ашагыз һәм эчегез; чѳнки эшче хезмәт хакына лаеклы. Ѳйдән-ѳйгә күчеп йѳрмәгез. 8 Кайсы да булса шәһәргә килгәч, анда сезне кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуларны ашагыз. 9 Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм бар кешеләргә: «Сезгә Аллаһы Патшалыгы якынлашты», – диегез. 10 Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, анда сезне кабул итмәсәләр, аның урамнарына чыгып, болай дип әйтегез: 11 «Хәтта шәһәрегезнең аякларыбызга кунган тузанын да үзегезгә кагып калдырабыз; шулай да белегез, Аллаһы Патшалыгы якынлашты». 12 Сезгә әйтәм: кыямәт кѳнендә ул шәһәргә караганда Сәдүм шәһәренә җиңелрәк булыр.
Тәүбәгә килмәгән шәһәрләр
13 – Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйтсайда! Чѳнки сездә эшләнгән могҗизалар Тур һәм Сидун шәһәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәр киеп һәм кѳлгә утырып, тәүбә итәрләр иде. 14 Әмма кыямәт кѳнендә Тур белән Сидунга сезгә караганда җиңелрәк булыр. 15 Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күккә кадәр күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлем патшалыгына кадәр тѳшерелерсең. 16 Сезне тыңлаучы Мине тыңлый, сезне кире кагучы Мине кире кага; Мине кире кагучы исә Мине Җибәрүчене кире кага.
Җитмеш ике шәкертнең кайтуы
17 Җитмеш ике шәкерт, шатлана-шатлана Гайсә янына әйләнеп кайттылар һәм Аңа:
– Раббыбыз, без Синең исемеңне кулланганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына, – диделәр.
18 Ул исә аларга әйтте:
– Мин шайтанның күктән яшен кебек егылып тѳшүен күрдем. 19 Мин сезгә еланнарның, чаяннарның ѳстенә басу һәм барлык дошманнарның кѳчләрен җиңеп чыгу ѳчен хакимлек бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас. 20 Әмма рухларның сезгә буйсынуына түгел, бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылганлыгына шатланыгыз.
Ата һәм Улы
21 Шул вакыт Гайсә, Изге Рух белән шатланып әйтте:
– Әй, Атам, күк һәм җирнең Хуҗасы. Бу эшләрне зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең ѳчен Сиңа шѳкрана итәм. Әйе, Атам, шулай эшләүне Син яхшы дип таптың! 22 Миңа һәммәсе дә Атам тарафыннан бирелде; Улының кем икәнен Атасыннан башка беркем дә белми, һәм Атасының кем икәнен Улыннан һәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми.
23 Һәм шәкертләренә таба борылып, аларга гына әйтте:
– Сез нәрсә күрсәгез, шуларны күрүче күзләр бәхетле! 24 Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күрә торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, һәм сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр.
Шәфкатьле самареяле
25 Менә бер канунчы урыныннан торды һәм, Гайсәне сынап карарга теләп:
– Остаз! Мәңгелек тормыш алу ѳчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
26 Гайсә аңа:
– Канунда нәрсә язылган? Син аннан нәрсә укыйсың? – диде.
27 Канунчы болай җавап бирде:
– Раббы Аллаһыңны бѳтен йѳрәгең, бѳтен җаның, бѳтен кѳчең вә акылың белән ярат һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат.
28 Гайсә аңа:
– Син дѳрес җавап бирдең; шулай эшлә һәм яшәрсең, – диде.
29 Әмма канунчы, үзен акларга теләп, Гайсәдән:
– Ә минем якыным кем соң? – дип сорады.
30 Гайсә моңа болай дип җавап кайтарды:
– Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аның киемнәрен салдырып алганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр. 31 Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул шунда яткан кешене күргәч, юлның икенче ягына чыгып, үтеп киткән. 32 Шулай ук бер левиле* 10:32 Леви – Ягъкуб улларының берсе. Аллаһы әмере буенча, Леви токымыннан булган кешеләр генә Аллаһы Йортында рухани ярдәмчесе булып хезмәт иткәннәр. Алар левилеләр дип аталганнар. дә узып барышлый, бу кешене күргән һәм ул да, юлның икенче ягына чыгып, аның яныннан китеп барган. 33 Бер самареяле исә, үтеп барганда, бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган. 34 Янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сѳртеп бәйләгән; аны үзенең ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан. 35 Ә икенче кѳнне юлга чыгарга җыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: «Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен», – дигән.
36 Гайсә, йомгаклап, шуны әйтте:
– Шушы ѳч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була?
37 – Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде канунчы.
Шунда Гайсә аңа:
– Бар, син дә шулай эшлә, – диде.
Гайсә Мәрьям белән Марта янында
38 Юлын дәвам итеп, Гайсә шәкертләре белән бер авылга керде; анда Марта исемле бер хатын Аны үз ѳендә кабул итте. 39 Аның Мәрьям атлы сеңлесе бар икән; ул, Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сүзләрен тыңлый иде. 40 Марта исә бик тырышып табын әзерләп йѳри иде һәм Гайсә янына килеп:
– Раббым! Сеңлемнең бѳтен эшне миңа гына калдыруына бер дә пошынмыйсыңмы? Әйт әле аңа, миңа булышсын, – диде.
41 Гайсә исә аңа:
– Марта! Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йѳрисең, 42 ә бары бер нәрсә генә кирәк. Мәрьям исә яхшырак ѳлешне сайлады, һәм ул аннан алынмас, – дип җавап кайтарды.
Гайсә дога кылырга ѳйрәтә
111 Бервакыт Гайсә бер урында дога кылды. Ул дога кылып бетергәннән соң, шәкертләренең берсе Аңа:
– Раббым! Яхъя үзенең шәкертләрен ѳйрәткән кебек, безне дога кылырга ѳйрәтче, – диде.
2 Ул аларга:
– Дога кылганда болай дип әйтегез:
«Атабыз!
Исемең, изге дип, икърар ителсен;
Синең Патшалыгың килсен.
3 Кѳндәлек икмәгебезне безгә кѳн саен бир.
4 Безнең гѳнаһларыбызны кичер,
чѳнки без дә үзебезгә явызлык кылучы һәркемне кичерәбез;
Һәм безне сынауга дучар итмә», –
дип әйтте.
5 Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте:
– Әйтик, сезнең берегез тѳн уртасында дусты янына барып, аңа: «Әй дустым, бурычка ѳч ипи биреп торчы, 6 чѳнки узып барышлый миңа бер дустым килеп керде, ә минем аның алдына табынга куярга бернәрсәм дә юк», – дип әйтер. 7 Ә ул ѳй эченнән: «Борчып йѳрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем белән ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дияр. 8 Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына гына торып, икмәкне бирмәсә дә, инде тегенең үз дигәнендә нык торуы сәбәпле, аңа нәрсә кирәк булса, шуларның барысын да бирер.
9 Шулай булгач сезгә әйтәм: сорагыз – сезгә бирерләр; эзләгез – табарсыз; шакыгыз, һәм сезгә ачарлар. 10 Чѳнки һәр сораучы ала, эзләүче таба, һәм шакучыга ачарлар. 11 Сезнең арагызда кайсы да булса ата балык сораган улына елан бирерме? 12 Яки күкәй сораса, чаян бирерме? 13 Шулай итеп, сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк.
Гайсә һәм Белзебул
14 Гайсә бер телсез кешенең эченнән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң телсез кеше сѳйләшә башлады, халык моңа хәйран калды. 15 Аларның кайберләре исә:
– Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Белзебул кѳче белән куып чыгара, – диделәр.
16 Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аның күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 17 Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка әйтте:
– Үз эчендә бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; һәм үз эчендә бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр. 18 Ә шайтан патшалыгы бер-берсенә каршы ѳлешләргә таркалса, ул ничек тора алыр? Мин моны шуңа әйтәм, чѳнки сез Миңа: «Җеннәрне Белзебул кѳче белән куып чыгарасың», – дисез. 19 Мин җеннәрне Белзебул кѳче белән куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кемнең кѳче белән куып чыгара соң? Шунлыктан, сезнең хаклы булмавыгызны алар үзләре күрсәтерләр. 20 Ә инде Мин җеннәрне Аллаһы кѳче белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә инде килеп җитте. 21 Кѳчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта, аның милке иминлектә булыр. 22 Ә инде аннан кѳчлерәк берәү, аңа һѳҗүм итеп, аны җиңсә, аның таянычы булган коралын тартып алыр, һәм аңардан талап алганнарны бүләр. 23 Кем Минем белән түгел, ул Миңа каршы; кем Минем белән җыймый, ул тарката.
Явыз рухларның кире кайтуы
24 – Шакшы рух, кеше эченнән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йѳри; һәм таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. 25 Кире кайткач, ул аны себерелгән һәм җыештырылган хәлдә таба. 26 Аннары ул үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайта, һәм алар шунда яши башлыйлар. Һәм ул кешегә элеккегә караганда да начаррак була.
Чын бәхет
27 Гайсә моны сѳйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә тѳшеп, Аңа:
– Сине күтәреп йѳргән карын һәм Сине имезгән имчәкләр бәхет-сәгадәтле! – диде.
28 Ә Ул әйтте:
– Әмма Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк!
Галәмәт эзләүчеләргә кисәтү
29 Гайсә тирәсенә кешеләр тагын да күбрәк җыелган вакытта, Ул сѳйли башлады:
– Бу буын кешеләре – явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс галәмәтеннән башка билге бирелмәс. 30 Юныс Нинәви кешеләренә галәмәт булган кебек, Адәм Улы да бу буын ѳчен галәмәт булыр. 31 Кѳньякның патшабикәсе кыямәт кѳнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләячәк, чѳнки ул Сѳләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлау ѳчен җир читеннән килгән; ә Мондагы – Сѳләйманнан бѳегрәк. 32 Нинәвилеләр кыямәт кѳнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аны гаепләячәкләр, чѳнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбә иткәннәр; ә Мондагы – Юныстан бѳегрәк.
Тәннең яктырткычы
33 Беркем дә, шәм яндырып, аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына]* 11:33 Кайбер кулъязмаларда «яки чүлмәк астына» дигән сүзләр дә бар. куймый, бәлки, керүчеләр яктылыкны күрсен ѳчен, шәмдәлгә утырта. 34 Тәнеңнең яктырткычы – күзләрең. Күзләрең яхшы булса, бѳтен тәнең дә якты була; ә инде күзләрең начар булса, тәнең дә караңгы була. 35 Шуңа күрә, синең эчеңдәге яктылык караңгылык булмасын. 36 Ә инде синең бѳтен тәнең якты һәм анда бер генә дә караңгы ѳлеш юк икән, яктырткыч нурлары сине яктырткан кебек, тәнең дә шулай якты булыр.
Фарисейләргә һәм канунчыларга кисәтү
37 Гайсә сѳйләп бетергәннән соң, бер фарисей Аны ѳенә ашка чакырды; Гайсә, ѳйгә кереп, ѳстәл артына утырды. 38 Фарисей исә, Аның ашар алдыннан юынмавын күреп, гаҗәпкә калды. 39 Әмма Раббы аңа әйтте:
– Әйе, сез, фарисейләр, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы. 40 Ахмаклар! Тышкы якны тудырган Аллаһы эчке якны да тудырган түгелме соң? 41 Савыт-сабаларыгызда булганны фәкыйрьләргә ѳләшегез; шул чакта сезнең ѳчен һәрнәрсә пакь булыр. 42 Кайгы сезгә, фарисейләр, сез бѳтнекнең, рутаның һәм һәртѳрле яшелчәнең уннан бер ѳлешен бирәсез, ә гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез; менә боларны үтәргә һәм канунның калган ѳлешләрен дә калдырмаска кирәк иде. 43 Кайгы сезгә, фарисейләр, сез гыйбадәтханәләрдә иң яхшы урыннарда утыруны һәм җыелыш мәйданнарында үзегезне ихтирам итеп сәламләүне яратасыз. 44 Кайгы сезгә, чѳнки сез – кешеләр белмичә таптап йѳри торган билгесез каберләр тѳсле.
45 Моңа карата канунчыларның берсе:
– Остаз! Бу сүзләрең белән Син безне дә мыскыл итәсең, – диде.
