ПАУЛДАН КѲРИНТЛЕЛӘРГӘ БЕРЕНЧЕ ХАТ
Сәламнәр һәм рәхмәт белдерү
11 Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле булырга чакырылган Паулдан, Состенис имандаштан 2 Мәсих Гайсә аша Аллаһыга багышланган һәм Аның изгеләре булырга чакырылган Кѳринттәге иман итүчеләр бердәмлегенә һәм һәр урында Раббы Гайсә Мәсихкә мѳрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә сәлам. Мәсих аларның һәм безнең Раббыбыз бит. 3 Атабыз Аллаһы вә Раббы Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
4 Сезнең ѳчен Аллаһыма һәрвакыт рәхмәт укыйм: Ул Мәсих Гайсә аша сезгә мәрхәмәт бүләк итте. 5 Чѳнки Мәсих Гайсәдә сез һәрнәрсәдә: сүздә һәм белемдә баедыгыз, 6 шуның белән Мәсих хакындагы безнең шаһитлек сездә расланды. 7 Шуңа күрә Раббыбыз Гайсә Мәсихнең килүен кѳткәндә сезнең һичнинди рухи сәләткә мохтаҗлыгыгыз калмады; 8 Раббыбыз Гайсә Мәсих килгән кѳндә сез гаепсез булсын ѳчен Аллаһы сезне ахырга кадәр нык тотачак. 9 Сезне Үзенең Улы Раббыбыз Гайсә Мәсих белән аралашу ѳчен чакырган Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы.
Бердәмлектәге бүленешләр
10 Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: сез барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда тѳрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын. 11 Имандашларым, сездә ызгыш-талашлар булгалавы турында миңа Хлоя ѳендәгеләрдән билгеле булды. 12 Мин шуны күздә тотам: сездә «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы* 1:12 Кифас – Шимун Петернең икенче исеме.», «ә Мин – Мәсихнеке» дип сѳйләүчеләр бар. 13 Әллә Мәсих бүленгәнме? Паул сезнең ѳчен хачка кадакландымы әллә? Әллә сез Паул исеме белән суга чумдырылу йоласын үтәдегезме? 14 Аллаһыга шѳкер, мин Криспи һәм Гәйдән башка сезнең берегезне дә чумдырмадым. 15 Шуңа күрә беркем дә беркайчан да минем турыда: «Паул үз исеме белән чумдырды», – дип әйтә алмас. 16 Мин шулай ук Эстефәнәс ѳендәгеләрне чумдырдым; ә тагын кемне дә булса чумдыруымны хәтерләмим. 17 Чѳнки Мәсих мине чумдыру ѳчен түгел, бәлки, Мәсих хачының әһәмияте юкка чыкмасын дип, Яхшы хәбәрне зирәк сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде.
Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге
18 Чѳнки хач турындагы сүз – һәлакәткә дучар ителгәннәр ѳчен акылсызлык, ә безнең ѳчен – Гайсәгә иман итеп котылучылар ѳчен Аллаһы кодрәте. 19 Изге язмада: «Хикмәт ияләренең зирәклеген юкка чыгарырмын, акыллыларның акылын кире кагармын», – дип язылган. 20 Хикмәт иясе кайда да канунчы кайда? Бу заманның фәлсәфәчеләре кайда? Аллаһы бу дѳньяның зирәклеген акылсыз итмәдеме? 21 Чѳнки дѳнья әле үз зирәклеге аша Аллаһының тирән акылын танып белмәгән вакытта, Аллаһы иман итүчеләрне акылсыз дип саналган Яхшы хәбәр аркылы коткаруны мәгъкуль күрде. 22 Яһүдләр могҗиза таләп итәләр, ә греклар зирәклек эзлиләр; 23 без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яһүдләр ѳчен абыну ташы, греклар ѳчен – акылсызлык. 24 Ә инде Аллаһы чакырып алганнар ѳчен, алар яһүдме, яисә грек булсынмы, Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге. 25 Чѳнки Аллаһының «акылсызлыгы» кешеләрнең зирәклегеннән күпкә зирәгрәк һәм Аллаһының «кѳчсезлеге» кешеләрнең кодрәтеннән күп ѳлеш кодрәтлерәк.
26 Имандашлар, исегезгә тѳшерегез әле, Аллаһы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Сезнең кайберләрегез генә кешеләрнең үз үлчәме буенча акыллы, кодрәтле, беразыгыз гына затлы нәселдән иде. 27 Әмма Аллаһы, акыл ияләренә һәм кѳчлеләргә оят булсын ѳчен, дѳнья акылсыз һәм кѳчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды. 28 Һичбер кеше Аллаһы алдында мактанмасын дип, дѳньяның мѳһим саналганнарын юкка чыгару ѳчен, Ул дѳньяның әһәмиятсез дип исәпләнгәннәрен һәм кимсетелгәннәрен сайлап алды. 30 Әмма хәзер Аллаһының гамәле аркылы сез Мәсих Гайсәдә торасыз. Ул – безнең ѳчен Аллаһыдан килгән зирәклек булды. Гайсә аша без хаклык, изгелек һәм азатлык алабыз. 31 Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын».
21 Имандашлар, яныгызга Аллаһының серен игълан итәргә килгәндә, мин купшы сүзләр сѳйләргә яки зирәклегемне күрсәтергә килмәдем. 2 Чѳнки сезнең янда булганда мин Гайсә Мәсихтән һәм шуның ѳстенә Аның хачка кадаклануыннан башка һичнәрсә белмәскә карар кылдым. 3 Мин яныгызга кѳчсез, бик курыккан һәм калтыранган хәлдә килдем. 4 Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем һәм вәгазем кеше акылының ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаһы Рухының кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде.
Аллаһының зирәклеге
6 Ә без инде зирәклек турында җитлеккән иман итүчеләр арасында сѳйлибез. Әмма ул – хәзерге заман акылы һәм бу дѳнья хакимнәренең акылы түгел, алар бетүгә таба бара бит. 7 Ә без Аллаһының дѳнья яратылганчы ук даныбыз ѳчен билгеләнгән, яшерен серле зирәклеге турында сѳйлибез. 8 Шул зирәклекне бу дѳньядагы бер генә хаким дә танымады. Әгәр танысалар, данлыклы Раббыны хачка кадакламаган булырлар иде. 9 Әмма Изге язмада болай дип язылган: «Аллаһы Үзен яратучыларга нәрсә әзерләгәнен һичбер күз күрмәгән, һичбер колак ишетмәгән һәм һичбер кешенең йѳрәге бу турыда уйлап карамаган». 10 Ә моны Аллаһы безгә Үзенең Рухы аша ачты, чѳнки Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә тикшерә. 11 Кешенең уйларын үзендәге рухтан башка тагын кем белә? Шуның кебек үк, Аллаһының ниятләрен дә Аллаһы Рухыннан башка һичкем белми.
12 Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү ѳчен, бу дѳньяның рухын түгел, бәлки Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек. 13 Һәм болар турында кеше зирәклеге ѳйрәткән сүзләр белән түгел, бәлки Рух ѳйрәткән сүзләр белән сѳйләшәбез. Без рухи хакыйкатьне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз. 14 Үзендә Аллаһы Рухы булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чѳнки аларны акылсызлык дип саный; ул аларны аңлый алмый, чѳнки болар турында Изге Рух ярдәме белән генә фикер йѳртергә мѳмкин. 15 Аллаһы Рухына ия булучы исә һәрнәрсә турында фикер йѳртә ала, ә аның үзен һичкем тулысынча аңлый алмый. 16 Чѳнки Изге язмада язылганча:
«Раббыга киңәш бирергә
Аның уй-фикерләренә кем тѳшенгән?»
Ә без Мәсихнең уй-ниятләрен аңлыйбыз, чѳнки аларны безгә Изге Рух ача.* 2:16 Соңгы җѳмлә грек телендә сүзгә-сүз: «Ә без Мәсихнең аңына ия».
Аллаһының хезмәттәшләре
31 Имандашлар, мин Аллаһы Рухына ия булучыларга сѳйләгән кебек сѳйли алмадым, бәлки дѳньяви кешеләргә, Мәсих юлында әле дә имчәк баласы кебек булганнарга сѳйләгән кебек сѳйләдем сезгә. 2 Мин сезгә каты ризык түгел, бәлки сѳт ашаттым, чѳнки сез ул ризык белән тукланырлык дәрәҗәдә түгел идегез һәм хәзер дә әзер түгелсез. 3 Чѳнки сез һаман да дѳньяви яшисез. Әгәр бер-берегездән кѳнләшәсез һәм ызгышып-талашып яшисез икән, бу хәлдә сез дѳньяви кешеләр түгелме һәм гади кешеләр кебек эш итмисезме? 4 Чѳнки берегез: «Мин – Паулныкы», ә икенчегез: «Мин – Апуллусныкы», – ди икән, ул чакта сез гади кешеләр буласыз түгелме соң?
