ПАУЛДАН ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ ХАТ
11 Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан Эфес шәһәрендәге Мәсих Гайсәгә тугры изгеләргә 2 Атабыз Аллаһыдан вә Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын!
Мәсих Гайсә фатихалары
3 Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бѳтен рухи байлыклар белән фатихалады. 4 Без Аллаһы каршында изге һәм кимчелексез булсын ѳчен, дѳнья яратылганга кадәр үк Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә 5 Гайсә Мәсих аркылы безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Бу – Аның максаты һәм изге нияте иде! 6 Ул моны Үзенең сѳекле Улы аша безгә бүләк иткән бѳек мәрхәмәте макталсын ѳчен эшләде.
7 Без Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гѳнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте. 8 Аллаһы бу мәрхәмәтен барлык зирәклек һәм белем белән, мул итеп, ѳстебезгә яудырды. 9 Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде. 10 Аның бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү.
11 Һәммәсен Үз нияте һәм ихтыяры белән булдыручы Аллаһы Үзенең максаты буенча алдан билгеләп, безне Мәсих аша сайлап алды да. 12 Безнең, Мәсихкә ѳмет баглаучыларның беренчеләре аркылы Аллаһының даны макталсын дип эшләде Ул моны. 13 Мәсих аша сез дә хакыйкать сүзен, үзегезгә котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп, Аңа иман иткәч, вәгъдә ителгән Изге Рух белән Аллаһы тарафыннан мѳһерләндегез. 14 Ә Аллаһы безне, Аныкы булганнарны, тулысынча азат иткәнче, Аллаһы вәгъдә иткәнне алачагыбыз ѳчен Изге Рух ышанычлы дәлил булыр. Һәм шуның аркылы Аллаһының данына мактау булыр.
Паулның догасы
15 Боларның һәммәсе ѳчен мин дә, Раббы Гайсәгә иманыгыз һәм бар изгеләргә карата мәхәббәтегез турында ишетеп, 16 догаларымда искә алып, сезнең ѳчен Аллаһыга бертуктаусыз рәхмәт укыйм 17 һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы, данлы Ата Үзен танып белү ѳчен сезгә зирәклек һәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам. 18 Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди ѳмет биргәнен, изгеләргә Үзе вәгъдә иткәннәрнең нинди мул һәм данлы икәнен 19 һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. 21 Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртѳрле югары кѳчләр ѳстеннән бу дѳньяда гына түгел, бәлки киләчәк дѳньяда да һәртѳрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә. 22 Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды һәм иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Аны бар нәрсә ѳстеннән Баш итеп куйды. 23 Иман итүчеләр бердәмлеге исә – Мәсихнең тәне, бар нәрсәдә бар нәрсәне тутырып торучы Мәсихнең тулылыгы.
21 Сез яман эшләрегез һәм гѳнаһларыгыз аркасында үле идегез. 2 Шул вакытта сез бу дѳньядагы явыз гадәтләргә, һавадагы рухи кѳчләр белән идарә итүчегә, Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез. 3 Кайчандыр барыбыз да алар кебек тәнебез һәм фикерләребезнең теләкләре буенча табигатебезнең теләкләрен үтәп яшәдек. Без дә, калган башкалар кебек үк, табигый хәлебез буенча Аллаһының каһәрен алырга тиеш идек. 4 Әмма чиксез шәфкатьле Аллаһы безгә Үзенең бѳек мәхәббәтен күрсәтте: 5 безне, яман эшләребез аркасында үлеләрне дә, Мәсих белән бергә терелтте. Сез Аның мәрхәмәте белән котылдыгыз. 6 Әйе, Ул безне дә Мәсих Гайсә белән бергә үледән терелтте һәм күкләрдә Аның белән янәшә утыртты. 7 Ул моны Мәсих Гайсә аша безгә карата булган игелеге белән Үз мәрхәмәтенең чиксез байлыгын киләчәк гасырларда күрсәтү ѳчен эшләде. 8 Чѳнки сез Аллаһы мәрхәмәте белән иман аша котылдыгыз. Бу сезнең үзегездән түгел, бәлки Аллаһы бүләге. 9 Бу – кылган эшләрегезнең нәтиҗәсе түгел, шуңа күрә беркем дә мактанмасын. 10 Чѳнки безне Аллаһы бар итте, Аның алдан әзерләнгән игелекле эшләрен башкару ѳчен без Мәсих Гайсә аркылы барлыкка китерелдек.