46 Әмма Гайсә әйтте:
– Сезгә дә, канунчылар, кайгы, сез кешеләр ѳстенә күтәреп йѳрергә авыр булган йѳкләр саласыз, ә үзегез ул йѳкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз. 47 Кайгы сезгә, чѳнки сез пәйгамбәрләргә кабер һәйкәлләре куясыз. Ә бит нәкъ менә ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән. 48 Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшләр белән килешүегезне күрсәтәсез; алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез аларга кабер һәйкәлләре куясыз. 49 Шуның ѳчен Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрәм, аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр». 50 Шуңа күрә дѳнья яратылганнан бирле барлык пәйгамбәрләрнең түгелгән каны ѳчен бу буын кешеләре хѳкем ителәчәк, 51 Һабил каныннан башлап, корбан китерү урыны белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәриянең канына кадәр. Әйе, сезгә әйтәм, бу буын кешеләре хѳкем ителәчәк. 52 Кайгы сезгә, канунчылар, чѳнки сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз: үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачауладыгыз.
53 Гайсә фарисей ѳеннән чыккач, канунчылар һәм фарисейләр, тәнкыйтьләп, Аңа күп санлы сораулар белән һѳҗүм итә башладылар. 54 Алар, Гайсәне тозакка эләктерергә теләп, Ул әйткән сүзләрдән гаеп эзләделәр.
Гайсә икейѳзлелек турында кисәтә
121 Шул ук вакытта меңнәрчә кешеләр җыелды, һәм алар бер-берсен кысрыкладылар. Гайсә иң элек Үзенең шәкертләренә сѳйли башлады:
– Фарисейләр ачыткысыннан, ягъни, икейѳзлелектән сакланыгыз. 2 Ачылмый калачак бернинди капланган нәрсә һәм беленми калачак бернинди яшерен нәрсә юк. 3 Шуңа күрә, караңгыда нәрсә сѳйләсәгез, кѳн яктысында ишетелер; һәм ѳй эчендә колакка пышылдап нәрсә сѳйләсәгез, ѳй түбәләреннән игълан ителер. 4 Сез дусларыма исә әйтәм: тәнне үтереп, шуннан соң бүтән һичнәрсә эшли алмый торганнардан курыкмагыз. 5 Әмма сезгә Кемнән куркырга кирәк икәнен әйтәм: гомерегезне алгач, сезне җәһәннәмгә ташларга хакимлеге булган Аллаһыдан куркыгыз; әйе, сезгә әйтәм, менә Аннан куркыгыз! 6 Биш чыпчык ике бакыр тәңкәгә* 12:6 Ике бакыр тәңкә – грек телендә «ике ассарион». Бер ассарион уналтыдан бер динарга тигез. сатыла түгелме соң? Алай да Аллаһы тарафыннан аларның берсе дә онытылмаган. 7 Сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бѳртегегез дә санаулы. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк. 8 Мин сезгә әйтәм: Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Адәм Улы да Аллаһы фәрештәләре алдында икърар итәчәк. 9 Ә кем Миннән кешеләр алдында ваз кичсә, Аллаһы фәрештәләре алдында аннан да ваз кичәрләр. 10 Адәм Улына каршы сүз әйтүче һәркем кичерелер; ә инде Изге Рухка карата кѳфер сүз әйтүче кичерелмәс. 11 Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек итеп якларбыз яки нәрсә сѳйләрбез дип хафаланмагыз, 12 чѳнки нәрсә әйтергә кирәклеге турында Изге Рух сезгә шул сәгатьтә киңәш бирер.
Акылсыз бай турында гыйбрәтле хикәя
13 Халык арасыннан берәү Гайсәгә:
– Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде, – диде.
14 Ул исә теге кешегә әйтте:
– Дустым, сезне хѳкем итәргә яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде?
15 Шуннан соң Ул, һәммәсенә мѳрәҗәгать итеп, болай диде:
– Карагыз, һәртѳрле комсызлыктан сакланыгыз, чѳнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мѳлкәтенә бәйле түгел.
16 Һәм Ул аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:
– Бер байның кырда ашлыгы бик уңган. 17 Бай эченнән генә болай дип фикер йѳрткән: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк». 18 Һәм ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә, зуррак амбарлар салыйм һәм бѳтен ашлыгымны, бѳтен малымны шунда җыярмын. 19 Шуннан соң үземә: „Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр", – диярмен». 20 Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй, син, акылсыз! Шушы тѳндә тормышыңны синнән кире алачаклар. Үзең ѳчен җыйганнарың кемгә калыр соң?» 21 Үзе ѳчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була.
22 Гайсә Үзенең шәкертләренә әйтте:
– Шуның ѳчен сезгә әйтәм: тормышыгыз ѳчен ни белән тукланырга дип, тәнегез ѳчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. 23 Җан – ризыктан, тән – киемнән мѳһимрәк бит. 24 Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда никадәр кыйммәтлерәк бит. 25 Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? 26 Шулай булгач, кечкенә нәрсәләрне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башка нәрсәләр ѳчен кайгырырга? 27 Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә; ләкин, сезгә әйтәм, Сѳләйман патша үзенең мәһабәтлелегендә дә аларның берсе кебек тә киенмәгән. 28 Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, әй сез, аз иманлылар, сезне бигрәк тә киендерер. 29 Шулай итеп, ни ашарбыз, ни эчәрбез дип кайгырмагыз һәм хафаланмагыз. 30 Бу дѳнья мәҗүсиләренең тѳп кайгылары шул; ә сезнең Атагыз сезгә бу нәрсәләрнең кирәк икәнен белә. 31 Сез, киресенчә, Аллаһы Патшалыгын эзләгез, һәм болар сезгә бирелер. 32 Әй, кечкенә кѳтү, курыкма! Чѳнки сезгә Патшалыкны бирүне Атагыз яхшы дип тапты. 33 Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака ѳләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, кѳя дә тѳшмәс. 34 Чѳнки хәзинәгез кайда булса, күңелегез дә шунда булыр.
Һәрвакыт әзер торыгыз
35 Туйдан кайтасы хуҗасын кѳтеп, ул кайтып шаку белән үк ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер торыгыз, билегез пута белән бәйләнгән булсын, яктырткычларыгыз янып торсын. 37 Хуҗа кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗа билен бәйләр һәм аларны ѳстәл артына утыртыр да, аларга хезмәт күрсәтеп йѳрер. 38 Әгәр ул тѳн уртасында яки тагын да соңрак кайткан чагында да хезмәтчеләрен шулай уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле! 39 Әмма шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның кайчан киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. 40 Сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.
Ышанычлы һәм ышанычсыз хезмәтчеләр
41 Шунда Петер Гайсәгә әйтте:
– Раббым! Бу гыйбрәтле сүзләрне безнең ѳчен генә сѳйлисеңме, әллә һәммә кешеләргәме?
42 Раббы исә әйтте:
– Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында ѳләшү ѳчен, хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? 43 Хуҗасы, әйләнеп кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. 44 Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бѳтен милке ѳстеннән башлык итеп куяр. 45 Ә инде шул хезмәтче: «Хуҗам тиз кайтмас әле», – дип уйлап, хезмәтче ирләрне дә, хатыннарны да кыйный, үзе ашап-эчеп исерә башласа, 46 хуҗасы ул кѳтмәгән кѳнне, ул уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм имансызлар белән бер язмышка дучар итәр. 47 Хуҗасының ихтыярын белеп тә, әзер булмаган һәм аның ихтыярынча эшләмәгән хезмәтче бик каты кыйналыр. 48 Ә инде хуҗасының ихтыярын белмәүче, җәзалауга лаеклы эш эшләсә дә, азрак кыйналыр. Кемгә күп бирелсә, аннан күп таләп ителер; һәм кемгә күп ышанып тапшырылса, аннан тагын да күбрәк соралыр.
49 Мин җиргә ут алып килдем һәм ул утның инде янып китүен телим! 50 Мин чумдырылу аркылы үтәргә тиешмен; һәм моны башкарганга кадәр Мин ничаклы интегәм! 51 Сез Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйлыйсызмы әллә? Юк, Мин аерырга дип килдем. 52 Чѳнки моннан соң биш кешедән торган гаилә кешеләре бер-берсенә каршы булыр, ѳчесе икесенә каршы, ә икесе ѳчесенә каршы булыр. 53 Ата улына, улы атасына каршы; ана кызына, кызы анасына каршы; каенана килененә, килене каенанасына каршы булыр.
Заман билгеләре
54 Гайсә халыкка да әйтте:
– Сез кѳнбатышта болыт күтәрелгәнен күрүгә үк: «Яңгыр явар», – дисез; һәм шулай була да бит. 55 Кѳньяктан җил искән вакытта: «Бик эссе булыр», – дисез; һәм шулай була да бит. 56 Монафикълар! Җир һәм күк йѳзен күзәтеп, һава торышын билгели аласыз, әмма ничек соң бу заманны аңлата алмыйсыз? 57 Сез ни ѳчен нәрсәнең дѳрес икәнлеген үзегез хәл итмисез? 58 Дәгъвачың сине хаким янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хаким алдына ирексезләп алып барыр, ә хаким сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә тѳрмәгә ябар. 59 Сиңа шуны әйтәм: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассың.
Тәүбә итмәсәгез һәлак булырсыз
131 Шул вакыт корбан китергән вакытта Пилатның әмере буенча үтерелгән гәлиләяле кешеләр турында Гайсәгә килеп сѳйләделәр. 2 Гайсә моңа карата болай диде:
– Бу гәлиләялеләр шулай газап чиккәннәр икән, алар калган бар гәлиләялеләргә караганда гѳнаһлырак булганнар дип уйлыйсызмы әллә? 3 Сезгә әйтәм: юк! Әмма тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз. 4 Яки сез Шилуахтагы манара авып басып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимда яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы әллә? 5 Сезгә әйтәм: юк! Әмма, тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булырсыз.
6 Ул мондый гыйбрәтле хикәя сѳйләде:
– Берәүнең йѳзем бакчасында инҗир агачы үскән. Бервакыт ул бакчага килгән һәм агачтан җимеш эзләргә тотынган, ләкин таба алмаган. 7 Һәм бакчачыга әйткән: «Менә ѳч ел инде мин шушы инҗир агачының җимешен җыярга дип киләм, ләкин таба алмыйм. Кисеп ташла аны! Ни ѳчен ул урын алып тора?» 8 Бакчачы исә аңа болай дип җавап биргән: «Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аның әйләнә-тирәсен казып, тирес салырмын, 9 бәлки киләсе елда җимеш бирер? Ә юк икән, ул чакта кисеп ташларга кушарсың».
Гайсә шимбә кѳнне савыктыра
10 Гайсә шимбә кѳнне бер гыйбадәтханәдә ѳйрәтте. 11 Анда бер хатын-кыз бар иде. Аның эчендә унсигез ел буена явыз рух торган. Бу рух аны гарипләндергән, хатын бѳкрәеп беткән һәм бѳтенләй турая алмаган. 12 Гайсә, аны күреп, Үзе янына чакырып алды һәм аңа:
– Апа, син чиреңнән азат ителдең, – диде.
13 Гайсә аның ѳстенә кулларын куеп алды; хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады. 14 Бу хәлдән соң, гыйбадәтханә башлыгы, Гайсәнең шимбә кѳнне савыктыруына ачуы килеп, халыкка әйтте:
– Эшләү ѳчен атнада алты кѳн бар; чирләрегездән савыгу ѳчен шимбә кѳнне түгел, бәлки шул кѳннәрнең берсендә килегез.
15 Раббы аңа җавап итеп әйтте:
– Монафикълар, сезнең һәркайсыгыз шимбә кѳнне, үгезен яки ишәген утлыктан ычкындырып, су эчертергә алып бармыймыни? 16 Унсигез ел буена шайтан бәйләп тоткан, Ибраһим нәселеннән булган бу хатынны бу чирдән шимбә кѳнне азат итәргә ярамыймыни?
17 Ул бу сүзләрне әйткәч, Аңа каршы килүчеләр барысы да оялдылар; бѳтен халык исә Ул кылган данлы эшләрнең һәммәсенә шатланды.
Аллаһы Патшалыгы
18 Шуннан соң Гайсә сорады:
– Аллаһы Патшалыгы нәрсәгә охшаш һәм аны нәрсә белән чагыштырыйм? 19 Ул бер кешенең үз бакчасына утырткан горчица орлыгына охшаган: ул үскән, агач булган, һәм кошлар аның ботакларына оя корганнар.
20 Ул тагын сорады:
– Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырып була икән? 21 Ул чүпрә кебек; менә бер хатын чүпрә белән бер капчык оннан камыр басып куйган һәм берникадәр вакыттан соң бѳтен камыр кабарган.
22 Гайсә, шәһәрләр, авыллар аша үтеп, ѳйрәтә-ѳйрәтә, Иерусалимга таба юл тотты. 23 Кемдер Аннан сорады:
– Әфәндем! Котылучыларның саны аз булырмы?