5 Кем ул Паул? Апуллус кем ул? Алар – хезмәтчеләр генә, һәм Раббы аларның һәрберсенә нинди вазифа бирүенә карап, сез алар аркылы иман китердегез. 6 Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде. 7 Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә түгел, бәлки үстерүче Аллаһы гына мѳһим. 8 Утыртучы белән су сибүче – асылда бер; әмма һәркайсы савабын үзенең хезмәтенә карап алачак. 9 Чѳнки без – Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез – Аллаһының иген кыры, Аллаһының корылмасы.
10 Зирәк тѳзүче кебек, Аллаһы мәрхәмәте белән, мин нигез салдым, ә башка берәү шуның ѳстенә тѳзи. Әмма һәркем үзенең тѳзү рәвешенә игътибар итсен. 11 Чѳнки булган нигездән башка бүтән нигезне һичкем сала алмый, ә ул нигез – Гайсә Мәсих. 12 Кем дә булса бу нигез ѳстенә алтыннан, кѳмештән, асылташлардан, агачтан, печәннән, саламнан тѳзесә, 13 һәрберенең эше ачык күренәчәк; ул эшне исә хѳкем кѳне белдерәчәк. Ул кѳн ут белән ачылачак, һәм ут һәркемнең эшен сынаячак. 14 Кемнең корылмасы исән калса, шул савап алачак. 15 Эшләгән эше янса, ул зыян күрәчәк. Хәер, ул үзе котылып калачак, әмма ут эченнән чыккан кебек котылачак.
16 Әллә Аллаһы йорты булуыгызны һәм сездә Аллаһы Рухы яшәвен белмисезме? 17 Кем Аллаһының йортын җимерсә, Аллаһы аны җәзалаячак. Чѳнки Аллаһы йорты изге; ә ул йорт – сез.
18 Берегез дә үзен-үзе алдамасын. Кайберегез бу заманда үзен акыл иясе дип санаса, акыл иясе булу ѳчен, ул акылсыз булсын. 19 Бу заманның акыллылыгы – Аллаһы каршында акылсызлык бит. Чѳнки Изге язмада: «Аллаһы акыл ияләрен мәкерләрендә эләктереп ала», – дип язылган бит. 20 Һәм тагын: «Раббы акыл ияләренең уйларын белә: алар файдасыз». 21 Шулай булгач, һичкем кешеләр белән мактанмасын, чѳнки һәрнәрсә – сезнеке. 22 Паулмы, Апуллусмы, Кифасмы, дѳньямы, тормышмы, үлемме, хәзергеме яки киләчәкме – һәммәсе сезнеке; 23 сез исә – Мәсихнеке, ә Мәсих – Аллаһыныкы.
Рәсүлләрнең хезмәте
41 Шулай итеп, безне һәркем Мәсихнең хезмәтчеләре һәм Аллаһы серләре ышанып тапшырылган идарә итүчеләр дип санасын. 2 Моннан тыш ышанып тапшырылганнарның һәрберсенең тугры булуы таләп ителә. 3 Сезнең яки башкаларның минем хакта хѳкем йѳртү рәвеше әһәмиятле түгел; мин үзем дә үзем турында хѳкем йѳртмим. 4 Ләкин, үземдә бернинди гаеп күрмәсәм дә, моның белән үземне акламыйм. Мине бер Раббы гына хѳкем итә. 5 Шуңа күрә, Раббы килгәнче берничек тә хѳкем итмәгез. Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктыртачак һәм эчкерсез ниятләрне күрсәтәчәк, һәм шул чакта һәркемгә Аллаһыдан мактау булачак.
6 Имандашлар, сезнең хакка мин боларны үземә һәм Апуллуска карата кулландым. Изге язмада язылганнан тыш акыл сатмаска ѳйрәнүегезне телим, һәм һичкем берәүне башка берәү алдында мактап ѳстен куймасын. 7 Сине кем ѳстен итеп куя? Син кабул итмәгән берәр нәрсә бармы? Ә инде кабул иткәнсең икән, ни ѳчен кабул итмәгән кебек мактанасың?
8 Сез инде тукландыгыз, сез инде баедыгыз, сез инде бездән башка патшалар булдыгыз! Мин, чыннан да, патшалар булуыгызны теләр идем, шул вакытта без дә сезнең белән бергә патшалар булыр идек! 9 Ә миңа Аллаһы безне, рәсүлләрне, үлемгә хѳкем ителгән кешеләр кебек, иң артка куйган сыман тоела. Чѳнки Аллаһы безне дѳнья, фәрештәләр һәм кешеләр ѳчен тамаша итте. 10 Без – Мәсих хакына тилеләр, сез исә – Мәсих белән берләшүдә акыллылар! Без – хәлсезләр, ә сез – кѳчлеләр! Сезне хѳрмәтлиләр, ә безне хурлыйлар. 11 Хәтта, әлегә кадәр ачлыкка һәм сусауга дучарбыз, ярым ялангач һәм кыйналган хәлдә, бер урыннан икенче урынга күченеп йѳрибез, чѳнки йорт-җиребез юк. 12 Һәм үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып кѳн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез. 13 Безгә яла ягалар – без яхшылык белән җавап бирәбез. Дѳнья ѳчен әлегә кадәр барысы тарафыннан санга саналмаган чүп-чар кебек булдык без.
14 Мин боларны сезне оялту ѳчен язмыйм, әмма яраткан балаларымны кисәткән сыман кисәтәм. 15 Гәрчә Мәсих юлында меңләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнең рухи атагыз булдым. 16 Шуңа күрә ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз. 17 Шуның ѳчен мин сезгә үземнең сѳекле һәм Раббыга турылыклы улым Тимутене җибәрдем. Ул Мәсих Гайсәгә ияреп тормыш итүем һәм һәр җирдә һәрбер иман итүчеләр бердәмлегендәге ѳйрәтүләрем турында сезнең исегезгә тѳшерер.
18 Мин яныгызга килмәс дип, сезнең кайберләрегез масайган. 19 Әмма, Аллаһы насыйп итсә, мин тиздән сезгә килермен һәм әлеге масаючыларның сүзен түгел, бәлки кѳчен сынап белермен. 20 Чѳнки Аллаһы Патшалыгы сүздә түгел, бәлки кѳчтә. 21 Нәрсә телисез сез? Сезгә таяк беләнме яисә мәхәббәт һәм басынкылык рухы белән килимме?
Иман итүчеләр арасындагы фәхешлек
51 Дѳрестән дә, арагызда фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә булмаган фәхешлек урын алуы турында хәбәрләр бар. Кемдер үги анасын үзенә хатын иткән икән. 2 Ә сез, елыйсы урында, тагын да тәкәбберләнгәнсез! Андый эш кылучыны арагыздан сѳрергә кирәк иде. 3 Ә мин тәнем белән түгел, күңелем белән яныгызда булганда, андый эш эшләүчене арагызда булган кебек хѳкем иттем: 4 сез Раббыбыз Гайсә исеме белән җыелганда һәм күңелем сезнең белән булганда, Раббыбыз Гайсә кодрәте белән бергә, 5 Раббыбыз кѳнендә аның рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару ѳчен бу кешене шайтан кулына тапшырырга кирәк.
6 Сезнең ѳчен мактанырлык һичнәрсә юк. Кечкенә генә ачыткының да бѳтен камырны ачытуын белмисезме әллә? 7 Шулай булгач, яңа тѳче камыр буласыгыз килсә, иске ачыткыны ташлагыз. Чынлыкта сездә инде ачыткы юк, чѳнки Коткарылу бәйрәме бәрәнебез булган Мәсих безнең ѳчен корбан ителде. 8 Шуңа күрә иске ачыткы белән – усаллык һәм мәкерлек ачыткысы белән түгел, бәлки ачыткысыз сафлык һәм хакыйкать икмәге белән бәйрәм итик.
9 Мин сезгә хатымда, фәхеш кешеләр белән аралашмагыз, дип язган идем. 10 Хәер, дѳньядагы фәхеш кешеләр яки комсызлар, талаучылар, потка табынучылар белән аралашмагыз дияргә уйламадым, юкса бу дѳньядан китәргә тиеш булыр идегез. 11 Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да, дип яздым мин сезгә.
