ПАУЛДАН ТЕССАЛУНИКӘЛЕЛӘРГӘ БЕРЕНЧЕ ХАТ
11 Паулдан, Силастан һәм Тимутедән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Ата Аллаһы һәм Раббы Гайсә Мәсих ѳммәтенә* 1:1 Гайсә Мәсих ѳммәте – Гайсә Мәсихкә иман итүче кешеләр. мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Тессалуникәлеләрнең иманы
2 Без һәрвакыт, догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз ѳчен дә Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз. 3 Сез иман аркылы башкарган эшләрне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихкә ѳмет баглап нык торуыгызны Аллаһыбыз һәм Атабыз алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз.
4 Имандаш туганнар, без беләбез: Аллаһы сезне ярата, Ул сезне сайлап алды. 5 Чѳнки без сѳйләгән Яхшы хәбәр сүзләрдә генә түгел, ә кодрәт, Изге Рух һәм тирән ышану белән сезгә барып иреште. Сезнең белән бергә вакытта сезнең ѳчен ничек яшәгәнебезне беләсез. 6 Сез, ул хәбәрне күп газаплар эчендә Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул итеп, безне һәм шулай ук Раббыны кабатлаучылар булдыгыз. 7 Шулай итеп, сез Македуния һәм Ахая ѳлкәләрендә яшәүче барлык иман итүчеләргә үрнәк булдыгыз. 8 Раббының сүзе сезнең аркылы Македуния һәм Ахая ѳлкәләрендә генә ишетелеп калмаган, сезнең Аллаһыга иман итүегезне һәркайда беләләр. Шуңа күрә безгә тагын нәрсәдер сѳйләргә кирәк тә түгел. 9 Безне ничек кабул итүегез турында кешеләр безгә үзләре сѳйлиләр. Шулай ук, хак һәм тере Аллаһыга хезмәт итү ѳчен, Аллаһы Углының – Гайсәнең – күкләрдән килүен кѳтү ѳчен потларны калдырып Аллаһыга таба борылуыгыз хакында әйтәләр. Аллаһы Аны үледән терелтте, Ул безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак.
Паулның Тессалуникәдәге хезмәте
21 Имандаш туганнар, белгәнегезчә, сезнең янга килеп китүебез файдасыз булмады. 2 Үзегез беләсез, элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, кѳчле каршылыкларга карамастан, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сѳйләргә Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде. 3 Безнең ѳйрәтүебез ялгыш та түгел, начар уйлар белән дә түгел. Без берәүне дә алдарга теләмибез. 4 Киресенчә, Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаһы безне лаеклы дип тапкан, шуңа күрә без Аның ихтыяры буенча сѳйлибез. Сѳйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йѳрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз.
5 Белгәнегезчә, без беркайчан да ялагайланып сѳйләмәдек. Безнең сүзләр комсызлыкны каплау ѳчен әйтелмәде. Аллаһы – безгә шаһит! 6 Без кешеләрдән – сездән дә, башкалардан да – дан кѳтмәдек. 7 Мәсихнең рәсүлләре буларак, сездән таләп итә алыр идек, ләкин без сезнең белән булганда, ана кеше үзенең сабыйлары турында кайгырткандай, сезгә карата ягымлы булдык. 8 Сезне шулай нык яратканга күрә Аллаһының Яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнең ѳчен җаннарыбызны бирергә әзер идек. Чѳнки безнең ѳчен шундый кадерле булдыгыз. 9 Имандаш туганнар, эшебезне һәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен сѳйләгәндә, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне эшләдек. 10 Сезнең алда, иман итүчеләр алдында, изге, тәкъва һәм кимчелексез булганлыгыбызга сез һәм шулай ук Аллаһы шаһит. 11 Ата кеше үз балаларына карата ничек булса, без дә һәрберегезгә карата шулай булдык, һәм сез бу турыда беләсез. 12 Без шулай итеп сезне дәртләндердек, юаттык, Үз Патшалыгына һәм данына чакыручы Аллаһының ихтыяры буенча яшәргә ѳндәдек.
Аллаһы сүзе үз эшен эшли
13 Тагын шуның ѳчен Аллаһыга һәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: без җиткергән Аллаһы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез; һәм шул сүз сездә, иман итүчеләрдә, үз эшен эшли. 14 Имандаш туганнар, сез Мәсих Гайсәнең Яһүдиядә урнашкан Аллаһы бердәмлекләре кебек булдыгыз: алар яһүдләрдән җәфа чиккән кебек, сез дә үз милләттәшләрегездән җәфа чиктегез. 15 Яһүдләр Раббы Гайсәне һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, безне куып җибәрделәр. Алар Аллаһыга да мәгъкуль түгел, бар кешеләргә дә каршы. 16 Без, башка халыклар котыла алсын ѳчен, аларга сѳйләргә телибез, ә яһүдләр безгә комачауларга тырыша. Һәрвакыт шундый эшләр кылып, алар үз гѳнаһларын күбәйткәннәр һәм, ниһаять, Аллаһының ачуы алар ѳстенә тѳшкән.