Мәсихтә бер булу
11 Шулай итеп, элекке тормышыгызны исегезгә тѳшерегез. Сезне, тумышыгыз белән яһүд милләтеннән булмаганнарны, үзләре тән йоласын үтәп, «сѳннәткә утыртылганнар» дип аталучы кешеләр сезне «сѳннәтсезләр» дип атыйлар иде. 12 Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаһы Үз халкына биргән вәгъдәгә нигезләнгән килешүләрдән ерак, бу дѳньяда ѳметсез һәм Аллаһысыз идегез. 13 Ул вакытта сез Аллаһыдан ерак идегез, ә хәзер Мәсих Гайсәдә, Аның каны аркылы, Аллаһыга якынлаштыгыз. 14 Чѳнки Мәсих безгә татулык алып килде, Ул яһүдләрне һәм яһүд булмаганнарны да бер итте, Үз тәне белән аларны аерып торучы дошманлык киртәсен җимерде. 15 Ул канунны әмерләре һәм кагыйдәләре белән бергә гамәлдән чыгарды. Аның максаты болай иде: Үзендә бу ике тѳркемнән яңа бер халык* 2:15 Ике тѳркемнән яңа бер халык – грекча сүзгә-сүз «икедән бер яңа кеше». булдыру һәм шуның белән татулык урнаштыру, 16 Үзенең хачтагы үлеме белән араларындагы дошманлыкны юкка чыгарып, хач аша икесен бер тәндә Аллаһы белән татулаштыру. 17 Шулай итеп, сезгә, Аллаһыдан ерактагыларга, шулай ук Аллаһыга якын булганнарга да Мәсих килеп, татулык турында Яхшы хәбәр игълан итте. 18 Чѳнки Аның аша безнең икебезнең дә, ягъни яһүд һәм яһүд булмаганнарның, бер Рух белән Ата каршына бару юлыбыз бар. 19 Шулай итеп, сез инде – читләр һәм килмешәкләр түгел, бәлки Аллаһы халкының милләттәшләре һәм Аның гаиләсендәгеләр. 20 Сез рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр салган нигезгә* 2:20 Сез рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр салган нигезгә – Бу сүзләрне «Сез нигезе рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр үзләре булган» дип тә аңларга мѳмкин. бина итеп тѳзелгәнсез. Мәсих Гайсә исә – бу нигезнең иң мѳһим почмак ташы. 21 Ул бѳтен бинаны бергә кушып тота, һәм бина ѳскә күтәрелә-күтәрелә, Раббыга багышланган Изге йорт булып үсеп җитә. 22 Мәсихтә сез дә, башкалар белән бергә, Аллаһы Үзенең Рухы аркылы яши торган урын булып тѳзеләсез.
Паулның башка халыклар арасында хезмәте
31 Менә шуның ѳчен мин, Паул, сезнең хакка, ягъни яһүд булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнең тоткыны буларак, Аллаһыга дога кылам. 2 Аллаһы мәрхәмәте белән миңа сезнең ѳчен бирелгән вазифам турында ишеткәнсездер. 3 Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, Үзенең ниятен белдерде. 4 Сез, язганнарымны укып, Мәсихнең серен ни рәвешле аңлавымны күз алдына китерә алырсыз. 5 Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. 6 Бу сер шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә бәрабәренә, Яхшы хәбәр аркылы яһүдләр белән бергә яһүд булмаганнар да – варисташлар, бер тәннең әгъзалары һәм Аллаһы биргән вәгъдәне уртаклашучылар.
