ЯХЪЯДАН БЕРЕНЧЕ ХАТ

1

Тормыш Сүзе

1 Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән һәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында язабыз. 2 Тормыш ачылды: без аны күрдек һәм Атабыз кулында булган, безгә ачылган мәңгелек тормышны сезгә шаһитлек итәбез һәм игълан итәбез. 3 Безнең белән аралашуыгыз булсын ѳчен, үзебез күргән һәм ишеткән нәрсәне сезгә дә игълан итәбез. Ә без исә Ата һәм Аның Улы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез; 4 һәм, куанычыбыз тулы булсын дип, боларны сезгә язабыз.

Аллаһы – яктылык

5 Без Аннан ишеткән һәм сезгә игълан итә торган хәбәр шуннан гыйбарәт: Аллаһы – яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк. 6 Әгәр без: «Аллаһы белән аралашып яшибез», – дип әйтсәк, әмма караңгылыкта йѳрсәк – без ялганлыйбыз һәм хакыйкать буенча яшәмибез. 7 Әгәр инде Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йѳрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Улы Гайсәнең каны безне һәр гѳнаһтан чистарындыра.

8 Әгәр: «Гѳнаһыбыз юк», – дисәк, без үз-үзебезне алдыйбыз һәм бездә хакыйкать юк. 9 Әмма гѳнаһларыбызны икърар итсәк, безнең гѳнаһларыбызны Аллаһы ярлыкар һәм, һәртѳрле хаксызлыктан арындырып, безне чистартыр, чѳнки Ул тугры һәм гадел. 10 «Без гѳнаһ кылмадык», – дисәк, Аллаһыны ялганчы итәбез һәм Аның сүзе бездә юк.

Мәсих – безнең Яклаучыбыз

2

1 Балаларым! Боларны сезгә, гѳнаһ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гѳнаһ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз – һәрвакыт дѳрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар. 2 Мәсих гѳнаһларыбызның, безнең генә түгел, бәлки бѳтен дѳньяның да гѳнаһлары кичерелүен алып килүче һәм Аллаһы белән татулаштыручы корбан булды. 3 Ә Аллаһының әмерләрен үтәсәк, Аны танып белүебездә ышанычлы була алабыз. 4 Кем дә кем: «Мин Аллаһыны таныйм», – ди, әмма Аның әмерләрен үтәми, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк. 5 Ә Аның сүзләрен үтәүче кешедә Аллаһы мәхәббәте чыннан да камилләшкән була: шуның аша без Аңарда булуыбызны беләбез. 6 Кем дә кем: «Аллаһыда торам», – ди икән, ул Гайсә сыман гамәл итәргә тиеш.

Яңа әмер

7 Сѳеклеләрем! Яңа әмер язмыйм, бәлки сездә баштан ук булган иске әмерне язам: иске әмер исә – сез ишеткән хәбәр ул. 8 Әмма шуның белән бергә бу әмер яңа да: аның хакыйкате Мәсихтә ачылды һәм сез аны танып беләсез, чѳнки караңгылык кире чигенә, хакыйкый яктылык инде балкый.

9 Кем дә кем үзен яктылыкта дисә, әмма имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул һаман караңгылыкта була. 10 Кем дә кем үзенең туганын ярата икән, ул яктылыкта була, һәм аңарда башкаларны вәсвәсәгә китерүгә урын юк. 11 Ә кем үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул караңгылыкта була, караңгылыкта йѳри һәм кая баруын белми, чѳнки караңгылык аның күзләрен сукырайткан.

12 Балаларым, сезгә язам,

чѳнки сезнең гѳнаһларыгыз Гайсә аркасында кичерелде.

13 Аталар, сезгә язам,

чѳнки баштан ук Булучыны сез танып беләсез.

Егетләр, сезгә язам,

чѳнки сез явыз иблисне җиңдегез.

14 Балаларым, мин сезгә язам,

чѳнки сез Атаны танып беләсез.

Аталар, мин сезгә язам,

чѳнки сез баштан ук Булучыны танып беләсез.

Егетләр, мин сезгә язам,

чѳнки сез кѳчле,

Аллаһы сүзе сездә тора,

һәм сез явыз иблисне җиңдегез.

15 Фани дѳньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дѳньяны яратучыда Атаны ярату юк. 16 Чѳнки бу дѳньяда булган һәммә нәрсә – тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атадан түгел, фәкать дѳньядандыр. 17 Дѳнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши.

