ПАУЛДАН КѲЛЕССӘЙЛЕЛӘРГӘ ХАТ

1

1 Кѳлессәйдә яшәүче изгеләргә һәм Мәсихкә тугры туганнарга Аллаһының ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимуте туганнан сәлам. Сезгә Атабыз Аллаһыдан мәрхәмәт һәм иминлек булсын.

Аллаһыга рәхмәт белдерү

3 Сезнең ѳчен дога кылганда, Аллаһыга, Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Атасына, һәрвакыт рәхмәт укыйбыз, 4 чѳнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз һәм барлык изгеләргә булган мәхәббәтегез турында ишеттек. 5 Иманыбызның һәм мәхәббәтегезнең сәбәбе – сезнең ѳчен күкләрдә саклап тотыла торган ѳмет. Бу ѳмет турында сез элек Яхшы хәбәрнең хак сүзендә ишеткән идегез. 6 Сезгә килеп җиткән бу Яхшы хәбәр, сез Аллаһы мәрхәмәтенең чынлыкта ничек булуын аңлаган кѳннән бирле арагызда ничек булса, бѳтен дѳньяда да шулай зур уңыш китерә һәм тарала. 7 Сез Аллаһы мәрхәмәте турында безнең хакка Мәсихкә турылыклы хезмәтче, сѳекле хезмәттәшебез Эпафрастан ѳйрәндегез; 8 ул безгә Рухтан килгән мәхәббәтегез турында да хәбәр итте.

9 Шуңа күрә, бу турыда ишеткән кѳннән бирле, сез Изге Рух тарафыннан бирелгән бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белсен дип, сезнең ѳчен дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз. 10 Һәр игелекле эшегез җимеш китереп, сез Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә барып, Раббыга лаеклы булып яшәрсез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырсыз, дип дога кылабыз. 11 Сез чыдам һәм сабыр булсын ѳчен Аның искиткеч бѳек кодрәте сезне һәртѳрле куәттә ныгытсын. 12 Сезне яктылык патшалыгында Үз халкы ѳчен саклаган бүләктән ѳлеш алырга яраклы иткән Атага сез сѳенеп рәхмәт әйтегез. 13 Ул караңгылык хакимлегеннән коткарып, безне Үзенең сѳекле Улы Патшалыгына алып керде, 14 һәм Аның Улы аша без йолып алынабыз, димәк, гѳнаһларыбыз кичерелә.

Мәсих һәм Аның хезмәте

15 Мәсих – күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы, Ул – Беренче Угыл, яратылганнарның барысыннан да ѳстенрәк, 16 чѳнки күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның аркылы яратылган: җитәкче кѳчләрме, ѳстен кѳчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аның аша һәм Аның ѳчен яратылган. 17 Аллаһы Улы һәрнәрсәдән элек булган, һәм Аның аркасында бар нәрсә үз урынында тора. 18 Ул – тәннең Башы, ә тән – Аңа иман итүчеләр бердәмлеге; һәрнәрсәдә беренче булсын ѳчен Ул – Башлангыч, үледән тереләселәр арасыннан иң беренче булып торган, 19 чѳнки Аллаһы бѳтен тулылыкның Улында яшәвен мәгъкуль күрде. 20 Шулай итеп, Аның аркылы, Аның хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, җирдә һәм күктә булган һәр нәрсәне Аның аша Үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде.

21 Һәм сезне, фикерегез һәм яман эшләрегез аркасында элегрәк Аллаһыга чит һәм дошман булганнарны, 22 хәзер Үз алдында изге, кимчелексез һәм гаепсез итеп күрсәтү ѳчен, Улының тәне аркылы, Аның үлеме аша Үзе белән татулаштырды. 23 Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән ѳметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дѳньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым.