7 Аллаһы куәтенең хәрәкәте белән Ул биргән мәрхәмәт аркылы мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым. 8 Миңа, барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезенә, мондый бүләк – Мәсихнең чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү 9 һәм Аллаһы серенең ничек тормышка ашуын һәммәсенә ачыклау хѳрмәте бирелде. Һәрнәрсәне бар иткән Аллаһы бу серне иң баштан ук яшереп тоткан иде. 10 Аллаһының максаты: иман итүчеләр бердәмлеге аркылы Үзенең күпкырлы зирәклеген күкләрдәге башлык һәм хакимлекләргә хәзер мәгълүм итү иде. 11 Аллаһы моны иң баштан ук булган нияте буенча башкарды. Бу ниятне Ул Раббыбыз Мәсих Гайсә аша тормышка ашырган иде. 12 Шулай булгач, Мәсих белән тыгыз бәйләнештә торып, Аңа иман итү аша, без кыю рәвештә һәм һич икеләнүсез Аллаһыга якынлаша алабыз. 13 Шуңа күрә, үтенәм сездән: сезнең хакка газап чигүемә күңелегезне тѳшермәгез; бу газаплар – сезнең даныгыз ѳчен хезмәт итә.
Мәсихнең мәхәббәте
14 Боларның һәммәсе ѳчен мин Ата алдында тез чүгеп ялварам. 15 Аннан күкләрдә һәм җирдә булган һәр ыруг үзенә исем ала. 16 Үз данының байлыгы белән, Үзенең Рухы аркылы эчке яктан сезгә ныгырга куәт бирсен, 17 иман итүегез аша күңелләрегездә Мәсих яшәсен, дип дога кылам. Сез мәхәббәттә тамыр җәеп һәм ныгып урнашкан хәлдә 18 бар изгеләр белән берлектә Мәсих мәхәббәтенең киңлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча тѳшенә алсын һәм кеше акылы сыйдыра алмаслык бу мәхәббәтне белсен, дип дога кылам. Шулай итеп, сезне Аллаһының бѳтен тулылыгы чолгап алыр. 20 Ә бездә хәрәкәт итүче куәт белән, сораганыбыздан яки уйлаганыбыздан чагыштырмаслык дәрәҗәдә күбрәк эшли Алучыга 21 – Аңа иман итүчеләр бердәмлегендә һәм Мәсих Гайсәдә буыннан-буынга мәңге-мәңгегә дан булсын! Амин.
Мәсих тәнендә бердәмлек
41 Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. 2 Һәрвакыт тыйнак, басынкы һәм сабыр булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт күрсәтеп, түземле булыгыз. 3 Рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар кѳчегезне куеп сакларга тырышыгыз. 4 Аллаһы сезне чакырган ѳмет тик бер генә булган кебек, сез барыгыз – бер тән, һәм Рух та – бер. 5 Раббы – бер, иман – бер, суга чумдырылу йоласы – бер, 6 Аллаһы – бер, Ул – барысының да Атасы. Ул барысыннан да ѳстен, барысы аркылы эш итә һәм һәркемдә дә бар.
7 Мәсих Үзе кирәк санаганча һәрберебезгә Үзенең бүләкләреннән ѳлеш чыгарган. 8 Шуның ѳчен Изге язмада:
«Югарыга күтәрелгәч,
әсирләр тѳркемен
Үзе белән алып барды
һәм кешеләргә бүләкләр ѳләште», – дип язылган.
9 Ә «югарыга күтәрелгәч» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Бу – Мәсих түбән урыннарга, җиргә дә тѳшкән иде, дигәнне аңлата. 10 Түбәнгә тѳшкән Зат, Үзе белән бѳтен галәмне тутыру ѳчен, бар күкләрдән югарырак күтәрелде дә. 11 Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен башлыклар* 4:11 Башлыклар – грек телендә сүзгә-сүз «кѳтүчеләр». һәм ѳйрәтүчеләр итеп куйды. 12 Ул моны изгеләрне хезмәт итүгә, Үзенең тәнен ныгытуга әзерләү ѳчен эшләде. 13 Һәммәбез иманда һәм Аллаһы Улын танып белүдә бердәм булганга кадәр бу шулай дәвам итәр. Шулай итеп, без иманда җитлеккән һәм Мәсихнең камиллеге дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр булырбыз.
14 Ул чакта инде без, мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар кѳймәне бер яктан икенче якка ыргыткандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, тѳрле ялган тәгълиматларга иярүче сабыйлар булмабыз. 15 Киресенчә, хакыйкатьне мәхәббәт белән сѳйләп, Аңарга, тәннең Башы булган Мәсихкә, ярашлы рәвештә һәрьяклап үсик. 16 Аннан, тәннең һәр әгъзасы үзенә тиешле эш башкарганда, бер-берсен беркетүче һәр сеңер ярдәмендә берләшеп, бѳтен тән үсә һәм үз-үзен мәхәббәт ярдәмендә ныгыта.