Ул исә андагы кешеләргә әйтте:
24 – Бар кѳчегезне куеп, тар ишек аша керергә тырышыгыз; чѳнки сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышырлар, әмма керә алмаслар. 25 Йорт Хуҗасы, урыныннан торып, ишекне бикләгәннән соң, сез тышкы якта калып, ишек кага башларсыз һәм: «Әфәндем! Безгә ишекне ач әле», – диярсез. Ә Ул сезгә: «Мин сезне белмим, кайдан килгәнегезне дә белмим», – дип җавап бирер. 26 Шунда сез: «Без Синең белән ашадык, эчтек, һәм Син урамнарыбызда безне ѳйрәттең», – дип әйтә башларсыз. 27 Әмма Ул әйтер: «Сезнең кайдан икәнегезне белмим, барлык явызлык кылучылар, Минем янымнан китегез!» 28 Сез Ибраһимның, Исхакның, Ягъкубның һәм барлык пәйгамбәрләрнең Аллаһы Патшалыгында икәннәрен, ә үзегезнең аннан куып чыгарылган булуыгызны күреп, еларсыз һәм тешләрегезне шыкырдатырсыз. 29 Кѳнчыгыштан һәм кѳнбатыштан, тѳньяктан һәм кѳньяктан килерләр һәм Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә утырырлар. 30 Хәзер ахыргы булган кайберәүләр – беренче, беренче булган кайберәүләр ахыргы булырлар.
31 Шул вакытта берничә фарисейләр килеп, Гайсәгә әйттеләр:
– Моннан кит, чѳнки Һируд Сине үтерергә тели.
32 Ул аларга болай дип җавап бирде:
– Барыгыз, ул тѳлкегә әйтегез: «Бүген һәм иртәгә җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам һәм берсекѳнгә эшемне тәмамлармын». 33 Алай гына да түгел, Мин бүген дә, иртәгә дә һәм берсекѳнгә дә Үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чѳнки пәйгамбәрнең Иерусалимнан читтә үтерелүе мѳмкин түгел.
34 Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче, үзеңә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенең балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синең кешеләреңне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! 35 Инде тыңлагыз: сезнең Изге йортыгыз ташлап калдырылыр. Мин сезгә әйтәм: «Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!» – дип сез әйтер вакыт җитми торып, Мине күрмәссез.
Гайсә фарисей ѳендә шимбә кѳнне савыктыра
141 Бер шимбә кѳнне Гайсә фарисей башлыкларыннан берсенең ѳенә ашка барды һәм барысы да Аны күзәттеләр. 2 Менә шунда Аның алдына сары су авыруыннан интегүче бер кеше килеп басты. 3 Шунда Гайсә канунчы һәм фарисейләргә мѳрәҗәгать итеп:
– Канун шимбә кѳнне савыктырырга рѳхсәт итәме? – дип сорады.
4 Алар эндәшмәделәр. Ә Ул, авыру кешенең ѳстенә кулын куеп, аны савыктырды һәм ѳенә кайтарып җибәрде. 5 Гайсә аларга әйтте:
– Берегезнең улы коега тѳшсә, яки үгезе, шимбә кѳн булса да, ул аны шундук коедан чыгармасмы?
6 Алар Аның бу соравына җавап бирә алмадылар.
Никах мәҗлесе турында гыйбрәтле хикәя
7 Чакырылган кунакларның үзләренә түрдән урын сайлауларын күреп, Гайсә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:
8 – Берәү сине никах мәҗлесенә чакырса, түр башына утырма, чѳнки сиңа караганда хѳрмәтлерәк берәүнең чакырылган булуы мѳмкин. 9 Сине һәм аны чакырган хуҗа яныңа килеп: «Бу кешегә урын бирче», – дип әйтер; һәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга тиеш булырсың. 10 Киресенчә, мәҗлескә чакырсалар, килгәч ишек катына утыр, шунда хуҗа яныңа килеп: «Әй, дустым, түргәрәк утыр», – дияр; шул чакта синең белән бергә мәҗлестә утыручылар алдында сиңа ихтирам булыр. 11 Чѳнки үзен башкаларга караганда ѳстен куючы һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер.
12 Гайсә Үзен ашка чакырган кешегә дә әйтте:
– Әгәр син тѳшке яки кичке аш үткәрәсең икән, дусларыңны да, туганнарыңны да, кан кардәшләреңне дә һәм бай күршеләреңне дә чакырма, чѳнки чакыруыңа каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакыра ала һәм шуның белән исап-хисап беткән булып чыга. 13 Ә инде мәҗлес үткәрәсең икән, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр, 14 һәм син бәхетле булырсың, чѳнки алар сиңа кайтарып түли алмыйлар. Ә сиңа тәкъваларның үледән тереләчәк кѳнендә түләнер.
Зур аш мәҗлесе турында гыйбрәтле хикәя
15 Гайсә белән бергә утыручыларның берсе, моны ишетеп, Аңа әйтте:
– Аллаһы Патшалыгындагы мәҗлестә ашаячаклар бәхетле!
16 Ул исә аңа болай диде:
– Бер кеше, зур аш мәҗлесе үткәрергә җыенып, күп кунаклар чакырган. 17 Мәҗлес башланыр вакыт җиткәч, чакырылган кешеләргә: «Килегез, инде бѳтенесе әзер», – дип әйтергә үзенең хезмәтчесен җибәргән. 18 Барысы да, сүз берләшкән кебек, гафу үтенә башлаганнар. Беренчесе аңа: «Мин җир сатып алдым, миңа шуны барып карарга кирәк; зинһар ѳчен, мине гафу ит», – дигән. 19 Икенчесе исә: «Мин биш пар үгез сатып алдым, хәзер шуларны сынап карарга барам; зинһар ѳчен, мине гафу ит», – дигән. 20 Ѳченчесе: «Мин хәзер генә ѳйләндем, шуңа күрә килә алмыйм», – дигән. 21 Хезмәтче кайтып, бу хакта хуҗасына хәбәр иткән. Моңа хуҗаның ачуы килгән һәм хезмәтчесенә: «Бар, бик тиз генә шәһәр мәйданнарыннан һәм тыкрыкларыннан фәкыйрьләрне, гарипләрне, сукырларны һәм аксакларны алып кил», – дигән. 22 Берникадәр вакыт үткәч, хезмәтче аңа: «Хуҗам, синең әмерең үтәлде, әле тагын да буш урыннар бар», – дигән. 23 Хуҗа хезмәтчесенә әйткән: «Бар, юлларга, сукмакларга чык, кешеләрне монда килергә күндер, ѳем тулы булсын. 24 Сезгә әйтәм: элек чакырылганнарның берсе дә минем ашымны татымас».
Гайсә шәкертләреннән нәрсә таләп итә?
25 Гайсәгә ияреп зур халык тѳркеме барды, һәм Ул аларга мѳрәҗәгать итте:
26 – Минем яныма килүче кеше атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир һәм кыз туганнарын һәм шулар ѳстенә үз тормышын да Мине яратканнан артыграк яратса, ул Минем шәкертем була алмый; 27 һәм үзенең хачын күтәреп бармаган һәм Миңа ияреп йѳрмәгән кеше Минем шәкертем була алмый. 28 Әйтик, сезнең арагызда кем дә булса манара тѳзергә тели ди. Тѳзелешне башкарып чыгарга җитәрлек акчасы бармы икәнен белү ѳчен, иң башта утырып, аның күпмегә тѳшәсен хисапламасмы әллә? 29 Юкса, нигезен салып та, аны тѳзеп бетерә алмаса, моны күргәннәрнең барысы да: «Бу кеше тѳзи башлады, әмма тәмамлый алмады», – дип аннан кѳлә башларлар. 31 Я әйтик, бер патша сугышка керергә җыена ди. Егерме мең сугышчыдан торган гаскәр белән килүче башка патшага үзенең ун мең гаскәре белән каршы торырга кѳче җитү-җитмәвен башта утырып киңәшмәсме әллә? 32 Ә кѳче җитмәсә, ул солых шартларын сорау ѳчен, әле еракта булган теге патшага илчеләр җибәрер.
33 Шулай ук сезнең һәркайсыгыз үзенең бар нәрсәсен калдырмаса, Минем шәкертем була алмый. 34 Тоз – яхшы нәрсә; әмма тоз үзенең тәмен югалтса, аны яңадан ничек тозлы итәрсең? 35 Ул җир ѳчен дә, тирес ѳеме ѳчен дә яраксыз була; аны чыгарып ташлыйлар. Ишетергә колаклары булган – ишетсен!
151 Бик күп салым җыючылар, гѳнаһлылар Гайсәне тыңлау ѳчен Аның янына җыелдылар. 2 Фарисейләр һәм канунчылар исә:
– Бу Кеше гѳнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.
Югалган сарык турында гыйбрәтле хикәя
3 Гайсә исә аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:
4 – Әйтик, берегезнең йѳз сарыгы булып, шуларның берсен югалтты ди. Ул туксан тугызын болында калдырып, югалганын тапканчы эзләмәсме әллә? 5 Ә инде тапкач, шатланып, аны җилкәсенә салып алып кайтыр; 6 һәм ѳенә кайткач, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чѳнки мин югалган сарыгымны таптым», – дияр. 7 Сезгә шуны әйтәм: шул рәвешчә, тәүбә итәргә мохтаҗ булмаган туксан тугыз тәкъва кеше ѳчен шатлануга караганда, гѳнаһлы бер кешенең тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар.
Югалган кѳмеш тәңкә турында гыйбрәтле хикәя
8 – Яки ун кѳмеш тәңкәсе булган бер хатын, берсен югалтса, шәм яндырып, идәннәрен себереп, аны тапканчы җентекләп эзләмәсме әллә? 9 Ә тапкач, үзенең дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чѳнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр. 10 Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гѳнаһлы ѳчен шулай ук шатланырлар.
Читкә киткән угыл турында гыйбрәтле хикәя
11 Ул сѳйләвен дәвам итте:
– Бер кешенең ике улы булган. 12 Аларның кечесе атасына: «Әти, милекнең миңа тиешле ѳлешен бүлеп бир әле», – дигән. Атасы милкен улларына бүлеп биргән. 13 Берничә кѳн үткәч, кече улы үз ѳлешен сатып, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән һәм анда азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән. 14 Бѳтен байлыгын туздырып бетергәч, бу илдә бик каты ачлык башланган һәм ул мохтаҗлыкта калган. 15 Шунда ул әлеге илнең бер кешесенә ялланган, ә ул аны үзенең басуына дуңгызлар кѳтәргә җибәргән. 16 Ул шулкадәр ач булган, хәтта дуңгызлар ашый торган азыкны ашаса да шат буласы икән, ләкин аңа беркем дә бернәрсә бирмәгән. 17 Аннары ул, акылына килеп: «Минем атамның ялчылары күп һәм аларның барысының да туйганчы ашарга ризыгы бар, ә мин ачтан үләм! 18 Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гѳнаһ кылдым, 19 инде мин синең улың дип аталырга лаек түгел; миңа ялчыларыңның берсе булырга рѳхсәт ит", – дип әйтим». 20 Һәм ул атасы янына кайтып киткән. Ул әле еракта вакытта ук, атасы аны күреп алган һәм бик кызганган, каршына йѳгереп барып, аны кочаклап үпкән. 21 Улы исә аңа әйткән: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гѳнаһ кылдым, инде синең улың дип аталырга лаек түгелмен». 22 Ә атасы үзенең хезмәтчеләренә әйткән: «Иң яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йѳзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез. 23 Аннары симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Ашыйк һәм күңел ачыйк! 24 Чѳнки минем бу улым үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды». Һәм алар бәйрәм итә башлаганнар.
25 Аның ѳлкән улы исә бу вакытта кырда булган. Ул ѳенә кайтып җитәрәк, җыр һәм бию тавышлары ишеткән. 26 Хезмәтчеләрнең берсен чакырып: «Бу ни хәл?» – дип сораган. 27 Хезмәтче аңа: «Синең энең кайтты, аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атаң симертелгән бозауны чалдырды», – дигән. 28 Ә олы угылның моңа ачуы килгән һәм ул ѳйгә керергә теләмәгән. Атасы исә чыгып аңардан ѳйгә керүен үтенгән. 29 Әмма ул атасына җавап итеп әйткән: «Менә, мин сиңа инде күпме еллар хезмәт итәм һәм кушканнарыңны һич тә үтәмичә калганым юк, шуңа да карамастан дусларым белән бергә күңел ачу ѳчен синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. 30 Ә инде милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу улың кайткач, аның ѳчен симертелгән бозауны чалдыргансың!» 31 Атасы исә аңа әйткән: «Улым, син һәрвакыт минем белән, бѳтен нәрсәм синеке; 32 әмма синең энең үлгән иде, ә хәзер терелде, югалган иде – табылды, менә шуңа күрә шатланып күңел ачарга кирәк».
