ЯХЪЯ БӘЯН ИТКӘН ЯХШЫ ХӘБӘР
Сүз Кеше булды
11 Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган. 2 Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган. 3 Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аннан башка яратылмаган. 4 Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. 5 Яктылык караңгылыкта яктыра, караңгылык исә аны сүндерә алмаган.
6 Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде. 7 Яхъя шаһитлек бирү ѳчен килде. Ул, барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлек бирергә килде. 8 Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлек бирү ѳчен җибәрелгән иде.
9 Дѳньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде. 10 Ул дѳньяда булды, ләкин дѳнья, Аның аша яратылган булуга карамастан, Аны танымады. 11 Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде. 12 Ә Аны кабул итеп, Аңа иман китерүчеләргә Ул Аллаһы балалары булырга хокук бирде. 13 Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, бәлки Аллаһыдан тудылар.
14 Сүз Кеше булды, мәрхәмәт һәм хакыйкать белән тулы булып, безнең арабызда яшәде, һәм без Аның данын, Атаның бердәнбер Улына биргән данын күрдек.
15 Яхъя пәйгамбәр Аның хакында шаһитлек биреп:
– «Миннән соңрак Килүче миннән алга чыкты, чѳнки Ул миннән элек бар иде» дип сѳйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте.
16 Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт ѳстенә мәрхәмәт алдык, 17 чѳнки канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде. 18 Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата ѳчен иң якын булган бердәнбер Улы ачып бирде.
Яхъя пәйгамбәрнең шаһитлеге
19 Иерусалим яһүдләре руханиларны һәм левилеләрне* 1:19 Леви – Ягъкуб улларының берсе. Аллаһы әмере буенча, Леви токымыннан булган кешеләр генә Аллаһы Йортында рухани ярдәмчесе булып хезмәт иткәннәр. Алар левилеләр дип аталганнар. Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?» – дип сорар ѳчен җибәргәч, 20 ул, һич тә яшермичә, шаһитлек биреп:
– Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте.
21 Алар аннан:
– Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар.
– Юк, – диде ул.
– Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме?
– Юк, – дип җавап бирде Яхъя.
– Алайса, кем соң син? Безне монда җибәрүчеләргә җавап бирү ѳчен үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең?
23 Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып:
– Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз», – дип чүлдә кычкыручының тавышы, – диде.
24 Җибәрелгәннәр фарисейләрдән* 1:24 Фарисейләр – борынгы яһүдләр арасындагы дини тѳркем. иде. 25 Алар Яхъядан:
– Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни ѳчен соң суга чумдыру* 1:25 Суга чумдырылу – тәүбә итүне һәм үзеңне Аллаһы Тәгаләгә багышлауны күрсәтә торган йола. йоласын башкарасың? – дип сорадылар.
26 Яхъя аларга:
– Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора. 27 Минем артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, – дип җавап бирде.
28 Бу вакыйгалар Яхъя пәйгамбәр чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйтәниядә булды. 29 Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте:
– Менә дѳньяның гѳнаһын Үз ѳстенә алучы Аллаһы Бәрәне. 30 «Миннән соңрак килүче бер Зат миннән алга чыкты, чѳнки Ул миннән элек бар иде», – дип сѳйләгәнем Ул – Үзе. 31 Мин Аны белми идем, ләкин, Ул Исраил халкына билгеле булсын ѳчен, суга чумдырырга килдем.
32 Яхъя пәйгамбәр шаһитлек биреп, ѳстәп әйтте:
– Мин Рухның күгәрчен рәвешендә Гайсәгә иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрдем. 33 Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру ѳчен Җибәрүче: «Кем ѳстенә Рух иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде. 34 Мин моны күрдем һәм шаһитлек бирәм: Ул – Аллаһы Улы.
Гайсәнең беренче шәкертләре
35 Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр ике шәкерте белән шул ук урында торганда, 36 узып баручы Гайсәне күреп:
– Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне, – диде.
37 Ике шәкерт, аның бу сүзләрен ишеткәч, Гайсә артыннан киттеләр. 38 Гайсә исә, артына әйләнеп карап һәм аларның арттан килүен күреп:
– Сезгә нәрсә кирәк? – диде.
Алар Аннан:
– Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.)
39 Гайсә аларга:
– Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде.
Сәгать дүртләр чамасы* 1:39 Сәгать дүртләр чамасы – грекча сүзгә-сүз «унынчы сәгать чамасы». Инҗил язылган заманда вакыт хисабы башкача була: кѳндезге вакыт иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать алтыга кадәр дәвам итә. Шулай итеп, мәсәлән, «беренче сәгать» безнең вакыт буенча иртәнге алтыдан җидегә кадәрге вакытка туры килә. иде. Алар, Гайсә белән барып, Аның кайда яшәгәнен күрделәр һәм ул кѳнне Аның янында калдылар.
40 Яхъя пәйгамбәрнең Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аның артыннан киткән икенең берсе Шимун Петернең энесе Әндри иде. 41 Ул, иң элек абыйсы Шимунны табып, аңа:
– Без Мәсихне очраттык, – диде һәм Шимунны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сѳртелгән Зат* 1:41 Мәсих – Аллаһы тарафыннан дѳньяны коткару ѳчен сайланып май сѳртелгән Зат. Руханилар, Аллаһы кушуы буенча, Исраил патшасын билгеләгәндә сайланган кешенең башына зәйтүн мае сѳртә торган булганнар. дигән мәгънәдә.) 42 Гайсә исә, Шимунга карап:
– Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсың, – диде. (Кифас һәм Петер* 1:42 Кифас һәм Петер – Арамей телендә «Кифас», грек телендә «Петер» дигән исемнәр – «кыя» дигән мәгънәдә. дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.)
43 Икенче кѳнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа:
– Минем артымнан бар, – диде.
45 Филип, Натанаилне табып:
– Без насаралы Йосыф улы Гайсәне очраттык. Аның хакында Муса канунда язган, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде.
46 Ләкин Натанаил аңа:
– Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип җавап бирде.
– Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.
47 Гайсә, Үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аның хакында:
– Менә чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк, – диде.
48 Натанаил Аннан:
– Син мине каян беләсең? – дип сорады.
– Мин, Филип сине чакырганчы ук, инҗир агачы тѳбендә күрдем, – дип җавап бирде Гайсә.
49 – Остаз! Син – Аллаһы Улы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил.
50 Гайсә:
– Син Минем: «Мин сине инҗир агачы тѳбендә күрдем», – дигәнемә күрә генә ышанасыңмы? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, – дип җавап бирде һәм, дәвам итеп, – 51 Сезгә хак сүз әйтәм: күкләр ачылуын һәм Аллаһы фәрештәләренең Адәм Улы янына күтәрелеп иңүләрен күрерсез, – диде.
Гайсәнең суны шәрабка әйләндерүе
21 Ѳченче кѳнне Гәлиләя ѳлкәсенең Кәна шәһәрендә туй булды. Туйга Гайсәнең анасы да килде. 2 Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде. 3 Шәраб җитмәгәч, Гайсәнең анасы Аңа:
– Аларның шәраблары беткән, – диде.
4 – Син ни ѳчен моны Миңа әйтәсең? Минем әле вакытым килеп җитмәде, – диде Гайсә аңа.
5 Анасы хезмәтчеләргә:
– Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.
6 Анда, яһүдләрнең йоласы буенча, пакьләнү ѳчен куелган ике яки ѳч үлчәү* 2:6 Ике яки ѳч үлчәү – 80–120 литр чамасы. су сыйдырышлы алты таш чүлмәк бар иде. 7 Гайсә хезмәтчеләргә:
– Чүлмәкләрне су белән тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мѳлдерәмә итеп тутырдылар.
8 Шуннан соң Гайсә аларга:
– Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде.
Алар илтеп бирделәр. 9 Туй башлыгы шәрабның кайдан икәнен белми иде. Бу турыда суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып:
10 – Башта һәркем яхшы шәраб бирә, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны иң соңга калдыргансың, – диде.
11 Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы галәмәтләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа иман китерделәр.
12 Шуннан соң Ул, анасы, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәһәренә килеп, берничә кѳнгә анда калды.
Гайсәнең Аллаһы Йортына мәхәббәте
13 Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме* 2:13 Коткарылу бәйрәме – Яһүдләрнең бу бәйрәмендә Мисыр коллыгыннан котылу искә алына. Грек телендә бу бәйрәм Пасха дип атала. якынлашкач, Гайсә Иерусалимга килде. 14 Ул андагы Аллаһы Йортында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм акча алмаштырып утыручыларны күргәч, 15 баудан чыбыркы үреп, барысын да – сарыкларны да, үгезләрне дә – Аллаһы Йортыннан куып чыгарды. Акча алмаштыручыларның ѳстәлләрен аударып ташлап, акчаларын чәчеп җибәрде. 16 Күгәрчен сатучыларга:
– Боларны моннан алып китегез! Минем Атамның йортын базарга әйләндермәгез! – диде.
17 Аның шәкертләре: «Мине Синең йортыңа булган мәхәббәт газаплый», – дип язылган сүзләрне исләренә тѳшерделәр.
18 Шуннан, яһүдләр Гайсәдән:
– Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди галәмәт белән исбат итә аласың? – дип сорадылар.
19 Гайсә аларга:
– Бу Аллаһы Йортын җимереп ташлагыз, Мин аны ѳч кѳндә яңадан торгызачакмын, – диде.
20 Яһүдләр Аңа әйттеләр:
– Бу Аллаһы Йорты кырык алты ел тѳзелде, ә Син аны ѳч кѳндә генә торгыза алырсыңмы?
21 Әмма Гайсә, Аллаһы Йорты дип, Үзенең тәне хакында әйткән иде. 22 Гайсә үледән терелтелгәч, шәкертләре Аның бу турыда әйткәнен исләренә тѳшерделәр һәм, Изге язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар.
23 Коткарылу бәйрәме кѳннәрендә Аның Иерусалимда күрсәткән могҗизалы галәмәтләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерделәр. 24 Әмма бѳтен кешеләрне Үзе белгәнгә, алар турында кемнең дә булса сѳйләп бирүенә Гайсәнең ихтыяҗы юк иде, чѳнки кешеләрнең күңелләрендә нәрсә барын Ул белде һәм шуңа күрә аларга ышаныч багламады.
Гайсә һәм Никәдим
31 Яһүд башлыкларының фарисейләрдән булган Никәдим атлысы 2 тѳнлә Гайсә янына килеп:
– Остаз! Синең Аллаһыдан килгән Остаз икәнеңне беләбез; чѳнки, Аллаһы аның белән булмаса, Син күрсәткән могҗизалы галәмәтләрне беркем дә эшли алмас иде, – диде.
3 – Сиңа хак сүз әйтәм: беркем дә, яңадан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә.
4 Никәдим Аннан:
– Кеше картайгач ничек итеп яңадан туа алсын? Ул, анасы карынына кереп, икенче тапкыр туа алыр микән? – дип сорады.
5 Гайсә җавабында аңа әйтте:
– Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас. 6 Тәннән туган – тән, Рухтан туган – рух була. 7 Минем сиңа: «Сез яңадан туарга тиешсез», – дип әйтүемә гаҗәпләнмә. 8 Җил кайда теләсә, шунда исә, аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең: Рухтан туган һәркем белән нәкъ менә шулай була* 3:8 Грек телендәге «пнеума» дигән сүз «җил» һәм «Рух» дигән мәгънәләрне аңлата..
9 Никәдим Аннан:
– Ничек алай була алсын? – дип сорады.
10 – Син, Исраил мѳгаллиме була торып, шуны белмисеңме? – диде аңа Гайсә. – 11 Сиңа хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сѳйлибез; нәрсә күрсәк, шуңа шаһитлек бирәбез; ә сез безнең шаһитлегебезне кабул итмисез. 12 Сез җирдәге хәлләр турында сѳйләгәнгә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сѳйләсәм, ничек ышанырсыз? 13 Күктән иңгән Адәм Улыннан башка берәүнең дә күккә күтәрелгәне юк.
14 Адәм Улына иман китерүче һәр кеше мәңгелек тормыш алсын ѳчен, Муса чүлдә еланны күтәргән кебек* 3:14-15 Бу урында Мусаның чүлдә Аллаһы кушуы буенча бакырдан ясалган еланны, колгага беркетеп куеп, югарыга күтәрүе турында языла. (Тәүрат, «Саннар» китабы 21:9.), Адәм Улы да күтәрелергә тиеш. 16 Чѳнки Аллаһы дѳньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын ѳчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын ѳчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде.
17 Аллаһы Үзенең Улын дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки дѳнья Аның аша котылсын ѳчен, дѳньяга җибәрде. 18 Улына иман китерүче хѳкем ителми, ә иман китермәүче инде хѳкем ителде, чѳнки ул Аллаһының бердәнбер Улына иман китермәде. 19 Хѳкем исә шуннан гыйбарәт: дѳньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар. 20 Явызлык эшләүче һәркем яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре ачык күренмәсен дип, яктылыкка килми. 21 Ә дѳреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен ѳчен, яктылыкка килә.
Яхъя пәйгамбәрнең Гайсә турындагы шаһитлеге
22 Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Яһүдия җиренә килде һәм алар белән бергә шунда калып, халыкны суга чумдырды. 23 Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнунда шунда килгән кешеләрне суга чумдыра иде. 24 Ул вакытта әле Яхъя тѳрмәгә утыртылмаган була.
25 Яхъя пәйгамбәрнең шәкертләре белән бер яһүд кешесе арасында пакьләнү йоласы турында бәхәс чыккач, 26 алар, Яхъя пәйгамбәр янына килеп:
– Остаз! Менә Үрдүннең аръягында синең белән булган һәм Аның турында син шаһитлек биргән Кеше халыкны суга чумдыра, һәм барысы да Аның янына баралар, – диделәр.
27 Яхъя пәйгамбәр җавап итеп әйтте:
– Күктән бирелмәгән булса, кеше үзенә бернәрсә дә кабул итә алмый.
28 Сез – «Мин Мәсих түгел, әмма Аның алдыннан җибәрелдем», – дип әйткәнемне ишетүче шаһитләр. 29 Кияү егетенең кәләше була, ә кияүнең янында тыңлап торучы дусты, аның тавышын ишетеп, шатланып куана. Минем куанычым да шулай тулы. 30 Ул үсәргә, мин кечерәергә тиеш.
31 Югарыдан Килүче һәркемнән ѳстенрәк; ә җирдән булган, җирнеке булып, җирдәгечә сѳйләр. Күктән Килүче һәркемнән ѳстендер: 32 Ул Үзе күргәннәре һәм ишеткәннәре турында шаһитлек бирә, әмма Аның шаһитлеген берәү дә кабул итми. 33 Аның шаһитлеген кабул итүче, Аллаһының хаклыгына инануын раслап, мѳһер суккан була. 34 Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сѳйләр, чѳнки Аллаһы Рухны үлчәмичә бирә. 35 Ата Үзенең Улын ярата һәм бар нәрсәне Аның кулына тапшырган. 36 Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның ѳстендә Аллаһының ачуы торачак.