Мәсих дошманнары турында кисәтү

18 Балаларым! Хәзер соңгы вакытлар. Мәсихнең дошманы* 2:18 Мәсих дошманы – дәҗҗал; Мәсихкә каршы торучы алдакчы затны аңлата. (Русча – антихрист.) киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары чыктылар. Ахыргы вакыт җиткәнен шуннан беләбез дә инде. 19 Алар безнең арабыздан чыктылар, әмма безнеке булмадылар. Әгәр безнеке булган булсалар, алар безнең белән калган булырлар иде. Әмма һәммәсе дә безнеке булмавы күренсен ѳчен, алар чыктылар.

20 Сезгә исә Изге Аллаһы Үзенең Рухын биргән* 2:20 Сезгә Рухын биргән – Бу урында грек телендә: «сезне майлаган/сезгә май сѳрткән» дигән сүзләр бар., һәм сез хакыйкатьне беләсез. 21 Мин сезгә хакыйкатьне белмәгәнегез ѳчен түгел, әмма аны белгәнегез ѳчен һәм хакыйкатьтән һичнинди ялган килмәгәнгә күрә яздым. 22 Кем ялганчы? Ялганчы – Гайсәнең Мәсих икәнен инкяр итүче. Ул кеше – Мәсихнең дошманы. Ул Атаны да, Улы Гайсәне дә инкяр итә. 23 Аллаһының Улын инкяр итүче һичкемнең Аллаһы Ата белән мѳгамәләсе юк. Аллаһының Улын икърар итүченең исә Ата белән дә мѳгамәләсе бар.

24 Сез исә баштан ишеткән нәрсәне күңелләрегездә саклагыз. Әгәр баштан ишеткән нәрсә күңелләрегездә торса, ул чакта сез дә Аллаһының Улында һәм Улының Атасында торачаксыз. 25 Моны, мәңгелек тормышны, безгә Мәсих Үзе вәгъдә иткән.

26 Боларны мин сезне юлдан яздырырга тырышучылар хакында язам. 27 Ә сезгә Мәсихтән бирелгән Изге Рух сезнең үзегездә тора һәм сез һичкемнең ѳйрәтүенә мохтаҗ түгелсез. Мәсихнең Рухы сезгә барын да ѳйрәтә, һәм ул Рух хакыйкый, ялган түгел. Рух сезгә ѳйрәткән кебек, Мәсихтә торыгыз.

Аллаһы балалары

28 Балаларым, Мәсих килгәндә, Аның алдында ышаныч белән һәм оялусыз тора алуыбыз ѳчен, Мәсихтә яшәгез. 29 Аның һәрвакыт хак булуын беләсез икән, димәк, хаклык эшләүче һәркемнең Аллаһыдан туган булуын да беләсез.

3

1 Карагыз – Ата безне ничек нык яраткан! Шуңа күрә безне «Аллаһы балалары» дип атыйлар. Дѳнья кешеләре, Аллаһыны танымаганга күрә, безне белмиләр. 2 Сѳеклеләрем, без хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нәрсә булачагыбыз әле ачылмады. Беләбез: Гайсә килгәндә без Аңа охшаулы булырбыз, чѳнки чынлыкта Ул ничек булса, без Аны шулай итеп күрербез. 3 Һәм шушы ѳметен Аңа баглаган һәркем, Мәсих пакь булган кебек, үзен даими рәвештә пакьләндерә.

4 Гѳнаһ кылучы һәркем Аллаһы канунын боза; ә бу исә үзе гѳнаһ. 5 Һәм сез беләсез: Мәсих гѳнаһларны Үз ѳстенә алыр ѳчен килде. Һәм Аңарда гѳнаһ юк. 6 Аңарда торучы һәркем гѳнаһ кылмый. Гѳнаһ кылучы һәркем Мәсихне күрмәгән һәм Аны танымаган.

7 Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хаклык булдыручы кеше Мәсих кебек үк хак була. 8 Гѳнаһ кылучы исә иблистәндер, чѳнки иблис баштан ук гѳнаһ кыла. Аллаһы Улы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде. 9 Аллаһыдан туган гѳнаһ кылмый, чѳнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Һәм ул кеше гѳнаһ кыла алмый, чѳнки ул Аллаһыдан туган. 10 Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең туганын яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел.