Ышанычсыз идарәче
161 Гайсә Үзенең шәкертләренә әйтте:
– Бер байның хуҗалыгы белән идарә итүчесе булган. Аның хакында байга: «Милкеңне туздырып бетерә», – дип килеп әйткәннәр. 2 Бай аны чакырып: «Мин синең хакта нәрсә ишетәм? Үзеңнең идарәң хакында хисап бир, чѳнки моннан ары син минем хуҗалыгым белән идарә итә алмыйсың», – дигән. 3 Шунда идарә итүче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга кѳчем юк, хәер сорашырга оялам. 4 Хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр ѳчен, хәзер нәрсә эшләргә кирәген беләм», – дип уйлаган. 5 Шуннан ул, хуҗасына бурычлары булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. 6 Теге аңа: «Йѳз үлчәү* 16:6 Бер үлчәү – 40 литр чамасы. май тиешмен», – дигән. Идарә итүче аңа: «Бурыч кәгазеңне ал да, тиз генә утырып, илле үлчәү, дип яз», – дигән. 7 Аннары икенчесеннән: «Ә синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Ул аңа: «Мең үлчәү бодай», – дигән. Идарә итүче: «Бурыч кәгазеңне ал да, сигез йѳз үлчәү, дип яз», – дигән. 8 Ә хуҗа намуссыз идарәчене тапкырлыгы ѳчен мактаган. Чѳнки бу дѳнья кешеләре үзе кебекләр белән эш кылганда, яктылык кешеләренә караганда тапкыррак. 9 Сезгә әйтәм: җирдәге байлык белән үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез. 10 Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә генә нәрсәдә ышанычсыз булган зур нәрсәдә дә ышанычсыз булыр. 11 Шулай итеп, сез җирдәге байлык белән ышанычлы эш йѳртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? 12 Әгәр дә сез башкалар милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезнекен сезгә кем бирер? 13 Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз.
Фарисейләргә җавап
14 Фарисейләр боларның барысын да ишеттеләр һәм үзләре акча яратканлыктан, Гайсәдән мыскыл итеп кѳлештеләр. 15 Ул аларга әйтте:
– Сез кешеләр алдында үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, әмма Аллаһы сезнең күңелегезне белә; кешеләр югары бәя биргән нәрсә – Аллаһы каршында җирәнгеч. 16 Муса канунының һәм пәйгамбәрләрнең заманы Яхъя пәйгамбәр килгәнгә кадәр булды; шуннан бирле Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр таратыла, һәм һәркем анда бик зур тырышлык куеп керә. 17 Әмма күк һәм җир бетсә дә, канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак.
18 Үз хатынын аерып, башка хатынга ѳйләнүче һәркем зина кыла; һәм иреннән аерылган хатынга ѳйләнүче дә зина кыла.
Бай һәм Лазар
19 – Кайчандыр бер бай булган. Ул бик кыйммәтле киемнәр генә кигән һәм һәр кѳнне зиннәтле мәҗлесләр үткәргән. 20 Ә аның капка тѳбендә бѳтен тәне җәрәхәтләр белән капланган Лазар исемле бер фәкыйрь ята икән. 21 Ул бай табыныннан тѳшкән сынык-саныклар белән тукланырга теләгән. Хәтта янына этләр килеп, аның җәрәхәтләрен ялыйлар икән. 22 Кѳннәрдән беркѳнне фәкыйрь вафат булган һәм фәрештәләр аны Ибраһим янына илткәннәр; бай да үлгән, аны күмгәннәр. 23 Бай тәмугта газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган һәм еракта Ибраһимны, аның янында Лазарны күргән. 24 Шунда кычкырып: «Ибраһим атам, миңа шәфкать күрсәтче, Лазарны яныма җибәрче, ул бармак башын суга чылатып, минем телемне суытсын иде, чѳнки мин бу ялкында бик каты газап чигәм», – дигән. 25 Әмма Ибраһим аңа әйткән: «Углым! Исеңә тѳшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Лазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч күрә, ә син газап чигәсең. 26 Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын бар, шунлыктан моннан сезнең якка чыгарга теләүче чыга алмас, сезнең яктан да бу якка беркем дә чыга алмас». 27 Бай исә әйткән: «Атам, алайса, зинһар ѳчен, Лазарны атам йортына җибәрче, 28 чѳнки минем биш туганым бар: ул аларны кисәтсен, алар да бу газаплану урынына эләкмәсеннәр иде». 29 Ибраһим аңа әйткән: «Аларда Муса һәм пәйгамбәрләр бар; шуларны тыңласыннар». 30 Бай исә әйткән: «Юк, Ибраһим атам. Ә менә үлгәннәрдән берәү терелеп, алар янына барса, тәүбә итәрләр иде». 31 Ә Ибраһим аңа әйткән: «Алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, хәтта, берәү үледән терелсә дә ышанмаслар».
Вәсвәсә, кичерү һәм иман
171 Гайсә Үзенең шәкертләренә шуны әйтте:
– Кешеләрне гѳнаһка этәрүче вәсвәсәләр килүе котылгысыз; әмма алар кем аркылы килсә, шуңа кайгы: 2 шушы кечкенәләрнең берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның ѳчен яхшырак булыр иде. 3 Нәрсә кылуыгызга игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гѳнаһ кылса, аны дусларча шелтәлә, ә инде тәүбә кылса, аны кичер; 4 сиңа карата кѳнгә җиде тапкыр гѳнаһ кылып, гѳнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, аны кичер.
5 Рәсүлләр Раббыга:
– Безнең иманыбызны арттырчы, – диделәр.
6 Ул әйтте:
– Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булса һәм менә бу тут агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт», – дисәгез, ул сезне тыңлар иде. 7 Сезнең кайсыгыз җир сукалап яки кѳтү кѳтеп кырдан кайткан хезмәтчесенә: «Әйдә тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән? 8 Киресенчә: «Миңа кичке аш әзерлә дә, билеңне буып, мин ашап-эчкән вакытта миңа хезмәт күрсәт; шуннан соң үзең дә ашап-эчәрсең», – дип әйтмәссезме? 9 Кушканнарны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит. 10 Шулай итеп, сез дә кушылганның барысын да башкарганнан соң: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык», – диегез.
Махау авырулы ун кешенең савыгуы
11 Иерусалимга барышлый, Ул Самарея белән Гәлиләя ѳлкәләрен чикли торган җир буйлап үтте. 12 Һәм бер авылга килеп кергәндә, Аны махау авырулы ун кеше очратты. Алар еракта туктап калып, 13 кѳчле тавыш белән:
– Гайсә, Ѳйрәтүче, безгә шәфкать күрсәтче! – дип кычкырдылар.
14 Ул аларны күргәч:
– Барыгыз, үзегезне руханиларга күрсәтегез, – диде.
Алар барган чакта ук савыктылар. 15 Аларның берсе исә, үзенең савыкканын күреп, кире кайтты һәм кычкырып Аллаһыны данлады, 16 һәм Гайсәнең аяклары алдына егылып, Аңа рәхмәт әйтте. Бу кеше самареяле иде. 17 Шунда Гайсә әйтте:
– Савыктырылганнар унау иде түгелме? Тугызы кайда соң? 18 Ят ѳлкәдән булган бу кешедән башкалары, Аллаһыга рәхмәт белдерү ѳчен, кире кайтмадылармыни?
19 Гайсә аңа:
– Тор, юлыңда бул; ышануың сине савыктырды, – диде.
Аллаһы Патшалыгы ничек килер?
20 Фарисейләр Гайсәдән:
– Аллаһы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорадылар.
Ул аларга болай дип җавап кайтарды:
– Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс. 21 «Менә ул монда», яки: «Әнә тегендә», – дип беркем дә әйтмәс. Чѳнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада* 17:21 Сезнең арада – бу сүзләрне грек теленнән «сезнең эчегездә» дигән мәгънәдә дә аңларга мѳмкин..
22 Гайсә шәкертләренә мѳрәҗәгать итте:
– Адәм Улы кѳннәренең берсен генә булса да күрәсегез килгән вакыт килер, әмма күрмәссез. 23 Кешеләр сезгә: «Кара, Ул анда», яки: «Кара, Ул монда», – диярләр; беркая да бармагыз, алар артыннан чапмагыз. 24 Чѳнки яшен яшьнәп, күкнең бер читеннән икенче читенә чаклы ялтырап киткән кебек, Адәм Улы Үз кѳнендә шулай булачак. 25 Әмма башта Ул күп газаплар чигәргә һәм бу буын тарафыннан кире кагылырга тиеш. 26 Нух кѳннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы кѳннәрендә дә шулай булачак: 27 Нух кѳймәгә кергән кѳнгә кадәр кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, ѳйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар. Ул кѳймәгә кергәннән соң, туфан килеп барысын да һәлак иткән. 28 Лут кѳннәрендә ничек булган булса, шулай булачак: ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, тѳзегәннәр. 29 Әмма Лут Сәдүм шәһәреннән чыккан кѳнне, күктән ут белән күкерт яңгыры яуган һәм аларның барысын һәлак иткән. 30 Адәм Улы күренгән кѳнне дә шулай булачак. 31 Ул кѳнне кем ѳй түбәсендә булып, ә әйберләре ѳй эчендә калган булса, аларны алыр ѳчен түбәнгә тѳшмәсен; шулай ук кем кырда булса, ѳенә кайтмасын. 32 Лутның хатынын исегездә тотыгыз. 33 Тормышын саклап калырга тырышучы аны югалтыр; ә инде тормышын югалткан кеше аны саклап калыр. 34 Сезгә әйтәм: ул тѳнне ике кеше бер ятакта булыр: берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. 35 Ике хатын бергә ашлык тартыр: берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр. [ 36 ]* 17:36 Кайбер кулъязмаларда 36 нчы аять тә бар: «Ике кеше кырда булыр: берсе алыныр, ә икенчесе калдырылыр».37 Аның бу сүзләренә шәкертләре:
– Раббыбыз, бу кайда булыр? – дип сорадылар.
Ул исә аларга:
– Үләксә кайда булса, үләксә кошлары шунда җыелыр, – дип җавап бирде.
Тол хатын һәм хаким турында гыйбрәтле хикәя
181 Гайсә Үз шәкертләренә, һәрвакыт күңелне тѳшермичә дога кылырга кирәклеген күрсәтү ѳчен, гыйбрәтле хикәя сѳйләде:
2 – Бер шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм кешеләрне ихтирам итмәүче бер хаким булган. 3 Шул ук шәһәрдә бер тол хатын яшәгән һәм ул, хаким янына йѳреп: «Мине дошманымнан яклачы», – дип әйтә торган булган. 4 Әмма хаким озак вакыт тол хатынның дәгъвәсен хәл итәргә теләмәгән. Ә аннары болай дип уйлаган: «Мин Аллаһыдан курыкмасам да, кешеләрне ихтирам итмәсәм дә, 5 бу тол хатын миңа тынгылык бирмәгәнгә күрә, аның дәгъвасын хәл итим, мине башка ялыктырып йѳрмәсен».
6 Һәм Раббы әйтте:
– Гадел булмаган хакимнең нәрсә әйткәнен ишетәсезме? 7 Кѳне-тѳне Үзен ярдәмгә чакыручы Үзе сайлаганнарны Аллаһы якламасмыни? Ул түзеп тора алырмы? 8 Сезгә әйтәм: Ул тоткарланмас, яклар. Әмма Адәм Улы килгәч, җирдә иман табар микән?
Фарисей һәм салым җыючы
9 Гайсә үзләрен тәкъва дип хисаплаучы һәм башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә бу гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:
10 – Ике кеше дога кылу ѳчен Аллаһы Йортына кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы булган. 11 Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Мин моның ѳчен Сиңа рәхмәт белдерәм: мин башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. 12 Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның унынчы ѳлешен Сиңа бирәм». 13 Салым җыючы исә читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән; әмма күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гѳнаһлыга мәрхәмәтле бул!» – дигән. 14 Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаһы алдында акланган хәлдә үз ѳенә кайтып киткән; чѳнки, үзен-үзе күтәрүче һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер.
Гайсә балаларга фатиха бирә
15 Кайбер кешеләр, фатихалау ѳчен Гайсә кулларын куйсын дип, Аның янына яшь балаларны да алып килделәр. Шәкертләре исә, моны күреп, аларны шелтәләделәр. 16 Ә Гайсә балаларны Үзе янына чакырып әйтте:
– Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чѳнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы. 17 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.
