ПАУЛДАН ТИМУТЕГӘ БЕРЕНЧЕ ХАТ

1

1 Коткаручыбыз Аллаһы һәм ѳметебез Мәсих Гайсәнең әмере буенча Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан 2 имандагы үз улым Тимутегә: Ата Аллаһы вә Раббыбыз Мәсих Гайсәдән мәрхәмәт, шәфкать, иминлек булсын.

Ялган тәгълиматлар турында кисәтү

3 Македуния ѳлкәсенә китеп барышлый ук, мин синнән Эфестә калуыңны үтенгән күк, синең хәзер дә анда булуыңны телим. Анда кайберәүләр чит тәгълиматка ѳйрәтәләр, ә син аларны туктатырга тиеш. 4 Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Чѳнки болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә. 5 Бу әмернең максаты исә – саф йѳрәктән һәм саф вѳҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт. 6 Кайберәүләр, болардан читләшеп, ни сѳйләүләрен һәм нәрсә раслауларын аңламаган хәлдә, канун укытучылары буласы килеп, буш сүзләр сѳйләүгә борылдылар. 8 Ә без беләбез: әгәр канун дѳрес кулланылса, ул яхшы. 9 Шуны да беләбез: канун тәкъва кешеләр ѳчен түгел, бәлки канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гѳнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр һәм кеше үтерүчеләр ѳчен, 10 фәхешләр, ирләр белән җенси мѳнәсәбәткә керүче ирләр, кеше урлаучылар, ялганчылар, ялган шаһитләр һәм аек тәгълиматка каршы килгән башка барлык нәрсәләр ѳчен чыгарылган. 11 Миңа ышанып тапшырылган мѳбарәк Аллаһының даны турындагы Яхшы хәбәрдә шулай ѳйрәтелә.

Аллаһының Паулга мәрхәмәте

12 Миңа кѳч биргән Раббыбыз Мәсих Гайсәгә рәхмәт: Ул мине ышанычлы санап, Үзенең хезмәтенә билгеләде; 13 элек кѳфер сѳйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Чѳнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем. 14 Раббыбызның мәрхәмәте исә миңа, артыгы белән, Мәсих Гайсәгә иман итү һәм Аның мәхәббәте белән бергә бирелде.

15 Мәсих Гайсә дѳньяга гѳнаһлыларны коткару ѳчен килде дигән сүз хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. Гѳнаһлылар арасында иң начары – мин. 16 Ләкин Мәсихкә иман итеп, мәңгелек тормышка ирешәселәргә мине үрнәк итү ѳчен, Мәсих Гайсә бар сабырлыкны миндә – гѳнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, Аллаһы миңа рәхим-шәфкать белдерде. 17 Мәңгелек Патшага, үлемсез, күзгә күренмәс бердәнбер Аллаһыга мәңге-мәңгегә хѳрмәт һәм дан! Амин.

18 Тимуте улым, синең хакта элек сѳйләнгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу әмерне сиңа ышанып тапшырам: син, аларга таянып, яхшы сугышчы кебек кѳрәш. 19 Иман һәм саф вѳҗданыңны сакла. Кайберәүләр исә, аны кире кагып, иманнарын һәлакәткә дучар иттеләр: 20 Һүменәй белән Искәндәр алар арасында иде, мин аларны, кѳфер сүзләр сѳйләмәскә ѳйрәнсеннәр дип, шайтан кулына тапшырдым.

Гыйбадәт кылу

2

1 Шулай итеп, иң элек шуны үтенәм: тулысынча диндарлык һәм сафлык белән гаугасыз вә тыныч гомер кичерик дип, бар кешеләр, патшалар һәм дәүләт башлыклары ѳчен сорагыз, дога кылыгыз, ялварыгыз, шѳкер итегез. 3 Бу – Коткаручыбыз Аллаһы алдында яхшы һәм мәгъкуль. 4 Ул барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели. 5 Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде. 7 Мәсих Гайсә турындагы бу хәбәрне тарату ѳчен мин вәгазьче һәм рәсүл итеп, яһүд булмаганнарга иман һәм хакыйкать ѳйрәтүче итеп куелдым. Мин дѳресен сѳйлим, ялганламыйм.

8 Инде шуны телим: ир-атлар һәр җирдә рухи яктан саф булып, ярсымыйча вә бәхәсләшмичә, кулларын күтәреп дога кылсыннар.