12 Ник миңа иман итүчеләрдән читтә булганнарны хѳкем итәргә? Арагыздагыларны сез үзегез хѳкем итәргә тиеш түгелме соң? 13 Читтә булганнарны исә Аллаһы хѳкем итә. Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Үз арагыздан яманлык кылучыны сѳрегез!»
Иман итүчеләр арасындагы дәгъвалар
61 Арагыздагы башка берәүгә дәгъвасы булган кеше, изгеләр алдында түгел, бәлки имансызлар алдында хѳкем ителергә ничек батырчылык итәр икән? 2 Дѳньяны изгеләр хѳкем итәчәген белмисезме әллә? Әгәр дѳньяны сез хѳкем итәсез икән, ул вакытта сез әһәмиятсез эшләрне хѳкем итә алмассызмы? 3 Фәрештәләрне хѳкем итәчәгебезне белмисезме әллә? Кѳндәлек дәгъваларны хѳкем итәргә сәләтебез җитмәсме? 4 Ә кѳндәлек дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда сез имансызларны хакимнәр итеп куясызмы? 5 Сезгә оят булсын дип әйтәм: әллә имандашлары арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмы? 6 Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, ѳстәвенә, бу – имансызлар алдында эшләнелә! 7 Бер-берегез арасында дәгъвалар булуы инде үзе үк сезнең тулысынча җиңелүегезне күрсәтә. Сезгә ни ѳчен рәнҗетелгәннәр һәм алданганнар булып калмаска? 8 Әмма сез үзегез рәнҗетәсез һәм имандашларыгызны алдыйсыз. 9 Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мѳнәсәбәткә керүче ирләр, 10 караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар – берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар. 11 Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме һәм Аллаһыбыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм Аллаһы тарафыннан акландыгыз.
Тәнегез белән Аллаһыны данлагыз
12 Миңа бар нәрсә рѳхсәт ителә, әмма һәммә нәрсә дә файдалы түгел. Һәммә нәрсә миңа рѳхсәт ителә, әмма минем ѳстән бернәрсә дә хакимлек итмәскә тиеш. 13 Ризык – карын ѳчен, карын – ризык ѳчен, әмма Аллаһы анысын да, монысын да юк итәчәк. Тән исә фәхешлек ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен, һәм Раббы тән ѳчен була. 14 Аллаһы Раббы Гайсәне үледән терелтте һәм Үзенең кодрәте белән безне дә терелтәчәк. 15 Әллә сез белмисезме, тәннәрегез – Мәсихнең әгъзалары бит? Шулай булгач, әллә миңа, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә әгъзалары итәргәме? Һич тә булмас! 16 Әллә фахишә белән кушылучының аның белән бер тән булуын да белмисезме? Чѳнки Изге язмада: «Икесе дә бер тән булыр», – дип язылган. 17 Ә инде Раббы белән кушылучы Аның белән рухи яктан бер була.
18 Фәхешлектән качыгыз! Кеше эшләгән һәр гѳнаһ тәннән читтә була, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гѳнаһ кыла. 19 Сезнең тәнегез – Изге Рухның йорты. Изге Рух сезгә Аллаһы тарафыннан бирелде һәм сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Һәм сез дә үзегезнеке түгел. 20 Чѳнки сез кыйбат хакка сатып алындыгыз. Шуңа күрә тәнегез белән Аллаһыны данлагыз.
Никах турында
71 Инде миңа язганнарыгызга килгәндә, ир кешенең хатын-кыз белән җенси мѳнәсәбәткә кермәве яхшы, 2 әмма, фәхешлек булмасын ѳчен, һәр ирнең үз хатыны һәм һәр хатынның үз ире булсын. 3 Ир – хатынына, ә хатын иренә карата үз бурычын үтәсен. 4 Хатын үз тәненә үзе хуҗа түгел, ире хуҗа; шуның кебек, ир дә үз тәненә үзе хуҗа түгел, бәлки хатыны хуҗа. 5 Дога кылу ѳчен билгеләнгән вакытка читләшүне исәпкә алмаганда, ике якның да ризалыгыннан башка бер-берегездән читләшмәгез. Аннан соң тагын бергә кушылыгыз. Шулай итеп, шайтан, тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне аздыра алмас. 6 Хәер, моны әмер итеп түгел, бәлки ташлама ясап әйтәм. 7 Чѳнки бар кешеләрнең дә минем кебек булуларын телим. Әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берәүнең мондый, ә икенче берәүнең башка тѳрле.
8 Никахта тормаганнарга һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр. 9 Әмма инде түзә алмасалар, ѳйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар. Чѳнки җенси дәрт белән януга караганда, ѳйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак.
10 Ә инде ѳйләнгәннәргә һәм кияүдәгеләргә мин түгел, Раббы әмер итә: хатын иреннән аерылмасын. 11 Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.
12 Ә башкаларга, Раббы түгел, мин әйтәм: әгәр берәр имандашыңның иман итмәүче хатыны булса һәм хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш. 13 Берәр хатынның ире иман итми икән һәм ир аның белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш. 14 Чѳнки иман итмәүче ир иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнең балаларыгыз саф булмас иде; ә болай изге булалар.
15 Иман итмәүче аерылырга теләсә, аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын-кыз бер-беренә бәйләнмәгәннәр. Аллаһы безне имин яшәргә чакырды. 16 Әй син, хатын, иреңне коткара алмаячагыңны каян беләсең? Яки, әй син, ир, хатыныңны коткара алмаячагыңны каян беләсең?
Аллаһы чакырганча яшә
17 Һәркем Раббы билгеләгәнчә һәм Аллаһы чакырганча яшәсен. Барлык иман итүчеләр бердәмлекләренә минем күрсәтмәм шундый. 18 Сѳннәтле берәү Аллаһыга чакырылган икән, сѳннәтле булуын юк итмәсен. Аллаһыга сѳннәтсез чакырылган икән, сѳннәтсез булып кала бирсен. 19 Сѳннәт тә, сѳннәтле булмау да бернәрсә түгел, бәлки Аллаһы әмерләрен үтәү генә мѳһим. 20 Һәркем Аллаһыга чакырылганда нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен. 21 Аллаһыга чакырылганда син кол идеңме? Бу сине борчымасын, әмма азат була алсаң, бу мѳмкинлектән файдалануың яхшырак.* 7:21 Бу ѳлешне болай да аңларга мѳмкин: «Хәтта мондый мѳмкинлегең булса да, кол хәлендә калуың яхшырак».22 Чѳнки Раббы тарафыннан чакырылган кол – Аның ирекле кешесе. Ә хѳр хәлдә чакырылган кеше – Мәсихнең колы. 23 Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз, шуңа күрә кешеләрнең коллары булмагыз. 24 Имандашлар, Аллаһыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз.
Кияүгә чыкмаган кызларга киңәш
25 Никахка кермәгәннәргә карата Раббыдан әмерем юк, фәкать, Раббының мәрхәмәте белән Аңа турылыклы буларак, киңәш бирәм. 26 Хәзерге заманның авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, аңа шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим. 27 Син хатын белән кушылдыңмы? Аерылу турында уйлама. Хатынсыз калдыңмы? Хатын эзләмә. 28 Хәер, ѳйләнсәң дә, гѳнаһ кылмассың. Кыз кеше дә, кияүгә чыга икән, гѳнаһ кылмас. Әмма андыйларның бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак. Ә мин сезне бу мәшәкатьләрдән саклап калырга телим.
29 Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт инде аз, моннан ары хатынлылар хатынсыз кебек, 30 елаучылар еламаучылар кебек, шатланучылар шатланмаучылар кебек, сатып алучылар сатып алмаучылар кебек, 31 бу дѳнья белән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар. Чѳнки бу дѳньяның хәзерге рәвеше үтеп бара.
32 Ә мин сезнең мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Ѳйләнмәгән кеше, Раббыга ярарга дип, Аның эшләре хакында мәшәкатьләнә, 33 ә ѳйләнгән кеше хатынына ярарга тырыша, дѳньяви эшләр турында кайгырта һәм аның игътибары тѳрле якка юнәлә. 34 Кияүгә чыкмаган кыз яки гыйффәтле кыз, тәнем һәм рухым белән изге булыйм дип, Раббы турында борчыла, ә инде кияүгә чыккан хатын иренә ярарга тырыша, дѳньяви эшләр турында кайгырта. 35 Мин моны богау салу ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен әдәпле рәвештә, чын күңелдән бирелеп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә яшәвегезне теләп, сезнең файдага сѳйлим.
