ЕВРЕЙЛӘРГӘ ХАТ

Аллаһы Улы – фәрештәләрдән ѳлкәнрәк

1

1 Аллаһы борынгы заманда пәйгамбәрләр аша ата-бабаларыбызга күп мәртәбәләр һәм күп тѳрле сѳйләде. 2 Шушы соңгы кѳннәрдә Ул безгә бѳтен нәрсәнең варисы итеп куйган Улы аша сѳйләде. Аллаһы галәмне Улы аша барлыкка китерде. 3 Аның Улы – Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаһларыннан чистарткач, Ул күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды. 4 Ул фәрештәләрдән никадәр ѳлкәнрәк булса, Аның исеме алар исеменнән шулкадәр югарырак тора.

5 Чѳнки фәрештәләрнең берәрсенә кайчан да булса:

«Син – Минем Улым,

бүген Мин Сине тудырдым», –

дип әйткәнме Аллаһы? Һәм тагын фәрештәләрнең кайсы турында да булса:

«Мин – Аның Атасы булачакмын,

ә Ул Минем Улым булачак», –

дип әйткәнме Аллаһы? 6 Дѳньяга Үзенең беренче туган Улын китергәндә, Аллаһы:

«Барлык Аллаһы фәрештәләре Аңарга табынсын», –

ди. 7 Фәрештәләр турында Аллаһы:

«Аллаһы Үзенең фәрештәләрен җилләр итә,

хезмәтчеләрен янып торган ялкын итә», –

ди. 8 Улы турында исә:

«Йа Аллаһым, Патшалыгың мәңгелек;

Синең хакимлегең гадел, –

ди.

9 – Син хаклыкны сѳйдең, канунсызлыкны күралмадың.

Шуңа күрә Аллаһы, Синең Аллаһың,

Сиңа иптәшләреңә караганда

зуррак шатлык бүләк итте* 1:9 Сиңа иптәшләреңә караганда зуррак шатлык бүләк итте – грек телендә сүзгә-сүз: «Шатлык мае белән майлап, Сине иптәшләреңә караганда ѳстенрәк куйды».».

10 Аллаһы тагын болай ди:

«Йа Раббым, башта Син җирнең нигезләрен,

кулларың белән күкләрне бар иттең.

11 Алар бетәр, ә Син исә мәңге калырсың.

Алар һәммәсе дә кием кебек тузып бетәчәк.

12 Син аларны ѳс киеме кебек итеп тѳреп алачаксың,

алар кием кебек алыштырылачак,

Син исә гел бер тѳрле калачаксың,

Синең гомерең мәңге бетмәячәк».

13 Фәрештәләрнең берәрсенә Аллаһы кайчан да булса:

«Дошманнарыңны Синең аяк астыңа баскыч итеп салганчы,

утыр Минем уң ягымда», –

дигәнмени? 14 Фәрештәләр – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү ѳчен җибәрелгән рухлар түгелмени?

Бѳек коткарылу

2

1 Шуңа күрә, туры юлдан чыкмас ѳчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез. 2 Чѳнки фәрештәләр аша җиткерелгән сүз дѳрес булып, һәртѳрле җинаять вә тыңлаусызлык тиешле җәзасын алган икән, 3 шундый бѳек коткарылу белән исәпләшмәсәк, җәзадан без ничек котылып калырбыз соң? Раббы Үзе кешеләргә бу хакта беренче булып хәбәр җиткерде. Һәм Раббы әйткәнне ишеткән кешеләр бу коткарылуның чын булуын безгә исбат иттеләр. 4 Аллаһы Үзе дә моны безгә галәмәтләр, могҗизалар вә тѳрле кодрәтле гамәлләр кылып, Изге Рухтан килгән бүләкләрне Үз ихтыяры буенча бүлеп бирү юлы белән исбат итте.

Гайсә кешеләрне коткарылуга алып бара

5 Аллаһы без хәзер сѳйли торган киләчәк дѳньяны фәрештәләр кулына тапшырмады. 6 Әмма кемдер кайдадыр Изге язмада әйткән:

«Син ни ѳчен кеше турында кайгыртасың?

Син нигә адәм улы турында уйлыйсың?

7 Син аны беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куйдың;

Син аның башына дан вә кадер-хѳрмәт таҗын кидердең,

8 һәммәсен дә аның кулына тапшырдың».

Бар нәрсәне аңа буйсындыргач, һәммәсе дә аның ихтыярына буйсына торган булды. Ләкин әле без һәммә нәрсәнең аңарга буйсынганын күрмибез. 9 Әмма без, Аллаһы мәрхәмәте аркасында, һәр кеше ѳчен үлсен дип, беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган Гайсәне күрәбез. Хәзер без Аны газап чиккәне һәм үлгәне аркасында дан вә кадер-хѳрмәт таҗы кигән хәлдә күрәбез.

10 Аллаһы һәммә нәрсәне бар итә һәм саклый. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аның Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чѳнки коткарылуга аларны Гайсә илтә. 11 Кешеләрне изге итүче Гайсә һәм Ул изге иткән кешеләр – икесе дә бер үк Атадан. Менә ни ѳчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый. 12 Гайсә:

«Синең исемеңне туганнарыма игълан итәрмен,

гыйбадәт кылырга җыелган халык алдында

Сиңа дан җырлармын», –

ди. 13 Ул тагын:

«Мин Аллаһыга ышаныч баглыйм», –

ди. Ул шулай ук:

«Менә Мин Үзем

һәм Миңа Аллаһы биргән балаларым», –

ди.

14 Бу балаларның каны вә тәне бар. Гайсә, Үз үлеме аша, үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген юк итәр ѳчен, 15 гомере буена үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр ѳчен, Үзе дә кешеләр кебек булды. 16 Чѳнки Ул, әлбәттә, фәрештәләргә түгел, ә Ибраһим токымына ярдәм итә. 17 Шуңа күрә, Үзен корбан итеп, халыкның гѳнаһларын йолар ѳчен, Аллаһыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр ѳчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенең туганнарына охшарга тиеш булды. 18 Чѳнки Ул Үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала.

Гайсә Мусадан ѳлкән

3

1 Изге туганнар, сезне дә Аллаһы чакырып алган. Шуңа күрә уйларыгызда Гайсәне – без тоткан иманның Аллаһы җибәргән Баш Руханиен* 3:1 Аллаһы җибәргән Баш Руханиен – Бу сүзләрне грек теленнән «Рәсүлен һәм Баш Руханиен» дип тә аңларга мѳмкин. саклагыз. 2 Ул, Муса Аллаһы йортындагы эшләрдә тугры булган кебек үк, Үзен билгеләгән Аллаһыга тугры булды. 3 Йортны тѳзүчегә йортның үзенә караганда күбрәк хѳрмәт күрсәтелгән кебек, Гайсә Мусага караганда олырак хѳрмәткә лаек дип саналды. 4 Әлбәттә, һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган. 5 Муса Аллаһы йортында тугры хезмәтче иде һәм Мусаның эшләре Аллаһы киләчәктә әйтәчәк нәрсәләргә шаһитлек булды. 6 Ә Мәсих Аллаһы йорты ѳчен җаваплы Угыл буларак тугрылыклы; Аның йорты исә – без, әгәр дә инде кыюлыкны вә ѳметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакласак.