Паулның бердәмлеккә хезмәт итүе

24 Хәзер сезнең ѳчен кичергән михнәтләремә сѳенәм һәм Үзенең тәне булган иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Мәсихнең газап чигүләренең җитмәгән кадәрен үземнең тән газапларым белән тулыландырам. 25 Мин, Аллаһы кушуы буенча, бердәмлек хезмәтчесе булдым. Ул, сезгә яхшылык эшләү йѳзеннән, миңа Үз сүзен бѳтен тулылыгы белән игълан итәргә тапшырды. 26 Бу сүз – гасырлардан һәм нәселләрдән бирле яшерен сер, хәзер исә ул Аның изгеләренә ачылды. 27 Халыклар арасында Аллаһы бу сернең бай һәм данлы булуын белдерергә теләде. Бу сер: Мәсих – сездә, Ул – Аллаһы данын уртаклашу ѳчен ѳметегез!

28 Без һәр кешегә Мәсих турында игълан итәбез. Һәр кешене камил мәсихче итеп Аллаһыга тәкъдим итү ѳчен аңа нәсыйхәт бирәбез һәм бар зирәклеккә ѳйрәтәбез. 29 Бу максатка ирешү ѳчен, Мәсихнең миндә куәтле хәрәкәт итүче кѳче белән, үземне кызганмыйча, мин бу авыр хезмәтне башкарам.

2

1 Сезнең хакка, Лаудикеядә яшәүчеләр хакына һәм мине күрмәгән барлык кешеләр хакына минем нинди тырышлык куюымны белүегезне телим; 2 мин моны, алар мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен һәм тѳшенү алып килә торган ышануның тулы байлыгына ия булсыннар ѳчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаһының серен – Мәсихне белерләр. 3 Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бѳтен хәзинәләре яшеренгән. 4 Мин моны, ялагай сүзләр белән сезне һичкем алдамасын ѳчен сѳйлим, 5 чѳнки тәнем белән сезнең янда булмасам да, рухым белән – яныгызда һәм сездәге тәртипне, Мәсихкә иманыгызның ныклыгын күреп куанам.

Мәсихтәге яңа тормыш

6 Мәсих Гайсәне Раббы* 2:6 Раббы – Бу сүз Аның кешелек ѳстеннән, бѳтен матди һәм рухи дѳнья ѳстеннән Хуҗа икәнен күрсәтә. итеп кабул иткәнсез икән, Аның белән берлектә яшәгез* 2:6 Аның белән берлектә яшәгез – грекча сүзгә сүз: «Аның Үзендә (эчендә) йѳрегез».. 7 Аңарда тамыр җәегез һәм тѳпләнегез, үзегезгә ѳйрәтелгән иман буенча ныгыгыз һәм бервакытта да рәхмәт укырга онытмагыз.

8 Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, бәлки дѳньяның идарә итүче кѳчләренә нигезләнеп, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән сезне һичкем кол итмәсен, 9 чѳнки Аллаһы бѳтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши. 10 Мәсих – һәммә башлык һәм хакимлек ѳстеннән Баш, сезгә Аның аркылы тулы тормыш бирелгән. 11 Сез Аңарда, кеше кулы белән башкарылган сѳннәт белән түгел, бәлки гѳнаһлы табигать хакимлегеннән азат ителү белән, димәк, Мәсих сѳннәте белән сѳннәтләндегез дә. 12 Сез суга чумдырылу йоласын үтәгәндә Аның белән бергә күмелдегез һәм, Аны үледән терелткән Аллаһының кодрәтенә ышану аркасында, Аның белән бергә терелдегез дә. 13 Сез гѳнаһларыгыз аркасында һәм яһүд булмаган ѳчен үлек булганда, Аллаһы сезне Аның белән бергә терелтте һәм барлык гѳнаһларыбызны кичерде. 14 Ул, безгә каршы булган, Муса канунын тотмаганлыктан, безне гаепләгән бурычларыбыз исемлеген кагыйдәләре белән юкка чыгарды һәм, хачка кадаклап, аны бѳтенләй алып ташлады; 15 ѳстен кѳчләр һәм хакимлекләрне бирелергә мәҗбүр итте һәм Мәсих аркасында җиңүне тантана итеп* 2:15 Мәсих аркасында җиңүне тантана итеп – Бу сүзләрне грек теленнән болай да аңларга мѳмкин: «хачта алар ѳстеннән тантана итеп»., аларны бар халык алдында фаш итте.