36 Әгәр берәү үз кызының инде яше җитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпләсә, теләгәнен кылсын – гѳнаһ булмас. Алар ѳйләнешсеннәр. 37 Күңеле белән какшамыйча нык торып, һичнинди кысынкылык сизмичә, үз ихтыярын кулында тотып тора алган кеше кызын кияүгә бирмичә үз янында тотарга күңеленнән карар итә икән, ул яхшы эшли. 38 Шунлыктан, кызын кияүгә бирүче яхшы эшли, ә инде кияүгә бирмәүче тагын да яхшырак эшли.* 7:36-38 Бу аятьләрне болай да аңларга мѳмкин: «36 Әгәр берәү үз кәләшенә карата килешмәгәнне эшлим дип саный икән һәм үзенең кѳчле җенси теләген тыеп тора алмыйча, ѳйләнергә тиеш дип исәпләсә, теләгәнен эшләсен. Андыйлар ѳйләнешсеннәр, гѳнаһлы булмаслар. 37 Күңеле белән какшамыйча нык торып, һичнинди кысынкылык сизмичә, үз ихтыярын кулында тотып тора алган кеше кәләшенең сафлыгын сакларга күңеленнән карар итә икән, ул яхшы эшли. 38 Шунлыктан, кәләше белән никахланучы яхшы эшли, ә ѳйләнмәүче тагын да яхшырак эшли».
39 Ире исән чакта хатын аңа бәйле. Ире үлгәч, кемгә теләсә, шуңа кияүгә чыгарга ирекле, әмма Раббыга иман итүчегә генә. 40 Әмма кияүгә чыкмаса, хатын бәхетлерәк була. Мин шулай уйлыйм, Изге Рух та миңа киңәш бирә дип саныйм.
Потларга корбан ителгән ризык турында
81 Потларга корбан ителгән ризык турында һәммәбез беләбез, чѳнки белемебез бар. Ләкин белем тәкәбберләндерә, ә мәхәббәт кѳч бирә. 2 Кем дә кем нәрсәдер беләм дип уйлый икән, ул әле тиешенчә белми. 3 Аллаһыны яратучы исә Аның тарафыннан таныла.
4 Шулай итеп, потларга корбан ителгән ризыкларны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар дѳньяда бернәрсә түгел, һәм Аллаһыдан башка илаһ юк. 5 Чѳнки җирдә яисә күктә илаһлар дип аталганнар булса да (чыннан да, күп «илаһлар» һәм күп «хуҗалар» бар), 6 безнең бер генә Аллаһы Атабыз бар. Бѳтен нәрсә – Аңардан, һәм без Аның ѳчен яшибез. Бер Раббы – Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аркылы булды һәм без Аның аша яшибез.
7 Әмма барлык кешеләрдә дә андый белем юк. Потларны таныганлыктан, корбан ителгән ризыкны потка табыну дип санап ашаганга, кайберәүләрнең зәгыйфь вѳҗданнары пычрана. 8 Ризык безне Аллаһыга якынайтмый, чѳнки ашап без һичнәрсә казанмыйбыз, ашамыйча да һичнәрсә югалтмыйбыз.
9 Әмма сак булыгыз: бу хѳрлегегез иманы зәгыйфь булганнарны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәп булмасын. 10 Чѳнки иманы зәгыйфь булган берәү сине, белемлене, потханәдә ѳстәл артында утырганда күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы? 11 Синең белемең бу зәгыйфь имандашыңны һәлак итәр. Мәсих шундый кеше ѳчен дә үлде бит. 12 Имандашларга карата шул рәвешчә гѳнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вѳҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә карата да гѳнаһ кыласыз. 13 Менә шуңа күрә мин ашаган ризык имандашымны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәпче булса, аны вәсвәсәләндермәү ѳчен һичкайчан ит ашамам.
Рәсүлнең хокуклары
91 Мин хѳр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Раббыбыз Гайсәне күрмәдемме әллә? Сез – Раббы миңа тапшырган хезмәтемнең җимеше түгелмени? 2 Әгәр башкаларга рәсүл түгелмен икән, сезнең ѳчен – рәсүл, чѳнки Раббы белән берләшкән булуыгыз – минем рәсүллегемә дәлил.
3 Мине гаепләүчеләргә каршы шулай җавап бирәм. 4 Әллә безнең ашарга һәм эчәргә хакыбыз юкмы? 5 Яки башка рәсүлләр, Раббының энеләре һәм Кифас кебек, иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы? 6 Яисә бары Барнабның һәм минем генә гомер итү ѳчен эшләмәскә хакыбыз юкмы?
7 Кайчан да булса кем үз хисабына гаскәри булып хезмәт итә? Йѳзем бакчасы утырткан кеше аның җимешләрен ашамас микән? Кемдер кѳтү кѳтеп тә үзе кѳткән кѳтүнең сѳтен эчмәс микән? 8 Мин боларны кеше уйлаганча гына сѳйлимме? Канун да шул хакта сѳйли түгелме соң? 9 Муса канунында: «Ашлык сугучы үгезнең авызын томалама», – дип язылган бит. Әллә Аллаһы үгезләр хакында кайгыртамы? 10 Муса кануны безнең ѳчен сѳйләмимени? Әйе, бу безнең ѳчен язылган, чѳнки сѳрүче, уңыштан үз ѳлешемне алырмын, дигән ѳмет белән сѳрергә тиеш, ашлык сугучы да шундый ук ѳмет белән сугарга тиеш. 11 Арагызда рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уңыш алырга хакыбыз юкмы? Әллә бу бик күпме? 12 Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң?
Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез. 13 Аллаһы Йортында эшләүчеләрнең Аллаһы Йортыннан туклануларын белмисезме әллә? Яки корбан китерү урынында хезмәт итүчеләрнең шунда китерелгән корбаннардан ѳлеш алуларын белмисезме? 14 Шуның кебек үк Раббы да Яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә әлеге хезмәт хисабына кѳн күрергә әмер бирде.
15 Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым. Һәм бу сүзләрне сездән ярдәм кѳтеп язмыйм. Чѳнки мактанычымны кемнең дә булса юкка чыгаруына караганда, минем ѳчен үлем яхшырак. 16 Мин Яхшы хәбәр игълан итәм икән, мактанырлык бернәрсә юк, чѳнки бу – минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен! 17 Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак; әгәр үз ихтыярым белән эшләмәсәм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне башкарам. 18 Минем ѳчен савап нинди булачак? Бу шуннан гыйбарәт: мин, Яхшы хәбәрне таратканда үз хокукларымнан һич тә файдаланмыйча, бу хезмәтне бушлай башкарам.
19 Чѳнки, барсыннан хѳр булсам да, тагын да күбрәк кешене Аллаһыга китерү ѳчен, мин һәммәсенә кол булдым. 20 Яһүдләрне Аллаһыга китерү ѳчен, аларга яһүд кебек булдым; Муса канунын тотучыларны Аллаһыга китерү ѳчен, үзем канун астында булмасам да, алар алдында канун астындагы кебек булдым. 21 Муса канунын белмәгәннәрне Аллаһыга китерү ѳчен, алар алдында канунны белмәүче кебек булдым. Әлбәттә, бу – мин Аллаһы канунын тотмыйм дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам. 22 Зәгыйфьләрне Аллаһыга китерим дип, зәгыйфьләргә зәгыйфь кебек булдым. Ничек кенә булмасын, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым. 23 Яхшы хәбәрнең фатихаларын уртаклашу ѳчен, мин боларның һәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим.
24 Ярыш мәйданында йѳгерүчеләрнең һәммәсенең йѳгерүен, әмма бүләкне берсенең генә алуын белмисезме әллә? Шулай булгач, бүләк алу ѳчен йѳгерегез! 25 Ярышучыларның барысы да ярышка бик нык әзерләнәләр. Алар моны фани таҗ алу ѳчен эшлиләр, ә без фани булмаган таҗ алу ѳчен эшлибез. 26 Шуның ѳчен дә мин максатсыз йѳгергән кеше кебек йѳгермәм, буш һавага сугучы кебек кѳрәшмәм. 27 Әмма башкаларга игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас ѳчен, тәнемне чыныктырам һәм аны үз ихтыярыма буйсындырам.
Потлар турында кисәтү
101 Имандашлар, ата-бабаларыгыз белән булган хәлләрне белми калуыгызны теләмим. Болыт астында торганда аларның барысын да Аллаһы саклады, алар һәммәсе дә Кызыл диңгез аша коры җир буйлап чыктылар. 2 Һәммәсенең болыт астында торулары һәм диңгез аша чыгулары алар ѳчен Муса ѳммәтенә чумдырылу булды. 3 Һәммәсе дә күктән җибәрелгән бер үк ризыкны ашады. 4 Һәммәсе дә үзләре белән йѳргән рухи кыя таштан күктән җибәрелгән бертѳрле эчемлекне эчте; бу кыя таш исә – Мәсих Үзе. 5 Хәер, аларның күпчелеге Аллаһыга яраклы булмады һәм чүлдә һәлакәткә дучар булды.