Гайсә һәм бер бай
18 Башлыкларның берсе Гайсәдән:
– Игелекле Остаз! Мәңгелек тормышны мирас итеп алу ѳчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
19 Гайсә аңа әйтте:
– Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? Бер Аллаһыдан башка һичкем дә игелекле түгел. 20 Аның әмерләрен беләсең: зина кылма, кеше үтермә, урлама, ялган шаһитлек бирмә, атаңны һәм анаңны хѳрмәт ит.
21 Ә башлык әйтте:
– Мин боларның барысын да яшьтән үк үтәп килдем.
22 Моны ишеткәч, Гайсә аңа әйтте:
– Сиңа әле бер нәрсә җитми: нәрсәң бар, барысын да сат һәм фәкыйрьләргә ѳләш, шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр.
23 Ул исә, моны ишеткәч, кайгы-хәсрәткә тѳште, чѳнки бик бай иде.
24 Гайсә, моны күреп, әйтте:
– Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! 25 Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дѳягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
26 Моны ишетүчеләр:
– Алай булгач, кем генә котыла алыр соң? – дип сорадылар.
27 Ул әйтте:
– Кешеләргә мѳмкин булмаган Аллаһыга мѳмкин.
28 Петер исә әйтте:
– Менә без, булган нәрсәләребезнең бѳтенесен калдырып, Сиңа иярдек.
29 Ул аларга болай диде:
– Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган һәркем, 30 хәзерге вакытта күп тапкырга артыграк, киләчәк дѳньяда исә мәңгелек тормыш алачак.
Гайсә янә Үзенең үлеме хакында әйтә
31 Гайсә, унике шәкертен янына чакырып алып, аларга әйтте:
– Без Иерусалимга менеп барабыз, һәм пәйгамбәрләр тарафыннан Адәм Улы хакында язылганнарның барысы да тормышка ашачак. 32 Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар, алар Аны мыскыллаячаклар, хурлаячаклар һәм Аңа тѳкерәчәкләр; 33 Аны камчылаячаклар һәм үтерәчәкләр. Ә ѳченче кѳндә Ул үледән терелеп торачак.
34 Әмма шәкертләр бу сүзләрдән бернәрсә дә аңламадылар; алар ѳчен бу сүзләрнең мәгънәсе яшерен иде, һәм алар әйтелгәннәргә тѳшенмәделәр.
Гайсә сукыр хәерчене савыктыра
35 Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр юл буенда хәер сорашып утыра иде. 36 Ул, яныннан күп кешеләр үтеп баруын ишетеп:
– Бу ни бу? – дип сорады.
37 Алар аңа:
– Насаралы Гайсә үтеп бара, – диделәр.
38 Шунда ул:
– Давыт Улы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде.
39 Алдан баручылар аңа дәшмәскә куштылар; әмма ул тагын да катырак итеп:
– Давыт Улы! Кызган мине! – дип кычкырды. 40 Гайсә, туктап, аны Үз янына китерергә кушты. Сукыр Аның янына килгәч, Ул аннан:
41 – Син Миннән нәрсә телисең? – дип сорады.
Ул Аңа:
– Әфәнде! Күзләрем күрсен иде, – диде.
42 Гайсә аңа:
– Күзләрең күрсен! Сине ышануың савыктырды, – диде.
43 Ул шундук күрә башлады һәм, Аллаһыны данлап, Гайсәгә ияреп китте. Андагы кешеләр, моны күреп, Аллаһыны данладылар.
Зәкәй коткарыла
191 Гайсә, Әрихәгә кереп, аның аша үтеп бара иде. 2 Анда салым җыючыларның башлыгы булган Зәкәй атлы бер бай кеше яши иде. 3 Ул Гайсәнең нинди кеше булуын күрергә тырышып йѳрде, ләкин кыска буйлы булганлыктан, халык арасыннан Аны күрә алмады, 4 һәм, Гайсәне күрү ѳчен, алга йѳгереп чыкты да кыргый инҗир агачына менеп утырды, чѳнки Гайсә шул урыннан үтәргә тиеш иде. 5 Гайсә, шул урынга җиткәч, югарыга таба карады һәм Зәкәйгә:
– Зәкәй, тизрәк тѳш әле, чѳнки Мин бүген синең ѳеңдә кунакта булырга тиеш, – диде.
6 Ул тиз генә тѳште дә Аны шатланып кабул итте. 7 Бу хәлне күргәннәрнең барысы да:
– Ул, гѳнаһлы кешенең ѳенә кереп, аның кунагы булды! – дип зарлана башладылар.
8 Зәкәй исә, торып, Раббыга әйтте:
– Әфәнде! Милкемнең яртысын фәкыйрьләргә бирермен, инде кемне дә булса алдаганмын икән, аңа дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен.
9 Гайсә исә моңа карата:
– Бүген бу гаиләгә котылу килде, ул да Ибраһим нәселеннән бит, – диде. 10 – Чѳнки Адәм Улы югалганны эзләп табарга һәм коткарырга килде.
Хезмәтчеләргә бирелгән акчалар турында гыйбрәтле хикәя
11 Кешеләр моны тыңлаганда, Гайсә сүзен дәвам итеп, бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде, чѳнки Ул озакламый Иерусалимга килеп җитәчәк иде, һәм алар, тиздән Аллаһы Патшалыгы күренергә тиеш, дип уйладылар. 12 Шуның ѳчен Ул әйтте:
– Затлы нәселдән булган бер кеше, патшалыкны кабул итү ѳчен, ерак илгә киткән. Ул аннан әйләнеп кайтырга тиеш булган. 13 Ул, юлга чыкканчы, үзенең ун хезмәтчесен чакырып, аларның һәрберенә берәр алтын тәңкә* 19:13 Алтын тәңкә – грекча «мна». Бер мна 100 динарга, димәк, эшченең 100 кѳнлек хезмәт хакына тигез. биргән һәм: «Мин кайтканчы боларны кулланып, табыш казаныгыз», – дигән. 14 Әмма аның ватандашлары нәфрәтләнеп: «Без аның ѳстебездән патшалык итүен теләмибез», – дип белдерү ѳчен, аның артыннан илчеләр җибәргәннәр. 15 Патшалыкны кабул итеп кайту белән үк, ул акча бирелгән хезмәтчеләренең күпме табыш алуларын белү ѳчен, аларны үз янына чакырырга кушкан. 16 Беренчесе килеп: «Хуҗам, синең бер алтын тәңкәң ун тәңкә китерде», – дигән. 17 Хуҗасы аңа: «Бик әйбәт, син минем яхшы хезмәтчем. Кечкенә генә нәрсәдә ышанычлы булганың ѳчен, ун шәһәр синең кул астында булсын», – дигән. 18 Икенчесе килеп: «Хуҗам, синең бер алтын тәңкәң биш алтын тәңкә китерде», – дигән. 19 Хуҗасы аңа да: «Мин сине биш шәһәр ѳстеннән башлык итәрмен», – дигән. 20 Ә ѳченчесе килеп болай дигән: «Хуҗам, менә син биргән алтын тәңкә, мин аны кулъяулыкка тѳреп, саклап тоттым; 21 чѳнки мин синнән курыктым, син кырыс кеше бит; салмаганыңны аласың, чәчмәгәнеңне урасың». 22 Хуҗасы аңа әйткән: «Әй, яраксыз хезмәтче! Мин сине үз сүзләрең белән хѳкем итәм. Син минем кырыс булуымны, үзем салмаганны алуымны, үзем чәчмәгәнне уруымны белгәч, 23 ни ѳчен соң мин биргән акчаны әйләнешкә кертмәдең? Шулай эшләгән булсаң, кайткач мин аны табышы белән алган булыр идем». 24 Шуннан соң ул янында торганнарга: «Аннан акчаны алыгыз да ун алтын тәңкәсе булганга бирегез», – дигән. 25 Алар аңа: «Хуҗам! Аның ун тәңкәсе бар бит инде», – дип әйткәннәр. 26 Ә ул аларга болай дип әйткән: «Сезгә әйтәм: кемнең бар, аңа тагын бирелер, ә кемнең юк, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр. 27 Ә инде үзләре ѳстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез».
Гайсә тантана белән Иерусалимга керә
28 Шул сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә, башкалар алдыннан барып, Иерусалимга таба юлын дәвам итте. 29 Зәйтүн тавы дип аталган тау янындагы Бәйтфәги һәм Бәйтәниягә якынлашкач, Ул:
– Алда күренгән авылга барыгыз; анда кергәч, моңа кадәр ѳстенә беркем дә атланмаган, бәйләп куелган яшь ишәкне күрерсез; аны бәйдән ычкындырып, монда алып килегез, – дип, шәкертләренең икесен Үзеннән алдан җибәрде. 31 – Әгәр берәрсе сездән: «Нигә аны бәйдән ычкындырасыз?» – дип сораса, аңа: «Ул Хуҗага кирәк», – дип әйтегез.
32 Ике шәкерт китте, һәм һәр нәрсәне Гайсә әйткәнчә таптылар. 33 Алар яшь ишәкне бәйдән ычкындырган вакытта аның хуҗалары:
– Ни ѳчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар.
34 Алар исә:
– Ул Хуҗага кирәк, – дип җавап бирделәр.
35 Ишәкне Гайсә янына алып килделәр; ѳс киемнәрен ишәк ѳстенә салып, аның ѳстенә Гайсәне атландырдылар. 36 Ул атланып барган вакытта, кешеләр ѳс киемнәрен юл ѳстенә җәйделәр. 37 Ә Ул Зәйтүн тавыннан тѳшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре шатланышып, кѳчле тавыш белән, үзләре күргән барлык кодрәтле могҗизалар ѳчен:
– Патша, Раббы исеме белән Килүче мѳбарәк!
Күктә – тынычлык, югарыда – данлау! –
дип, Аллаһыны данлый башладылар.
39 Шунда халык арасыннан кайбер фарисейләр Гайсәгә:
– Остаз! Шәкертләреңне тый! – диделәр.
40 Әмма Ул аларга җавап биреп:
– Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлаячак, – диде.
Гайсә Иерусалим ѳчен елый
41 Иерусалимга якынлашкач, Гайсә шәһәрне күреп, аның язмышы ѳчен елый башлады 42 һәм әйтте:
– Әгәр син, ичмасам, шушы кѳндә генә булса да, синең тынычлыгың ѳчен нәрсә кирәген белсәң иде! Әмма бу хәзер синең күзләреңнән яшерелгән. 43 Сиңа шундый кѳннәр килер, дошманнарың, әйләнә-тирәңдә чокырлар казып һәм туфраклар ѳеп, сине чолгап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар. 44 Сине бѳтенләй җимереп бетерерләр, синдә яшәүче кешеләрне кырырлар һәм синдәге бер ташны да үз урынында калдырмаслар, чѳнки син Аллаһы яныңа килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдең.
Аллаһы Йорты – дога кылу йорты
45 Гайсә, Аллаһы Йортына кереп, андагы сатучыларны куып чыгара башлады. 46 Ул аларга әйтте:
– Изге язмада: «Минем Йортым – дога кылу йорты булачак», – дип язылган; ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндердегез.
47 Ул һәр кѳн Аллаһы Йортында ѳйрәтте. Баш руханилар, канунчылар һәм халык аксакаллары исә Аны һәлак итү әмәлен эзләделәр. 48 Әмма Аңа каршы нинди дә булса әмәл таба алмадылар, чѳнки бѳтен халык һәрвакыт Аның сүзләрен тыңлады.
Гайсәнең вәкаләте кемнән?
201 Кѳннәрнең берендә Гайсә, Аллаһы Йортында халыкны ѳйрәтеп, Яхшы хәбәр сѳйләгәндә, Аның янына аксакаллар белән баш руханилар һәм канунчылар килде. 2 Алар Аннан:
– Безгә әйт әле, Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисең, андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар.
3 Ул аларга болай җавап бирде:
– Мин дә сезгә бер сорау бирәм, Миңа әйтегез әле: 4 Яхъяның суга чумдыруы күктән идеме яки кешеләрдәнме?
5 Алар исә үзара фикер алышып:
– «Күктән», – дисәк, Ул: «Ә ни ѳчен Яхъяга ышанмадыгыз?» – дияр. 6 Ә инде: «Кешеләрдән», – дисәк, бѳтен халык безне ташлар атып үтерер, чѳнки халык Яхъяның пәйгамбәр булуына ышана, – диделәр.
7 Шуңа күрә:
– Без кайдан икәнен белмибез, – дип җавап бирделәр.
8 Гайсә аларга:
– Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим, – диде.
