ПАУЛДАН ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ ХАТ
Паулның сәламе
11 Кешеләр тарафыннан да, кеше аша да түгел, бәлки Гайсә Мәсих һәм Аны үледән терелткән Ата Аллаһы тарафыннан рәсүл итеп сайланган Паулдан 2 һәм минем белән бергә булган барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам. 3 Сезгә Атабыз Аллаһыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын. 4 Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры буенча безнең гѳнаһларыбыз ѳчен Мәсих Үзен корбан итте. 5 Аллаһыга мәңге-мәңгегә дан! Амин.
Башка Яхшы хәбәр юк
6 Мәсихнең мәрхәмәте белән сезне Чакыручыны ташлап, шулай бик тиз чит «Яхшы хәбәргә» күчүегезгә хәйран калам. 7 Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнең Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр. 8 Әмма, хәтта без яки күктән фәрештә килеп, үзебез сезгә игълан иткән Яхшы хәбәргә каршыны игълан итсәк, аңа ләгънәт тѳшсен! 9 Без моны элек тә әйткән идек, хәзер мин яңадан әйтәм: кемдер сез кабул иткән Яхшы хәбәрдән үзгәне игълан итсә, аңа ләгънәт тѳшсен.
10 Әллә хәзер мин илтифатны кешеләрдән эзлимме яки Аллаһыданмы? Яки кешеләргә ярарга тырышаммы? Мин әле дә кешеләргә ярарга тырышсам, Мәсих колы булмас идем.
Паулның рәсүллеге
11 Имандашлар, сезнең шуны белүегезне телим: мин сѳйләгән Яхшы хәбәр кеше уйдырмасы түгел, 12 чѳнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем һәм алардан ѳйрәнмәдем дә, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде.
13 Сез минем яһүд динендәге элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым 14 һәм, ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга чиксез бирелгән булып, яһүд динендә үз халкым арасында күп кенә яшьтәшләремнән алга чыктым.
15 Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә 17 һәм Иерусалимга, үземнән элек булган рәсүлләр янына да бармыйча, Гарәбстанга киттем һәм яңадан Дәмәшекъкә кайттым.
18 Аннары, ѳч ел үткәч, мин Кифас* 1:18 Кифас – Шимун Петернең икенче исеме. белән танышу ѳчен Иерусалимга бардым һәм унбиш кѳнләп аның янында булдым. 19 Әмма Раббының энесе Ягъкубтан башка һичбер рәсүлне күрмәдем. 20 Ә сезгә язганнарымны Аллаһы каршында язам, ялганламыйм. 21 Шуннан соң Сурия һәм Киликия җирләренә киттем. 22 Яһүдиядәге Мәсих бердәмлекләре исә мине күреп белмиләр иде. 23 Алар, кайчандыр үзләрен эзәрлекләгән кеше хәзер элек үзе юк итәргә тырышкан иманны ук вәгазьли икән, дип кенә ишеткәннәр 24 һәм минем хакка Аллаһыны данлаганнар.
Рәсүлләрнең Паулны кабул итүе
21 Аннан соң, ундүрт ел үткәч, Титусны да үзебез белән алып, мин Барнаб белән бергә тагын Иерусалимга киттем. 2 Анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, мин юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, үзем яһүд булмаганнар арасында тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әңгәмә вакытында андагы бик мѳхтәрәм кешеләргә тәкъдим иттем. 3 Әмма алар минем белән бергә булган Титусны да, гәрчә ул грек булса да, сѳннәтләнергә мәҗбүр итмәделәр. 4 Без бу турыда сѳйләшергә тиеш идек, чѳнки Мәсих Гайсәдә булган азатлыгыбызны күзәтергә һәм безне коллыкка тѳшерергә дип, яныбызга яшерен рәвештә ялган «туганнар» килгән иде. 5 Әмма Яхшы хәбәрнең хакыйкате сезнең белән калсын ѳчен, без аларга бер генә мизгелгә дә буйсынмадык.