Гайсә һәм Самарея хатыны
41 Фарисейләр Гайсәнең Яхъя пәйгамбәргә караганда күбрәк шәкертләр җыюы һәм аларны суга чумдыруы турында ишеттеләр, 2 хәлбуки, кешеләрне Гайсә Үзе түгел, бәлки шәкертләре суга чумдыра иде. 3 Бу турыда белгәннән соң, Гайсә, Яһүдияне калдырып, тагын Гәлиләягә китте. 4 Аңа Самарея ѳлкәсе аша үтәргә туры килде.
5 Самареядә, Ягъкуб үзенең улы Йосыфка биргән җир биләмәсенә якын урнашкан Сухар дигән шәһәрдә, 6 Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Кѳн урталары иде. 7 Шәкертләре ризык сатып алу ѳчен шәһәргә киткәч, су алырга дип, бер Самарея хатыны килде. Гайсә аңа:
– Миңа эчәргә бирче, – диде.
9 Хатын исә:
– Ничек итеп Син, яһүд була торып, миннән, Самарея хатыныннан, эчәргә сорыйсың? – диде.
Ул бу сүзләрне яһүдләр самареялеләр белән аралашмаганга күрә әйтте.
10 Гайсә аңа болай җавап бирде:
– Аллаһының бүләген белсәң һәм синнән: «Миңа эчәргә бирче», – дип сораучының кем икәнен белсәң, син үзең Аннан сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде.
11 Хатын Аңа әйтте:
– Әфәндем! Синең чумырып алырга бернәрсәң дә юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән? 12 Бу коены безгә Ягъкуб атабыз биргән: үзе дә, балалары да, мал-туарлары да шушы коедан эчкәннәр. Син Ягъкуб атабыздан да бѳегрәкме әллә?
13 Гайсә аңа җавап биреп әйтте:
– Бу суны эчкән һәркем янә сусар, 14 ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк.
15 Хатын Аңа:
– Әфәндем! Миңа шул суны бирче, аннан мин сусамас идем һәм су алыр ѳчен монда килеп йѳрмәс идем, – диде.
16 – Бар, иреңне чакырып кил, – диде аңа Гайсә.
17 Хатын исә:
– Минем ирем юк, – дип җавап бирде.
Гайсә аңа:
– Ирем юк, дип син дѳресен әйттең, 18 чѳнки синең биш ирең булган, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дѳрес әйттең, – диде.
19 – Әфәндем! Күрәм, Син пәйгамбәрсең. 20 Безнең ата-бабаларыбыз Аллаһыга бу тауда табынганнар, ә сез яһүдләр, кешеләр табына торган урын Иерусалимда булырга тиеш, дип әйтәсез, – диде Аңа хатын.
21 Гайсә әйтте:
– Ханым, ышан сүземә, вакыт җитә: Атага табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимда да булмаячак. 22 Сез кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чѳнки котылу яһүдләрдән килә. 23 Әмма вакыт җитә, һәм килеп тә җитте инде, ул вакытта чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар, чѳнки Ата шундый табынучыларны эзли. 24 Аллаһы Ул – Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр.
25 Хатын Аңа:
– Мәсихнең (Май сѳртелгән Затның* 4:25 Май сѳртелгән Зат – Бу хакта 1:41 дән карагыз.) киләчәген беләм. Ул, килгәч, безгә бѳтенесен аңлатып бирер, – диде.
26 Гайсә аңа:
– Синең белән сѳйләшүче Мин – ул Үзе, – диде.
27 Шул вакыт әйләнеп кайткан шәкертләре, Аның хатын белән сѳйләшеп торуын күреп, гаҗәпләнделәр, әмма берсе дә: «Син аңардан нәрсә сорыйсың?» – яки: «Бу хатын белән нәрсә турында сѳйләшәсең?» – дип сорамады.
28 Хатын, су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм андагы кешеләргә:
29 – Барып карагыз әле, кылган эшләремнең бѳтенесен әйтеп биргән Кешене күрерсез; Ул Мәсих түгелме икән? – диде.
30 Һәм кешеләр, шәһәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр.
31 Ул арада шәкертләре Аны:
– Остаз! Ашап ал инде, – дип кыстарга керештеләр. 32 Гайсә аларга:
– Минем сез белми торган ризыгым бар, – диде.
33 Шәкертләре үзара:
– Әллә Аңа берәрсе ашарга китерде микән? – диештеләр.
34 Гайсә аларга әйтте:
– Минем ризыгым – Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен тѳгәлләү. 35 Сез: «Тагын дүрт айдан урак ѳсте җитәчәк», – дисез түгелме? Ә Мин сезгә әйтәм: әйбәтләп карагыз, игеннәр агарып уракка ѳлгергән инде. 36 Уракчы эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш ѳчен уңыш җыя. Шуңа күрә, чәчүче белән уручы бергә куана. 37 Шулай итеп, бу очракка: «Берсе чәчә, ә икенчесе ура», – дигән әйтем туры килә. 38 Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга җибәрдем, анда башкалар эшләгән иде, ә сез аларның хезмәт уңышын җыясыз.
39 «Кылган эшләремнең бѳтенесен әйтеп бирде», – дип шаһитлек иткән хатынның сүзен ишеткәч, әлеге шәһәрдәге самареялеләрнең күбесе Гайсәгә иман китерде. 40 Шунлыктан, самареялеләр Аның янына килеп, Аңардан үзләре янында калуын үтенеп сорадылар һәм Ул анда ике кѳнгә калды. 41 Аның сүзләрен ишетеп, тагын да күбрәк кеше Аңа иман китерде, 42 ә теге хатынга исә:
– Без инде синең сүзләреңнән түгел, бәлки Аның сүзләрен үзебез ишетеп һәм Аның чыннан да дѳньяны Коткаручы Мәсих икәнен белеп, Аңа ышанабыз, – диделәр.
Гайсә сарай әһеленең улын савыктыра
43 Ике кѳн үткәч, Гайсә бу шәһәрдән Гәлиләягә китте. 44 «Пәйгамбәрне үз илендә ихтирам итмиләр», – дип, Гайсә Үзе үк шаһитлек биргән иде. 45 Ул Гәлиләягә килгәч, Иерусалимдагы бәйрәмдә гәлиләялеләр дә катнашканга, бәйрәм кѳннәрендә Гайсә эшләгән барлык эшләрне күргәнлектән, Аны бик теләп кабул иттеләр.
46 Шуннан соң Гайсә яңадан теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянең Кәна шәһәренә килде. Кәпәрнаумда бер сарай әһеле һәм аның авыру улы бар иде. 47 Сарай әһеле, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, Аның янына китте. Ул Гайсәдән, үзләре йортына барып, үлем түшәгендә яткан улын савыктыруын ялварып сорады.
48 – Илаһи билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде аңа Гайсә.
49 Сарай әһеле Аңа:
– Әфәндем! Балам үлгәнче килә күр инде, – диде.
50 Гайсә исә:
– Бар, ѳеңә кайт, синең улың савыкты, – диде.
Сарай әһеле, Гайсәнең сүзенә ышанып, кайтып китте. 51 Кайтышлый хезмәтчеләре очрап:
– Улың савыкты, – диделәр.
52 – Аңа кайсы сәгатьтә хәл керде? – дигән соравына, алар аңа:
– Кичә кѳндезге сәгать берләрдә бизгәк аннан китте, – дип җавап бирделәр.
53 Гайсәнең «Улың савыкты» дигән сүзләренең нәкъ шул сәгатьтә әйтелгәнен аңлагач, әти кеше үзе дә, аның йортындагыларның барысы да Гайсәгә иман китерделәр.
54 Бу Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәч күрсәткән икенче могҗизалы галәмәте иде.
Буа янында савыктыру
51 Шуннан соң Гайсә яһүдләрнең Иерусалимда булган бер бәйрәменә килде. 2 Иерусалимда Сарык капкасы янында яһүдчә Бәйтхазда* 5:2 Бәйтхазда – шәфкать йорты дигән мәгънәдә. дип аталган буа баганалардан торган, түбәле биш корылма белән уратып алынган иде. 3 Анда бик күп авырулар: сукырлар, аксаклар һәм паралич суккан кешеләр [су кузгалуын кѳтеп]** яталар иде. [ 4 Чѳнки, вакыт-вакыт, Раббының бер фәрештәсе, буага тѳшеп, суны болгата, һәм, су болгану белән, аңа беренче булып кергән кеше теләсә нинди авырудан да савыга икән.]* 5:3, 4 Кайбер кулъязмаларда җәяләр эчендәге сүзләр дә бар.5 Шунда утыз сигез ел буе авырып ятучы бер кеше бар иде.
6 Гайсә, ул кешене күреп һәм аның озак вакыт урын ѳстендә ятуын белеп, аннан:
– Савыгырга телисеңме? – дип сорады.
7 Авыру Аңа:
– Әйе, Әфәндем. Ләкин су болганган вакытта мине буага тѳшерер кеше юк, мин анда барып җиткәнче, башка берәү инде тѳшеп ѳлгергән була, – дип җавап бирде.
8 – Тор, ятагыңны ал да йѳр, – диде аңа Гайсә.
9 Кеше шунда ук терелде һәм ятагын алып йѳреп китте. Бу хәл шимбә кѳнне* 5:9 Шимбә – Муса кануны буенча, яһүдләрнең ял итү һәм гыйбадәт кылу кѳне. булганга күрә, 10 яһүдләр савыккан кешегә:
– Бүген шимбә кѳн, безнең канун буенча, син ятагыңны алып йѳрергә тиеш түгел, – диделәр.
11 Ул аларга:
– Мине савыктырган Кеше миңа: «Ятагыңны ал да йѳр», – дип әйтте, – диде.
12 Аңардан:
– Сиңа: «Ятагыңны ал да йѳр», – дип әйткән Кеше кем Ул? – дип сорадылар.
13 Гайсә җыелган халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аның кем икәнен белми иде.
14 Соңрак, Гайсә аны Аллаһы Йортында очратып:
– Менә син савыктың. Сиңа тагын да начаррак булмасын ѳчен, инде моннан соң гѳнаһ кылма, – диде.
15 Ул кеше, яһүдләр янына барып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтте.
Атасы нәрсә эшләсә, Улы да шуны эшләр
16 Шушы эшне шимбә кѳнне эшләгәне ѳчен, яһүдләр Гайсәне эзәрлекли башладылар. 17 Гайсә аларга:
– Минем Атам һәрвакыт эшли, Мин дә эшлим, – дип җавап бирде.
18 Яһүдләр Аны шимбә кѳнен бозуы ѳчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үземнең Атам дип атап, Үзен Аллаһыга тиңләгәне ѳчен дә үтерергә теләделәр.
19 Гайсә аларның бу теләкләренә:
– Сезгә хак сүз әйтәм: Атасының нәрсә эшләвен күрмичә, Улы Үзе һичнәрсә дә эшли алмас, – диде. – Атасы нәрсә эшләсә, Улы да шуны эшләр. 20 Ата Үзенең Улын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә. Ул Аңа сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле. 21 Ата үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Улы да, кемне теләсә, шуны җанландыра. 22 Ата беркемне дә хѳкем итми, ә Үзен ихтирам иткән кебек, Улын да һәркем ихтирам итсен ѳчен, Ул бѳтен хѳкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми.
24 Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине Җибәрүчегә иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия була. Ул кеше хѳкемгә дучар булмаячак, чѳнки инде үлемнән тормышка күчте. 25 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Улының тавышын ишетеп үлгәннәр тереләчәк вакыт җитә һәм ул вакыт килеп җитте дә инде.
26 Үзендә тормыш булган кебек, Улында да булсын дип, Ата Улына тормыш бирде. 27 Ата Улына хѳкем итү хокукын да бирде, чѳнки Ул – Адәм Улы. 28 Моңа гаҗәпләнмәгез, чѳнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү ѳчен, ә явызлык эшләгәннәр – хѳкем ителү ѳчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә. 30 Мин Үземнән Үзем бернәрсә эшли алмыйм. Ничек ишетсәм, шулай хѳкем итәм, һәм Минем хѳкемем гадел, чѳнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине Җибәрүченең ихтыярын эзлим.
Гайсә хакында шаһитлекләр
31 – Әгәр дә Мин Үзем Үземнең хакта шаһитлек бирәм икән, Минем шаһитлегем бернигә дә тормас иде. 32 Минем хакта шаһитлек бирүче башка Берәү бар, һәм Мин беләм: Аның Минем хакта биргән шаһитлеге хак. 33 Сез Яхъя пәйгамбәр янына кешеләр җибәрдегез, һәм ул хакыйкать хакында шаһитлек бирде. 34 Ләкин Мин кешеләрнең шаһитлегенә мохтаҗ түгел, ә боларны сез котылсын ѳчен сѳйлим.
35 Яхъя – янучы һәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аның яктылыгы астында бераз вакыт кына куанырга теләдегез. 36 Әмма Минем шаһитлегем Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атаның тѳгәлләргә дип Миңа биргән эшләрен башкарам. Мин эшләгән шул эшләр Мине Атам җибәргән булуына шаһитлек бирәләр. 37 Мине җибәргән Ата Минем хакта Үзе шаһитлек бирде. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йѳзен күргәнегез юк. 38 Аның сүзе сездә тормый, чѳнки сез Ул җибәргән Затка ышанмыйсыз. 39 Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлек бирәләр. 40 Әмма сез тормыш алу ѳчен Минем яныма килергә теләмисез.
41 Кешеләрнең Мине данлауларына мохтаҗлыгым юк, 42 ә Мин сезне беләм: сездә Аллаһыны ярату юк. 43 Мин Атам исеменнән килдем – сез Мине кабул итмисез, ә үз исеменнән килгәнне кабул итәсез. 44 Сез бер-берегездән дан кабул итәсез, ә бердәнбер Аллаһыдан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп ышана алырсыз икән?
45 Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез ѳмет баглаган Муса. 46 Сез Мусага ышансагыз, Миңа да иман китерер идегез, чѳнки ул Минем хакта язды. 47 Ул язганнарга ышанмый торып, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз?
Биш меңне ашату
61 Шуннан соң Гайсә Гәлиләя диңгезенең аръягына китте. Ул диңгез, шулай ук, Тибериас диңгезе дип тә атала иде. 2 Авыруларны савыктырган могҗизалы галәмәтләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык иярде. 3 Гайсә, тауга менеп, шәкертләре белән бергә утырды. 4 Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашып килә иде.
5 Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипкә:
– Аларны ашату ѳчен икмәкне кайдан сатып алырбыз икән? – диде.
6 Ул бу сүзләрне Филипне сынау ѳчен генә әйтте, чѳнки нәрсә эшләячәген Үзе белә иде. 7 Филип:
– Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү ѳчен дә ике йѳз динарлык* 6:7 Динар – кѳмеш тәңкә. Эшченең бер кѳнлек хезмәт хакын бер динар тәшкил иткән. икмәк җитмәс, – дип җавап бирде.
8 Шәкертләренең берсе, Шимун Петернең энесе Әндри:
9 – Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма мондый күп халык ѳчен ул нәрсә инде? – диде.