Йѳзем үстерүче явызлар хакында гыйбрәтле хикәя
9 Шуннан соң Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:
– Бер кеше йѳзем бакчасы утырткан һәм, аны йѳзем үстерүчеләргә куллану ѳчен биреп, үзе озак вакытка чит якларга китеп барган. 10 Уңыш җыяр вакыт җиткәч, бакчасыннан аның ѳлешен биреп җибәрсеннәр дип, хезмәтчесен йѳзем үстерүчеләр янына җибәргән; ләкин йѳзем үстерүчеләр, аны кыйнап, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 11 Аннары ул икенче хезмәтчесен җибәргән; ләкин алар аны да кыйнап һәм сүгеп, бернәрсәсез кире җибәргәннәр. 12 Ул тагын ѳченче хезмәтчесен җибәргән; ләкин аны да яралап, куып чыгарганнар. 13 Шуннан соң йѳзем бакчасының хуҗасы болай дип уйлаган: «Инде нәрсә эшләргә? Сѳекле улымны җибәрим әле, бәлки аны хѳрмәт итәрләр». 14 Әмма йѳзем үстерүчеләр, аны күргәч, үзара: «Бу – варис. Әйдәгез, аны үтерик һәм аңа каласы мал безнеке булыр», – дип киңәшләшкәннәр. 15 Һәм аны бакчадан алып чыгып үтергәннәр.
Инде йѳзем бакчасының хуҗасы алар белән ни эшләр? 16 Ул, әйләнеп кайткач, йѳзем үстерүчеләрне үтерер һәм йѳзем бакчасын башкаларга бирер.
Моны тыңлаучылар исә:
– Алай була күрмәсен! – диештеләр.
17 Әмма Ул аларга туры карап әйтте:
– «Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш
иң мѳһим почмак ташы булды», –
дип Изге язмада язылганнар нәрсәне аңлата соң? 18 Бу таш ѳстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк; ә ул таш кемнең дә булса ѳстенә тѳшсә, аны сытачак.
19 Шундук баш руханилар һәм канунчылар, Ул сѳйләгән гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар.
Кайсарга салым түләү хакында сорау
20 Алар Гайсә артыннан дикъкать белән күзәтә башладылар һәм янына шымчылар җибәрделәр, ә алар, үзләрен ихлас күңелле итеп күрсәткән булып, идарәче кулына, аның хѳкеменә тотып бирү ѳчен, Аннан бәйләнерлек берәр сүз әйттерергә тырыштылар. 21 Алар:
– Остаз! Без Синең дѳреслекне сѳйләвеңне һәм ѳйрәтүеңне, кешене кешедән аермавыңны, Аллаһы юлына хакыйкать буенча ѳйрәтүеңне беләбез, – диделәр. 22 Һәм Аннан:
– Кайсарга салым түләргә канун безгә рѳхсәт итәме, әллә юкмы? – дип сорадылар.
23 Гайсә исә, аларның мәкерле ниятләрен аңлап, әйтте:
24 – Миңа бер динарны күрсәтегез әле. Монда кемнең сурәте һәм кемнең исеме?
Алар:
– Кайсарныкы, – дип җавап бирделәр.
25 Ул аларга:
– Шулай булгач, кайсарныкын кайсарга, Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде.
26 Алар Аның халык алдында сѳйләгән сүзләренә бәйләнерлек бер нәрсә дә таба алмадылар һәм, Аның җавабына хәйран калып, тынып калдылар.
Үледән терелү турында сорау
27 Аннары Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар* 20:27 Саддукейлар – яһүдләрнең йолаларын тотучы дини тѳркем. Алар үледән терелүгә ышанмаганнар. арасыннан кайберәүләр килде һәм Аңа болай диделәр:
28 – Остаз! Муса безгә канунда: «Берәүнең бертуганы, хатыны булып та, балалары булмыйча үлеп китсә, ул тол калган хатынга ѳйләнеп, бертуганының буынын дәвам иттерсен», – дип язып калдырган. 29 Җиде бертуган булган: шуларның беренчесе, хатын алып, балалары булмыйча үлеп киткән. 30 Ул хатынны икенчесе дә, 31 аннан ѳченчесе дә, һәм калган башкалары да, шулай ук җиденчесе дә алган, әмма барысы да бала калдырмыйча үлгәннәр. 32 Ахырда хатын да үлгән. 33 Шулай булгач, үлеләр терелгән вакытта ул хатын кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире булган бит!
34 Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Бу дѳнья кешеләре ѳйләнәләр дә, кияүгә дә чыгалар. 35 Ә инде киләчәк дѳньяда булырга һәм үледән терелергә лаеклы булганнар, анда ѳйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. 36 Алар инде үлә дә алмыйлар, чѳнки алар фәрештәләрдәй булачаклар һәм, үледән терелеп торганга күрә, алар Аллаһы балалары булалар. 37 Ә инде янып торган күгән агачы турында сѳйләгәндә Муса да, Раббыны Ибраһим Аллаһысы дип тә, Исхак Аллаһысы дип тә, һәм Ягъкуб Аллаһысы дип тә атап, үлеләрнең терелүен күрсәткән. 38 Аллаһы – үлеләр Аллаһысы түгел, бәлки тереләр Аллаһысы, чѳнки Аның ѳчен барысы да тере.
39 Кайбер канунчылар моңа:
– Остаз! Син яхшы әйттең, – диделәр.
40 Шуннан соң алар Аннан бернәрсә турында да сорарга батырчылык итмәделәр.
Мәсих – Давыт Улымы?
41 Ул исә аларга әйтте:
– Ничек кешеләр Мәсихне Давыт Улы дип әйтә алалар? 42 Давыт үзе Зәбур китабында әйтә бит:
«Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте:
Мин дошманнарыңны аяк астыңа
баскыч итеп салганчы,
Утыр Минем уң ягымда».
44 – Шулай итеп, Давыт Аны Раббы дип атый. Шулай булгач, ничек инде Ул аның Улы була ала?
Гайсә канунчылардан сакланырга куша
45 Бѳтен кешеләр тыңлап торганда, Ул шәкертләренә әйтте:
46 – Канунчылардан сак булыгыз! Алар озын киемнәр киеп йѳрүне, җыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сәламләүне, гыйбадәтханәләрдә иң яхшы урыннарда, аш мәҗлесләрендә иң түрдә утыруны яраталар. 47 Алар, хәйләләп, тол хатыннарның йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар; мондыйлар тагын да катырак хѳкем ителәчәкләр.
Тол хатынның бүләге
211 Гайсә як-ягына карады һәм байларның сәдака сандыгына сәдака салуын күрде. 2 Шулай ук фәкыйрь тол хатынның да ике вак акча салуын күрде 3 һәм әйтте:
– Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды. 4 Чѳнки тегеләрнең барысы да үзләреннән артканын Аллаһыга бүләк иттеләр, ә бу хатын, фәкыйрь була торып, яшәү ѳчен кирәк булган бар булганын салды.
Аллаһы Йортының җимерелүе
5 Кайберәүләр Аллаһы Йортының затлы ташлар һәм Аллаһыга багышланган бүләкләр белән бизәлгән булуы хакында сѳйләгәндә, Гайсә әйтте:
6 – Килер кѳннәр, сез монда күргәннәрнең берсеннән дә таш ѳстендә таш та калмаячак, барысы да җимереләчәк.
Ахыр заман билгеләре
7 Шунда Аннан сорадылар:
– Остаз! Бу кайчан булачак соң? Һәм аларның тиздән булачагын нинди билге аша беләчәкбез?
8 Гайсә әйтте:
– Сак булыгыз, сезне алдамасыннар; чѳнки күпләр Минем исемем белән килерләр һәм: «Мин – Ул», «Ул вакыт инде якын», – диярләр. Андыйларга иярмәгез. 9 Сугышлар һәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркуга тѳшмәгез. Бу вакыйгалар алдан булырга тиеш, ләкин әле бу ахыры түгел.
10 Һәм Ул дәвам итеп әйтте:
– Халык халыкка каршы, патшалык патшалыкка каршы чыгар. 11 Урыны-урыны белән кѳчле җир тетрәүләр, ачлык булыр, үләтләр чыгар, күктә куркыныч күренешләр һәм бѳек галәмәтләр күренер. 12 Әмма боларның барыннан да элек Минем хакка сезне кулга алырлар һәм эзәрлекләрләр, сезне хѳкем итү ѳчен гыйбадәтханәләргә алып барырлар һәм тѳрмәләргә утыртырлар. Сезне патшалар һәм идарәчеләр алдына алып барырлар. 13 Ул чакта сез Минем турыда шаһитлек бирә алырсыз. 14 Шулай итеп, күңелегезгә салып куегыз: «Үзебезне ничек итеп якларбыз», – дип, алдан уйламагыз. 15 Чѳнки Мин сезгә тиешле сүзләр һәм зирәклек бирермен, сезнең дошманнарыгызның берсе генә дә аларга каршы чыга һәм каршы тора алмаслар. 16 Хәтта ата-аналарыгыз да, агай-энеләрегез дә, кардәшләрегез дә, дусларыгыз да сезгә хыянәт итәрләр, һәм кайберләрегез үтертелер дә. 17 Барысы да Минем ѳчен сезне нәфрәт итәр. 18 Шулай да, башыгыздагы чәчегезнең бер генә бѳртеге дә югалмас. 19 Чыдамлыгыгыз белән тормышыгызны коткарырсыз.
Иерусалимның җимерелүе турында
20 Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аның җимерелү вакыты якын инде. 21 Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр анда кермәсен. 22 Чѳнки ул кѳннәр – үч алу кѳннәре һәм ул кѳннәрдә Изге язмада язылганнарның барысы да тормышка ашар. 23 Ул кѳннәрдә йѳкле һәм бала имезүче хатыннарга кайгы! Чѳнки бу илгә зур афәт һәм бу халыкка нәфрәт киләчәк: 24 берәүләр кылыч белән үтереләчәк, кайберәүләрне әсир итеп барлык илләргә алып китәчәкләр; һәм, мәҗүсиләрнең вакыты үткәнче, алар Иерусалимны таптаячак.
Адәм Улының килүе турында
25 Кояшта да, айда да, йолдызларда да галәмәтләр булачак, җирдәге халыклар ѳметсезлеккә биреләчәк һәм диңгезнең кѳчле шаулавына һәм котыруына аптырап калачак. 26 Галәмгә киләчәк афәтләрне кѳтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чѳнки күк кодрәтләре селкетелер. 27 Шул вакыт кодрәт һәм балкып торган бѳек дан белән болытта килүче Адәм Улын күрерләр. 28 Болар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча, тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чѳнки сезнең котылуыгыз инде якын.
Инҗир агачы хакында гыйбрәтле сүзләр
29 Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сѳйләде:
– Инҗир агачына һәм барлык агачларга карагыз: 30 аларның яфрак яра башлавын күреп, сез тиздән җәйнең инде җитәчәген беләсез. 31 Шуның кебек үк, бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаһы Патшалыгының якын икәнен белерсез. 32 Сезгә хак сүз әйтәм: боларның барысы да тормышка ашмыйча, бу буын кешеләре үлмәячәк. 33 Күк һәм җир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмаячак.
Уяу булыгыз
34 Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул кѳн сезгә, тозак кебек, кѳтмәгәндә килмәсен. 35 Чѳнки ул кѳн җир йѳзендәге кешеләрнең барысын да куып җитәр. 36 Шулай итеп, һәрвакыт уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга һәм Адәм Улы каршына килеп басарга кѳчегез булсын ѳчен, дога кылыгыз.
37 Кѳндезләрен Гайсә Аллаһы Йортында ѳйрәтә, ә кич җиткәч, аннан китеп, тѳннәрен Зәйтүн тавы дип аталган тауда үткәрә иде. 38 Бѳтен халык иртән иртүк Аны тыңлау ѳчен Аллаһы Йортына килә иде.
Гайсәне үтерү нияте
221 Коткарылу бәйрәме дип аталган Тѳче күмәч бәйрәме якынлаша иде. 2 Баш руханилар һәм канунчылар халыктан курыкканга, алардан яшерен рәвештә, Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр.
3 Бу вакытта унике шәкертнең берсе Искариот кушаматлы Яһүднең эченә шайтан керде. 4 Һәм ул, баш руханилар һәм Аллаһы Йорты каравылы башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сѳйләште. 5 Алар шатландылар һәм аңа акча бирергә риза булдылар. 6 Яһүд алар белән ризалашты һәм, халык белмәгәндә Гайсәне алар кулына тапшыру ѳчен, уңай вакыт эзли башлады.
Коткарылу бәйрәме ашы
7 Коткарылу бәрәне чалынырга тиеш булган, Тѳче күмәч бәйрәме кѳне килеп җитте. 8 Гайсә, Петер белән Яхъяны җибәреп, аларга:
– Барыгыз, безгә Коткарылу бәйрәме ашын әзерләгез, – диде.
