ПЕТЕРДӘН БЕРЕНЧЕ ХАТ

1

1 Гайсә Мәсихнең рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия ѳлкәсендә һәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам! 2 Аллаһы Атаның алдан белеп торуы буенча, Аның Рухының сезне изге итүе аша Гайсә Мәсихкә итагатьле булу ѳчен һәм ѳстегезгә Аның каны сибелү юлы белән чистарыну ѳчен сайландыгыз сез.

Сезгә мәрхәмәт яусын һәм иминлегегез артсын!

Яңа ѳмет

3 Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысына һәм Атасына дан! Ул Үзенең бѳек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яңадан тудырды һәм безгә тере ѳмет бирде. 4 Ул моны күкләрдә сезнең ѳчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын ѳчен эшләде. 5 Соңгы вакытта ачылырга әзер торучы котылу ѳчен Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора. 6 Шуңа күрә хәзер кыска вакытлы тѳрле сынаулардан газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз. 7 Шулай сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, хѳрмәт һәм дан китерер. Алтын ут белән сынала, ләкин барыбер юкка чыга. Ә сезнең иманыгыз алтыннан да кадерлерәк бит. 8 Гайсә Мәсихне күрмәгән килеш яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп, әйтеп бетергесез һәм ифрат зур куаныч белән шатланасыз. 10 Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйландылар һәм җентекләп тикшерделәр. 11 Пәйгамбәрләр, алардагы Мәсих Рухы, алдан күреп, Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында әйткән сүзләренең нинди хәлләргә һәм кайсы вакытка күрсәтүен тикшерделәр. 12 Күктән җибәрелгән Изге Рух аша Яхшы хәбәр таратучылар, хәзер сезгә игълан иткәннәрне пәйгамбәрләр сѳйләгәндә, аларның хезмәте үз файдалары ѳчен түгел, бәлки сезнең файдага була, дип Аллаһы аларга ачыклап бирде. Хәтта фәрештәләр дә игълан ителгәннәр турында аңларга телиләр.

Изге булыгыз

13 Шуңа күрә, акылыгызны җигеп хәрәкәт итәргә әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча ѳмет баглагыз. 14 Сүз тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы элекке тән нәфесләренә иярмәгез. 15 Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы изге булган кебек, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз. 16 Изге язмада: «Изге булыгыз, чѳнки Мин изге», – дип язылган бит. 17 Һәркемне эшенә карап, тигез хѳкем Итүчене Ата дип атыйсыз икән, бу дѳньяда гомерегезне курку катыш тирән хѳрмәт белән үткәрегез. 18 Чѳнки сез беләсез: ата-бабаларыгыздан бирелгән мәгънәсез тормыштан алтын-кѳмеш кебек фани нәрсәләр белән түгел, 19 бәлки гаепсез һәм пакь бәрән кебек булган Мәсихнең кадерле каны белән йолындыгыз. 20 Мәсих дѳнья яратылганга кадәр үк алдан сайланган иде, әмма сезнең ѳчен соңгы вакытта гына ачылды. 21 Мәсихне үледән терелтеп, Аңа дан биргән Аллаһыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз һәм ѳметегез Аллаһыда була. 22 Хакыйкатькә итагать итеп, җаннарыгызны пакьләдегез һәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз! 23 Фани орлыктан түгел, бәлки фани булмаган орлыктан, Аллаһының тере һәм мәңгелек сүзе аша, яңадан тудыгыз бит. 24 Изге язмада язылганча:

«Һәр адәм үлән кебек,

Кешенең һәртѳрле даны – үлән чәчәге кебек;

Үлән кибә,

Аның чәчәге дә шиңә;

25 Әмма Раббы сүзе мәңге тора».

Ул – сезгә игълан ителгән сүз.

