ПАУЛДАН ТИМУТЕГӘ ИКЕНЧЕ ХАТ
11 Мәсих Гайсәдә булган тормыш турындагы вәгъдәне игълан итәргә җибәрелгән, Аллаһы ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан 2 сѳекле улым Тимутегә сәлам. Ата Аллаһыдан вә Раббыбыз Мәсих Гайсәдән сиңа мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек булсын.
Тугрылыклы булырга ѳндәү
3 Кѳндез һәм тѳнлә даими рәвештә догаларымда сине искә тѳшергәндә, мин дә, әби-бабаларым кебек, саф вѳҗдан белән үзем хезмәт итә торган Аллаһыга рәхмәт белдерәм. 4 Синең күз яшьләреңне истә тотып, күңелемне шатлыкка тутырыр ѳчен, сине бик күрәсем килә. 5 Башта Лоис әбиеңдә, аннары әниең Әүникәдә яшәгән эчкерсез иманың турында искә тѳшерәм. Һәм ул синдә дә бар дип инанам. 6 Шул сәбәптән хәтереңә тѳшерәм: кулларымны ѳстеңә куеп алу аша сиңа Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи бүләкне үстер. 7 Чѳнки Аллаһы безгә курку рухын түгел, бәлки кѳч, мәхәббәт һәм аек фикер йѳртү рухын биргән.
8 Шулай итеп, Раббыбыз турында шаһитлек бирүдән, Аның хакына тоткын булган миннән дә оялма, әмма, Аллаһы кѳче белән ныгытылып, Яхшы хәбәр ѳчен минем белән бергә газап чик. 9 Аллаһы кылган эшләребез аркасында түгел, бәлки Үзенең нияте һәм мәрхәмәте нигезендә коткарып, безне изге тормышка чакырган. Ул безгә бу мәрхәмәтне вакыт башланганчы ук Мәсих Гайсә аркылы биргән, 10 хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнең килүе аша күрсәткән. Ә Мәсих Гайсә үлемне юкка чыгарган һәм, Яхшы хәбәр аркылы, тормыш вә үлемсезлекне ирешә алырлык иткән. 11 Мин шул Яхшы хәбәрне игълан итүче, рәсүл һәм ѳйрәтүче итеп билгеләп куелган. 12 Мин шуның ѳчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чѳнки Кемгә ышануымны беләм, һәм миңа ышанып тапшырылганны Аның соңгы кѳнгә кадәр саклый алачагына инанам.
13 Мәсих Гайсәгә иман итеп һәм Аның мәхәббәтендә торып, миннән ишеткән дѳрес сүзләрне үрнәк итеп тот. 14 Сиңа ышанып тапшырылган чын тәгълиматны бездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла.
15 Син беләсең, Асия ѳлкәсендәгеләрнең барысы да мине ташлап киттеләр: Фүгел һәм Һермогенис та алар арасында. 16 Раббы Онисифор гаиләсенә шәфкать бирсен, чѳнки ул күп тапкырлар минем күңелемне күтәрде һәм тѳрмәдә утыруымнан оялмады. 17 Киресенчә, Римга килгәч, мине бик тырышып эзләгән һәм эзләп тапкан. 18 Соңгы кѳндә ул Раббы ярдәме белән Ходай шәфкатен алсын. Эфестә чакта аның миңа тырышып хезмәт итүен бик яхшы беләсең.
Мәсих Гайсәнең яхшы сугышчысы
21 Улым, син Мәсих Гайсәнең мәрхәмәте белән нык тор 2 һәм күп шаһитләр алдында, миннән ишеткән нәрсәләрне башкаларны да ѳйрәтергә сәләтле булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр. 3 Мәсих Гайсәнең яхшы сугышчысы кебек, барлык иман итүчеләр белән газап чик. 4 Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышып, үзен кѳндәлек эшләр белән бәйләми. 5 Шул рәвешчә, әгәр кемдер йѳгерү ярышында катнашып, кагыйдәләр буенча йѳгерми икән, ул җиңүчегә дигән бүләккә лаек була алмас. 6 Авыр хезмәт башкаручы игенче, җыеп алынган уңыштан үз ѳлешен беренче алырга тиеш. 7 Мин әйткәннәр турында уйла һәм Раббы сиңа бар нәрсәне дә аңларга ярдәм итәр.
