ЯГЪКУБТАН ХАТ
11 Дѳнья буйлап таралган унике кабиләгә* 1:1 Унике кабилә – дѳнья буйлап таралган яһүд мәсихчеләре, яисә дѳньядагы барлык мәсихчеләр. Аллаһы һәм Раббы Гайсә Мәсих колы Ягъкубтан сәлам!
Сынаулар һәм иман
2 Имандашларым, иманыгыз сыналуының сабырлык тудыруын белгәнгә күрә, тѳрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип санагыз. 4 Сез камил, бѳтен булсын ѳчен, сездә кимчелек булмасын ѳчен сабырлык үз эшен эшләп бетерергә тиеш. 5 Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чѳнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә. 6 Ләкин сез иман белән, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чѳнки шикләнүчеләр, җил куып йѳрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар. 7 Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырмын дип уйламасын. 8 Мондый кеше – икеләнүчән, үзенең кылган гамәлләрендә нык тормаучан.
9 Мохтаҗ мәсихче үзенең күтәрелүе белән горурлансын. 10 Бай исә үзенең түбән тѳшерелүе белән горурлансын, чѳнки ул кыргый чәчәк шикелле юкка чыгачак. 11 Кояш чыга, кѳйдергеч эсселек башлана, эсседән үлән сула, аның чәчәге коела һәм матурлыгы югала. Байлар да шулай ук үзләренең эшләрен эшләгәндә юкка чыгачак. 12 Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы Үзен сѳючеләргә вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак. 13 Коткыга бирелгәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чѳнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми. 14 Ләкин һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә. 15 Шуннан соң, хайвани теләк, яралып, гѳнаһны, ә гѳнаһ, ныгыгач, үлемне тудыра. 16 Үзегезгә алданырга ирек бирмәгез, сѳекле имандашларым. 17 Һәртѳрле игелекле һәм камил бүләк югарыдан, яктылыклар Атасыннан килә. Ул һәрвакыт үзгәрешсез һәм һичкайчан, борылып, караңгылык тудырмый* 1:17 Борылып, караңгылык тудырмый – Монда Аллаһы Тәгаләнең үзгәрешсез булуы, күк җисемнәренең торышларын үзгәртеп, караңгылык булдырулары һәм башка күренешкә керүләре белән капма-каршы куела.. 18 Яратканнары арасында без беренче җимеш булсын ѳчен, Ул безне, хакыйкать сүзе аша, Үз ихтыяры белән барлыкка китерде.
Тыңлагыз һәм үтәгез
19 Сѳекле имандашларым, шуңа игътибар итегез: һәркем тыңларга ѳлгер булырга, ә сѳйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш, 20 чѳнки кеше ачуы Аллаһы теләгән тәкъва тормышка алып килми. 21 Шулай итеп, бѳтен әхлакый шакшылыктан һәм башка тѳрле яманлыктан ваз кичегез, йѳрәкләрегез туфрагына утыртылган Аллаһы сүзен тыйнаклык белән кабул итегез, ул сүз сезнең җаннарыгызны коткара ала. 22 Сүз тыңлап кына үз-үзегезне алдамагыз, ә аны үтәгез. 23 Кем дә булса Аллаһы сүзенә колак сала, ләкин аны үтәми икән, ул үзенә табигать тарафыннан бирелгән йѳзен кѳзгедән караучыга охшап кала: 24 үзенә җентекләп карый да, читкәрәк китү белән, йѳзенең ниндилеген шундук оныта. 25 Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак. 26 Әгәр кем дә булса үзен Аллаһыга табынучы дип саный, ләкин телен тыймый икән, бу вакытта ул үзен алдый гына, һәм аның диндарлыгы бернигә тормый. 27 Аллаһы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну – ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә* 1:27 Нәҗесләү – дини мәгънәдә пычрату дигән сүз., фани дѳньядан саклау.