Гайсәдәге яңа тормыш
17 Шуңа күрә, Раббы исеменнән катгый рәвештә кисәтәм: тормышыгызны буш уйлы мәҗүсиләр кебек дәвам итмәгез. Үзсүзле булганга күрә, алар белергә дә теләмиләр, шунлыктан акыллары чуалган һәм алар Аллаһы бирә торган тормыштан аерылганнар. 19 Алар, оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм һәртѳрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр. 20 Ә сез Мәсих хакында болай ѳйрәнмәдегез. 21 Сез, әлбәттә, Аның турында ишеткәнсездер һәм, хакыйкать Гайсәдә ачыла, дип ѳйрәткәнсездер. 22 Шулай итеп, алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. 23 Фикерләү рәвешегез исә яңарырга тиеш, 24 һәм сез Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә тиешсез. Кешенең яңа булуы исә аның хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренә.
25 Шуның ѳчен, ялганны кире кагып, бер-берегезгә хакыйкатьне сѳйләгез, без барыбыз да бер тәннең әгъзалары бит. 26 Хәтта ачуыгыз килсә дә, гѳнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. 27 Һәм иблискә урын бирмәгез. 28 Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын, бәлки мохтаҗларга бирерлеге булсын ѳчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен. 29 Бернинди кирәксез сүз сѳйләмәгез, киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү ѳчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын. 30 Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чѳнки сезне йолып алу кѳне ѳчен сугылган мѳһер – нәкъ Ул. 31 Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртѳрле явызлыклардан баш тартыгыз. 32 Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез.
51 Шулай итеп, Аллаһының сѳекле балалары буларак, Аңа ошарга тырышыгыз. 2 Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең ѳчен Үз тормышын бирде.
3 Әмма фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит. 4 Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сѳйләү дә сезгә килешми, киресенчә, вакытыгызны Аллаһыга шѳкер итүгә багышлагыз. 5 Сез беләсез бит: һичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аның потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгыннан ѳлеш ала алмый.
Яктылык кешеләре булып яшәгез
6 Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чѳнки шулар аркасында итагатьсезләргә Аллаһының ачуы килә. 7 Шуңа күрә алар белән эш итмәгез. 8 Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер – Раббыныкы булганга – яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез. 9 Чѳнки яктылыкның җимеше – һәртѳрле игелек, тәкъвалык һәм хакыйкать. 10 Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз. 11 Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез. 12 Чѳнки аларның яшертен рәвештә эшләнгән эшләре турында хәтта сѳйләргә дә оят. 13 Әмма яктылык фаш иткән һәммә нәрсә ачык күренәчәк, чѳнки яктылык ачык күрсәткән һәммә нәрсә үзе яктылык була. Шуңа күрә:
14 «Йоклаучы, уян!
Үледән терел!
Һәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелгән.
15 Шуның ѳчен тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез. 16 Һәрбер очрактан дѳрес файдаланыгыз, чѳнки хәзер әшәке заман. 17 Шуңа күрә, акылсыз булмагыз, бәлки Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә тѳшенегез. 18 Шәраб эчеп исермәгез, чѳнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз. 19 Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар аша сѳйләшегез, күңелегездән Раббыны данлап җырлагыз. 20 Һәрнәрсә ѳчен Раббыбыз Гайсә исеме аша Аллаһы Атага даими рәвештә рәхмәт укыгыз.
Хатыннар һәм ирләр
21 Мәсихкә ихтирам йѳзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз. 22 Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз. 23 Чѳнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы. Мәсих исә бердәмлекнең – Үз тәненең Коткаручысы. 24 Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар.