8 Гайсә Мәсихне исеңдә тот. Ул, Давыт нәселеннән булып, үледән терелтеп торгызылды. Бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә. 9 Яхшы хәбәрне тарату хезмәтен башкарып, хәтта җинаятьче кебек богауланып, мин газапларга түзәм, әмма Аллаһы сүзе богауларда түгел. 10 Шуңа күрә, Аллаһы сайлап алганнар хакына, алар да Мәсих Гайсә биргән котылуны һәм шуның белән бергә мәңгелек дан алсын ѳчен, мин барына да түзәм.
11 Түбәндәге сүзләр хак:
Аның белән үлгәнбез икән,
Аның белән бергә яшәрбез дә.
12 Әгәр түзәбез икән,
Аның белән патшалык та итәрбез;
Әгәр Аннан баш тартсак,
Ул да бездән баш тартыр.
13 Без тугры булмасак та,
Ул һәрчак тугры булып кала,
чѳнки Ул Үз-Үзенә каршы килә алмый.
Аллаһының мактаулы эшчесе
14 Боларны бѳтен кешеләрнең исләренә тѳшер һәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр ѳчен, Аллаһы каршында аларны ныгытып кисәт. Моның бернинди дә файдасы юк, ә тыңлаучыларны һәлакәткә илтә. 15 Хакыйкать сүзенә дѳрес ѳйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаһының хуплавына ирешү ѳчен, мѳмкин булганнарның барысын да эшлә. 16 Имансыз буш сүзләрдән исә ерак тор; чѳнки алар кешеләрне Аллаһыдан тагын да ныграк читләштерә. 17 Андый сүзләр – таралучы яман шеш кебек; Һүменәй белән Филит тә шуларны таратучылар арасында. 18 Безнең ѳчен үледән терелү инде булды дип, алар хакыйкатьтән читкә тайпылдылар һәм кайберәүләрнең иманнарын какшаттылар. 19 Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», һәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен».
20 Зур йортта алтын һәм кѳмештән ясалган савыт кына түгел, бәлки агач һәм балчык савытлар да бар, һәм аларның кайберләре махсус тотыла торган, икенчеләре гадәти кулланышта. 21 Шулай итеп, кем үзен явызлык кылудан чистартыр, ул – үзен Аллаһыга багышлаган, Йорт Хуҗасына яраклы, һәрбер игелекле эшкә әзер булган махсус кулланылыштагы савыт булыр.
22 Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач. Һәм Раббыны чын йѳрәктән ярдәмгә чакыручылар белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл. 23 Акылсыз һәм томана бәхәсләргә катышма, аларның ызгыш-талашлар гына китереп чыгаруын беләсең. 24 Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, әмма һәммәсенә дә ягымлы булырга, оста итеп ѳйрәтүче һәм сабыр булырга, 25 ѳйрәтүләргә карышучыларга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш. Бәлки Аллаһы аларга хакыйкатьне танып белүгә алып килә торган тәүбә бирер, 26 бәлки алар акылга утырырлар һәм иблис үзенең ихтыярын үтәсеннәр ѳчен эләктергән тозактан котылып калырлар.
Соңгы вакытлар алласызлыгы
31 Белеп тор, соңгы кѳннәрдә авыр вакытлар булачак. 2 Чѳнки кешеләр үзләрен генә сѳючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. 3 Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; 4 алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. 5 Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның кѳчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор.
6 Андыйлар сиздермичә генә йортларга керәләр һәм гѳнаһка баткан вә тѳрле азгын теләкләрнең кубызына биюче бәхетсез хатын-кызларның күңелләрен биләп алалар. 7 Бу хатыннар исә һәрвакыт ѳйрәнәләр, әмма беркайчан да хакыйкатьне аңлауга ирешә алмыйлар. 8 Янис һәм Ямбрис Мусага каршы килгән кебек, бозык акыллы һәм иманда файдасыз булган бу кешеләр шулай ук хакыйкатькә каршы киләләр. 9 Әмма ерак китә алмаслар, чѳнки тегеләрнең акылсызлыгы мәгълүм булган күк, аларныкы да һәммәсенә ачык күренер.