Тере таш һәм изге халык

2

1 Шулай итеп, һәртѳрле явызлыкны һәм мәкерлекне, икейѳзлелекне һәм кѳнчелекне, гайбәтне читкә ташлап, 2 яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сѳт* 2:2 Пакь рухи сѳт – иман итүчеләрнең иманын үстерү ѳчен нәсыйхәт, ягъни Раббы сүзе. эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез; 3 чѳнки сез Раббының игелеген татыдыгыз. 4 Аңа – кешеләр тарафыннан кире кагылган, әмма Аллаһы тарафыннан сайланган кыйммәтле тере Ташка килегез, 5 һәм үзегез дә тере ташлар кебек рухи йорт булып тѳзелегез. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга мәгъкуль дѳньяви булмаган корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз. 6 Чѳнки Изге язмада болай дип әйтелгән:

«Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым,

Аны, иң мѳһим почмак ташы итеп, Сионда* 2:6 Сион – Иерусалим шәһәренең шигъри исеме. куйдым.

Аңа иман итүче һич оятка калмаячак».

7 Шулай итеп, Ул сезнең ѳчен, иман итүчеләр ѳчен, кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар ѳчен

«Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш

Иң мѳһим почмак ташы булды».

8 «Ул – кешеләрне абындырачак таш,

Алар абынып егылачак кыя».

Аллаһы сүзенә итагать итмәгәнгә, ышанмаучылар ташка абыналар, бу алар ѳчен билгеләнгән дә бит. 9 Әмма сез – караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шѳһрәтле эшләрен игълан итү ѳчен сайланган нәсел, патша-руханилар* 2:9 Патша-руханилар – бер үк вакытта патшалар да булган руханилар., изге халык, Аллаһының Үз халкы. 10 Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез.

Аллаһының коллары кебек яшәгез

11 Сѳеклеләрем! Сездән, килмешәкләрдән һәм мосафирлардан үтенәм: җанга каршы кѳрәшүче гѳнаһлы теләкләрдән читләшегез; 12 мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк кѳндә Аны данласыннар ѳчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз. 13 Раббы хакы ѳчен кешеләрдә урнаштырылган тәртипкә, яисә барсыннан ѳстен булган патшага, 14 яисә җинаятьчеләрне җәзаларга, игелек кылучыларга әҗерен бирергә аның тарафыннан куелган идарәчеләргә күндәм булыгыз. 15 Чѳнки Аллаһының ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән акылсыз һәм надан кешеләрнең авызын томалагыз. 16 Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү ѳчен файдаланмагыз; Аллаһының коллары кебек яшәгез. 17 Һәммә кешеләрне хѳрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшаны хѳрмәт итегез.

Мәсихнең михнәт чигүе – безнең ѳчен үрнәк

18 Хезмәтчеләр, яхшы һәм миһербанлы хуҗаларыгызга гына түгел, бәлки кырысларына да курку катыш тирән хѳрмәт белән буйсыныгыз. 19 Чѳнки берәрсе, нахакка михнәт чиккәндә, Аллаһы хакында уйлап түземле булса, Аллаһы моны хуш күрә. 20 Гаеп эш эшләгәндә кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар? Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә. 21 Сез моның ѳчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын ѳчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең ѳчен газап чикте. Шуңа күрә Аннан үрнәк алыгыз. Изге язмада:

22 «Ул һичнинди гѳнаһ кылмады,

Һәм Аның телендә мәкерлек булмады», –

дип язылган.

23 Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде; газап чиккәндә янап куркытмады, бәлки Үзен гадел Хѳкем итүчегә тапшырды. 24 Гѳнаһлардан арындырып, дѳреслек ѳчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гѳнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз. 25 Адашып йѳрүче сарыклар сыман идегез сез, әмма хәзер Кѳтүчегез һәм җаннарыгызны Саклаучы янына әйләнеп кайттыгыз.

Хатыннар һәм ирләр

3

1 Хатыннар, сез дә ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез. 3 Сезнең матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр, купшы киемнәр кию кебек тышкы матурлык түгел, 4 ә чын йѳрәктән чыккан, басынкы һәм тыныч рухның мәңге сулмас эчке матурлыгы булсын. Аллаһы каршында менә шул бик кыйммәтле. 5 Элекке заманда Аллаһыга ѳмет баглаган изге хатыннар да үзләрен шулай бизәгәннәр, ирләренә буйсынучан булганнар. 6 Мәсәлән, Сара да, Ибраһимны әфәндем дип атап, аңа күндәм булган; сез дә, игелек кылсагыз һәм һичнәрсәдән курыкмасагыз, Сара кызлары булырсыз.