Ышанмаучы булуга каршы кисәтү

7 Шулай итеп, Изге Рух әйткәнчә,

«Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән,

8 чүлдәге сынау кѳнендә Аллаһыга каршы чыккандагы кебек,

үҗәтләнмәгез,

9 анда сезнең ата-бабаларыгыз Мине сынадылар

вә Минем кырык ел буена нәрсә эшләгәнемне күрделәр.

10 Шуның ѳчен Минем бу кешеләргә ачуым чыкты

һәм Мин: „Аларның күңелләре һәрвакыт ялгыш уйлый,

алар Мин күрсәткән юлларны белмәделәр", – дидем.

11 Шуның ѳчен Мин, ачуым чыгып:

„Алар беркайчан да

Минем тынычлыгыма кермәячәкләр", – дип ант иттем».

12 Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаһыдан баш тарткан, явыз, ышанмый торган йѳрәк булмасын. 13 Киресенчә, «бүген» дигән сүз әле гамәлдә булганда, сезнең берегез дә, гѳнаһ алдауларына бирелеп, киреләнмәсен ѳчен, бер-берегезне һәр кѳнне дәртләндереп торыгыз. 14 Чѳнки без барыбыз да, әгәр дә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызга нык тотынсак, Гайсә белән бер үк юлдан барачакбыз. 15 Изге язмада әйтелгәнчә:

«Әгәр дә сез бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән,

Аллаһыга каршы чыккандагы кебек үҗәтләнмәгез».

16 Аллаһы тавышын ишетеп, Аңа каршы баш күтәргән кешеләр кемнәр иде соң? Муса Мисырдан алып чыккан кешеләр түгел идемени алар? 17 Аллаһы кырык ел буена кемгә ачулы булды соң? Гѳнаһ кылып, чүлдә үлеп калган кешеләргә түгелме? 18 Алар Минем тынычлыгыма беркайчан да кермәячәк, дип кем турында ант итте соң Аллаһы? Сүз тыңламаучылар хакында түгелмени? 19 Шулай итеп, ышанмаулары ѳчен, аларның Аллаһының ял итү урынына керә алмаганын күрәбез.

Аллаһы халкы ѳчен тынычлык

4

1 Шулай итеп, Аллаһының безгә тынычлык, ял бирү хакындагы вәгъдәсе әле үз кѳчендә калганга күрә, берәребез аны алудан мәхрүм ителә дип табылмасын ѳчен, сак булыйк. 2 Исраиллеләргә җиткерелгән кебек, Яхшы хәбәр безгә дә җиткерелде, ләкин алар ул хәбәрне ишетсәләр дә, файдасы булмады, чѳнки алар хәбәрне тыңлаучыларның ышануын уртаклашмадылар. 3 Без исә, ышануыбыз аркасында, Аллаһының тынычлыгын кабул итәбез.

Аллаһы:

«Ачуым чыгып, Мин ант иттем:

алар беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», –

диде. Гәрчә, дѳньяны бар иткәннән соң, Аның эшләре инде тәмамланган булса да, Ул шулай дип әйтте. 4 Бер урында атнаның җиденче кѳне турында болай дип язылган бит: «Җиденче кѳнне Аллаһы Үзенең барлык эшләреннән ял итте». 5 Шунда ук тагын: «Бу кешеләр беркайчан да Минем тынычлыгымны кабул итмәячәк», – дип язылган.

6 Яхшы хәбәрне элегрәк ишеткән кешеләр, тыңлаусызлыклары ѳчен, Аллаһының тынычлыгын кабул итмәделәр. Ләкин кайберәүләрнең аны кабул итәчәкләре дѳрес булганлыктан, 7 Аллаһы тагын билгеле бер кѳнне – «бүгенге кѳн»не билгеләде. Күп еллар узганнан соң бу хакта Ул Давыт аша белдерде, инде әйтелгәнчә:

«Сез бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән,

үҗәтләнмәгез».

8 Чѳнки халыкка тынычлыкны Ешуа китергән булса, Аллаһы бүтән кѳн хакында әйтмәс иде. 9 Алай булгач, Аллаһы халкы ѳчен шимбә кѳн ял булачак. 10 Чѳнки Аллаһының тынычлыгын кабул иткән кеше, Аллаһы Үзенең эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән соң ял итәчәк. 11 Шуңа күрә, Аның тынычлыгын алу ѳчен бар кѳчебезне куйыйк, тыңлаусызлар үрнәгенә ияргән ѳчен беркем дә аннан мәхрүм калмасын.

12 Чѳнки Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сѳяк җелегеннән аера. Ул безнең йѳрәгебездәге уй-фикерләребезне хѳкем итә. 13 Аллаһының күзеннән кача алырлык берни дә юк, Аның алдында бар нәрсә ачык вә ничек булса шулай күренә. Без Аңа хисап бирәчәкбез.

Гайсә – бѳек Баш Рухани

14 Безнең күкләр аша узган бѳек Баш Руханиебыз – Аллаһы Улы Гайсәбез бар, шуңа күрә, үзебез тоткан иманга тугрылыклы булып калыйк. 15 Безнең Баш Руханиебыз безнең җитешмәгән якларыбызны аңламаучы, безгә теләктәшлек итә белмәүче Зат түгел. Ул безнең кебек үк сыналды, ләкин һич кенә дә гѳнаһ кылмады. 16 Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу һәм мәрхәмәт табу ѳчен, ышаныч белән мәрхәмәт тәхете янына барыйк.

5

1 Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга хезмәт итү ѳчен кешеләрнең вәкиле итеп куела; һәм ул, кешеләрнең гѳнаһлары ѳчен, Аллаһыга бүләк вә корбаннар бирә. 2 Андый баш рухани белмәүчеләрне дә, туры юлдан тайпылучыларны да аңлый ала, чѳнки ул үзе дә кѳчсез бер бәндә генәдер. 3 Шуңа күрә ул үз гѳнаһлары ѳчен дә, халыкның гѳнаһлары ѳчен дә корбан китерергә тиеш.

4 Мондый хѳрмәтле бурычны кеше үз ѳстенә үзе йѳкли алмый, аны, үз вакытында Һарунны сайлаган кебек, Аллаһы Үзе билгеләп куя. 5 Шулай итеп, Баш Рухани булу хѳрмәтен Гайсә Үз ѳстенә Үзе алмады, киресенчә, Аллаһы Аңарга:

«Син – Минем Улым,

бүген Мин Сине тудырдым», –

диде. 6 Аннары тагын Изге язмадагы икенче бер урында Аллаһы:

«Мәлик-Садыйк ничек рухани булса,

Син дә мәңгегә Рухани буласың», –

диде.