9 Алар Аңа:
– Аны кайда әзерләвебезне телисең? – диделәр.
10 Ул аларга әйтте:
– Шәһәргә кергәндә сезгә су чүлмәге күтәреп кайтучы бер кеше очрар. Аның артыннан барыгыз һәм ул кергән ѳйгә керегез 11 һәм йорт хуҗасына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?" – дип сорый», – диегез. 12 Ул сезгә ѳске каттагы җиһазланган зур бүлмәне күрсәтер, шунда әзерләгез.
13 Шәкертләр китте һәм, һәрнәрсәне Гайсә әйткәнчә табып, Коткарылу бәйрәме ашын әзерләделәр. 14 Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын артына утырды 15 һәм аларга әйтте:
– Мин газап чиккәнгә кадәр шушы Коткарылу бәйрәме ашын сезнең белән бергә ашарга бик теләгән идем. 16 Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгында үзенең тулы мәгънәсен алганга кадәр Мин аны инде ашамаячакмын.
17 Ул касәне алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, болай диде:
– Моны алыгыз да үзара бүлешеп эчегез. 18 Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килгәнгә кадәр Мин йѳзем шәрабын эчмәячәкмен.
19 Аннары Гайсә икмәк алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, аны сындырды һәм шәкертләренә бирде.
– Бу – Минем сезнең ѳчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез, – диде Ул.
20 Аштан соң Гайсә шулай ук итеп касәне шәкертләренә бирде һәм әйтте:
– Менә бу касә – Минем сезнең ѳчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү. 21 Әмма Миңа хыянәт итүче Минем белән бер ѳстәл артында утыра. 22 Хәер, Адәм Улы, ничек алдан билгеләнгән булса, шул юл белән бара; ләкин Аңа хыянәт итүчегә кайгы!
23 Шәкертләр:
– Безнең арадан моны кайсыбыз эшләр икән? – дип, бер-берсеннән сораша башладылар.
Кем иң бѳеге?
24 Алар арасында, безнең кайсыбыз иң бѳеге булып исәпләнелергә тиеш, дигән мәсьәлә турында бәхәс тә чыкты. 25 Гайсә исә аларга әйтте:
– Патшалар халыклар ѳстеннән хакимлек итәләр, һәм алар белән идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар. 26 Сездә алай булмасын: сезнең арагызда иң олыгыз кече кебек, башлык булучыгыз хезмәтче кебек булсын. 27 Чѳнки, кем олырак: ѳстәл артында утыручымы, әллә аңа хезмәт итүчеме? Ѳстәл артында утыручы түгелме соң? Ә Мин сезнең арада хезмәт итүче кебек.
28 Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез. 29 Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм. 30 Шулай итеп, сез Минем Патшалыгымдагы табында ашаячаксыз, эчәчәксез һәм, Исраилнең унике кабиләсе ѳстеннән хакимлек итеп, тәхетләрдә утырачаксыз.
Гайсә Петернең ваз кичәчәген алдан әйтә
31 Раббы Петергә әйтте:
– Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рѳхсәт алды. 32 Әмма син иманыңны югалтмасын дип, Мин синең ѳчен дога кылдым; син Миңа кире килгәч, имандашларыңны ныгыт.
33 Петер Аңа болай диде:
– Раббым! Мин Синең белән тѳрмәгә дә, үлемгә дә барырга әзермен.
34 Ә Гайсә әйтте:
– Петер, сиңа әйтәм, бүген әтәч кычкырганчы, Мине белүеңнән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең.
35 Һәм шәкертләренә әйтте:
– Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз җибәргән чакта, сезнең берәр нәрсәгә ихтыяҗыгыз булдымы?
Алар:
– Һичнәрсәгә дә булмады, – дип җавап бирделәр.
36 Шунда Ул аларга әйтте:
– Әмма хәзер янчыгы булганы аны үзе белән алсын, биштәрен дә алсын; ә янчыгы булмаганы ѳс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. 37 Чѳнки сезгә әйтәм, Изге язманың: «Ул җинаятьчеләр белән тиң саналды», – дип язылган урыны Миңа карата тормышка ашырылырга тиеш. Минем хакта язылганнар тормышка ашырылу алдында.
38 Шәкертләр Аңа:
– Раббыбыз! Менә монда ике кылыч бар, – диделәр.
Ул аларга:
– Бу турыда җитте! – диде.
Гайсә Зәйтүн тавында дога кыла
39 Гайсә, гадәтенчә, шәһәрдән Зәйтүн тавына китте; Аның белән бергә шәкертләре дә барды. 40 Анда барып җиткәч, Ул аларга:
– Вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен дога кылыгыз, – диде.
41 Һәм Үзе, алардан таш атымы кадәр читкәрәк китеп, тезләнеп дога кылды 42 һәм әйтте:
– Йа, Ата! Әгәр теләсәң, бу газаплар касәсен Миннән кире алчы. Хәер, Минем ихтыярым түгел, Синең ихтыярың булсын.
[ 43 Шул вакыт, Аның янына күктән бер фәрештә килеп, Аны ныгытты. 44 Күңеле газапланганлыктан, Ул аеруча тырышып дога кылды; Аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булды.]* 22:43-44 Кайбер кулъязмаларда 43-44 нче аятьләр дә бар.45 Дога кылган урыннан торып, Ул шәкертләре янына килде һәм аларны кайгыдан талчыгып йоклап яткан хәлдә күрде 46 һәм аларга әйтте:
– Нигә йоклап ятасыз? Торыгыз һәм, вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз.
Гайсәне кулга алу
47 Ул әле әйтеп тә бетермәде, бу урынга халык тѳркеме килеп җитте, ә иң алдан унике шәкертнең берсе – Яһүд атлысы бара иде. Ул, үбәргә дип, Гайсә янына килде. 48 Гайсә исә аңа:
– Яһүд! Син Адәм Улына үбү белән хыянәт итәсеңмени? – диде.
49 Гайсә янындагы шәкертләр, хәзер нәрсә булачагын аңлап, Аңа әйттеләр:
– Раббыбыз! Бәлки безгә кылычларыбызны эшкә җигәргәдер?
50 Аларның берсе, иң баш руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып ѳзде. 51 Шунда Гайсә:
– Туктагыз! Җитәр! – диде.
Һәм, хезмәтченең колагына кулын тидереп, аны савыктырды. 52 Гайсә Үзен кулга алырга килгән баш руханиларга, Аллаһы Йорты каравылы башлыкларына һәм аксакалларга әйтте:
– Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! 53 Мин һәр кѳнне сезнең белән бергә Аллаһы Йортында булдым һәм сез Миңа кул күтәрмәдегез; ә хәзер – сезнең вакыт, караңгылык хакимлек итә.
Петернең Гайсәдән ваз кичүе
54 Шуннан соң алар, Гайсәне тотып, иң баш рухани ѳенә алып керделәр. Петер исә ерактарак калып алар артыннан барды. 55 Ишегалды уртасына учак ягылган иде. Петер учак тирәсендә утыручылар арасына барып утырды. 56 Ә бер хезмәтче хатын, аның учак янында утырганын күреп, аңа текәлеп карады:
– Менә бу да Аның белән иде, – диде.
57 Әмма ул хатынга:
– Мин Аны белмим, – дип, Аннан ваз кичте.
58 Бераздан икенче берәү аны күреп:
– Син дә аларның берсе, – диде.
Ләкин Петер ул кешегә:
– Юк! – диде.
59 Бер сәгатьләп вакыт үткәч, тагын аларның берсе:
– Чынлап та, бу да Аның белән бергә иде, ул да Гәлиләя кешесе бит, – дип, катгый рәвештә раслады.
60 Әмма Петер ул кешегә:
– Мин синең нәрсә сѳйләвеңне белмим, – диде.
Ул нәкъ менә шушы сүзләрне әйткән вакытта әтәч кычкырды. 61 Бу вакытта Раббы борылып Петергә карады; һәм Раббының аңа: «Бүген әтәч кычкырганчы син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең», – дигән сүзләре исенә тѳште. 62 Ул, урам якка чыгып, бик каты елады.
63 Гайсәне саклап торучылар Аны мыскыл иттеләр һәм кыйнадылар. 64 Гайсәнең күзләрен каплап, Аннан:
– Пәйгамбәрлек итеп әйт: Сиңа кем сукты? – дип сорадылар.
65 Алар болардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр. 66 Таң белән яһүд аксакаллары, баш руханилар һәм канунчылар Югары киңәшмә җыелышына җыелдылар һәм Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырдылар 67 һәм әйттеләр:
– Безгә әйт, Син Мәсихме?
Ул аларга әйтте:
– Әгәр сезгә әйтсәм, сез ышанмассыз. 68 Ә инде сездән сорасам, Миңа җавап бирмәссез. 69 Бу вакыттан башлап Адәм Улы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр.
70 Шунда барысы:
– Алайса Син Аллаһы Улы буласың инде? – диделәр.
Ул аларга:
– Сез үзегез Мине Ул дип әйтәсез, – дип җавап бирде.
71 Алар:
– Безгә тагын нинди шаһитлек кирәк? Без инде моны Аның Үз авызыннан ишеттек, – диделәр.
Гайсә Пилат алдында
231 Киңәшмәдәгеләрнең барысы да, торып, Гайсәне Пилат янына алып килделәр.
2 – Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя, – дип гаепли башладылар.
3 Пилат Аннан:
– Син яһүдләр Патшасымы? – дип сорады.
Ул аңа:
– Моны син үзең әйтәсең, – диде.
4 Пилат исә баш руханиларга һәм халык тѳркеменә:
– Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде.
5 Әмма алар:
– Ул Гәлиләядән башлады, хәзер монда да килде. Бѳтен Яһүдиядә ѳйрәтеп, Ул халыкны котырта, – дип, үз сүзләрендә нык тордылар.
Гайсә Һируд алдында
6 Пилат исә Гәлиләя дигәннәрен ишетеп:
– Ул гәлиләялеме? – дип сорады.
7 Гайсәнең Һируд патша идарә иткән ѳлкәдән икәнен белгәч, ул Аны Һируд янына җибәрде. Ул кѳннәрдә Һируд үзе дә Иерусалимда иде. 8 Һируд исә, Гайсәне күреп, бик шатланды, чѳнки ул Аның хакында ишеткәнлектән, күптәннән Аны күрәсе килеп йѳргән һәм Аңардан нинди дә булса могҗиза күрермен дип ѳметләнгән иде. 9 Һируд Аңа күп сораулар бирде; ләкин Гайсә аңа бер генә җавап та кайтармады. 10 Шунда булган баш руханилар һәм канунчылар исә Аны бик каты гаепләделәр. 11 Әмма Һируд үзенең гаскәриләре белән Гайсәне мәсхәрәләп һәм Аңардан кѳлеп, Аны купшы киемнәргә киендереп, кире Пилат янына җибәрде. 12 Шул кѳнне Пилат белән Һируд дуслашып киттеләр. Моңа хәтле алар бер-берсенә дошман иделәр.
Гайсәнең үлемгә хѳкем ителүе
13 Пилат баш руханиларны, башлыкларны һәм халыкны җыеп, 14 аларга әйтте:
– Сез миңа бу Кешене халыкны котырта дип алып килдегез; менә мин сезнең алда аннан сорау алдым, ләкин бу Кешене сез әйткән гаепләрнең берсендә дә гаепле дип тапмадым. 15 Һируд та гаепле дип тапмады; чѳнки ул Аны кире безгә җибәрде. Менә шулай, Ул үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә дә эшләмәгән. 16 Шулай булгач, мин Аны, җәзалап, иреккә җибәрәм. [ 17 ]* 23:17 Кайбер кулъязмаларда 17 нче аять тә бар: «Пилатка бәйрәм уңае белән бер тоткынны азат итәргә кирәк иде».
18 Әмма барысы бер тавыштан:
– Аңа үлем! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башладылар.
19 Бараб шәһәрдә чуалыш китереп чыгаруы һәм кеше үтерүе ѳчен тѳрмәгә утыртылган кеше иде. 20 Пилат, Гайсәне иреккә җибәрергә теләп, тагын аларга мѳрәҗәгать итте. 21 Әмма алар:
– Аны хачка кадакла, кадакла! – дип кычкыра бирделәр.
22 Ул ѳченче мәртәбә аларга әйтте:
– Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин Аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнинди гаеп тапмадым; шулай итеп, мин Аны, җәзалап, иреккә җибәрәм.