Бер-берегезне яратыгыз

11 Электән үк сез ишеткән хәбәр: без бер-беребезне яратырга тиешбез. 12 Безгә явыз иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабил* 3:12 Кабил – Адәм һәм Хауваның беренче улы булган. Ул үзенең Һабил исемле энесен үтергән. (Тәүрат, «Яратылыш» китабы 4 нче бүлек.) кебек булырга ярамый. Ул ни ѳчен энесен үтергән? Чѳнки Кабилның эшләре явыз, ә энесенең эшләре тәкъва булган. 13 Туганнарым, сезгә дѳнья кешеләре нәфрәтләнә икән, моңа гаҗәпләнмәгез. 14 Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чѳнки имандаш туганнарыбызны яратабыз. Яратмаучы үлем эчендә тора. 15 Үзенең туганына нәфрәтләнүче һәркем кеше үтерүче була. Кеше үтерүченең мәңгелек тормышы булмаганын сез беләсез.

16 Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих Үзенең җанын безнең ѳчен бирде. Без дә туганнарыбыз ѳчен үзебезнең җаныбызны бирергә тиешбез. 17 Кем дә кем, һәммә нәрсәсе булып, һәм туганының мохтаҗлыгын күрә торып, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһы мәхәббәте ничек торыр икән? 18 Балаларым, сүз һәм тел белән түгел, бәлки эшләребез һәм хакыйкать белән яратыйк. 19 Шуның белән без үзебезнең хакыйкатьтән булуыбызны белербез һәм йѳрәгебез безне кайчан булса да гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландырырбыз. Чѳнки Аллаһы безнең йѳрәгебездән бѳек һәм Ул һәммә нәрсәне белә.

21 Сѳеклеләрем! Әгәр йѳрәгебез безне гаепләми икән, димәк, Аллаһыда ышанычыбыз бар, 22 һәм ни генә сорасак та, Аннан алабыз, чѳнки Аның әмерләрен үтибез һәм Аңа яраклы эшләр эшлибез. 23 Аның әмере шуннан гыйбарәт: без Аның Улы Гайсә Мәсихнең исеменә иман итәргә һәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиешбез. 24 Аллаһының әмерләрен үтәүче Аңарда тора һәм Аллаһы әмерләрне үтәүчедә тора. Һәм Аллаһының бездә торуын Аның безгә биргән Рухы аркасында белербез.

Хакыйкый һәм ялган рух

4

1 Сѳеклеләрем! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз. Чѳнки дѳньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар. 2 Аллаһы Рухын сез болай танырсыз: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнлеген икърар итүче һәр рух Аллаһыдан була. 3 Ә Гайсәне икърар итмәүче бер рух та Аллаһыдан түгел, ул – сез аның киләчәге хакында ишеткән һәм хәзер инде дѳньяда булган Мәсих дошманының рухы була.

4 Сез исә Аллаһыдан, балаларым. Һәм ялган пәйгамбәрләрне җиңдегез, чѳнки сездә Торучы Аллаһы Рухы дѳньяда булган рухтан бѳек. 5 Алар – бу дѳньядан, шуңа күрә алар дѳньяви сѳйлиләр һәм дѳнья кешеләре аларны тыңлый. 6 Без – Аллаһыдан. Аллаһыны танып белүче безне тыңлый. Аллаһыдан булмаучы исә безне тыңламый. Без шуның аша хакыйкать рухын һәм ялганлык рухын таныйбыз.

Аллаһы – мәхәббәт

7 Сѳеклеләрем! Бер-беребезне яратыйк, чѳнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Һәр яратучы Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны танып белә. 8 Яратмаучы Аллаһыны танып белми, чѳнки Аллаһы – мәхәббәт ул. 9 Аллаһы безгә мәхәббәтен күрсәтте: Үзенең Улы аша безгә яшәү булсын ѳчен, Аллаһы бердәнбер Улын дѳньяга җибәрде. 10 Мәхәббәт менә шуннан гыйбарәт: без Аллаһыны яратканнан түгел, бәлки Ул безне яратты һәм безнең гѳнаһларыбызның кичерелүен алып килүче һәм безне Аллаһы белән татулаштыручы корбан рәвешендә Үзенең Улын җибәрде. 11 Сѳеклеләрем, Аллаһы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез. 12 Аллаһыны һичкем һичкайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһы бездә яши һәм Аның мәхәббәте бездә камилләшкән була.

13 Аллаһы безгә Үзенең Рухыннан биргән. Шунлыктан без Аллаһыда торуыбызны һәм Аның бездә торуын беләбез. 14 Ата Үзенең Улын дѳньяны Коткаручы итеп җибәргәнен без күрдек һәм аңа шаһитлек бирәбез. 15 Кем дә кем Гайсәнең Аллаһы Улы булуын икърар итсә, аңарда Аллаһы тора һәм ул Аллаһыда тора. 16 Шулай итеп, Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтен без таныдык һәм аңа инандык.