10 – Аларга утырырга кушыгыз, – диде Гайсә.
Ул урында исә чирәм күп иде. Шулай итеп, биш мең чамасы ир-ат чирәмгә утырды. 11 Гайсә, икмәкне алып, шѳкрана итеп, утыручыларга ѳләште; балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркемгә теләгән кадәр бирде. 12 Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә:
– Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде.
13 Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныклар белән унике кәрзинне тутырдылар.
14 Гайсә эшләгән могҗизалы галәмәтне күреп, кешеләр:
– Дѳньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.
15 Гайсә исә, аларның Үзен кѳч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, Үзе генә тагын тауга менеп китте.
Гайсә су ѳстеннән атлап килә
16 Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре диңгез буена тѳштеләр дә, 17 кѳймәгә утырып, диңгезнең аръягына, Кәпәрнаумга таба йѳзеп киттеләр. Караңгы тѳште, ә Гайсә исә һаман күренмәде. 18 Диңгездә каты җил купканлыктан, дулкыннар кѳчәйде. 19 Биш-алты чакрым чамасы* 6:19 Биш-алты чакрым чамасы – грек телендә сүзгә-сүз «егерме биш яки утыз стадия». киткәннән соң, су ѳстеннән атлап кѳймәгә якынлашып килүче Гайсәне күреп, куркып калдылар.
20 Әмма Гайсә аларга:
– Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде.
21 Алар Аны кѳймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта кѳймә алар бара торган ярга килеп туктады.
Гайсә – тормыш икмәге
22 Икенче кѳнне дә халык диңгез ярында тора иде әле. Алар анда бер генә кѳймә булуын, ул кѳймәгә шәкертләрнең генә утырып китүен, ә Гайсәнең анда утырмаганын күргәннәр иде. 23 Кешеләр Раббы шѳкрана итеп биргән икмәкне ашаган урынга Тибериас шәһәреннән башка кѳймәләр дә килеп туктадылар. 24 Шулай итеп, Гайсәнең дә, Аның шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, кѳймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте. 25 Аны диңгезнең аръягында эзләп тапкач:
– Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорадылар.
26 Гайсә аларга:
– Сезгә хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы галәмәтләр күргәнгә түгел, бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез. 27 Фани ризык ѳчен түгел, бәлки мәңгелек тормыш бирә торган ризык ѳчен тырышыгыз. Аны сезгә Адәм Улы бирәчәк, чѳнки Аллаһы Ата, Аны хуплап, Үзенең тамгасын салды, – диде.
28 Аннан соң алар:
– Аллаһы эшләрен башкару ѳчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорадылар.
29 – Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуңа иман итегез, Аллаһының эше менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.
30 Алар Аңа әйттеләр:
– Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың? 31 Безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна* 6:31 Манна – Аллаһы борынгы Исраил халкын Мисыр коллыгыннан чыгаргач, чүлдә туйдыру ѳчен күктән җибәргән ризык. ашаганнар. Бу турыда Изге язмада: «Ул аларга ашар ѳчен күктән икмәк бирде», – дип язылган.
32 Гайсә аларга:
– Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә күктән икмәкне Муса түгел, бәлки, хак икмәкне күктән Минем Атам бирә. 33 Аллаһы икмәге Ул – күктән иңеп, дѳньяга тормыш Бирүче, – диде.
34 Алар Гайсәгә:
– Әфәндем! Безне һәрвакыт шундый икмәк белән тәэмин итеп торчы, – диделәр.
35 Гайсә исә аларга әйтте:
– Мин – тормыш икмәге: Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман китерүче һичкайчан сусамас. 36 Ләкин Мин сезгә: сез Мине күрдегез, әмма Миңа иман китермисез, – дидем. 37 Атам Миңа юллаган һәркем Миңа киләчәк һәм Миңа килүчене һичкайчан куып җибәрмәячәкмен, 38 чѳнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару ѳчен күктән иңдем. 39 Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул биргән беркемне югалтмыйча, соңгы кѳндә үледән терелтергә тиешмен. 40 Мине җибәргән Атамның ихтыяры шул: Улын күрүче һәм Улына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышы булсын, Мин аны соңгы кѳндә терелтеп торгызачакмын.
41 Яһүдләр, Аның: «Мин – күктән иңгән икмәк», – дигән сүзләренә ризасызлык белдереп, үзара:
42 – Бу Йосыф улы Гайсә түгелме соң? Без Аның атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән иңдем», – дип сѳйли ала икән? – диештеләр.
43 Гайсә аларга җавап бирде:
– Үзара сукранышмагыз: 44 Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый, Мин исә шул кешене соңгы кѳндә терелтеп торгызачакмын. 45 Пәйгамбәрләрнең язмаларында: «Һәммәсе дә Аллаһы тарафыннан ѳйрәтеләчәк», – дип язылган. Атадан ишетеп ѳйрәнүче һәркем Минем янга килә. 46 Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Аллаһыдан Килүче генә Атаны күрде. 47 Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүченең мәңгелек тормышы бар. 48 Мин – тормыш икмәге. 49 Сезнең аталарыгыз чүлдә манна ашадылар һәм үлделәр. 50 Күктән иңүче икмәк исә шундый ки, аны ашаучы үлмәс. 51 Мин – күктән иңгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәңге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә – ул Минем тәнем. Мин аны дѳнья яшәсен ѳчен бирәчәкмен.
52 Шуннан соң яһүдләр ачуланышып:
– Бу Кеше ничек Үзенең тәнен безгә ашар ѳчен бирә алыр икән? – дип үзара бик каты бәхәсләштеләр.
53 Гайсә исә аларга әйтте:
– Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак. 54 Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүченең мәңгелек тормышы бар. Мин аны соңгы кѳндә терелтеп торгызачакмын. 55 Минем тәнем – чын ризык, Минем каным – чын эчемлек. 56 Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүче Миндә кала, Мин аңарда калам. 57 Мине тере Атам җибәрде һәм Мин Атам аша яшим, шулай ук Мине ашаучы да Минем аша яшәячәк. 58 Бу – күктән иңгән икмәк. Ул икмәк сезнең аталарыгыз ашаган манна кебек түгел: алар үлгәннәр. Ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк.
59 Ул боларны Кәпәрнаумда ѳйрәткән вакытта гыйбадәтханәдә сѳйләде.
Сез дә китәргә теләмисезме?
60 Гайсәнең күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соң:
– Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын? – диделәр.
61 Әмма Гайсә күңеленнән шәкертләренең сукрануларын белеп:
– Сезне шушы рәнҗетәме? 62 Адәм Улының элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез нәрсә булыр? 63 Рух Ул – тормыш бирүче, кешенең кѳче һичнинди файда китерми; Мин сезгә сѳйләгән сүзләр – рух һәм тормыш. 64 Әмма арагызда иман итмәүчеләр дә бар, – дип әйтте.
Чѳнки Гайсә кемнең иман итмәвен һәм кемнең Үзенә хыянәт итәчәген баштан ук белде.
65 Ул сүзен дәвам итеп:
– Менә шуның ѳчен Мин сезгә, Атам җибәрмәсә, Минем янга беркемнең дә килә алмаячагын әйттем, – диде.
66 Шул вакыттан башлап Гайсәнең күп кенә шәкертләре Аннан аерылып киттеләр һәм башка Аның белән бергә йѳрмәделәр.
67 Шуннан соң Гайсә унике шәкертеннән:
– Сез дә китәргә теләмисезме? – дип сорады.
68 Шимун Петер Аңа:
– Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит. 69 Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.
70 Гайсә аларга:
– Мин сезне – уникене сайлап алдым түгелме? Әмма сезнең арада берегез иблис, – диде.
71 Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенең берсе булган Шимун улы Яһүд Искариот хакында әйтте.
Гайсә һәм Аның энеләре
71 Шуннан соң Гайсә, яһүдләрнең Аны үтерергә эзләгәнлекләре сәбәпле, Яһүдиядә йѳрергә теләмәде. Шуңа күрә Ул Гәлиләядә йѳрергә булды. 2 Яһүдләрнең Чатыр кору бәйрәме якынлаша иде, һәм 3 энеләре:
– Гәлиләядән Яһүдиягә бар, Син эшләгән эшләрне шәкертләрең дә күрсен. 4 Әгәр кеше үзен танытырга тели икән, эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисең икән, Үзеңне дѳньяга күрсәт, – диделәр.
5 Аңа хәтта энеләре дә иман итмәделәр.
6 Гайсә аларга әйтте:
– Минем вакыт әле килеп җитмәде, ә сезнең ѳчен һәркайчан вакыт. 7 Дѳнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтен күрсәтә, чѳнки Мин эшләренең явыз булганлыгына һәрвакыт шаһитлек биреп торам. 8 Сез бәйрәмгә барыгыз, ә Мин бармыйм, чѳнки Минем вакыт әле җитмәде.
9 Ул аларга шулай диде һәм Гәлиләядә калды, 10 әмма, энеләре киткәч, яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды.
Гайсә Чатыр кору бәйрәмендә
11 Яһүдләр исә:
– Ул кайда икән? – дип, Аны бәйрәмдә эзләп йѳрделәр.
12 Аның хакында халык арасында күп сүзләр йѳрде. Кайберләре:
– Ул яхшы Кеше, – диде, башкалары исә:
– Юк, Ул халыкны аздыра, – дип сѳйләде.
13 Әмма, яһүдләрдән куркып, Аның хакында беркем дә ачык итеп сѳйләмәде.
14 Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаһы Йортына кереп ѳйрәтә башлады. 15 Яһүдләр:
– Бу Кеше каян белә икән, Ул бит укымаган? – дип гаҗәпләнделәр.
16 Гайсә аларга әйтте:
– Минем ѳйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке. 17 Аның ихтыярын башкарырга теләгән кеше бу ѳйрәтүнең Аллаһыданмы икәнен яки Үземнән генә сѳйлим микәнен белер. 18 Үз исеменнән сѳйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен Җибәрүченең данын эзләүче эчкерсез һәм Аңарда ялган юк. 19 Муса сезгә канун бирде түгелме? Ә сезнең берегез дә аны үтәми. Ни ѳчен Мине үтерергә йѳрисез?
20 Кешеләр:
– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йѳри? – диделәр.
21 Гайсә сүзен дәвам итте:
– Мин бер эш эшләдем һәм сез һәммәгез шуңа гаҗәпләнәсез. 22 Муса сезгә сѳннәт бирде, – гәрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә, – шуңа күрә шимбә кѳнне ир баланы сѳннәткә утыртасыз. 23 Муса кануны бозылмасын дип, шимбә кѳнне ир бала сѳннәткә утыртыла икән шимбә кѳнне бер кешене бѳтенләй савыктырганым ѳчен нигә Миңа ачуыгыз килә? 24 Тышкы күренешкә генә карап хѳкем итмәгез, бәлки дѳрес хѳкем итегез.
Гайсә – Мәсихме?
25 Шунда кайбер иерусалимлылар бер-берсенә:
– Бу әллә яһүдләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кешеме? 26 Әнә Ул ачыктан-ачык сѳйли, ә алар Аңа бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән? 27 Әмма, Мәсих килгәндә, Аның кайдан икәнлеген беркем дә белмәс. Без исә бу Кешенең кайдан икәнен беләбез, – диделәр.
28 Гайсә, Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә, тавышын кѳчәйтеп, болай диде:
– Сез Мине беләсез һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үземнән Үзем килмәдем, һәм Мине Җибәрүче хак. Сез Аны белмисез, 29 ә Мин Аны беләм, чѳнки Мин Аннан килдем, Мине Ул җибәрде.
30 Алар Гайсәне тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чѳнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле. 31 Халык арасында исә, күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм:
– Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаһи билгеләр күрсәтер микән? – диештеләр.
32 Фарисейләр халыкның Гайсә хакында шундый сүз йѳрткәннәрен ишеттеләр, һәм баш руханилар белән фарисейләр, Аны тотып алу ѳчен, тәртип саклаучыларны җибәрделәр. 33 Гайсә:
– Мин сезнең арада озак булмам, тиздән Үземне Җибәрүче янына кире кайтачакмын. 34 Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
35 Шунда яһүдләр үзара:
– Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче безнекеләр янына китеп, грекларны ѳйрәтергә тели микән? 36 Аның: «Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз», – дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән? – диештеләр.
37 Бәйрәмнең соңгы, бѳек кѳнендә Гайсә торып басты һәм кѳчле тавыш белән әйтте:
– Сусаган кеше Минем янга килсен һәм эчсен. 38 Миңа иман итүченең, Изге язмада әйтелгәнчә: «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак».
39 Ул моны Үзенә иман китергәннәр алачак Рух хакында әйтте; әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде.
40 Аның бу сүзләрен тыңлап торган халык арасында кайберләре:
– Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр, – диделәр.
41 Берләре:
– Бу – Мәсих.
Ә башкалары:
– Мәсих Гәлиләядән килер микән? 42 Изге язмада, Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт шәһәреннән – Бәйтлехемнән киләчәк, дип язылган түгелме? – диделәр.
43 Шулай итеп, халык арасында Гайсә хакында бәхәс чыкты. 44 Кайберләре Аны тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде.
45 Тәртип саклаучылар баш руханилар белән фарисейләр янына кайткач, алардан:
– Ни ѳчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорадылар.
Тегеләр:
46 – Берәүнең дә һичкайчан ул Кеше сѳйләгән кебек сѳйләгәне юк, – дип җавап бирделәр.
47 Фарисейләр аларга:
– Әллә сез дә алдандыгызмы? 48 Башлыкларның яки фарисейләрнең берәрсе Аңа иман китердеме? 49 Ә канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән.
50 Шунда фарисейләрнең берсе, Никәдим атлысы, ул элегрәк Гайсә янына килеп киткән иде:
51 – Башта кешене тыңламыйча һәм аның нәрсә эшләгәнен белмичә безнең канун аны хѳкем итәме? – диде.
52 – Әллә син дә Гәлиләядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән һич тә пәйгамбәр чыкмас, – дип җавап бирделәр аңа.
Уйнашлыкта тотылган хатын
[ 53 Барысы да ѳйләренә таралгач,
81 Гайсә Зәйтүн тавына китте.
2 Иртә белән Ул яңадан Аллаһы Йортына килде һәм Аның янына күп халык җыелды. Ул, утырып, аларны ѳйрәтә башлады. 3 Шулчак канунчылар һәм фарисейләр, уйнашлыкта тотылган бер хатынны алып килеп, уртага бастырып куйдылар 4 һәм Гайсәгә:
– Остаз! Бу хатын зина кылганда тотылды. 5 Канунда Муса мондыйларны ташлар атып үтерергә әмер бирә, ә Син нәрсә әйтерсең? – диделәр.
6 Алар моны, Гайсәне сынау ѳчен, Аны гаепләргә берәр сылтау табарбыз, дигән уй белән әйттеләр. Әмма Гайсә, чүгәләп, бармагы белән җиргә яза башлады. 7 Ләкин алар сорауларын кабат биргәнгә, Ул торып басты һәм аларга:
– Сезнең кайсыгыз гѳнаһсыз, шул башлап аңа таш атсын, – диде. 8 Һәм, тагын чүгәләп, җиргә язуын дәвам итте.