6 Алар яман теләкләргә бирелде. Шундый яман теләкләрдән саклап, алар белән булган хәлләр безнең ѳчен сабак булды. 7 Шулай ук, кайберләре кебек, потка табынучылар булмагыз. Изге язмада алар хакында: «Халык ашарга һәм эчәргә утырды, ә аннан соң торып бастылар һәм күңел ачтылар», – дип язылган. 8 Кайберәүләр фәхешлек иткән кебек, фәхешлек итмик – бер кѳн эчендә аларның егерме ѳч меңе һәлак булды. 9 Кайберәүләр Мәсихне сынап караган кебек, без Аны сынамыйк – алар елан чагуыннан үлделәр. 10 Аларның кайберләре сукранган кебек, сез сукранмагыз – аларны һәлак итүче фәрештә үтерде.
11 Бу хәлләр башкаларга сабак булсын ѳчен эшләнелде, ә безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды. 12 Менә шуңа күрә кем дә кем нык торам дип уйлый икән, егылмас ѳчен сак булсын. 13 Сез барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар буласыз. Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рѳхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору ѳчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк.
14 Шуңа күрә, сѳеклеләрем, потларга табынудан качыгыз. 15 Мин сезгә акыллыларга сѳйләгән кебек сѳйлим. Сѳйләгәннәрем турында үзегез уйлап карагыз. 16 Без рәхмәт белдергән шѳкрана касәсе Мәсих канына катнашу түгелме? Без сындырып алган икмәк Мәсих тәненә катнашу түгелме? 17 Икмәк бер, һәм без, күп булсак та, бер тәнне тәшкил итәбез, чѳнки бер икмәкне уртаклашабыз.
18 Исраил халкына карагыз: алар корбан итен ашаучылар, корбан китерү урынындагы гыйбадәттә катнашучылар түгелме? 19 Инде сезгә нәрсә әйтим? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әһәмияткә ияме? 20 Һич юк. Әмма мәҗүсиләр корбанны Аллаһыга түгел, бәлки җеннәргә китерәләр. Ә мин җеннәр белән аралашуыгызны теләмим. 21 Раббы касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмассыз. Бер үк вакытта Раббының да, җеннәрнең дә аш табынында катнашучылар була алмассыз. 22 Әллә без Раббының ачуын чыгарырга телибезме? Әллә без Аңардан да кодрәтлерәкме?
Һәммәсен дә Аллаһы даны ѳчен эшләгез
23 Һәрнәрсә рѳхсәт ителә, әмма һәрнәрсә дә файдалы түгел. Һәрнәрсә рѳхсәт ителә, әмма һәрнәрсә дә гыйбрәтле түгел. 24 Һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен.
25 Ит базарында сатыла торганнарның барысын да ашагыз һәм, вѳҗданыгыз тыныч булсын ѳчен, тѳпченеп тормагыз. 26 Чѳнки Изге язмада язылганча: «Җир һәм җирдәге һәрнәрсә – Раббыныкы».
27 Әгәр иман итмәүче берәү сезне ашка чакыра һәм сез барырга телисез икән, вѳҗданыгыз тыныч булсын ѳчен тәкъдим ителгән һәрнәрсәне тѳпченмичә ашагыз. 28 Ләкин берәү сезгә: «Бу – потка китерелгән корбан», – дисә, шул берәү һәм вѳҗдан хакына ашамагыз. 29 Вѳҗдан дигәннән, сезнекен түгел, бәлки шул кешенең вѳҗданын күз алдында тотам. «Ни ѳчен әле азатлыгым башка вѳҗдан белән чикләнергә тиеш?» 30 Әгәр мин ризыкны Аллаһыга рәхмәт әйтеп кабул итәм икән, бу ризык ѳчен нигә мине шелтәләргә?
31 Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме, яки башка берәр нәрсә эшлисезме – һәммәсен дә Аллаһы даны ѳчен эшләгез. 32 Яһүдләргә дә, грекларга да яисә Аллаһы бердәмлегенә дә абыну ташы булмагыз. 33 Мин дә үз файдама түгел, бәлки, күпләр котылсын ѳчен, алар файдасына һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышам бит.
111 Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз.
Гыйбадәт кылу тәртибе
2 Имандашлар, һәрнәрсәдә мине истә тотуыгыз һәм күрсәтмәләремне ничек биргән булсам, аларны шулай тотуыгыз ѳчен сезне мактыйм.
3 Моны белүегезне телим: һәр ирнең Башы – Мәсих, хатынның башы – ир, ә Мәсихнең Башы – Аллаһы. 4 Баш киеме киеп дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр ир үзенең башын оятлы итә. 5 Баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын үзенең башын оятлы итә, чѳнки бу – хатынның чәче алдырылган булу белән бер дәрәҗәдә. 6 Чѳнки хатын башына кияргә теләми икән, чәче кырылсын, ә инде чәче алынган яки кырылган булу аның ѳчен оятлы икән, ул чакта башына кисен. 7 Шулай итеп, ир кеше, Аллаһының чагылышы һәм даны булганга күрә, башына кияргә тиеш түгел; ә хатын – ирнең даны. 8 Чѳнки ир – хатыннан түгел, бәлки хатын – ирдән, 9 һәм ир хатын ѳчен түгел, бәлки хатын ир ѳчен яратылган. 10 Шуңа күрә хатын башында үз ѳстеннән хакимлекне күрсәткән билге булырга тиеш. Бу – фәрештәләргә дә шуны күрсәтә.
11 Хәер, Раббы алдында ир хатыннан, хатын ирдән бәйсез түгел. 12 Чѳнки хатын ирдән булган кебек, ир дә хатыннан туа. Ә һәрнәрсә – Аллаһыдан. 13 Үзегез фикер йѳртегез: хатын кешегә башына кимичә Аллаһыга дога кылу килешерме? 14 Безне сәламәт акыл үзе үк ѳйрәтә: ир кешенең чәче озын икән, бу – аның ѳчен хурлык. 15 Әмма хатынның чәче озын икән, бу – аның ѳчен дан, чѳнки чәч аңа каплавыч итеп бирелгән. 16 Әгәр кем дә булса бу хакта бәхәсләшергә тели икән, бездә дә, Аллаһы бердәмлекләрендә дә хатын-кызның башына кимәү гадәте юк.
Раббыны искә алу
17 Бирәчәк күрсәтмәләремдә сезне мактамыйм, чѳнки сезнең җыелышларыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә. 18 Беренчедән, иман итүчеләр бердәмлеге җыелышларыгызда аерым бер тѳркемнәргә бүленүегез турында ишетәм һәм мин моңа берникадәр ышанам да. 19 Чѳнки Аллаһы тарафыннан хупланган кешеләр билгеле булсын ѳчен фикерләрнең тѳрле булуы да кирәк. 20 Сез бергә җыелган вакыт, чыннан да, әле Раббының кичке ашын ашау дигән сүз түгел. 21 Чѳнки һәркем үз ризыгын башкалардан элегрәк ашарга ашыга, шулай итеп, кайберәүләр ач кала, кайберәүләр исерә. 22 Ашарга һәм эчәргә сезнең ѳегез юкмы әллә? Әллә сез Аллаһы бердәмлеген санга сукмыйсызмы һәм мохтаҗларны кимсетәсезме? Нәрсә әйтергә сезгә? Моның ѳчен сезне мактаргамы? Юк, мактамыйм.
23 Чѳнки сезгә биргән күрсәтмәләрне мин Раббының Үзеннән алдым. Раббы Гайсә хыянәткә дучар тѳнне кулына икмәк алды 24 һәм, шѳкрана иткәннән соң, икмәкне сындырып болай диде: «Бу – сезнең ѳчен бирелгән тәнем; Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез». 25 Шул рәвешчә, кичке аштан соң кулына касә алып әйтте: «Менә бу касә – Минем каным белән расланган яңа килешү. Моны эчкән саен, Мине искә алу ѳчен эчегез». 26 Чѳнки бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез Раббы килгәнгә кадәр Аның үлемен игълан итәсез.