Аллаһы – мәхәббәт. Мәхәббәттә торучы Аллаһыда торыр һәм Аллаһы аңарда торыр. 17 Шулай итеп, хѳкем кѳнендә без ышаныч белән тора алсын ѳчен, мәхәббәтебез камилләште. Чѳнки Гайсә ничек булса, без дә бу дѳньяда шундый булабыз. 18 Мәхәббәттә курку юк, бәлки камил мәхәббәт куркуны куа. Җәза хакында уйланулар куркыта, куркучы кеше исә мәхәббәттә камилләшмәгән була.

19 Без яратабыз, чѳнки беренче булып Аллаһы безне яратты. 20 Әгәр берәү: «Мин Аллаһыны яратам», – дип әйтсә, ә үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул – ялганчы. Чѳнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый. 21 Аллаһы безгә: «Аллаһыны яратучы кеше үзенең туганын да яратсын», – дигән әмерне бирде.

Мәңгелек тормыш – Аллаһы Улында

5

1 Гайсәнең Мәсих булуына иман итүче һәркем Аллаһыдан туган. Һәм атаны яратучы һәркем аның баласын да ярата. 2 Без Аллаһы балаларын яратуыбызны Аллаһыны яратуыбыз һәм Аның әмерләрен үтәвебез аркылы беләбез. 3 Һәм Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел, 4 чѳнки Аллаһыдан туган һәммә кеше явыз дѳньяны җиңә. Дѳньяны җиңгән җиңү – безнең иманыбыз ул. 5 Гайсәнең Аллаһы Улы булуына инанучы дѳньяны җиңүче булмый кем булсын?

6 Ул, Гайсә Мәсих, Үзенең чумдырылуының суы һәм үлеменең каны белән килгән. Су белән генә түгел, бәлки су һәм кан белән килгән. Бу хакта Рух шаһитлек бирә, чѳнки Рух – хакыйкать ул. 7 Шаһитлек бирүче ѳчәү бар: 8 Рух, су һәм кан. Һәм ѳчесе дә бер үк шаһитлек бирәләр. 9 Без кешеләр шаһитлеген кабул итәбез, ә Аллаһының шаһитлеге бѳегрәк. Чѳнки бу – Аллаһы шаһитлеге: Ул Үзенең Улы хакында шаһитлек бирде. 10 Аллаһы Улына иман итүченең үзендә шушы шаһитлек бар. Аллаһыга иман итмәүче Аны ялганчы иткән була, чѳнки Аллаһының Үз Улы хакында биргән шаһитлегенә ышанмады. 11 Ул шаһитлек исә шуннан гыйбарәт: Аллаһы безгә мәңгелек тормыш бирде һәм ул тормыш – Аның Улында. 12 Аллаһы Улы барның тормышы бар, Аллаһы Улы булмаганның тормышы юк.

13 Мин моны сезгә, Аллаһы Улы исеменә иман итүчеләргә, үзегезнең мәңгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым. 14 Безнең Аның каршында булган ышанычыбыз бар – без Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый. 15 Аның тыңлаганын без беләбез икән, нәрсә генә сорасак та, сораганыбызны алуыбызны беләбез.

16 Әгәр берәү имандаш туганының үлемгә китермәүче гѳнаһ кылуын күрә икән, ул кеше дога кылсын һәм Аллаһы аның туганына тормыш бирәчәк. Моны үлемгә китермәүче гѳнаһ кылучылар хакында әйтәм. Үлемгә китерүче гѳнаһ бар: бу гѳнаһ хакында дога кылсыннар дип әйтмим. 17 Һәр явызлык – гѳнаһ, әмма бѳтен гѳнаһ та үлемгә китерми.

18 Аллаһыдан туганнарның гѳнаһ кылмавын без беләбез, Аллаһыдан туган Угыл аларны саклый һәм явыз иблис аларга кагыла алмый. 19 Без үзебезнең Аллаһыдан булуыбызны, ә бѳтен дѳньяның исә явыз иблиснең хакимлеге астында булуын беләбез. 20 Без Аллаһы Улының килгәнен һәм, хакыйкый Аллаһыны таныр ѳчен, безгә аң биргәнен беләбез. Һәм без Хакыйкыйда, Аның Улы Гайсә Мәсихтә. Ул – хакыйкый Аллаһы һәм мәңгелек тормыш.

21 Балаларым, үзегезне потлардан саклагыз.