7 Җирдә яшәгән чагында Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, Үзен үлемнән коткара алачак Аллаһыга дога кылды һәм ялварды, Аллаһы ихтыярына буйсынучы буларак, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште. 8 Аллаһы Улы булса да, Ул Үз газаплары аша тыңлаучан булырга ѳйрәнде һәм, 9 камиллеккә ирешкәннән соң, Үзенә тыңлаучан булган һәркем ѳчен мәңгелек котылу чыганагы булды. 10 Ул, Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, шулай Аллаһы тарафыннан Баш Рухани итеп билгеләнде.

Дѳрес юлдан читкә тайпылу турында кисәтү

11 Бу хакта күп сѳйләргә кирәк иде, ләкин сезгә аңлатуы бик кыен, чѳнки сез сѳйләгәнне бик авыр аңлый башладыгыз. 12 Узган вакытка карасак, сез инде үзегез ѳйрәтүче булырга тиеш идегез, ләкин әлегә сезнең үзегезне Аллаһы тәгълиматының иң беренче дәресләренә ѳйрәтергә кирәк. Сезгә каты азык түгел, сѳт бирергә кирәк. 13 Сѳт белән туенучы кеше хак белән ялган арасындагы аерманы сизә алмый. 14 Каты азык исә ѳлкәннәр ѳчен; алар тормыш итү тәҗрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга ѳйрәнәләр.

6

1 Шуңа күрә, Мәсих тәгълиматының иң башлангыч ѳлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаһыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую* 6:2 Кулларны кую – Аллаһы хезмәтенә билгеләнгән кешеләргә шушы хәрәкәт аркылы фатиха һәм куәт бирелә., үлгәннәрнең терелүе вә мәңгелек хѳкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде. 3 Аллаһы Үзе рѳхсәт итсә, без алга таба китик.

4 Инде бер мәртәбә Аллаһы хәбәрен хак дип таныган, күк бүләгенең тәмен татыган, Изге Рухта катнашкан, 5 Аллаһының яхшы сүзен вә киләчәк дѳнья кѳчләренең тәэсирен татыган, 6 ә аннары дѳрес юлдан читкә тайпылган кешеләрне яңадан тәүбәгә китерергә мѳмкин түгел, чѳнки Аллаһы Улын алар үзләре яңадан хачка кадаклыйлар, Аны бѳтен халык алдында мәсхәрәлиләр.

7 Яңгыр мул итеп сугарган җир, дымны үзенә сеңдереп, җир кем ѳчен эшкәртелсә, шул кешегә файдалы уңыш бирсә, Аллаһының фатихасын ала. 8 Ләкин әгәр бу җирдә шайтан таягы вә чәнечкеле куаклар үсә торган булса, аның бернинди дә файдасы юк. Аны каргыш кѳтә, ахыр килеп, ул җирне яндырырлар.

9 Ләкин, сѳеклеләрем минем, шулай дип әйтсәк тә, сезнең хәлегез әйбәтрәк вә ул сезне коткарылуга илтә дип ышанабыз. 10 Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак.

11 Без сезнең һәрберегезнең ахырга кадәр, ѳметегезнең тулысынча тормышка ашуына кадәр, тырышлык куюын телибез. 12 Ялкау булмагыз, бәлки, иманлы вә түземле булулары белән үзләренә вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә иярегез.

Аллаһының ышанычлы вәгъдәсе

13 Ибраһимга вәгъдәсен биргәндә Аллаһы, ант итәрлек югарырак һичкем булмаганлыктан, Үз-Үзе белән ант итте. 14 Ул: «Мин сиңа фатиха ѳстенә фатиха бирәм. Мин синең токымыңны ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен», – диде. 15 Һәм Ибраһим, сабырлык белән кѳткәннән соң, вәгъдә ителгәнне алды. 16 Кешеләр үзләреннән югарырак зат белән ант итәләр, ул ант әйтелгәнне раслый вә һәртѳрле бәхәсләргә чик куя. 17 Шуңа күрә Аллаһы Үз максатының үзгәрешсез булуын Аллаһы вәгъдә иткәнне алачак кешеләр аңласын ѳчен, аны ант биреп раслады. 18 Ике үзгәрешсез нәрсә – вәгъдә һәм ант турында Аллаһы һич тә ялганлый алмый. Алар безне, Аллаһыга сыенганнарны, алдыбызда торган ѳметкә нык тотынырга дәртләндерә. 19 Бу ѳмет безнең җаныбызның ышанычлы вә ныклы якоре сыман. Ул пәрдә артындагы Иң изге урынга керә. 20 Гайсә анда, безнең хакка, бездән алдарак керде. Мәлик-Садыйк ничек баш рухани булса, Гайсә дә мәңгегә Баш Рухани булды.

Мәлик-Садыйк рухани

7

1 Бу Мәлик-Садыйк, Шалим патшасы, Аллаһы Тәгаләнең рухание иде, ул, патшаларны тар-мар итеп кайтып килгән Ибраһимны очратып, аңа фатихасын бирде. 2 Ибраһим аңарга сугышта тапкан байлыгының уннан бер ѳлешен бирде. Аның «Мәлик-Садыйк» дигән исеме «хаклык патшасы» дигәнне, ә «Шалим патшасы» – «иминлек патшасы» дигәнне аңлата. 3 Мәлик-Садыйкның әти-әнисе дә, ата-бабалары да билгесез. Аның гомеренең башы вә ахыры турында да берни мәгълүм түгел, ул, Аллаһы Улы кебек, мәңге рухани булып кала.

4 Аның никадәр бѳек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраһим да аңа сугышта тапкан байлыгының иң яхшысыннан уннан бер ѳлешен бирде. 5 Соңыннан рухани булган Леви токымы угыллары, канун кушуы буенча, туганнарыннан, алар да Ибраһим токымыннан булсалар да, табышының уннан бер ѳлешен алырга тиеш. 6 Мәлик-Садыйк рухани исә, Леви токымыннан булмаса да, Ибраһим табышының уннан бер ѳлешен кабул итте һәм аңа, Аллаһының вәгъдәсен кабул иткән кешегә, фатихасын бирде. 7 Фатиханы бирүче кеше һичшиксез аны кабул итүчедән ѳстенрәк була. 8 Беренче очракта табышның уннан бер ѳлешен үләсе руханилар җыйды, ә икенче очракта уннан бер ѳлешен, Изге язма шаһитлек иткәнчә, мәңге яшәүче кеше алды. 9 Күпмедер мәгънәдә, Леви хәтта үзе дә табышының уннан бер ѳлешен Ибраһим аша Мәлик-Садыйкка түләгән, дип әйтергә була. 10 Чѳнки Мәлик-Садыйк Ибраһимны очраткан вакытта Леви әле тумаган булса да, ул инде үзенең ата-бабасы Ибраһимның тәнендә иде.

Мәлик-Садыйк кебек Рухани Гайсә

11 Әгәр дә левиле руханилар хезмәте аша камиллеккә ирешелергә мѳмкин булса (чѳнки Муса кануны левиле руханилык белән тыгыз бәйләнештә бирелгән булган), Һарун кебек түгел, ә Мәлик-Садыйк кебек икенче Руханиның килүенә ихтыяҗ тумас иде. 12 Чѳнки руханилык үзгәрсә, канун да һичшиксез үзгәрә. 13 Ә без сѳйләгән Зат икенче бер ырудан иде, ул ырудан беркем дә корбан китерү урыны янында хезмәт итмәде. 14 Безнең Раббыбыз бит Яһүд ыруыннан чыкты, ә Муса, руханилар турында сѳйләгәндә, бу ыру турында берни дә әйтмәгән.