Һәркемгә тигез карагыз
21 Имандашларым минем, иң бѳек Раббыбыз Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр буларак, һәркемгә тигез карагыз. 2 Әйтик, җыелышыгызга бай киенгән, алтын балдаклы кеше һәм шулай ук тузган кием кигән ярлы кеше дә килә, ди. 3 Бай киенгән кешегә аерым игътибар биреп: «Менә монда, бу яхшы урынга утырыгыз», – дип әйтсәгез, ярлыга исә: «Әнә тегендә бас» яисә «Аягым очына утыр», – дисәгез, 4 үз арагызда бер-берегезне аерып карыйсыз һәм, начар фикерләргә таянып, хѳкем итүче хаким кебек буласыз түгелме? 5 Тыңлагыз, сѳекле имандашларым! Аллаһы иманга бай булырга һәм Үзен яратучыларга Үзе вәгъдә иткән Патшалыкны кабул итәргә дѳнья күзлегеннән караганда ярлы булып күренгәннәрне сайлады түгелме? 6 Ә сез исә ярлыларны мәсхәрәлисез! Сезне җәберләүчеләр һәм хакимнәр алдына сѳйрәүчеләр – байлар түгелмени инде? 7 Мәсихнең яхшы исемен яманлыйлар түгелме алар? Ә Аллаһы сезне бу исем белән атады. 8 Әгәр сез чыннан да Изге язмада әйтелгән: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигән Аллаһы Патшалыгы канунын үтисез икән, дѳрес эшлисез. 9 Ләкин әгәр һәркемгә дә тигез карамыйсыз икән, сез гѳнаһ кыласыз һәм канун сезне канун бозучылар дип атап хѳкем итә. 10 Канунны бѳтен килеш тотучы аның бер генә таләбен үтәмәсә дә, тулысынча канунны бозуда гаепле. 11 Чѳнки «Зина кылма» дип әйткән Аллаһы шулай ук «Үтермә» дип тә әйткән. Һәм шуңа күрә дә, әгәр зина кылмасаң, ләкин үтерсәң, син канунны бозучы буласың. 12 Иреклелек кануны буенча хѳкем ителәсе кеше буларак сѳйлә һәм гамәл кыл. 13 Чѳнки рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хѳкем рәхимсез булачак. Рәхимлелек исә хѳкемнән ѳстен тора!
Иман һәм эшләр
14 Әгәр кем дә булса: «Мин иман итәм», – дип әйтә, ә эштә күрсәтми икән, имандашларым, моннан ни файда? Андый иман аны коткара аламы? 15 Әгәр имандаш ир-ат яки хатын-кыз киемгә яки ризыкка мохтаҗ булып, сезнең берәрегез: 16 «Иминлек белән китегез. Җылыныгыз һәм яхшы итеп тукланыгыз!» – дип әйтсә, әмма аларга тормышта кирәк булган нәрсәләрне бирмәсә, бу сүзләрдән ни файда? 17 Иман белән дә шулай ук. Әгәр дә иман, үзенә лаеклы гамәлләр белән бергә булмыйча, үзе генә булса, ул үле. 18 Ләкин кемдер: «Синең иман, ә минем эшләр бар!» – дип әйтер. Син миңа үзеңнең иманыңны гамәлләрдән башка күрсәт. Ә мин сиңа үз иманымны кылган гамәлләрем белән күрсәтермен! 19 Син Аллаһының бер булуына ышанасың. Яхшы! Хәтта җеннәр дә моңа ышана һәм калтырап тора. 20 Әй, син, тѳпсез кеше! Гамәлсез иманның файдасыз булуына дәлилләр телисеңме? 21 Әллә атабыз Ибраһим үзенең улы Исхакны, корбан китерү урынына корбан рәвешендә тәкъдим итеп, эш-гамәлләре белән Аллаһы тарафыннан акланмаганмы? 22 Күрәсең ки, аның иманы кылган гамәлләре белән бергә барган һәм шул гамәлләре аркылы иманы камил булган. 23 Изге язмада язылган: «Ибраһим Аллаһыга ышанды, һәм моның белән Аллаһы тарафыннан хак саналды», – дигән сүзләр тормышка ашты. Шулай итеп, ул «Аллаһы дусты» дип аталды. 24 Кешенең Аллаһы тарафыннан иман белән генә түгел, бәлки кылган гамәлләре белән аклануын күрәсез. 25 Хәбәрчеләрне сыендырып һәм аларга башка юлдан качарга ярдәм итеп, уйнашчы хатын Рәхәб шулай ук кылган гамәленә карап Аллаһы тарафыннан акланды. 26 Шулай итеп, җансыз тән үле булган кебек, кылган гамәлдән башка иман да үле.