6 Мѳхтәрәм дип исәпләнгәннәр исә, алар кайчандыр кем генә булсалар да, минем ѳчен мѳһим түгел, чѳнки Аллаһы кешенең йѳзенә карамый. Ул мѳхтәрәм кешеләр мин игълан иткән Яхшы хәбәргә берни ѳстәмәделәр. 7 Киресенчә, Яхшы хәбәрне яһүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миңа ышанып тапшырылганын күрделәр. 8 Чѳнки яһүдләр арасында рәсүллек итүдә Петергә кѳч бирүче Аллаһы яһүд булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миңа да кѳч бирде. 9 Миңа Аллаһы тарафыннан бирелгән үзенчәлекле хезмәтне икърар иткәч, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем һәм Барнабның кулларын кыстылар. Без яһүд булмаганнар янына, ә алар яһүдләр янына барырга дип килештек. 10 Тик фәкыйрьләргә ярдәм итү турында һәрвакыт истә тотуыбызны гына теләделәр, һәм мин нәкъ шуны зур теләк белән башкарырга тырыша идем.
Паул Кифаска каршы чыга
11 Әмма Кифас Антиухеягә килгәч, мин аңа ачыктан-ачык каршы чыктым, чѳнки ул хаклы түгел иде. 12 Ягъкуб яныннан кайберәүләр килгәнгә кадәр, Кифас яһүд булмаган мәсихчеләр белән бергә ашады; ә инде тегеләр килгәч, сѳннәтләүне таләп итүчеләрдән куркып, яһүд булмаганнардан кача һәм читләшә башлады. 13 Аның белән бергә башка мәсихче яһүдләр дә икейѳзлеләнделәр, хәтта Барнаб та аларның икейѳзлелегенә бирелеп китте.
14 Ә аларның Яхшы хәбәр хакыйкате буенча туры юлдан бармауларын күргәч, мин һәммәсе алдында Кифаска: «Син, яһүд була торып, яһүдичә түгел, бәлки мәҗүсиләрчә яшисең икән, ни ѳчен мәҗүсиләрне яһүдләр кебек яшәргә мәҗбүр итәсең?» – дидем.
Бары иман аша аклану
15 Без – тумышыбыз буенча яһүдләр, гѳнаһлы мәҗүсиләр түгел. 16 Әмма ләкин кешенең канун таләпләрен үтәве белән түгел, бәлки Гайсә Мәсихкә иман итүе аша Аллаһы тарафыннан аклану алуын белгәнгә күрә, без дә канун таләпләрен үтәү белән түгел, бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану ѳчен Мәсих Гайсәгә иман китердек; чѳнки канун таләпләрен үтәү белән беркем дә Аллаһы тарафыннан аклана алмас.
17 Әгәр дә инде Мәсих аша бирелгән аклануга омтылып та, без үзебез үк гѳнаһлылар булып чыксак, бу очракта Мәсих – гѳнаһ хезмәтчесемени? Һич тә алай түгел! 18 Чѳнки үзем җимергән нәрсәләрне яңадан торгызам икән, мин үз-үземне канун бозучы итеп күрсәтәм. 19 Чѳнки мин, Аллаһы ѳчен яшәргә дип, канун аркылы канун вәкаләтеннән азат ителдем. Мин Мәсих белән хачка кадакландым 20 һәм инде үзем яшәмим, бәлки миндә Мәсих яши. Ә мин хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан һәм минем ѳчен Үз гомерен биргән Аллаһы Улына иман белән яшим. 21 Аллаһының мәрхәмәтен кире какмыйм. Әгәр кеше канун аркылы хак санала икән* 2:21 Хак санала икән – ягъни «аклана икән»., ул чакта Мәсих юкка гына үлгән булып чыга.