15 Моның шулай икәнлеге Мәлик-Садыйк кебек яңа Рухани килгәч тагын да ачыграк, аңлаешлырак булды. 16 Ул кешенең чыгышына кагылышлы канун әмере буенча түгел, ә мәңге бетми торган яшәү кѳче буенча Рухани булды. 17 Аның хакында Изге язмада: «Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, Син дә мәңгегә Рухани буласың», – диелгән. 18 Шуңа күрә, зәгыйфь вә файдасыз булуы сәбәпле, элеккеге канун әмере үз кѳчен югалтты. 19 Муса кануны бернине дә камилләштермәде, ә аның урынына безне Аллаһыга ныграк якынайткан зуррак ѳмет барлыкка китерелде.

20 Ѳстәвенә, бу Затны Рухани итеп билгеләвен Аллаһы Үзенең анты белән раслады. Калган руханилар антсыз руханилар булды, 21 ләкин Гайсә исә Аллаһының анты аркылы, ягъни Аллаһы Аңа:

«Раббы ант итте,

Ул Үзенең карарын үзгәртмәячәк:

„Син – мәңгелек Рухани!"» –

дигәндә Рухани булды. 22 Шул рәвешле, Аллаһы тѳзегән әйбәтрәк килешүнең ышанычлысы Гайсә булды.

23 Башка руханилар күп иде, ләкин алар хезмәтләрен дәвам итә алмадылар, чѳнки үлә тордылар. 24 Ә Гайсә мәңге тере, Аның руханилыгы да үзгәрешсез. 25 Шуңа күрә дә Ул үзе аркылы Аллаһыга килүче кешеләрне тулысынча коткара ала. Чѳнки Ул, алар турында Аллаһыга мѳрәҗәгать итеп, алар турында ялвару ѳчен һәрвакыт яши.

26 Безгә нәкъ менә шундый Баш Рухани кирәк: Ул изге, гаепсез, саф, гѳнаһлылардан аерып куелган вә күктән дә югары күтәрелгән. 27 Ул, бүтән баш руханилар сыман, кѳн саен башта Үзенең гѳнаһлары, аннары халыкның гѳнаһлары ѳчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен корбан итеп, бер тапкыр һәм мәңгелек корбан китерде. 28 Муса кануны баш рухани итеп кешеләрне билгели, ә кеше ул зәгыйфь. Ә инде кануннан соң бирелгән ант буенча, Аллаһы Улы Баш Рухани итеп билгеләнде. Ул – мәңгелек камиллеккә ирешкән Зат.

Яңа килешүнең Баш Рухание

8

1 Без сезгә сѳйләгәннәрдә иң мѳһиме – күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягында утыручы Баш Руханиебыз бар. 2 Ул Изге йортта – кешеләр түгел, ә Раббы Үзе корган чын гыйбадәт кылу чатырында хезмәт итә. 3 Һәр баш рухани бүләк вә корбаннар китерү ѳчен билгеләнә. Шуңа күрә безнең Баш Руханиебызның да корбан китерү ѳчен нәрсәседер булырга тиеш иде. 4 Әгәр җирдә булса, Ул рухани булмас иде, чѳнки Муса кануны буенча корбан китерүчеләр инде бар. 5 Җирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп тѳзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортның фәкать күләгәсе генә. Менә шуңа күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан кисәтеп куелды: «Кара аны, һәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә», – диде Аллаһы. 6 Иске килешүгә караганда Гайсә Арадашчы булган яңа килешү әйбәтрәк булган кебек, Аңа тапшырылган хезмәт җирдәге руханилар хезмәтеннән әйбәтрәк. Яңа килешү әйбәтрәк, чѳнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән.

7 Чѳнки беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесенә ихтыяҗ да булмас иде. 8 Ләкин Аллаһы, Үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә:

«Шундый кѳннәр киләчәк, ди Раббы,

Мин Исраил халкы вә Яһүд халкы белән

яңа килешү тѳзиячәкмен.

9 Бу килешү Мин аларның ата-бабаларын

Мисырдан җитәкләп чыгарганда тѳзегән килешүгә охшамаган.

Алар Минем килешүемә тугрылыклы булмадылар,

һәм Минем алардан гайрәтем чикте, ди Раббы.

10 Исраил халкы белән Мин киләчәк кѳннәрдә тѳзиячәк

килешү шушы:

Үз кануннарымны Мин аларның зиһеннәренә салачакмын,

күңелләренә язып куячакмын.

Мин – аларның Аллаһысы,

ә алар Минем халкым булачак.

11 Инде беркем дә икенче берәүне, үзенең туганын:

„Раббыны танып бел", – дип ѳйрәтмәячәк.

Чѳнки Мине кечесеннән башлап олысына кадәр беләчәк.

12 Чѳнки Мин аларның явыз эшләрен кичерәчәкмен,

кылган гѳнаһларын инде беркайчан да искә алмаячакмын».

13 Бу килешүне Ул «яңа» дип атап, искесен гамәлдән чыгарды, ә гамәлдән чыгарылган һәм искергән һәр нәрсә тиздән юкка чыгачак.

Иске килешү вакытында гыйбадәт кылу

9

1 Беренче килешүнең гыйбадәт кылу хакында күрсәтмәләре һәм җирдәге Изге йорты бар иде. 2 Гыйбадәт кылу чатыры корылды, аның алгы ѳлешендә шәмдәл һәм Аллаһыга багышланган икмәкләр куелган ѳстәл урнаштырылды. Бу ѳлешне «Изге урын» дип атадылар. 3 Икенче пәрдә артында чатырның «Иң изге урын» дип аталган ѳлеше бар иде. 4 Анда хуш исле сумала яндыру ѳчен алтыннан ясалган изге ѳстәл вә алтын белән капланган килешү сандыгы бар иде. Сандыкка манна* 9:4 Манна – борынгы Исраил халкын коллыктан азат итеп Мисырдан чыгаргач, чүлдә туйдыру ѳчен Аллаһы күктән җибәреп торган ризык. салынган алтын савыт, Һарунның чәчәк аткан таягы һәм Аллаһы әмерләре язылган таш такталар урнаштырылган иде. 5 Ә сандык ѳстенә, Аллаһының шунда булуын сурәтләгән, күктәге канатлы затларның сыннары куелган иде, аларның канатларыннан тѳшкән күләгә гѳнаһларны йолу урынын каплап торды. Ләкин без хәзер һәммәсен дә җентекләп сѳйләп тормыйбыз.