Игътибар белән сѳйләгез
31 Имандашларым, арагыздан бары кайберләрегез генә укытучы булсын. Сез беләсез: укытучы буларак, башкаларга караганда без ныграк хѳкем ителербез. 2 Чѳнки без барыбыз да тѳрлечә абынабыз. Сүздә гѳнаһ кылмый торган кеше – камил, үзенең бѳтен тәнен тыя белә торган кеше. 3 Тыңласыннар ѳчен, без атларның авызына авызлык кидерәбез һәм, шулай итеп, аларның гәүдәләре белән идарә итә алабыз. 4 Әйдәгез, корабларны мисал итеп китерик. Зур булсалар да һәм аларны кѳчле җилләр куып йѳртсә дә, алар бик кечкенә кораб койрыгы ярдәмендә койрыкчы теләгән якка идарә ителәләр. 5 Тел дә шулай ук, гәүдәнең кечкенә генә әгъзасы булса да, бѳек нәрсәләр белән мактана ала. Уйла: нинди кечкенә очкын зур урманны яндырып җибәрергә мѳмкин. 6 Тел дә – ут. Тәнебезнең әгъзалары арасында ул – яманлык дѳньясы. Ул бѳтен тәнебезне нәҗесли һәм тормышыбыз агышында янгын чыгара. Телне исә җәһәннәм уты кабызып җибәрә. 7 Һәртѳрле хайваннарны, кошларны, сѳйрәлүчеләрне һәм диңгез хайваннарын кеше үзенә буйсындыра ала һәм буйсындырды да. 8 Ләкин беркем дә телне буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал һәм үтергеч агулар белән тулы. 9 Телебез белән Раббы Атабызны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшашлы итеп барлыкка китерелгән кешеләрне каргыйбыз. 10 Бер үк авыздан данлаулар да, каргышлар да чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел. 11 Бер чишмәдән тѳче һәм тозлы су ага аламы әллә? 12 Имандашларым, инҗир агачы зәйтүн, ә йѳзем чыбыгы инҗир җимеше бирә аламыни? Тозлы чишмә дә тѳче су бирә алмый.
Чын зирәклек
13 Сезнең арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы, ул үзенең шундый икәнлеген игелекле тормышы белән, зирәк тыйнаклык тудырган гамәлләре белән күрсәтсен. 14 Ләкин йѳрәкләрегездә ачы кѳнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату яшәсә, мактанмагыз, һәм сез хакыйкатькә каршы ялганламассыз. 15 Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дѳньяныкы; рухи түгел, ул җеннәрдән килә. 16 Чѳнки кѳнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату булган урында тәртипсезлек тә, һәртѳрле явыз эшләр дә була. 17 Ә югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсез. 18 Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә.
Дѳнья белән дус кеше – Аллаһы дошманы
41 Арагыздагы низаг һәм талашлар кайдан килә? Һәрвакыт сездә кѳрәшеп яшәүче кѳчле теләкләрдән килеп чыкмыймыни алар? 2 Сез нәрсәдер телисез, ләкин ала алмыйсыз, үтерәсез, бик каты телисез, ләкин теләгәнегезгә ирешә алмыйсыз. Сез талашасыз һәм кѳрәшәсез. Аллаһыдан сорамаганга күрә, теләгәнегезне ала алмыйсыз. 3 Сорап та ала алмыйсыз, чѳнки, алган нәрсәләрне, хозурлану ѳчен кулланырга теләп, дѳрес булмаган ниятләр белән сорыйсыз. 4 Хыянәтчеләр, сез дѳньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә? Дѳнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була. 5 Яки Изге язмада: «Аллаһы безгә салган рухны кѳнләп, бик нык ашкынып тели* 4:5 Аллаһы безгә салган рухны кѳнләп, бик нык ашкынып тели – Бу сүзләрне «Аллаһы безгә салган рухта кѳчле теләкләр бар» дип тә аңларга мѳмкин.», – дип юкка гына әйтелгәнме әллә? 6 Ләкин Аллаһының бирә торган мәрхәмәте тагын да зуррак. Менә шуңа күрә Изге язмада:
«Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора,
Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә», –
дип әйтелгән. 7 Шуңа күрә үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар. 8 Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер. Гѳнаһлылар, кулларыгызны чистартыгыз, икеләнүчеләр, йѳрәкләрегезне сафландырыгыз! 9 Хәсрәтләнегез, ачыныгыз һәм ыңгырашыгыз! Сезнең кѳлүегез кайгыга, ә шатлыгыгыз хәсрәткә әйләнсен. 10 Раббы алдында баш иегез, һәм Ул сезне югары күтәрер. 11 Туганнар, бер-берегезне яманламагыз. Үзенең имандашын яманлаучы һәм хѳкем итүче канунны да яманлый һәм хѳкем итә. Әгәр син канунны хѳкем итәсең икән, димәк, син – канунны үтәүче түгел, ә аны хѳкем итүче хаким. 12 Бары тик бер генә канун Чыгаручы һәм Хаким бар. Ул гына коткара һәм һәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны хѳкем итәргә кем соң син?