9 Алар исә, моны ишеткәч, ѳлкәннәреннән башлап бер-бер артлы чыгып киттеләр. Гайсә уртада басып торган хатын белән генә калды.
10 Гайсә торып басып:
– Сеңлем! Кайда алар? Сине беркем дә хѳкем итмәдеме? – дип сорады.
11 Хатын исә:
– Беркем дә, Әфәндем! – диде.
Гайсә аңа:
– Мин дә сине хѳкем итмим: бар, башка гѳнаһ кылма, – диде.]* 7:53-8:11 Кайбер кулъязмаларда җәяләр эчендәге сүзләр дә бар.
Гайсә – дѳньяга яктылык
12 Гайсә тагын халыкка сѳйләде. Ул:
– Мин – дѳньяга яктылык. Минем артымнан баручы караңгылыкта йѳрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте.
13 Шуннан соң фарисейләр Аңа:
– Син Үзең хакында Үзең шаһитлек бирәсең, Синең шаһитлегең хак түгел, – диделәр.
14 Гайсә исә аларга:
– Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирсәм дә, Минем шаһитлегем хак, чѳнки кайдан килеп кая баруымны беләм, ә сез Минем кайдан килеп кая баруымны белмисез. 15 Сез кешеләр үлчәме буенча хѳкем итәсез, ә Мин беркемне дә хѳкем итмим. 16 Мин хѳкем итсәм дә, Минем хѳкемем хак, чѳнки Мин Үзем генә түгел, Мине җибәрүче Ата белән бергә Мин. 17 Сезнең кануныгызда да: «Ике кешенең шаһитлеге хак», – дип язылган. 18 Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирәм һәм Минем хакта Мине җибәргән Ата шаһитлек бирә, – дип җавап бирде.
19 Шуннан соң Гайсәдән:
– Кайда Синең атаң? – дип сорадылар.
Гайсә:
– Сез Мине дә, Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – диде.
20 Гайсә бу сүзләрне Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Аңа кул тидермәде, чѳнки Аның вакыты әле килеп җитмәгән иде.
Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз
21 Гайсә аларга янә:
– Мин китәм. Сез Мине эзләрсез. Сез үз гѳнаһыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
22 Яһүдләр:
– Ул Үзен Үзе үтерәчәк микәнни? Чѳнки: «Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз», – ди бит, – диештеләр.
23 Ул аларга:
– Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дѳньяныкы, Мин бу дѳньяныкы түгел, – диде. 24 – Сез Минем мәңге бар* 8:24 Мин мәңге бар – Бу сүзләр Аллаһының «Мин – бар» дигән исеменә туры килә. (Тәүрат, «Чыгыш» китабы 3:14.) икәнемә ышанмасагыз, үз гѳнаһларыгыз белән үләрсез. Шуңа күрә Мин сезгә: «Сез гѳнаһларыгыз белән үләрсез», – дидем.
25 Шуннан соң Гайсәдән:
– Кем соң Син? – дип сорадылар.
– Мин сезгә Үземнең кемлегемне инде күптән әйтәм, – диде аларга Гайсә. – 26 Сезнең хакта күп сѳйләп, сезне хѳкем итә алыр идем. Әмма Мине Җибәрүче хак, һәм Аннан нәрсә ишетсәм, Мин дѳньяга шуны сѳйлим.
27 Алар Гайсәнең Ата хакында сѳйләвен аңламадылар. 28 Гайсә аларга әйтте:
– Сез Адәм Улын күтәргәч, Минем мәңге бар* 8:28 Мин мәңге бар – 8:24 тәге искәрмәне карагыз. икәнемне һәм Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, бәлки, Атам ничек ѳйрәткән булса, шулай сѳйләвемне белерсез. 29 Мине Җибәрүче Минем белән. Атам Мине ялгыз калдырмады, чѳнки Мин һәрвакыт Ул теләгән эшләрне генә эшлим.
30 Ул шушы сүзләрне сѳйләгән чакта күпләр Аңа иман китерделәр.
Ибраһимның балалары
31 Гайсә Үзенә иман китергән яһүдләргә:
– Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. 32 Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте.
33 – Без Ибраһим нәселеннән, – диделәр алар Аңа, – һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык. Ничек соң Син: «Ирекле булырсыз», – дисең?
34 – Сезгә хак сүз әйтәм: гѳнаһ кылучы һәркем – гѳнаһ колы. 35 Кол ѳйдә мәңге тормый, ә атаның улы анда мәңге тора. 36 Шулай итеп, Улы сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз. 37 Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм, әмма, Минем сүзләремә сездә урын булмаганга күрә, сез Мине үтерергә йѳрисез. 38 Мин Атам янында күргәннәрем хакында сѳйлим, ә сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, – диде аларга Гайсә.
39 Алар, җавап биреп:
– Безнең атабыз – Ибраһим, – диделәр.
Гайсә аларга әйтте:
– Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен эшләр идегез. 40 Ә хәзер Мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сѳйләгән Бәндәне, үтерергә йѳрисез. Ибраһим алай эшләмәде. 41 Сез үз атагызның эшләрен эшлисез.
Алар Аңа:
– Без уйнаштан тумаган, безнең Атабыз бер генә: Ул – Аллаһы, – диделәр.
42 Гайсә аларга әйтте:
– Атагыз Аллаһы булса, сез Мине яратыр идегез, чѳнки Мин Аллаһыдан килдем. Мин Үзлегемнән килмәдем, Мине Ул җибәрде. 43 Ни ѳчен сез Мин сѳйләгәннәрне аңламыйсыз? Чѳнки сез Минем сүземне тыңлый алмыйсыз. 44 Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чѳнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сѳйләгән вакытта, үзенекен сѳйли, чѳнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы. 45 Ә сез, Мин хакыйкатьне сѳйләгәнгә күрә, Минем сүзләремә ышанмыйсыз. 46 Минем гѳнаһта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итә алыр? Әгәр хакыйкатьне сѳйлим икән, ни ѳчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз? 47 Кем Аллаһыдан булса, ул Аллаһы сүзләрен тыңлар; ә сез, Аллаһыдан булмаганга күрә, тыңламыйсыз.
Гайсә һәм Ибраһим
48 Моңа яһүдләр:
– Син самареяле, Синең эчеңдә җен бар, – әллә бу дѳрес түгелме? – диделәр.
49 Гайсә җавап бирде:
– Миндә җен юк. Мин Атамны хѳрмәт итәм, ә сез Мине хур итәсез. 50 Хәер, Мин Үземә дан эзләмим, ә эзләүче башка Берәү бар һәм Ул хѳкем итә. 51 Сезгә хак сүз әйтәм: кем Минем сүземне тота, ул һичкайчан үлем күрмәячәк.
52 Яһүдләр Аңа:
– Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмас», – дисең. 53 Син атабыз Ибраһимнан да бѳегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син Үзеңне кем дип саныйсың?
54 Гайсә җавап бирде:
– Үземне Үзем данлыйм икән, Минем даным буш булыр. Сез «Аллаһыбыз» дип атаган Атам Мине данлый. 55 Сез Аны белмисез, ә Мин Аны беләм. Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам. 56 Сезнең атагыз Ибраһим Минем кѳнемне күрәчәгенә шатланды. Ул аны күреп куанды.
57 Яһүдләр Аның бу сүзләренә:
– Сиңа әле илле яшь тә юк, ә Син Ибраһимны күрдеңме? – диделәр.
58 Гайсә аларга әйтте:
– Сезгә хак сүз әйтәм: Ибраһим булганга кадәр Мин бар* 8:58 Мин бар – Бу сүзләр Аллаһының исеменә туры килә. 8:24 нең искәрмәсен карагыз..
59 Шул чакта алар, Аңа ыргыту ѳчен, кулларына ташлар алдылар, әмма Гайсә, яшеренеп, Аллаһы Йортыннан чыгып китте.
Тумыштан сукыр кешенең күрә башлавы
91 Үтеп барышлый, Гайсә тумыштан ук сукыр бер кешене күрде. 2 Шәкертләре Аннан:
– Остаз! Бу кешенең сукыр булып тууы кемнең гѳнаһыннан: бу кеше үзе гѳнаһ кылганмы, әллә ата-анасымы? – дип сорадылар.
3 Гайсә җавап бирде:
– Бу кеше үзенең гѳнаһы ѳчен дә, ата-анасының кылган гѳнаһы ѳчен дә сукыр түгел. Ул, аның авыруы аша Аллаһы эшләре күренсен ѳчен, сукыр булып туды. 4 Кѳн үткәнче без Мине Җибәрүченең эшләрен башкарырга тиешбез. Тѳн җитә, ул чакта һичкем берни эшли алмас. 5 Мин дѳньяда вакытта, Мин – дѳньяга яктылык.
6 Шулай дип, Ул җиргә тѳкерде, тѳкереге белән лай ясады, шул лайны сукырның күзләренә сѳртте дә 7 аңа:
– Шилуах буасына барып юын, – диде. (Шилуах – «Җибәрелгән» дигән мәгънәдә.)
Ул барып юынды һәм күзләре күрә торган булып кайтты. 8 Аның күршеләре һәм элек хәер сорашып утыруын күргән кешеләр:
– Бу соң, теге, хәер сорашып утырган кеше түгелме? – диделәр.
9 Кайберләре: «Бу – шул», ә кайберләре: «Шуңа охшаган», – диделәр.
Сукыр үзе исә:
– Мин шул кеше, – дип әйтә иде.
10 Аннан:
– Күзләрең ничек ачылды соң? – дип сорадылар.
11 Ул җавап биреп:
– Гайсә атлы Кеше лай ясап күзләремә сѳртте, аннан: «Шилуах буасына барып юын», – диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды, – диде ул.
12 Аннан: «Ул Кеше кайда?» – дип сорагач:
– Мин белмим, – дип җавап бирде.
13 Элек сукыр булган бу кешене фарисейләр янына алып бардылар. 14 Ә Гайсә лай ясап сукырның күзләрен ачкан кѳн – шимбә кѳн иде. 15 Фарисейләр дә аннан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга:
– Ул минем күзләремә лай сылады, мин юындым да күрә башладым, – диде.
16 Кайбер фарисейләр исә:
– Бу Кеше шимбә кѳнне тотмый, шуңа күрә Ул Аллаһыдан түгел, – дип әйттеләр.
Ә башкалары:
– Гѳнаһлы кеше мондый могҗизалы галәмәтләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты. 17 Әлеге сукырга: – Син Аның турында нәрсә әйтерсең, Ул бит синең күзләреңне ачты, – диделәр.
– Ул – Пәйгамбәр, – дип җавап бирде сукыр.
18 Әмма яһүдләр, күзләре ачылган кешенең ата-анасын чакырганчы, аның сукыр булганына һәм күрә башлавына ышанмадылар.
19 – Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Әмма хәзер ул ничек күрә ала? – дип сорадылар алар.
20 Ата-анасы аларга:
– Без аның улыбыз икәнен һәм сукыр булып туганын беләбез. 21 Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз, үзе хакында үзе сѳйләсен, – дип җавап бирделәр.
22 Сукырның ата-анасы, яһүдләрдән курыкканга күрә, шулай диде. Чѳнки яһүдләр, Гайсәнең Мәсих икәнен икърар итүче һәркемне гыйбадәтханәдән аерырга, дип сүз куешкан иделәр. 23 Шунлыктан аның ата-анасы: «Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз», – диделәр.
24 Шулай итеп, яһүдләр элек сукыр булган кешене икенче тапкыр чакырып, аңа:
– Аллаһыны ихтирам ит! Без ул Кешенең гѳнаһлы икәнен беләбез, – диделәр.
25 Ул аларга:
– Ул гѳнаһлымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм, – дип җавап бирде.
26 Алар аннан:
– Ул нәрсә эшләде? Синең күзләреңне ничек ачты? – дип тагын сорадылар.
27 Ул аларга:
– Мин инде сезгә сѳйләдем, ә сез тыңламадыгыз. Ни ѳчен тагын ишетергә телисез? Әллә сез дә Аның шәкертләре булырга җыенасызмы? – дип җавап бирде.
28 Алар аңа бик ачуланып:
– Син – Аның шәкерте, ә без – Муса шәкертләре. 29 Без Аллаһының Мусага сѳйләгәнен беләбез, әмма Моның кайдан икәнен белмибез, – диделәр.
30 Күрә башлаган кеше, аларга җавап биреп, болай диде:
– Шунысы гаҗәп тә: сез Аның кайдан икәнен белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты! 31 Без Аллаһының гѳнаһлыларны тыңламавын беләбез, әмма Аллаһыга табынучыны һәм Аның ихтыярын башкаручыны Ул тыңлый. 32 Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында гомердә дә ишетелгәне юк. 33 Ул Кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде.
34 – Башыңнан аягыңа тикле гѳнаһта тугансың, нигә безне ѳйрәтәсең? – дип, аны куып чыгардылар.
Рухи сукырлык
35 Гайсә, аны куып чыгарганнарын ишеткәч, аны табып:
– Син Адәм Улына ышанасыңмы? – дип сорады.
36 Ул исә:
– Әфәндем, мин Аңа ышансын ѳчен Аның кем икәнен әйт сәнә, – дип җавап бирде.
37 Гайсә әйтте:
– Син Аны күрдең. Хәзер синең белән Ул сѳйләшә.
38 Ул исә:
– Раббым, мин ышанам! – дип Аның алдына тезләнеп, Аңа табынды.
39 Гайсә:
– Мин бу дѳньяга, күрми торганнар – күрсен, ә күрә торганнар – сукырайсын дип, хѳкем итү ѳчен килдем, – дип әйтте.
40 Аның янында булган кайбер фарисейләр, моны ишеткәч:
– Әллә без дә сукырмы? – диделәр.
41 – Сез сукыр булсагыз, гѳнаһыгыз ѳчен гаепле булмас идегез; ә сез, күрәбез, дигәнлектән гѳнаһыгыз үзегездә кала, – дип әйтте Гайсә.
Гайсә – яхшы Кѳтүче
101 – Сезгә хак сүз әйтәм: кем сарык утарына капкадан түгел, бәлки башка юл белән керә, ул – карак һәм юлбасар. 2 Ә капкадан керүче сарыкларга кѳтүче була: 3 аңа сакчы капка ача, сарыклар аның тавышын ишетәләр һәм ул сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга. 4 Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара; ә сарыклар аның артыннан баралар, чѳнки аның тавышын таныйлар. 5 Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аннан качып китәләр, чѳнки аның тавышын танымыйлар.
6 Гайсә аларга бу гыйбрәтле хикәяне сѳйләде, ләкин кешеләр Аның нәрсә хакында сѳйләгәнен аңламадылар.
7 Шулай итеп, Гайсә аларга янә:
– Сезгә хак сүз әйтәм: Мин – сарыкларга капка. 8 Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак һәм юлбасар иделәр, ләкин сарыклар аларны тыңламадылар. 9 Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йѳриячәк һәм кѳтүлек табачак. 10 Карак ул урлау, үтерү һәм һәлак итү ѳчен генә килә. Мин исә аларның тормышы булсын, тормышы мул булсын дип килдем.