27 Шулай итеп, кем дә кем, бу йолага хѳрмәт күрсәтмичә, икмәкне ашаса һәм Раббының касәсеннән эчсә, Аның тәне вә канына каршы гѳнаһ кылуда гаепле булыр. 28 Кеше башта үзен-үзе сынарга тиеш, аннан соң гына бу икмәкне ашый һәм бу касәдән эчә ала. 29 Чѳнки, кемдер Раббы тәненә әһәмият бирмичә ашый һәм эчә икән, ул шуның белән үзен-үзе хѳкемгә дучар итә. 30 Менә шуңа күрә күбегез зәгыйфь һәм авыру, вафат булганнар да аз түгел. 31 Ә без үз-үзебезне тикшерсәк, ул чакта хѳкем ителмәс идек. 32 Хѳкем ителгәндә исә, дѳнья белән бергә хѳкем ителмәс ѳчен, Раббы безгә Үзе тәрбия бирә.
33 Шуңа күрә, имандашларым, кичке ашка җыелганда бер-берегезне кѳтегез. 34 Җыелуыгыз Аллаһы тарафыннан хѳкем ителерлек булмасын ѳчен, ач кеше ѳендә ашасын. Ә башка нәрсәләр хакында яныгызга килгәч күрсәтмә бирермен.
Изге Рухтан килгән сәләтләр
121 Имандашлар, Изге Рухтан килгән сәләтләр хакында да белми калуыгызны теләмим. 2 Сез беләсез, мәҗүси вакытыгызда, үзегезне кемдер җитәкләп йѳрткән сыман, телсез потларга табынырга йѳрдегез. 3 Менә шуның ѳчен сезгә әйтәм: Аллаһы Рухы белән сѳйләүче беркем дә: «Гайсәгә ләгънәт», – димәс, һәм бары Изге Рух аша гына: «Гайсә – Раббы», – дип әйтә алыр.
4 Изге Рух биргән сәләтләр тѳрле, әмма Рух бер үк. 5 Хезмәт итүнең күп тѳрләре бар, әмма Раббы бер үк. 6 Гамәлләр дә тѳрле, әмма һәммәсендә һәммә нәрсәне эш итүче – шул ук бер Аллаһы.
7 Ә һәрберебездә Рухның уртак файдага эш итүе күренә. 8 Берәүгә Рух аша хикмәт белән сѳйләү осталыгы, икенчесенә шул ук Рух аркылы белем бирү осталыгы бирелә. 9 Башка берәүгә шул ук Рух тарафыннан иман бирелә, ә икенче берәүгә шул ук Рух тарафыннан дәвалау сәләте бирелә. 10 Берәүгә могҗиза күрсәтү, берәүгә пәйгамбәрлек итү* 12:10 Пәйгамбәрлек итү – Аллаһы сүзләрен турыдан-туры кабул итеп, аларны кешеләргә җиткерү., башка берәүгә тѳрле рухларны аера белү, кайберәүгә таныш булмаган тѳрле телләрдә* 12:10 Таныш булмаган телләр – күктән җибәрелгән телләр. Таныш булмаган телдә сѳйләүчене Изге Рух рухландыра. сѳйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә. 11 Боларның һәммәсен дә бер үк Рух эшли һәм һәркемгә сәләтне Үзе теләгәнчә бүлеп бирә.
Тән бер, ә әгъзалар күп
12 Мәсих – күп әгъзаларга ия булган тән кебек; тән күп әгъзалардан торса да, бер бѳтен тәнне тәшкил итә. 13 Без һәммәбез дә: яһүдләр яки греклар, коллар яки иреклеләр, бер Рух белән чумдырылып, Мәсих тәненә кушылдык, һәм һәммәбезгә эчү ѳчен шул ук Рух бирелде.
14 Тән исә бер әгъзадан түгел, бәлки күп әгъзалардан тора. 15 Әгәр аяк: «Мин, кул булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, чынлап та ул шуңа күрә генә тәннеке булмасмы? 16 Һәм колак: «Мин, күз булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, чынлап та, шуңа күрә генә тәннең бер әгъзасы булмасмы? 17 Әгәр бѳтен тән күздән генә торса, ничек ишетә алыр иде? Бѳтен тән колактан гына торса, ис сизү тойгысы кайда булыр иде? 18 Әмма ләкин Аллаһы тәндә әгъзаларның һәрберсен Үзе теләгәнчә урнаштырган. 19 Әгәр инде барысы бер әгъза булса, тән кайда булыр иде? 20 Хәзер исә әгъзалар күп, әмма тән бер генә.
21 Күз кулга: «Миңа кирәгең юк», – дип, яки баш аякларга: «Сез миңа кирәк түгел», – дип әйтә алмас. 22 Киресенчә, тәннең зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары бигрәк тә кирәк. 23 Тәннең аз хѳрмәткә ия булып күренгән ѳлешләрен күбрәк хѳрмәт итәбез. Килешсез саналган әгъзаларыбызны без аеруча тырышып каплыйбыз, 24 ә инде килешле әгъзаларыбызның моңа ихтыяҗы юк. Әмма тәндә аерымлык булмасын, бәлки барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсыннар ѳчен, килешсез әгъзаларга күбрәк хѳрмәт күрсәтеп, Аллаһы тәндә әгъзаларны үзара шулай тоташтырды. 26 Шуңа күрә бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә, бер әгъза хѳрмәтләнсә, әгъзаларның һәммәсе дә аның белән бергә шатлана.
27 Сез – Мәсихнең тәне, ә аерым-аерым – шул ук тәннең әгъзалары. 28 Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, ѳченчеләрне ѳйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могҗизалар тудыру кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сѳйләү сәләте бирде. 29 Барысы да рәсүлләрме? Барысы да пәйгамбәрләрме? Барысы да ѳйрәтүчеләрме? Барысы да могҗиза тудыручылармы? 30 Һәммәсенең дә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сѳйлиме? Барысы да бу телләрне аңлата аламы? 31 Зуррак сәләтләргә ашкыныгыз. Мин сезгә иң яхшы юлны күрсәтермен.
Чын мәхәббәт
131 Кешеләр һәм фәрештәләр теле белән сѳйләшсәм дә, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, ул чакта мин яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем. 2 Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртѳрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем. 3 Бѳтен мѳлкәтемне ѳләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да* 13:3 Тәнемне яндырырга тапшырсам да – Кайбер кулъязмаларда бу мәгънә урынына «мактану ѳчен тәнемне үлемгә тапшырсам да» дигән мәгънә бар., әгәр мәхәббәт юк икән, миңа моннан бернинди дә файда булмас иде.
4 Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, кѳнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, 5 дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. 6 Мәхәббәт ялганга сѳенми, бәлки хакыйкатькә шатлана. 7 Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә ѳметләнә һәм сабыр итә. 8 Пәйгамбәрлек итүләр тукталыр, телләр тынар һәм белем юкка чыгар, әмма мәхәббәт беркайчан да бетмәс. 9 Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә ѳлешчә генә бит. 10 Ә камил нәрсә килгәч, ѳлешчә генә булган нәрсә югалачак. 11 Мин бала чагында балаларча сѳйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йѳрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым. 12 Хәзер без, тонык кѳзге аркылы карагандай, чагылыш кына күрәбез, ә инде ул вакытта, турыдан-туры йѳзгә-йѳз күрәчәкбез. Минем белемем хәзер ѳлешчә, ә инде ул вакытта, Аллаһы мине ничек тулы белә, мин дә тулысынча беләчәкмен.
13 Менә һәрвакыт булачак ѳч нәрсә: иман, ѳмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт аларның иң бѳеге.
Таныш булмаган телләр һәм пәйгамбәрлек итү
141 Мәхәббәтне максат итеп, Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек итү сәләтенә ашкыныгыз. 2 Күктән бирелгән таныш булмаган телдә сѳйләүче кешеләргә түгел, бәлки Аллаһыга сѳйли. Чѳнки аны һичкем аңламый, ул Изге Рух ярдәмендә серләр сѳйли. 3 Пәйгамбәрлек итүче исә кешеләрне ныгыту, аларның рухларын күтәрү һәм алар юаныч тапсын ѳчен сѳйли. 4 Таныш булмаган телдә сѳйләүче үзен ныгыта, ә пәйгамбәрлек итүче – иман итүчеләр бердәмлеген ныгыта. 5 Мин шуны телим: сез барыгыз да таныш булмаган телләрдә сѳйләгез, әмма тагын да яхшысы – пәйгамбәрлек итегез. Пәйгамбәрлек итүче таныш булмаган телләрдә сѳйләүчедән ѳстенрәк, әгәр таныш булмаган телләрдә сѳйләүче үз сүзләрен кешеләргә иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итү ѳчен аңлата алмаса.