Канун яки иман
31 Их, акылсыз гәләтиялеләр! Сезнең зиһенегезне кем чуалтты икән? Ә бит Гайсә Мәсих сезнең күз алдында ук хачка кадаклангандай ачык сурәтләнде. 2 Сездән шуны гына белергә телим: сез Рухны канун таләпләрен үтәү беләнме, әллә ишеткәнегезгә ышану белән алдыгызмы? 3 Сез шулкадәр акылсызмыни? Сез Изге Рух белән башладыгыз, ә хәзер максатыгызга үз кѳчегез белән генә ирешергә телисезме? 4 Сезнең баштан кичкән нәрсәләрнең барысы да файдасызга булдымыни? Мин аларның файдасызга булмавына ѳмет итәм! 5 Канунны үтәвегез аркасындамы яки ишеткәнегезгә ышангангамы Аллаһы сезгә Рух бирә һәм сезнең арагызда могҗизалар тудыра?
6 Ибраһимны исегезгә тѳшерегез. Изге язмада аның турында: «Ул Аллаһыга ышанды, һәм моның белән Аллаһы тарафыннан хак саналды», – диелгән. 7 Моннан сез шуны аңлагыз: иманга таянучылар – Ибраһимның чын балалары. 8 Һәм Изге язма, Аллаһының яһүд булмаганнарны иман аркылы аклаячагын алдан күреп, Ибраһимга: «Бар халыклар синең аша фатиха алачак», – дигән Яхшы хәбәр белдерде. 9 Димәк, иманга таянучылар иманлы Ибраһим белән бергә фатиха алалар. 10 Ә инде канун таләпләрен үтәүләренә ышанучыларның барысына да каргыш тѳште. Чѳнки Изге язмада: «Канун китабында язылганнарның бѳтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнә», – дип язылган. 11 Билгеле ки, Аллаһы алдында канун аркылы һичкем аклана алмый, чѳнки, язылганча, «Аллаһы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк». 12 Канун исә иманга нигезләнмәгән, киресенчә, «канун таләпләрен үтәүче алар белән яшәячәк». 13 Мәсих безнең урынга ләгънәт булып, безне канун ләгънәтеннән йолып алды, чѳнки Изге язмада: «Агачка асылган һәркем ләгънәтле», – дип язылган. 14 Ибраһимга бирелгән фатиха Мәсих Гайсә аша яһүд булмаганнарга да ирешсен, һәм вәгъдә ителгән Рухны иман аркылы без алсын ѳчен, Мәсих безне йолып алды.
Канун һәм вәгъдә
15 Имандашлар! Мин сезгә кѳндәлек тормыштан бер мисал китерәм: хәтта кешенең гамәлгә куелган васыятен дә һичкем юкка чыгара яки аңа һичбер нәрсә ѳсти алмаган кебек, бу очракта да шулай. 16 Ибраһимга һәм аның токымына вәгъдәләр бирелгән булган. Күпләр турында әйтелгән кебек, «токымнарына» диелмәгән, бәлки берәүгә генә әйтелгән кебек, «синең токымыңа» диелгән, ә ул – Мәсих. 17 Мин менә нәрсәне күздә тотам: элек Аллаһы тарафыннан расланган килешүне дүрт йѳз утыз елдан соң чыккан канун гамәлдән чыгара алмый һәм, шул рәвешчә, вәгъдәнең кѳчен бетерә алмый. 18 Чѳнки Аллаһының бүләге канунны үтәвебезгә бәйле булса, ул инде вәгъдә белән бәйле булмый. Әмма ләкин Аллаһы Ибраһимга фатихаларын нәкъ вәгъдә аркылы биргән.
19 Канун ни ѳчен соң? Канун Үзенә вәгъдә бирелгән Токым килгәнгә кадәр булган явызлыклар аркасында бирелгән булган һәм фәрештәләр тарафыннан арадашчы аша тапшырылган. 20 Шәхес үзе генә эш иткәндә, аңа арадашчы кирәк түгел; ә Аллаһы бер.