16 Шулай итеп, ризык һәм эчемлек ѳчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә кѳннәренә кагылышлы сораулар ѳчен сезне һичкем хѳкем итмәсен. 17 Болар – киләчәкнең күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә. 18 Ясалма тыйнаклыктан һәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучы һичкем сезне савап алу хокукыннан мәхрүм итмәсен. Андый кеше үзе күргәннәр белән горурлана, кешелек акылының буш уйлары аны масаючан итә. 19 Ул Мәсихне, димәк, тәннең Башын тотмый. Ә бѳтен тән бары тик Башка таянып кына, буыннары һәм сеңерләре белән үзара беркетелеп һәм ныгытылып, Аллаһы кушуы буенча үсә бит.

Мәсихтәге яңа тормыш

20 Сез Мәсих белән бергә үлдегез һәм бу дѳньяның хакимлек итүче кѳчләреннән котылдыгыз. Ни ѳчен соң үзегезне, бу дѳньяда яшәүчеләр кебек: 21 «кагылма», «татыма», «тимә» кебек карарларга буйсындырасыз? 22 Болар бары тик кеше уйлап чыгырган кагыйдәләргә һәм тәгълиматларына гына кагыла һәм аларның барысы да кулланганнан соң юкка чыгачак. 23 Боларның фәкать тышкы яктан, үзләре сайлаган табынуда, ясалма тыйнаклыкта һәм тәнгә карата катгый чаралар куллануда гына зирәклеге бар, әмма җенси нәфесне тыюда аларның бернинди файдасы юк.

Иске һәм яңа тормыш

3

1 Сез Мәсих белән бергә терелеп тордыгыз, шуңа күрә күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра; 2 җирдәге нәрсәләр турында түгел, һәрвакыт күктәгеләр турында уйлагыз. 3 Чѳнки сез иске тормыш ѳчен үлдегез, ә сезнең яңа тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаһыда яшеренгән. 4 Сезнең тормышыгыз – Мәсих, һәм Ул килгәндә сез дә Аның данын уртаклашып, Аның белән бергә килерсез.

5 Шулай итеп, үзегездәге дѳньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез. 6 Менә шулар ѳчен Аллаһының ачуы килә* 3:6 Кайбер кулъязмаларда болай язылган: «Менә шулар ѳчен Үзенә итагатьле булмаганнарга Аллаһының ачуы килә».. 7 Кайчандыр сез дә боларны эшләгәндә шул юлларда йѳрдегез. 8 Ә хәзер сез боларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз; 9 бер-берегезгә ялган сѳйләмәгез, чѳнки сез бѳтен кылган гамәлләрегез белән элекке яшәү рәвешегезне киемне салгандай салып ташладыгыз 10 һәм яңа кеше булып киендегез. Бу яңа кешене Булдыручы Аллаһы, Үзе турында тулы белемгә илтү ѳчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп яңартып тора. 11 Шуңа күрә яһүд булмаганнар һәм яһүдләр, сѳннәтле һәм сѳннәтле булмаганнар, вәхшиләр, кыргыйлар* 3:11 Вәхшиләр – грекча «барбарос», ягъни милләте буенча греклар түгел һәм грек телен белмәүче, җәмәгатьнең иң түбән катлавыннан булган кыргый кешеләр. Кыргыйлар – русча «скиф» дигәнне аңлата. Греклар аларны вәхшиләргә караганда да кыргыйрак дип исәпләгәннәр., коллар һәм иреклеләр арасында бернинди аерма юк, әмма Мәсих – һәммәсе һәм барысында. 12 Шулай итеп, сез, сѳекле изгеләр, Аның сайлаганнары буларак, шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз. 13 Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез. 14 Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне ѳстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә. 15 Йѳрәкләрегездә Аллаһының иминлеге хакимлек итсен. Сез, бер тәннең әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлеккә чакырылдыгыз һәм рәхмәтле булыгыз. 16 Мәсих сүзе сездә муллык белән урнашсын; бер-берегезне бѳтен зирәклек белән ѳйрәтегез һәм нәсыйхәт итегез; мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар җырлап, күңелләрегездән Аллаһыга рәхмәт укыгыз. 17 Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сѳйләсәгез – барын да Раббы Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Ата Аллаһыга шѳкер итеп эшләгез.