9 Шулай ук хатын-кызлар да чәчләрен үрү, алтын яки энҗеләр яисә кыйммәтле киемнәр белән түгел, бәлки тыйнак киемдә оялчанлык һәм әхлаклылык белән, 10 үзләрен Аллаһыга табынучы хатын-кызларга хас булган игелекле эшләр белән бизәсеннәр. 11 Хатын-кыз күндәмлек белән тавыш-тынсыз гына ѳйрәнсен. 12 Хатын-кызга исә ир-атны ѳйрәтергә, аның ѳстеннән баш булырга рѳхсәт итмим, ул тавыш-тынсыз булсын. 13 Чѳнки башта Адәм, аннан соң Хаува яратылган; 14 һәм Адәм алданмаган, бәлки хатын-кыз, алданып, гѳнаһка тѳшкән. 15 Әмма әхлакый сафлык белән иман, мәхәббәт һәм әүлиялектә торса, ул ана булу вазифасын үтәп* 2:15 Ана булу вазифасын үтәп – Бу сүзләрне «бала тудыручы булып» дип тә аңларга мѳмкин. котылачак.

Бердәмлектәге җитәкчеләр

3

1 Әгәр кем дә булса иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга омтылса, ул бик нык игелекле эш тели, дигән сүзләр хак. 2 Ул җитәкче исә бер гаепсез, бер генә хатынның ире, тотнаклы, тѳпле, әдәпле, кунакчыл, ѳйрәтергә сәләтле булырга, 3 эчкече, сугыш чукмары түгел, бәлки йомшак күңелле, татулык сѳюче, байлык җыярга яратмаучы булырга, 4 үз гаиләсе белән оста идарә итүче, балаларын бѳтен хѳрмәт белән, күндәм итеп тәрбияләүче булырга тиеш. 5 Әгәр үз йорты белән идарә итә белмәсә, ул Аллаһы бердәмлеге турында ничек кайгырта алыр соң? 6 Тәкәбберләнеп, иблис тѳшкән хѳкемгә тѳшмәс ѳчен, әле генә иман китергән булырга тиеш түгел. 7 Шелтәгә һәм иблис тозагына тѳшмәс ѳчен, чит кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш.

Бердәмлек ярдәмчеләре

8 Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә икейѳзле, эчәргә яратучы, хурлыклы табышка омтылучан булмаска, 9 иманыбызның серен саф вѳҗдан белән саклаучы, ихтирамга лаек булырга тиеш. 10 Шулай итеп, аларны да башта сынап карасыннар, әгәр кимчелексез булсалар, алар ярдәмчеләр булып хезмәт итсеннәр. 11 Шулай ук хатын-кызлар* 3:11 Хатын-кызлар – Бу сүзне болай да аңларга мѳмкин: «хатын-кыз-ярдәмчеләр» яисә «ярдәмчеләрнең хатыннары». да, гайбәтче булмыйча, аек, һәрнәрсәдә тугрылыклы, ихтирамга лаек булырга тиеш.

12 Бердәмлек ярдәмчесенең бер генә хатыны булырга тиеш, ул үз балаларын тәрбияли һәм гаилә эшләре белән яхшы идарә итә белүче булырга тиеш. 13 Үз хезмәтләрен яхшы үтәүчеләр башка иман итүчеләр тарафыннан ихтирам казаналар һәм Мәсих Гайсәгә иманда үтә кыюлыкка ирешәләр. 14 Мин моны тиздән синең янга килеремә ѳметләнеп язам. 15 Әгәр мин тоткарлансам, хакыйкатьнең терәге һәм нигезе булган тере Аллаһы бердәмлегендә, димәк, Аллаһы йортында син нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш. 16 Иман серенең бѳек булуы бәхәссез:

Ул тәндә пәйда булды,

Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде,

Аны фәрештәләр күрде,

Ул халыклар арасында вәгазьләнде,

Дѳньяда иман белән кабул ителде,

Дан белән күккә ашты.

Тимутегә киңәшләр

4

1 Рух исә ачык әйтә: соңгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен ѳйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр. 2 Шундый ѳйрәтүләр вѳҗданнары тою сәләтен югалткан ялган сѳйләүчеләрнең икейѳзлелеге аша килер. 3 Бу ялганчылар никахлашуны тыялар, һәм Аллаһы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шѳкер итеп кабул итсеннәр ѳчен булдырса да, кайбер ризыкларны ашамаска кушалар. 4 Әмма Аллаһы булдырган һәрнәрсә яхшы һәм шѳкер итеп кабул ителсә, һичнәрсә кире кагылмаска тиеш, 5 чѳнки ул Аллаһы сүзе һәм дога белән изге ителә.