Масаючанлыкны кисәтү
13 «Бүген яки иртәгә без шундый-шундый шәһәргә китәрбез һәм анда ел буе торырбыз, сату итәрбез һәм зур табыш алырбыз», – дип сѳйләүчеләр, хәзер сез тыңлагыз. 14 Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын да белмисез. Сез аз гына күренеп алучы, ә соңыннан юкка чыгучы томан кебек. 15 Аның урынына сез: «Әгәр Раббы теләсә, без исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтергә тиеш. 16 Ләкин сез, чынлыкта, тәкәбберләнәсез һәм масаясыз гына. Һәр масаючанлык – начар! 17 Шулай итеп, кем дә кем дѳресен эшләргә кирәклекне белеп тә, алай эшләми икән, бу вакытта гѳнаһ кылган була.
Байларга кисәтү
51 Байлар, сез тыңлагыз! Сезгә якынлашучы бәхетсезлекләр ѳчен ыңгырашып елагыз. 2 Сезнең байлыгыгыз череп бетте, киемнәрегезне кѳя ашап бетерде. 3 Алтын-кѳмешләрегез тутыкты! Бу тутык сезгә каршы дәлил булачак һәм тәнегезне ут шикелле ашаячак. Байлыкны шушы соңгы кѳннәрдә тупладыгыз. 4 Кырларыгызда эшләүчеләр сезнең ѳчен уңыш җыйды, сез исә аларга түләмәдегез. Тыңлагыз – хакы түләнмәгән хезмәт сезгә каршы кычкыра. Уракчыларның ачы тавышлары Чиксез Кодрәтле Раббының колакларына барып ишетелде. 5 Җирдә яшәгәндә сез күңелегезне күрдегез. Сезне чалу ѳчен билгеләнгән кѳндә үзегезне симерттегез. 6 Гаепсезне хѳкем иттегез һәм үтердегез; ул сезгә каршы килми.
Сабырлык һәм дога кылу
7 Имандашлар, Раббының килүенә кадәр сабыр булыгыз. Игенченең үз җиреннән кыйммәтле уңыш кѳтеп алуын исегездә тотыгыз. Ул сабырлык белән кѳзге һәм язгы яңгырлар кѳтә. 8 Сез дә шулай ук сабыр булыгыз. Күңелегезне ныгытыгыз, чѳнки Раббы киләчәк кѳн якын. 9 Имандашлар, бер-берегезгә каршы әләкләмәгез, алай эшләсәгез, хѳкем ителерсез. Хаким инде ишек янында тора. 10 Имандашлар, Раббы исеменнән сѳйләгән пәйгамбәрләрнең газаплануларыннан һәм түземлелекләреннән үрнәк алыгыз. 11 Түзеп нык торганнарны без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит. 12 Иң элек, имандашларым, ант итмәгез; күк-җир белән дә, я башка нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаһы хѳкеменә дучар булмас ѳчен, сезнең «Әйе» – «Әйе» булсын, «Юк» – «Юк» булсын. 13 Сезнең берәрегез газапка дучар була икән, дога кылсын. Кайсыгыз бәхетле, мактау җырлары җырласын. 14 Кайсыгыз авыру булса, шул иман итүчеләр бердәмлеге ѳлкәннәрен чакырсын һәм алар, Раббы исеме белән, аңа зәйтүн мае сѳртеп, аның ѳчен дога кылсыннар. 15 Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр. Әгәр ул гѳнаһлар кылган булса, Аллаһы аны гафу итәр. 16 Шулай итеп, савыгу ѳчен, бер-берегез алдында гѳнаһларыгызны икърар итегез һәм бер-берегез ѳчен дога кылыгыз. Тәкъва кеше догасы зур куәткә һәм кѳчле тәэсиргә ия. 17 Ильяс безнең кебек үк кеше булган. Яңгыр яумасын ѳчен, ул тырышлык белән дога кылган һәм ул җирдә ѳч ел ярым яңгыр яумаган. 18 Соңыннан ул тагын дога кылган, һәм күк яңгыр җибәргән, җир уңыш китергән.
19 Имандашларым, әгәр сезнең берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса, 20 ул вакытта белегез: гѳнаһлыны ялган юлыннан кире кайтаручы кеше бу гѳнаһлының җанын үлемнән коткарыр һәм күп гѳнаһларның кичерелүен тәэмин итәр.