7 Ирләр, сезнең дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән кѳчсезрәк. Аларны хѳрмәт итегез, алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас.

Гаделлек ѳчен михнәт чигү

8 Ниһаять, һәммәгез дә бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз. 9 Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатиха бирегез, чѳнки сез фатиха кабул итәргә чакырылдыгыз. 10 Изге язмада язылганча:

«Тормышны яратучы,

Ямьле кѳннәр күрергә теләүче

Телен яманлыктан,

Авызын мәкерле сүзләрдән тыйсын.

11 Яманнан читкә китсен, яхшылык кылсын,

Тынычлык эзләсен һәм шуңа омтылсын.

12 Чѳнки Раббының күзләре тәкъва кешеләргә,

Аның колаклары аларның ялваруына юнәлгән;

Әмма Ул яманлык кылучыларга каршы тора».

13 Игелек эшләргә омтылсагыз, сезгә кем явызлык кылыр? 14 Ә гаделлек ѳчен газап чигәсез икән, сез бәхетле. Ә кешеләрнең янауларыннан курыкмагыз һәм борчылмагыз. 15 Әмма йѳрәкләрегездә Мәсихне Раббы итеп олылагыз. Уртак ѳметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт басынкылык һәм ихтирам белән җавап бирергә әзер булыгыз, 16 вѳҗданыгыз саф булсын. Шул вакытта, Мәсихнеке булуыгызны һәм игелекле эшегезне күреп, сезне яманлаган гаепләүчеләр оятка калырлар. 17 Әгәр бу Аллаһы ихтыяры булса, игелекле эш ѳчен газаплану яманлык ѳчен газаплануга караганда яхшырак. 18 Чѳнки Мәсих, безне Аллаһы янына алып бару ѳчен, гѳнаһлы кешеләр урынына гадел Кеше буларак, гѳнаһларыбыз ѳчен бер тапкыр үлде. Аның тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаһы Аны Үзенең Рухы белән терелтте. 19 Әнә шул Рух ярдәмендә Ул тоткындагы рухлар янына барып, аларга вәгазь итте. 20 Бу рухлар борынгы заманнарда – Нух кѳннәрендә – Аллаһыга итагатьсез булганнар. Әмма Аллаһы, сабырлык күрсәтеп, кѳймәнең тѳзелеп бетүен кѳткән; ул кѳймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган. 21 Бу су хәзер сезне коткара торган суга чумдырылу йоласын гәүдәләндерә. Суга чумдырылу – тәннең керен юып тѳшерү түгел, бәлки саф вѳҗдан белән Аллаһыга мѳрәҗәгать итү буларак, Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша сезне коткара. 22 Ул күккә ашты һәм Аллаһы янында иң мѳһим урында тора. Фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр һәм кодрәтләр Аңа буйсынган.

Тормыштагы үзгәрешләр

4

1 Шулай итеп, Мәсих тән газабы кичергән кебек, сез дә шундый ук фикерләү рәвеше белән коралланыгыз, чѳнки тән газабы кичерүче гѳнаһтан читкә борылды, 2 нәтиҗәдә бу дѳньяда калган вакытын инде кеше нәфесе буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яши. 3 Гомерегезнең шактый ѳлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гѳнаһлы теләккә, эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирүегез һәм җирәнгеч потларга табынуыгыз инде җитәр. 4 Шуңа күрә мәҗүсиләр хәзер сезнең үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнәләр һәм шуның ѳчен сезне яманлыйлар. 5 Алар үлеләрне һәм тереләрне хѳкем итәргә әзер булган Аллаһыга җавап бирергә тиеш. 6 Шуңа күрә Яхшы хәбәр инде үле булганнарга да игълан ителде. Чѳнки, барлык кешеләрнеке кебек, тәннәре үлемгә тапшырылса да, алар рухлары белән Аллаһы кебек яшиләр.