6 Иман сүзләре һәм һәрвакыт үзең ияргән яхшы тәгълимат белән рухи яктан баеп, боларны имандашларга ѳйрәтсәң, Мәсих Гайсәнең яхшы хезмәтчесе булырсың. 7 Имансыз һәм юк-бар риваятьләрне исә кире как, ә үзеңне диндарлыкка күнектер. 8 Чѳнки тән күнекмәсенең файдасы аз, ә инде диндарлык һәрнәрсәгә файдалы, чѳнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә. 9 Бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. 10 Бу тормышка ирешү ѳчен без авыр хезмәт башкарабыз һәм ашкынабыз, чѳнки барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне Коткаручы тере Аллаһыга ѳмет баглыйбыз.

11 Бу әмерләрне башкаларга тапшыр һәм ѳйрәт. 12 Синең яшьлегеңә һичкем түбәнсетеп карамасын, ләкин сѳйләмдә, үз-үзеңне тотышыңда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләргә үрнәк бул. 13 Мин килгәнгә кадәр Изге язманы бердәмлек алдында уку, вәгазь сѳйләү һәм ѳйрәтү белән мәшгуль бул. 14 Ѳлкәннәр сиңа кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи бүләкне игътибарсыз калдырма.

15 Алга китешең һәркемгә ачык күренсен ѳчен, шулар белән шѳгыльлән, үзеңне шуларга багышла. 16 Үз-үзеңне һәм ѳйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор һәм, нык торып, моны башкаруыңны дәвам ит. Чѳнки шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың.

Тол хатыннар, ѳлкәннәр, коллар турында киңәш

5

1 Ѳлкән яшьтәге ир-атларны шелтәләмә, бәлки атаңны үгетләгән кебек үгетлә, яшь ир-атларны, кардәшләреңне үгетләгән кебек, 2 ѳлкән хатыннарны, анаңны үгетләгән кебек, яшь хатыннарны, бар сафлык белән кыз кардәшләреңне үгетләгән кебек үгетлә.

3 Чыннан да ялгыз булган тол хатыннарга хѳрмәт күрсәт. 4 Ә тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар башта, ата-аналары һәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә ѳйрәнсеннәр, чѳнки Аллаһы шуны тели. 5 Ә чыннан да тол һәм ялгыз хатын Аллаһыга ѳмет баглый һәм, Аллаһыга ялварып, кѳне-тѳне дога кыла. 6 Ә кәеф-сафага бирелгән тол хатын, яшәсә дә, ул инде үле. 7 Кимчелексез булсыннар ѳчен, бу турыда кешеләрнең күңеленә сеңдер. 8 Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була.

9 Бер ирнең генә хатыны булып, алтмыш яшьтән ким булмаган тол хатын, үзенең игелекле эшләре буенча танылган булса: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларының аякларын юган* 5:9-10 Аякларны юу – кунакчыллык билгесе. Бу эшне гадәттә коллар башкарган., авырлык килгәннәргә ярдәм иткән һәм үзен һәртѳрле игелекле эшкә багышлаган булса гына, толларның бердәмлектәге исемлегенә* 5:9-10 Исемлек – Иман итүчеләр бердәмлегендә чын тол хатыннарның рәсми исемлеге тѳзелгән һәм бердәмлек тарафыннан аларга матди ярдәм күрсәтелергә тиеш булган. кертелсен.

11 Яшь тол хатыннарны исә исемлеккә кертмә, чѳнки алар, җенси теләккә бирелеп, тагын никахка керергә телиләр 12 һәм, шулай итеп, үзләрен Мәсихкә багышлаудан туктыйлар һәм үзләрен хѳкемгә дучар итәләр. 13 Шуның ѳстенә алар, ѳйдән-ѳйгә йѳреп, эшлексез булырга күнегәләр һәм эшсез йѳреп кенә калмыйлар, тиешсез нәрсәләр сѳйләп, гайбәт саталар һәм кеше эшенә тыкшыналар. 14 Шуңа күрә, мин шуны телим: яманатын сатар ѳчен дошманнарга һичнинди сәбәп бирмәс ѳчен, яшь тол хатыннар никахка керсеннәр, балалар тудырсыннар, йорт-җирне карасыннар. 15 Инде кайберәүләр, дѳрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына бастылар бит.

16 Әгәр ниндидер иман итүче хатынның гаиләсендә толлар булса, бердәмлек алар ѳчен мәшәкатьләнмәсен һәм чыннан да тол булган хатыннарга ярдәм итә алсын ѳчен, ул аларга үзе ярдәм итәргә тиеш.