Канунның максаты
21 Шулай итеп, канун Аллаһының вәгъдәләренә каршы чыгамыни? Һич тә юк! Әгәр дә тормыш бирә алырлык канун бирелгән булса, кеше чыннан да канунны үтәү аркылы акланыр иде* 3:21 Акланыр иде – ягъни «хак саналыр иде».. 22 Әмма Изге язма бѳтен дѳньяны гѳнаһ әсире дип игълан итә, шуңа күрә вәгъдә ителгән фатиха иман итүчеләргә Гайсә Мәсихкә инану аша бирелә.
23 Ә инде бу иман килгәнче, бу иман ачылырга тиеш вакытка кадәр, без канун сагы астында кала бирдек. 24 Шулай итеп, без иман аркылы Аллаһы тарафыннан аклансын дип, Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды. 25 Ә иман килгәннән соң без инде тәрбияче кул астында түгел. 26 Гайсә Мәсихкә иман аша сез барыгыз да – Аллаһы балалары. 27 Чѳнки суга чумдырылу йоласын* 3:27 Суга чумдырылу йоласы – гѳнаһлардан тәүбә итүне, үзеңне Аллаһы Тәгаләгә багышлауны күрсәтә торган йола. үтәп, сез Мәсих белән берләшкәнсез икән, димәк, Мәсихне «кигәнсез». 28 Шуңа күрә, яһүд белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чѳнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер. 29 Мәсихнеке булсагыз, сез – Ибраһимның токымнары һәм Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алырсыз.
Мәсих кануннан йолып ала
41 Мин моны күздә тотам: варис әле бала вакытта, һәрнәрсәнең иясе булса да, колдан бернәрсә белән дә аерылмый. 2 Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбияләүчеләренә һәм йорт идарәчеләренә буйсына. 3 Без дә бала вакытта бу дѳнья белән идарә итүче кѳчләр коллыгында идек. 4 Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде. 6 Ә сез Аның балалары булганга, Аллаһы Үз Улының: «Абба, Әти!» – дип чакыручы Рухын сезнең йѳрәкләрегезгә җибәрде. 7 Шуңа күрә син – инде кол түгел, бәлки Аның баласы. Әгәр бала икәнсең, димәк, син – Аллаһы аша варис та.
Паулның гәләтиялеләр хакында кайгыртуы
8 Әмма элек, сез Аллаһыны белмәгәндә, чынлыкта илаһ булмаганнарга кол булып хезмәт иттегез. 9 Хәзер исә, Аллаһыны танып белгәч, дѳресрәге, Аллаһы тарафыннан танылганнан соң, ни ѳчен дѳнья белән идарә итүче теге зәгыйфь һәм файдасыз кѳчләргә кабат борыласыз һәм яңадан үзегезне аларның колы итәргә телисез? 10 Сез билгеле бер кѳннәргә, айларга, елларга һәм башка бәйрәмнәргә аерым игътибар бирәсез. 11 Сезгә куйган авыр хезмәтем юкка гына булмадымы икән дип, сезнең ѳчен куркам.
12 Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чѳнки мин дә сезнең кебек булдым. Сез мине бернәрсә белән дә рәнҗетмәдегез. 13 Мин, авыру булганга күрә, сезгә беренче тапкыр Яхшы хәбәрне игълан иттем. Сез бу турыда беләсез. 14 Ләкин минем авыруым сезнең ѳчен сынау булса да, миңа чирканып карамадыгыз һәм мине кире какмадыгыз, бәлки Аллаһы фәрештәсен, Мәсих Гайсәнең Үзен кабул иткән кебек кабул иттегез. 15 Сезнең куанычыгыз кая китте соң? Сезнең хакта үзем үк әйтеп бирә алам: әгәр мѳмкин булса, сез үз күзләрегезне чокып алып, миңа биргән булыр идегез. 16 Сезгә хакыйкать сѳйләвем аркасында дошманыгызга әйләндемме әллә?