6 Имандашлар, хәзер яныгызга килеп, таныш булмаган телләрдә сѳйлим, һәм сезгә Аллаһыдан ачылыш яки пәйгамбәрлек сүзе, яисә тәгълимат бирмим икән, ни файда китерермен сезгә? 7 Шуның кебек үк, сыбызгы яки курай кебек тавыш чыгаручы җансыз әйберләр бер-берсенә охшамаган кѳй чыгармасалар, сез аларның кѳен танырсызмы? 8 Әгәр быргы аңлаешсыз аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер? 9 Менә шулай сез дә телегез белән кеше тѳшенмәслек сүзләр әйтәсез икән, ничек сѳйләгәнегезне аңларлармы? Сез җилгә генә сѳйләгән булырсыз. 10 Дѳньяда күп тѳрле телләр бар, һәм аларның һәрберсенең үз мәгънәсе бар. 11 Әгәр әйтелгән сүзнең мәгънәсен аңламасам, ул чакта мин сѳйләүче ѳчен чит ил кешесе булган кебек, сѳйләүче дә минем ѳчен чит ил кешесе кебек була. 12 Сезнең белән дә шулай ук: рухи сәләтләргә омтылып, иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итәчәк сәләтләрне мул кулланырга тырышыгыз.
13 Шуңа күрә, таныш булмаган телдә сѳйләүче аңлата белү ѳчен дога кылсын. 14 Чѳнки мин таныш булмаган телдә дога кылсам, рухым дога кыла, ә акылым анда катнашмый кала. 15 Нәрсә эшләргә соң? Рухым белән дога кылырмын, һәм акылым белән дә дога кылырмын, рухым белән данлап җырлармын, һәм акылым белән дә данлап җырлармын. 16 Югыйсә, рухың белән генә Аллаһыга шѳкер иткәндә, синең әйткәнеңне аңламаучы гади кеше рәхмәт укуыңа ничек «амин» дип ризалыгын белдерер? 17 Син һичшиксез яхшы шѳкер итәсең, әмма башка берәү моннан нәсыйхәт алмый. 18 Барыгызга караганда күбрәк телләрдә сѳйләгәнем ѳчен Аллаһыма шѳкер итәм. 19 Әмма иман итүчеләр бердәмлегендә таныш булмаган телдә ун мең сүз әйтүгә караганда, башкаларга да нәсыйхәт булсын ѳчен, акыл белән биш сүз әйтүне яхшырак дип саныйм.
20 Имандашлар! Уйларыгыз балаларныкы кебек булмасын. Яманлыкка карата балалар кебек, ә фикер йѳртү рәвешегез белән балигъ булган кешеләр сыман булыгыз. 21 Канунда болай дип язылган: «Бу халыкка сәер телләрдә сѳйләүче кешеләр аша, чит кешеләрнең авызлары белән сѳйләрмен, – ди Раббы, – әмма ул чакта да мине тыңламаслар». 22 Димәк, таныш булмаган телләр – иманлылар ѳчен түгел, бәлки иман итмәүчеләр ѳчен билге. Пәйгамбәрлек итү исә иман итмәүчеләр ѳчен түгел, бәлки иманлылар ѳчен. 23 Шулай итеп, бѳтен иман итүчеләр бердәмлеге бергә җыелып, һәммәсе таныш булмаган телләрдә сѳйләгәндә сез сѳйләгәнне аңламаучы гади кешеләр яки иман итмәүчеләр кереп, алар: «Сез тилерәсез», – димәсләрме? 24 Әмма барысы да пәйгамбәрлек иткәндә аңламаучы бер гади кеше яки иман итмәүче килеп керсә, ул, гаепләре ѳчен, барысы тарафыннан да фаш ителер, барысы тарафыннан да хѳкем ителер; 25 шулай итеп, аның йѳрәк серләре барысына ачылыр, һәм ул: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән», – дияр һәм сәҗдә кылып Аллаһыга табыныр.
Һәрнәрсә тәртипле һәм килешле булсын
26 Димәк, имандашлар, инде хәзер нәрсә? Сез бергә җыелган вакытта һәрберегезнең мәдхиясе, тәгълиматы, таныш булмаган телдә хәбәре, Аллаһыдан ачылышы, аңлатмасы бар. Болар исә һәммәсе дә бердәмлекне рухи яктан ныгыту ѳчен булсын. 27 Кем дә булса таныш булмаган телдә сѳйли икән, берәү аңлатып торсын. Ә ике яки иң күбе ѳч кеше бер-бер артлы сѳйли ала. 28 Аңлатучы булмаса, ул чакта бердәмлектә сѳйләүче дәшмәсен, үзенә һәм Аллаһыга гына сѳйләсен.
29 Пәйгамбәрләр дә икәү яки ѳчәү сѳйләсеннәр, ә башкалар сѳйләнелгән буенча фикер йѳртеп, аларга бәя бирсен. 30 Җыелышта утыручылар арасыннан берәүгә Аллаһыдан ачылыш килсә, беренче сѳйләүче аңа сүз әйтергә мѳмкинлек бирсен. 31 Чѳнки һәммәгез дә ѳйрәнсен, һәммәгез дә файда алсын ѳчен, бер-бер артлы пәйгамбәрлек итә аласыз. 32 Пәйгамбәрләрнең рухлары да пәйгамбәрләргә буйсына, 33 чѳнки Аллаһы – тәртипсезлек Аллаһысы түгел, бәлки тынычлык Аллаһысы.
Изгеләрнең барлык бердәмлекләрендәге кебек, 34 хатыннарыгыз бердәмлек җыелышларында дәшмәсеннәр, чѳнки аларга анда сѳйләргә рѳхсәт ителми. Муса канунында әйтелгәнчә, алар буйсынучан булырга тиеш. 35 Алар нәрсә турында булса да белергә тели икән, ѳйләрендә ирләреннән сорасыннар. Чѳнки хатыннар ѳчен бердәмлек җыелышында сѳйләү хурлык санала.
36 Аллаһы сүзе сездән чыктымы әллә? Әллә сезгә генә ирештеме? 37 Үзен пәйгамбәр яки рухи яктан бик сәләтле дип исәпләгән кеше сезгә язганнарымның Раббы әмере икәнен танысын. 38 Әгәр танымаса, ул да танылмасын* 14:38 Бу аятьне болай да аңларга мѳмкин: «Томана икән, томана булсын».. 39 Шулай итеп, имандашлар, пәйгамбәрлек итәргә ашкыныгыз, әмма таныш булмаган телдә сѳйләүне дә тыймагыз. 40 Тик һәрнәрсә тәртипле һәм килешле булырга тиеш.
Гайсәнең үледән терелүе
151 Имандашлар, үзем сѳйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә тѳшереп китәм. Сез аны кабул иттегез һәм анда нык торасыз. 2 Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз, котыласыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз.
3 Чѳнки һәрнәрсәдән элек мин үзем кабул иткәнне сезгә тапшырдым, ә иң мѳһиме: Мәсих, Изге язмада язылганча, безнең гѳнаһларыбыз ѳчен үлде, 4 күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, ѳченче кѳндә үледән терелтелде, 5 элек Кифаска, аннан соң унике рәсүлгә күренде. 6 Шуннан бер үк вакытта биш йѳздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре инде үлде. 7 Шуннан соң Ул Ягъкубка, шулай ук барлык рәсүлләргә күренде. 8 Ә инде һәммәсеннән соң, мин «җитлекми туган бала» сыман булуга карамастан, миңа да күренде. 9 Чѳнки мин – рәсүлләрнең иң әһәмиятсезе, һәм рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен, чѳнки Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем. 10 Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. 11 Шулай итеп, минме, алармы, без шуны игълан итәбез, һәм сез шуңа иман иттегез.
Үледән терелү
12 Мәсих үледән терелтелгән дип игълан ителгәч, ничек сезнең кайберләрегез, үлгәч терелү юк, дип сѳйли ала соң? 13 Үледән терелү юк икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән булып чыга. 14 Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, безнең хәбәребез дә, сезнең иманыгыз да буш була. 15 Моннан тыш без Аллаһы хакында да ялган шаһитләр булыр идек, чѳнки, Ул Мәсихне үледән терелтеп торгызды, дип шаһитлек иттек. Хәлбуки, үлеләрнең терелүе булмагач, Аллаһы Мәсихне дә терелтеп торгызмаган булып чыга. 16 Чѳнки, үлеләр терелтелми икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән була. 17 Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, иманыгыз – буш, сез әле дә үз гѳнаһларыгыз белән бергә. 18 Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә һәлак булдылар дигән сүз. 19 Мәсихкә бу тормышта гына ѳмет багласак, без барлык кешеләргә караганда да кызганычрак.