11 Мин – яхшы Кѳтүче; яхшы кѳтүче сарыклары ѳчен гомерен дә кызганмый. 12 Ә ялланган кѳтүче – чын кѳтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга һѳҗүм итеп, аларны таратып бетерә.
14 Мин – яхшы Кѳтүче. Ата Мине, Мин Атаны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым ѳчен тормышымны да кызганмыйм. 16 Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер кѳтү һәм бер кѳтүче булачак. 17 Ата Мине шуның ѳчен ярата: Мин Үз тормышымны аны яңадан кабул итү ѳчен бирәм. 18 Аны Миннән беркем дә алмый, Мин аны Үз ихтыярым белән бирәм: аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар. Болай эшләргә Миңа Атам боерык бирде.
19 Бу сүзләр нәтиҗәсендә яһүдләр арасында янә бәхәс чыкты. 20 Аларның күбесе:
– Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни ѳчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.
21 Башкалары исә:
– Бу җенле кеше сүзләре түгел, җен сукырның күзләрен ача аламы соң? – диделәр.
Яһүдләр Гайсәне кабул итмиләр
22 Кыш җиткәч, Иерусалимда Яңару бәйрәме* 10:22 Яңару бәйрәме – Мәсих туганга кадәр 165 нче елда Иерусалимдагы Аллаһы Йортының яңадан ачылуын искә алу бәйрәме. вакытында, 23 Гайсә Аллаһы Йортында Сѳләйман әйванында* 10:23 Әйван – баганалардан торган ѳсте каплаулы зал. йѳргән чакта, 24 яһүдләр, Аның тирәсенә җыелып:
– Син безне газаплы билгесезлектә озак тотарсыңмы? Син Мәсих булсаң, безгә ачык итеп әйт, – диделәр.
25 Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаһитлек бирәләр. 26 Әмма сез ышанмыйсыз, чѳнки сез Минем сарыкларымнан түгел. 27 Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар. 28 Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан да һәлак булмаячаклар, һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак. 29 Аларны Миңа биргән Атам һәммәсеннән дә бѳек. Атамның кулыннан аларны тартып алырга беркемнең дә кѳче җитмәячәк. 30 Мин һәм Ата – бер.
31 Шуннан соң яһүдләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар.
32 Гайсә исә аларга:
– Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсысы ѳчен Мине ташлар атып үтерергә телисез? – дип әйтте.
33 Яһүдләр Аңа:
– Без Сине яхшы эшләрең ѳчен түгел, бәлки, Аллаһыны хѳрмәт итмичә, Аңа каршы кѳфер сүз сѳйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Аллаһы дип әйтүең ѳчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.
34 Гайсә аларга:
– Аллаһының: «„Сез – илаһлар", – дидем Мин», – дип әйткән сүзләре сезнең кануныгызда язылган түгелме? 35 Аллаһы Үзенең сүзе бирелгән кешеләрне илаһлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый. 36 Ничек соң сез Миңа, Ата изге эшкә аерып дѳньяга җибәргән Затка, Мин: «Мин – Аллаһы Улы», – дип әйткәндә: «Кѳфер сѳйлисең», – дисез? 37 Мин Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз. 38 Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, Атамның Миндә, Минем Аңарда икәнлекне белү һәм аңлау ѳчен, эшләремә ышаныгыз, – дип әйтте.
39 Шунда Аны тагын кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте.
40 Шуннан соң Гайсә тагын Үрдүннең аръягына, элек Яхъя чумдырган урынга китте һәм шунда калды. 41 Күпләр Аның янына килделәр һәм бер-берсенә:
– Яхъя һичбер могҗизалы галәмәт күрсәтмәде, әмма Яхъяның бу Кеше турында әйткәннәре һәммәсе дә дѳрес булды, – диделәр.
42 Һәм анда күпләр Аңа иман китерде.
Гайсәнең Лазарны үледән терелтеп торгызуы
111 Мәрьям һәм аның апасы Марта яшәгән Бәйтәния авылында Лазар исемле бер кеше авырый иде. 2 Мәрьям – авырып ятучы Лазарның сеңлесе, Раббының аякларын хуш исле май белән майлап, чәче белән сѳрткән кыз. 3 Кыз туганнар Гайсәгә:
– Раббым! Якын дустың Лазар авырый, – дип хәбәр җибәрделәр.
4 Гайсә бу турыда ишеткәч:
– Бу авыру – үлемгә дигән чир түгел, бәлки Аллаһының данлануы ѳчен, һәм бу авыру аша Аллаһы Улы данлансын ѳчен, – диде.
5 Гайсә Мартаны, аның сеңлесен һәм Лазарны ярата иде, 6 әмма, Лазарның авыру икәнен ишеткәч тә, булган урынында Ул тагын ике кѳнгә тоткарланды. 7 Шуннан соң шәкертләренә:
– Яңадан Яһүдиягә барыйк, – диде.
8 Шәкертләре Аңа:
– Остаз! Әле күптән түгел генә яһүдләр Сине ташлар атып үтерергә йѳргәннәр иде, Син тагын шунда барасыңмы? – диделәр.
9 Гайсә җавап бирде:
– Кѳн яктылыгы унике сәгать түгелме соң? Кѳндез йѳрүче абынмый, чѳнки бу дѳньяның яктысын күрә. 10 Ә тѳнлә йѳрүче абына, чѳнки аңарда яктылык юк.
11 Шуннан соң Гайсә сүзен дәвам итте:
– Дустыбыз Лазар йоклап киткән, Мин аны уятырга барам.
12 Аның шәкертләре:
– Раббыбыз! Йоклап киткән булса, савыгыр, – диделәр.
13 Гайсә аның үлгәнлеге хакында әйткән иде, алар исә, гадәттәге йокы турында сѳйли, дип уйладылар. 14 Шуңа күрә Гайсә аларга ачык итеп:
– Лазар үлде. 15 Сез ышансын дип, анда булмаганыма сезнең ѳчен шатланам. Әйдәгез, аның янына барыйк, – диде.
16 Игезәк кушаматлы Томас шәкертләргә:
– Әйдәгез, киттек, Аның белән бергә без дә үлик, – диде.
17 Бәйтәниягә килеп җиткәч, Гайсә Лазарның инде дүрт кѳн буена кабердә ятуын ишетте. 18 Бәйтәния исә Иерусалимга ѳч чакрым* 11:18 Ѳч чакрым – грекча сүзгә-сүз: «унбиш стадия». чамасы гына иде. 19 Абыйлары ѳчен кайгыручы Марта белән Мәрьямне юатырга байтак яһүдләр килгән иде. 20 Марта, Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, Аны каршы алырга чыкты. Мәрьям исә ѳйдә калды.
21 Марта Гайсәгә әйтте:
– Раббым! Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде. 22 Әмма хәзер дә беләм: Син Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, Ул Сиңа бирәчәк.
23 Гайсә аңа:
– Абыең үледән тереләчәк, – диде.
24 – Соңгы кѳндә – үледән терелү вакытында – аның тереләчәген беләм, – диде Марта.
25 Гайсә исә:
– Мин – терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, яшәячәк. 26 Яшәүче һәм Миңа иман китерүче һәркем һичкайчан үлмәс. Син моңа ышанасыңмы? – диде.
27 Марта Аңа:
– Әйе, Раббым! Синең дѳньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам, – диде.
28 Моны әйткәч, Марта китеп барды, һәм, сиздермичә генә сеңлесе Мәрьямне чакырып:
– Остаз монда, Ул сине чакыра, – диде.
29 Мәрьям, моны ишеткәч тә, тиз генә урыныннан торып, Гайсә янына китте. 30 Ул вакытта Гайсә әле авылга кермичә, Марта белән очрашкан урында тора иде. 31 Мәрьям белән бергә булган юатучы яһүдләр аның җәһәт кенә торып чыгып китүен күрделәр һәм, елау ѳчен кабер янына китте, дип уйлап, аның артыннан киттеләр.
32 Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп җиткәч, Аны күреп:
– Раббым! Син монда булсаң, абыем үлмәгән булыр иде, – дип, Аның аякларына егылды.
33 Мәрьямнең һәм аның белән килгән яһүдләрнең елауларын күреп, Гайсә Үзе дә борчылды һәм кѳенеп:
34 – Сез аны кайда күмдегез? – дип сорады.
Алар Аңа:
– Әйдә, барыйк, Раббым! Үзең күрерсең, – диделәр.
35 Гайсә елады.
36 Моны күреп яһүдләр:
– Карагыз әле, Ул Лазарны ничек яраткан икән! – диештеләр.
37 Ә кайберләре:
– Ул сукырның күзләрен ачкан икән, ник соң Лазарны да үлемнән алып калу ѳчен берәр нәрсә эшли алмаган? – диделәр.
38 Гайсә тагын да ныграк кѳенгән хәлдә кабер янына килде. Кабер мәгарә булып, аңа керү юлы таш белән бастырып куелган иде.
39 Гайсә:
– Ташны читкә алып куегыз, – диде.
Мәрхүмнең сеңлесе Марта Аңа:
– Раббым! Ул инде исләнгән, чѳнки ул үлгәннән соң дүрт кѳн үтте, – диде.
40 Гайсә аңа:
– «Әгәр иман итсәң, Аллаһының данын күрәчәксең», – дип әйтмәдемме сиңа? – диде.
41 Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Гайсә исә, югарыга карап:
– Атам! Мине ишеткәнең ѳчен Сиңа рәхмәт белдерәм. 42 Мине һәрвакыт ишетүеңне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торучы кешеләр ѳчен, Мине Син җибәргәнгә ышансыннар ѳчен әйтәм, – диде.
43 Шулай дигәннән соң Ул кѳчле тавыш белән:
– Лазар! Чык! – диде.
44 Шул вакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, йѳзе яулык белән капланган иде. Гайсә:
– Чишегез аны, йѳрсен, – диде.
Фарисейләр Гайсәне үтерергә ниятлиләр
45 Мәрьям янына килгән яһүдләрнең күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Аңа иман китерделәр. 46 Ә кайберләре фарисейләр янына барып, аларга Гайсә кылган эшләр турында сѳйләделәр. 47 Шунда баш руханилар һәм фарисейләр киңәшмә җыйдылар.
– Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу Кеше күп галәмәтләр күрсәтә. 48 Аны шул кѳе калдырсак, һәммәсе Аңа иман китерәчәк, һәм римлылар килеп, җиребезне дә, халкыбызны да басып алачак.
49 Аларның берсе – ул елны иң баш рухани булган Кәяфәс аларга:
– Сез бернәрсә дә белмисез! 50 Бѳтен халык һәлак булуга караганда, халык ѳчен бер кешенең үлүе – сезнең ѳчен хәерлерәк. Сез шуны аңламыйсызмы? – диде.
51 Ул моны үзеннән сѳйләмәде, бәлки, ул елның иң баш рухание буларак, Гайсәнең яһүд халкы ѳчен, бу халык ѳчен генә дә түгел, бәлки, таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыю ѳчен дә үләчәген алдан әйтеп бирде.
53 Шул кѳннән соң алар Аны үтерергә ниятләделәр. 54 Шуңа күрә Гайсә инде яһүдләр арасында ачыктан-ачык йѳрмәде. Ул аннан чүл янындагы бер ѳлкәгә, Эфраим дигән шәһәргә китте һәм Үзенең шәкертләре белән шунда калды.
55 Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимга илнең тѳрле почмакларыннан күп халык килде. 56 Халык Гайсәне эзләде. Алар Аллаһы Йортында бер-берсенә:
– Сез ничек уйлыйсыз? Ул бәйрәмгә килер микән? – диештеләр.
57 Баш руханилар һәм фарисейләр исә, Гайсәне тотып алу ѳчен, Аның кайда булуын белгән кешеләр безгә килеп әйтергә тиеш, дигән әмер бирделәр.
Гайсәне Бәйтәниядә майлау
121 Коткарылу бәйрәменә алты кѳн кала, Гайсә Бәйтәния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Лазар яши иде. 2 Анда Гайсә хѳрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта хезмәт күрсәтеп йѳрде, ә Лазар Гайсә белән бергә табын артында утыра иде. 3 Мәрьям, нард үсемлегеннән* 12:3 Нард үсемлеге – Һиндстанда үсә торган үсемлек. ясалган бер кадак бик кыйммәтле хуш исле саф май алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәче белән сѳртте. Ѳй эче ислемайның хуш исе белән тулды. 4 Шунда Гайсәнең шәкертләреннән берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүд Искариот:
5 – Ни ѳчен бу хуш исле майны, ѳч йѳз динарга сатып, фәкыйрьләргә ѳләшеп бирмәскә иде? – диде.
6 Ул моны һич тә фәкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы ѳчен әйтте. Уртак акча янчыгын йѳртү аның вазифасы иде. Ул аннан үзенә акча ала торган иде.
7 Гайсә моңа җавап бирде:
– Калдыр Мәрьямне, ул бу эшне Мине күмү кѳненә саклады, 8 фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, ә Мин сезнең белән һәрвакыт бергә булмам.
9 Шул вакытта күп яһүдләр, Гайсәнең Бәйтәниядә икәнлеген белеп, шунда җыелдылар. Алар Гайсә ѳчен генә түгел, Ул үледән терелткән Лазарны күрү ѳчен дә килделәр. 10 Шунлыктан баш руханилар Лазарны да үтерергә карар чыгардылар, 11 чѳнки аның аркасында күп яһүдләр Гайсә янына килә һәм Аңа иман китерә иде.
Гайсә тантана белән Иерусалимга керә
12 Икенче кѳнне бәйрәмгә килгән халык арасында «Гайсә Иерусалимга килә икән» дигән хәбәр таралды. 13 Халык, хѳрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты һәм:
– Һошанна* 12:13 Һошанна – яһүд телендә «ярдәм ит» яки «Аллаһыга дан» дигәнне аңлата.!
Раббы исеме белән Килүче
Һәм Исраил Патшасы мѳбарәк! –
дип кычкырдылар.
14 Гайсә исә, бер ишәк табып, аңа атланды һәм һәммәсе Изге язмада язылганча булды:
15 «Сион кызы* 12:15 Сион кызы – Иерусалим халкы., курыкма!
Менә, яшь ишәккә атланып,
Синең Патшаң килә».
16 Аның шәкертләре ул вакытта моны аңламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соң, Аның хакында шулай язылган булуын һәм Аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә тѳшерделәр.
17 Элек Гайсә белән бергә булган кешеләр Аның Лазарны кабердән чакырып чыгарып, үледән терелтүе турында сѳйләп бирделәр. 18 Аның шундый могҗизалы галәмәт кылганын ишеткәнгә, халык Аны каршыларга чыкты.
19 Фарисейләр исә үзара:
– Күрәсезме, безгә бернәрсә дә ярдәм итми. Бѳтен дѳнья Аның артыннан бара, – диделәр.
Гайсә Үзенең үләчәген әйтә
20 Бәйрәмдә Аллаһыга табыну ѳчен килүчеләр арасында берничә грек та бар иде. 21 Алар Гәлиләядәге Бәйтсайдадан булган Филип янына килеп, аннан:
– Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенделәр.