Тимутегә киңәшләр
10 Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдең. Мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең. Антиухея, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсең. Мине барыннан да Раббы коткарды! 12 Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер. 13 Әмма мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр.
Иман һәм Изге язма
14 Син исә нәрсәгә ѳйрәндең һәм нәрсәгә инандың, шуларны дәвам ит, чѳнки кемнән ѳйрәнгәнеңне беләсең. 15 Шуның ѳстенә син Изге язмаларны балачактан ук беләсең. Алар сиңа, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, сине котылуга китерүче зирәклек бирә ала. 16 Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын ѳчен, бѳтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм ѳйрәтү, шелтәләү, тѳзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү ѳчен файдалы.
41 Тереләрне һәм үлеләрне хѳкем итәчәк Мәсих Гайсә Патша булып киләчәк, шуңа күрә Аллаһы һәм Мәсих Гайсә алдында сиңа җитди рәвештә кушам: 2 Аллаһы сүзен игълан ит, моны уңайлы һәм уңайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, тѳзәт, шелтәлә, ѳйрәткәндә һәрвакыт сабырлык белән үгетлә. 3 Чѳнки шундый вакыт килер, дѳрес тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп ѳйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар, 4 һәм, хакыйкатьне тыңламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар. 5 Син исә беркайчан да югалып калма, кайгыларга түз, Яхшы хәбәр тарату эшен кыл, үз хезмәтеңне башкарып чык.
6 Чѳнки миңа бу дѳньядан китәр вакыт җитте. Минем тормышым корбан китерү урынына салынган корбан кебек. 7 Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йѳгердем, иманны саклап калдым. 8 Хәзер мине җиңүче бүләге – хаклык таҗы кѳтә. Раббы, гадел Хѳкем кылучы, миңа аны соңгы кѳндә бирәчәк. Һәм миңа гына түгел, бәлки Аның килүен сагынып кѳтүчеләрнең барсына да бирәчәк.
Шәхси киңәшләр һәм үтенечләр
9 Тиздән минем янга килергә тырыш, 10 чѳнки бу дѳньяны яратып, Димас мине ташлап, Тессалуникә шәһәренә, Крискис – Гәләтия, Титус – Далматия ѳлкәләренә киттеләр. 11 Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзең белән алып кил, чѳнки хезмәтемдә ул миңа ярдәм итә ала. 12 Тухикны исә мин Эфес шәһәренә җибәрдем. 13 Килгәндә Троас шәһәрендә Карпларда калдырган җиләнемне һәм минем язма тѳргәкләрен, бигрәк тә күннән ясалганнарын алып кил.
14 Тимерче Искәндәр миңа күп явызлыклар эшләде. Раббы аңа эшләренә карап түләр. 15 Син үзең дә аннан саклан, чѳнки ул безнең сүзләргә бик нык каршы килде.
16 Үземне беренче тапкыр яклаган вакытта минем белән беркем дә юк иде, барысы да мине калдырып китте. Бу аларга гаеп булып саналмасын! 17 Раббы исә минем янда булды һәм, Аллаһының хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен һәм бар халыкларга ишетелсен ѳчен кѳч бирде һәм мин арыслан авызыннан коткарылдым. 18 Раббы мине һәрбер явыз эшләрдән йолып алыр һәм, коткарып, Үзенең Күктәге Патшалыгына алып китәр. Аңа мәңгедән мәңгегә дан. Амин.
19 Прискиллә белән Әкүл һәм Онисифорлар гаиләсен сәламлә. 20 Эрасты Кѳринт шәһәрендә калды. Трофимны исә Милит шәһәрендә авыру килеш калдырдым. 21 Кышка хәтле килеп җитәргә тырыш. Сине Әүбүл һәм Пудис, Лин белән Кләүдия һәм барлык имандашлар сәламли.
22 Раббы синең рухың белән. Мәрхәмәт сезнең белән.