20 Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелеп торды. 21 Чѳнки, үлем кеше аша килгән кебек, үледән терелеп тору да бер Кеше аша килде. 22 Адәм аркасында һәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәк. 23 Һәркем үз чиратында: беренче булып Мәсих, соңыннан, Ул килгәндә, Аныкылар тереләчәк. 24 Шуннан соң ахыры килер, Ул, һәртѳрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарып, Патшалыкны Ата-Аллаһыга тапшырачак. 25 Чѳнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш. 26 Һәм соңгы дошман – үлем юкка чыгарылачак. 27 Чѳнки Изге язмада әйтелгәнчә, «Аллаһы һәрнәрсәне Аның аягы астына салып буйсындырды». Һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылды диелгән икән, аңлашыла ки, һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручы Аллаһыдан башка буйсындырылды. 28 Ә инде һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындыргач, Угыл Үзе дә һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак.
29 Югыйсә, ник үлеләр ѳчен суга чумдырылу йоласын үтиләр? Үлеләр бѳтенләй терелеп тормагач, ник үлеләр ѳчен моны эшлиләр? 30 Ни ѳчен без үзебез һәрвакыт куркыныч астында торабыз? 31 Мин һәр кѳн үлем белән йѳзгә-йѳз очрашам. Имандашлар, бу турыда сезнең ѳчен кичергән горурлыгым белән Раббыбыз Мәсих Гайсә алдында ант итәм. 32 Гади кешеләр кебек уйлаганда, үлеләр терелтелмәсә, Эфестә ерткычлар белән кѳрәшүемнән миңа ни файда? Үлеләр терелтелмәсә, «ашыйк, эчик, чѳнки иртәгә үләчәкбез!»
33 Алданмагыз: «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза». 34 Кирәгенчә айныгыз һәм гѳнаһ кылмагыз. Чѳнки сезгә оят булсын ѳчен әйтәм: кайберләрегез Аллаһыны белми.
Җир һәм күк тәннәре
35 Кем дә булса: «Үлеләр ничек терелеп торачаклар? Һәм аларның тәне нинди булыр?» – дип сорый ала. 36 Әй акылсыз! Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк. 37 Син, чәчкәндә, булачак үсемлекнең үзен түгел, бәлки бер орлыкны – бодай яки нинди дә булса башка орлыкны чәчәсең. 38 Әмма Аллаһы аңа ничек теләсә, шундый тән бирә, һәр орлыкка үз тәнен бирә. 39 Һәр тән бертѳрле түгел. Кешеләрнең тәне башка, хайваннарныкы башка, балыкларның, кошларның да тәне башка. 40 Күктәге җисемнәр дә, җирдәге җисемнәр дә бар, әмма күктәге җисемнәрнең гүзәллеге җирдәге җисемнәрнекеннән аерыла. 41 Кояшның да, айның да, йолдызларның да җемелдәүләре башка. Йолдызлар да үзара җемелдәүләре ягыннан бер-берсеннән аерыла.
42 Үлеләр терелеп торганда да шулай булачак. Тән чери торган булып күмелә, ә мәңге үлми торган булып терелтелә. 43 Кимсетелеп күмелә, данланып терелеп тора. Зәгыйфь килеш күмелә, кѳчле булып терелеп тора. 44 Канлы тән күмелә, рухи тән* 15:44 Рухи тән – ягъни Изге Рух тарафыннан тормыш бирелгән тән. терелеп тора. Канлы тән бар икән, рухи тән дә бар. 45 Изге язмада болай дип язылган: «Беренче кеше – Адәм – тере җан иясе булды»; ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух. 46 Әмма беренче булып рухи түгел, бәлки канлы тәннән торган килде, аннан соң гына рухи килде. 47 Беренче кеше туфрак белән яратылды, ул – җирдән. Икенче Кеше – күктән. 48 Җирнекеләр туфрак белән яратылган кеше кебек, күкнекеләр күктән булган Кеше кебек. 49 Без хәзер туфрак белән яратылган кешенең кыяфәтен йѳрткән кебек, киләчәктә күктән булган Кешенең кыяфәтен йѳртәчәкбез.
50 Имандашлар, шуны да әйтим: тән һәм каннан торганнар Аллаһы Патшалыгына ия була алмас, һәм фани да мәңгелеккә ия була алмас. 51 Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез. 53 Димәк, фани булган – мәңгелек булганга, һәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш. 54 Фани булган мәңгелек булганга үзгәргәч, һәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәргәч: «Үлем җиңү белән йотылачак»; 55 «Үлем! Синең җиңүең кайда? Үлем! Синең угың кайда?» – дип, Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашар. 56 Үлемнең угы исә – гѳнаһ; ә инде гѳнаһның кѳче – канун. 57 Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безгә җиңү биргән Аллаһыга рәхмәт яусын!
58 Сѳекле имандашларым, менә шуның ѳчен нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар кѳчегезне куеп башкарыгыз.
Яһүдиядәге иман итүчеләр ѳчен җыелган иганә
161 Изгеләр ѳчен җыела торган иганәгә килгәндә, мин Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез. 2 Мин яныгызга килгәч, сез иганә җыеп йѳрмәс ѳчен, сезнең һәрберегез атнаның беренче кѳнендә, хәленә күрә, табышының бер ѳлешен аерып куйсын һәм сакласын. 3 Яныгызга килгәч, иганәгезне тапшыру ѳчен сез сайлаячак кешеләрне хатлар белән Иерусалимга җибәрермен. 4 Миңа бару килешле булса, алар минем белән барырлар.
5 Македуния аша йѳргәч, мин яныгызга килермен; чѳнки мин Македуния аша барырмын. 6 Бәлки, беркадәр сезнең янда яшәрмен, яки, хәтта, кышны да үткәрермен, һәм шулай итеп, кая барсам да, мине озатып йѳри алырсыз. 7 Чѳнки хәзер сезнең белән аз гына вакытка күрешергә теләмим, бәлки, Раббы насыйп итсә, беркадәр вакыт яныгызда булырга ѳмет итәм. 8 Эфестә исә Илленче кѳн бәйрәменә кадәр калырмын, 9 чѳнки анда, дошманнар күп булуга да карамастан, нәтиҗәле хезмәт итү ѳчен ишекләр киң ачылды миңа.
10 Тимуте яныгызга килсә, карагыз аны, бернәрсәгә борчылмасын, чѳнки ул да минем кебек Раббы эшләрен башкара. 11 Шуның ѳчен һичкем аңа илтифатсыз булмасын, бәлки аны минем яныма иминлек белән озатыгыз. Мин аны имандашлар белән бергә кѳтәм.
12 Апуллус туганга килгәндә исә, мин аннан имандашлар белән бергә яныгызга баруын бик нык үтендем. Әмма хәзергә ул сезнең янга барырга теләми, ләкин уңай вакыт табуга барыр.
Соңгы үгетләр һәм сәламнәр
13 Иманда торыгыз, уяу, кыю һәм нык булыгыз. 14 Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз.
15 Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, ул Ахаядә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерде, һәм алар үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар; 16 үзегезне шундыйларга, безнең белән бергә хезмәт күрсәтүчеләргә һәм авыр хезмәт башкаручыларга буйсындырыгыз. 17 Мин Эстефәнәснең, Фѳртүнәтнең һәм Әхәйкнең килеп җитүенә шатмын: алар, сез юк чакта, җитешмәгән нәрсәләр белән мине тәэмин иттеләр. 18 Чѳнки алар минем һәм сезнең рухыгызны тынычландырдылар. Мондыйлар хѳрмәт ителүгә лаек.
19 Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләр бердәмлекләре сезне сәламли. Ѳйләрендәге иман итүчеләр бердәмлекләре белән бергә Әкүл һәм Прискиллә сезгә Раббы исеме белән кайнар сәлам тапшыра. 20 Мондагы барлык имандашлар сезгә сәлам җибәрәләр. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез.
21 Мин, Паул, үз кулым белән язып сезгә сәлам җибәрәм. 22 Кем Раббыны яратмый, аңа каһәр тѳшсен. «Марана та* 16:22 Марана та – «Раббы, кил инде!» дигән мәгънәгә ия булган арамей телендәге бу сүзләрне шушы чордагы иман итүчеләр дога кылганда еш кулланганнар. – Раббы, кил инде!»
23 Раббы Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын. 24 Сез барыгыз да Мәсих Гайсәнеке. Минем мәхәббәтем сезнең барыгыз белән бергә булсын. 1