17 Канун астында булуыгызны теләүчеләр сезнең белән бик нык кызыксыналар, әмма яхшы ният белән түгел. Үзләре турында кайгыртуыгызны теләп, алар сезне миннән аерып алырга ниятлиләр. 18 Кызыксыну яхшы ният белән булганда гына әйбәт. Мин яныгызда чакта гына түгел, бәлки һәрвакыт шулай эшләү яхшы. 19 Балаларым, Мәсих сезнең тормышыгызның аерылгысыз ѳлешенә әверелгәнгә кадәр, сезнең ѳчен мин бала тудыру газабын яңадан кичерәм! 20 Хәзер мин сезнең яныгызда булырга һәм бѳтенләй башкача сѳйләшергә теләр идем, чѳнки мин сезнең хакта ишетеп аптырашта калдым.
Киная: Һаҗәр һәм Сара
21 Канунга буйсынырга теләүчеләр, әйтегез әле миңа: сез әллә канунны ишетмисезме? 22 Чѳнки анда: «Ибраһимның ике улы булган, аларның берсе колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган», – дип язылган. 23 Әмма колдан туганы, гадәттә, балалар ничек дѳньяга килсәләр, шул рәвешчә туган, ә ирекле хатыннан булганы Аллаһының вәгъдәсе буенча туган.
24 Бу читләтеп әйтү. Бу хатыннар ике килешүне гәүдәләндерә: берсе Синай тавыннан булып, кол булачак балалар тудыра, ул – Һаҗәр. 25 Һаҗәр Гарәбстандагы Синай тавына һәм хәзерге Иерусалимга туры килә, чѳнки хәзерге Иерусалим үзенең балалары белән коллыкта. 26 Ә күктәге Иерусалим ирекле, безгә ул – ана. 27 Чѳнки Изге язмада болай дип язылган:
«Балага узмаучы,
бала тудырмаучы хатын, сѳен.
Бала тудыру газабын белмәүче хатын,
кычкырып шатлыгыңны белдер.
Чѳнки ялгызак хатынның балалары
ире булганныкыннан күбрәк».
28 Сез исә, имандашлар – Исхак кебек, вәгъдә балалары. 29 Әмма теге вакыттагы кебек, Рух аркасында туганны гадәти рәвештә туган ничек эзәрлекләгән булса, хәзер дә шулай. 30 Әмма Изге язма нәрсә ди соң? «Кол хатынны һәм аның улын куып чыгар, чѳнки кол хатынның улы ирекле хатын улы белән беркайчан да бергә варис булмаячак». 31 Шуңа күрә, имандашлар, без – кол хатын балалары түгел, бәлки ирекле хатын балалары.
Иреккә чакыру
51 Мәсих безне ирекле булу ѳчен азат итте. Шуңа күрә нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына тѳшмәгез. 2 Тыңлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сез сѳннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас. 3 Ә сѳннәтләнүче һәр кешенең бѳтен канунны үтәргә тиешлеген кабат раслыйм. 4 Канун тоту белән Аллаһы тарафыннан акланган булырга тырышучылар, сез Мәсихтән аерылып киттегез һәм Аллаһы мәрхәмәтеннән тѳшеп калдыгыз. 5 Без исә Аллаһы тарафыннан акланырбыз* 5:5 Акланырбыз – ягъни «хак саналырбыз». дип ѳмет итәбез. Һәм иман иткәнгә күрә, аның тормышка ашуын Рух ярдәме белән ашкынып кѳтәбез. 6 Чѳнки Мәсих Гайсәдә сѳннәт тә, сѳннәтсез булу да бернинди әһәмияткә ия түгел, бәлки мәхәббәт белән эш итүче иман гына әһәмиятле.
7 Сез иманда яхшы яши идегез; сезгә хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады икән? 8 Мондый инану сезне Чакыручыдан түгел. 9 Аз гына чүпрә бѳтен камырны ачыта. 10 Раббыга таянып, мин сезнең башкача фикер йѳртмәячәгегезгә ышанам; ә сезне котыртучы кем булуына карамастан, хѳкемгә дучар ителәчәк. 11 Имандашлар, мин әле дә, сѳннәткә утырту кирәк, дип ѳйрәтәм икән, мине тагын ни ѳчен эзәрлеклиләр соң? Ул чагында хач турындагы тәгълиматым киртә булмас иде. 12 Сезне борчучылар сѳннәткә утырту белән үз-үзләрен харап итсеннәр иде!