7 Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. Шуңа күрә, дога кыла алу ѳчен аек һәм тотнаклы булыгыз. 8 Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чѳнки мәхәббәт күп гѳнаһларны юкка чыгара, 9 бер-берегезгә зарланусыз кунакчыл булыгыз. 10 Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән тѳрле сәләтләрне кулланыгыз. 11 Берәү сѳйли икән, Аллаһы сүзләрен әйткән кебек сѳйләсен, берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән кѳч белән хезмәт итсен, шулар белән Гайсә Мәсих аша һәрнәрсәдә Аллаһы данланыр. Мәсихкә мәңге-мәңгегә дан һәм кодрәт. Амин.

Мәсих исеме ѳчен газап чигү

12 Сѳеклеләрем! Сезне сынау ѳчен җибәрелгән куркыныч вәсвәсәне үзегез белән булган ниндидер сәер хәл кебек күреп гаҗәпләнмәгез. 13 Киресенчә, Мәсихнең даны ачылганга да тантана итеп куану ѳчен, Аның газапларында катнашучы буларак шатланыгыз. 14 Сезне Мәсих исеме ѳчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чѳнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши. 15 Әгәр берегез газап чиксә, кеше үтерүче яки карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак газап чигәргә тиеш түгел. 16 Ә мәсихче* 4:16 Мәсихче – Гайсә Мәсихкә иман итүче. буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, бәлки мәсихче исемен йѳртүегез ѳчен Аллаһыны данлагыз. 17 Чѳнки Аллаһының хѳкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул үзенекеләрен хѳкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр? Изге язмада язылганча:

18 «Әгәр тәкъва кеше кѳчкә котыла икән,

Имансыз һәм гѳнаһлы кая барыр?»

19 Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын тугры Тудыручыга тапшырсыннар һәм игелек кылуларын дәвам итсеннәр.

Ѳлкәннәргә һәм кечеләргә нәсыйхәт

5

1 Үзем дә ѳлкән, Мәсих газапларының шаһите һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы ѳлкәннәргә ялварам: 2 үзегездәге Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр кѳтүен мәҗбүриләп түгел, бәлки үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча; акчага комсызланып түгел, бәлки күңел кушканча тырышлык белән кѳтегез. 3 Сезгә тапшырылганнар ѳстеннән хакимлек итмәгез, бәлки кѳтүгә үрнәк булыгыз. 4 Һәм Баш Кѳтүче килгәч, сулмый торган дан таҗын алырсыз. 5 Яшьләр, сез шулай ук ѳлкәннәргә буйсыныгыз. Шулай ук һәрберегез бер-берегезгә карата басынкылык күрсәтегез, чѳнки Изге язмада язылганча:

«Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора,

Ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә».

6 Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. 7 Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йѳкләгез, чѳнки Ул сезнең хакта кайгырта. 8 Аек һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йѳри. 9 Имандашларыгызның дѳньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык торыгыз һәм иблискә каршы торыгыз. 10 Мәсих аша безне Үзенең мәңгелек данына чакырып алган, һәр мәрхәмәтнең чыганагы булган Аллаһы, сез беркадәр газап чиккәннән соң, кѳчегезне кайтарачак, куәт бирәчәк вә ныгытачак һәм үзегезне какшамас итәчәк. 11 Аңа мәңге-мәңгегә кодрәт булсын. Амин.

12 Мин бу кыска хатны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аркылы яздым. Сезнең күңелегезне күтәреп, моның Аллаһының чын мәрхәмәте булуын раслыйм. Шул мәрхәмәт белән нык торыгыз сез! 13 Бабылдагы сезнең кебек үк сайланган иман итүчеләр бердәмлеге һәм рухи улым Марк сезгә сәлам юллый. 14 Бер-берегезне ярату белән үбеп сәламләгез. Мәсихнеке булган һәммәгезгә иминлек булсын.