6 Бу әйберләр менә болай урнаштырылган иде. Чатырның алгы ѳлешенә руханилар, Аллаһыга гыйбадәт кылганда, һәркѳн керәләр. 7 Ә икенче ѳлешкә баш рухани гына елга бер мәртәбә керә. Ул үзе белән кан алырга тиеш, ул үзе ѳчен дә, белмичә гѳнаһ кылган халык ѳчен дә Аллаһыга корбан итеп кан китерә. 8 Шуның белән Изге Рух әле чатырның алгы ѳлеше булганда Иң изге урынга юлның әлегә ачык булмавын күрсәтә. 9 Моның бүгенге кѳн ѳчен дә мәгънәсе бар: бүләкләр вә корбаннар китерелү белән Аллаһыга гыйбадәт кылучының вѳҗданы сафлана алмый. 10 Бу йолалар ашау-эчү, тѳрле юыну йолаларын гына күздә тотты. Болар тышкы якны гына күздә тотучы кагыйдәләр иде, һәм алар яңа тәртип урнаштырылганчы гына үз кѳчендә була.

Яңа килешү корбаны

11 Хәзер инде Мәсих монда булган яхшы нәрсәләрнең Баш Рухание булып килде. Ул бѳегрәк вә камилрәк, кеше кулы салмаган һәм бу фани дѳньяныкы булмаган чатыр аркылы барды. 12 Иң изге урынга Мәсих кәҗә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер мәртәбә Үз каны белән керде, кешеләргә мәңгелек котылу тәэмин итте. 13 Чѳнки әгәр дә үгез һәм кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау кѳле, хәрәм булганнар ѳстенә сибелеп, тәнне тышкы яктан чистарта икән, 14 Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр.

15 Шуңа күрә Мәсих, иске килешү вакытында кылынган гѳнаһлардан кешеләрне Үз үлеме белән коткарып, Аллаһы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәңгелек мирасны ала алсыннар ѳчен, яңа килешүне Урнаштыручы булды. 16 Әгәр дә васыять* бар икән, аны язган кешенең үлгәнен исбатларга кирәк. 17 Чѳнки васыять, аны язган кеше исән чагында, бернинди дә кѳчкә ия булмый. Васыять аны язган кеше үлгәч кенә кѳченә керә. 18 Шуның ѳчен беренче килешү* 9:16, 18 Васыять, килешү – грек телендәге «диатеке» сүзенең «килешү» һәм «васыять» дигән мәгънәләре бар. каннан башка гамәлгә керә алмады. 19 Муса канун күрсәтмәләренең барысын да халык алдында укып чыккач, кызыл йон вә һүссѳп* 9:19 Һүссѳп – яһүдләрнең дини йолаларында кулланыла торган үсемлек. чыбыкларын алып, бар халыкка һәм канун язылган тѳргәкнең үзенә бозау, кәҗә каны белән су сибеп чыкты. 20 Ул: «Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаһы сезгә ул килешүне үтәргә әмер бирде», – диде. 21 Ул шулай ук чатырга һәм анда булган, Аллаһыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык әйберләргә кан сибеп чыкты. 22 Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый.

23 Күктәге үрнәк буенча җирдә тѳзелгән нәрсәләр шул рәвешле чистартылырга тиеш иде, ләкин күкнеке яхшырак корбаннар белән пакьләндерүне таләп итә. 24 Чѳнки Мәсих кеше кулы белән тѳзелгән вә чын Изге йортның нибары күчермәсе генә булган Изге йортка кермәде. Ул, безнең ѳчен Аллаһы алдына барып басарга дип, күкнең үзенә керде. 25 Ул, баш рухани һәр елны Иң изге урынга үз каны булмаган кан алып кергән сыман, Үзен кабат-кабат корбан итәр ѳчен кермәде. 26 Әгәр дә шулай булса, Мәсих, дѳнья яратылганнан бирле, Үзен корбан итеп, кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул Үзен корбан итү аша гѳнаһны бетерер ѳчен, соңгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде. 27 Һәркем кайчан да булса бер үлеп, аннары хѳкем алдына басарга тиеш булган кебек, 28 Мәсих, күпләгән кешенең гѳнаһларын Үз ѳстенә алыр ѳчен, бер мәртәбә корбан ителде, һәм Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде кешеләрнең гѳнаһларын йолу ѳчен түгел, ә Үзен кѳтеп торучыларны коткару ѳчен киләчәк.

10

1 Канун – киләсе яхшы нәрсәләрнең тѳгәл чагылышы түгел, ә аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә ул, ел саен бер үк корбаннар китереп, Аллаһы алдына килгән кешеләрне беркайчан да камил итә алмый. 2 Әгәр дә канун моны эшли алса, корбаннар китерүдән туктамаслар идемени? Чѳнки, бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гѳнаһлы дип хис итми башларлар иде. 3 Әмма ләкин корбаннар ел саен гѳнаһ турында искә тѳшереп тора, 4 чѳнки үгез каны белән кәҗә каны кешенең гѳнаһын юа алмый.

5 Шуңа күрә, дѳньяга килгәч, Мәсих:

«Син корбан китерүне дә, бүләк бирүне дә теләмәдең,

ләкин Син Минем ѳчен тән әзерләдең, – диде.

6 – Сине яндырылган хайван корбаннары да,

гѳнаһлар ѳчен китерелгән корбаннар да сѳендермәде.

7 Шунда Мин: „Йа Аллаһы, менә Мин,

Изге язма тѳргәгендә* 10:7 Изге язма тѳргәге – ул заманда язмалар тѳргәк формасында булган (русча – свиток). Минем хакта язылганча,

Синең ихтыярыңны җиренә җиткерү ѳчен килдем!" –

дидем». 8 Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндырылган корбаннар да, гѳнаһ ѳчен корбаннар да китерүне теләмәдең, алар Сине сѳендермәде», – диде. Бу корбаннар канун буенча таләп ителүгә дә карамастан, Ул шулай диде. 9 Аннары Ул: «Менә Мин, Синең ихтыярыңны җиренә җиткерер ѳчен килдем», – дип ѳстәде. Ул иске килешүне гамәлдән чыгарып, икенчесен – Аллаһы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертте. 10 Аллаһы ихтыяры буенча без Гайсә Мәсихнең Үз тәнен бер мәртәбә һәм мәңгелек кѳчкә ия булган корбан итүе белән изге ителдек.

11 Һәр рухани, кѳн саен гыйбадәт кылып, күп тапкырлар шул ук корбаннарны китерә, әмма алар кешене һичкайчан гѳнаһлардан арындыра алмый. 12 Ләкин бу Баш Рухани, гѳнаһлар ѳчен мәңгелек кѳчкә ия булган корбанны бер мәртәбә китергәч, Аллаһының уң ягына утырды. 13 Шул вакыттан алып Ул дошманнарының Үз аягы астына баскыч итеп салынуын кѳтә. 14 Чѳнки бер корбан белән Ул изге ителүчеләрне мәңгегә камил кылды.

15 Бу хакта безгә Изге Рух та шаһитлек кыла. Башта Ул болай ди:

16 «Киләчәк кѳннәрдә Мин алар белән тѳзиячәк килешү шушы, – ди Аллаһы.

– Мин Үз кануннарымны аларның күңелләренә салачакмын,

зиһеннәренә язып куячакмын».