25 Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз. 26 Ул бердәмлекне изгеләндерү ѳчен Үзен корбан итте һәм сүз* 5:26 Сүз – яисә Раббының сүзе, яисә суга чумдырылу йоласы вакытында әйтелгән сүзләр дип аңларга мѳмкин. аша су белән пакьләндерде. 27 Ул моны бердәмлекне бик гүзәл, һичнинди тапсыз, җыерчыксыз һәм башка җитешсезлекләрсез, ягъни изге һәм керсез итеп Үз алдына китерү ѳчен эшләде. 28 Шулай ук ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы – үзен ярата. 29 Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә. 30 Чѳнки без – Аның тәненең әгъзалары. 31 Изге язмада язылганча: «Шуңа күрә адәм үз ата-анасын калдырып, хатыны белән кушылыр, һәм икесе дә бер тән булыр». 32 Моның сере бѳек: мин болай аңлыйм, бу сүзләр Мәсихкә һәм бердәмлеккә кагыла. 33 Һәрхәлдә, һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хѳрмәт итсен.
Балалар һәм ата-аналар
61 Балалар, ата-аналарыгызны Раббы теләгәнчә итагать итегез, чѳнки бу шулай булырга тиеш. 2 «Үз атаңны һәм анаңны хѳрмәт ит» – бу Аллаһының вәгъдә ѳстәп бирелгән беренче әмере. Аңа ѳстәлгән вәгъдә моннан гыйбарәт: «Шулай эшләсәң, синең ѳчен яхшы булыр һәм җирдә озын гомерле булырсың».
4 Ә сез, аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә ѳйрәтегез һәм тәрбияләгез.
Коллар һәм хуҗалар
5 Коллар, Мәсихкә итагать иткән кебек, җирдәге хуҗаларыгызны да, курку катыш тирән хѳрмәт белән, ихлас күңелдән итагать итегез. 6 Сез моны хуҗаларыгыз күзәтеп торганда, аларга ярау ѳчен түгел, бәлки Аллаһының ихтыярын Мәсихнең коллары буларак саф күңелегездән үтәгез. 7 Кешеләргә түгел, бәлки Раббыга хезмәт иткән кебек, тырышып хезмәт итегез. 8 Раббының һәркемгә – ул кол булса да, ирекле булса да – эшләгән игелеге ѳчен әҗер түләячәген беләсез.
9 Сез дә, хуҗалар, шулай мѳгамәлә итегез. Янаулар кулланудан туктагыз. Сезнең дә, аларның да Хуҗалары күкләрдә булуын беләсез бит. Ул исә беркемне дә ѳстен күрми.
Рухи кораллар
10 Ниһаять, Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең кѳче белән ныгыгыз. 11 Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу ѳчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. 12 Чѳнки без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи кѳчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дѳнья белән идарә итүчеләргә каршы кѳрәшәбез. 13 Шуның ѳчен, начар кѳннәрдә дошманга каршылык күрсәтеп, ахыр чиккә кадәр кѳрәшкәч тә, бирешмичә нык тора алу ѳчен Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. 14 Шулай итеп, билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык кѳбәсе киеп нык торыгыз, 15 иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез, 16 һәрчак иман калканын кулларыгызга алыгыз, аның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз. 17 Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен кабул итегез. 18 Һәртѳрле дога вә үтенеч белән Изге Рухның кѳче аркылы һәрвакыт дога кылыгыз.
Бу максат ѳчен, уяу булып, бар изгеләр ѳчен армый-талмый догада булыгыз. 19 Яхшы хәбәр серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сѳйли башлаганда миңа кирәкле сүзләр бирелсен ѳчен, минем ѳчен дә дога кылыгыз. 20 Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам һәм хәзер тѳрмәдә утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешенчә кыюлык белән сѳйли алуым ѳчен дога кылыгыз.
Сәламнәр һәм изге теләкләр
21 Сез дә минем хәлләремне һәм ниләр эшләвемне белсен ѳчен, сѳекле имандашыбыз һәм Раббы хезмәтендә тугры ярдәмче Тухик барысын да сѳйләп бирер. 22 Нәкъ менә шуның ѳчен, сез безнең хакта белеп торсын һәм Тухик күңелләрегезне юатсын дип, мин аны яныгызга җибәрәм.
23 Аллаһы Атадан вә Раббы Гайсә Мәсихтән имандашларга иминлек һәм иман белән мәхәббәт булсын. 24 Раббыбыз Гайсә Мәсихне үлемсез сѳю белән яратучыларның барысына да Аллаһының мәрхәмәте булсын. 1