23 Ләкин халык тѳркеме тагын да катырак тавыш белән Аның хачка кадаклануын таләп иттеләр; һәм ахыр чиктә үз дигәннәренә ирештеләр. 24 Пилат, алар теләгәнчә булсын, дигән карар кылды. 25 Чуалыш китереп чыгарган һәм кеше үтергән ѳчен тѳрмәгә утыртылганны, алар сораганча, азат итте; ә инде Гайсәне аларның ихтыярына тапшырды.
Гайсәне хачка кадаклау
26 Гаскәриләр Аны алып барганда, кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене туктаттылар да, хачны аның җилкәсенә салып, Гайсә артыннан алып барырга куштылар. 27 Артыннан күп санлы халык тѳркеме, шулай ук, Аны кызганып, үкереп елый-елый, хатын-кызлар да барды. 28 Гайсә исә борылып аларга әйтте:
– Әй, Иерусалим хатын-кызлары! Минем ѳчен еламагыз, бәлки үзегез һәм балаларыгыз ѳчен елагыз. 29 Чѳнки килер кѳннәр һәм: «Кысыр хатыннар, әле бала тудырмаган карыннар һәм бала имезмәгән имчәкләр бәхетле!» – дип әйтерләр. 30 Шул кѳннәрдә кешеләр тауларга: «Безнең ѳскә авыгыз!», калкулыкларга: «Безне каплагыз!» – дип әйтерләр. 31 Чѳнки яшелләнеп үсеп утырган агач белән моны эшлиләр икән, корыган агач белән нәрсә булыр соң?
32 Гайсә белән бергә ике җинаятьчене дә җәзалап үтерергә алып бардылар. 33 Баш сѳяге дип аталган урынга җиткәч, Аны һәм шул җинаятьчеләрне дә – берсен Аның уң ягына, ә икенчесен сул ягына – хачка кадакладылар. [ 34 Гайсә исә әйтте:
– Йа, Ата! Аларны кичер, чѳнки алар нәрсә эшләүләрен белмиләр.]* 23:34 Кайбер кулъязмаларда җәяләр эчендәге ѳлеш тә бар.
Гаскәриләр исә, жирәбә салышып, Аның киемнәрен бүлештеләр. 35 Халык моны карап торды. Башлыклар да Гайсәдән мыскыллап кѳлделәр һәм:
– Ул башкаларны коткарды! Әгәр Ул Аллаһы тарафыннан сайланган Мәсих булса, Үзен-үзе коткарсын! – диделәр.
36 Гаскәриләр дә, Аңа якын килеп һәм шәраб серкәсе тәкъдим итеп, Аны мыскыл иттеләр 37 һәм:
– Син яһүдләр Патшасы булсаң, Үзеңне-үзең коткар! – диделәр.
38 Аның баш ѳстенә хачка: «Бу – яһүдләр Патшасы», – дип язылган язу беркетелгән иде.
39 Хачка асып куелган җинаятьчеләрнең берсе, Аны хурлап:
– Син Мәсих түгелме соң? Шулай булса, Үзеңне дә, безне дә коткар! – диде.
40 Икенчесе исә:
– Син үзең Аның кебек үк хѳкем ителгән, әллә син Аллаһыдан да курыкмыйсыңмы? – дип, тегене тыйды. 41 – Безне гадел хѳкем иттеләр, чѳнки кылган эшләребезгә карата тиешлесен алдык; ә Ул һичбер начарлык эшләмәде, – диде. 42 Һәм Гайсәгә:
– Гайсә, Үзеңнең Патшалыгыңа кергәч, мине искә ал, – диде.
43 Гайсә аңа:
– Хак сүз әйтәм: бүген үк син Минем белән бергә җәннәттә булачаксың.
Гайсәнең үлеме
44 Инде кѳн урталары иде. Шул вакыт кояш яктыртмый башлады, бѳтен җир ѳстен караңгылык каплап алды, һәм кѳндезге ѳчкә кадәр шулай булды. Ә Аллаһы Йортындагы пәрдә урталай ертылды. 46 Гайсә каты тавыш белән:
– Ата! Мин рухымны Синең кулыңа тапшырам, – дип кычкырды һәм шуны әйткәннән соң җан бирде.
47 Бу вакыйганы күреп торган йѳзбашы Аллаһыны данлап:
– Чыннан да бу Кеше тәкъва булган икән, – диде.
48 Моны карарга җыелган бѳтен кеше, булган вакыйганы күргәннән соң, күкрәкләренә суга-суга, кайгырып ѳйләренә кайтып киттеләр. 49 Ә Гайсәнең бар дуслары, шулай ук Аңа ияреп Гәлиләядән килгән хатыннар да бу хәлне ерактан карап тордылар.
Гайсәне кабергә салу
50 Югары киңәшмәдә Яһүдия җирендәге Ариматай шәһәреннән Йосыф исемле бер кеше бар иде. Ул, Киңәшмә әгъзасы булса да, анда чыгарылган карарны һәм бу эшне хупламады. Ул игелекле һәм тәкъва булып, Аллаһы Патшалыгы килүен кѳтә иде. 52 Йосыф, Пилат янына барып, Гайсәнең гәүдәсен бирүен сорады. 53 Ул, гәүдәне хачтан алды һәм, җитен тукымага тѳреп, таш тауны тишеп ясалган бер кабергә салды. Моңа кадәр анда әле һичкем дә салынмаган була. 54 Бу – бәйрәмгә әзерләнә торган җомга кѳн иде, инде тиздән шимбә кѳн башланасы иде. 55 Гайсә белән Гәлиләядән килгән хатыннар Йосыф артыннан бардылар, каберне һәм Гайсәнең гәүдәсен ничек итеп кабергә куйганнарын карап тордылар. 56 Шуннан соң алар, ѳйләренә кайтып, Гайсәнең гәүдәсенә сѳртү ѳчен бәлзәм һәм хуш исле майлар әзерләделәр; һәм Муса канунында кушылганча, шимбә кѳнне ял иттеләр.
Гайсәнең терелеп торуы
241 Атнаның беренче кѳнендә хатын-кызлар, алдан әзерләнгән хуш исле майларны алып, иртән-иртүк кабер янына киттеләр 2 һәм, кабер янына килгәч, ташның кабер алдыннан читкә аударылганын күрделәр. 3 Ә эчкә кергәч, Раббы Гайсәнең гәүдәсен тапмадылар. 4 Алар бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдына ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда булды. 5 Хатыннар куркып түбән карадылар, әлеге кешеләр аларга әйттеләр:
– Нигә сез Терене үлеләр арасыннан эзлисез? 6 Ул монда юк: Ул терелтеп торгызылды. Гәлиләядә чагында Аның сезгә әйткән сүзләрен исегезгә тѳшерегез: 7 «Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм ѳченче кѳндә терелеп торырга тиеш», – дигән иде Ул сезгә.
8 Шунда Гайсә әйткән сүзләр аларның исләренә тѳште. 9 Һәм кабер яныннан китеп, бу хәл хакында алар унбер шәкерткә һәм калганнарга да хәбәр иттеләр. 10 Рәсүлләргә бу хакта Магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкубның анасы Мәрьям, һәм шулай ук алар белән булган башка хатыннар да сѳйләде. 11 Әмма хатын-кызларның бу сүзләре рәсүлләргә буш сүзләр булып тоелды һәм алар ышанмадылар. 12 Ләкин Петер, торып, кабер янына йѳгерде һәм иелеп кабер ишеге аша карагач, анда яткан кәфенлекне генә күрде һәм, бу хәлгә таң калып, ѳенә кайтты.
Эммаус юлында
13 Шул ук кѳнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнан унбер чакрым чамасы ераклыктагы Эммаус дип аталган авылга барырга чыкты. 14 Алар булып узганнарның барысы хакында да сѳйләшеп бардылар. 15 Алар сѳйләшеп, фикер алышып барган чакта, Гайсә Үзе алар янына килеп, алар белән бергә бара башлады. 16 Әмма шәкертләрнең күзләре каплап торылган кебек булганга күрә, алар Аны танымадылар. 17 Ул исә алардан болай дип сорады:
– Сез нәрсә хакында фикер йѳртеп барасыз?
Алар кайгыдан туктап калдылар. 18 Шәкертләрнең берсе, Клеопас атлысы Аңа:
– Иерусалимга килгәннәр арасында бу кѳннәрдә анда булган хәлләр турында Син генә белмисеңме әллә? – диде.
19 Ул алардан:
– Нинди хәлләр турында? – дип сорады.
Шәкертләр Аңа әйттеләр:
– Насаралы Гайсә турында; Ул Аллаһы алдында да, бѳтен халык алдында да, эштә дә, сүздә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде. 20 Безнең баш руханилар һәм башлыклар Аны үлемгә хѳкем итү ѳчен тотып бирделәр һәм хачка кадакладылар. 21 Ә без Исраилне азат итәргә тиеш Кеше – Ул булыр дип ѳметләнгән идек, әмма әле болар гына түгел. Ул вакыйгадан соң инде ике кѳн үтте. 22 Шуның ѳстенә арабыздагы кайбер хатыннар да безне таң калдырды; алар иртүк кабер янына барганнар, 23 әмма Аның гәүдәсен тапмаганнар. Шулай ук фәрештәләр пәйда булып, аларга: «Ул тере», – дип әйткәннәрен алар кайтып сѳйләделәр. 24 Аннары арабызда булган кайбер кешеләр кабер янына бардылар һәм бар нәрсәнең хатыннар сѳйләгәнчә булуын күрделәр; ләкин Гайсәнең Үзен күрмәделәр.
25 Шунда Гайсә аларга әйтте:
– Әй сез, аңсызлар, пәйгамбәрләрнең әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар! 26 Мәсих Үзенең шѳһрәтенә ирешер алдыннан шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени?
27 Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. 28 Алар үзләре барасы авылга якынлаштылар; ә Гайсә Үз юлын тагын да дәвам итәргә теләгән кебек итте. 29 Әмма алар:
– Инде кич якынлашып килә, безнең белән кал, – дип Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән ѳйгә кереп калды. 30 Ул, алар белән бергә ѳстәл артына ашарга утыргач, икмәк алып шѳкрана кылганнан соң, аны сындыргалап шәкертләргә бирде. 31 Шулчак аларның күзләре ачылып китте һәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды. 32 Алар бер-берсенә:
– Ул безгә юлда сѳйләгәндә һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, безнең күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диделәр.
33 Һәм шунда ук торып, Иерусалимга кире кайттылар, анда унбер шәкертне һәм алар белән бергә булган башкаларны җыелышып торган хәлдә күрделәр. 34 Аларның барысы да:
– Раббы чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде, – дип сѳйләделәр.
35 Бу кешеләр дә юлда булган вакыйганы һәм икмәк сындырган чакта Гайсәне ничек танып алулары хакында сѳйләп бирделәр.
Гайсә шәкертләренә күренә
36 Алар бу хакта сѳйләгәндә Гайсә Үзе кинәт аларның уртасында пәйда булып:
– Иминлек сезгә, – диде.
37 Алар куркудан катып калдылар, бу ѳрәк булса кирәк дип уйладылар. 38 Ләкин Ул аларга әйтте:
– Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик тѳшә? 39 Минем кулларыма һәм аякларыма карагыз, бу – Мин Үзем. Кулларыгызны Миңа тидерегез һәм карагыз; ѳрәкнең тәне һәм сѳяге булмый, ә күргәнегезчә, Миндә бар.
40 Моны әйткәннән соң, Ул аларга кулларын һәм аякларын күрсәтте. 41 Алар шатлыкларыннан һәм таң калудан һаман да ышанмый торганда, Ул алардан:
– Сезнең монда ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады.
42 Алар Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр. 43 Ул аны алып, алар алдында ашады.
44 Аннан соң Гайсә аларга әйтте:
– Мин сезнең белән бергә чакта, нәкъ менә боларны сѳйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең китапларында һәм Зәбурда Минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашырылырга тиеш.
45 Аннары Ул аларга Изге язманы аңларга ярдәм итте. 46 Һәм аларга:
– Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, ѳченче кѳндә үледән терелеп торырга, 47 һәм гѳнаһлары кичерелсен ѳчен тәүбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аның исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. – 48 Сез моңа шаһитләр. 49 Мин Атам вәгъдә иткәнне сезгә җибәрермен; сез исә күкләрдән үзегезгә кодрәт бирелгәнгә кадәр Иерусалим шәһәрендә калыгыз.
Гайсә күккә аша
50 Шуннан соң Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйтәниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, анда аларга фатихасын бирде. 51 Ул аларга фатиха биргәндә, алардан аерыла барып, күккә алынды. 52 Шәкертләр сәҗдә кылып, Аңа табындылар һәм зур шатлык белән Иерусалимга кайттылар. 53 Алар Аллаһыны данлап, һәрвакыт Аллаһы Йортында булдылар.