Яңа тормыштагы мѳнәсәбәтләр

18 Хатыннар, Раббыга иман итүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булса, ирләрегезгә шулай буйсыныгыз. 19 Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз. 20 Балалар, һәрнәрсәдә ата-аналарыгызның сүзен тыңлагыз, чѳнки бу – Раббыга мәгъкуль. 21 Аталар, балаларыгыз ѳметсезлеккә бирелмәсен ѳчен, аларны ярсытмагыз. 22 Коллар, дѳньядагы хуҗаларыгызга һәрнәрсәдә буйсыныгыз, кешеләргә ярарга тырышучылар кебек булмагыз, хезмәт итүегез күз буяу ѳчен булмасын, бәлки, тирән хѳрмәт белән, Аллаһыдан куркып, саф күңелдән эшләгез.

23 Раббыдан савап алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, һәммәсен кешеләр ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез, чѳнки сез Раббы Мәсихкә хезмәт итәсез. 25 Ә хаксызлык кылучы үзенең кылган хаксызлыгын кайтарып алачак; Аллаһы каршында барысы да тигез.

4

1 Хуҗалар, күктә сезнең дә Хуҗагыз барлыгын истә тотып, колларыгызга намуслы һәм гадел мѳнәсәбәт күрсәтегез.

Тѳрле үгет-нәсыйхәтләр

2 Армый-талмый догада булыгыз, шѳкер итеп уяу торыгыз. 3 Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү ѳчен Аллаһы безгә ишек ачсын дип, безнең ѳчен дә дога кылыгыз – мин менә шуның ѳчен тоткынлыкта бит. 4 Мин кешеләргә ул серне тиешенчә ачык һәм аңлаешлы итеп сѳйли алсын ѳчен дога кылыгыз. 5 Чит кешеләр белән, һәрбер уңайлы очрактан файдаланып, тѳпле акыл белән мѳгамәлә кылыгыз. 6 Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм тѳпле булсын.

Соңгы сәламнәр

7 Минем турыда сезгә ышанычлы хезмәтче һәм Раббы эшендә хезмәттәшебез, сѳекле Тухик туган барысын да хәбәр итәр. 8 Хәлебез турында белдерү һәм күңелләрегезне күтәрү ѳчен, мин аны сездән килгән ышанычлы һәм сѳекле туганыбыз Онисим белән бергә яныгызга җибәрәм: алар мондагы барлык хәлләр турында сезгә сѳйләп бирерләр. 10 Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның туганнан-туган кардәшенең улы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Гайсә сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаһы Патшалыгы ѳчен минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яһүдләрнең бердәнберләре; алар миңа зур юаныч булдылар. 12 Сездән килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаһының бар ихтыярында җитлеккән булуыгыз һәм иманда торуыгыз ѳчен ул һәрвакыт сезнең ѳчен бик тырышып дога кыла. 13 Аның турында шаһитлек бирәм: ул сезнең хакка, Лаудикея һәм Һиераполис шәһәрендәгеләр хакына бик авыр хезмәт башкара. 14 Без яраткан табиб Лүк һәм Димас сезне сәламли. 15 Лаудикеядәге имандашларга, Нумфага һәм аның ѳендә җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә сәлам әйтегез.

16 Бу хатны укыгач, аны Лаудикеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә дә укысыннар ѳчен, шунда җибәрегез, ә Лаудикея бердәмлегенә язылган хатны сез дә укыгыз. 17 Архипка: «Кара, Раббыдан кабул иткән хезмәтне ахырына җиткерү ѳчен игътибарлы бул», – диегез. 18 Бу сәламне мин, Паул, үз кулым белән язам. Минем тѳрмәдә утыруымны онытмагыз. Мәрхәмәт сезнең белән булсын.