Паулның тессалуникәлеләрне күрергә теләве
17 Ә без, туганнар, сезнең белән кыска вакытка аерылыштык (күңелләребез түгел, ә тәннәребез генә аерылышты) һәм сезне шундый сагындык, үзегезне бик нык күрәсебез килде. 18 Сезнең яныгызга барырга теләдек. Мин, Паул, берничә тапкыр. Ләкин шайтан безгә комачаулады. 19 Раббыбыз Гайсә килгәндә, сез – Аның алдында безнең ѳчен ѳмет, шатлык һәм мактау таҗы бит. 20 Әйе, сез – безнең даныбыз һәм шатлыгыбыз!
31 Шуңа күрә, без бүтән кѳтеп тора алмадык, Афинада үзебез генә калырга булдык 2 һәм, эзәрлекләүләргә карап берегез дә борчылмасын ѳчен, сезне ныгытырга, иманыгызны дәртләндерергә дигән максат белән Мәсихнең Яхшы хәбәрен вәгазьләүдә Аллаһының хезмәттәше булган Тимуте туганыбызны сезнең янга җибәрдек. Безгә эзәрлекләүләр билгеләнгән. Бу турыда сез үзегез дә беләсез. 4 Безнең белән шундый эзәрлекләүләр булачагы хакында алдан, без бергә булган вакытта әйткән идек һәм, белгәнегезчә, шулай булды да. 5 Шуңа күрә, мин бүтән кѳтеп тора алмадым, иманыгызның ныклыгы хакында белергә теләп, Тимутене сезнең янга җибәрдем. Чѳнки, аздыручы* 3:5 Аздыручы – шайтан дигән мәгънәдә. сезне коткыга керткән һәм хезмәтебез бушка киткән, дип хәвефләндем.
Тимутенең куанычлы хәбәре
6 Ә хәзер Тимуте Тессалуникәдән кайтты һәм безгә иманыгыз һәм мәхәббәтегез хакындагы куанычлы хәбәрне җиткерде. Безне яхшы уйлар белән искә алуыгыз, без дә сезне бик нык күрергә теләгәндәй, сезнең дә безне күрергә теләвегез турында әйтте. 7 Шуңа күрә, туганнар, сезнең иманыгыз турында ишеткәч, барлык газаплар һәм эзәрлекләүләр эчендә күңелебез юанды. 8 Сез Раббыда нык торасыз икән, димәк без дә яшибез. 9 Сезне уйлап, Аллаһыбыз алдында кичергән шатлык ѳчен Аңа нинди рәхмәтләр әйтик? 10 Сезнең белән күрешергә һәм иманыгызга җитешмәгән нәрсәләрне бирергә теләп, кѳне-тѳне тырышлык белән дога кылабыз.
11 Аллаһы Атабыз Үзе һәм Раббыбыз Гайсә сезнең янга барыр юлыбызны турайтсын. 12 Безнең сезгә булган мәхәббәтебез кебек Раббыбыз сезнең дә бер-берегезгә һәм барлык кешеләргә карата булган мәхәббәтегезне арттырсын, мул итсен: 13 Раббыбыз Гайсә Үзенең изгеләре белән килгәндә, Аллаһы Атабыз алдында сез керсез, изге булсын ѳчен, Раббы шулай итеп йѳрәкләрегезне ныгытсын.
Аллаһының теләге: изге булыгыз
41 Аллаһыны канәгатьләндерү ѳчен ничек яшәргә кирәклеге турында ѳйрәткән идек, һәм сез шул ѳйрәтүләр буенча яшисез. Ә хәзер, имандашлар, без һәммәбез Раббы Гайсәнеке булганга күрә, сездән үтенеп сорыйбыз: тагын да зуррак тырышлыклар куегыз. 2 Гайсә Мәсихнең вәкаләте белән сезне нәрсәләргә ѳйрәткәнебез турында беләсез. 3 Аллаһының теләге: сезнең изге булуыгыз. Ул җенси азгынлыкны читкә этәрүегезне тели. 4 Һәрберегез үз тәнен изгелектә һәм кадерләп сакларга ѳйрәнсен иде. 5 Аллаһыны белмәгән мәҗүсиләр кебек дәрт һәм шәһвәт* 4:5 Шәһвәт – җенси дәрт. кушканга иярмәгез. 6 Бу яктан берегез дә үз туганыгызга явызлык эшләмәгез, үзегезгә файда эзләп, аны кулланмагыз, чѳнки андый эшләр кылган һәр кеше Раббы тарафыннан җәзага тартылачак. Без сезгә бу турыда кисәтү ясап әйткән идек инде. 7 Аллаһы безне шакшы булырга түгел, ә изге булып яшәү ѳчен чакырды. 8 Шуңа күрә бу ѳйрәтүләрне кире кагучы зат кешеләрне түгел, ә сезгә Үзенең Изге Рухын җибәрүче Аллаһыны кире кага.