13 Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин сезнең ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү ѳчен сәбәп булмасын, бәлки бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез. 14 Чѳнки бѳтен канун бер әмердән гыйбарәт: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». 15 Әгәр сез бер-берегезгә ерткыч җанварлар кебек һѳҗүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерә күрмәгез.
Рух буенча яшәү
16 Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта кешелек табигатенең азгын теләкләрен үтәмәссез. 17 Чѳнки кешелек табигате Рухка каршы булганны тели, ә Рух – кешелек табигатенә каршы булганны: алар бер-беренә каршы торалар, шуңа күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз. 18 Әгәр сезнең белән Изге Рух җитәкчелек итә икән, ул чакта сезнең ѳстән канунның бернинди хокукы юк.
19 Кешелек табигатенең эшләре билгеле: алар – фәхешлек, пычраклык, азгынлык, 20 потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хѳсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар, 21 кѳнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаган башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар.
22 Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. 24 Ә Мәсих Гайсәнекеләр кешелек табигатьләрен дәрте һәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар. 25 Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез. 26 Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән кѳнләшеп, дан сѳюче булмыйк.
Үзара ярдәмләшүгә чакыру
61 Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гѳнаһ кылганда тотыла икән, сез, рухлы кешеләр, аны басынкылык белән тѳзәтегез; тик вәсвәсәгә бирелмәс ѳчен һәрберегез үз-үзен дә күзәтсен. 2 Бер-берегезнең авыр йѳкләрен күтәрешегез һәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез. 3 Чынлыкта исә, һичкем булмыйча, үзен зурга санаучы кеше үз-үзен алдый. 4 Һәркем үзен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча горурлана алыр. 5 Чѳнки һәркем үз йѳген үзе йѳртергә тиеш.
6 Аллаһы тәгълиматы белән нәсыйхәтләнүче үзенең барлык игелекләрен үз нәсыйхәтчесе белән уртаклашсын.
7 Алданмагыз: Аллаһыны алдарга мѳмкин түгел. Кеше ни чәчсә, шуны урыр. 8 Үзенең кешелек табигатенә чәчүче кешелек табигатеннән һәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Рухтан мәңгелек тормыш алыр. 9 Игелек эшләргә арымагыз, чѳнки игелек эшләүдән тукталмасак, вакытында уңышны урып алырбыз. 10 Димәк, җае чыкканда, һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик.
Мәсих хачын данлау
11 Карагыз, үз кулым белән сезгә нинди зур хәрефләр белән язам. 12 Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр ѳчен генә, сезне сѳннәтле булырга мәҗбүр итәргә тырышалар. 13 Хәтта сѳннәткә утыртылганнар үзләре дә канунны тотмыйлар, ләкин сезне бу тән йоласына дучар итеп, сезнең белән мактану ѳчен, сѳннәтле булуыгызны телиләр. 14 Ә мин Раббыбыз Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, минем ѳчен бу дѳнья шул хачка кадакланды, ә мин – дѳнья ѳчен. 15 Чѳнки сѳннәтнең дә, сѳннәтсез булуның да һич әһәмияте юк, фәкать Аллаһы тарафыннан яңа зат итеп яратылуыгыз гына әһәмиятле. 16 Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә һәм Аллаһының чын халкына* 6:16 Аллаһының чын халкы – Бу сүзләр грек телендә сүзгә-сүз «Аллаһының Исраиле». да иминлек һәм шәфкать булсын.
17 Миңа һичкем авырлык тудырмасын, чѳнки тәнемдә Гайсәнең яра эзләрен йѳртәм. 18 Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын. Амин.