ПАУЛДАН ТЕССАЛУНИКӘЛЕЛӘРГӘ ИКЕНЧЕ ХАТ
11 Паулдан, Силастан һәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаһы һәм Раббы Гайсә Мәсих ѳммәтенә сәлам. 2 Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Раббы Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Паулның дәртләндерү сүзләре
3 Без һәрвакыт сезнең ѳчен Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, имандаш туганнар. Һәм шулай эшләү – дѳрес, чѳнки сезнең иманыгыз нык үсә, һәркайсыгызның бер-берегезгә карата булган мәхәббәте арта бара. 4 Шуңа күрә, без сез кичерә торган барлык эзәрлекләүләр һәм газаплар эчендә булган түземлелегегез һәм иманыгыз белән Аллаһының бердәмлекләре алдында мактанабыз. 5 Боларның барысы да Аллаһы хѳкеменең гадел икәнен күрсәтә. Нәтиҗәдә, сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: сез Аллаһы Патшалыгы ѳчен инде газап чигәсез. 6 Сезнең газап чигүегезгә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирү, ә сезгә, җәфа чигүчеләргә, һәм безгә тынычлык бүләк итү – Аллаһы алдында гадел. 7 Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр. 9 Аларга җәза мәңгелек һәлакәт булыр, алар Раббы яныннан һәм Аның кодрәтле шѳһрәтеннән аерып алынырлар. 10 Ул кѳнне Раббы Үзенең изгеләреннән дан, Үзенә иман китергәннәрнең барысыннан да мактау кабул итү ѳчен киләчәк. Сез дә алар арасында булырсыз, чѳнки без сѳйләгән хәбәргә ышандыгыз.
11 Шуңа күрә, без һәрвакыт сезнең ѳчен дога кылабыз, Аллаһыбыз сезне Үзе чакырган тормыш юлына лаеклы итсен, һәр яхшы ниятне һәм иман эшен Үзенең кѳче белән тѳгәлләсен, дип сорыйбыз. 12 Аллаһының һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте буенча Раббыбыз Гайсә Мәсих сездә шулай итеп данланыр һәм үзегез дә Аңарда данлыклы булырсыз.
Канунсызлык кешесе турында
21 Раббыбыз Гайсә Мәсихнең килүе һәм Аның янына җыелачагыбыз турында язып китәбез. Имандаш туганнар, сездән үтенеп сорыйбыз: 2 ашыгыч фикер йѳртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббының кѳне җитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын. 3 Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Чѳнки зур чуалыш булмыйча һәм һәлакәткә хѳкем ителгән канунсызлык кешесе ачылмыйча торып, Раббының килү кѳне җитмәячәк. 4 Ул кеше алла дип аталган һәм кешеләр табына торган һәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаһы Йортына кереп утырачак һәм үзен Аллаһы дип игълан итәчәк. 5 Мин сезнең яныгызда булганда шул турыда сѳйләгәнемне хәтерләмисезме әллә?
6 Канунсызлык кешесе билгеләнгән вакытта ачылсын ѳчен, аны нәрсә тоткарлап торуын сез хәзер беләсез. 7 Канунсызлыкның яшерен кѳче инде хәрәкәттә, ләкин тоткарлаучы үзе алынганчы тоткарлавын дәвам иттерәчәк. 8 Канунсыз ачылгач, Раббы Гайсә аны Үзенең тыны белән үтерәчәк, килүенең балкышы аны юк итәчәк. 9 Шайтан йогынтысы астында канунсыз зур кѳч, ялган галәмәтләр, ялган могҗизалар күрсәтеп килер. 10 Һәртѳрле явыз ялганнарны һәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар һәлакәткә баралар, чѳнки алар үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар. 11 Шуңа күрә, Аллаһы аларга зур ялгышу җибәрер, һәм алар ялганга ышанырлар. 12 Нәтиҗәдә, хакыйкатькә ышанмыйча явызлыктан тәм табучылар хѳкем ителерләр.
Аллаһы сезне сайлады: нык торыгыз
13 Сезнең ѳчен, имандаш туганнар, Раббының сѳеклеләре, без һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чѳнки Рухның сезне изге итүе аркылы, хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаһы сезне беренче булып котылу ѳчен сайлады. 14 Сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнең шѳһрәтенә ирешсен ѳчен, без сѳйләгән Яхшы хәбәр аркылы Аллаһы сезне сайлады һәм шушы котылуга чакырды. 15 Шуңа күрә, туганнар, нык торыгыз, без сѳйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән ѳйрәтүләргә тотыныгыз.
16 Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзе һәм безгә Үзенең мәхәббәтен күрсәткән, Үзенең мәрхәмәтлелегендә мәңгелек юану, какшамас ѳмет биргән Атабыз Аллаһы 17 сезнең дә күңелләрегезне юатсын, һәртѳрле яхшы эшләрне башкарырга һәм яхшы сүзләр сѳйләргә сезне ныгытсын.
Безнең ѳчен дога кылыгыз
31 Әйтелгәннәргә ѳстәп, сездән сорыйбыз, туганнар, безнең ѳчен дога кылыгыз: сездәге кебек, башка җирләрдә дә Раббының сүзе тиз таралсын һәм ихтирам ителсен. 2 Шулай ук бозык һәм явыз кешеләрдән арынсак иде, чѳнки бар кешеләр дә иман итмиләр бит.
3 Ә Раббы Ул – тугры. Ул сезне ныгытыр һәм явыздан саклар. 4 Раббыдан килгән ышануыбыз аркылы, без кушканнарны башкаруыгызга һәм киләчәктә дә башкарачагыгызга иманыбыз камил* 3:4 Раббыдан килгән ышануыбыз аркылы иманыбыз камил – Бу сүзләр грек телендә: «Раббыда иманыбыз камил».. 5 Раббы сезнең йѳрәкләрегезне Аллаһының мәхәббәтенә һәм Мәсих бирә торган түземлелеккә юнәлтсен.
Ялкаулык турында кисәтү
6 Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән ѳйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. 7 Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без сезнең арагызда яшәгәндә ялкауланмадык. 8 Беркемнең дә ипиен бушлай ашамадык, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне тырышып эшләдек. 9 Сорарга хакыбыз булмаган ѳчен түгел, ә сез ияреп эшләсен ѳчен, сезгә шулай үрнәк күрсәттек. 10 Яныгызда булганда без сезгә: «Кем эшләми, шул ашамый», – дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек. 11 Без сезгә бу турыда язабыз, чѳнки кайберләрегезнең ялкаулыкка салышулары, бернәрсә эшләмичә башка кешеләрнең хезмәтләренә керүләре турында ишеттек. 12 Андый кешеләргә Раббы Гайсә Мәсихнең исеме белән әмер итәбез һәм ѳндибез: үз ризыкларын, үзләре хезмәт куеп, тыныч кына эшләп тапсыннар. 13 Ә сез, имандаш туганнар, яхшылык эшләргә арымагыз.
14 Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыңламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез һәм, аның ояты килсен ѳчен, аның белән аралашмагыз. 15 Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, ә туганга караган кебек итеп үгетләгез.
16 Тынычлык чыганагы Раббы Үзе сезгә һәрвакыт һәм һәр эштә иминлек бирсен. Раббы барыгыз белән дә булсын.
17 Мин, Паул, үз кулым белән сәламләү сүзләрен язам. Бу сүзләр һәр хатымның миннән икәнен күрсәтә. Мин шулай язам. 18 Барыгыз белән дә Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте булсын!