22 Филип бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сѳйләделәр. 23 Гайсә аларга җавабында:
– Адәм Улының данлану вакыты җитте, – диде. 24 – Сезгә хак сүз әйтәм: җиргә тѳшкән бодай бѳртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер. 25 Үзенең тормышын яратучы аны һәлак итәчәк, ә бу дѳньяда үз тормышын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш ѳчен саклаячак. 26 Кем Миңа хезмәт итә, ул Миңа иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер.
27 Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин бу сәгатькә Мин нәкъ шуның ѳчен килдем дә. 28 Атам! Исемеңне данла.
Шул вакыт күктән:
– Мин данладым һәм данлаячакмын, – дигән тавыш ишетелде.
29 Шунда торган һәм моны ишеткән халык:
– Күк күкрәде, – диде.
Кайберләре исә:
– Аңа фәрештә сѳйләде, – диделәр.
30 Моңа каршы Гайсә:
– Бу тавыш Минем ѳчен түгел, бәлки сезнең ѳчен килде. 31 Бу дѳнья хәзер хѳкем ителә, хәзер бу дѳньяның мирзасы* 12:31 Бу дѳньяның мирзасы – иблис дигән мәгънәгә ия. куып чыгарылачак. 32 Мин җирдән күтәрелгәннән соң барлык кешеләрне Үземә тартачакмын, – диде.
33 Ул моны Үзенең нинди үлем белән үләчәген белдереп әйтте. 34 Халык Аңа җавап бирде:
– Без кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген белдек, ә Син, Адәм Улы күтәрелергә тиеш, дип ничек әйтәсең? Кем Ул – Адәм Улы?
35 Шунда Гайсә аларга:
– Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын ѳчен, яктылык бар чагында йѳреп калыгыз, чѳнки караңгыда йѳрүче кая барганын белми. 36 Яктылык сезнең белән булган чакта яктылыкка иман китерегез, шул чакта сез яктылык балалары булачаксыз, – диде.
Шушы сүзләрне әйткәннән соң Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде.
Халыкның Гайсәгә иман китермәве
37 Гайсә халык алдында шулкадәр күп могҗизалы галәмәтләр күрсәтсә дә, ул Аңа иман китермәде. 38 Ишагыйя пәйгамбәрнең:
«Йа Раббым! Без сѳйләгән хәбәргә кем ышанды?
Раббының кодрәте кемгә ачылды?» –
дигән сүзләре тормышка ашты.
39 Алар иман китерә алмадылар, чѳнки Ишагыйя әйткәнчә:
40 «Ул аларның күзләрен күрмәс итте,
йѳрәкләрен таш кебек катырды;
Югыйсә алар күзләре белән күрерләр,
йѳрәкләре белән аңларлар,
Миңа таба борылырлар
һәм Мин аларны савыктырыр идем».
41 Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнең данын күргәнгә әйткән, ул шулай дип Аның турында сѳйләгән.
42 Хәер, башлыкларның да күбесе Аңа иман китерде, ләкин алар, фарисейләр гыйбадәтханәдән аерыр дип куркып, икърар итмәделәр, 43 чѳнки Аллаһы данына караганда кешеләр данын күбрәк яраттылар.
44 Гайсә исә кѳчле тавыш белән:
– Миңа иман итүче Минем Үземә түгел, бәлки Мине Җибәрүчегә иман итә, – диде. 45 – Мине күрүче Мине Җибәрүчене күрә. 46 Миңа иман итүче караңгылыкта калмасын дип, Мин дѳньяга яктылык булып килдем. 47 Кем дә булса Минем сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хѳкем итмим, чѳнки Мин дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки коткару ѳчен килдем. 48 Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәүченең үз хѳкем итүчесе бар: аны соңгы кѳндә Мин әйткән сүз хѳкем итәчәк. 49 Мин Үземнән сѳйләмәдем, нәрсә сѳйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата Миңа әмер бирде. 50 Мин Аның әмеренең мәңгелек тормыш икәнен беләм. Шулай итеп, Мин нәрсә сѳйлим – һәр сүзне Атам кушканча сѳйлим.
Гайсә шәкертләренең аякларын юа
131 Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте.
2 Иблис Шимун Искариот улы Яһүднең күңеленә Гайсәгә хыянәт итү фикерен салганнан соң, шәкертләре белән кичке аш ашаган вакытта, 3 Гайсә Атаның һәрнәрсәне Аның кулына биргәнен һәм Үзенең Аллаһыдан килеп Аллаһы янына китүен белгәнгә, 4 урыныннан торды да, ѳс киемен салып, биленә сѳлге урады. 5 Һәм ләгәнгә су салып, шәкертләренең аякларын юа башлады, юган берсен билендәге сѳлге белән сѳртә барды.
6 Нәүбәт Шимун Петер янына җиткәч, Петер Аңа:
– Раббым! Синме минем аякларымны юасың? – диде.
7 – Син әле хәзер Минем нәрсә эшләвемне аңламыйсың, – дип җавап бирде Гайсә, – әмма соңыннан аңларсың.
8 – Син минем аякларымны һичкайчан юарга тиеш түгелсең, – диде Петер.
– Синең аякларыңны юмасам, Миндә синең ѳлешең булмас, – дип җавап бирде Гайсә.
9 – Раббым! – диде Шимун Петер. – Аякларымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр.
10 – Юынган кешенең бѳтен тәне чиста була. Шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юу кирәк түгел, – диде Гайсә. – Сез чиста, әмма барыгыз да түгел.
11 Үзенә кемнең хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул: «Сезнең барыгыз да чиста түгел», – диде.
12 Шәкертләренең аякларын юып бетергәч, киемен киеп, Ул яңадан урынына барып утырды һәм аларга:
– Минем нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? 13 Сез Мине Остаз һәм Раббы дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ Шулмын. 14 Шулай итеп, Мин – сезнең Раббыгыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш. 15 Сез дә Мин сезгә эшләгән кебек эшләсен дип, сезгә үрнәк күрсәттем. 16 Сезгә хак сүз әйтәм: хезмәтче үзенең хуҗасыннан бѳегрәк түгел, җибәрелгән дә үзен җибәрүчедән бѳек түгел. 17 Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, сез – бәхетле.
18 Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы үкчәсен күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш. 19 Алар тормышка ашкан вакытта сез Минем мәңге бар* 13:19 Мин мәңге бар – 8:24 тәге искәрмәне карагыз. булуыма ышансын ѳчен, Мин сезгә бу сүзләр тормышка ашканчы ук сѳйлим. 20 Сезгә хак сүз әйтәм: Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине Җибәрүчене кабул итә.
Гайсә хыянәтче Яһүдне фаш итә
21 Моны әйткәннән соң Гайсә борчылды һәм шәкертләренә шаһитлек биреп:
– Сезгә хак сүз әйтәм: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
22 Шәкертләре исә, Аның кем хакында сѳйләвен һич аңламыйча, бер-берсенә караштылар. 23 Аларның берсе – Гайсәнең яраткан шәкерте – Аның күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде.
24 Гайсәнең кем хакында сѳйләвен сорарга кушып, Шимун Петер шул шәкерткә ишарә итте. 25 Теге шәкерт, Гайсәгә тагын да якынрак килеп, Аннан:
– Раббым, ул кем? – дип сорады.
26 Гайсә, җавап биреп:
– Мин бер сынык икмәкне кемгә манып бирсәм, ул – шул, – диде һәм, бер сынык икмәкне манып, Шимун Искариот улы Яһүдкә бирде. 27 Шул сыныкны кулына алуга ук аның эченә шайтан керде. Шунда Гайсә Яһүдкә:
– Эшлисе эшеңне тизрәк эшлә, – диде.
28 Әмма Гайсәнең аңа ни ѳчен шулай дип әйтүен анда утыручыларның берсе дә аңламады. 29 Акча янчыгы Яһүдтә булганлыктан, кайберәүләр: Гайсә аңа бәйрәм ѳчен безгә кирәк булган әйберләрне сатып алырга, яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар. 30 Сыныкны алу белән Яһүд чыгып китте. Тѳн иде.
Яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз
31 Яһүд чыгып киткәч, Гайсә әйтте:
– Хәзер Адәм Улы данланды һәм Аның аша Аллаһы данланды. 32 [Аллаһы Аның аша данлана икән]* 13:32 Кайбер кулъязмаларда җәяләр эчендәге сүзләр дә бар. Ул да Адәм Улын Үзендә данлаячак, һәм шунда ук данлаячак.
33 Балаларым! Мин сезнең белән инде озак булмам. Сез Мине эзләрсез. Яһүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: Сез Мин китәчәк урынга килә алмассыз.
34 Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. 35 Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр.
36 Шимун Петер Гайсәдән:
– Раббым! Син кая китәсең? – дип сорады.
Гайсә аңа:
– Мин китәчәк урынга Син хәзер ияреп бара алмыйсың, әмма соңыннан киләчәксең, – дип җавап бирде.
37 – Раббым! Ни ѳчен Синең артыңнан хәзер бара алмыйм? Синең ѳчен җанымны да бирергә әзер, – диде Аңа Петер.
38 Гайсә аңа:
– Син Минем ѳчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде.
Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш
141 – Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз. 2 Минем Атам йортында торыр урын күп. Әгәр дә алай булмаса, Мин сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам. 3 Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын ѳчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын. 4 Мин бара торган урынга сез юлны беләсез.
5 Томас Гайсәгә:
– Раббым! Кая баруыңны белмибез, шулай булгач, анда бару юлын каян белик инде? – диде.
6 Гайсә аңа:
– Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак. 7 Мине беләсез икән, Минем Атамны да белерсез. Шушы вакыттан башлап, сез Аны беләсез һәм Аны күрдегез, – дип әйтте.
8 – Раббым! Безгә Атаны күрсәт һәм без канәгать булырбыз, – диде Аңа Филип.
9 – Филип, Мин никадәр вакыт сезнең белән бергә булып та син Мине белмисеңме? – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ничек инде син: «Безгә Атаны күрсәт», – дисең? 10 Минем Атада, Атаның Миндә икәнлегенә ышанмыйсыңмы? Сезгә сѳйләгән сүзләрне Мин Үземнән сѳйләмим, ә Миндәге Ата Үзенең эшләрен башкара. 11 «Мин Атада һәм Ата Миндә», – дигән сүзләремә ышаныгыз. Мин әйткән сүзләргә ышанмыйсыз икән, эшләгән эшләрем хакына ышаныгыз. 12 Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче Мин башкарган эшләрне һәм аларга караганда да бѳегрәк эшләрне башкарыр, чѳнки Мин Атам янына барам. 13 Ата Улында данлансын ѳчен, Минем исемем белән нәрсә генә сорасагыз да, эшләрмен. 14 Минем исемем белән Миннән нәрсә сорасагыз да, Мин аны эшләрмен.
Гайсә вәгъдә иткән Изге Рух
15 – Мине яратсагыз, Минем әмерләремне үтәрсез. 16 Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак. 17 Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дѳнья Аны күрмәгәнгә һәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чѳнки Ул сезнең белән калачак һәм сездә булачак.
18 Сезне ятим калдырмаячакмын, Мин сезнең янга киләчәкмен. 19 Бераздан дѳнья Мине күрмәячәк, ә сез күрәчәксез. Мин яшәгәнгә, сез дә яшәячәксез. 20 Сез ул кѳнне, Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин сездә икәнлекне беләчәксез. 21 Минем әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам да яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен.
22 Яһүд (Яһүд Искариот түгел) Аннан:
– Раббым! Ни ѳчен Син Үзеңне дѳньяга түгел, ә безгә күрсәтергә телисең? – дип сорады.
23 Гайсә аңа җавабында:
– Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез. 24 Мине яратмаучы Минем сүзләремне тотмый, ә сез ишетә торган сүз Миннән түгел, бәлки Мине җибәргән Атадан, – дип әйтте һәм, дәвам итеп:
25 – Мин сезгә боларны сезнең белән бергә булганда ук әйттем. 26 Ә Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә ѳйрәтәчәк һәм Мин сезгә сѳйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә тѳшерәчәк, – диде.
27 Сезгә тынычлык калдырам, Үземнең тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма сезгә биргәнем дѳнья биргән кебек түгел. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. 28 «Сездән китәм һәм сезгә киләчәкмен», – дигәнемне ишеттегез. Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чѳнки Атам Миннән бѳегрәк. 29 Мин сезгә бу сүзләрне ул хәл тормышка ашканда сез ышансын ѳчен хәзер сѳйләдем. 30 Сезнең белән күп сѳйләшмәм инде, чѳнки бу дѳньяның мирзасы килә. Аның Миндә һичнәрсәсе юк. 31 Әмма дѳнья белсен: Мин Атаны яратам һәм, Ата Миңа нинди әмер биргән булса, Мин шуны башкарам.
– Торыгыз, моннан китик, – диде.
Гайсә – чын йѳзем агачы
151 – Мин – чын йѳзем агачы, ә Минем Атам – Йѳзем үстерүче. 2 Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен ѳчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта. 3 Сезгә сѳйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз. 4 Миндә торыгыз, һәм Мин сездә торырмын. Йѳзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.
5 Мин – йѳзем агачы, ә сез – ботаклар. Кем Миндә торса һәм Мин аңарда торсам – ул күп җимеш бирер, чѳнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз. 6 Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар һәм ул корып бетәр, ә андый ботакларны җыялар да утка ташлыйлар һәм яндыралар. 7 Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер. 8 Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр.
9 Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә торыгыз. 10 Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз. 11 Куанычым сездә булсын һәм сезнең куанычыгыз тулы булсын дип, Мин боларны сезгә сѳйләдем.
12 Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. 13 Дуслары ѳчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бѳек ярату юк. 14 Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым. 15 Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чѳнки хезмәтче хуҗасының нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атадым, чѳнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем. 16 Мине сез сайламадыгыз, бәлки Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк. 17 Сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз.
Дѳньяның нәфрәте
18 – Дѳнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте. 19 Сез дѳньяныкы булсагыз, дѳнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дѳньядан түгел, бәлки Мин сезне дѳньядан сайлап алдым, дѳнья сезне шуңа нәфрәт итә. 20 «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан ѳстен түгел», – дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. 21 Алар боларның барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чѳнки Мине Җибәрүчене белмиләр. 22 Мин килеп аларга сѳйләмәгән булсам, аларның гѳнаһта гаепләре булмас иде, ә хәзер гѳнаһларын акларлык чаралары юк. 23 Мине нәфрәт итүче Атамны да нәфрәт итә. 24 Башка беркем дә эшләмәгән эшләрне алар арасында күрсәтмәгән булсам, аларның гѳнаһта гаепләре булмас иде; ә хәзер күрделәр һәм Миңа да, Атама да нәфрәтләнделәр. 25 Әмма аларның канунында: «Алар Миңа бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр», – дип язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен бу шулай булды.
26 Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы – килгәч, Минем хакта шаһитлек бирәчәк. 27 Сез дә шаһитлек бирерсез, чѳнки сез баштан ук Минем белән булдыгыз.