Бердәмлек ѳлкәннәре

17 Яхшы җитәкчелек итүче ѳлкәннәр, бигрәк тә Аллаһы сүзен белдерүдә һәм ѳйрәтүдә авыр хезмәт башкаручылар, ике тапкыр артык алырга лаеклы булып саналсыннар. 18 Чѳнки Изге язма болай ди: «ашлык сугучы үгезнең авызын томалама» һәм «эшче хезмәт хакына лаек». 19 Ѳлкәнгә каршы шикаятьне* 5:19 Шикаять – кешенең гаебен күрсәткән сүз яки әләк. ике яки ѳч шаһит белән булганда гына кабул ит. 20 Башкаларда да курку тусын ѳчен, гѳнаһ кылучыларны барысы алдында фаш ит.

21 Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында мин сиңа кушам: бу кагыйдәләрне алдан ук тискәре карашта торып һәм берьяклылык күрсәтеп кулланма. 22 Хезмәткә сайлау билгесе итеп, һичкем ѳстенә ашыгычлык белән кулларыңны куйма һәм башкаларның гѳнаһларына катнашма; үзеңне саф тот. 23 Бүтән коры су гына эчмә, карының ѳчен, еш авырмас ѳчен бераз шәраб та эч.

24 Инде кайбер кешеләрнең гѳнаһлары билгеле һәм турыдан-туры хѳкемгә илтәләр, ә кайберләренең гѳнаһлары исә соңрак ачылыр. 25 Шул ук рәвештә игелекле эшләр дә билгеле, әгәр кайберләре билгесез икән, яшеренеп калу мѳмкин түгел.

Коллар турында

6

1 Аллаһы исемен һәм тәгълиматны һичкем хурламасын ѳчен, коллык богавындагылар үз хуҗаларын барлык ихтирамга лаеклы дип санарга тиеш. 2 Хуҗалары иманлы булганнар, бер-берсе белән имандаш булганлыктан, алар белән илтифатсыз мѳгамәлә итәргә тиеш түгел, бәлки тагын да күбрәк хезмәт күрсәтергә тиеш, чѳнки хезмәттән файда казанучы хуҗалар – иман итүчеләр һәм сѳеклеләр. Боларны ѳйрәт һәм нәсыйхәт ит.

Ялган тәгълимат һәм чын байлык

3 Әгәр кем дә кем башка тәгълимат ѳйрәтә һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихнең хак сүзләре һәм иман турындагы ѳйрәтү белән килешми икән, 4 ул тәкәббер, һичнәрсә белми, әмма бәхәсләшергә һәм сүз кѳрәштерергә һәвәслек белән агуланган була, һәм болардан кѳнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга, 5 акылларына зыян килгән һәм хакыйкатьтән мәхрүм калган кешеләр арасында фикер каршылыклары туа. Шул кешеләр, диндарлык табыш казануга хезмәт итә, дип уйлыйлар. Андыйлардан ерак йѳр.

6 Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү аның тормышын бик нык баета, 7 чѳнки без дѳньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмабыз. 8 Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк. 9 Ә инде баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка тѳшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә; 10 чѳнки бар явызлыкларның башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр.

11 Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл. 12 Иман кѳрәшен каһарманнарча алып бар, мәңгелек тормышка ия бул, чѳнки син шул мәңгелек тормышка чакырылдың һәм күп шаһитләр алдында үз иманыңны икърар иттең. 13 Һәрнәрсәгә тереклек бирүче Аллаһы алдында һәм Понти Пилатка шаһитлек биреп, хакыйкатьне икърар иткән Мәсих Гайсә алдында сиңа боерык бирәм: 14 Раббыбыз Гайсә Мәсих килгәнгә кадәр әмерне тел тидермәслек һәм шелтәсез итеп башкар. 15 Мѳбарәк һәм бердәнбер Хаким, патшаларның Патшасы һәм хуҗаларның Хуҗасы, бердәнбер үлмәс, якын бара алмаслык яктылыкта торучы, кешеләрдән һичкем күрмәгән һәм күрүе дә мѳмкин булмаган Аллаһы Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк. Аллаһыга хѳрмәт һәм мәңгелек хакимлек булсын! Амин.

17 Бу дѳньядагы байларны кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки хозурлану ѳчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга ѳмет багласыннар. 18 Аларга яхшылык кылырга, игелекле эшләре аркылы бай һәм юмарт булырга, байлыкларын башкалар белән бүлешергә әзер торырга боерык бир. 19 Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү ѳчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларлар.

20 Әй, Тимуте! Үзеңә ышанып тапшырылганны сакла. Дѳньяви буш сүзләр, урынсызга гыйлем дип аталган һәм дѳреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор. 21 Кайберәүләр, шуларга бирелеп, иманнан читләштеләр.

Мәрхәмәт сезнең белән булсын.