9 Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язуның кирәге юктыр. Чѳнки Аллаһы сезнең үзегезне бер-берегезне яратырга ѳйрәтте 10 һәм, чынлап та, сез бѳтен Македуния ѳлкәсендәге барлык имандашларны яратасыз. Сездән үтенеп сорыйбыз, имандаш туганнар: тагын да ныграк тырышыгыз.
11 Без кушканча, тыныч яшәргә, үз эшегез белән генә шѳгыльләнергә һәм ризыгыгызны үз кулларыгыз белән эшләп табарга тырышыгыз. 12 Шулай эшләсәгез, чит кешеләр алдында әдәпле булырсыз, үзегезнең ихтыяҗларыгызда беркемгә дә бәйле булмассыз.
Раббының килүе
13 Имандаш туганнар, сез ѳметсез кешеләр кебек кайгырмасын ѳчен, үлем йокысына киткәннәр турында белүегезне телибез. 14 Без Гайсәнең үлгәненә һәм үледән терелгәненә ышанабыз. Шуңа күрә, Гайсәгә иман итеп үлем йокысына киткәннәрне Аллаһы Аның белән кире кайтарачак. 15 Без сезгә хәзер әйтәчәк сүзләр – Раббы сүзләре. Без, исәннәр – Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз. 16 Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. 17 Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Раббыны каршы алу ѳчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм мәңгегә Раббы белән бергә булачакбыз. 18 Шулай итеп, бер-берегезне шушы сүзләр белән дәртләндерегез.
51 Бу хәлләрнең кайчан булачагы турында язуыбызның кирәге юк, туганнар. 2 Чѳнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы кѳне, тѳнлә белән карак кергәндәге кебек, кѳтмәгәндә килеп җитәчәк. 3 Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар. 4 Әгәр сез караңгылыкта булсагыз, ул кѳн сезнең ѳчен карак кебек кѳтмәгәндә килер иде, ә сез, туганнар, караңгылыкта түгел. 5 Чѳнки сез барыгыз да яктылыкныкы һәм кѳннеке. Без тѳннеке һәм караңгылыкныкы түгел. 6 Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу һәм аек булыйк. 7 Йокыдагылар тѳнлә йоклыйлар, эчеп исерүчеләр тѳнлә эчеп исерәләр. 8 Ә без, яктылыкныкылар булганга күрә, иманны һәм мәхәббәтне кѳбә кием итеп, котылуга булган ѳметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк. 9 Чѳнки Аллаһы безне ачуга дучар булу ѳчен түгел, ә Раббыбыз Гайсә Мәсих аркылы котылу кабул итүебез ѳчен билгеләде. 10 Раббыбыз Гайсә Мәсих, үлем йокысында булсак та, исән булсак та, без Аның белән бергә яши алсын дип, безнең ѳчен үлде. 11 Шуңа күрә хәзер ничек эшлисез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз.
Паулның үгет-нәсыйхәте
12 Имандаш туганнар, арагызда авыр хезмәт куючы, сезгә үгет-нәсыйхәт кылучы, Раббыны уйлап сезгә юнәлеш бирүче кешеләрне хѳрмәт итегез. 13 Хезмәтләре ѳчен аларга карата бик ихтирамлы булыгыз һәм аларны яратыгыз. Бер-берегез белән тыныч яшәгез.
14 Без сездән, туганнар, үтенеп сорыйбыз: эшсез утыручыларны үгетләгез, курка торганнарны дәртләндерегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз. 15 Карагыз аны, берәү дә явызлыкка явызлык белән җавап бирмәсен. Һәрвакыт бер-берегезгә һәм бар кешеләргә яхшылык эшләргә тырышыгыз.
16 Һәрвакыт шатланыгыз. 17 Бертуктаусыз дога кылыгыз. 18 Нинди генә шартларда калсагыз да Аллаһыга рәхмәтләр әйтегез, чѳнки сездән, Гайсә Мәсихнеке булган кешеләрдән, Аллаһы шуны тели.
19 Изге Рухны сүндермәгез. 20 Пәйгамбәрлек итүгә кимсетеп карау булмасын. 21 Аллаһыданмы, түгелме икәнен белү ѳчен бар нәрсәне сынап карагыз, яхшылыкка нык тотыныгыз, 22 һәртѳрле явызлыктан читкә китегез.
23 Аллаһы Үзе, тынычлык чыганагы, сезне бѳтен килеш изге итсен. Раббыбыз Гайсә Мәсих килгәндә Ул бѳтен барлыгыгызны: рухыгызны да, күңелегезне дә, тәнегезне дә саф килеш сакласын. 24 Сезне Чакыручы моны эшләячәк, чѳнки Ул тугры.
25 Имандашлар, безнең ѳчен дә дога кылыгыз. 26 Бар имандаш туганнарны изге үбү белән сәламләгез. 27 Раббының абруе белән таләп итәм: бу хатны барлык имандаш туганнарга укыгыз. 28 Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең белән булсын.