161 – Мин боларны сез вәсвәсәгә бирелмәсен ѳчен сѳйләдем. 2 Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: ул вакытта сезне үтерүче һәркем Аллаһыга шуның белән хезмәт итәм дип уйлар. 3 Һәм шулай эшләрләр, чѳнки алар Атаны да, Мине дә якыннан белмәделәр. 4 Моны сезгә шуның ѳчен әйттем: ул вакыт җиткәч, сез ул хакта сѳйләгәнемне исегезгә тѳшерерсез. Мин боларны сезгә башта ук сѳйләмәдем, чѳнки сезнең белән бергә булдым.
Яклаучының килүе
5 Ә хәзер Мин Үземне Җибәрүче янына барам, һәм сезнең берегез дә Миннән: «Кая барасың?» – дип сорамый. 6 Мин сезгә боларны сѳйләгәнгә күрә, сезнең күңелегез кайгы белән тулды. 7 Әмма Мин хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнең ѳчен хәерлерәк. Чѳнки Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен. 8 Ул килгәч, дѳньяны гѳнаһка, хаклыкка һәм хѳкемгә карата фаш итәчәк: 9 гѳнаһка карата, чѳнки кешеләр Миңа иман итмиләр; 10 хаклыкка карата, чѳнки Мин Атам янына барам һәм сез инде Мине бүтән күрмәссез; 11 хѳкемкә карата, чѳнки инде бу дѳньяның мирзасы хѳкем ителде.
12 Сезгә сѳйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз. 13 Ул – хакыйкать Рухы – килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак. Ул сезгә Үзеннән түгел, бәлки ишеткәнен сѳйләячәк һәм булачак хәлләрне белдерәчәк. 14 Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сѳйләп, Мине данлаячак. 15 Атаныкы булган барлык нәрсәләр – Минеке; Мин шуңа күрә: «Миннән кабул иткән сүзләрне Изге Рух сезгә белдерәчәк», – дидем.
Шәкертләрнең кайгысы шатлыкка әйләнер
16 – Сез Мине бераздан инде күрмәячәксез, һәм янә бераздан Мине күрәчәксез.
17 Шуннан соң Аның кайбер шәкертләре бер-берсенә:
– «Бераздан сез Мине күрмәячәксез, һәм янә бераздан Мине күрәчәксез», һәм: «Мин Атам янына барам», – дип әйтүе нәрсәне аңлата икән? 18 «Бераздан» дигәне нәрсә икән? Аның нәрсә сѳйләгәнен аңламыйбыз! – диештеләр.
19 Үзеннән нәрсә турында сорарга теләгәннәрен белеп, Гайсә аларга:
– Сез Минем: «Мине бераздан күрмәячәксез, һәм янә бераздан Мине күрәчәксез», – дигән сүзләрем хакында бер-берегездән сорашасызмы? 20 Сезгә хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дѳнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер. 21 Вакыты җиткәч, бала тудыручы хатын җәфа чигә, әмма сабыен тудыргач, баланың дѳньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта. 22 Шуның кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрәчәкмен, һәм сезнең күңелегез куаначак, һәм куанычыгызны сездән беркем дә ала алмаячак. 23 Ул кѳнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамаячаксыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк. 24 Моңарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз һәм алырсыз, һәм сезнең куанычыгыз тулы булыр.
Кыю булыгыз: Мин дѳньяны җиңдем
25 Моңарчы Мин сезгә кинаяләр белән сѳйләдем; ләкин вакыт җитәр, Мин сезгә инде кинаяләр белән сѳйләмәм, бәлки Ата хакында ачык итеп әйтермен. 26 Ул кѳнне сез Минем исемем белән сорарсыз. «Сезнең ѳчен Атадан үтенермен», – димим, 27 чѳнки сез Мине яратканга һәм Минем Аллаһыдан килгән булуыма ышанганга, Ата Үзе сезне ярата. 28 Мин дѳньяга Атадан килдем; һәм менә яңадан, дѳньяны калдырып, Ата янына китәм.
29 Шәкертләре Аңа:
– Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ә ачык итеп сѳйлисең. 30 Хәзер без Синең һәрнәрсәне белүеңне һәм, хәтта, Сиңа сорауны сүзләр белән әйтергә дә кирәк түгеллеген күрәбез. Менә шуңа күрә без Синең Аллаһыдан килгән булуыңа ышанабыз, – диделәр.
31 Гайсә аларга җавап бирде:
– Сез хәзер ышанасызмы? 32 Менә вакыт җитә һәм җитте дә инде: сез таралып, һәрберегез үз ѳйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чѳнки Ата Минем белән.
33 Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сѳйләдем. Дѳньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дѳньяны җиңдем.
Гайсәнең догасы
171 Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап:
– Атам! Вакыт җитте, – диде. – Улың Сине данласын ѳчен Улыңны данла. 2 Син Аңа биргән кешеләрнең барысына да Ул мәңгелек тормыш бирсен ѳчен, Аңа бѳтен кешеләр ѳстеннән хакимлек бирдең. 3 Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәңгелек тормыштыр.
4 Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сине җирдә данладым. 5 Хәзер Син, Атам, дѳнья яратылганга кадәр Минем Синең белән булгандагы даным белән Үз яныңда Мине данла.
6 Син дѳньядан Миңа биргән кешеләргә Синең исемеңне ачып бирдем. Алар Синеке иде, Син исә аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм 7 хәзер Син Миңа биргән бар нәрсәнең Синнән икәнлеген беләләр. 8 Чѳнки Миңа әйткән сүзләреңне аларга җиткердем, алар кабул иттеләр. Һәм Минем чынлап та Синнән килүемне танып, Мине Син җибәргәнгә ышандылар.
9 Мин алар ѳчен үтенәм. Бѳтен дѳнья ѳчен түгел, бәлки Син Миңа биргәннәр ѳчен үтенәм, чѳнки алар – Синеке. 10 Минем бѳтен нәрсәм Синеке, ә Синекеләр – Минеке. Мин алар аркылы данландым.
11 Мин инде дѳньяда түгел, ә алар әле дѳньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын ѳчен, аларны Үз исемең белән, Син Миңа биргән исемең белән саклап тор. 12 Алар белән бергә дѳньяда булганда, Мин аларны Синең исемең белән – Син Миңа биргән исем белән – саклап тоттым. Мин аларны сакладым, һәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен, һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады.
13 Хәзер исә Мин Синең яныңа барам. Мин бу сүзләрне, аларда куанычым тулы булсын ѳчен, дѳньяда чакта сѳйлим. 14 Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем. Дѳнья аларга нәфрәтләнде, чѳнки Мин дѳньядан булмаган кебек, алар да дѳньядан түгел. 15 Аларны дѳньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. 16 Мин дѳньядан булмаган кебек, алар да дѳньядан түгел. 17 Аларны Үз хакыйкатеңдә изге ит*. Синең сүзең – хакыйкать. 18 Син Мине дѳньяга җибәргән кебек, Мин дә аларны дѳньяга җибәрдем. 19 Алар да хакыйкатьтә изге ителсеннәр* дип, Үземне алар хакына изге итәм* 17:17, 19 Грек телендә «һагиазо» дигән сүз «изге итү» һәм «багышлау, изге эшкә аеру» дигән мәгънәләргә ия..
20 Мин алар ѳчен генә түгел, бәлки аларның сүзе аркылы Миңа иман китерүчеләр ѳчен дә үтенәм: 21 бѳтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булган кебек, Мине Син җибәргәнгә дѳнья ышансын ѳчен, алар да Бездә булсыннар. 22 Син Миңа биргән данны аларга җиткердем: Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар. 23 Мин – аларда, Син – Миндә. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дѳнья танысын ѳчен, алар бѳтен килеш бер булсыннар.
24 Атам! Син Миңа биргән кешеләрнең Мин булачак урында Минем белән бергә булуларын телим. Син Мине дѳнья яратылганга кадәр үк сѳйгәнгә күрә, алар Син Миңа биргән данны күрсеннәр иде. 25 Гадел Атам! Дѳнья Сине белми, ә Мин беләм, һәм алар да Мине Син җибәргәнне беләләр. 26 Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Синең исемеңне аларга белдердем һәм белдерәчәкмен.
Гайсәне кулга алу
181 Бу сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә, шәкертләре белән Кыдрун инешенең аръягына чыгып, шундагы бакчага керде. 2 Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Аңа хыянәт итәчәк Яһүд тә белә иде. 3 Яһүд гаскәри тѳркем һәм дә баш руханилар вә фарисейләр җибәргән тәртип саклаучылар белән бергә шунда килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар һәм кораллар алганнар иде.
4 Гайсә исә, Үзе белән булачак һәр нәрсәне белеп, алгарак чыкты һәм алардан:
– Кемне эзлисез? – дип сорады.
5 Алар Аңа:
– Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр.
Гайсә аларга:
– Ул – Мин, – диде.
Хыянәтче Яһүд тә алар белән шунда тора иде. 6 Гайсә: «Ул – Мин», – дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар.
7 Ул янә:
– Кемне эзлисез? – дип сорады.
Алар:
– Насаралы Гайсәне, – диделәр.
8 Гайсә җавап бирде:
– Мин инде сезгә: «Ул – Мин», – дип әйттем бит. Сез Мине эзлисез икән, минем белән булган кешеләрне чыгарып җибәрегез.
9 Ул: «Син Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым», – дигән сүзләр тормышка ашсын ѳчен шулай дип әйтте.
10 Шимун Петернең кылычы бар иде. Ул аны тартып чыгарды һәм иң баш руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып ѳзде. Ул хезмәтченең исеме Мәлик иде. 11 Әмма Гайсә Петергә:
– Кылычыңны кынына тыгып куй. Атам биргән касәне Мин эчмәм дип уйлыйсыңмы әллә? – диде.
12 Гаскәриләр, аларның башлыгы һәм яһүдләрнең тәртип саклаучылары Гайсәне тотып бәйләделәр. 13 Башта Аны шул елның иң баш рухание булган Кәяфәснең каенатасы Һаннас янына алып бардылар. 14 Яһүдләргә: «Халык ѳчен бер кешенең үлүе хәерлерәк», – дип киңәш биргән кеше шул Кәяфәс иде.
15 Шимун Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар. Бу шәкерт исә иң баш рухани белән яхшы мѳнәсәбәттә булганга күрә, Гайсә белән иң баш руханиның ишегалдына керә алды. 16 Ә Петер тышкы якта ишек артында басып калды. Аннары иң баш рухани белән яхшы мѳнәсәбәттә булган теге шәкерт чыкты да, ишек саклаучы хезмәтче кызга әйтеп, Петерне эчкә алып керде. 17 Шунда ишек саклаучы хезмәтче кыз Петердән:
– Син дә бу Кешенең шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул:
– Юк, – дип җавап бирде.
18 Салкын булганлыктан хезмәтчеләр һәм тәртип саклаучылар учак ягып җылынып торалар иде. Петер дә алар белән бергә җылынып торды.
19 Иң баш рухани исә Гайсәдән Аның шәкертләре хакында һәм нәрсәләргә ѳйрәтүе турында сорашты. 20 Гайсә аңа:
– Мин дѳньяга ачык сѳйләдем. Һәрвакыт яһүдләр җыела торган гыйбадәтханәдә һәм Аллаһы Йортында ѳйрәттем һәм яшеренеп һичнәрсә сѳйләмәдем. 21 Нигә Миннән сорыйсың? Мин сѳйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сѳйләгәнне алар беләләр, – дип җавап бирде.
22 Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган тәртип саклаучыларның берсе, Аның яңагына сугып:
– Иң баш руханига Син шулай җавап бирәсеңме? – диде.
23 Гайсә аңа:
– Мин ялган сѳйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дѳресен сѳйләгәнмен икән, нигә Миңа сугасың? – дип җавап бирде.
24 Һаннас Аны, бәйләнгән хәлдә, иң баш рухани Кәяфәс янына җибәрде.
25 Җылынып торганда Шимун Петердән:
– Син дә Аның шәкертләренең берсе түгелме? – дип сорадылар.
Ул:
– Юк, – дип ваз кичте.
26 Иң баш рухани хезмәтчеләренең берсе, Петер колагын чабып ѳзгән кешенең туганы, аңа:
– Мин сине Аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң? – диде.
27 Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды. 28 Гайсәне Кәяфәс яныннан идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Коткарылу бәйрәменең ашын ашарга мѳмкин булсын ѳчен, пакьләнүләре бозылмасын дип, яһүд башлыклары идарәче сараена кермәделәр. 29 Идарәче Пилат, алар янына чыгып:
– Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады.
30 Алар аңа:
– Ул җинаятьче булмаса, Аны сиңа тотып китермәгән булыр идек, – дип җавап бирделәр.
31 Пилат аларга:
– Аны кануныгыз буенча үзегез хѳкем итегез, – диде.
Яһүдләр аңа:
– Безгә беркемне дә үлемгә дучар итү хокукы бирелмәгән, – диделәр.
32 Бу Гайсәнең Үзенең нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзе тормышка ашсын ѳчен әйтелде.
33 Шунда Пилат яңадан сараена керде һәм, Гайсәне чакыртып, Аннан:
– Син яһүдләр Патшасымы? – дип сорады.
34 Гайсә аңа:
– Син моны үзеңнән генә әйтәсеңме, яки Минем хакта сиңа башкалар сѳйләдеме? – диде.
35 Пилат әйтте:
– Әллә мин яһүдме? Сине миңа Синең халкың һәм баш руханилар тапшырды. Син нәрсә эшләдең?
36 – Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дѳньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдләр кулына тапшырылмавым ѳчен кѳрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә.
37 Пилат Аңа:
– Димәк, Син – Патша? – диде.
Гайсә җавап биреп:
– Син Мине Патша дип әйтәсең. Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү ѳчен тудым, Мин шуның ѳчен дѳньяга килдем дә. Хакыйкатьтән булган һәркем Мине тыңлый, – диде.
38 Пилат Аннан:
– Нәрсә ул – хакыйкать? – дип сорады.
Шуннан соң ул яңадан яһүдләр янына чыгып:
– Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. – 39 Сезнең гореф-гадәтегез буенча, Коткарылу бәйрәмендә мин сезгә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яһүдләр Патшасын азат итүемне телисезме?
40 Шунда барысы да:
– Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырдылар.
Бараб исә юлбасар иде.
Гайсәнең үлемгә хѳкем ителүе
191 Шуннан соң Пилат Гайсәне камчы белән суктырырга кушты. 2 Гаскәриләр Аның башына күгән агачы чыбыкларыннан таҗ үреп куйдылар, ѳстенә куе кызыл тѳстәге япанча кидерделәр, 3 һәм берсе артыннан берсе Аның янына килеп:
– Яшәсен яһүдләр Патшасы! – дип яңакларына суктылар.
4 Пилат, янә чыгып, халыкка әйтте:
– Карагыз, Аңарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү ѳчен Аны сезнең янга чыгарам.
5 Башына чәнечкеле таҗ, ѳстенә япанча кигән Гайсә чыкты. Пилат аларга:
– Менә – Кеше! – диде.