17 Аннары Ул болай дип ѳсти: «Аларның гѳнаһларын вә явыз эшләрен Мин инде беркайчан да искә алмам». 18 Болар кичерелгән икән, гѳнаһ ѳчен корбан бирүнең инде кирәге юк.

Нык торыгыз!

19 Шулай итеп, имандаш туганнар, Гайсә каны белән без Иң изге урынга ышаныч белән керә алабыз, 20 Ул безгә яңа вә тере юлны ачкан. Бу юл пәрдә, ягъни Аның тәне аша бара. 21 Безнең Аллаһы йорты башында торучы бѳек Руханиебыз бар. 22 Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһыга ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребез гѳнаһлы вѳҗданнан чистарынган, тәннәребез чиста су белән юылган хәлдә Аллаһыга якынайыйк. 23 Үзебез икърар иткән ѳметкә нык тотыныйк, чѳнки безгә вәгъдә биргән Зат тугрылыклы. 24 Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. 25 Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу ѳчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә кѳч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чѳнки Раббы кѳненең якынлашуын күреп торасыз.

26 Әгәр дә без, хакыйкатьне танып белгәннән соң, аңлы рәвештә гѳнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гѳнаһлар ѳчен инде бернинди корбан да калмый. 27 Ә ул чагында инде хѳкемне һәм Аллаһының дошманнарын яндырачак, бернине дә кызганып тормаячак утны куркынып кѳтеп торасы гына кала. 28 Муса кануныннан баш тарткан кеше, ике яисә ѳч шаһит күрсәтүе нигезендә, һич кызганусыз үлемгә дучар ителә. 29 Алай булгач, Аллаһы Улын аяк астына салып таптаган, Аллаһы килешүенең аны изгеләндергән канын нәҗес дип санаучы, мәрхәмәт Рухын кимсетүче кеше ни дәрәҗәдә каты җәзага лаек соң? 30 Без: «Үч алу Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен», – дигән һәм: «Аллаһы Үз халкын Үзе хѳкем итәчәк», – дигән Затны беләбез. 31 Тере Аллаһы кулына эләгү коточкыч эш!

32 Сез Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән кѳннәрне исегезгә тѳшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы кѳрәшүдә нык тора идегез. 33 Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, сезне эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр янәшәсендә булдыгыз. 34 Сез тоткынлыктагы кешеләргә теләктәшлек иттегез, милкегездән мәхрүм иткәндә сез сѳендегез дә, чѳнки үзегезнең әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барын белә идегез. 35 Кыю булудан туктамагыз, моның әҗере зур булачак. 36 Ләкин Аллаһы ихтыярын үтәр ѳчен сезгә сабырлык кирәк, аны үтәгәннән соң Аллаһы вәгъдә иткәнне алырсыз. 37 Чѳнки, Изге язмада язылганча,

«Инде күп калмады,

һәм килергә тиешле Зат озак кѳттерми киләчәк.

38 Минем тәкъва кешем үзенең инануы белән яшәячәк,

ләкин әгәр чигенсә,

ул Миңа яраклы булмаячак».

39 Ләкин без иманнан баш тартып һәлак булучылардан түгел, юк, без иманда торабыз һәм коткарылачакбыз.

Иман

11

1 Иман ул – без ѳметләнеп кѳткәннәрнең тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу. 2 Безнең борынгы ата-бабаларыбыз шундый иман аркасында Аллаһыдан хуплау алган.

3 Галәмнең Аллаһы сүзе белән булдырылганын һәм күзгә күренүче нәрсәнең күзгә күренми торган нәрсәдән барлыкка килгәнен без иман аркылы аңлыйбыз. 4 Һабил Аллаһыга, иман белән, Кабилныкына караганда әйбәтрәк корбан китергән. Иманы ѳчен Аллаһы аның корбаннарын хуплады һәм аны хак кеше дип раслады. Иманы аркылы Һабил, үзе исән булмаса да, безгә әле һаман сѳйли. 5 Иман аркасында Ханух, үлемне кичермичә, бу дѳньядан алынган. Аны бер җирдән дә таба алмадылар, чѳнки Аллаһы аны Үз янына алган иде. Аның турында, ул дѳньядан алынганчы Аллаһыга ярый алган, дип әйтелә Изге язмада. 6 Иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый, чѳнки Аңа килүче һәркем Аллаһының барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш. 7 Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Аңа буйсынып, гаиләсен коткару ѳчен кѳймә тѳзегән. Аның иманы дѳньяны хѳкем иткән, һәм иманы аркасында Аллаһы аны хак дип игълан иткән.

8 Иман аркылы Ибраһим, Аллаһы чакыргач, буйсынып, киләчәктә үзенә мирас дип вәгъдә ителгән җиргә киткән, гәрчә кая барганын белмәсә дә. 9 Иман белән ул вәгъдә ителгән илдә килмешәк булып яшәгән. Исхак вә Ягъкуб кебек үк, ул да чатырларда яшәгән, алар да аның белән бергә, Аллаһы вәгъдә иткәнне алырга тиеш булган. 10 Чѳнки ул рәссамы вә тѳзүчесе Аллаһы булган, мәңгелек нигезле шәһәрне кѳткән.

11 Иманы аркасында Ибраһимның хатыны Сара үзе дә, инде карт булса да, балага уза алган, чѳнки ул үзенә вәгъдә биргән Аллаһыны ышанычлы дип исәпләгән* 11:11 Грек теленнән бу аятьне: «Иманы аркасында Ибраһим, инде үзе карт, хатыны Сара бала тудыруга сәләтсез булса да, әти кеше була алган, чѳнки ул үзенә вәгъдә биргән Затны ышанычлы дип исәпләгән» дип тә аңларга мѳмкин.. 12 Шулай итеп, тәне инде картайган Ибраһим күктәге йолдызлар кадәр күп санлы вә диңгез ярындагы исәпсез-хисапсыз ком бѳртекләре кадәр токым бирде.

13 Барлык бу кешеләр иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр һәм сәламләгәннәр. Алар бу дѳньяда үзләренең килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар. 14 Болай дип әйтүче кешеләр үзләренең чын ватаннарын эзләүләрен күрсәтәләр. 15 Әгәр дә алар үзләре калдырып киткән ил турында хәтерләренә тѳшереп уйлаган булсалар, анда кире кайту мѳмкинлеге дә булган булыр иде. 16 Юк, алар әйбәтрәк илгә – күк иленә омтылганнар. Шуңа күрә аларның Аллаһыны үз Аллаһысы дип тануы Аллаһыга оят түгел; чѳнки Ул алар ѳчен шәһәр әзерләп куйган.

17 Ибраһим, Аллаһы тарафыннан сыналганда, иманы аркасында Исхакны корбанга тәкъдим итте. Ул Аллаһының вәгъдәсен алган булса да һәм аңа: «Синең нәселең Исхак аша килә», – дип әйтелгән булса да, ул үзенең бердәнбер улын корбан итәргә әзер торды. 19 Ибраһим Аллаһының үледән терелтә алуына исәп тотты, һәм Исхак, үледән терелтелүне алдан күрсәтүче билге буларак, әтисенә кире кайтарылды.