6 Баш руханилар һәм тәртип саклаучылар Аны күргәч:
– Хачка* 19:6 Хач – Ул чорда кешеләрне җәзалап үтерү ѳчен кулланыла торган, бер-берсенә туры почмаклап кагып куелган ике бүрәнә. Ул җайланманы «тәре» дип тә атыйлар. кадакла, кадакла Аны! – дип кычкырдылар.
Пилат аларга:
– Аны үзегез кадаклагыз, чѳнки мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде.
7 Яһүдләр аңа:
– Безнең кануныбыз бар, канун буенча Ул үләргә тиеш, чѳнки Ул Үзен Аллаһы Улы дип атый, – дип җавап бирделәр.
8 Бу сүзләрне ишеткәннән соң Пилат бигрәк тә куркуга тѳште, 9 һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән:
– Син кайдан? – дип сорады.
Әмма Гайсә аңа җавап бирмәде.
10 Пилат Аңа:
– Миңа җавап бирәсең килмиме? Сине хачка кадаклатырга да, азат итәргә дә хокукым барлыгын белмисеңме әллә? – диде.
11 Гайсә җавап биреп:
– Сиңа югарыдан бирелмәгән булса, Минем ѳстән һичбер хакимлегең булмас иде, шуңа күрә Мине сиңа тапшырган кешенең гѳнаһы синекеннән зуррак, – диде.
12 Шуннан соң Пилат Аны азат итәргә теләде. Яһүдләр исә:
– Аны җибәрсәң, ул чакта син кайсарның* 19:12 Кайсар – борынгы Рим императорының рәсми исемнәреннән берсе. дусты түгелсең; үзен-үзе патша итүче һәркем – кайсарның дошманы, – дип кычкырдылар.
13 Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне чыгарып, «Таш басма» (яһүдчә Габбата) дип аталган җирдәге хѳкем итү урынына барып утырды. 14 Бу кѳн Коткарылу бәйрәменә әзерләнә торган җомга кѳн, кѳндезге сәгать уникеләр тирәсе иде. Пилат яһүдләргә:
– Менә сезнең Патшагыз! – диде.
15 Ә алар:
– Алып кит Аны, олаксын! Хачка кадакла! – дип кычкырдылар.
– Патшагызны кадаклыйммыни? – диде Пилат.
Баш руханилар:
– Безнең кайсардан башка патшабыз юк, – дип җавап бирделәр.
16 Ниһаять, кадакларга дип, Пилат Аны аларга тапшырды. Алар Гайсәне алып киттеләр.
Гайсәне хачка кадаклау
17 Үзенең хачын күтәреп, Гайсә, «Баш сѳяге», ягъни яһүдчә Гѳлгетә дип аталган урынга килеп җитте. 18 Аны һәм Аның белән бергә тагын ике кешене, берсен Гайсәнең бер ягына, икенчесен икенче ягына, хачка кадакладылар. 19 Пилат кушканча язу язып, хач ѳстенә кактылар. Ул язуда: «Насаралы Гайсә – яһүдләр Патшасы», дип язылган иде. 20 Ул язуны күп яһүдләр укыды, чѳнки Гайсә хачка кадакланган урын шәһәргә якын иде, һәм ул язу яһүдчә, грекча һәм латинча язылган иде. 21 Яһүдләрнең баш руханилары Пилатка әйттеләр:
– «Яһүдләр Патшасы», – дип түгел, бәлки, «Ул Үзен: „Мин – яһүдләр Патшасы", – диде», – дип яз.
22 Пилат:
– Мин нәрсә яздым, шул язылды инде, – дип җавап бирде.
23 Гаскәриләр исә, Гайсәне хачка кадаклагач, Аның киемнәрен алып һәр гаскәригә бер ѳлеш итеп дүрткә бүлделәр һәм чапанын да алдылар; чапан исә тегелмәгән, ә бербѳтен тукымадан иде. 24 Шулай итеп, алар бер-берсенә:
– Моны ертмыйк, ә жирәбә салыйк, кемгә чыгар, – диделәр.
Бу Изге язмадагы: «Алар киемнәремне бүлештеләр, күлмәгем ѳчен жирәбә салыштылар», – дип язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен булды. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләделәр.
25 Гайсә кадакланган хач янында Аның анасы, анасының сеңлесе, Клопас хатыны Мәрьям һәм Магдалалы Мәрьям басып торалар иде. 26 Гайсә, анасын һәм шунда торган сѳекле шәкертен күреп, анасына:
– Ханым! Менә бу – синең улың, – диде.
27 Аннары шәкерткә:
– Менә бу – синең анаң! – дип әйтте.
Шәкерт шуннан соң аны үз ѳенә алды.
Гайсәнең үлеме
28 Шуннан соң Гайсә, һәрнәрсәнең чынга ашканын белеп, һәм Изге язмада язылганнар тормышка ашсын дип:
– Сусадым, – диде.
29 Шунда шәраб серкәсе салынган савыт тора иде. Гаскәриләр, губка кисәген серкәгә манчып, аны һүссѳп* 19:29 Һүссѳп – яһүдләрнең дини йолаларында кулланыла торган үсемлек. ботагына элеп, Аның авызына китерделәр.
30 Гайсә серкәне татыгач:
– Чынга ашты! – диде һәм, башын иеп, җан бирде.
31 Бу кѳн бәйрәм алдындагы җомга кѳн булганлыктан, яһүдләр гәүдәләрне шимбә кѳнгә хачта калдырмас ѳчен, – чѳнки ул шимбә бѳек кѳн иде, – аларның аякларын сындырып, аларны хачтан тѳшерергә Пилаттан рѳхсәт сорадылар.
32 Шуннан гаскәриләр килеп, Гайсә белән бергә кадакланганнарның башта берсенең, аннан икенчесенең аякларын сындырдылар. 33 Әмма Гайсә янына килгәч, Аның инде үлгән булуын күрделәр һәм шуңа күрә аякларын сындырмадылар, 34 ә бер гаскәри Аның кабыргасына сѳңге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты.
35 Бу хәлләрне күргән кеше, сез иман итсен дип, шул хакта шаһитлек бирде. Аның шаһитлеге хак һәм ул хакыйкатьне сѳйләвен белә. 36 Чѳнки бу хәл Изге язмада: «Аның һичбер сѳяге сынмас», – дип язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен булды. 37 Изге язманың башка бер урынында: «Алар үзләре чәнчегән Затка карарлар», – дип тә язылган.
Гайсәне кабергә салу
38 Шуннан соң, яһүдләрдән курыкканга күрә, Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йѳргән ариматайлы Йосыф Пилаттан Гайсәнең гәүдәсен алырга рѳхсәт сорады; Пилат рѳхсәт бирде. Йосыф Гайсәнең гәүдәсен хачтан барып алды. 39 Элегрәк тѳнлә Гайсә янында булган Никәдим дә килде һәм үзе белән йѳз кадакка якын мирра* 19:39 Мирра – яһүдләрнең дини йоласы буенча күмү алдыннан мәетнең гәүдәсенә сѳртә торган кыйммәтле хуш исле сумала. белән алоэ кушып ясалган хушбуй китерде. 40 Шулай итеп, алар, Гайсәнең гәүдәсен алып, яһүдләрнең күмү йоласы буенча, Аны хушбуй сѳртелгән кәфенгә урадылар. 41 Гайсә хачка кадакланган җирдә бер бакча, ә бакчада әле һичкем салынмаган яңа кабер бар иде. 42 Яһүдләрнең бәйрәмгә әзерләнә торган җомга кѳне булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар, чѳнки кабер якын иде.
Гайсәнең терелеп торуы
201 Атнаның беренче кѳнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта ук, Магдалалы Мәрьям кабер куышы янына килде һәм кабер алдыннан ташның читкә алып ташланганын күрде. 2 Ул шунда ук Шимун Петер һәм Гайсәнең теге сѳекле шәкерте янына йѳгереп барып, аларга:
– Раббыны кабердән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез, – диде.
3 Петер белән әлеге шәкерт шундук кабер янына киттеләр. 4 Алар икесе дә йѳгерделәр, әмма теге шәкерт, Петергә караганда җәһәтрәк йѳгергәнгә, кабер янына алданрак барып җитте. 5 Иелеп карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин кабер эченә кермәде. 6 Аның артыннан ук Шимун Петер килеп җитте. Ул, кабер эченә кереп, анда яткан кәфенне 7 һәм Аның башына чорналган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, бәлки, чорнап куелганча, үз урынында ята иде. 8 Шуннан соң, кабер янына алданрак килеп җиткән әлеге шәкерт тә эчкә керде, һәм, күреп, ышанды. 9 Алар Изге язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында язылганны әле аңламыйлар иде. 10 Шуннан соң шәкертләр тагын ѳйләренә кайтып киттеләр.
11 Мәрьям исә кабер янында елап басып калды. Елый-елый иелеп кабер эченә карады һәм 12 анда актан киенгән ике фәрештәне күрде. Аларның берсе Гайсә гәүдәсе яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде. 13 Алар Мәрьямнән:
– Хатын! Нигә елыйсың? – дип сорадылар.
– Минем Раббымны алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмим, – диде ул.
14 Шулай дигәннән соң артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аның Гайсә икәнен танымады. 15 Гайсә аңа:
– Сеңлем! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? – дип әйтте.
Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап:
– Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсаң, кая куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде.
16 Гайсә аңа:
– Мәрьям! – диде.
Ә ул әйләнеп карап, яһүдчә:
– Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне аңлата.)
17 Гайсә аңа:
– Миңа кагылма, чѳнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм», – диде.
18 Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп:
– Мин Раббыны күрдем, – диде һәм аларга Гайсә әйткән сүзләрне сѳйләп бирде.
19 Шәкертләре шул ук кѳнне кич белән, яһүдләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, уртага басып, аларга:
– Сезгә иминлек булсын! – диде.
20 Шулай дигәннән соң, Ул аларга кулларын һәм кабыргаларын күрсәтте. Шәкертләр Раббыны күргәнгә бик куандылар.
21 Гайсә аларга тагын:
– Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте.
22 Моны әйткәч, Ул сулышын аларга ѳреп:
– Изге Рухны кабул итегез. 23 Кемнең гѳнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде.
Күрмичә ышанучылар бәхетле!
24 Гайсә килгәндә уникенең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар белән түгел иде. 25 Башка шәкертләр аңа:
– Без Раббыны күрдек! – диделәр.
Ә ул аларга:
– Аның кулларындагы кадак яраларын күрмичә, кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, – дип әйтте.
26 Бер атнадан соң Аның шәкертләре бер йортта тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып:
– Сезгә иминлек булсын! – диде.
27 Аннары Томаска:
– Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара; кулыңны суз да кабыргаларыма тидер; шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте.
28 Шунда Томас Аңа җавап биреп:
– Минем Раббым һәм Аллаһым! – диде.
29 Гайсә:
– Син Мине күргәнгә ышандың. Күрмичә ышанучылар бәхетле! – дип әйтте.
30 Гайсә Үзенең шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы галәмәтләр дә күрсәтте. 31 Болар исә сез Гайсәнең Аллаһы Улы, Мәсих булуына иман итсен ѳчен һәм, иман итеп, Аның исеме аркылы сезгә тормыш булсын ѳчен язылды.
Гайсәнең шәкертләре белән очрашуы
211 Шушы хәлләрдән соң Тибериас диңгезе буенда Гайсә шәкертләренә янә күренде. Аның күренүе болай булды: 2 Шимун Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләядәге Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй уллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә иделәр. 3 Шимун Петер:
– Балык тотарга барам, – дигәч, калган шәкертләр аңа:
– Без дә синең белән барабыз, – диделәр.
Алар кѳймәгә утырып, йѳзеп киттеләр, әмма ул тѳнне һичнәрсә тота алмадылар.
4 Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аның Гайсә икәнен танымадылар. 5 Гайсә аларга:
– Егетләр! Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? – диде.
Алар Аңа:
– Юк, – дип җавап бирделәр.
6 Ул аларга:
– Ятьмәне кѳймәнең уң ягына салыгыз, тотарсыз, – диде.
Алар шулай иттеләр һәм эләккән балыкның күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар. 7 Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте Петергә:
– Бу – Раббы, – диде.
«Бу – Раббы», – дигәнне ишеткәч, Шимун Петер, ѳс киемен киеп (ул чишенгән иде), суга сикерде. 8 Ярдан йѳз кырык аршын чамасы гына ераклыкта булган башка шәкертләр, кѳймә белән килеп, балык белән тулган ятьмәне сѳйрәп ярга алып чыктылар. 9 Ярга чыккач, алар икмәкне һәм учакта яткан балыкны күрделәр. 10 Гайсә аларга:
– Тоткан балыкларыгызның беразын монда алып килегез, – диде.
11 Шимун Петер зур балыклар белән тулган ятьмәне ѳстерәп җиргә чыгарды. Анда йѳз илле ѳч балык бар иде. Балыкның шундый күп булуына да карамастан ятьмә ертылмады.
12 Гайсә аларга:
– Ашарга килегез, – диде.
Шәкертләрнең берсе дә: «Син кем?» – дип сорарга батырчылык итмәде, чѳнки алар Аның Раббы икәнен белделәр. 13 Гайсә якынрак килеп икмәкне алды һәм аларга ѳләште, шулай ук балыкны да алып аларга бирде.
14 Бу инде Гайсәнең, үледән терелтелгәннән соң, шәкертләренә ѳченче тапкыр күренүе иде.
15 Ашаганнан соң Гайсә Шимун Петердән:
– Яхъя улы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? – дип сорады.
Петер Аңа:
– Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.
Гайсә аңа:
– Минем бәрәннәремне кѳт, – диде.
16 Гайсә икенче мәртәбә:
– Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.
Петер Аңа:
– Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.
– Минем сарыкларыма кѳтүче бул, – диде.
17 Ѳченче мәртәбә Ул аннан:
– Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.
Петер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» – дип, ѳченче мәртәбә соравына кѳенеп, Аңа:
– Раббым! Син бѳтенесен беләсең. Син яратуымны да беләсең, – дип җавап бирде.
Гайсә аңа:
– Минем сарыкларымны кѳт, – диде. – 18 Сиңа хак сүз әйтәм: син яшь чакта үзеңне-үзең билбаулап, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән җиреңә алып барыр.
19 Ул бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа:
– Минем артымнан бар, – диде.
20 Шул вакыт Петер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килүен күрде. Бу – кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Раббым! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» – дип сораган шәкерт иде. 21 Петер, аны күргәч, Гайсәдән:
– Раббым! Аның белән нәрсә булачак? – дип сорады.
22 Гайсә аңа:
– Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар? Син Минем артымнан бар, – диде.
23 Шуңа күрә кардәшләр арасында: «Ул шәкерт үлмәячәк», – дигән сүз таралды. Әмма Гайсә: «Үлмәячәк», – димәде, ә: «Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар?» – диде.
24 Бу вакыйгаларга шаһитлек биреп, бу сүзләрне язган шәкерт – шул шәкерт була. Без аның шаһитлегенең хак икәнен беләбез.
25 Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дѳньяга сыймас иде дип уйлыйм. 1