20 Киләчәккә иман белән караучы Исхак Ягъкуб белән Эсауга фатихасын бирде. 21 Иман аркылы Ягъкуб үләр алдыннан Йосыфның ике улына да фатиха бирде һәм, таягына таянган килеш, Аллаһыга табынып баш иде. 22 Иман аркылы Йосыф гомеренең ахырында Исраил халкының Мисырдан чыгачагы турында сѳйләде һәм үз сѳякләрен нәрсә эшләтергә икәнен әйтте.

23 Иман аркылы Мусаның ата-анасы Муса туганнан соң ѳч ай буена аны яшереп сакладылар, чѳнки аның гадәттән тыш матур бала булуын күрделәр, аларны патша фәрманы куркытмады. 24 Иман аркылы Муса, олы кеше булгач, фиргавен кызының угылы дип йѳртелүдән ваз кичте. 25 Гѳнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күрде. 26 Ул булачак әҗерне карап торды һәм, шуңа күрә, Мәсих хакына хурлык кичерүне Мисыр байлыкларыннан кадерлерәк исәпләде. 27 Иман аркылы Муса, патшаның ачуыннан курыкмыйча, Мисырдан чыкты. Үз алдында күзгә күренми торган Аллаһыны күргән кебек булганлыктан, ул түзде. 28 Иман аркылы ул, беренче булып туганнарны һәлак итүче фәрештә Исраил халкының балаларына кагылмасын ѳчен, ишекләргә кан сибү һәм Коткарылу бәйрәме үткәрде. 29 Иман аркылы Исраил халкы Кызыл диңгезне коры җирдән баргандай атлап чыкты, ә мисырлылар шуны ук эшләп карагач, һәммәсе дә батып үлде.

30 Иман аркылы Исраил кешеләре шәһәрне тышкы яктан җиде кѳн рәттән әйләнеп чыккач, Әрихәне әйләндереп алган таш диварлар ишелеп тѳште. 31 Иман аркылы бозык хатын Рәхәб, Исраил шымчыларын дус дип кабул иткәнгә күрә, Аллаһыны тыңламаучылар белән бергә һәлак ителмичә, котылып калды.

32 Шуннан да артыгын сѳйләп торырга кирәкме икән? Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шамуил вә пәйгамбәрләр турында сѳйләп торырга вакытым җитмәс иде. 33 Алар иман белән патшалыкларны буйсындырдылар, гаделлек урнаштырдылар, вәгъдә ителгәнгә ирештеләр. Арысланнарның авызларын яптылар, 34 ярсулы утны сүндерделәр, кылычтан котылып калдылар. Аларның кѳчсезлеге кѳчкә әйләнде, сугышта алар куәтле булдылар һәм чит ил гаскәрләрен качарга мәҗбүр иттеләр. 35 Кайбер хатыннар үлгән якыннарын тере килеш кире алдылар. Бүтәннәре, үледән әйбәтрәк терелүгә ирешү ѳчен, азат ителүдән баш тартып, җәзаландылар. 36 Кайберәүләрне мыскыл иттеләр, аларны камчы белән кыйнадылар, кайберләренә хәтта богау кигезелде, алар тѳрмәләргә ябылды. 37 Аларны ташлар атып үтерделәр, гәүдәләрен пычкы белән урталай кистеләр, кылычтан үткәрделәр. Алар сарык вә кәҗә тиреләренә тѳренеп йѳрделәр, башлары мохтаҗлыктан чыкмады, аларны эзәрлекләделәр, кыйнадылар. 38 Дѳнья бу затларга лаек түгел иде. Алар чүлләрдә, тауларда, мәгарәләрдә, упкыннарда каңгырып йѳрде.

39 Алар һәммәсе дә иманнары ѳчен Изге язмада әйбәт бәя алдылар, ләкин берсе дә, җирдә яшәгән чагында, үзләренә вәгъдә ителгәнне алмады. 40 Бу кешеләр бары тик безнең белән генә камиллеккә ирешсен ѳчен, Аллаһы безнең ѳчен әйбәтрәк бер нәрсә ниятләде.

Гайсәдән күзебезне алмыйк

12

1 Безнең тирә-ягыбызда шаһитләр шулкадәр күп! Шуңа күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк, безне җиңел генә алдап йѳртүче гѳнаһларны калдырыйк һәм үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йѳгереп үтик. 2 Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә кѳткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра. 3 Гѳнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз; бу күңелегезне тѳшермәскә һәм Аллаһыга ышанудан туктамаска ярдәм итәр.

4 Сезнең әле гѳнаһка каршы сугышта кан түккәнче каршылык күрсәткәнегез булмады. 5 Ата кеше үз балаларына эндәшкән сыман, Аллаһы сезгә:

«Улым Минем, Раббың шулай тәрбияләгәнгә гамьсез карама,

гаебеңне күрсәткәндә күңелеңне тѳшермә.

6 Раббы Үзе яраткан кешеләрне үгетләп тѳзәтә

вә улы дип кабул иткән һәр кешене тәрбияли», –

дигән дәртләндерү сүзләрен оныткансыз. 7 Сезнең газап чигүегез тәрбияләнүгә алып килә. Бу – Аллаһы сезгә Үз балалары итеп карый дигән сүз. Атасы тәрбия бирмәгән бала бармыни? 8 Әгәр дә сез һәркем үтәргә тиешле тәрбияне үтмисез икән, димәк, сез чын угыллар түгел, ә җилдән туган балалар. 9 Моннан тыш, безнең һәммәбезнең дә җирдә безне тәрбияләгән аталары булды һәм без аларны ихтирам итә идек. Ә рухларыбызның Атасына без тагын да ныграк буйсынырга тиеш түгелмени? Аңа колак салу безгә яшәү бирә бит! 10 Безнең аталарыбыз безне беркадәр вакыт буена, үзләре иң яхшы дип тапкан, ләкин бик үк камил булмаган чаралар белән тәрбиялиләр, ләкин Аллаһы безне, Аның изгелегенә катнаша алсыннар дип, үз иминлегебез хакына тәрбияли. 11 Безне тәрбияләгәндә бу гамәл шатлык түгел, ә авырту китерүче чара булып күренә. Ләкин соңрак тәрбия узган кешеләргә ул уңыш китерә: имин вә Аллаһыга мәгъкуль тормыш бирә.

12 Шуңа күрә хәлсез кулларыгызны, калтыранган кѳчсез тезләрегезне ныгытыгыз. 13 Аксаучы аяк тәмам имгәнмәсен, киресенчә, сәламәт булсын ѳчен, туры юлдан йѳрегез.

Какшамас патшалык

14 Барлык кеше белән тынычлыкта яшәргә һәм изге булырга омтылыгыз, чѳнки изге булып яшәмәсә, беркем дә Аллаһыны күрмәячәк. 15 Карагыз аны, беркем дә Аллаһының мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын; ачы тамырлы үлән үсеп чыгып, беркемгә дә бәла-каза китерерлек булмасын һәм күпләрне нәҗесләмәсен. 16 Карагыз аны, беркем дә җенси йѳгәнсезлеккә бирелмәсен, бер ашарлык аш ѳчен, олы угыл буларак бирелергә тиешле хокукларны саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен. 17 Белгәнегезчә, соңыннан ул фатиха алырга теләгән, ләкин кире кагылган. Бу хакта күз яшьләре белән сораса да, булган хәлне берничек тә үзгәртә алмаган.

18 Сез кагылырга мѳмкин булган, дѳрләп янган Синай тавына – караңгыга да, давылга да килмәдегез. 19 Сез быргы тавышына да, тыңлаучылар бүтән ишетергә теләмәгән сүзләр сѳйләүче тавышка да килмәдегез. Ул сүзләрне ишеткән кешеләр боларны бүтән сѳйләмәүне үтенгәннәр, 20 чѳнки алар: «Хәтта бу тауга хайван кагылса да, аны ташлар атып үтерергә тиешле», – дигән боеру сүзләренә түзә алмаганнар. 21 Бу күренеш шундый куркыныч булган, хәтта Муса да: «Мин куркуымнан тетрәнәм», – дигән. 22 Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимга – тере Аллаһы шәһәренә килдегез! Сез шатлыклы тантанага җыелган меңләгән фәрештәләр янына килдегез. 23 Сез исемнәре күккә язып куелган беренче туган балалар җыенына килдегез. Сез Аллаһыга, бар кешене Хѳкем кылучы янына, камилләштерелгән тәкъва кешеләрнең рухлары янына килдегез. 24 Сез яңа килешүне Урнаштыручы булган Гайсә янына вә Аның Һабил каныннан әйбәтрәк сѳйләүче сибелгән каны* 12:24 Сибелгән кан – Тәүраттан билгеле булганча, рухани, пакьләндерү ѳчен, кешеләрнең гѳнаһлары ѳчен чалынган корбанның канын килешү сандыгы ѳстенә сипкән. янына килдегез.

25 Карагыз аны, үзегезгә сѳйләүче Аллаһыны кире какмагыз. Җирдә сѳйләгән чагында кешеләр Аны тыңламаган ѳчен җәзасыз калмаган икән, күктән торып кисәткәндә Аңардан баш тартсак, без тагын да зуррак җәзага дучар булачакбыз. 26 Ул чагында Аның тавышы җирне дер селкетте, ләкин Ул хәзер: «Мин җирне тагын бер тапкыр тетрәтәм, һәм җирне генә түгел, күкне дә», – дип вәгъдә итә. 27 «Тагын бер тапкыр» дигән сүзләр шуны белдерә: тотрыклы нәрсәләр генә калсын ѳчен, һәр тотрыксыз, ягъни, бар ителгән нәрсә юкка чыгарылачак. 28 Безгә какшамас патшалык бирелә, шуңа күрә, әйдәгез, рәхмәтле булыйк һәм Аллаһыга мәгъкуль рәвештә тирән ихтирам белән, куркынып Аңарга табыныйк, 29 чѳнки безнең Аллаһыбыз – йота торган ут.

Аллаһыга ошаган тормыш

13

1 Бер-берегезне туганнар кебек яратудан туктамагыз. 2 Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз; болай эшләп, кайберәүләр, үзләре дә белмичә, фәрештәләрне кунак иткәннәр. 3 Тѳрмәдәге кешеләрне, алар белән үзегез дә тоткынлыкта булган кебек, исегездә тотыгыз. Газап чигүче кешеләрне, үзегез дә алар белән газап чиккән сыман, исегездә тотыгыз. 4 Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чѳнки иренә яисә хатынына хыянәт иткән вә бозык тормыш белән яшәгән кешене Аллаһы хѳкем итәчәк. 5 Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чѳнки Аллаһы: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам», – дигән. 6 Шуңа күрә кыю булыйк, чѳнки без:

«Аллаһы – минем Ярдәмчем,

мин курыкмам.

Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» –

дип әйтә алабыз.

Аллаһыга яраклы корбаннар

7 Сезгә Аллаһы сүзен җиткергән җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, аларның гомер нәтиҗәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез. 8 Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә һәм мәңгегә шундый ук.

9 Һәртѳрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Йѳрәкләрегезне ризык ашау турындагы кагыйдәләрне тоту белән түгел, ә Аллаһының мәрхәмәте белән ныгытырга кирәк. Мондый кагыйдәләр аларны үтәүчеләргә файда китермәгән. 10 Безнең корбан китерү урыныбыз бар, чатырдагы хезмәтчеләрнең андагы корбанны ашарга хакы юк. 11 Баш рухани хайван канын Иң изге урынга гѳнаһлар бәрабәренә корбан китерергә алып керә, ә хайван түшкәләре исраиллеләрнең вакытлы торак урынының тышында яндырыла. 12 Шуның аркасында Гайсә дә, халыкны Үзенең каны белән изгеләндерер ѳчен, шәһәр капкасы тышында газап чикте. 13 Шуңа күрә, әйдәгез, без, Ул кичергән хурлыкны кичереп, вакытлы торак урынының тышкы ягына Аның янына чыгыйк. 14 Чѳнки биредә, җирдә, безнең даими тора торган урыныбыз юк, ләкин без килергә тиешле шәһәрне кѳтәбез. 15 Шуңа күрә Гайсә аркылы Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерик, Аның исемен телебез белән мактыйк. 16 Кешеләргә игелек эшләүне, үзегездә булганны бер-берегез белән бүлешүне онытмагыз – бу Аллаһы ярата торган корбан.

17 Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнең җаннарыгыз турында кайгырталар. Әгәр аларны тыңлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, кайгырып эшләрләр, һәм бу сезнең ѳчен файдалы булмас.

18 Безнең ѳчен дога кылыгыз. Без намусыбызның чиста булуына ышанабыз, чѳнки бар нәрсәдә дѳрес гамәл кылырга телибез. 19 Мин сездән, Аллаһы сине безнең янга тизрәк кайтарсын иде, дип дога кылуыгызны аеруча үтенәм.

Дога вә сәламләү сүзләре

20 Мәңгелек килешүне раслаучы кан аркасында Раббыбыз Гайсәне, сарыкларның бѳек Кѳтүчесен, тынычлык Аллаһысы үледән терелтте. 21 Үзенең ихтыярын үтәр ѳчен Аллаһы сезне һәр яхшы нәрсә белән тәэмин итсен, һәм Гайсә Мәсих аша безгә Үзенә мәгъкуль булганны эшләсен. Мәңгелек дан Мәсихкә. Амин.

22 Имандашларым, сездән бу хатымда биргән киңәшләремә түземлелек белән колак салуыгызны үтенеп сорыйм, чѳнки мин бит кыска гына итеп яздым. 23 Безнең туганыбыз Тимутенең азат ителгәнен сезгә белдерергә телим. Әгәр дә ул тиздән минем янга килсә, мин аны үзем белән бергә алып, сезне күрергә килермен.

24 Барлык башлыкларыгызга вә Аллаһының барлык изгеләренә сәлам. Италиядән булган имандашларыбыз сезгә сәлам юллый. 25 Барыгызга да Аллаһының мәрхәмәте булсын.